Логотип Казан Утлары
Хикәя

Китмә, әти!

Озак, бик озак көтте Мәүлет бу көнне. Әтисе сугышка чыгып киткән көннән бирле көтә башлаган иде. Көтмәгән бер көне дә булмады аның. Ничек көтмисең, әти бит ул. Егерме җиде ел буена көтте. Тик әтисе белән очрашуны бер тапкыр да болай итеп күз алдына китермәде Мәүлет...

Берәүләрнең әтиләре яраланып кулсыз-аяксыз, берәүләрнеке исә тәненә дошманнан бер шырпы да тидерми кайтты. Кемнәрнекедер күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә батырларча һәлак булды, хәбәрсез югалды. Ә Мәүлетнең әтисе... Мәүлетнеке дә югалды. Югалды да табылды. Табылды да тагын югалды...

***

Иртәрәк киленде бугай. Ашлама төялгән баржа күренми иде әле. Мәүлет машинасының рулен ике кулы белән кочаклап, башын шунда салды һәм пристаньда кайнашучыларны тыныч кына күзәтә башлады. Андагы халык ыгы-зыгы килә иде: берәүләр кемнәрнедер каршы ала, икенчеләре озата. Күз күреме җитмәслек булып җәелгән Идел өсте дә буш тормый. Зур-зур теплоходлар, метеорлар, кечкенә катерлар Казан ягыннан да, Ульян ягыннан да килә тора. Кояш нурларында ялтыраган Идел өстенә ак күбек дулкыннар тарала.

Эчке бер рәхәтлек кичереп пристань тормышын күзәтеп утырган Мәүлетне йокы баса башлады. Идел өстендә биегән кояш керфекләрне аска тарта. Колхоз эшеннән соң төне буе Гөлҗиһаны белән печән кайтарып бик нык алҗыган тәне, кояш җылысына эләккән балавыз кебек, эреп бара иде.

— Юк, болай булмый. Бит-кулларны салкын суда чылатып, буыннарны язып менәргә кирәк, — дип, Мәүлет кабинасыннан сикереп төште дә Иделгә юнәлде.

Бая оеп утырганда сизми дә калган: пристаньга зур гына теплоход килеп туктаган икән. Саллы гына агайлар, көяз ханымнар, чибәр кызлар җай гына гәпләшеп, Идел яры өстендә иркенләп, таралып урнашкан Тәтешне күзәтәләр иде. Болгар ханнарының эзен саклаган, язларын ап-ак чия, алмагач чәчәкләренә чумган, ә бүген бөтен Идел өстенә алма исе таратып, яр өстендә горур гына утырган борынгы шәһәр бик матур иде. Тәтеш — кем өчендер Иделдән килгән су, ләм, бака ефәге исләренә кадәр якын туган як, ә кемнәргәдер узып барышлый гына тукталып торган иске бер шәһәр. Шуңа да берәүләре, теплоходтан төшеп, өйгә, туган йортка дип, биек агач баскычтан шәһәргә күтәрелә. Калганнары исә Ульян каласына таба юл ала.

Җиткән ике кызы белән Ульянга юл тотучы шәп гәүдәле, ипләп кенә олыгаеп килүче ирнең, Тәтеш күренүгә, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибәргә тотынды. Чәчләренә вакытыннан алда кырау төшкән, алып гәүдәле, шәмдәй таза бу ирнең елыйсы килә иде. Аның җанында дөрләгән утны теплоходтагылар күрсә, янудан куркып, теплоходта бер кеше дә калмас иде, шәт.

Мәүлет читкәрәк китте, дулкыннар иркәләп шомарткан ташларга басты. Уч тутырып салкынча су алды, кулларын, битен юды. Башы сафланып, тәне җиңеләеп китте. Керфекләргә ябышкан йокының әсәре дә калмады. Ул тураеп, кояшка чагылган күзләрен кыса төшеп, Идел аръягына карап тора башлады. Шулвакыт нигәдер Мәүлетнең колак яфраклары кызышып куйды. Яннан берәүнең үтәли тишәрдәй булып карап торуын бөтен күзәнәге белән сизде. Ул теплоходка таба борылган иде, палубадан:

— Исәнмеcез, егет! Сезне бер генә минутка мөмкинме? Кайсы яклардан, кайсы авылдан буласыз? — диде теге шәп гәүдәле ир.

— Сез миңамы? — диде Мәүлет, башын күтәреп. Армиядә хезмәт итүен санамаганда, Тәтештән ары китмәгән Мәүлет өчен «сез» дип дәшүләре мәзәгрәк тоелды.

— Мондый дәү теплоходта йөзеп йөргән абзый безнең кечкенә авылны белер микән сон?! Берлек дигән авылдан булам мин, абзый кеше, — диде ул, тагын да турая төшеп.

«Берлек» сүзен ишетүгә, әлеге мәһабәт гәүдәле ирнең өстенә салкын су койгандай булды. Бугаз төене бер күтәрелде, бер төште. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Йөрәге бугазына җиткән кебек тоелды. Әйе, акыл кайчак ялгышып куйса да, күңел дигәнең ялгышырга тиеш түгел. Бу яшь ирне күрүгә, аның йөрәге юкка гына чәбәләнә башламагандыр. Әкият дигәнең юктан бар булмаган бит инде. Дөньяда могҗиза булмый дип кем әйтер? Юлга кузгалганда ук ниндидер бер могҗизага өметләнеп чыкты бит ул. Бу могҗиза — Иделдә бит-кулларын чылатып, горур гына басып торган Мәүлет. Чыннан да, Идел буендагы ташларда бу агайның яшьлеге — Мәүлет басып тора иде.

Теплоход әкрен генә пристаньнан кузгала башлады.

Сугышларны кичкән ир үзен кулга алырлык көч тапты. Һәм, тыныч булырга тырышып:

— Ә син Берлекнең кем малае буласын? — Ир үзенең «сез»дән «син»гә күчкәнен сизми дә калды.

— Гомә-р малае-е-ы, — дип кычкырды Мәүлет, суза төшеп, нигә алай дип әйткәнен үзе дә аңламыйча. Югыйсә, гаиләсе — бер көтү баласы, хатыны белән ике йорт аша гына яшәп ятучы Гомәрнең аларга бер катнашы да юк иде.

— Ю-ук, син Гомәр малае түге-е-л, син мине-е-м улым! Ишетәсеңме-е, син минем улы-ым. Минем улым — Мәүле-е-т си-и-и-н!

Бая «Берлек» дигәнне ишеткәч, палубада басып торган ир нинди халәттә булса, «улым» дигән сүз хәзер Мәүлетне шул халәткә салды. Ул бермәлгә тораташтай катып калды. Ничек инде аның улы? Аның әтисе сугышта хәбәрсез югалды бит. Бары бер хаты килде. Китте дә югалды...

Ир теплоход ерагайганчы тизрәк әйтеп калыйм дип ашыга иде.

— Иртәгә без шушы вакытта яңадан Тәтеш аша узабыз. Әниең белән Сөембикәне дә алып кил. Аларны да алып кил, улым!

Әкрәм Идел ярында басып торган бу яшь ирнең үз малае булуына каян шулкадәр ышангандыр, үзе дә аңламады. Тик шәмдәй төз, горур бу ирнең үз улы Мәүлет булуында аның энә очы кадәр дә шиге юк иде. Шуңа да ул бер шикләнмичә, «син минем улым», диде.

Ашлама төялгән баржа кайчан килде, машинага кемнәр, ничек төяделәр — Мәүлет аңышмый да калды. Колхозга кайтып җиткәнен, складка бушатканын — берсен дә хәтерләми. Барысы да гипнозланган кебек эшләнде.

Кемнән чыккандыр, ник шулай атап йөртә башлаганнардыр, колхозның машина-трактор паркын «әтрәт» дип йөртәләр алар. Мәүлет машинасын әтрәткә түгел, тизрәк өйләренә куды. Аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып сикерә, күңелендә әйтеп-аңлатып булмый торган хисләр актарыла иде.

Капка төбенә килеп туктагач та Мәүлет тиз генә машинасыннан төшәргә ашыкмады. Пристаньда урап алган хисләр давылы тынмаган иде әле. Машинасыннан төшеп басса, ул давыл аяктан егар төсле тоелды.

Йөрәге чәбәләнүдән бераз туктагач, машинасыннан төшәргә дип Мәүлет ишеккә тотынды. Аннан яңадан урынына утырды. Утырды гына түгел, бөтенләй сеңеп калды. Өйдәгеләргә бу хәбәрне ничек итеп әйтергә соң? Нәрсә дияргә? «Мин сугышта хәбәрсез югалган әтине күрдем», дияргәме? Әнисе нәрсә әйтер, нишләр? Аларның бит әле кешенеке төсле генә түгел, әтиләре кыңгыраулы булды. Шушы минутка кадәр Мәүлет бу хакта бөтенләй уйламаган икән бит.

***

Озак, бик озак көтте Мәүлет бу көнне. Әтисе сугышка чыгып киткән көннән бирле көтә башлаган иде. Көтмәгән бер көне дә булмады аның. Ничек көтмисең, әти бит ул. Егерме җиде ел буена көтте. Тик әтисе белән очрашуны бер тапкыр да болай итеп күз алдына китермәде Мәүлет.

Малай чакта авылдагы апаларның, яшьтәшләренең сөйләүләреннән, үсә төшкәч, кинолардан күреп, ул әтисен аркасына юл капчыгы аскан, башына кызыл йолдызы янып торган пилотка кигән, күн итекләрдән; яшькелт соры гимнастёркасына медальләр тагып кайтып килер дип хыяллана иде. Өйләренә — алар янына кайтыр дип. Шушы кадәр дә өметләнеп көтүгә ничек кайтмаска мөмкин ди. Инде ике улы үсеп килә. Үзе әтисенең сугышка киткәндәге яшен узды. Тик һаман да шул балачак хыялындагыча итеп көтә иде ул әтисен.

Мәүлетләр бер урамлы Берлек дигән авылның Килдеш очындагы иң беренче йортында яшиләр. Сугышка әтисе, авылдагы башка абзыйлар белән, ат арбасына утырып, шул юлдан китте. Шуңамы, әтисе башка бер яктан да түгел, ә менә нәкъ Килдеш юлыннан кайтып килер кебек. Шул Килдеш юлына каерылып карый-карый муеннары авыртып бетә иде аның. Малай чакта бакча утаганда да, буыннары азрак ныгып, әнисенә ияреп чокыр буенда печән чапканда да шул гадәт калды. Өйдә бердәнбер ир-ат буларак, Мәүлет кечкенәдән төнгелеккә капка бикләргә дә үзе чыга. Биген төшергәнче, башта капканы ачып, Килдеш юлына бер күз сала торганга әйләнде малай. Әтисен көтә-көтә буй җиткерде, егет, ир булды. Әле кичә генә дә капка бикләргә чыккач, Килдеш юлына озак кына карап торган иде... Бүгенге көнгә кадәр шулай булды.

Мәүлет капкадан кергәндә, әнисе Рәйханә абзар ягыннан кочагы белән вак-төяк утын күтәреп килә иде. Әнисен ишегалдында ук күргәч, Мәүлет каушап калды. Өйалды ишеге төбендә кара-каршы очрашкач та, ул ишек ачып, ни әнисен уздырмады, ни кочагындагы утынын алмады. Елау катыш көлгән кебегрәк итеп:

— Әни, мин әтине күрдем, — диде.

Ишегалдын бер мизгелгә тынлык тутырды. Мәүлетнең чигә тамырлары тартышты. Йөрәгенең дөп-дөп типкәне үзенә ишетелде. Рәйханәнең кочагындагы утыннары шапылдап кулыннан төшеп киттеләр дә, чолан тактасына сөяп куйган тагаракка бәрелеп, күк гөлдерәгән тавыш чыгардылар. Үзе исә, чолан ишегенә сөялгән килеш, әкрен генә баскычка чүкте.

— Әй Алла, балам, нәрсә булды монда? Нишлисез? — дип, тавышка өйдән Гөлҗиһан йөгереп чыкты.

— Мин әтине күрдем, — диде Мәүлет, ни көләргә, ни еларга белмичә.

— Кит моннан, хайван. Кем шулай шаяра инде, — диде Гөлҗиһан, иренең сүзләрен чынга алмыйча.

— Чынлап инде. Ниткән шаяру булсын, — дип, Мәүлет баскычта хәле китеп утыручы әнисе янына чүгәләде. — Пристаньда күрдем мин аны.

Мәүлет кечкенә бала кебек дөньясын онытып, әтисен ничек итеп күрүен, нинди сөйләшү булуын бәйнә-бәйнә тезеп биргәч, килен белән каенана аптырап бер-берсенә карашып алдылар.

Алар шулай телсез калып утырганда, өйдән кызган таба, май исе чыга башлады.

— Гөлҗиһан, чукынчык, нәрсә терәлеп каттың. Чәлпәгең янамы әллә? — дип, Рәйханә кычкырып җибәрде. Мәүлет белән Гөлҗиһан икесе дә дерт итеп киттеләр.

— Ай Аллам, учакта табам калган бит, — дип, Гөлҗиһан тиз генә күздән юк булды. Ана белән бала сүзсез генә баскычта утырып калды.

Эссе көн акрын гына сүрәнләнеп килә иде. Кылна буеннан искән талгын җил Юкау чувашлары чапкан печән исен ишегалдына ташый. Көн буе кояш җылысында кызынган кычытканнар, иркен тын алып, башларын күтәргәннәр. Өлгереп килүче алма, чия исләре белән кушылган кипкән печән, кычыткан исләре баскычта утырган Мәүлет һәм Рәйханәнең иләсләнгән җанына куе бер һава дулкыны булып сеңә иде. Алар икесе дә әйтеп аңлата алмастай халәттә иделәр. Мәүлет үзен нәкъ әтисен сугышка озаткандагы кебек хис итте. Ул көнне дә шулай, әнисе Мәүлет белән Сөембикәне ике ягына кысып, дөньясын онытып, шактый вакыт хәле китеп торды. Утыра торгач, аның бөтен эчен калтырау биләп алды. Ул, көзге салкында әнисез калган сарык бәрәне кебек, торып-торып дерелдәп куйды. Әтисен озаткач та нәкъ шулай булган иде.

— Әни, ул бит Сөембикәне дә алып килергә кушты, нишләрбез икән, — диде Мәүлет балалар кебек беркатлылык белән, әнисенә таба башын борып.

— Кызыл Тархан җәһәннәмдә түгел, өч кенә чакрым. Бар, хәзер барып әйтеп кайт. Иртәгә әзерләнеп торсын, барышлый кереп алырбыз, — диде Рәйханә әкрен генә.

— Китегез моннан, юләрме әллә сез? Кем инде шул кешене күрәм дип бара, — диде Гөлҗиһан ачык ишектән.

— Шәкерт кызыннан сораганнар ди нишләргә икәнен, — дип, Рәйханә урыныннан торды.

— Барабыз, өчебез дә барабыз. Күрәсе киләдер, бала бит. Ничек кенә булса да ата бит... Мин дә күрермен, Алла боерса, — дип, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды. Бу сүзләр әллә кайдан, төптән җан газабы белән сузылып, суырылып чыкты. Аларда рәнҗү дә, ачу катыш үртәлү дә, сагыш та бар иде. Суга кушкан сөтне аерып алу мөмкин булмаган кебек, Рәйханә җанында кайнаган кичерешләрне дә аерып тәртипкә салырлык түгел иде.

Тик Рәйханә озак җебеп тормады, үзен тиз кулга алды. Ниндидер бер ачык карар кабул иткәне аның йөзенә чыкты.

— Бар, хәзер Сөембикәләргә барып әйтеп кайт. Син аннан кайткач ашарбыз, — диде дә ишек тоткасына үрелде. Әнисе кузгалуга, Мәүлет урыныннан торып басты. Тагын бер калтыранып куйды да, алыптай олы гәүдәсен төз тотып, машинасына чыгып утырды.

Ишек тоткасына тотынгач, әни кеше борылып улына карады. Шәмдәй төз, нык гәүдәсе белән Мәүлет Әкрәмнең коеп куйган яшь чагы иде.

Икенче көнне, билгеләнгән вакыттан ярты сәгать чамасы иртәрәк барып җитәрлек итеп, Мәүлет, әнисе белән Сөембикәне утыртып, пристаньга китте. Юлда беркем сөйләшмәде. Һәркайсы үз уена чумып барды. Сөйләшер сүзләре юклыктан түгел, ә саксыз сүз чыгып, төне буе өйгән хыял дөньясы җимерелеп төшәр кебек тоелды аларга. Тын гына бару алар өчен үзе бер җәрәхәтле рәхәт иде. Пристаньга килеп җиткәч тә, авыз ачып сүз дәшүче булмады. Хисләре — эчләренә, үзләре кабинага көчкә сыеп килделәр дә, машинаны башкаларга комачауламаслык итеп читкәрәк туктатуга, өчесе дә машинадан чыктылар. Берәү дә авыз ачып сүз катмады. Сөембикә, сүзсез генә килеп, әнисенең таратып япкан яулыгы астыннан чыккан чәчләрен рәтләп, яулык астына тыгып куйды.

Бүген пристаньда халык та әллә ни күп түгел. Халыкның азрак булуы әйбәт әле, кеше-кара үтеп-сүтеп йөргәндә, сөйләшеп тә булмас иде, дип уйлап куйды Рәйханә. Ул җанына урын тапмаса да, кадакланган кебек, күбрәк бер урында тора, иңнәренә авыр йөк асканнар диярсең. Кисәк килгән хәбәр шулай авыр булды бугай...

Ә Сөембикәнең куанычтан йөзләре балкый. Кешегә сиздерергә кыенсынса да, эчтән бәреп торган куанычны яшереп торырлык түгел. Һич кенә дә бер урында гына тора алмый. Аның һәр очраганга елмаясы килә. Шул ук вакытта күңелдә ниндидер курку да бар, чөнки Сөембикә әтисенең нинди икәнен дә хәтерләми бит.

Яхшы ат кебек горур башын югары чөеп, Мәүлет кичә әтисе белән сөйләшкән җиргә китте. Дулкыннар ышкып шомарткан, ялтыраткан таш өстенә басса, әтисен алып киткән теге теплоход тизрәк килер төсле тоелды бугай аңа. Акыл утырткан ике бала атасы бит юкса, ә бүген үзен малайлар кебек хис итә. Ул карашын Ульян ягына юнәлтте. Идел өсте үтүкләнгән кебек тип-тигез, чип-чиста. Бүген дулкыннар да, талгын җил дә шадралатмый Идел өстен. Аның яшькелт-зәңгәр төсе ерагая барган саен, аксылланып офыкта күк белән тоташа һәм чиксезлек хасил итә. Чиксезлек — билгесезлек...

Теге көнне дә шулай көткән иде Рәйханә, озак итеп, бөтен сабырын эченә җыеп көткән иде Әкрәмнең эштән кайтканын. Ире кайтканда, инде балалар күптән йоклаган. Өйдә тын, җылы. Балаларның мыш-мыш тын алып йоклаганнары ишетелеп тора. Тик Рәйханә генә, лампасын кыса төшеп, каз канатлары, тәпиләре салып пешергән умач ашын бөтенләй суынып бетмәсен дип, учак көлен буталап, утын көйрәтеп торды. Андый чакта бит ул күңелгә бер генә дә яхшы уй килми. Инде әллә ниләр уйлап бетердем генә дигәндә, «дыңк» итеп өй ишеге ачылып китте дә, Әкрәмнән дә ашыгыбрак, башлап өйгә салкын керде. Ноябрь салкыны, «кыенсынып», ишек төбендә таралмыйча бераз торганнан соң, акрынлап түргә узды.

— Ай Аллам, бигрәк озакладың бүген, — диде Рәйханә, иренә аш бүлә-бүлә. — Мәүлет, сине көтеп, әле яңа йоклап китте. Әкрәм ашыкмый гына чишенде.

Рәйханәнең әйткәненә ни җөпләп, ни каршы килеп җавап кайтармады. Хатыны комганнан җылы су салып торганда да дәшмәде. Бит-кулларын сөрткәч, түр якка кереп, балаларына озак кына карап торды. Аннан башларыннан сыйпап, өсләренә юрганнарын яхшылап япты да чыгып ашарга утырды.

— Берәр хәл булмагандыр бит эштә? — диде Рәйханә, Әкрәмнең дәшми утыруына аптырап.

— Рәйханә, мин синнән аерылам. Синнән сыер исе килә, — диде Әкрәм, ашын ашап бетергәч. Һәм ашыкмый гына торып киенде дә, тыныч булырга тырышып, өйдән чыгып китте.

Рәйханә, аякларының хәле китеп, мичкә сөялде, бераздан әкрен генә идәнгә чүкте. Башта еламады. Бераздан күкле-яшелле тавышлар чыгарып ыңгырашты да дөньясын онытып үксеп җибәрде. Елап арыгач, тиле кеше төсле үзен-үзе белештермичә, шашып көләргә тотынды. Тавышка Сөембикә уянып, куркып елап җибәрде.

— Шушы сабыйларым хакына сабырлык бир, Ходай, — дип, Рәйханә көчкә генә торды да, сөйрәлеп, балалары янына кереп ятты. Әкрәм яшь киленне әтисенең энесе Зөфәр абыйларына төшерде. Төшерде дип, никах укыттылар да кичтән әзрәк мәҗлес кебек нәрсә ясадылар. Урамда чәпәк-чәпәк җепшек кар ява. Әйтерсең, табигать көзнең елак, пычрак көнен әз генә булса да агартырга, яктыртырга тырыша. Ир бирмәк — җан бирмәк, дип белми әйтмәгәннәр шул. Рәйханә иренең бу хыянәтенә бик әрнеде. Үзен никадәр генә кулга алырга тырышса да, ире дүрт-биш йорт аша гына, яшь хатын алып, туй үткәреп ятканда, түземе бетте. Кечкенә Мәүлетен киендерде дә, йөгерә-атлый, яшь килен төшкән өйгә китте. Ул барып җиткәндә, ир-атлар ишегалдында тәмәке тартып торалар иде. Шатлыктан авызын җыя алмаган «яшь кияү» бик мавыгып нәрсәдер сөйли. Рәйханә, ирен күргәч, бермәлгә туктап калды:

— Улым, бар, әнә әтиең сине көтеп тора, — дип, әкрен генә аркасыннан этеп җибәрде. Үзе аяк астындагы пычракны да, кара чәчләренә сыланган юеш карны да тоймыйча өенә йөгерде. Бите буйлап тәгәрәгән яшьләре ирен читен көйдереп алды. Буш өйдә елап утырган кызын күргәч, Рәйханәнең җаны бөтенләй чайпалып түгелде. Баласын кысып-кысып кочаклаган килеш:

— Шушы балаларым хакына телемне каргыштан саклый күр, — диде.

Әнисенең җылы куенын сизүгә, бала елаудан туктаса да, җанының өшүенә — җылы, йөрәк әрнүенә дәва таба алмады Рәйханә. Әнисе этеп җибәргәч, Мәүлет Зөфәр бабаларына йөгерде. Ишегалды тулы җыелып торган ир-атларны күреп, малай куркып калды. Күзенә төшкән бүреген күтәребрәк куйды да, бишмәт җиңенә борынын сөрткәч, җилкапкага асылынып, ирләр арасыннан әтисен эзли башлады. Әнә ич аның әтисе — иң матуры, иң әйбәте.

— Әти, мин монда. Күрәсеңме? — диде Мәүлет, һаман саен күзенә төшеп интектергән бүреген югары этеп.

Ишегалдындагы сөйләшү-көлешү шып тукталды. Әкрәм улын көтмәгән иде, нәрсә дияргә дә белмичә аптырап калды.

— Кер, улым, кер. Нишләп анда гына торасың, — диде Зөфәр бабасы. Мәүлет, йөгереп килеп, әтисенең аягыннан кочаклап алды. Әкрәм дә, иелә төшеп, көрәктәй зур куллары белән улының ябык иңбашыннан кочып, үзенә таба тартты. Малай үзенең бөтен тәне белән әтисе аягының калтыранып куйганын тойды. Үзе дә дерелдәп:

— Әти, әллә син дә өшисеңме, — диде һәм күтәрелеп әтисенә карады.

Әкрәм дә карашын аска, малаена юнәлтте. Малай, гөнаһсыз күзләрен зур итеп ачып, әтисенә карап тора иде. Әкрәм бугазына тыгылган төенне авырлык белән йотып җибәрде дә, «әйе» дигән ишарә ясап, башын селкеп куйды. Үзеннән ниндидер әчкелтем ят ис килсә дә, әтисе белән шулай басып тору рәхәт иде малайга. Ирләр азга гына тукталып алдылар да, берни булмагандай, сүзләрен дәвам иттеләр. Шулвакыт ишек ачылып, өйдән Зәйнәп тавышы ишетелде.

— Тарта-тарта өзеп чыгармагыз инде. Әйдәгез, сезне көтәбез.

Ирләр тәмәкеләрен тиз-тиз генә суыргаладылар да, аяк астына салып таптагач, өйгә кереп киттеләр. Әкрәм, нишләргә белмичә, иелеп, җирдән бер йомарлам кар алды да эреп суы чыкканчы учына кысты. Аннан:

— Улым, — диде. Бераз дәшми торганнан соң, янәдән:

— Улым, мә шәкәр, — дип, Мәүлеткә карамый гына, учындагы кар йомарламын сузды. Зәйнәп, ишектән башын гына тыгып:

— Нәрсә һаман керми торасың? Сине генә көтәбез бит инде, — диде. Әйтерсең, Әкрәм янында Мәүлет бөтенләй юк.

— Бар, кер. Хәзер мин дә керәм, утырыша торыгыз, — диде Әкрәм, Зәйнәпкә борылмый гына. Мәүлет, күзенә төшеп интектергән бүреген кулына салып тотты да, күзләрен зур ачып, әтисе биргән кар йомарламына гаҗәпләнеп карап торды.

— Әти, шәкәр түгел бит бу, — диде малай, авызын ерып. Әтисен шаярта дип уйлады.

— Шәкәр мондый буламыни?

— Шәкәр, шәкәр, улым. Бар, өйгә кайт инде. Әниең югалтыр үзеңне. Шәкәр ул, вакыты белән, шундый да булгалый шул, улым, — диде дә, ашыга-ашыга, кунаклар янына кереп китте.

— Кит, анаңны саткан нәрсә. Хайван икәнсең. Бала бит ул, — дип, Зөфәр ачудан төкереп куйды. Мәүлетнең «әти, әйдә өйгә кайтыйк инде», дигәнен Әкрәм ишетмәде. Малаеның тавышы шапылдап ябылган ишеккә кысылып калды.

— Бар, улым, әниең янына. Әниеңнән яза күрмә, — дип, Зөфәр Мәүлетнең аркасыннан сыйпады да өйләренә таба йөгергән малайның артыннан озак кына карап торды.

— И-и-и бала, бала. Рәхәт булуын булмас инде дә, Алла ташламасын. Алла ташламаса — бүре ашамас. Дуңгызны коңгыз итеп булмый шул. Ни әйтеп тә тыңламады бит. Менә сиңа мә-ә-ә. Ирләр алдана торган заман килде. Ахырзаман инде бу, — дип авыр көрсенеп, абзарга таба атлады. Мәүлет мыш-мыш килеп өйләренә кергәндә, әнисе мич төбенә тәгәрәткән бәрәңгеләрне агач коштабакка алып маташа иде.

— Улым, шул гомер нишләп тордың анда? Туңып беттеңме? — диде Рәйханә почмак яктан.

— Әтиеңне күрдеңме соң?

— Күрдем. Әйдә өйгә кайтыйк дигән идем дә, ишетмәде, Зөфәр бабайларга кереп китте, — диде Мәүлет, бишмәте белән бүреген сандык өстенә генә ташлап.

Рәйханә кабыклы бәрәңге өстенә су бөркеп, киндер тастымал каплады да өстәлгә китереп куйды. Самавыр инде күптән пар бөркеп, тулы гаиләнең өстәл янына җыелганын көтеп, моңсу гына җырлап утыра иде.

— Әйдә, улым, утыр. Илдә чыпчык үлми, ничек тә түзәрбез, Алла бирсә, — дип, кечкенә Сөембикәне алдына алып, өстәл артына утырды. «Түз, Рәйханә. Синең бит ике балаң бар», диде ул үз-үзенә һәм саркып кан чыкканчы иреннәрен тешләде. Икенче көнне Әкрәм Зәйнәпне өйләренә алып кайтты.

Кичкә инде бер өй икегә бүленгән иде. Рәйханә күршедәге чуваш авылы Юкаудан ике оста чакыртып, түр як өйнең бер тәрәзәсен ишек итте дә язмышы белән килешеп яши башлады. Көндәшкә дә сер бирмәде, иренә дә елап бармады. Үзен кызганучыларга ачуы килсә дә, дәшми сабыр итте. Гайбәтчеләр тәмләп аларны чәйнәгәндә дә, йөрәген учына кысып түзде. «Ил авызын томаларга илле ыштан да җитми», дигән сүзне элеккеләр белми әйтмәгәндер дип, сер бирмәскә тырышты. Шуңа, сүз куып, кеше сүзен дөресләп йөрүне кирәк санамады Рәйханә. Авыл сөйләде. Рәхәт итеп, тәмләп. Тик озак түгел. Бер урамлы авылда барысы да апачык, уч төбендәге кебек күренеп тора. Бар да күренгәч, кызыгы тиз бетә. Җандагысы гына күренә торган түгел. Авызыңны биктә тота белсәң, әтәч булып кычкырмый. Ә Рәйханә тота белә. Ул бит әни белән түгел, җиңги белән үскән кыз.

— Әни, бер җыр җырлап күрсәтимме? — диде Мәүлет, беркөнне әнисе эштән кайтып капкадан керүгә. Һәм Рәйханәнең, җырла, дигәнен дә көтеп тормыйча, такмаклап та китте.

Кара каз да ап-ак була,

Кылналарда коенгач.

Безнең әти кайтыр әле,

Зәйнәбеннән туенгач.

Рәйханә тиз генә алъяпкыч итәге белән улының авызын каплады. Үзе якягына каранып, улына иелде:

— Балам, бүтән җырлый күрмә бу җырны, ярыймы. Әшәке җыр бу, — диде дә, улына күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, кысып кочаклаган килеш берара җибәрми торды.

— Кайсысы өйрәтте, улым, бу әшәке җырны? — диде ул, тураеп як-ягына күз салгач.

— Өйрәтмәде, үзем чыгардым. Кислата Сәгыйдә апа, әтиең Зәйнәбеннән туенгач кайтыр әле, ди бит. Шуңа тизрәк кайтсын дип җырладым инде мин. Ә ул кайчан Зәйнәбеннән туена, әни? Кайта бит ул, әйеме? Әни, ә син ник елыйсың?

— Еламыйм, улым, еламыйм. Күзгә чүп эләкте, шуны гына сөрттем. Әйдә, өйгә керик, ашыйсың да килеп беткәндер. Син бүтән җырлама, улым, бу җырны, яме, — диде Рәйханә тагын бер кат. Аннан, Сөембикә кайда соң әле, дип сөйләнә-сөйләнә, малае артыннан өенә кереп китте. Балалар шул. Сөембикәсе барысын аңлап бетермәсә дә, әтиләренең үзләре белән булмавын Мәүлет бик авыр кичерде. Бигрәк тә кичләрен. Йокларга яткач, әтисе аяклары белән кыстырып ята иде аны. Ә ул әтисенең колак яфрагын тоткан килеш оеп йоклап китә торган иде. Рәйханә әтиләре хакында сөйләмәде, ләкин авылда «яхшы күңелле» кешеләр аз түгел. Аңламаган нәрсәләрен малайга алар әйтеп кайтара тордылар. Андыйларга Мәүлет җавап кайтара алмаса да, Рәйханә сер бирмәде. Бер тапкыр Нәүбәһар абыстай белән чәчүлек орлык чистартып кайталар иде. Сүз иярә сүз чыгып, Нәүбәһар абыстай:

— И-и-и жәллим дә үзеңне, Рәйханә, — дип сүз башлаган иде, Рәйханә, ике сөйләргә урын калдырмаслык итеп:

— Мине жәлләргә кирәкми, Нәүбәһар абыстай. Дүрт саным сәламәт, балаларым исән-сау, Аллага шөкер. Кеше ирен тартып алмадым. Ходаем шушы көнемнән аермасын. Күңелләргә күрә Ходай көнне бирә ул. Менә Зәйнәпне жәлләсеннәр. Мин аларның икесенең берсен дә каргамыйм, ә менә балаларымның яше тотар. Зәйнәп шуңардан курыксын, — диде, улының теге көнне җырлаган җырын исенә төшереп. Әйтүен генә шулай дип әйтте Рәйханә. Төннәр буе ялгызы мендәр тешләп елаганда, Ходайдан ничек сабырлыклар сораганын үзе генә белә. Вакытвакыт көндәшенең чәченә барып ябышудан үзен чак кына тыеп кала иде. Шулай да беркөнне түзеп кала алмады, сабыр савыты тулып ташыды. Рәйханә эштән кайтып кергәндә, Зәйнәп төз лапас астында җырлый-җырлый сыер савып утыра иде. Чыжылдап чиләккә сузылган сөт тавышы белән Рәйханәнең капкадан кергәнен абайламый калды.

— Иремне алдың, инде балаларымның ризыгына кул сузасыңмы, — диде дә сыер савып утырган Зәйнәпнең артына «лырт» иттереп типте. Сыер, күшәвеннән туктамый гына, читкә тайпылды, сөтле чиләк исә, елак тавыш чыгарып, утынлыкка тәгәрәде. Кипкән сыер «беленнәр»ен ак сөт җәймәсе каплады. Зәйнәп, җәһәт кенә сикереп торды да, бер сүз дә әйтмичә, карак мәче кебек бакча ягына йөгерде. Курыкканы йөзенә чыккан иде аның. Рәйханә, хәле китеп, аркасы белән абзар капкасына сөялде. Башындагы яулыгын сыпырып төшереп, куллары белән битен каплады. «Тәүбә, тәүбә... әстәгъфирулла», дип пышылдады иреннәре. Ике хатын сугышса, мәңге җәннәт чырае күрмәс, ди торган иде мәрхүмә әбисе. Ходаем, үзең сабырлык бир... Ул Зәйнәпкә карата башка кул да озайтмады, телен дә теш артына кысты. Тизәккә тисәң, исе чыга. Ник кирәк?! Шулай да бәрәңге боламыгы булмады: балаларын да, үзен дә якларга, сакларга көч тапты.

— Әкрәм бит сыер исен яратмый. Син инде бүтән сыер тирәсендә буталма, Зәйнәп, — диде дә, Рәйханә битенә төшкән чәчләрен тыны белән өреп, куллары белән сыпырып җибәрде. Һәм, башын арткарак чөеп, горур гына өенә кереп китте.

Сугышка китәргә повестканы Әкрәмгә авыл советына чакыртып бирделәр. Уч төбе кадәр кәгазь кисәгенә ул озак карап торды. Юк, бу теге көнге бер йомарлам кар гына түгел. Учларны өтсә дә, кысып-изеп, улыңа тоттырып булмый шул. Әйе, болай булырга тиеш түгел иде. Барысы да шулай чәлпәрәмә килер микәнни? Үлә калса, кара кәгазьне кемгә бирерләр икән дә, исән-сау кайту насыйп булса, үзе беренче кем ишеген кагар икән? Баштагы уйлар агышын акыл белән генә куып тотарлык түгел иде. «Ярар, әле бүгенгесен кайгыртырга кирәк», — дип уйлады Әкрәм һәм повесткасын тоткан килеш турыдан Рәйханә янына керергә булды. Бер өйне ике иткәннән соң, Әкрәмнең бу бусаганы беренче атлап керүе иде. Керде дә, чит кеше кебек, ишек төбендә туктап калды. Чит кеше кебек... Үз идеме, чит идеме бу йорт аның өчен, әллә үзе мондагылар өчен чит идеме? Керүгә, ул үзен ничектер кечерәеп калгандай тойды. Рәйханә, ишеккә арты белән торып, сандыгыннан нидер карый иде, аның кергәнен ишетмәде. Әнисе янында буталган кечкенә Сөембикә ишек тавышына ялт итеп башын борды. Сабый, сүзсез калып, әтисенә төбәлде. — Кил, кызым, кил. Кочаклыйм әле үзеңне, — дип пышылдады Әкрәм, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып. Тавышка сискәнеп, Рәйханә башын күтәрде. Бала, йөгереп барып, әтисен муеныннан кочаклап алды. Әкрәм, кызын күтәреп, кытыршы яңагын баласының йомшак битләренә тидерде. Сабыеның татлы исеннән аның башлары әйләнеп китте. Рәйханәнең дә шул киң җилкәләргә барып кагыласы, иренең кочагына сыенасы килсә дә түзде. Бугазында биеп торган төенне йотып җибәрде дә, сандык өстенә япкан паласны тигезләп, җай гына шунда утырды. Калтыранганын күрсәтмәс өчен, кулларын алъяпкычы астына яшерде. Ул арада, тавыкларга бутарга дип ат колагы сыдырырга киткән җиреннән Мәүлет кайтып керде. Ишек төбендәге бу күренешне күреп, бертын аптырап карап торды да, чиләген ташлап,«әти!» дип Әкрәмнең биленнән кочаклап алды. Әкрәм, Сөембикәне кулыннан ычкындырмыйча, икенче кулы белән Мәүлетне күтәрде. Рәйханә сүзсез генә, сандык өстенә утырган килеш, ике баласын кочаклап торган Әкрәмне күзәтте. «Ирләр аулый белсә дә, ямау ямый белми икән», дип уйлады ул көндәше хакында. Чөнки Әкрәмнең бер тез башындагы ямавы акаеп, күзгә төртелеп тора иде. Ә икенчесе сизелми дә. Анысын Рәйханә ямаган иде... Ул вакытта соң кем белгән.

— Рәйханә, иртәгә мин дә китәм инде... сугышка... — диде Әкрәм, балаларын идәнгә бастыргач. — Мин саубуллашырга дип кергән идем. Аның тавышы калтырап китте.

«Китәм» дигән сүзне ишеткәч, Мәүлет: «Әти, китмә! Әти, китмә!» — дип елап, яңадан Әкрәмгә барып ябышты. Абыйсының елый-елый кычкырганын күргәч, Сөембикә йөгереп килеп әнисенә сыенды. Үзе, каш астыннан сөзеп кенә, әтисенә карап тора башлады. Офыкка кереп бара торган кояшның ян тәрәзәдән якты эз ясап сузылган соңгы нурлары, мунчалалап юган сап-сары идән ярыкларына эләгеп өзелгән булса да, өй эченә сүрән яктылык бирә иде.

— Хәерлегә булсын, — диде Рәйханә, урыныннан кузгалып.

— Җае җайсызрак булды дөньяның. Хәерлегә генә була күрсен... Сугыш аера шул кешене. Безнеке кешечә булмады инде. Бәлки сугыш безне кушып куяр... Исән йөреп, сау кайт. Хозыр Ильяс юлдашың булсын.

Әкрәм ничек шыпырт кына кергән булса, шулай тын гына чыгып китте. Тик башы гына тагын да түбән иелә төшкән иде. Мәүлет, олы кешеләр кебек, әтисенә ияреп урамга кадәр озата чыкты. Рәйханә баскан җиреннән кузгалмады. Агасы күз яшьләре күптән беткән, күңеле каткан иде инде. Сөембикә исә, әнисенә күтәрергә кушып, алъяпкыч итәген тарткалады да тарткалады. Балаларын иртәрәк йокларга салды да, Рәйханә төне буе керфек какмый Әкрәмгә йон оекбаш бәйләде. Офыкта таң яктысы сизелгәндә, оекбашын бетереп, икесен бер пар ясап, бәйләп тә куйды. Ул арада ачык тәрәзәдән ат пошкырган, ирләр сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Рәйханә, балаларының башларыннан сыйпап:

— Улым, торасызмы? Әтиеңнәр китә бит. Әйдә, озатырга чыгыйк, — дип, Мәүлетне уятты.

Малай, соңга калган кебек, сикереп торды да, «тор инде, тор, әти китә бит», дип, Сөембикәне селеккәли башлады. Сеңлесе тормагач, «и-и-и, сине көтсәң», дип, әнисеннән дә алда урамга чыгып йөгерде. Сөембикә йокыдан торасы килмичә еларга тотынды. Рәйханә кызын күкрәгенә кысып күтәрде дә, төне буе күз нурын түгеп бәйләгән оекбашын алъяпкыч кесәсенә генә тыгып, урамга чыкты. Халык шактый җыелган. Арада кемдер мәзәк сөйләп шаяртмакчы да булып азаплана. Берәүләре гармунга кушылып җырлый. Рәйханә чыкканда, Мәүлет әтисенә сыенып басып тора, ә Зәйнәп, ай да тулмаган баласын кочаклап, елый-елый, Әкрәмгә нидер сөйли иде. Рәйханәне күргәч, Зәйнәп тә, башкалар да читкәрәк киттеләр.

— Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа, Әкрәм. Җылы аягыңда тузсын, — дип, Рәйханә ап-ак оекбашларны Әкрәмгә бирде дә, әллә үзенең кул җылысы аңа күчсен дип, әллә аныкын үзендә сакларга тырышып, озак кына кулларын иренең учларыннан алмый торды.

— Рәхмәт. Син мине кичерә күр инде, Рәйханә. Булдыра алсаң, кичер, зинһар, — дип пышылдады Әкрәм.

— Мин күптән кичердем инде, сине Ходай кичерсен, — диде Рәйханә, башкалар да ишетелерлек итеп.

— Әйдәгез, су буе сузылмыйк. Вакытына барып җитәргә кирәк, — диде Зиннәтулла һәм атларны кузгатты.

Хатын-кызлар мышык-мышык елаша башлады. Балалар әниләренә сырышты. Рәйханә, кызын күтәргән килеш Мәүлетне кочаклап, тынып калды. Яшьләре, кайнар эз ясап, бите буйлап сузылды да сузылды. Атлар кузгалды. Инде шактый җир киткәннәр иде, «Әти, китмә! Әти, китмә!» — дип, Мәүлет атлар артыннан йөгермәкче булып алга омтылды. Тик аяк башы каткан балчыкка эләгеп, йөзе белән юл тузанына егылды. Рәйханә улын торгызды, күлмәк итәге белән битен сөртте дә балаларын тагын да катырак үзенә кыса төште.

— Хәерле булсын, — диде ул.

— Хәерлегә була күрсен. Исән йөрсен. Исәннәр кайчан да булса бер кайта ул.

***

Менә чиксез Идел кочагында, кечкенә генә бер нокта шикелле, күптән көтелгән теплоход пәйда булды. Сөембикә сабыррак булырга тырышып, йөгерә-атлый абыйсы янына китте. Аларның икесенә дә теплоход бик акрын йөзгәндәй тоелды. Тыннары белән тартып алырдай булып, теплоходка текәлделәр. Рәйханә баскан җиреннән кузгалмады. Теплоходның сузып-сузып кычкырткан тавышы ишетелде. Ул якынайганнан-якыная барды. Тукта, ул бит инде пристаньга таба борыла башларга тиеш... Юк, борылмады да, туктамады да теплоход. Өч пар күз мөлдерәп, ымсынып, теплоходка төбәлгән иде. Теплоход сузып кына бер кычкыртты да юлын дәвам итте. Әллә ялгызлыктан, әллә явызлыктан Рәйханәнең юка иреннәре кысылып куйды. Болай да какча гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай булды. Ул еламады, елый алмады. Шул гомергә нинди яшь калсын. Йөрәге генә имән чөй белән аркасына кадаклап куйгандай әрнеп авырта иде. «Хәерле булсын, — дип пышылдады чәйни-чәйни каны качкан иреннәр, — хәерлегә генә була күрсен». Сөембикә, гарьләнүен эченә яшереп, яшь элпәсе каплаган күзләрен пристаньдагы кешеләргә күрсәтергә кыенсынып, әнисен кочып алды да, башын аның ябык иңнәренә салып елап җибәрде. Мәүлет исә бер сүз дә дәшмәде, дөресрәге, дәшә алмады. Бугазына таш булып төер утырды. Күзләре ерагая барган теплоходны озатты, ә иреннәре: «Әти, китмә! Әти, китмә!» — дип пышылдый иде. Мәүлет көчле куллары белән икесен бергә кочагына алды. Алар теге юлы да шулай өчәү басып калганнар иде. Тик ул вакытта әниләре кочаклаган иде аларны. Теплоход, «хуш!» дип сузып кына соңгы тапкыр кычкыртты да бөтенләй күздән югалды. Чиксезлектә-билгесезлектә...

"КУ" 2, 2016

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев