Төш (бәян)

Чынбарлык

 

Сөмбел үзенең нишләгәнен үзе дә аңламый иде кебек. Ул бизәкле челтәр пәрдәләрне бер ачты, бер япты, яран гөлнең яфракларын сындырып, чәчкәләрен коеп бетерде — үзе бу тәртипсезлекләрне күрмәде дә, аш кайнатканнан парланган өлгеләрне сөртә-сөртә, тәрәзә саен йөренеп, урамны күзәтте. «Рәзинәнең ире кайтты... Раилнең капка келәсе шыгырдады... Альмираларның машинасы үтеп китте... Ильмир «Жигули»е белән йорт алларына туктады... Барысы да кайтты... Йөгерә-йөгерә кичтән пешергән ашларын җылыталардыр инде... Безнең капка төбе генә бу-у-уш... Буш шу-у-ул...» — дип, үзалдына сөйләнде. Күршеләренең бер-бер артлы төшке ашка кайтып беткәннәрен, ашыга-ашыга өйләренә кереп киткәннәрен күзәткән хатын салкын пыялага битен терәгән килеш сулкылдап елап җибәрде. Стенадагы сәгать, өйдәге тынлыкны сискәндереп, саран гына төшке берне сукты. Хатын, өстенә кигән свитерына ияргән челтәрнең тартылып, идәндә торган фикус агачының яшь ботагын сындырганын да сизмәде, өстерәлеп дигәндәй аш бүлмәсенә чыкты. Газ плитәсе өстендә кайнап утырган шулпа исе күкрәгенә килеп капланды. Сөмбел бакча якка караган тәрәзәнең форточкасын ачты. Йөрәгеннән ургылган нәфрәт һәм үкенүдән тешләрен кысып, кискен хәрәкәт белән газны сүндерде. «Кем ашый аны? Нигә пешерәмдер инде...» — дигән уе миен яндырып үтте. Шушы кайнар ашны да, савыт-сабасын да кырып төшерәсе, кычкырасы, бар яклап та җиткән дөньясын җимерәсе килеп йодрыклары төйнәлде. Газы, суы да, ике катлы өе, машинасы да кирәкми икән лә аның ялгызына! Бу дөньяны җиткерәсе түгел икән лә...

Хатын, күкрәгенең сызлавына чыдый алмый, тагын салкын тәрәзәгә капланды... Бакчада, Камил утырткан шомырт агачында, иренеп сибәләгән апрель яңгырына исе китми генә, ялгыз сыерчык сызгыра иде.

«Шул төшке аш вакытын үткәрүләре... Күрше ирләрнең, машиналарның кайтып кире китүләре... Шул бер белән ике арасын түзеп булмый шу-ул!..» Түр якта тавыш-тынсыз гына утырып мультик караган балалары өчен өзелеп тәмам арыган, елап шешенгән, яшәргә көч таба алмый интеккән хатынның, бер сәгатькә генә булса да сыерчыкка әйләнеп, канат җилпеп, менә бу тырышып җыйган дөньякайлардан югаласы бик килә иде.

Сөмбел, тәрәзә яңагына сөялеп, тын калды... Хатынның ялгызлык сагышыннан, әрнүләрдән, чарасызлыктан, көчсезлектән әрнегән җаны бер генә сәгатькә булса да әкият сорый иде. Кеше гомерләренең дәвамын уйлап табуы нинди җиңел бит. Хәтта өзелсәләр дә...

Хыял дөньяларының татлылыгы...

***

Хыял

...Берсе җиденче яше белән барган, икенчесенең яңа гына дүрте тулган уллары Динар белән Линарның ялынуларына буйсынып эшләгән өр-яңа ояны Камил яз башында ук мунча түбәсенә меңгезеп кадаклаган иде инде. Әнә оя кырында хуҗалары — күгелҗем-кара йоннарын кояшта ялтыратып, ике сыерчык утыра. Бүген кояшлы җылы көнне мактап, канатларын җилпи-җилпи сайраулары күңелне күтәрә. Эшеңне онытып, ирексездән башны югары чөеп, җырларын тыңлыйсың. Аларның шатлыгына кушылып елмая башлаганыңны сизми дә каласың. Рәхәт!

Камилнең карашы өй тәрәзәсенә төште. Аннан хатыны Сөмбел карап тора иде. Ябыгып киткән йөзен тут баскан. Кыска киселеп өйрәнгән чәче үсеп, артка чөеп бәйләнгән ак яулыктан бүселеп чыккан. Үзе елмая. Балкып торган зәңгәр күзләре суырылган йөзенә нур чәчә. Камил ашыгып түтәлен казырга кереште. Яратмый аның хатыны тик торганны. Өзә инде, өзә... Бер сәгатьлек төшке аш вакытында да ял бирми, мең сәбәп табып йортка, бакчага куып диярлек чыгара. Яшәргә тырыша, үзе әйтмешли. Кешедә нәрсә күрә — барысы да кирәк. Әле менә кишер чәчәргә түтәл кирәк. Соңгы көннәрдә алар бар эшне дә бала туганчы өлгерергә кирәк дип йөгереп, ашыгып башкаралар. «Бәбәй күрергә килсәләр, адәм көлкесе: бакча — бакча төсле түгел! Казып, түтәлләргә бүлеп, бөтен орлыкны чәчеп, искитмәле ясап куярга кирәк! Көнләшеп эчләре китсен, кара көйсеннәр!» — дип, үзе дә ял күрми, Камилгә дә тынгылык бирми Сөмбел. Уйлап карасаң, гаепләп тә булмый, бер Сөмбел генә шундыймы соң — алар яшәгән район үзәгендә бөтен халык «көнләшү чире» белән чирләгән. Берсеннән-берсе уздырырга тырышып төзиләр, бакча үстерәләр, техника җыялар, киенәләр, мактанышалар, бер-берсен «ашыйлар»... Күршедән артык булуда, «баллар тамызып серләшкән» танышларыңны көнләштерүдә күрәләр, ахры, яшәү мәгънәсен дә... Шәһәрдән Табышлыга килен булып төшкән Сөмбеле дә ни арада чирләде шул чир белән? Хәтта алар бакчасында үскән чәчкәләрнең төрлелеге дә күршеләрнекеннән ким булырга тиеш түгел! Бу кыланышын ул «яшәргә тырышу» дип атады. Янәсе, диванга кырын яткан Камил дөнья көтәргә уйламый да. «Гашыйк булып, очрашып йөргән мәлләрдә алар икесе дә бөтенләй башка нәрсә турында хыялланалар иде бит. Дөнья буйлап сәяхәт итү иде уйларында, илләр күрү»... Бүген Камил үзен кешечә яшәргә тырышу буенча ярышка чыккан кебек хис итә. Туктап тын алырга да, әйләнеп артыңа карарга да вакыт юк...

Ир түтәлнең яртысына да җитә алмады, өйдән, юанаеп киткән гәүдәсенә мамык шәлен каплап, хатыны чыкты. Акрын гына атлап, Камил янына килде. Аның тирләгән аркасыннан кочаклап алды. Камил, эшеннән тукталып, аптырап хатынына борылды. Сөмбел, тутлы йөзен җыерып, күзләрен кысып югарыга, сыерчык сайраган, кояш көлгән тарафка карап тора иде. Бераздан ул, күкрәген тутырып язгы һаваны сулады да, күзләрен бөтенләй йомып, битен сизелер- сизелмәс кенә искән йомшак май җиленә куйды.

— Рәхәт, әйеме? — диде хатын, иренә тагын да ныграк сыенып. — Арыгансыңдыр, әйдә, керәбез. Ашым пеште. Аша да ятып ял итеп ал. Әйдә... Ир, гаҗәпләнүен яшермичә, хатынының йөзенә текәлде. Игътибар белән күзәтеп, зәңгәр күзләрдән бу үзгәрешнең сәбәбен эзләргә тырышкан иде, Сөмбел оялгандай елмайды да йөзен ирнең куенына яшерде.

— Әйдә инде, көлмә...

Ир ике әйттермәде, янып-пешеп итле шулпаны чөмерде дә йокы бүлмәсенә кереп ятты. Тиздән, савыт-сабаны җыештырып куйгач, аның янына хатыны да килеп кырнайды. Камил, йокымсыраган җирдән күзен ачып:

— Арлы-бирле чирләмисеңме син? Авыртынмыйсыңмы? Вакытың җитте бит... — диде.

— Юк, юк. Курыкма. Йокла, — дип пышылдады көлемсерәгән хатыны. Ир җиңел сулап әйләнеп ятты да, Сөмбелгә аркасын куеп, йоклап та китте. Хатын, нигәдер катып, җайсызланып, авыраеп киткән корсагын чак кына

күтәреп, иренә таба борылып ятты. Шома аркасыннан, киң җилкәсеннән сыйпады, башын ирнең кулбашына салып, биленнән кочаклап алды. Иренең кадерле исен — Камиленең тир исен иснәде. Шактый зураеп киткән корсагы аркасында соңгы айларда яратышып-сөешеп йокламаганлыктанмы — ирен үзенчә сагынган иде Сөмбел. Үзенчә, авырлы хатынга хас курку катыш, сөекле кешесе итеп генә түгел, балаларының әтисе, дөньяда бердәнбер ышанычы, терәге итеп, тәне генә түгел, җаны белән дә сагынган иде ул аны. Шуңа да Сөмбел, үзе дә аңлап бетерә алмаган шул каршылыклы хисләренә бирелеп, шашып- шашып иренең тәнен сөйде. Кан йөгергән, күзәнәкләре бүленгән, һава сулаган җылы тәнен — тамырлары бүлтәеп чыккан көчле беләкләрен, кытыршыланган кулларын, йөнтәс күкрәген, алга чыгып, күренеп тора башлаган корсагын, янбашларын... Гырылдап, берни сизми йоклаган иренең җылы битләренә битен терәде, аның белән бергә тын алды, яшәде хатын. И Ходаем, шушы гайрәтле ирнең аныкы, Сөмбелнеке булуы, исән-сау булуы, янында мышнап йоклап ятуы, шушы кешене — аның Камилен шушы куллар белән кочып, сөеп булу могҗиза түгелме соң?! Бәхет бит бу... Башка берни кирәк түгел... Шушы газизләрдән газиз кеше бу дөньяда яшәмәсә, синеке булмаса, яныңда ятмаса, таза-исән булмаса, нишләр идең?! Бергә чакның һәр мизгелен кадерлисе икән, бер алтын минутын да юкка-бушка, дөнья көтәм дип тарткалашуларга, өзешүгә сарыф итәсе түгел икән! Сөмбелнең бөтен куркулары, шик-шөбһәләре иренең үзенә шундый да якын, кадерле, бердәнбер икәнен тоеп яратуы белән кушылып, бар булмышын ялмап алды. Хатынның көндәге мәшәкатьләргә буталып әллә онытылган, әллә әле генә аның аңында өлгереп җитешкән бу ят хисләр ташкынын күтәрәлми куырылган йөрәге ярсып тибә, әлегә тиклем карынында тыныч кына яткан сабые тыпырчына, эченең аскы ягы кисеп авырта башлады...

...Баланы Сөмбел үзе тапмады, ярып алдылар. Улларын да шулай тапкан иде ул. Монысын, өченчесен, хатынның гомерен куркыныч астына куйганын табиблар икенчесен тапкач та кисәткәннәр, хәтта катгый тыйганнар иде. Камил моны ишеттеме? Әле бүген килеп, Сөмбел яткан палата алдында туктаусыз йөренгән ир үзенә беренче кабат шул сорауны бирде. Операция озак һәм катлаулы булды. Башкаладан төн уртасында самолёт белән китертелгән табиблар, наркоз астында яшәү һәм үлем арасында эленеп торган Сөмбелне тирги алмагач, коридорга берәм-берәм чыгып, Камилне сүктеләр. Ирнең үзен битәрләве дә эзсез үтмәде: аңына килә алмаган, аналыгын да, шактый күп канын да югалткан Сөмбеле янында үткәргән өч төндә башында бер кара чәче дә калмады... «Сөмбелне тиргәгән булам тагын. Үзем дә аңардан калышмыйм икән бит. Миндә дә шул көнләшү, ярышу чире. Һаман җитми... Аның әйткәннәрен, куркуларын ишетмәдем дә, күрмәдем дә, өченчегә кыз сорап теңкәсенә тидем. Әй, Сөмбелем, авызыма гына кундырсаң шунда! Бәлки, туктар, акылыма килер, аңлар, шул каһәр суккан заман чиреннән арыныр идем... Чәченә үргән бантиклары, җилфердәп торган күлмәге белән күбәләккә охшап, очып, итәгемә кунып сөйдерә торган кызчык кирәк, имеш, миңа... Юләр!!! Гомер буе нәрсәдер кирәк, кирәк, кирәк бу бәндәңә, Аллам! Нинди чир соң бу? Үзеңнең теләкләреңә генә буйсынып яшәү! Шөкер сүзен өйрәнәсе иде...» — дип әрнеде ир ап-ак чүпрәк кебек булган хатынына карап.

... Сөмбел наркоз йокысыннан уянгач та бала турында сорады. Ир ул турыда берни белми иде. Хәтта кызмы, малаймы икәнен дә...

...Бала табу йорты мөдире ал тасма белән бәйләнгән төргәкне — кыз баланы ирнең беләгенә салды. Сөмбелнең кулында — кып-кызыл лалә чәчәкләре. Ачулар онытылган. Бөтенесе дә, елмаешып, яңа туган сабыйга да, аның бәхетле әти-әнисенә дә матур киләчәк телиләр...

...Дамира дип исем куштылар. Улларына да кычкырып бер сүз дәшми, Сөмбелдән дә тиргәтми, суктырмый, иркәләп-сөеп кенә үстергән Камил кызын кулыннан да төшерми...

Түтәлләрдә, елдагыча, күршеләрне кызыктырып, мул булып, ишелеп уңып, яшелчәләр үсә...

***

Бәбәй күрергә килүчеләр күп иде, күп иде. Йоласы шундый булгач, яңа туган сабыйга бүләк күтәреп килгән таныш-белешне куып чыгарып буламы соң? Юк. Шартына китереп, табынын хәстәрлисең, аракысын ачасың. Килгән кеше үзе дә сумкасыннан яртысын чыгара. Кунаклар белән бала арасында йөреп, Сөмбел арып, Камил исереп бетә. Иртәгәсен тагын шул ук бәйрәм кабатлана...

Бу очсыз-кырыйсыз мәҗлесләр Камилне тәмам бозды. Ул туктый алмый эчә башлады. Көнне-төнне аермады. Эшен дә онытты, көтеп алган кызын да... Күзенә ак та, кара да күренмәде. Аз гына айный башласа да, ярсыган җанына урын тапмый, дулаган йөрәген тыялмый газапланды. Таң белән эчәргә эзләп чыгып йөгерде, йоклаган өйләрнең ишекләрен кагып, соранып йөрде...

«Әнә бит кеше ирләре эчә. Рәхәтләнеп эчә дә, рәхәтләнеп эшли. Каян чыккан чир булды соң бу? Атналар буе, йортта бер кыл да кыймылдатмый, эчеп ят әле! Ничек яшәмәк кирәк шул адәм белән? Кышкылыкка симертергә бер бозау алырга кирәк иде. Бәрәңге күммәгән. Кишер уталмаган. Бакча алдындагы койманы кешечә, яңа материал белән тотып куясы иде. Күпме эш! Ә бу эчеп, тик ята!» — Сөмбелнең ачуы кайнаганнан кайнады. Ул үзен-үзе тыярга, Камилне битәрләмәскә, аның бу ямьсез кыланышын акларга тырышты. Чынлап, каян килеп чыкты соң бу хәшәрәт чир? Каян? Ни өчен аның Камиле яшәргә көче калмагандай, рухы сынгандай, күңелендә куркыныч бушлык хасил булгандай, башын иеп, аркасын бөкрәйтеп, күзләрен һушсызландырып, өзгәләнеп Сөмбелгә төбәлә дә: «Башкача булдыра алмыйм. Гафу ит, мин тагын китәм...» — ди? Үзе дә белеп, аңлап, әрнеп, нәрсәнедер үзгәртергә көч таба алмый китә бит ул. Әйе, китә. Атна-ун-егерме көнгә дөньядан ваз кичеп, онытылып, әйләнә-тирәдә шаулап торган тормыштан төшеп калып тора. Китә... Аннары тәмам чыгырыннан чыгып, җаны гына түгел, тәне дә кыйналып, йөрерлек тә рәте калмас бер чиккә җитә дә үлгәнен көтеп туктап кала. Анда инде аракы да, спирт тә ярдәм итми. Сөмбел белән табиблар яңадан якты дөньяга сөйрәп чыгара. Шуннан Камил җенен өзеп эшләргә тотына: үзе эчеп ятканда алгарак киткән күршеләрне, дусларны куып җитеп уздырып та куя хәтта. Аны мактап туймыйлар...

«Нинди явыз чир булды соң бу, Камил? Элек син дә кеше рәтенә генә, вак-вак кына төшерә идең бит, башыңны җуймый, җаныңны телгәләми эчә идең... Ә хәзер шушы кара көннәрне көтеп, куркып үзәк өзелә». — Әлбәттә, Сөмбелнең сүзләрен Камил ишетмәде. Ул нидер мыгырдана-мыгырдана йоклый иде. Мунча алдында. Как идәндә. Кырынмаган, юынмаган, бер кабым ризык капмаган. Буш шешәләре арасында ята...

Хатын бите буйлап тәгәрәгән яшьләрен ашыгып сөртә-сөртә кызы янына ашыкты.

«Бу мәхшәр яңа урынга үрләткәч, шушы каһәр суккан начальник кәнәфиенә утырткач башланды булса кирәк...» Сөмбелнең башына бу уй беренче тапкыр гына килми. Камил эчкән чакта уйланыла, сөйләнелә дә, эчеп туктагач, акрынлап онытыла. Яхшы түләнгән эштән баш тартырга ул акчага туеп сикергән бичә түгел лә...

Камил — районның салым инспекциясен җитәкли. Яңа заманның өр-яңа катламы — урам тутырып текә машиналарда чапкан эшкуарлар өчен «кирәкле кишер яфрагы». Яхшы эшкә эләктем дип куанып кына, ябышып эшләп ятасы да бит. Кешесе ул түгел...

Чиктән тыш гадел аның Камиленең холкы. Ялганга, бурлыкка, хәйләкәрлеккә корылган бүгенге дөнья өчен куркыныч кимәлдә гадел. Холкының әнә шул тормышта шәм яндырып эзләсәң дә табып булмас сыйфаты кайчак, халык әйтмешли, тузга язмаган хәлләргә тарыта. Ни көләргә, ни еларга аптырарсың. Менә бу гөнаһлы җирдә гасырлар буе шул бер көйгә, бер җайга көн күргән бит инде кешелек: яхшы итеп, зур-зур сүзләр сөйләгән дә, гаделлекне данлаган да, шым гына икенче төрле яшәгән... Бер Камил генә аны үзгәртә аламы соң? Җир шарының астын өскә китерсәң дә, халыкның аңын үзгәртәлмәссең. Тамак дигән гади генә төшенчә беренчелектә торган ул аңга синең үзгәртүең кирәкме тагын?

Йөрәге кушканча гадел булган чакларында Камил «дөньяда яши белә торган» эшкуарларга, аларга туган-тумача начальникларга ярый алмый. Шушы тормышта яшәргә кирәкле кешеләрнең сүзен екмыйча, салымнан кача торган юлларын табып, алар арасында «абруйлы» булып китсә, үзенең күңеле риза булмый, намусы белән чынбарлыгы арасында тарткаланып иза чигә аның Камиле. Белә боларны Сөмбел. Белеп нишләсен? Аның да кеше рәтендә, халык өереннән аерылмый, йөрәгенә артык кыенлык алмый гына яшисе килмимени? Болай җиңелрәк тә, уңайлырак та, хәерлерәк тә...

«Запой»дан чыккан гына мәлдә әллә шул гаделсезлеккә түзмәс холкыннан беразга гына арынып чыга, әллә Сөмбеле, гаиләсе өчен булса да кешечә кыланып яшәргә үзенә сүз бирә, белмәссең, хәтсез генә вакыт тынып, дөньяның җитешсезлекләренә ярсымый, сабыр гына яшәп ала Камил. Шушы көннәр — Сөмбелнең иң бәхетле чагы. Яшәүнең чигенә җитеп, чак кына исән калып, кочагына кайткан ирен үзе дә юк-бар белән тарткаламый, йөрәген бер дә юкка «ашамый» хатын. Балага кисүләгәндә, үлемнән курыкканда үзенең дә дөньяга карашы үзгәреп, уйлары бөтенләй башка юнәлеш алган иде бит. Байлык артыннан куу, күршеләрне узып әллә ниләр эшлисе килү теләге дә беткән, бары бер-береңне сөеп өлгерү, кадерләп калу уе гына үзәкне көйдерә иде ул вакытта. Камилгә ул хакта кычкырып сөйләмәсә дә, шул халәтен онытмый Сөмбел. Камиле дөньядан югалып, эчеп, акрын гына гаиләсе янына, тормышка кире кайткан чакларда бигрәк тә еш исенә төшерә. Тик бераздан заман агышы, яшәү мәгънәсе, тормыш максаты дип алга алып яшәгән шул вак мәшәкатьләр тагын өстенлек алып, барын да оныттыра, аларның һәр адымы, минутлары белән җитәкчелек итә башлый. Сөмбел, күңеленә, гаиләсенә тынычлык китергән шул уйларына ябышып, көндәлек вак-төяк упкынының тартып алуына ничек кенә карышса да, барыбер шушы заманның «яман чире» үзенекен итә: ул үзе дә сизмәстән ирен өтә башлый, әле теге кирәк, әле бу кирәк дигән өзеш, узыш башлана. Кесәләрдә акча күренә башлый, өйдә яңадан-яңа җиһазлар барлыкка килә. Машина арты машина алышына. Үзләре байый... Хисләр хәерчеләнә...

 — Камил! Ками-ил! Камил! — Өендә елап калган баласыннан аерылалмыйча, ишекне генә ачып кычкырган хатынны йортта ишетүче булмады. Сөмбел өстенә иске курткасын, аягына галошын эләктереп тагын мунчага йөгерде. Тик Камил анда юк иде инде. «Ни арада уянып, чыгып киткән, Ходаем? Кайларда кеше көлдереп йөридер инде? Эшенә барып күренмәгәненә дә атна тулды». Хатынның күзенә яшь тыгылды. Берни күрми атлаган җиреннән, салынып бетмәгән тротуарның читендәге чөйгә галошы эләгеп абынды да, цемент белән капланып өлгерми калган ташлар өстенә барып төште. Әллә гарьлегенә, әллә авыртуга түзәлми, бите буйлап яшьләре тәгәрәде. Сыдырылган аяк балтырыннан оегын кызылга манчып кан саркыды. Тешләре кысылды. «Ичмасам, менә шул тротуарын да эшләп бетерә алмады бит! Көзге яңгырлар ява башласа, тагын өйгә пычрак ташыйбыз инде». — Сөмбелнең күкрәгенә сыймый, үзәген өтеп, башларына кайнар кан саудырып, тагын теге давыл күтәрелә башлады. Ул бераздан бушка гомер уздырып эчеп йөргән Камилгә, аннары үзенең бәхетсез язмышына нәфрәт булып әверелде. Елап ярсып беткән, берни аңламаган нарасые янына кереп, үзе дә үкси-үкси караватына ауганда, хатын хәшәрәтлек баскан бөтен дөньясын күрәлмас хәлгә җиткән иде инде.

Элеккеләренә караганда тирәнрәк, хәвефлерәк, ахрысы, Камилнең бу «китүе». Аралары да ешайды шул. Елап арыган, әрнүләреннән бушап калган Сөмбел Камиленең соңгы айнык көнен исенә төшерде.

— Түзәр хәлем калмады... Тагын китәм, ахрысы, мин, Сөмбел...

— Кая китәсең? Нәрсә сөйләп утырасың син, Камил? Әллә эчтеңме?

— Юк. Әлегә эчмәдем дә соң... Беләсең инде. Эчәчәкмен. Китәчәкмен

тагын. Үзәгем көя, беләсеңме? Эчемдә аз гына да түзәрлек көчем калмады. Шушы дөньясыннан онытылып, югалып торасым килә. Шуларның берсен дә күрмичә, танымыйча...

— Кемнәрне? Тагын шул эшкуарларыңны сөйлисеңме?

— Юк, Сөмбел... Алары аның, ичмасам, бертөрле генә... Аларга рәнҗисе дә түгел икән. Эшкуарларга бер «яхшылык» эшлисең — алар сиңа шундук түлиләр. Алар башкача яшәргә өйрәнмәгәннәр, бар нәрсәне дә сатып алып күнеккәннәр, кешеләр арасында бүтәнчәрәк мөнәсәбәтләр булырга тиештер дип уйларына да кертеп чыгармыйлар, ахрысы... Әмма сине хөрмәт иткән кебек, очраганда күрешеп, хәл-әхвәл сорашып үтеп китәләр. Болар барысы да шул ясалмалык белән, битлек кигән килеш эшләнелсә дә, син шул турыда бик яхшы белсәң дә, үзеңне кешеләр арасында кеше итеп тоясың. Ә күңел һаман ихласлык эзли... Саласы килә әнә шул битлекне. Бернинди «син — миңа, мин — сиңа» дигән төшенчәсез, алыш- бирешсез генә кешеләргә булышасы килә. Ихлас йөрәктән «шәп» егетләргә үзләре укып та карамаган законнарны аңлатып, өйрәтеп, ярдәм итеп җибәрәсең... Алардан берни көтмисең, өмет итмисең... Ә алар очрашкач исәнләшмиләр дә, беләсеңме? Күрмәгәнгә салышып үтеп китәләр. Изгелегең өчен түләтеп кенә үзеңне хөрмәт иттереп була микәнни бу кешеләрдән? Бер генә ихлас, чиста хисле, ачык йөзле адәмне очратасы иде, Сөмбел. Әй, үзем дә пычранып беттем бугай инде...

Бәләкәй баласы елап уянмаса, тагын әллә ниләр ишетер иде әле Сөмбел. Юк, көтеп алган кызы да тотып кала алмый бу дөньяда Камилне. Күңеле тулы ризасызлыкка чыдый алмый, яшәүдән бизеп китә ул. Аһ, шул эчүләрен... Шул исәнләшмәгән, үзең белән исәпләшмәгән кешенең арт сабагын укытасы да онытасы бит инде — вазифасы бар, белеме җитәрлек. Шуңа да хәйлә тапмагач... Их, яши белми шул бу дөньяда аның Камиле... Сөмбел үзе булсамы?! Күрсәтер иде ул «шәп» егетләргә күрмәгәннәрен! Башларын иеп исәнләшә башларлар иде...

«Юк! Юк, юк!» — дип уйлап, тиз генә үзен туктатты хатын. «Мин дә шулай кыланып, болай да янган йөрәгенә әрнү өстәсәм, бөтенләй дә башы чыга алмас

 бу эчүеннән... Нәфрәтләнмим, дөнья артыннан кумыйм дип сүз биргән идем бит үземә — тагын оныттым. Булганына шөкер итеп, шул туймас нәфескә, вак- төяк мәшәкатьләргә үзебезнең тормышыбыз белән идарә итәргә юл куймыйча, узышып, өзешеп гомерне заяга уздырмыйча яшәргә уйлаган идем бит. Тагын өйрәнелгән сукмактан китеп барам... Кая барганымны, нинди һәлакәткә атлаганымны да онытканмын. Юләр!»

Хатын өендә булган бөтен аракысын, көмешкәсен мунчага — Камил балаларыннан качып эчеп яткан урынга илтеп тезеп куйды. «Берүк урамда йөрмәсен, өйдә генә эчсен...» Үзе тәрәзә саен йөреп, ирен көтә башлады. «Исән генә кайтсын! Башкача аракы эзләтеп чыгарып җибәрмәс идем... Җибәрмәс идем...»

***

Айныган, тагын бер үлеп терелгән Камилнең сөяк тә тире генә калган гәүдәсенә караган саен йөрәге әрни Сөмбелнең. Кайчан гына сөеп туймас ире урынына бүген аның янында хәлсезләнеп, кечерәеп, картларча кибеп беткән, күзендә яшәү нуры сүнгән ир ята. Үзенең баладан соң тулышып, матурланып киткән гәүдәсе, сирпелеп торган дәрте өчен нишләптер кыенсынып куйды хатын. Тәнендәге һәр күзәнәге сөюгә, назлауга талчыккан иде шул...

— Иртәгә үк шәһәргә, дәваланырга барасың, Камил, яме?! — Сөмбел стенага карап тавыш-тынсыз гына яткан ирен үзенә таба борырга тырышты.

— Барам, Сөмбел, барам. Тротуарны гына салып бетерәм дә. Сарайның аранын бурап кую озак түгел инде ул, бер-ике көндә җиңәрбез...

— Юк! — дип кырт кисте хатын. — Бернинди тротуар да, сарай да кирәкми! Иртәгә үк дәваланырга китәсең!

— Яңгыр астында череп ята бит агачы... Бурап куймый булмас инде. Аннан да өлгерермен әле. — Камил һаман үзенекен сөйләп маташты.

Тик Сөмбелнең карары нык иде.

Иртәгесен, балаларын күрше хатынга калдырып, ул Камилне шәһәр дәваханәсенә алып китте.

Яшел елан ирнең бөтен тәнен агулаган иде шул. Ашказанын, бавырын, бөерен, йөрәген дәвалаганчы, күңел төшенкелегеннән арындырганчы айдан артык хастаханә караватында ятарга туры килде. «Бик вакытлы булды, бик вакытлы. Әнә бит, зарарланмаган бер җире дә калмаган. Бераздан шул явыз аракы миенә менеп җитәр, акылын, холкын үзгәртер, кешелеклегеннән яздырыр иде бит. Ярый сузмадым, дәваханәгә салдым. Файдасы гына тисә ярар иде инде. Ничек тә эчерми, күңелен төшерми саклыйсы иде!» — дип өметләндерде үзен Сөмбел. Атлаган саен балаларны ташлап шәһәр юлын таптап булмый — ирен өзелеп сагынса да түзде. Бар сабырлыгын җыеп, шомлы уйларын да, хисләрен дә онытырга тырышып, йорт эшләренә чумды.

Камилнең өйгә кайтып керүен сәгатьләп, минутлап көтеп алдылар. Әтисе дәваханәдә чакта беренче сыйныфка укырга барган Динар хәреф язган дәфтәрләрен әзерләп куйды. Абыйсын кабатларга өйрәнгән Линар альбом битен тутырып рәсем төшерде. Бөтен кешегә комачаулап, бөтен тишеккә кереп тәтелдәп йөгереп йөргән Дамирасын Сөмбел нәкъ Камиле хыялланганча җилфердәп торган аллы-гөлле күлмәккә киендереп куйды. Торганы бер очар күбәләк инде!

Камил танымаслык булып үзгәреп кайткан иде: тазарган, матурланган, киңәйгән... Күзләренә нур кунган... Әти назын сагынган малайлары кич буе өстеннән дә төшмәде: уйнаклап, сугышып, елашып, көлешеп шау-гөр килделәр. Дамирасын Камил үз яныннан җибәрмәскә, кулыннан да төшермәскә тырышты. Аш-су белән буталган Сөмбел үзенең бөтенләй онытылганын сизеп бераз көнләшеп тә куйды, ахры. Сагынган кешенең хәтере тиз калучан бит ул...

 Чишенергә дә оныттылар балалары. Арып йокыга талдылар. Самими йөзләренә кунган бәхетле елмаюларына сокланып, сак кына күчереп салдылар, өсләренә яптылар.

— Безнең балалар бигрәк матурлар, әйеме, Сөмбел? — дип пышылдады Камил.

— Төкер, хыялый! Күз тидерерсең. Һәркемнеке үзенә матур кебектер инде. — Хатын иренең кулбашына сыенды.

— Юк! Безнекеләргә җитми! — дип масайды Камил әти кешеләргә хас горурлык белән. — Сиңа рәхмәт алар өчен, Сөмбелем. — Ир борылып хатынын кочагына алды, тыеп тоткан хисләренә бирелеп, көчле беләкләре белән каты итеп кысты да тын да алырга ирек бирмичә шашып үбәргә тотынды. — Сагынуның чигенә җиткән идем бит, Сөмбелем.

— Тукта, җибәр, сантыкай, үтерәсең бит. Дамира хәзер уянып торып утыра ул. Тавышланмыйк. Әйдә үзебезнең бүлмәгә...

Салкын түшәкне җылыталмый, йоклый алмый үткәргән ялгыз төннәр тезмәсеннән соң килгән мәхәббәт мизгелләренең татлылыгы! И Ходаем! Син юкка гына бу дөньяга җан ияләрен парлы итеп яраткансыңмыни?! Сыңар канатның авырлыгы бит...

Камил дә сагынган иде. Әлегә тиклем әллә булмаган, әллә булып та дөнья мәшәкатьләре белән күренмәгән гайрәт, дәрт, туймас кебек сөешү нәфесе дисеңме?! Бөтен сөялмәгән көннәре, төннәре өчен дә яратты, ахры, Сөмбелен Камил... Тәненең үбелмәгән урыны, колагы ишетмәгән назлы сүз калмагандыр...

Бу төнне алар керфек кагып та өлгерә алмадылар — таңда уянып торып утырган Дамираның йокысы туйган иде шул инде.

***

Сабыр гына эшли башлады Камил. Иртән иртүк торып Сөмбелгә булыша, аннары күрше-күлән белән беррәттән машинасын кабызып эш урынына китә. Тавыш-тынсыз гына кайта. Кәефе дә үзгәрми, юк-барга күңеле дә әрнеми кебек. Язга чыккач бәләкәй генә, җыйнак кына итеп сарай да күтәреп куйды. Хәзер көн дә эштән кайтканнан соң кара төнгә кадәр шунда булаша: кулыннан балтасы, тактасы төшми. Үзенә бикләнде дип тә әйтеп булмый: эндәшсәң — ихлас җавап бирә, эндәшмәсәң — шым гына үз көенә йөри бирә. Тик элекке кебек үткән- барган кеше белән дә шашып, шаярып, кычкырып, көлеп сөйләшә торган гадәте генә бетте. «Олыгаюы шулдыр», — дип кенә уйлады хатын. Үзгәреш шул гына булса, зарар юк, түзәрсең... Шешә тотып кунакка килүчеләр дә югалды. Сөмбел аларның берсен-бер күрмәсә дә риза иде. Хатын үзендәге үзгәрешләрне сизеп тә гаҗәпләнә: ник бер мактанасы, узышасы, кеше кыланганны кыланып ярышасы килсен! Аллага шөкер... Камиле — эчүеннән, үзе — кешедән көнләшү чиреннән шулай җиңел генә арына алса, нинди шәп булыр иде! Тыныч кына яшәп ятсалар, начармыни?

Вакыт авырлыкларның, кайгыларның ачысын, әрнүен җуеп ташлагандай тиз оныттыра шул... Сөмбел дә бераздан Камиленең нинди афәттән котылуын, ул хәшәрәт чирнең яңадан кабатланырга мөмкин икәнен оныта башлады, бу турыда уйланып, фәлсәфәгә бирелеп утырырга вакыты да җитмәде. Мәктәптә укып йөргән улына дәресен хәзерләргә булышырга, Линарын бакчага илтергә кирәк, бәләкәенә бөтенләй күз иярми, аз гына игътибарыңны җуйсаң, егылуын, имгәнүен, пешүен көт тә тор. Бер сүз дәшеп булмый: аяк тибеп еларга, көйсезләнергә генә тора өстәвенә. Иркәли шул аны Камил, улларыннан да артык бәпкетә, баланы тыеп та, бар шуклыгына киртә куеп та булмый.

Яңа төзегән абзар-курасын Камил бик тиз вакыт эчендә мал белән тутырды.

Сатып алганын да күргән юк. «Сыер кирәкме? Тавык-каз үрчетәбезме?» дип киңәшләшү дә юк. Бар сорауга да бер җавап: «Дуслар булыша. Биргәндә алып җыярга кирәк, мишәйт итмәс». Мал-туарны карап, бакчаны утап, су сибеп, балаларны ашатып йоклатканчы Сөмбел үзе дә эт булып арый, Камиленең йөзенә күтәрелеп күз сирперлек, түшәк салкынын, җан ялгызлыгын тоярлык та рәте-хәле калмый. «Тагын шул замана арбасына утырдык бугай инде...» дигән шомлы уе башыннан сызылып үтеп китүгә керфекләре йомыла. Иртәнгә онытыла, йокы аралаш абына-сөртенә сыер саварга, көтү куарга ашыккан хатынның уена да кереп чыкмый кичтәнге хафасы. Көн артыннан көн үтә... Гомернең берсеннән- берсен аерып хәтергә дә алып булмаслык бертөрле көннәре...

Ел буе йотылып килгән әрнүләр, ризасызлыклар бер көнне барыбер ташып чыкты. Буылып торган елга кебек... Онытылган дип исәпләнгән куркулар кабат кире кайтты...

Җиләк пешкән чак иде. Төшке аш вакытында урманга илтеп калдырыр дип чиләк-савытларын әзерләп, Сөмбел Камилнең эштән кайтканын көтте. Машинасының йорт алдына туктавын күргәч тә йөгереп ашын бүлде, ипиен кисте, чәен ясап утыртты. Үзе күптән тамак ялгап алган иде инде. Ашыгып Дамирасын киендерде дә күршеләренә кертә китте.

Чыгуына өстәл өстендәге аш суынган, бер кашык ризык та кабылмаган иде. Хатынның йөрәгенә шом керде. Ул акрын гына атлап бүлмәгә үтте. Камил күзен йомып яткан, әмма йоклаганга охшамаган иде. Күзләре төпкәрәк баткан, җыерчыклары тирәнәйгән төсле, иреннәре кысылган. Сөмбелнең җиләк турында уйлары онытылды. Ул ире янына килеп утырды.

— Камил, бер-бер хәл булдымы әллә?

— Юк. Берни дә булмады. Аз гына арыдым. Ял итеп алыйм әле, Сөмбел. — Ир күзен дә ачып тормады, борылып ятты.

Хатынның җиләге исенә төште. Ачуы кабара башлады. Тик бер сәбәпсез йөрәгенә шуышкан курку хисе боларның барысыннан да көчлерәк булып чыкты. Сөмбел җитез генә кузгалып урамга чыкты, машинаны ачып, иренең әйберләрен тикшерде — аракы-фәлән юк иде юклыкка. Тагын йөгереп өйгә керде. Ирен барып кочаклады — аракы исе сизелмәде. Тик күңеле һаман тынычлык тапмады.

Камил төштән соң эшкә бармады. Сөмбелнең эндәшүләренә юньләп җавап бирмәде. Яткан урыныннан кузгалып йортына да чыгып уралмады. Әниләренең хафалануы балаларга да күчте, ахры, көндәгечә кычкырышып уйнау да, телевизор карау да онытылды. Малайлар, көйсезләнергә маташкан сеңелләрен ияртеп, йокы бүлмәсенә кереп тынып калдылар.

— Камил! Нидер булмаса, эшеңә дә бармый өйдә качып ятар идеңмени? Нигә миннән яшерәсең соң? Берәрсе белән сүзгә килдеңме әллә? Нигә әйтмисең? — Ярты көн буе пошынган күңеленә урын тапмый иза чиккән хатынның башкача түзәр хәле юк иде. Ул, өзгәләнеп, бер хәрәкәтсез яткан иренең иңбашыннан селкетергә кереште.

Камил һаман берни дә эндәшмәде.

— Эндәшмисең. Нигә үчеңне миннән аласың соң? Мин сиңа нинди начарлык кылдым инде, ә? Сөйләсәң, аңларлык башы юк дисеңме? Синдә генә эш, синдә генә дөнья көеге инде. Шулай дип уйлап, үзеңне кызганып, яхшы- яхшы принципларыңа урын тапмый интегәсең инде, әйеме? Син генә шундый акыллы, башлы, гадел дип уйлыйсыңмыни соң? Саный китсәң, һәрбер кешедә дә бар ул, намус дигәнең дә, дөреслек өчен яну да, дөньяны үзгәртү хыялы да — барысы да бар. Тик калганнарның ул хисләрне тирәнгәрәк яшерерлек көче дә бар шул. Алар ул хисләргә Аллага табынган кебек табынмый. Хәтта үзләренең кичерешләренә, әрнүләренә өстәнрәк, җиңелчәрәк итеп карый беләләр. Юк-бар уйларына тормышларын җимерергә юл куймыйлар. Алар якыннарын да, үзләрен дә авырлыклардан араларга тырышалар шул... Аз гына кешечә яши башладым дисәм... Ичмасам, сөйлә. Нигә шулай билгесезлек белән җәзалыйсың мине? Болай да куркып, шомланып яшәп, бәхетле чакларымның тәмен дә татый алмый калам бит. Инде ул эшең дә, яхшы вазифаң да кирәкми, Камил. Тыныч кына, әрнүләрсез генә яшәп каласым килә, беләсеңме?! — Сөмбел үпкәләрен төн караңгысына бушатса да, иренең барын да ишетеп ятканын бик яхшы аңлый иде.

— Мин эштән китәргә гариза яздым... — Камилнең тавышы төссез һәм бернинди кичерешсез кебек иде.

— Ничек? — Сөмбел әле генә жәлләтергә тырышып сөйләгән сүзләрен дә, күз яшьләрен дә онытып, торып утырды.

— Шулай. Менә бит үзең әле генә «эшең дә, вазифаң да кирәкми», дидең. Нигә аптырыйсың? — Камил акрын гына борылып түшәмгә текәлеп ятты.

— Бик әйбәт кенә йөреп ята идең бит әле. Нәрсә булды соң? — Хатын торып ук утырды. Стена лампасын кабызып, иренең йөзенә текәлде.

— Әнә шул йөреп кенә яту булды инде бу, эшләү булмады. Кешечә яшәп карыйм дигән баш иде инде... Берсенә ярагач, барысына да ярарга кирәк шул, Сөмбел. Ике төрле булып булмый. Бер пычракка буялдың исә, калганнардан чисталык таләп итә алмыйсың. Сарайны мал белән тутырып куйдым бит инде. Анысы түләнмәгән налогларга күз йомган өчен генә... Йомсаң, йоммасаң да, ул акчаларны таралып бетеп барган колхозлар күктән алып күчерә алмый. Бер яктан уйлап карасаң, артык пычранмадым да кебек... Тик бар нәрсә дә бәйләнгән шул. Минем һәр адымым күңелем ризасызлыгына барып тоташа. Ә районның һәрбер кешесе бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: туган, дус, кода-кодагый — балыкчы ятьмәсе кебек, бер эләксәң, чыгып була торган түгел. Борылырга да юл юк, бөтенесенә дә ярдәм кирәк. Баерга булышырга... «Кешечә» яши башладың икән, шулай дәвам итәргә дә туры килә: чынлап эшләмәскә, «йөреп кенә ятарга». Беркемгә дә зыян итә алмый торган пешка булып... Мин булдыра алмыйм башкача, Сөмбел! Үзгәрәлмим, ачуланма. Мин чынлап та бу тормышка яраксыз бер адәм булып туганмын, ахры... Сиңа да яшәргә комачаулыйм кебек... Их, Сөмбел! Шул чыдамас холкым беренче чиратта үземне интектерә бит минем! Әллә минем тыныч кына яшисем килми дип уйлыйсыңмы? Тагын җыелды бит менә монда, беләсеңме, җыелды!!! Авыр... — Камил, тирән көрсенеп, учы белән күкрәген уарга кереште.

«Хәзер ничек яшибез соң?» дигән соравы тел очына килсә дә, кычкырып әйтергә курыкты хатын. Әнә шул «тагын җыелды» диюе шып туктатты. Хәзер, дәваланып, «кодироваться» итеп кайтканнан соң, «җыелгач» нишләргә тиеш була соң ул? Элекке кебек аракыга үрелсә? «Чыксын эшеннән. Өйдә утыруы хәерлерәк». — Хатын пошынып, үрсәләнеп яткан ирен кочаклап алды.

— Ярар, яшәрбез әле. Көймә шул чаклы... Илдә чыпчык үлми ул. Тырышырбыз. Бары син генә тынычлан, — дип әллә үзен, әллә Камилен юатырга тырышты Сөмбел. — Барысы да әйбәт булыр. Менә күрерсең. Исән генә бул берүк, исән генә бул...

***

Назлап-сөеп, тәмле сөйләшеп, иренең җаена гына торырга тырышса да, аның тынычлыгын сакласа да, үзенең ярсыган күңеленә урын таба алмады Сөмбел. Камил эшеннән туктаганның икенче көнендә үк килеп җиткән хезмәттәшләренең кызып-кызып пышылдауларын тыңлап торган хатын барын да аңлады. Үзенчә. Хатын-кызларча. Гариза язарлык сәбәп тә, түрәләр ягыннан бернинди таләп тә, катгый карар да, беркем белән бер бәләкәй генә бәрелеш тә булмаган икән бит, ичмасам. «Ни өчен ашыгырга? Нигә гариза язарга кирәк иде?» — Сөмбел бу сорауга җавап таба алмады. Әмма эчке бер сизгерлеге белән Камилгә әлегә каты бәрелергә ярамаганын да аңлады. «Син дә минем кичерешләремне кабул итмисең!» — диюеннән курыктымы, әлеге дә баягы шул үзәгенә үткән эчүеннән шүрләдеме — дәшмәде. Бары үпкәләрен бик тирәнгә яшереп, төннәр буена «хәзер ничек яшәргә?» дигән көнүзәк мәсьәләнең чишелешен эзләп газапланды. Бу сорау чынлап та куркыныч иде. Өйдә бик тиз вакыт эчендә бер тиен акча калмады. Аның килер урыны да, сорап торыр кешесе дә юк иде. Камил Сөмбелнең соңгы унлыкларны тартып-сузып балаларга тәм-том алганын әллә күрмәде, әллә күрергә теләмәде. Ул акча, ашау, дөнья турында бөтенләй оныткан кебек көндәге хуҗалык эшләренә чумды. Берни белән дә кызыксынмады, сөйләшмәде, киңәшләшмәде. Үзен төннәр буе керфек тә кактырмаган сорауның Камилнең уена гына да кереп чыкмавы Сөмбелнең тыеп тоткан ачуларын кузгатып, котырып тиргәшер чикләргә җиткерсә дә, аны һаман шул куркуы туктатып килде. Ир дә, хатын да йөрәк ярсуларын басарга теләп эшкә ябыштылар. Баш та күтәрми көннәр буе бакчада чокындылар, янып- пешеп, уйланырлык, әрнерлек көч-хәлләрен калдырмый печәнен хәзерләделәр. Бер-берсен күрергә, утырып сөйләшергә вакытлары да булмады.

Мәшәкатьле җәй бик тиз узып китте шул. Пыскып яуган яңгырлары, өй түбәләренә тия-тия агылган болытлары, күңелне ялыктыргыч бертөрлелеккә биләгән караңгы көннәре, ерып, атлап йөри алмаслык пычраклары белән очсыз-кырыйсыз көз килде. Иренең, йөрәгенә тынгы тапмый, иртәдән кичкә кадәр ишекле-түрле йөренүләре Сөмбелне тәмам ялыктырды. Батып баручы су өстендәге саламга ябышкан кебек, хуҗалыктагы бердәнбер эшкә ябышты Камил: абзарны ничек кенә чистартмады да малны ничек кенә карамады. Балаларның өстенә кием алырга кирәк булган саен шул кадерле малларын сатып акчага әйләндерү өй эчендә олы тавыш-гауга куптарды. Арыды Сөмбел.

— Болай булмый бит инде. Моннан соң да акчасыз яши алмаячагыбызны аңлыйсың бит. Балаларны ничек үстерәбез соң? Сиңа эш эзләргә кирәк, Камил, — дип әйтеп салды беркөн.

— Нинди эш булсын инде... — Ир, көрсенеп, читкә карады.

— Эзләгәннәр таба бит. Син дә чык урамга, кеше белән аралаш. Бәләкәй генә эшкә урнашсаң да, кулыңа тере акча керер иде. Малларга гына ышанып торып та булмый бит. Аларны ашатырың да чамалы. Ашлыгын каян, нинди акчага сатып аласың?

Камил берни эндәшмәде. Әмма иртәгәсен таң белән киенеп чыгып китте. Кичкә кадәр кайда йөргәндер — караңгы төшкәч кенә, бер сүз эндәшми, башын игән кыяфәттә кайтты да урынына кереп ауды. Атна буена шул хәл кабатланды. Иренең һәр көн саен үз-үзенә бикләнә баруын күреп көеккә төшкән Сөмбелнең төн йокысы да, көн тынычлыгы да качты. Камилнең һөнәре буенча эш табалмаячагын сизенә иде бит — йөрәгенә яра өстәячәген белә торып чыгарып җибәрде. «Сизеп нишлим? Яшәргә кирәк ич!» — дип үзен акларга маташуы да бер мизгеллек күңел ярсуы гына. Бер абынган кешегә кем ышансын инде бу заманда? Корылган мөнәсәбәтләр баскычына яраксызлыгыңны бер белеп алсалар, таптарга, юк итәргә, онытырга гына торалар бит. Башын ия белгәннәрнең, күреп — күрмәскә, аңлап — аңламаска өйрәнгәннәрнең көне көн шул бүген. Әнә шул үзеннән күпкә акылсызрак, башсызрак булып, әмма җайлаша белеп яшәгәннәрнең мыскыл итеп көлүләренә, җәмгыятькә бер файда китермәсә дә, эшле булып кылануларына чыдый алырмы соң Камиле? Юккарак тузынды, ахры, Сөмбел...

Ай саен аз гына булса да эш хакы түләнеп килгән урыннарга ябышып ятучылар арасында чын-чынлап тавышсыз гына сугыш бара иде. Бәләкәй генә район үзәгендә андый эшләр алтын бәрабәренә... Бу фронтка якын киләм дип уйлыйсы да түгел.

Ташчы булып урнашты Камил. Биш ай буе иртән китте, кич кайтты. Малларга ашлык алырлык түгел, үзләре туенырлык та акча түләмәделәр. Кәгазьдә генә язылып барган эш хакына балаларны да киендереп булмый иде. Сөмбел үзенең ничә еллар буена эшкә урнаша алмавына нишләптер бер генә дә борчылмады. Иренең көннән-көн гаилә хәлләреннән, балаларыннан, хәтта дөньядан читләшә барганын, ерагайганын тоеп өзгәләнде ул. «Ничек итеп корган тормышымны саклап калырга? Нишләргә миңа? Болай булмый бит...» Бу уйлар Камилне дә борчыган булып чыкты.

— Әллә чыгып китәбезме, Сөмбел? — дип сүз башлады ул йоклый алмый газапланып яткан бер төндә.

— Кая?

— Кая булса да... Бергә укыган иптәшләрең, танышларың бар бит синең. Бәлки, сорашып, сөйләшеп карарсың?

— Минекеләр ни... Шул балалар бакчасы тирәсендә тәрбияче генә инде. Сиңа эш табалмаслар шул, Камил...

— Миңа түгел. Сиңа эш урыны кирәк. Мин инде... монда түзмәгәнне... башка урында да шул кабатланыр. Миндә ышаныч юк хәзер. Бәлки, өйдә генә үзаллы берәр нәрсә уйлап табармын — күз күрер әле. Китик моннан, Сөмбел!

Әлегә хәтле бу турыда уйлап та карамаган хатын башта югалып калды. Бар ягы да килгән йортына, өенә күз салды — шуларның барысын да ташлап китеп буламы соң? Һәр нәрсәгә аның күңел җылысы кергән бит. Пешкән алмаларның авырлыгыннан сыгылган ботакларга, тәртип белән корылган абзарына, тип- тигез итеп тотып куелган яхшы киртәләренә карап йөрәге өзгәләнде. Әйләнеп Камиленә күз салды. Иренең ябык гәүдәсен, сары чыраен, яшәү уты сүнгән күзләрен күреп тагын да ныграк әрнеде Сөмбел. Дөньяны яңадан җиткереп булса да, кадерле кешесен бер югалтса кабаттан кайтарып алалмаячагын хатын- кыз күңеле белән тойдымы, шул кыска гына вакыт эчендә ныклы карарга килеп:

— Китик! — диде. Адреслар язылган китапчыгын алып, шундук иптәш кызларына, үткәнендә калган туганнарына шалтыратырга тотынды.

***

Институтта бергә укыган бүлмәдәш кызы кияүгә дә китмәгән, бала да тапмаган булып чыкты. Шаталак холыклы Раечка күптән Рәйсә Галиевнага әйләнгән, шәһәр районнарының берсендә мәгариф бүлегендә эшли иде. Аның җиңел кулы белән Сөмбел балалар бакчасына мөдир булып урнашты да куйды. Шулай да була икән...

Камилнең дә эше муеннан иде. Район үзәгендә еллар дәвамында корган бай дөньяларын сатудан кергән акча шәһәр читеннән бәләкәй генә бер йорт сатып алырга җитте. Камил аны үзенең күңеленә хуш килгәнче төзәтеп, төзеп, бизәп беткәнче бер ел узды. Агач эше белән бик яратып шөгыльләнгән ирен Сөмбел үзе дә тик тотмаска тырышты: балалар бакчасына әле чәчәле-бизәкле гөл савыты, әле кечкенә урындыклар, әле эскәмияләр «кирәк булып» кына торды. Дустының гаилә хәлләреннән хәбәрдар булган Рәйсә Галиевна исә азмы-күпме түләүне оештырды. Иренең тынычлануын, тормышының акрынлап җайлануын күреп сөенгән Сөмбел Камилгә клиентларны табып кына торды. Үзе җитәкләгән коллективта эшләүчеләр аның үтенечен кире какмадылар, башка балалар бакчасының мөдирләре Рәйсә Галиевнаның якын дустына мөрәҗәгать итүне хәтта кирәк дип таптылар. Камил боларның берсен дә белмәде, әлбәттә. Кызыксынмады да. Бары кулы яткан хезмәт җимешләренең кемгә булса да кирәге чыгуына куанып эшләде дә эшләде.

Ә Сөмбел үзен читлектән иреккә очып чыккан кош кебек хис итте. Бу заман, бу дөнья нәкъ аның өчен корылган иде, ахры... Шәһәрдә балаларны бакчага урнаштыру бик кыйммәткә төшә икән. Бер урын — егерме мең сум. Сабыйларын кая куяр җир тапмаган, эшкә чыкмый булдыра алмаган әниләр шул акчаларны бирер кешегә тап булсалар, чиксез шатланалар. Бу хәлләр авыл җирендәге тормышка күнеккән Сөмбелне баштарак аптырашта калдырса да, ул бик тиз эшенең җаена төшенде. Бакчага урын өмет итеп килгән әти-әниләрдән башкалар кебек ришвәт сорамады, ә бары тик Камил ясаган җиһазларны гына саттырып алдырды. Рәйсә Галиевнаны да буш калдырмады. Бүре дә тук, сарыклар да исән дигәндәй... Өстәвенә, халыкка үзе дә ак һәм пакь булып күренде. Сүз тыңлаган әти-әниләрнең балаларын җае чыккан саен мактарга, бәйрәмнәрдә күбрәк рольләр, шигырьләр бүлдерергә онытмады. Үзенең абруе көннән-көн үсте, тормышы тынычланды. Арткан акчага алар гаилә белән ел саен бер шәһәргә, аннары чит илгә сәяхәткә бардылар... Камилнең йөзенә нур кунган кебек булды... Шулай булмый ни, хатын-кызның иң беренче, иң олы бурычы — ирен, гаиләсен саклау бит ул.

Уйларына бирелеп йокы вакыты җиткәнен сизми дә калган хатын, эшләп утырган телевизорын сүндереп, Камил янына ашыкты. Халатын чишеп, җылы юрган астына чумды. Канәгать елмаеп иренең күкрәгенә башын салды...

***

— Аквариум! Әни аквариум алып кайткан! Әти, әти, ишетәсеңме? Бар әле күтәреп алып керергә булыш. Ура! — Шатлыгыннан нишләргә белмәгән Дамирасы җиңеннән килеп тарткалап, ишеккә таба сөйрәгәч, буйсынмый булдыра алмады — кызыннан да ныграк сөенеп, Сөмбелен каршы алды Камил. Бүлмәләреннән уллары чыкты. Үсеп, олыгаеп киткән Динар, әллә ни игътибар бирмәгәндәй, читтәнрәк күзәтте. Линар, сеңлесе артыннан килеп, пыяла аша балыкларны карый башлады.

— Ууу! Менә бу озын койрыклысы матур. Монысының күзе зур, күрәсеңме, Дамира? Әй, син бер нәрсә дә аңламыйсың. Ул вакларының бер кызыгы да юк, боларына кара! — Линар белән Дамира төрткәләшергә, чыелдашырга тотындылар. Сөмбелнең кулыннан аквариумны алган Камил дә ихтыярсыз гаилә шау-шуына кушылырга, балалар белән бергә куанырга мәҗбүр булды. Гел шулай — үзенең очсыз-кырыйсыз уйларына баткан ирен юк кына яңалык белән җәлеп итеп, уртак тормышларына алып кереп китә белә Сөмбел.

Аквариумны кичләрен гаилә белән бергә җыелышып телевизор карый торган зур бүлмәгә урнаштырдылар. Линар йөгертеп чиста су китереп салды. Дамира матур вак ташларны, үләннәрне куеп маташты. Балыкларны суга җибәрергә вакыт җиткәч, тагын бер сугышып алдылар.

— Кит! Син бәләкәйсең әле. Кысып тотып барысын да үтереп бетерерсең. Кит, үзем салам. Әни, әйт әле шуңа! — Линар, балыклы банкага кулларын тыгып өлгергән Дамираны җиңә алмагач, әнисенә ялвара башлады.

— Тимә! Ул минем балыкларым, әнидән мин сорадым. Ул минем сүзне тыңлап алып кайтты, беләсең килсә! Сине тыңламый да әле ул. Вәт, әллә кайчаннан эт сорап йөдәтәсең, барыбер алып бирмиләр! Кит! Минем балыкларым! — Усал кызчык банканы кочаклап, авызын турсайтып утырды.

— Бирмәсәң, үлсеннәр. Кирәкләре бар иде әле. — Тиргәшүдән йөзе кызарып- бүртенеп чыккан Линар ачуланып бүлмәсенә кереп бикләнде.

Һава өрдергечне куеп, кызы белән бергәләп балыкларны суга җибәреп, эшне тәмамлаганчы Сөмбел улының көен тапты. Аквариум хуҗаларына азык бирергә Линар да, компьютерыннан аерылып Динар да килде. Олысының да, кечесенең дә игътибарын үзләренә җәлеп иткән җан ияләре койрыкларын болгый-болгый, канатларын җилпи-җилпи яңа дөньяларын өйрәнеп, бер яктан икенче якка туктаусыз йөзделәр дә йөзделәр. Балаларның кызык табып кычкырышуын, юк-бар сөйләп, бер-берсеннән уздырырга теләп җиңешүен тыңлау да, балыкларны күзәтү дә рәхәт иде.

— Үзебезгә дә файдалы булыр дип уйладым. Шуларга карап утырсаң, күңел тынычлана, имеш. Үзем дә эштән бигрәк арып кайтам...

Үтә дә белемле психолог шул Сөмбеле. Камилнең тыныч булуына үзе дә ышанып бетми, ахры. Ир берни дә эндәшмәде.

Тотып та карап булмаган балыклар, матурлык өчен генә алынган аквариум бәләкәй Дамираны кызыксындырмады. Бер файдасыз яңа уенчыктан ул икенче көнне үк бизеп, курчакларын киендереп чишендерә башлады. Линарның түземлеге дә озакка бармады. Әнисенең сүзен тыңлап, ашарга салып йөрде дә, берничә көннән алтын койрыклар турында бөтенләй онытты. Балалар бакчасыннан кайтып, өй мәшәкатьләре белән булашып йөгергән Сөмбелнең аквариум турысында тукталып торырга бер минут та вакыты калмый. Аны гаепләп булмый, эш кешесе бит...

Ә Камил, хатыны — эшкә, уллары — мәктәпкә, кызы бакчага ашыга-ашыга киенеп чыгып киткәч, өендә колакларда зыңлап торырлык тынлык урнашкач, бахыр балыкларны озак күзәтте. Тик күңеленә тынычлык кына таба алмады, киресенчә, булганын да югалтты гына. Пыяла читлекнең әле бер ягына, әле икенче ягына килеп бәрелгән мескенкәйләргә карап, җаныңны борчыган нәрсәләрне ничек онытып булсын инде? Кая барырга белми иза чигүләренә карап сокланып буламы тагын? Гаҗәп бу кешеләрнең кыланышы... Тузга язмаган нәрсәләрне уйлап табып кына торалар.

Балыклар да Камилне күзәтәләр төсле. Алтын койрыкның күз карашы ирнең үзәгенә үтеп кергән сыман. Бөтен халәтен аңлаган кебек, әйләнеп килә дә ирнең йөзенә текәлеп карап тора.

— Нәрсә, икебезнең дә язмыш бер дисеңме әллә? Синең дә ашарга җимең әзер, йөзәргә суың бар... Минем дә дөньям җитеш кебек... Су өстенә менеп, авызыңны зур ачып, һава сулыйсың. Миңа гына киң итеп тын алырга урын юк. Дүрт стена... Тормыш сулышын тоясы иде... Шелтәлисең кебек, Алтын койрык. Хәзер ясалма һава да өрдереп җибәрәм. Син, бәлки, тынычланып та куярсың. Син ничектер, ә мин бу тормышка үзем теләп ризалаштым бит. Котылыр юлны да үземә табарга кирәк... — Камилнең сүзләрен ишеткәндәй пыялага елышкан Алтын койрык тагын ирнең күзенә карады. Вак балыкларның гына аларда уе юк. Өерләре белән үлән арасында куышып уйныйлар. Су пычратудан башка эшләре юк. Камилне заказлары көтә. Идән астындагы остаханәдә беразга гына онытылыр дөньясы бар...

***

«Хәзер Сөмбел кайта. Аһ, эшлекле хатынга әйләнеп китте соңгы вакытта! Берлинны алган кебек, куптарган эшләрен сөйли-сөйли килеп керер дә, өй эчендә әмер арты әмер яудырып ишекле-түрле йөренә башлар. Килешә тагын үзенә. Дөнья тоткасы булуы белән нинди горур ул! Булдыклылыгыннан канәгать. Эчә генә күрмәсен, ди инде. Тыныч кына эшләп өйдә ята, дөреслек эзләп чапмый дип куанадыр. Ул турыда сүз дә кузгатмый... Вакыт-вакыт күзләрендә һаман куркуы чагыла, ялгыз сүз ычкындырсаң да сагаерга гына тора... Уйларымны белмисең дә, белергә дә теләмисең шул, их, Сөмбелем! Агач юнып кына тынычланып булса икән дә, син минем «иҗат җимешләремне» мең бәлагә төшеп сатып алып кайткан акча гына басса икән күңелем сызлавын! Тормышка яраксызлыгым өчен бер әрнесәм, үзем теләгәнчә яшәрлек көч табалмавыма, дөньяны аз гына да үзгәртә алмавыма мең сызам. Миңа да бит гомер дигәнең бер генә кат бирелгән! Болай дүрт стенага бикләнеп, кеше арасына чыкмый күпме түзеп булыр...»

Кунагын капка төбенә чыгып каршы алды Камил. Сөйләшүне озакка сузмаска тырышты. Алыш-биреш итте, яңа гына эшләп бетергән түгәрәк өстәлне заказчыга тапшырды, тиешле акчасын алды. Ашыгып өенә керде, шифоньердан костюмын алып, хатынына күрсәтми торган байлыгын барлады. Акчаны санаган саен хыялына якыная сыман Камил. Бүгенге табышын өстәп, кадерләп төрде дә, кире яшерен кесәсенә салып куйды. Хуҗасының киеп чыгар, барыр җире, мәҗлесләрне күрер форсаты булмаганга еллар әйләнәсенә шифоньердан алынмый торган костюм яңадан урынына эленде. «Мине бәйрәм табыннарына ияртеп йөрү куркыныч шул...» Камил көрсенеп куйды. Чәйнүгенә су тутырып, газ өстенә утыртты, утын кабызып җибәрде. Телевизор пультын кулына алып, сәгатькә карый-карый, креслога чумды.

Үзалдына бию көе көйләп кайтып кергән Сөмбелнең эшсез утырган ирен күргәч тә кәефе кырылды. Эш киемен дә алыштырып тормады. Томанлы күзләре белән телевизорга текәлеп, үз уйларына баткан Камилнең каршысына килеп утырды.

— Ками-ил! Син әллә ничегрәксең... Дәвалану вакытың җитә бит... Көнен көтеп тормыйк әле, ә? Шкафларга акча иртәгә түлибез диделәр.

— Мин дәваланырга бармыйм, Сөмбел. — Камилнең карлыккан тавышы әллә каян, ерактан ишетелгән кебек тоелды.

Хатын аптырап сүзсез калды. Кинәт йөрәгенә үткән куркуыннан тотлыга- тотлыга:

— Ничек... инде... бармыйм? — диде, калтыравын басарга тырышып.

— Курыкма. Эчмим. Шуңа бармыйм.

— Сөйләмә әкиятеңне. Ышанды ди! — Сөмбелнең тыеп йөргән куркулары

минут эчендә тышка ургылды, хисләрен авызлыклый алырлыгы, акылына таянып эш итәрлеге юк иде, ахры. — Барабыз, Камил! Болай булгач, иртәгә үк кузгалабыз! Хәзер акча табам!

Хатын, утырган җиреннән сикереп торып, киенә үк башлады. Соңгы айларда иренең салмаклануына, бер сүзенә дә каршы килми, нәрсә әйтсә, шуңа буйсынып торуына күнегеп киткәнме, Камилнең дә кинәт кузгалып, беләкләреннән авырттырырлык итеп тотып, үзен җилтерәтеп кире утыртуына шаккатты. Йөрәге бөтенләй шашынып типте, куркулары, чарасызлыгы белән бергә үткәндәге коточкыч авыр халәте бар булмышын биләп алды. Эчке тынычлыгы да, канәгать йөзе дә үзен-үзе алдау гына булган, ахры, бизәнеп яшерелгән җыерчыклар шул арада пәйда булып, хатынны картайттылар. Бер мизгел эчендә бәхетле Сөмбелне үзгәртәлмәгән тормышыннан, очсыз-кырыйсыз көрәшүдән, айныталмаган иреннән арыган хатын алыштырды.

— Ками-ил! Бигрәк рәхәт яшәп ятабыз бит! Мин күпме тырыштым, бозма инде дөньяны. Үзеңне уйламасаң, мине уйламасаң, балаларның киләчәген уйла. Аларга син айнык килеш кирәк бит. Башлары югары күтәрелгән иде бит, кеше балаларыдай тынычлап укып йөриләр иде. Хәзер Дамира да бар нәрсәне аңлый башлады. Ул белмәсен әле. Бәхетле генә булып, иркәләнеп үссен әле, Ками- ил! — Сөмбел, ире алдына тезләнеп, кулларына чатырдап ябышып, елый-елый ялварырга кереште.

— Тукта әле, Сөмбел. Балалар ишетә хәзер... — Аптыраган ир хатынының авызын учы белән каплады. — Тукта. Эчмим дип әйттем, ишетмәдең дә... Куркуларың күзеңне томалаган синең. Кара миңа — запойга китәргә уйлаган кешегә охшаганмынмы соң, ә? Миңа аракы кирәкми, кеше арасына чыгарга кирәк. Яшисем килә минем!!! Үземчә яшисем, дөньяны аз гына булса да үзем теләгәнчә үзгәртәсем килә! Тырышып кына карасам да, үземне кеше итеп хис итәр идем...Аңлыйсыңмы?! Эчмим. Кодироваться итәргә бармыйм. Кайтып китәм мин авылга. Үзебезгә.

— Ә-ә-ә? — Хатын, ачылган авызын ябарга да онытып, тынып калды. Бөтен кичерешләре, авыл белән бәйле хатирәләре бер мизгел эчендә күз алдыннан үтте. Карашында чагылган әйтелмәгән тойгыларын сүзсез дә аңлаган ир, чиксез өзгәләнү белән, әллә үзен, әллә хатынын битәрләп:

— Ышанмыйсың?!! — диде дә, итәгенә сарылган Сөмбелне этәреп, торып чыгып китте. Хатын идәндә тезләнеп озак утырмады. Кинәт кенә аңына килеп, сикереп үк торды, чемоданнарны алып кереп, иренең әйберләре белән бергә үзенекен, балаларыныкын да тутыра башлады.

«Юк! Кыенсынмыйм да, үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. Корган дөньям да жәл түгел. Авылга икән — авылга! Артыңнан барам. Ышансам да, ышанмасам да... Син булган урынга, ул җирнең чите дисәләр дә, очып кына барып җитәргә дә ризамын...»

Чынбарлык

...Сөмбел, йокыдан уянган балаларының түр якта нидер бүлешәлми кычкырышкан тавышларына сискәнеп, уйларыннан аерылды. Битендәге кипкән яшь эзләрен сөрткәндәй итте дә, тәлинкәләргә итле шулпа салды. Балаларын чакырды. Үзе, йокы бүлмәсенә үтеп, иренең өстәлдәге рәсеме алдына, урындыкка килеп утырды. Ул елый алмый иде инде. Йөрәге катып киткәндәй булды.

— Болар барысы да нәкъ шулай булыр иде... Бәлки, яхшырактыр да әле... Минем баш уйлап җитмәслек... Минем үҗәтлегем, дөньяда яши белүем белән, синең уңганлыгың белән нинди үрләр яуламас идек тә нинди генә хыялларны чын итмәс идек икән?! Шәһәренә дә китәр идем, кирәк дисәң, кире авылына да кайтыр идем. Артларыңнан җәһәннәмгә китәргә дә риза булыр идем! Шул катлаулы күңелеңне, тынгы тапмас йөрәгеңне, буталчык уйларыңны аңласам да, аңламасам да иярер идем. Син янымда булсаң, исән булсаң... Тик болар берсе дә булмый. Булмаячак. Болар барысы да ялгыз хатынның сантый хыяллары гына. Төш вакытын уздырып җибәрергә булыша торган... Чөнки син... боларның барысын да элмәккә алыштырдың... Бер нечкә генә ефәк җепкә... Котылдың... Менә хыянәт нинди була ул! Безне яратсаң, үзең теләп рәхәт дөньяңны калдырып китәр идеңмени? Белмим. Башыма сыймый да, сыймас та. Ни өчен? Гомер буе шул сорауга җавап таба алмый җәфаланырмын төсле... Мин — көчсез хатын-кыз — нишләргә тиешмен? Бәлки, миңа да балалар өчен җаваплылыктан шулай җиңел генә котылыргадыр? Синең кебек... Бер генә нәрсәне аңлый алмыйм: нәрсә дип миннән бала артыннан бала таптырдың соң?! — Сөмбел рәнҗүле карашын Камилнең күзенә төбәде...

Сөмбел яшәлмәгән, әмма бик бәхетле тагын бер гомере белән мәңгегә хушлашты.

***

Урамда машина тавышлары ишетелде... Стенадагы сәгать икене сукты...

"КУ" 1, 2015

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: