Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ату (хикәя)

Аның авылда бердәнбер әнисе бар. Ләкин инде бик күп еллардан бирле ул аны күргәне дә юк, хатлар да язганы булмады. Ә менә хәзер шул карт ана улының күз алдына килеп басты. «Улым, сине кая алып баралар?» дип сорады шикелле ул, баш яулыгы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә...

Василий әкрен генә торып ишек янына килде.

— Һер вахтман, — дип эндәште.

— Вас ис лус?1 — диде тышкы яктан солдат.

— Ишекне ачыгыз әле, минем сезгә сүзем бар...

Вахтман җавап бирмәде. Ул барак стенасына эленгән телефон трубкасын алды да комендатура белән сөйләшә башлады. Бик тиз арада барак янында мотоцикл тырылдаган тавыш ишетелде, кинәт ишек төбенә җитеп тынып калды.

Ишек ачылды. Василий чыгарга да өлгермәде, аның йөзенә фонарь яктысы төште.

— Һа, һер полицай, Герасимуф, — дип көлде Пауль. — Сез ничек биредә?

Бездә полицайлар өчен аерым бина бар...

— Мин иптәшләремне эшкә үгетли-үгетли, вакытында барактан чыгып өлгерә алмадым, һер оберлейтенант...

— Гут, гут, — диде комендант. Һәм үзе белән ияртеп килгән солдатка Герасимовны полицайлар йортына алып барырга кушты.

Аерылышканда аңа полицай:

— Гутен нах2, — дип әйтергә дә онытмады. Ләкин инде төн сыегаеп килә иде. Офык буйлары алланган, тиздән таң атар. Саф урман һавасы Герасимовның йокысын ачып җибәрде. «Менә хәзер балыкка барасы иде, — дип уйлады ул.

— Енисей ярларында хәзер нинди матур таң туып киләдер... Юк, ул якларда әле бу сәгатьтә караңгы була. Хәер, үз туган якларыңда караңгы төне дә рәхәт. Күк йөзендәге йолдызлар ни тора! Тынлык һәм шул тынлыкта яр буендагы камышлар

сиңа нәрсәдер сөйлиләр кебек тоела. О, туган яклар... Еракта, еракта...»

Комендатура белән янәшә, лагерь эчендә, бер җыйнак кына бина бар иде. Герасимов ишек төбенә килеп тә җитте. Их, ераграк юл булсачы. Барасы иде таң йөзенә карап, барасы иде, барасы иде...

Герасимов бүлмәгә килеп керде. Караса — Шмарь. Ул инде өс-башына киенеп өлгергән иде.

Яңа полицай иске полицайга сәлам биреп маташмады.

— Бик иртә торгансың, әллә берәр җиргә барасың бармы? — диде. Шмарь тиз генә җавап бирмәде. Төн буе йокысыз арып шешенеп беткән күзләрен Герасимовка усал итеп текәде дә:

— Китәм! — диде. — Генерал Власов армиясенә. Мин бит үзем дә анда оберлейтенанттан ким булмам. Бу базда сасып ятканчы... Монда син яшә, ә вакыт җиткәч, сине Гроссман үзе, маңгаена пистолет төзәп, атып үтерер. Көтеп тор, ком-мунист!

— Ә мин коммунист түгел, беләсең килсә, сина бу юлы чын дөресен әйтә алам. Әмма синең кебек этләр белән очрашканда, үземне коммунист дип саныйм...

Бу Шмарь өчен гаҗәп иде. Аның кеше йөрәгендәге мондый нечкәлекләрне төшенә алырлык акылы да, хисләре дә юк иде.

— Ә син ни өчен үзеңне коммунист дидең Гроссманга?..

— Чөнки немецлар коммунистларны ярата төшәләр. Аларга синең кебекләр белән сөйләшергә дә кызык түгел, — дип көлде Василий. — Күрдең ич, оберлейтенант синең борыныңа ничек китереп салды. Инде шуннан соң да бернәрсә дә аңламагач, сине кем дип атарга соң, Шмарь? Түбән җан син!

Шмарьның ачуы килде. Ул Герасимов белән бик каты итеп сөйләшергә дип кенә торганда, бүлмәгә вахтман килеп керде.

— Ком, — диде ул Шмарьга.

Шмарь кулына чемоданын алды. Вахтманга карап елмайды. Әмма солдатның йөзе җитди иде.

Ул:

— Ком-ком, шнель, — дип кабатлады.

Шмарь агарынып китте. Куллары калтырый башлады. Бу нигә болай дорфа кылана әле, дип вахтманга нәрсәдер әйтергә җыенган иде дә, солдат инде ишекне аягы белән тибеп ачты.

— Ком, ком! — диде ул, каты кычкырып.

Шмарь Герасимовка тагы бер ачулы карап алды да:

— Очрашырбыз әле, әмма инде ул чакта соңгысы булыр, — дип әйтә-әйтә, вахтман артыннан атлады.

Герасимов таныш булмаган бүлмәдә бер ялгызы калды. Стенага күз ташлады. Бер якка ниндидер рәсем эленгән. Василий аңа игътибар бирмәде. Ул бик нык арган иде. Караваттагы матрацны кире ягы белән әйләндереп салды да, инде яртылаш йокыга киткән килеш, урын өстенә ауды. Бер-ике генә сәгать булса

да йоклап алырга кирәк иде.

Капка янында Шмарьны туктаттылар. Чемоданын тартып алып, бер читкә куйдылар. Ганс килеп чыкты. Чемоданны каядыр алып китәргә кушты. Вахтманның мылтыгын тикшерде, затворын тартып, чактырып карады. Аннан соң:

— Фортиг! — диде.

Бу — барысы да әзер, алып кит үзен, дигән сүз иде.

Әле кичә генә гайрәтен кая куярга белми йөргән Шмарь кинәт телен йоткан кебек тынып калды. Нәрсәдер әйтергә иде дә, иреннәре көеп китте. Ул аларны теле белән ялап чылатырга маташты. Әмма дә корыч игәү кебек каткан иде...

О, Шмарь, син бит немец лейтенанты формасын киеп, пистолет асып, ялтыравыклы итекләр киеп, шалт-шолт басып, беркөнне Василий алдына килеп басмакчы идең.

«Йә, егет, син мине таныйсыңмы?» — димәкче идең. «Инде сөйләшеп карыйк», — димәкче идең. Ә хәзер синең «мине кая озатасыз?» дип сорарга да көчең җитмәде. О, егет, егет...

Капка ачылды. Алдан Шмарь, арттан вахтман чыкты. Гадәттә, кемне кая гына алып китсәләр дә, ябык машинага утырталар иде. Ә бу юлы бер генә машина да күзгә чалынмады. Шмарь сагайды. Күңеле нәрсәдер сизенде. Шулай да ул үзен тынычландырырга тырышты: якын-тирәдәге станциягә генә барабыздыр, дип уйлады.

Алар юлга чыктылар. Инде таң сызылып килә. Агач башларына кояшның беренче нурлары кунган. Гүя алар канга манчылган. Ниндидер кош сайрый. Аның тавышы моңлы җырга охшый, ләкин нинди җырга? Шмарь исенә төшерә алмый.

Шмарь бер иркен сулыш алды. Язгы саф һава тәмле ширбәт шикелле күңелне күтәреп җибәрә. Тирә-як куе урман. Кая гына карасаң да, аллы-гөлле чәчәкләр. Шмарьга әллә нәрсә булды. Ул мондый язны гомерендә беренче кабат күрә шикелле. Ә бит мондый чәчәкле язлар күпме узган инде. Нигә соң Шмарь ул

язларны әлегә кадәр сизми, күрми калды?

Уйлары йомгак кебек сүтелеп китте. Ул шул арада үзенең туган якларын исенә төшерде. Кайда калды соң әле ул еллар?

Кинәт вахтман:

— Һабст ду муттер?3 — дип, Шмарьны үзенең ачы тавышы белән сискәндереп сорады.

Шмарь җавап бирмәде. Ул, кулларын артына куйган килеш, һаман бара бирде. Барган саен үзенең узган гомеренә таба атлый кебек иде. Шмарьга әле яңа гына утыз яшь тулып килә. Утыз яшь күп тә түгел, әмма инде аз да түгел. Күп кешеләр бу гомердә инде югары белем алып, яки берәр һөнәрче, яки дипломлы инженер булып, тормышта үз урыннарын табып, инде баш-күзле булып, бала-чагалар белән яши башлыйлар. Ә Шмарьның беркеме дә юк иде. Аның әле бер генә кызны да янып-көеп, төннәрен йокламыйча, көндезләрен ут йотып сөйгәне булмады. Хатын- кызлар белән очрашты очрашуын... Ләкин нәрсә алар... Бүген бар, иртәгә юк.

Шмарьның авылда бердәнбер әнисе бар. Ләкин инде бик күп еллардан бирле ул аны күргәне дә юк, хатлар да язганы булмады. Ә менә хәзер шул карт ана улының күз алдына килеп басты. «Улым, сине кая алып баралар?» дип сорады шикелле ул,

баш яулыгы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә. Шмарь үзе дә сизмәстән:

— Әнием, әнием минем! — дип кычкырып куйды..

— Бас? — диде вахтман, Шмарьның бу сүзләрен ишетеп.

Шмарь бу юлы да җавап бирмәде. Ул борылып карады. Вахтман ни өчендер арттарак калып килә, Шмарь, искәрмәгәндә генә, мылтыгын тартып алмасын дип курка торгандыр, мөгаен.

Шмарь юл читеннән генә бер сары чәчәк өзеп алды. Иснәде. Бик хуш исле иде бу чәчәк. Шундый чәчәкләрне кайчандыр ул болыннардан кочак-кочак җыеп кайта торган иде. Бозау аларны бик яратып ашый иде. Ул менә хәзер дә шушы юл буйлап, шул чәчәкле болыннарга кайтырга теләде. Тик юл ул якларга

таба бармый иде шул. Юл каядыр билгесез якка таба китә. Ә артта гомер кала, истәлекләр кала. Ул хатирәләр кайсы көйдерә, кайсы сагындыра, кайгыга сабыштыра. Ә кайсысы җанны өзгәләп сагышландыра. Әйе, сагышландыра. Шмарьның бит әле сагышның нәрсә икәнен дә белгәне юк. Кайгырган чаклары

булды, шатланган чаклары да булды, әмма сагыш... Юк, Шмарь аны белми.

Нәрсә соң ул сагыш? Шмарь кулындагы сары чәчәккә карады.

Әйт, чәчәк, син беләсеңме? дигән кебек җавап көтте һәм җавап та алды шикелле. Менә хәзер ул бу чәчәкне юлга ташлап калдырыр. Чәчәк шиңәр, аның инде беркемгә дә кирәге булмас. Шмарьның да язмышы шундый түгелме? Шмарьның да гомере шушы чәчәк кебек өзелеп калмыймы? Нигә соң ул тормышын башкалар шикелле матур итеп төзи алмады? Кем гаепле иде? Нигә

ул укымады, һөнәр алмады? Нигә кызлар сөймәде? Нигә ул үзе теләп әсирлеккә төште, дошман станына килде? Ни өчен полицай булды? Ни өчен үз илдәшләрен җәберләде? Алар бит аны мәңге-мәңге каргарлар...

Шмарь бармагы белән чигәләрен тотты. Чигә тамырында дөп-дөп итеп кан тибешен сизде. Кемдер Шмарьның баш эчендә чүкеч белән даң-даң иттереп суга иде кебек.

Их, яңадан туасы иде дә янадан тормыш башлыйсы иде. Юк, Шмарь ул чакта болай яшәмәс иде... Бәлки шул уйларны кешеләр сагыш дип атыйлардыр.

Кинәт юл ике якка аерылды. Берсе урман эченә, берсе тау буйлап түбән таба сузыла. Шмарь белә: бусы шәһәргә таба. Ул шул якка борылырга теләп атлый гына башлаган иде, вахтман:

— Линкс! — дип кычкырды. Шмарь тукталып калды. Солдат та тукталды.

— Сулга! — дип кабатлады ул.

Шмарь: «Нигә?» — дип сорамады. Ул бу юлның кая илтәчәген сизә иде. Ләкин ышанасы килмәде. Бәлки анда башка берәр лагерь бардыр. Шунда алып бармыйлармы икән, дип өметләнә иде ул. О, ул өметләр, өметләр...

Шмарь сул якка таба атлады. Барган саен урман караңгылана, салкыная иде. Шмарь кинәт сискәнеп китте. Тәне чемердәде. Тешләре тешкә бәрелә башлады. Ул тагын туган анасын күз алдында күрде. Менә ул үзенең улы белән янәшә бара кебек. «Улым, сине болай кая алып баралар соң? Бу кара урманда бик

куркыныч бит» — дип сөйләнә шикелле.

— Әнием, әнием! — диде Шмарь. Ләкин үз тавышын үзе дә танымады. Тавыш түгел, ниндидер пышылдау булып кына ишетелде. Шмарь үз-үзеннән куркып китте. Аякларының көче бетте, тәне камыр кебек ләпшерәйде. Адымнары әкренәйде. Ә

вахтман ашыктыра, шнель, шнель дип кычкыра тора. Шмарь моны ишетми дә кебек. Ул һаман әнисенең йөзенә сокланып карый. Анасы, улым, улым, бәгырем минем, ди сыман. Шмарьның күзләре яшьләнде. Кинәт әнисе юл читенә чыгып басты да: «Хуш, улым, мин калам инде», — дип, күздән югалды. Шмарь инде барысын

да аңлады. Аны бу кара киемле солдат атарга алып бара. Бу сукмактан күпләр узган. Әнә анда җир өемнәре күренә, әнә әзер базлар. Алар шахмат тактасындагы кебек итеп кара-каршы казылганнар. Берсе аша сикерсәң, икенчесенә мәтәлеп

төшәсең. Әле моннан өч кенә көн элек ике поляк әсирен алып киткәннәр иде.

Алар ракетага куелачак радиоаппаратларны бозганнар дип сөйләделәр. Саботаж ясаучылар. Ә Шмарь кемгә, нинди зыян китерде соң? Киресенчә, җаны-тәне белән бирелеп эшләде? Ә Гроссманга ошамады. Ни өчен?

Шмарь үзе дә сизмәстән:

— О, беләм, беләм! — дип кычкырып куйды. — Болар бит шулай яңа корал серен яшерергә телиләр. Алай дисәң, Шмарь яңа корал турында нәрсә белә соң? Аннан соң ул кичә генә комендатурада булган хәлне исенә төшерде. Гроссман өч качкынны «атып үтерелделәр» дип актка язып, яшереп куйды. Ә Шмарь,

юләр, яхшы булыйм дип, «алар качтылар» дип дөресен әйткән булып маташты. Менә хәзер инде Шмарь үзе дә дүртенче кеше булып шул актка язылып куелыр...

Гроссман өч качкын турындагы хәбәрне беркем дә ишетмәслек итеп, Шмарь белән бергә җир астына күмә. Кабер — ышанычлы урын. Шмарь барды, барды да туктап калды. Инде теге базлар шактый якын иде. Ул кесәләрен актарып карады. Алар буш иде. Аннары ул күкрәгенә асылган калай номерны өзеп алды, учына кысып тотты. Аның бу илдә бердәнбер һәм иң соңгы документы — шул калай кисәге иде. Менә шушы минутта әле Шмарьның җирдә яшәвенә шул калай кисәге шаһит иде. Шул калайда исеме дә, фамилиясе дә һәм узганы да. Тик анда кешенең киләчәге генә юк иде.

Шмарь иреннәрен кысып, күзләрен чекерәйтеп урманга карап алды. Ә урман, мин сине йотам дигән кебек, үзенең корбанын тып-тыныч кына көтеп тора иде.

— Мә, — диде Шмарь һәм үзенең номерын бөтен көче белән атып бәрде. — Мин яшәмәдем, мин дөньяда юк идем...

Уйланды: минем урында Герасимов булса, нишләр иде мондый чакта? Качар идеме? Юк, качмас иде. Хәтта башын да имәс иде Герасимов. Шмарь ни өчендер көнләште. Шул минутта аңа каяндыр, ниндидер көч килеп керде сыман. Ул кинәт кенә башын күтәреп борылды да вахтманга карады. Вахтман шактый еракта, инде мылтыгын Шмарьга төзәгән иде. Шмарь урманны яңгыратып, ниндидер авыр, тонык тавыш белән көлеп җибәрде. Аннан соң эре-эре адымнар белән вахтманга туп-туры карап атлый башлады. Бер атлады, ике атлады. Өченче адымда ул мылтык

көпшәсеннән гөлт итеп чыккан зәңгәр төтенне күрде. Шмарьның кулыннан чәчәк төшеп китте. Ул чәчәк аңа кып-кызыл булып күренде. Шмарь тезләнде, әмма кулы чәчәккә җитә алмады. Ул яңадан торып аягүрә басты. Алга карады. Анда вахтман инде мылтыгын түбән төшереп, Шмарьга карап тора иде. Шмарь тагын

алга атларга теләде. Аяклар бармады. Алар җиргә ябышып калганнар кебек иде.

Вахтман яңадан мылтыгын күтәреп Шмарьга төзәде. Шмарь, бар көчен җыеп:

— Минем әнием бар иде, бар иде! — дип кычкырды. Мылтыктан тагын утлы төтен бөркелде. Шмарь авып китте.

 

1 Нәрсә булды?

2 Хәерле төн.

3 Әниең бар идеме?

"КУ" 5, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев