Проза
-
15 июль 2026 - 16:00
Алтын басуы (хикәянең дәвамы)
Алтынга манчылып, күпереп уңган бодай басуы буйлап икәү атлый. Икесенең дә шатлыклары эчләренә сыймый. Алтынга чумып утырган иген басуларын күреп шатланалар дип уйлыйсызмы? Алай гына микән? Бу мәл – аларның бер-берсенә йөрәкләрен ачкан мәл... -
15 июль 2026 - 13:00
Ни хәлең бар, балам?.. (бәян)
Рәкыя күрше авылдагы Чор Иле бүлнисеннән башта тупырдап торган кыз, өч елдан симез малай алып кайтты. Гаилә — авылда. Факил — Казанда. Барысы да ачлы-туклы. Ашарга кирәк, эчәргә кирәк! Өйдә чебен чукындырырлык та акча юк. Келәттә тычкан асылынып үлгән... Нишләсен соң Рәкыя? Яшь ананың күңелен кимсенү, гарьләнү, хурлану хисе кимерде. -
15 июль 2026 - 11:00
Әдрән
Эһ... Искәндәр акырыпмы-акыра. Төне буе без аны чиратлашып күтәреп чыгабыз. Йокының иң тәмле вакытында чырыйлап кычкырып җибәрә дә кулга алганчы тамак төбе белән акыра. Аннан инде бик озак тынычлана алмый. Таныш-белешләр: «Күз тиюдәндер, әбиләргә алып барып карагыз, өшкертегез, − ди. Барып карадык – файдасын күрмәдек. «Берәр чире бардыр, табибларга күрсәтегез», − дип киңәш бирүчеләр дә булды... -
15 июль 2026 - 09:00
Синең белән янәшә
Никахтан соң миңа әллә ни булды. Эчемдә нидер дөрли башлады. Ул сүнмичә бик озак интектергәннән соң, моның сәбәпчесе син икәнне аңладым, Заһит! Бөтен вөҗүдемне коточкыч тойгы биләде: яшәүнең шатлыгы син янәшәдә чакта гына булган икән! -
14 июль 2026 - 16:00
Алтын басуы (хикәя)
Гөләндәм. Кем ул хәзер Зөлфәт өчен? Классташы гынамы? Дусты-фикердәшеме, ярдәмчесеме? Якын сердәшеме? Кайчандыр күңеленә кереп, күп еллардан соң кабат балкып яна башлаган йолдызмы, хисме, язмышмы? Ә Әлфия кем? Гомеренең иң кыен минутларында янәшә булган, аның бөтен борчуын, мәшәкатьләрен бүлешкән ихлас җанмы? -
14 июль 2026 - 13:00
Рәхәт (новелла)
Ниязбикнең күрешергә дип сузган кулларына полициядә эшләүче энесе Гаят беләзекле богау кигерде. Аны, кеше үтерүдә гаепләп, өтермәнгә алып киттеләр... -
14 июль 2026 - 11:00
Иске йорт (хикәя)
Гайшә ышанычлы тормыш терәген, сөйгән ирен югалту кайгысын бик авыр кичерде. Күзенә ак дөнья күренмәде. Яңа йорт шатлыгы да әллә кайда чигенде. Сабиры белән тырышып-тырмашып төзегән яңа йортта рәхәтләнеп яши алмый калуларының гомерлек ачы үкенече калды. Суга төшкәндәй югалган Сабирын эзләгәндәй, Гайшә бер керде бергә гомер иткән иске йортларына, бер чыкты... -
14 июль 2026 - 09:00
Аңа болытлар елмайды (хикәя)
Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! -
13 июль 2026 - 16:00
Тугрылык (хикәя)
Әтисенең елмайганын малайның күптәннән күргәне юк инде. Һаман күңелсезләнеп йөреп, әниләре кебек чирләп китүен теләми иде ул аның да... Көчек өйдәге бөтен кешегә күңелле мизгелләр бүләк итәр, дип уйлады Туфан... Әнисе генә менә... Күрәсе дә килмәс инде маэмайны... Бигрәкләр дә хәле авыр шул аның... -
13 июль 2026 - 13:00
Алмалы күлгә китү (хикәя)
Мин синнән риза, кызым. Бала вакытыңда да, укыган чагыңда да игътибарым җитмәде... Булдыра алсаң, кичер... – Әллә ниләр сөйлисең, әти... – Хәниянең күзләренә яшь тыгылды. – Беркемнән дә ким итмәдең. Син миңа сүз бир: даруларымны берсен дә калдырмыйча эчәрмен, диген... -
13 июль 2026 - 11:00
Маймыл (хикәя)
Әнә нинди асыл кызлары үсеп җитте. Аны ничек тапканын бер очрашканда көлә-көлә сөйләгән иде. ...Хәләл җефете эштә булган, моны «скорый»да бүлнискә алып киткәннәр, тик... палатага кереп җитәргә өлгермәгәннәр икән... -
13 июль 2026 - 09:00
Исемсез малай (хикәя)
— Инәй, мин ятиммени? — Нигә? — Ятим, диләр бит. Кем була ул ятим? Инәй сулкылдый. Әллә елый инде? Колагындагы көмеш алкасы калтыранып ала... -
11 июль 2026 - 13:00
Марфа түти (хикәя)
Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа унбер яшь тулган гына иде. Без дүрт кеше: әтием, әнием, мин һәм өченче яше белән баручы энем Хәйдәр бик тә дус, бик тә тату бер гаилә булып яшәп ята идек. Әтием белән әнием укытучылар, мин шул елны дүртенче классны тәмамлап, бишенчегә күчкән бер малай идем. Өстәвенә ул елны без барыбыз да бик дулкынланып, бик куанып тагын бер вакыйга көтә идек: әниебез тиздән безгә кечкенә бәби алып кайтырга тиеш иде... -
10 июль 2026 - 13:00
Кыргыч (хикәя)
Авылда тугансың икән, юлың бер генә, син авылда калырга, атаң-анаң бил бөккән шул колхозда гомерлеккә эшләргә тиеш. Кайбер егетләр армиядән соң авылга әйләнеп кайтмаска җаен таба табуын, анда да урман кисү, шахтада күмер чабу кебек авыр хезмәтләргә ялланып киткәндә генә. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, институтларга укырга кергән бәхетлеләрне тота алмыйлар да бит. Тик Дамирга бу юллар насыйп булмады шул... -
9 июль 2026 - 11:00
Коръән ашы (хикәя)
Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады аның. «Хәбәрсез югалды» дигән кара пичәтле хат әле дә булса матча эргәсенә кыстырылган килеш тора. Бу хат күз яшьләрен күрсәтмичә генә елый һәм сыкранадыр шикелле...