Хатирәләр (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Дивана Муллагол

Анам фарсычаны бары тик аралашу теле буларак кына түгел, шагыйрьләр теле буларак өйрәнгән, ХII йөзнең Иран суфи шагыйре Аттар белән ХVIII йөздә яшәгән Бохарада түркчә белән рәттән фарсыча язучы суфи Аллаһиярның үгет-нәсихәт бирүче мистик фикерләрен укып та фарсы теленә гашыйк иде. Мин сабый чакта безнең өйгә бик еш килеп йөри торган Муллагол Дивана исемле берәү бар иде, ул дәрвиш илле яшьләрдә булгандыр, анам Муллагол дәрвишнең нык тәэсирендә булгандыр, дим. Санкем-кыпчак ыруыннан булган ул дәрвиш Төркестан (Сыр-Дәрьяда «Яси») шәһәре тирәсендә яши иде булса кирәк, безнең тарафларда бик мәшһүр булмаган Ясәви тарикаты әгъзасы иде. Кычкырып дини шигырьләр укый, башын алга, артка ташлап бии. Накшбәнди тарикаты әгъзасы булса да, атам зикерләрен авыз эченнән генә, тавышсыз гына укый торган иде. Башкаларның «йа-һу» дип аталган зикер (Аллаһның исемен кабатлау) кылуларын атам рәхәтләнеп тыңлый иде. Намаз тәмамлангач, ул Муллаголга гарәп телендә, суфи дусларын искә алып, «йа ху» дип сикереп, бөтерелеп биергә куша иде. Биюгә охшаган бу сикерүләр башны алга, артка атып, сәер хәрәкәтләр ясап, фарсыча «әррә», ягъни «пычкы зикере», түркчә «чапкын» дип кычкыралар. Муллаголның мәчеткә бармыйча, өебездә кылган намазларыннан соң зикер итүләре анама бик тә ошый иде. Анам бу дәрвишнең түркчә вә фарсыча укыган шигырьләрен яттан белә, миңа да ятларга куша, кайберләрен дәфтәренә дә язып куя торган иде. Болар дини, әхлакый шигырьләр иде. ХII йөзьелның бөек түрк суфые Әхмәт Ясәвидән анам күчереп алган суфичылык шигырьләре гаҗәеп дулкынландыргыч гүзәл иде. Мәсәлән:

Юлын тапкан изгеләрдән юл сорасам,

Аларның тезенә башымны куеп, йөземне сонсам булмасмы?

Биек тауларның түбәсенә менеп дәрвиш булсам.

Болытларны болгатып, мул яңгырлар яудырсам.

Корырга йөз тоткан агачларны терелтеп, багъ ясасам булмасмы? Шоңкар кошы кеби болытларга орынсам.

Аска томырылып, җәнлекләр ауласам, аучы булсам.

Чыпчыкларга кушылып, Аллаһның исемен туксан мең кабатласам. Былбылларга кушылып, уңга, сулга очсам булмасмы?

Һич онытасым юк. Муллагол бер бәйрәм көнне безгә килде. Пәйгамбәр турында бу хикәятне барысы да белә. Хикәтнең эчтәлеге болай. Бер бәйрәмгә бай балаларының матур итеп бизәлгән дөяләргә атланып килгәнен күреп, бер ятим бала: их минем дә дөям булсын иде, дип җылый икән. Бу фәкыйрь ятим баланы сөендерер өчен, пәйгамбәребез дүрт аякланып дөя булган да, ятимне сыртына атландырган һәм халык арасында дөя кебек чаба башлаган. Әбү Бәкер моны күреп әйткән: бу эш сезгә килешми, дигән. Алайса, дигән пәйгамбәр, бала астындагы дөяне сатып ал да, бала пәйгамбәрне азат итсен. Әбү Бәкер балага алты данә әчтерхан чикләве биреп, «дөяне» сатып алган, пәйгамбәрне азат иткән. Муллагол да мәчет янына тупланган җәмәгать янында мине иң өстенә атландырып, шушы хикәятне җырлап күрсәтте. Атам алты чикләвек биреп дөя вазифаларын башкарган Муллаголны азат итте. Шәмес-и Тәбризигә нисбәт ителгән бу түркчә шигырьне атам миңа укый иде.

Белсә иде ул сабый, ул дөянең йөгене,

Ун сигез мең галәмне бирсә дә бирмәс иде, йа.

Бу бер кече театр парчасы кебек иде. Әлеге ятим сабый бала үзенең астында кем булганын белми. Белсә иде, бөтен дөньяны, хәтта галәмнәрне бирсәләр дә сатмас иде, шушы мәгънәне аңлагач, мин җылый башладым, чөнки Муллагол пәйгамбәр иде, атам – Әбү Бәкер сыйфатында гына иде.

Муллагол кайбер дини шигырьләрне курай уйный-уйный, җырлый-җырлый сөйли. Ул Ислам йолаларын шушы шәкелдә сабыйлар һәм олылар каршысында җанландыра иде. Аның өйрәтүенә күрә, фарсыча шигырьләр сөйләүче мәшһүр суфи Шәмс-и Тәбризи шул ук вакытта түркчә шигырьләр дә сөйли, биюләр дә башкара, мөселманнарны алгысыта, дулкынландыра торган була.

Муллагол Урыс-Япун сугышында һәлак булды. 1918 елда түнтәрелеш (иһтилал) заманасында бер бүлек гаскәр белән өйгә кайткан идем, шунда Муллаголга кагылышлы бер дәфтәрнең бездә сакланганын күрдем. Атам белән анам Муллаголдан ишеткән фарсыча, түркчә шигырьләрне шушы дәфтәргә терки барганнар, ул һәлак булганнан соң, хәтерләрендә сакланганнарын да өстәгәннәр. Бу шигырьләрне атам Муллагол белән берлектә сөйли иде, күбесен ялгыз калганда исенә төшерә иде. Алар – шулкадәр шомаҗанлы шигырьләр иде ки, алар инсанның хәтеренә җиңел кереп утыра, үзләреннән үзләре күңелеңә кереп, шунда кала торган әсәрләр. Муллаголның сәер гадәтләре дә бар иде. Мәсәлән, бервакыт ул атамның ниндидер бер нәрсәсен чәлдерде. Атам «алса, алсын» гына диде. Ләкин атамның Мәккәдә кемдер бүләк иткән көмеш кесә сәгате югалды. Атам Муллаголны тоткан да чабаклаган. Эре гәүдәле булуына карамастан, «алмадым, чәлмәдем, муллам, дустымның малы дип кенә, бик ошатканга гына алганыем», дип җылый бичара, үзе һаман сөйләнә: «алтынчы алтынны никадәр кыйнаса, алтын матурлана гына бара», дип фарсыча шигырь укый башлады. Чыннан да Муллагол карак түгел иде, фәкать ул якыннарының, дус күргәннәренең генә әйберләрен сорамыйча алгалый торган иде.

Ул безгә яз айларында килеп чыга торган иде. Өебезнең мәдрәсә тарафындагы «алачык» дип атала торган җәйлек бүлмәдә яши иде. Җәйге ашханәбез дә шунда иде. Без – бала-чага да җәен шунда яши идек. Муллагол бер килешендә анам аның хөрмәтенә кәҗә суйдырды. Казанга салыр өчен ит турый башлады. Муллагол, зур гына бер кисәк итне алып: «бусы Маһмайга», дип эткә ташлады. Анам кулындагы чүмече белән Муллаголның башына сукты. Муллагол шушы вакыйгага туры китереп фарсыча шигырь сөйли башлады һәм, бездән 150 чакрымда булган хатынына мөрәҗәгать итеп: «Рәхинә-ә, остазбикә мине кыйный!» дип кычкырды. Аның бу чүмеч вакыйгасында сөйләгән шигырен анам онытмаган, Муллаголның дәфтәренә ул шигырь анам кулы белән язып куелган. Мәгънәсе: «хуш ис мине ашханәгә чакырды, ул минем башыма чүмечен кундырды». Бу шигырь мизгелдәк буларак шундук чыгарган шигырь түгел икән, шушы вакыйгага туры китереп, ул ятлаган меңләгән шигыре арасыннан сайлап алып сөйләгән икән.

Коръән аятьләрен дә ул шулай оста куллана иде; мин дә аңа охшарга тырышып карыйм. Муллагол мине бик ярата иде. Сабый чагымда ул миңа түркчә, фарсыча әхлакый шигырьләр ятлата иде. Мисалән:

– Килгән кунакны ачык йөз белән каршыласаң, Аллаһ сиңа чиксез нигъмәтләр бирер. И олан, инсаннарны телең белән рәнҗетмә, юкса син Аллаһны үзеңнән биздерерсең... Һавадагы кошларга балыкны җим буларак биргән Аллаһ, бәләкәй бәндәсенә дә хөкемдарлык дәүләте бүләк итә алыр.

Ләкин ул соңгы шигыренең мәгънәсен сөйләмәде. «Зур үскәч, аңларсың» гына диде. Мин дә артыгын сорашмадым. 1918 елда Башкортстанда хөкүмәттә рәислек кылганымда атам сорады: «хәзер Муллаголның шигырен аңладыңмы инде?» диде һәм шигырьне яттан укыды. Аның авызыннан чыккан парчаларны мин Иран әдәбиятын бик мөкәммәл белгән азәрбайҗан кешесе Ахунд Йосыф Талипзадәгә (1922) сөйләп күрсәттем, ул миңа бу шигырьләрнең ХII-ХIII йөздә яшәгән Иран шагыйре Аттардан вә Җәләлетдин Румидан алынганлыгын аңлатты. Муллагол тарихтан да хәбәрдар иде. Мәсәлән, Сәлҗук хөкемдары Санҗар белән Караханлы Арслан Хакан ул заман Сыр-Дәрья елгасы буйларын мәркәзгә әверелдермешләр икән. Түрк суфие (мистигы) Шәех Әхмәт Ясәви янына йомыш белән килгәннәр капка боҗрасын какса, остаз һәрвакыт чыга икән, җиргә тезләнеп баш орып, шәехнең аягын үпкәннәр турында Муллагол бер шигырь сөйләде. Мин моңа уйдырма дип ышанмадым. Әмма бу шигырь Руми иҗатыннан булып чыкты. Бик яшь булуыма карамастан, Муллаголның миңа өйрәткән шигырьләрен ул чагында җитдигә санамадым, баксаң, ул аларны бөек шәхесләребезнең иҗатыннан алган икән, шуны белдем. Остазым Зәки Хәлфә дә, мин дә, анам Муллаголның башына чүмеч белән суккан чакта ватанында, ягъни ерак-еракларда калган хатынына ишеттерергә теләп кычкырганын уен, кылану гына дип аңладык, «карак» дип үзенә яманат тактык. Атам исә аны галимгә, әүлиягә саный иде, миңа аның «алкышын» ягъни догасын кабул кылырга киңәш итте, Муллаголның каргышыннан, бәддогасыннан саклануымны теләде. Мин аны күрше авыллардагы дусларына үз атым, үз арбам белән йөртә идем. Шул чакларда Муллагол миңа фарсы вә Чыгытай әдәбиятын өйрәтте. Суфичылыкның Исламият түренә, халыкның эченә ничек үтеп кереп, киң җәелгәнен аңларга миңа ул ярдәм итте. Ул ихлас булмаганнарга катгыян якынаймады. Атам да дин юлында артыгын кыланганнарны каты тәнкыйтьли иде. Мәсәлән, атам мине иртәнге намазга уятырга кушмый иде. «Ул әле сабый гына, намазның тәмен дә белми әле ул, нигә аны ирексезлисез!» ди иде.

Янә бер хикәя: үземне белә башлаганнан бирле «агай» дигән кунагыбыз өебезнең диварына зур бер такта элеп куйдырды. Моның кыр-кырларында Ясәвидән, Аттардан вә башка суфый шагыйрьләрдән алган түркчә, фарсыча шигырьләр беркетте. Урта өлешләрендә исә, хәтеремдә сакланганча, өч дәрвишнең башы ясалган иде, аларның күзеннән зәңгәр чишмәдәй яшьләре ага, күл хасил итәрлек, авылны басарлык күз яшьләре. Бу дәрвишләр «аһ-ун мин әл-ишык», ягъни «аһ, бу гыйшык, Аллаһ. Аллаһ», дип акыралар үзләре. Мин Муллаголдан сорадым:

– Агам, бу ни? Алла уртада юк, аның кайда булганы да күренми. Алар Аллаһка гыйшык тоталармы? Алла бит ул Ләйлә түгел, Мәҗнүннәр Ләйләгә гашыйк булсын! Күз яшьләре елгалар хасил итәрдәй булырмы? Болай сорасам, атам мине чабаклаган булыр иде, «син дуңгыз», дип ачуланыр иде, – дидем.

Муллагол хафада иде:

- Мелла, син ни сөйлисең? Бала кешедә суфичылыкны аңлау кабилияте юк! Суфичылыкны аңлавы бик авыр. Алла аны шулай яраткан инде. Бала зиһенле була ала, суфый була алмас, бала старшина була алыр, шәех яки мөрид, суфи була алмас, – диде.

Атам аның бу сүзләренә һич тә каршы төшми иде. Муллагол Исламияттә «голамә -и русум» дип аталган муллаларны һич сөйми иде. Муллалыктагы артык рәсмият (артыгын кылану, фанатиклык) йөзеннән агам Хәбиб Нәҗҗар вә авылыбыздагы Бохара тибындагы кадимче Кәшшаф муллага һич якынлашмады. Дивана Муллагол һәлак булганда, миңа нибары 14 яшь иде. Һәлак булганнан соң, ул миңа ятлаткан шигырьләрне анам-атам ярдәме белән тикшердем, өйрәндем. Атам-анамның эчке уйларын мин фәкать 1918 елда Муллаголның атам-анам кулындагы дәфтәреннән вә ян-якларга атам тарафыннан язылган искәрмәләрен якыннан өйрәнгәч кенә аңладым.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: