Логотип Казан Утлары
Хикәя

НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәя)

Әллә нигә бер эчсә дә, бу юлы нык кына чайкала иде. «Дебил, – дип, тамак төбе белән акырды ул Рамазанга, – дебил, ахмак, тиле». Нур тамчылары шулчак тәгәрәшеп коелды, каядыр югалды. Иреннәр дога аятьләрен әйтүдән шып туктады. Фәрештәләрне качырып, дөрес эшләмәде абыйсы.

1

Иртәнге намазын озаклап, бик ихластан Аллаһка буйсынып, бирелеп укыды Рамазан. Намаздан соң бөтен әрвахларга аерым-аерым дога кылды. Аерым алып, Шаһидулла кызы Зифа апасына Аллаһтан сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер сорады. Соңыннан намазында киткән кимчелекләре өчен Аллаһтан гафу сорап ялварды. Кимчелекле намаздан гына була күрмәсен иде дип, бөтен намазын бик дикъкать белән, ашыкмыйча укый башлады ул хәзер. Тырышып, гарәп хәрефләре өйрәнде, Коръән укып, аның могҗизаларына таң калып, китап кушканча гамәлгыйбадәт кылып яшәргә омтылды. Соңгы вакытта ул бигрәк тә Аллаһка нык сыенды. Кешеләр арасында яшәп тә, кешеләрдәге кешелеклелек сыйфатлары булмауга, булганнарының да отыры югала баруына борчыла иде ул. Кешелек җәмгыятендә кешелек кагыйдәләре өстенлек итәргә тиеш тә бит! Шуңа җавап таба алмый изаланды ул. Кешеләр арасында яклау тапмаганга, ярый Аллаһым бар, дип сөенде. Гаҗәп бит, сыеныр кешең булмаса да, Аллаһы Тәгалә сине саклый, яклый. Аллаһтан теләгәнеңне сора гына, кулларыңны күтәреп, ялварып сора. Сорасаң, теләгәнеңне бирер. Сорамасаң – юк. Моны аңлавына мең кат шатлана, мең кат Аллаһка рәхмәт укый Рамазан. Ә бит бу гаделлекне аңламаучылар күпме?! Моңарчы да инде күпме вакыт шайтан коткысына «биелгән». Фани дөнья вакытлы, ә ахирәт – мәңгелек сәфәр бит югыйсә. Беренче пәйгамбәр Адәм галәйһиссәламне дә Аллаһ кызыл балчыктан бар иткән, ахырда һәммәбез кызыл балчык булып бетәбез бит. Җир барысын да тигезли. Ә бит аның да намаз укыганын өнәп бетермәүчеләр, бу юлга басуын кабул итмәүчеләр булмады түгел, булды. Үз туганнары арасында да булды. Шунысы йөрәкне бик телгәли, сулышны кыса.

Шулай берчак, өйдә кеше юк вакытта, тиешенчә тәһарәт алып, икенде намазын түр якта укырга ниятләп, намазлыгын зал яктагы бүлмәгә җәеп, азаннар яңгыратып, ихластан намазга кереште ул. Якты, кояшлы җәйге көн иде. Бүлмәгә төшкән кояш нурларының назыннан эреп китәрлек булып, җиһанга рухи сафлык бөркелә. Бүлмәгә генә сыеша алмыйча, уйнаклашып чапкан нур тамчылары бөтен гәүдәгә урала. Аллаһы Тәгалә белән пәрдәсез сөйләшү шушы буладыр инде. Калебләр нечкәреп, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген тоеп, ниятләп, бисмиллаһ әйтеп, «Фатиха» догасын укый башлады Рамазан. Тоташтан нурга төренеп, ишектән кеше кергәнен дә шәйләмәслек булып, Аллаһка сыенып, намаз-догалар укыды ул. Һәм кинәт каршысында шактый ук «төшереп» алган абыйсы пәйда булды. Әллә нигә бер эчсә дә, бу юлы нык кына чайкала иде. «Дебил, – дип, тамак төбе белән акырды ул Рамазанга, – дебил, ахмак, тиле». Нур тамчылары шулчак тәгәрәшеп коелды, каядыр югалды. Иреннәр дога аятьләрен әйтүдән шып туктады. Фәрештәләрне качырып, дөрес эшләмәде абыйсы. Үзенә кычкырсалар да, аларга каты бәрелмәсен иде инде. Намазны бозарга, туктатырга, өзәргә ярамаганын белә иде Рамазан. Түзде, Аллаһ сабырлык биреп, тыеп торды аны. Энесеннән шушы мизгелдә каршы бер сүз дә ишетмәгәч, бармагы белән баш тирәсен боргалап күрсәтте дә чайкала-чайкала чыгып китте. Әтисе урынына калган якын туганы – абыйсыннан мондый сүзне ишетермен дип, һич тә уйламаган иде ул. Ярдәм итәргә теләп, янында һәрчак бөтерелеп йөргән абыйсын шайтан алыштырганмыни? Чарасыз калган ир, намазын тәмамлап, тәсбих тартырга кереште, догалар кылды. Кемгә комачаулый соң аның диндә булуы, кемгә зыяны тия, кемгә?.. 

2

Намазлыгын җыеп алырга иелгәч тә, торып китмичә, бик озак карап, уйланып утырды ул. Аллаһка сәҗдәләргә китеп ялвару өчен аяк асларына салына торган бу намазлыкны кем уйлап тапты икән? Чисталык һәм сафлык билгесе дә бит әле ул. Кыйбла ягына Кәгъбә рәсеме төшереп ясалган, иң өске башына көньякны күрсәтеп торган компас урнаштырылган кадерле тукыма, намаз укыганда таяну ноктаңны билгеләүче, Аллаһка якынайтуда сиңа көч бирүче, намаз уку өчен генә кулланылучы, чисталыкны саклаучы, фани дөнья белән ахирәт дөньясын аерып торучы, иманлы бәндәләрнең җәннәт ачкычы да бит әле ул намазлык. Аннан башка намаз укып буламы икән ул? Юктыр, юктыр. Укып булса да, кабул кылынмас шул. Намазлыклар җәеп, башыңны Аллаһ каршында иеп намаз укуларга җитәме соң инде?!

Намазлыкның маңгай, аяк һәм тез башы тигән урыннары инде таушала башласа да, ул бик кадерле, якын иде аңа. Хаҗдан Зифа апасы алып кайткан намазлык шул бу. Әй, гомерләр диген. Әнә шул хатирәләренә бирелеп, тәкъдирдә язылганнарны барлый башлады Рамазан. Ашыкмыйча, кабаланмыйча, гомер йомгагының чуалган урыннарын сүтә-сүтә барлады. Кая ашыксын инде ул, елап утыра торган балалары да, һәр сүзен җөпләп, карашыннан аңлап алып үсендерә торган үз насыйп яры да юк. Булды бит алар. Тик нигәдер парлы язмыш корулары гына барып чыкмады, нишләмәк кирәк. Аллаһы Тәгаләнең эше. Язылган яралы язмышлар да гыйбрәт өчен кирәк бит ул Аллаһка. Намазлык бер тарихи истәлек кенә түгел, ә җан тынычлыгын да ирештерә торган серле бер әйбер булып калды аңа. Мәктәптә эшләгән еллар истәлеге дә әле ул. Эшләде дип, Рамазан хәзер дә эшли алырлык әле. «Выслуга» белән иртәрәк пенсиягә чыкты да, мәктәбеннән таякка таянып дигәндәй, титаклап качты. Качмас та иде, юк шул, юк аңлаучы, эшен тиешенчә бәяләүче чын ихлас олпат затлар – җитәкчеләр калмады. Ярдәм итмәсәләр дә, һич югы эшләгән кешегә комачау итмәсеннәр иде инде. Мәктәпләрне эреләндереп бетергәч, авыл җирендә эш табулары бер дә җиңелләрдән түгел хәзер. Авылда да балалар азайды. Эшсезлектәнме, җиңел тормыш эзләпме, авыл халкына булган карашның соң дәрәҗәдә түбәнәюеннәнме – яшьләр шәһәргә агыла башлады. Иман орлыклары салучы авыл укытучыларына булган җылы караш, уңай мөнәсәбәт юкка чыкты. Авыллар мескенләнеп, моңсуланып калды. Әй, бигрәк әрсезләр басты шул дөньяны, эш күрсәтәме, юкмы, анда эшләре юк, тик түрә генә булсыннар да синең өстән идарә итсеннәр.  Аларга «подчинённый» булып ятканчы дип, вакытында эштән туктады ул.

Авыр, бик авыр булды аңа кисәк кенә эштән туктау. Чабышкы атны тыеп торуга тиң иде. Җимертеп эшли алырлык көч һәм мәктәп белән идарә итәрлек куәт, тумыштан бирелгән сәләт, тырышлык, үҗәтлек тә бар иде бит әле аңарда.

Идарә итү сәләтенә Зифа Шаһидулловнадан өйрәнде Рамазан. Кырыс булырга да, таләп итәргә дә, сүзен курыкмыйча әйтә белергә дә. Гадел булды. Булсын дип эшләде. Үзенә дә, эшенә дә хилафлык китермәде. Кирәк вакытта таләпчән дә була белде. Бүген шунысы өчен куана Рамазан. Мәктәптән саубуллашып чыгып киткәндә дә: «Берәрегезне рәнҗеткәнем булмадымы, рәнҗеткән булсам, зинһар, гафу итегез», – диде. 

3

«Зифа апаның хәлен белеп кайтырга кирәк әле», – дип уйлады ул. Авырмаса да, ялгыз гомер итүче авыл апасына болай да авыр. Кайчак аның мондый хәлгә төшүенә үзе дә аптырый Рамазан. Кияүгә чыкмады, балалары булмады. Нәрсә өчен яшәргә соң алайса? Эшли белде Зифа апасы. Иратларга биргесез иде. Ыргылды шул ул, һәрчак алга ыргылды... Ыргылды – барыбер егылды... Әй заманалар. Аның мәктәбе генә алдынгы урыннарда барсын да мактау тактасыннан төшмәсен. Беренчелек авырлыклар аша бирелүен белмиме ул? Белә. Тик ничек? Нәрсә бәрабәренә? Яктылыкны караңгылык алыштыра бит. Тик тору халәте юк. Тик тору өчен дә алга барырга кирәк. Беренче булу өчен эш күрсәтү сорала. Томырылып чапкан җиреңнән абынып егылсаң да торып чабасың, чаба алмасаң – шуышасың, аягыңның хәле бетсә – кулларың, телең, бар вөҗүдең белән куйган максатыңа таба хәрәкәт итәсең. Шуннан, син финишка беренче килеп җиттең – аннан нәрсә? Ярый, мактадылар, ди. Ниятең шул икән – теләгәнеңә ирештең. Эгоистларга шул мөһим икән, димәк, булды. Аннан ни?

***

Туксанынчы еллар уртасы иде. Зифаны Таллык мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Мәктәп үзе юк әле, салына гына.

Казаннан уку йортын яңа тәмамлап кайтучыларны бергә туплап, өр-яңа кадрлар белән эшли башлады Зифа Шаһидулловна. Моңарчы башка мәктәптә директор урынбасары вазифасын башкарган ханымга яңа эшкә кереп китүе артык авыр булмады. Тартынып торырга урын да калдырмадылар аңа:

– Яңа мәктәпне шушы җәйдә җиткереп, балалар кабул итәрлек итеп ясап бетереп, уку елы башлануга өлгертәсең, – диделәр. Кайда ул өч айга сузылган җәй? Ике айда җиткерергә, диде район башлыгы. Ерак аралардан башка мәктәпкә йөреп укучы Таллык мәктәбе укучыларына җай чыга анысы, үз авылыңда мәктәп булу кемгә тәтегән әле?! Җитмәсә, өр-яңа мәктәп. Дөрес, биредә башлангыч мәктәп бинасы бар-барын, анысы да бик нык тузган. Бер ишегалдындагы балалар бакчасы да кызыгырлык хәлдә түгел. Урта мәктәп кирәк тә кирәк бу авылга. Тик барлы-юклы ике айда нигезе дә булмаган мәктәпне ничек җиткермәк кирәк тә, яңа уку елына ачарга кирәк, ди? Җитмәсә, суы, газы, уты да кирәк була бит әле аның. Ай-һай, булырлык әйбер турында сөйләшәме икән бу җирлек рәисе Миңсур абый да, өстәгеләргә кушылып. Ул үзе алып килде дә инде Зифаны Таллыкка, үзе директорлыкка тәкъдим итте. Бар ышанычы шул Зифа иде.

– Утыр машинага, киттек Таллыкка, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Бер сүз эндәшмичә барды алар. Фикерләрен тупладылармы, әллә инде сүзне нәрсәдән башларга белмәделәрме. Кайчак эндәшмәвең дә хәерлегә була бит. Зифа да шулай тиеш икән дип, артык авыз ачмады һәм, риза булмыйча хәл юк дип, артык киреләнмәде дә. Таллыкка килеп җиткәч:

– Килеп җиттек, төш машинадан, кабул итеп ал мәктәбеңне, – дип коры гына сүз катты Миңсур абый авылдашына. Әйтәсе сүзнең кайчак коры булуы да ярап куя шул. Хис белән түгел, акыл белән эш итә торган мәсьәлә бу. Шуңа да ике җитәкче дә, сүзсез генә аңлашып дигәндәй, салынасы мәктәп урыны белән танышырга китте... 

***

– Җитешәбез, дип сүз биргәнбез икән, җитешәбез, – дип тынычландырды колхоз рәисе Мидхәт Гайсин яңа мәктәп директорын, чираттагы идарә җыелышында. – Түбә ябылган, идән-түшәмнәр бар, ишек-тәрәзәләр куелган, щитовой мәктәп өчен тагын ни кирәк?

Артык кабаланырга ярамаганын да белә Зифа Шаһидулловна, тик менә күңеле тыныч түгел. Мәктәп кадәр мәктәпне бер җәйдә төзеп бетереп, беренче сентябрьгә өлгертеп булырмы? Җиһазларга да заявка бирелгән, су да булырга тора. Газ өчен мәктәп артына кечкенә генә бер будка ясарга кушалар, анысын да укытучылар, хезмәткәрләр белән эшләп чыгып булыр. Тик әле тулаем кадрлар составы да тупланмаган бит, методик әсбаплар бөтенләй юк. Читтән килүчеләр булса нишләргә, ерактан килгән укытучыларны кайда урнаштырырга? Исәбе-хисабына чыга алмый торган йокысыз төннәре башланды Зифаның. Терәге – әнисе барлыгына куанып бетә алмый ул. Өйдән тактасын, кадагын, шиферын дигәндәй, мәктәпкә ташып торуына да күз йома әнисе. Өйдәге эшләрне эшләргә дә көндез вакыты калмый аның. Кичләрен, төннәрен эшләргә күнекте ул хәзер. Шуңа да ялт итеп, вакытында каралып торган өй эчләре, ихаталары авылга, күршетирәгә ямь биреп тора. Гүзәл гамь бөркелгән бу өйдән һәрчак яктылык сирпелә.Кайчак, әнисе авырып китеп, күз алларын караңгылык та каплый. Кулдан эш төшкән вакытлары да була. Аның да әнисе – күпне күреп картайган авыл карчыгы. Авылда озак еллар фельдшер булып эшләгән, алны-ялны белмичә чапкан да чапкан. Үзе янында калган кызы аның өчен терәк тә, куаныч та хәзер. Тик таяк ике башлы шул. Кызы кияүгә чыгып китсә, бу ана ялгыз калып, гомерен моңаеп, зарыгып, саргаеп үткәрер иде. Бу очракта ана кызы белән, тик кызы гына ялгыз. Янында – әнисе, эштә – хезмәттәшләре. Шулай берчак, классташлар очрашуына баргач, Зифа бик матур итеп, истә калырлык итеп әйткән иде гаиләләре, балалары, ирләре белән мактанышып утырган элеккеге сабакташларына.

– Кемдер мине бәхетсез, дияр. Ялгыз яшәү авыр, дошманыма да теләмәс идем мондый картлыкны, дип уфтаныр. Бәхетсезләр рәтендәгеләргә мескен итеп карар. Ләкин мин бәхетсез түгел. Мин бик бәхетле. Аллаһка шөкер, янымда әнием бар. Яраткан эшем бар. Мәктәбемдә 150 дән артык балам   – укучыларым, 20ләп укытучым, хезмәткәрләрем бар. Алар минем белән исәпләшә, хәлләремне белешә. Алар өчен мин дә кирәк. Аларның һәркайсы өчен борчылам. Кирәксә, киңәш бирәм, яклыйм, саклыйм. Иң мөһиме – алар миңа, мин аларга ышанам. Укытучылык – минем язмышым. Эшемне яратам. Бу бәхет түгелмени? Мондый зур гаилә тагын кайсыгызда бар?

Аның бу сүзеннән күпләр үзләренә сабак алды, кайсылары авыр көрсенде, тик күпләр, гадәттәгечә, җилкә аша гына карап, «подумаешь» дигән кыяфәт чыгарып, үз фикерендә калды. Бәлки, чыннан да, карашларын эчкә төбәгәннәр бәхетледер, үз дөньяларын корып, үз законнары белән яши алганга бәхетледер. Зифа да бәхетлеләр бәхетенә тиенеп яшәмәс иде дә бит. Булмады шул. Яшьлек дигәннәре арткы ишектән борылып кергәнче үтте дә китте. 

* * *

Ил төкерсә, күл була дигәндәй, авыл кешеләрен, әти-әниләрне дә булачак мәктәп эшенә тарта алды Зифа ханым. Матур сөйли иде ул. Ышандырып, инандырып, әйтәсе фикеренә туры китереп, сүзен таба белә иде. Иске мәктәп ремонтын да бергә алып бардылар. Анысы да кирәк бит әле, яңасына гына сыймаслар иде. Җитмәсә, балалар бакчасын да мәктәп белән бергә беркетмәкчеләр. Район арасы да якын түгел. Көндәлек җыелышы да булып тора. Хакимияткә, юк әйберне сорап, кайчак көнгә ике тапкыр да, өч тапкыр да барырга туры килә. Очраклы машинага утырып йөрүләрнең михнәтен, Аллаһым, үзең генә беләсең. Район үзәгенә чаклы да егерме биш чакрымга җыела. Аннан әле бигрәк кире як та бу Таллык дигәннәре. Юл уңае булса, тегесе-монысы утыртыр, кертеп тә чыгарлар иде. 

4

Рамазанның югары уку йортын тәмамлаган елы иде. Казанда аспирантурага кереп, борынгы әдәбият белән шөгыльләнергә, кандидатлык диссертациясе язып, шул кафедрада укытырга калдырырга иде исәпләре. Борынгы әдәбият егетнең үзен дә иләсләндерде. Үзгәртелмәгән, шомартылмаган, өстәлмәгән әдәбият ничектер күңеленә, рухына туры килә иде аның. Асылташ кебек бит ул борынгы әсәрләр. Коръән сюжетыннан алынган «Кыйссаи Йосыф» әсәре үзе генә дә ни тора! Әдәбиятның бөтен кануннары буенча, кеше дигән зат рухы белән кабул кылырлык итеп язылган борынгы әдәби әсәрләрдә күпме матурлык, бәхет-сәгадәткә яраклы яшәеш үрнәкләре! Бәхетле тормыш итү өчен һәм кеше белән кеше арасындагы җылы мөгамәләгә яраклы ачкыч кебек ул чор әсәрләре. Хәзерге әдәби әсәрләр әсәрмени? Укып чыгуга онытыла торганнары күпме? Шигърияттә бераз икенчерәк, ичмасам. Кыска итеп, шома гына, бер калыпка салып, бөтен фикереңне дуамал бер хис белән әйтеп бетереп була шул шигърияттә. Синең табышың – башкалар игътибар да итмәгән нәрсәләрне күрә белү һәм, фикереңә тузан бөртеге дә кундырмыйча, үз вакытында халыкка җиткерү. Халык дигәндә дә, ул әле синең каршыңдагы якының, бакчаңдагы алсу алмаң, сайрар сандугачың, ялгыз таганың... һәм тагын әллә кемнәр, әллә нәрсәләр. Киң Иделең, кыя-тауларың, яу кырындагы соңгы ядрәң, туган якның арыш басулары... Шуларга тәкъдим иткән мантыйкый фикереңне ритмга саласың да эчтән генә матур бер көй табып моңланасың. Шигырь шулай туадыр. Асылы да шунда бит инде аның: үз күңел халәтеңне хисләр аша белдерү. Оста итеп җиткерә алу. Менә шул кирәк тә инде Рамазанга. Туйдырды күп сүзлелек. Гарык була иде ул озын-озак нотыклар сөйләп уздырган җыелышлардан да. Җаны белән сизә иде шул ул матурлыкны. Шуннан шигърияткә тартылды. Рухы шул якка борылыш алды. Борынгы әдәбиятның да чыганагы шигърият бит инде. Бу да юкка түгел. Изге Коръән дә шундый матур телдә иңгән бит. Бер артык сүз, бер артык хәреф юк анда. Шул матур тәэсирләр, татлы хыяллар белән уралып йөргән көннәрнең берсендә Зифа Шаһидулловна, икеләнергә ирек бирмичә, мәктәпкә эшкә чакырды Рамазанны. «Киләсең. Сине урынбасарым итеп алам», – диде.

Таллык үз авылларыннан егерме биш чакрым ераклыкта булса да, ризалашты егет. «Калада сасы тулай торакларда яшәп, ачлы-туклы яшәүләрдән бераз туелган да инде анысы. Әле бераз акча да туплап булыр. Тагын каян эш эзләп йөрисең? Булыр әле, өйрәнермен мәктәп эшенә дә, җитәкчелек эшенә дә», дип уйлады ул. Һәм ялгышмады. Барысы да әнә шул Таллык мәктәбендә үтте: борчулары да, шатлыкка уралган мизгелләре дә, беренче саф мәхәббәт утларында «иләсләнеп» йөрүләр дә. Намазга басып, Аллаһка якынаюлары да.

5

Директор белән аңлашып, иңгә-иң торып эшләде алар. Икесен дә уртак фикерләр, уртак сүзләр берләштерә иде. Икесе дә университетта бер үк факультет тәмамлаган. Икесен дә шул ук укытучылар укыткан диярлек. Тырышты Рамазан, күп укыды, күп нәрсәгә Зифа апасы өйрәтте, белмәгәннәрен белгәннәрдән өйрәнде. Карусыз иде шул ул. Дәресләр бүлгәндә дә, укытучыларга премияләр язганда да артык кысылмады. «Тиешен үзе беләдер, шуңа да ул директор», – дип уйлады. Эшләү дәверендә бер-ике күңелсез хәл дә булмады түгел, булды. Яктылыкны каплаган караңгылык кебек, көннәрдән бер көнне Зифа Шаһидулловна өстеннән әләк яздылар. Рамазан өчен көтелмәгән хәл иде бу. Кем? Нигә? Ай-һай, ат йөрәкләре бар икән бу кара хатны язучыда. Мәгариф министрлыгына юлланган бу шикаятьтә нәрсәләр генә язылмаган иде. Зифа апасын яклаудан түгел, бу эшнең, ничектер, яман, килешми торган әйбер булуына йөрәге авыртты Рамазанның. Ничек инде шулай итеп астыртын эш йөртәләр. Барлык кешенең тынычлыгын алып. Җитмәсә, менә дигән итеп эш күрсәтүчегә, эшен җиренә җиткереп эшли торган директорга. Эшләсәң дә, ярамыйсың, эшләмәсәң дә, ни хикмәт. Кемнең юлына аркылы төште икән Зифа апасы? Рамазанның күз алдыннан Таллык авылы, аның җитәкчеләре узды. Авылның картларын: бәйрәм саен мәктәпкә кунакка чакырылучы әби-бабайларын уйлады ул. 150дән артык баланың йөз-кыяфәтен, үзүзләрен тотышын, яңа мәктәпкә мөнәсәбәтләрен барлап, читтән генә күзәтеп, һәрберсен уе белән йөреп чыкты. Аларга да таләп зур булды. Авыл балаларына таләпчән булмасаң, алар белән коры сөйләшмәсәң, алар сиңа үз иптәшләредәй карый башлый бит. Берәр бала кулы белән шулай эшләгәннәрме? Әллә берәр укытучы эшеме? Аларга да таләп каты куелды. Эшкә вакытында киләсе, дәрес бетүгә өйгә чабасы түгел. Атна саен ике чара үткәрәсе. Олимпиадалар, концерт-театрлар, класс сәгатьләре... Атналык эш алдан раслатылган булырга тиеш. Атнага бер үткәрелгән планёркада үтәлгән эшләр турында сөйләгәндә оялып торырлык булмасын дип эшләде укытучылар. Тукта, кем эше бу? Клуб мөдиреме? Китапханәчеме? Әллә берәр әти-әниме? Алай дисәң, мәктәп эчендәге хәлләрне алар каян белсен? Берәр укытучыдыр, мөгаен, дип уйлады Рамазан һәм ялгышмады.

Укытучылар яшь булса да, араларында төрлесе бар иде. Эш булсын дип йөрүчеләре дә. Хезмәт хакына, эш сәгатьләренә карамыйча, балалар арасында мәш килүчеләре дә. Директор янында бер төрле, синең белән икенче төрле, урамда өченче төрлеләре дә булмады түгел. Биредә эшләгәндә, ике елга Казанга китеп алырга да, кандидатлык диссертациясе якларга да өлгерде егет. Тик менә авыл мәктәбендә эшләү генә канәгатьләндерми иде Рамазанны. Авылда һава җитми башлагач, Казанны бер урап кайтса, дөньялары түгәрәкләнә иде аның. Шуңа калада уза торган барлык конференцияләрдә, семинарларда, бәйгеләрдә катнашырга тырышты. Аннан кочак-кочак китаплар белән бергә грамота, диплом ишеләрне дә кыстырып кайта иде. Әмма бу мактау кәгазьләренә элек-электән исе китмәде аның. Шуңа да хәзергәчә бер мактаулы исеме дә булмады. Әллә ничә талпынып та, калага китә алмагач, хәерлесе шушыдыр дип, төпләнеп эшләп калырга булды ул авылда. 

(Дәвамы бар)

Рәҗәп БӘДРЕТДИНОВ 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев