Нәзирә (хикәя)

Табибә хатынның соры күзендә кызгану чалымын искәреп алдым. Бер мизгелгә генә миңа караш ташлап алды югыйсә. Аннары, өстәлдәге кәгазьләрен актаргалап, сүрән тавыш белән әйтеп куйды:
– Иртәгә сәгать сигезгә ашамый-эчми килегез әле. Каныгызны тагын тикшереп карарга кирәк.
Йөрәгемнең өшеп куйганын сиздем. Ашказаным, тартылып, тамагыма менде. Аркага салкын тир бәреп чыкты.
– Ә монысы... начар булдымыни?
– Кабат тикшерергә кирәк! – диде табибә, кырыс кына. – Сау булыгыз. Чыгып киттем. Һай, сау буласы иде дә бит, тик сау кеше беренче тикшерүдә 
үк сау буладыр инде ул. Алай дисәң, табиблар да гел ялгышып тора. Иртәгә күз күрер, борынны бөтенләй төшермик әле...
Поликлиникадан чыкканда яңгыр сибәли иде. Аяк астында кар катыш ком буткасы. Гыйнвар бит бу! Әле кичә генә телевизордан тоташ кара киемле бер поп «керәшен суыклары» вәгъдә итеп нинди сөендергән иде бөтен илне. Каратуннар күзенә карап торган көнебез. Бәлки, берничә тәүлектән килеп җитәр аның вәгъдә иткәне. Мәскәүдәге көн торышы Казанга шул арада күченә иде, гадәттә.
Ярар ла, сәламәт булсаң, кышкы яңгырдан да ямь табып була. Ләкин мин хәзер бераз аңгыраеп калган идем. Үзәк паркка таба борылып, автобус тукталышына чыгарга тиеш булсам да, мин кире якка – Вишневский урамы буйлап түбән очка төшеп киттем. Киткәнче поликлиниканың биш катлы соры бинасын кабат күздән кичердем әле. Без студент чакта аның беренче катында «Таң» рестораны, өстәге катлар шәһәргә килгән авыл хезмәтчәннәре өчен кунакханә иде. Заманында беренче катта без шактый еш кунак булдык. Өч тәңкәгә рәхәтләнеп сыйланырга була иде ресторанда.
Караңгы төшеп килә иде, ул инде күземне әчеттереп миемә үтәргә маташа; күк гөмбәзенең исә түбәнәюен лепкәм белән сизәм, менә-менә мине сытар төсле; тик бөтенләй үк төшеп китмәс ул, аны күтәреп торган офыклар шәһәрдә күренми генә бары. Элек түрә-кара дәваланып ята торган затлы хастаханә бакчасын урап торган таш дивар буйлап Шмидт урамына кадәр төштем дә җир асты юлыннан сулга борылдым. Мин монда күптән булганым юк, караңгыны биткә сылап, һәмишә карлы яңгыр ява, әмма барыбер күренә иде әле – безнең яшьлек узган урам түгел инде бу. Юк, бөтенләй үк җир йөзеннән себереп түгә алмаганнар, ахрысы: әнә теге почмак йорт ипи кибете иде. Еш кына без аннан җылы күмәч сатып ала идек. Авызда эреп тора иде инде, э-эх... Нәзирә шушы урамны аерата ярата иде. Бигрәк тә язгы кичләрдә – терелеп киткән карт юкәләрнең хуш исенә уранып йөрергә гадәтләнгән идек. Урам аулак, тыныч һәм аны яшеллек күмгән иде. Ике якта да ник бер таш йорт булсын. Тик агач йортлар гына. Ике катлылар шактый, аларның инде беренче ятажы кирпечтән була гадәттә. Таза, нык утыралар. Монда йөргәндә, күңел әллә нинди сәер халәттә була – болар бит инде гасыр башында ук булган, бәлки, теге гасырда ук! Урам шуннан соң әллә ни үзгәрмәгән дә. Ике як тротуарга җәелгән плитә-плитә ак ташы да сакланган. Мөгаен, ул заманнарда урам түшәлмәгән булгандыр, канау буйларын куе үлән басып киткәндер. Аларның тамыры корымаган әле, койма буйларында шыгырдап утыручы карт тирәкләрнең, юкәләрнең аяк астында ишелеп чыкканнар да үзара пышылдашып ни турындадыр серләшәләр. Һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Иркен яшәгәннәр шәһәрнең бу ягында. Чын хуҗаларча. Кайбер йортларның укасы әле дә коелып бетмәгән. Бу – Казанның өске, ару ягы, патша вакытында монда татарның эзе дә булмаган, билгеле. Монда зур мәгъмүрләр, бай интеллигентлар, шәһәрдә кыш уздыручы алпавытлар яшәгән. Шуларның зәгыйфь шәүләсе әле дә кайбер кичләрдә коймаларга сыенып каядыр ашыга сыман. Хәзер инде биредә бөтенләй бүтән кешеләр тора. Коммунизм төзүчеләр. Алар өйләрнең эчен вак тартмаларга бүлгән, ишегалларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар. Ә кайбер йортларның капка-коймалары юк, мөгаен, сугыш елларындамы, соңракмы, каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр.
Алар биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буялган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт янына туктыйлар иде.
Иясез малны эт җыймас – кайчандыр сагызы суыртылмаган нарат бүрәнәләрдән салынган йорт инде шактый какшаган, капка-коймасы да шактый тузган, капкасы бөтенләй артка таба авышып тора... Нәзирә шул капка төбендәге шомарып беткән эскәмиядә утырырга ярата иде. Миңа сыенып... Хәзер генә мин аны бөтен төгем белән аңлыйм. Чын, асыл хатын-кыз бигрәкләр дә йорт җанлы була бит ул. Нәзирә шундый асыл кыз булган, тик мин ул чакта аны аңларлык кешемени?! Мин ул чакта бит дүңгәләк, очраклы җил дә мине әллә кайларга тәгәрәтеп китәчәк иде. Китте дә шул, Нәзирәдән бик еракка алып китте.
– Син беләсеңме соң, – диде Нәзирә, шул капка төбендә соңгы тапкыр утырганда. – Бу нинди йорт?
– Нинди дип... – Мин артка каерылдым. – Элек сары булган инде бу мотлак. – Без аның белән юри шулай иске сүзләр кыстырып сөйләшә идек.
Нәзирә борынын җыерды.
– Һе, сары... Әмирхан Еники сурәтләгән йорт бу! Хәтерлисеңме, Зөфәр Сабитов өйләнер алдыннан йорт сатып ала... Шушы йорт инде ул...
– Әйе, мондый йортың булса, өйләнергә дә булыр иде.
Нәзирә елмайды. Белмим, йөзен әллә язгы кичнең тыгыз зәңгәрсу һавасы сырып алгангамы, аның елмаюы миңа мәэюс булып тоелды. Әйе, хәзергечә әйтсәк, өметсез елмаю иде ул. Күңеленнән ул миңа кул селтәгән иде инде. Үзем дә беләм – төплелек җитми, тормыш итәр өчен ни кирәк – берсе дә миндә юк! Нәзирә, әлбәттә, бу мәсьәләдә башка кызлардан берни белән дә аерылып тормый. Ул минем томанлы киләчәк белән нишләсен? Киләчәккә өметләрне түбә итеп өскә җәеп булмый. Нигез юк, буласы да күренми. Ә ул тиздән укуын тәмамлый, аңа инде егерме ике яшь – кызлык гомере кыска... Бер атнадан ул диплом алачак, юрист! Аны инде кайсыдыр район үзәгенә эшкә җибәрәләр. Ә мин кем? Диплом якларга кертмәделәр, эшкә алырга беркем җыенмый. Торырга урын юк, кесәдә җил уйный... Иң кызганычы – башымда уйный ул. Зөфәр Сабитов... Нәзирәгә шуның ише ышанычлы, булдыклы кеше кирәк. Ул бәхетле булырга тиеш. Мин аңа уңышлар теләп кул болгармын. Акрын гына поезд кузгалып китәр, вак кына яңгыр сибәләр, вагон тәрәзәсендә аның юеш йөзе соңгы тапкыр чалынып алыр...
– Нәзирә... Нәзирә... – дип, иңеннән кочтым мин аның. – Нигә син безнең әдәбият бүлегенә кермәдең? Нигә юрист булырга уйладың? – Әйтерсең лә бөтен хикмәт шунда!
– Әни... – диде ул акрын гына, – рөхсәт итмәде. Минем ялгышны кабатлама, диде. Ул бит үзе сезнең бүлекне тәмамлаган иде.
– Нәзирә... Нәзирә... Синең исемең үк әдәби термин...
– Әйе, урта гасыр шәрекъ әдәбиятында киң таралган иҗат ысулы, поэтик форма. – Нәзирә күңелсез генә көлеп куйды. Ул, юрист буларак, һәрнәрсәгә төгәл билгеләмә бирә иде. – Башка бер авторның әсәрен өлге итеп яисә аңа җавап итеп языла ул нәзирә...
– Ләкин нәзирәче үз әсәренә өр-яңа төсмерләр өсти...
Нәзирә минем сүзне кисте:
– Ни генә дисәң дә, беренчел түгел инде ул! – Аның шулай сүзне кисәк кенә
бүлә торган гадәте бар иде, кинәт урыныннан торды да, борылып, яңадан иске йортны күздән кичерде. – Әйдә! Кайтырга вакыт.
Без поездлар үтеп йөри торган ерымты өстенә сузылган тар күпергә таба киттек. Нәкъ каршыда аның тулай торагы иде.

...Хәзер дә мин менә шул күпергә туктап, поезд юлына карап торам. Инде караңгы, берни дә күренми, җил көчәйде, карлы яңгыр йөземә бәрә; ләкин мин анык беләм: аста юл бар, ул еракка-еракка сузылган – теләгәндә барыбер каядыр кузгалып була, юл сине барыбер каядыр алып китәчәк. Тик кая гына барма, иртәме-соңмы вагоннан төшеп калырга туры килә...
Перронда үз поездыңны көткәндә, нинди бәхетле син! Хәер, андый чакта ниндидер бәхет турында уйламыйсың да, аңа синең вакытың да юк, сүз белән аңлатып булмаслык әлеге төшенчәгә кагылышлы нәни фәлсәфәне син кирәксенмисең дә, нигә ул? Әнә ике рельс, бер-беренә тиң булып, офыкка таба сузылган, алар аерылмый да, кавышмый да, искиткеч мөкәммәл янәшәлек! Синең гомерең дә үз көен югалтмыйча шундый юлдан бик озак алга тәгәрәр сыман. Әле син гомер юлының чуалып китү куркынычын башыңа да китермисең.
Әле дөньяда яз тантана итә! Шундый язгы көннәрнең берендә, инде кичкә авышканда, көләч юкәләрнең хуш исен ияртеп, мин «Таң» ресторанына килеп кердем. Кичкә таба Казан рестораннарына керү ул елларда шактый кыен булса да, безнең монда юл такырайган, ишек төбендә торучы швейцар үзебезнеке – кул биреп күрешкәч, үткәреп җибәрде. Күкрәкне киереп (мондый хөрмәт теләсә кемгә тәтеми), сул якка борылдым. Барысы да таныш, барысы да якын: түшәмдә зәп-зәңгәр төтен тирбәлә, пычак-чәнечкенең тәлинкәләргә бәрелгән авазын басып, зал түрендәге бәләкәй сәхнәдә дүрт кешелек ансамбль тавыш куптара. Җырчы белән барабанчы чем-кара сакаллы, бөдрә чәчле ике юантык ассирияле, гитара асканы минем ахири Рәшит – ул күбрәк япон тактасын уйната; саксофон өрүче Штейнберг дигән яһүд, фәкыйрегез монда очраклы эләкте, дигән сыман читтәрәк басып тора. Мин кергәндә, олы корсагына ике кулын кушырып, ассирияле Каландарян дәртле татар җырын, кисәкләргә бүлеп, корт күчедәй гүләп утыручы халаяк өстенә ыргыта иде: «Тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!» Шактый таушалган өч хатын белән ике авыл агае әлеге музыкага яраклашмый гына үз көйләренә биеп маташа. Мин, урын эзләп, залга күз йөгерттем. Әнә теге очта кемдер берүзе аерым өстәлдә утыра түгелме соң? Мин төпсә күтәреп шул якка ашыккан официант хатынга эндәштем:
– Гуля! Хәерле кич, бәгырь... Урын тап әле миңа.
Ул, башын нәзакәтле борып, сүзсез генә мине үз артыннан иярергә ишарә ясады. Өстәл янында ялгызы утыручы абзый юк-бар кешегә охшамаган иде. Ул үзе гади киенгән сыман: бераз таушалганрак зәңгәрсу лавсан костюмнан, кара сызыклар төшкән ак күлмәккә зур төенле кызыл галстук таккан; зур коңгырт күзле, төз итләч борынлы, маңгае киң, кыска итеп алдырылган чәче кайчандыр бөдрә булган ахрысы – лепкәсенә буйсынмыйчарак ята... Чырае шешенке. Шәһәргә берәр семинарга килгән колхоз рәисе булса кирәк. Перси... Болар, гадәттә, мондый сәфәрләргә бер капчык акча белән йөри. Мең мәшәкатьле эштән, хатын мырлавыннан арынып, бер тугарылып аласы! Ул миңа күз генә төшереп алды да кулындагы фужерын авызына китерде.
– Рөхсәт итегез, – диде Гуля, йөзенә елмаю кундырып, – бу егет монда утырсын әле?
Абзыйның тавышы куе иде, идарә итәргә өйрәнгән тавыш:
– Студентмы?
Таныш иде миңа бу тавыш, ишеткәнем бар иде кайдадыр. Тик искә төшереп 
интегәсем килмәде, музыка шаукымы инде мине биләп алды, кимендә бер атна арынып булмаячак: тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!
– Студент, тагын кем булсын, – дип, Гуля аны җөпләде.
– Утырсын! – дип, абзый, чын хөкемдарларча кулын җәеп, мин фәкыйрьгә үзенең рөхсәтен бирде. Шунда гына мин аның шактый кызмача икәненә төшендем. – Тагын бер графин китерегез, – диде ул Гуляга. – Студентка итле ризык... Кәбәб... Кыздырылган үрдәк... Әфлисун соусында, – дип өстәде ул. – Лә оранҗ...
Гуля кеткелдәп көлде:
– Баш өсте, император!
Бераздан ул бәрәңге боткасы белән ике котлет, салат, чәй китерде. Коньяк
салынган графинны өстәл уртасына утыртты, буш рюмканы җәһәт кенә миңа таба шудырды. «Рәхмәт, сеңлем», – дип, абзый Гуляның бил турысына җәһәт кенә кулын тидереп алды. Әйе, юк-бар кеше түгел бу... Гуляның шат йөзенә караганда, кесәсенә шактый мул чәйлек кергәнгә охшый. Абзый шәп! Бик тиздән «Калхуз – диңгез, без – парахут, теләгәнчә йөзәбез!» – дип җырлап җибәрергә дә озак калмаган.
– Йомырка тәбәсе яратасыңмы? – дип сорады ул кинәт.
– Үлеп, – дидем мин бәрәңге боткасын авызга озаткан арада.
– Дөрес эшлисең... Йомырка тәбәсе! – дип кычкырды ул Гуляга. – Студент
чагында ярата идем мин дә, – дип зарлангандай, миңа рюмкасын сузды. – Хәзер төсен күрәсем килми. Әйдә, танышу хөрмәтенә...
Мин каршы килмәдем. Танышып ук бетмәсәк тә, коньякны дусларча йотып куйдык.
– Кайсы факультетта укыйсың? – Филология!
– Татарныкындамы әллә?
– Әйе.
Ул, җанланып, кулын миңа сузды:
– Бир кулыңны, коллега!
Мин гаҗәпләнмәдем, безнең бүлектән егетләр киң профильле булып чыга,
араларында колхоз рәисләре дә шактый. Абзый да шундыйлардан, мөгаен. Менә ул, кулын өскә чөеп, күзен яндырып, шигырь дә укый башлады:
Аңласаң аңла хәлемне, аңламасаң, синең эш... Мин бүген яшьлегем белән саубуллашырга тиеш!
Ресторан түрендәге ансамбльнең дә гөрелтесен басып китте бу. Якын- тирәдә утыручылар, кашык-чәнечкеләрен куеп, башларын безнең якка борды. Абзыйның тавышы сафланып, төбендәге ташлары аерымачык күренгән тау елгасына охшый башлады. Кайда ишеттем соң мин моны? Авылдамы? Каландарян җырлавыннан туктады, бөтен зал тын да алмый абзыйны тыңлый иде.
Тауларга йөгереп меним – яшеннәр оясына. Кешеләр: «Юләрме әллә», дип уйласа уйласыннар!
Минем каршымда, чыннан да, каядыр өскә алгысынган шук малай, бөтен 
йөзе белән балкып, мондагы төрле кавемнән хасил халаякны сүз иркенә иярткән иде. Хәер, сүз ирке микән соң бу? Залның яртысы аның ни сөйләгәнен аңламый да бит. Тавышы шулай сихерләде барыбызны да... Ул сүзен тәмамлауга, барысы да дәррәү кул чаба башлады. Абзый, үз кадерен яхшы белгән мәшһүр артисттай, иренеп кенә баш иде.
– Йә, кем шигыре? – диде ул миңа.
Үз шигырен укыды микәнни, дип уйладым мин. Туфракта кайнашучылар, гадәттә, романтик була, әнә бу да яшеннәр оясына менмәкче...
– Шәп шигырь! – дип, юкә чөй кыстырдым мин. – Үзегез яздыгыз мәллә?
Абзый яхшы күңелле иде, башта киң учы белән битендәге мәсхәрә чалымын сөртеп төшерде.
– Их, син, студент, шактый ук надан икәнсең бит, таем. Тукай белән Җәлилдән башка татар шагыйрьләрен ишеткәнең бармы соң?
Мин эндәшмичә генә фужердан су уртлап куйдым. Йөзенә бәреп әйтәсе килгән иде дә бу гыйбадның... Равил Фәйзуллинның үзе белән табында утырган кеше мин! Тик телемне тыеп калдым. Аның кесәсеннән сыйланып утырганда, ничек тавыш күтәрәсең? Мондый чакта хәтта Равил Фәйзуллинның да, нинди генә көрәшче шагыйрь булмасын, тыны чыкмас иде. Тавыш күтәрергә бүген бу абзыйның гына хакы бар! Без менә шулай рестораннарда да конформизмга өйрәнеп сабак алган буын.
– Ю-у-ук! Син аңлый алмас идең мине – студент син... Кефир малае!
– Зөлфәт... – дидем мин, ваемсыз гына, белү тантанасын эчемә йотып. Абзый миңа кызыксыныбрак карады, бөтенләй үк беткән кеше түгел икән,
янәсе.
– Иң яраткан шагыйрең кем? – дип, сул күзен кыса төшеп сорады ул. Мин аны тәмам аяктан егарга теләп ярып салдым:
– Хуан Рамон Хименес!
– Әйе, – диде ул, күзен дә йоммыйча, – Антонио Мачадо аның хакында
югары фикердә булган. – Аннары, хәйләкәр елмаеп, сигаретын кабызды. – Испан телен беләсеңме?
– Урысча тәрҗемәдә укыйм... – Ялганларга кыймадым, шайтан белсен, бәлки, ул универда испан телен өйрәнгәндер, гәрчә моңарчы чит телне иркен белгән студентны очратканым булмады. – Сез беләсезме әллә?
– Ипи-тозлык, – дип, тыйнак кына елмайды ул. – Университетта алман телен өйрәнгән идем. Итальян теленнән соң испан теле җиңел китә.
Менә сиңа авыл гыйбады! Сырадан соң аракы әйбәт китә, дигәндәй генә сөйләнеп утыра.
– Чәчүне бетереп килдегезме? – дип, мәүзугны үзгәрттем мин.
– Андый эшләр белән минем хатын шөгыльләнә. Ул ярата бакча мәшәкатен. Бераз булышкан атлы булам инде. Бүген менә алмагачлар кәүсәсен акшарга буяп кайттым.
– Сез авылныкы түгелмени? – дидем мин, аптырап.
Ул зур башын артка ташлап, ботын чаба-чаба рәхәтләнеп көлде, безгә якын тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды хәтта.
– Аңлашылды! Бу бит персидәтелләр рестораны. Син инде бер авыл мокытын кармакка эләктердем, дип эчтән сөенеп... Шагыйрь әйтмешли, күңелең мәтәлчек ата иде. – Ул, кесәсеннән шакмаклы кулъяулык алып, күзеннән атылып чыккан яшен сөртте. – Мокытлык бар инде ул бездә, яшерен- батырын түгел... – Минем бакчага таш атты бугай. – Кәефең төшмәсен, соң мин үзем дә студент булган кеше бит, үтәли күрәм сезне. Ә болай авылда туган кеше мин, кәнишне. Ырымбур даласында.
Исемен сорарга, кем булуын белешергә мән җитмәгән бит шунда. Соңыннан күпме үкендем шуңа, күпме тиргәдем үземне. Тик үкен-үкенмә, терсәкне тешләп булмый иде.
Без кайтырга чыкканда, төн уртасы җитеп килә иде инде. Урамнар тынып калган. Хәзерге кебек төнне көннән аермаслык шайтан туе – машиналарның бер-бер артлы выжылдап үтеп торуы юк иде әле. Вакыт та салмаграк ага иде. Һәрхәлдә хушлашырга, саубуллашырга күпмедер вакыт табыла иде.
Студентлар шәһәрчегенә керер алдыннан, ерымты өстендәге тар күпердә без Себергә ашыгучы Абакан поездын озатып калдык. Астагы поездның куәтле ухылдап алга томырылуыннан без басып торган тар күпер бөтен гәүдәсе белән сизелер-сизелмәс дерелди, менә-менә ике ярны тоташтыру вазифасыннан ваз кичеп, үзе дә гүя ерак билгесезлеккә кузгалырга җыена иде. Поезд җиле яр өстендәге сирень куакларын кайнатып алды, күзне әчеттереп, җиһанга шәмәхә ис таралды; кайдадыр якында сандугач, нигә мин мондый язгы кичтә тынып калдым әле, дигәндәй, үзен битәрләп, өздереп сайрый башлады.
Поездлар көнбатышка да, көнчыгышка да ары-бире тиң чапкандыр, әмма хәзер, нилектәндер, гел Себергә ашыгучылары гына күз алдына килә... Алар ул якка җиңеләеп тә, үзләренә күрә бер тиле ашкыну белән дә, әйтерсең лә башларын югалтып, җилдерә – андагы киңлекләр, андагы мөмкинлекләр, канны кузгатып, безне дә алгысыта иде. Юк, көнбатышка, Мәскәүгә ашкынучы поездларны мин бөтенләй искә төшерә алмыйм.
– Ул шушында яшәгән иде, – диде табындаш абзый, уйларымны бүлеп.
– Кем? – дип сорадым мин саксыз.
– Нәзилә... – Ул кулын сузган яктагы өч катлы бинаның тәрәзәләре балкып тора, сап-сары диварлары да аермачык күренә, әле кем йокласын бу вакытта... Бина иске, Сталин вакытында ук салынган, шуңа да түшәме биек, стенасы калын. Ул заманнарда бит берне салганнар, әмма берәгәйле итеп. Бу тулай торак та, күрәсең, аспирантлар, яшь галимнәр өчен махсус салынган булгандыр. Әлбәттә, кайбер бүлмәләр элек-электән укуда өлгер, «җәмәгать эше» дип аталучы матавыкта иркен йөзүче студентларга да эләгә. Аларны шулай яшьли иркәләп, кызартып үстерәләр иде.
Без ун-егерме адым атларга да өлгермәдек, әлеге тулай торак, сары төсе белән язгы зәңгәрсу караңгылыкны ертып, гүя үзе каршыбызга килеп басты. Сизеп торам, абзый бик дулкынлана – абына язып, бинаның урам ягына чыкты, сул яктан өченче тәрәзә каршында туктап калды. Тәрәзә караңгы иде.
Нишләргә дә белмичә, мин дә кыенсынып кына шунда килеп бастым. Сәер абзый булып чыкты бу... Нишләмәкче була икән? Шушы тәрәзә артындагы бүлмәдә кайчандыр аның бик кадерле кешесе яшәгәнен аңлаган идем инде. Мөгаен, сөйгән кызы булгандыр. Һәм бу мәхәббәт гаять фаҗигале тәмамланган ахрысы. Югыйсә чын мәхәббәт буламыни ул?!
Яз галәмәтедер, дип уйлыйм хәзер, дөньялыктагы түбән гөманнар белән бу затлы язгы төннең кадерен җуясым килми, абзыйның аңында вакытлар буталган иде ахрысы – ул ике учын авызына китереп кычкырды:
– Нәзилә-ә!
Зыялы, инде шактый өлкән – кырыктан өстә! – кешедән мин моны көтмәгән идем. Читкә тайпылырга өлгермәдем, тагын шул ук зарыккан тавыш, тәрәзәгә бәрелеп, тирә-юньгә таралды:

– Нәзилә!
Шул чакта ут кабынып китте дә чәчләре тузгыган бер кыз тәрәзәгә капланды. Йа Хода, бу бит минем белән бергә җиңел атлетика төркемендә йөри, безгә спорт залы итеп бирелгән ташландык иске чиркәү эчендә атнага ике тапкыр сәгатьтән артык йөгерәбез. Озын торыклы, миннән бераз калкурак та бугай. Исемен генә хәтерләмим, юридик факультетта укый шикелле; бик эре күренгәнгә, танышырга кыймадыммы соң... Хәер, бездә кызлар шулкадәр күп иде, барысы белән танышып та бетәрлек түгел. Кайчандыр бергә укыганнар белән мин һәмишә танышып йөрим.
Әлеге кызны күргәч, абзый бөтенләй шашкандай булды, үзен-үзе белештермичә: «Нәзилә-әм!» – дип кычкырып, тәрәзәгә таба омтылды. Чак тотып калдым, Алла саклады. Кызның бу матавыкка исе китмәде, кулын болгап елмайды да юкка чыкты. Шул минутта ук тәрәзәдә ут сүнде.
Абзый, башын иңемә салып, сулкылдый-сулкылдый елый иде. Мин аны юатырга теләп, аркасына каккаладым, бик бетеренмә, янәсе, андый гына хәлләр була; нинди хәлләр була? – анысы миңа караңгы иде ул вакытта.
Кутуй урамына чыккач, шактый озак такси көттек. Ниһаять, калтырча гына бер «Москвич» килеп туктады. Тәрәзәдән битен өч көнлек сакал баскан тау кешесе башын тыкты:
– Куда нады?
– Гарифҗанов урамына! – Абзый инде тәмам тынычланган иде, машинага утырыр алдыннан шакмаклы кулъяулыгы белән битен, борынын сөртә-сөртә, кыенсынган кыяфәттә башын читкә борып акланды:
– Ышанасыңмы, теге кыз нәкъ Нәзилә иде. Суйган да каплаган. Ышанасыңмы?
– Ышанам! – Нигә ышанмаска, төрле хәлләр була дөньяда. Хәзер инде мин дә тәгаен беләм: кырыктан соң кызлар чибәрлектә бер-берсенә тиң була бара...
– Рәхмәт! – дип кулымны кысты абзый. – Әйбәт җегет син.
Икенче көнне дәрескә барам дип чыксам – теге кыз Әбҗәлил тукталышында басып тора! Яз галәмәтедер, дип уйлыйм хәзер, һәм бүтән дөньяви гөманнар белән бу искиткеч танышуның кадерен җуясым килми; мин бу иртәдә, үземә охшамаганча, гаять тә кыю идем, туп-туры кызга таба киттем. Уң кул чугын йөз турындарак селеккәләп: «Сәлам!» – дип кычкырдым.
Ул миңа шундый гаҗәпләнеп карады!
– Сез... – дип сүзен башлаган иде, аннары көмеш чишмә челтерәгәндәй (тапталып беткән чагыштыру өчен таләпчән укучымнан кичерү сорыйм) көлеп җибәрде. – Кем белән йөри идең син төнлә? – Аның шулай гади, үз итеп сүз башлавына кинәнеп, башыма кан йөгергәндәй булды.
– Белмим... Юк, беләм... Мин аның белән кичә генә таныштым... Ул саубуллашты...
– Синең беләнме? – Ул тагын челтерәде. – Яшьлеге белән...
– О-о, алайса эшләр җитди.
– Әйе, уен эш түгел.
– Нигә минем тәрәзә каршында саубуллаша соң ул?
– Анда аның сөйгән яры яшәгән ахрысы. Нәзилә исемле...
Кызның йөзе кинәт үзгәрде. Әйтерсең лә аңа бәз тастымал яптылар. Ап-ак ирене беравык хәрәкәткә килергә интегеп торды да, ниһаять, тонык авазлар кысылып чыкты:

– Нәзилә – минем әнинең исеме...
Мин көтелмәгән фараздан куырылып куйдым. Һәм кыз аны раслады!
– Студент чакта ул да шул бүлмәдә торган. – Бераз тын алгач, ул мин куркып көткән сорауны бирде: – Кем иде ул теге кеше?
– Белмим, – дип җилкә сикерттем мин. Чыны да шул иде. Без ул абзый белән кешечә танышмадык та бит. Кичәге очрашу да мөкаддимәсе һәм ахыргы сәхифәләре югалган иске кулъязма уку белән бәрабәр булып калды. Эчтәлеген аңлыйсың, ләкин кем язган, кайсы дәвердә – анысы билгесез.
– Сез аның белән бүтән очрашмыйсызмы?
– Юк. Без очраклы гына күрештек...
Ул арада троллейбус килде. Гадәттәгечә дыңгычлап тутырылган әрдәнә
кебек иде эчтә, барысы да дәрескә ашыга; көч-хәл белән почмакка кереп кысылдык. Кыз бөтенләй минем кочакка кереп бетте.
– Мин Нәзирә булам... – Җылы нәзек бармаклары минем учымны эзләп тапты. – Син инде ике занятиене калдырдың. Физрук эттән алып эткә салды үзеңне. Будем исключать, диде, шулай дәвам итсә...
– Әйе шул. Иртәгә йөгереп килермен.
– Йөгерешче! – дип көлде Нәзирә.
– Бүген кич белән нишлисең? – дидем, кыюлыгымны җыеп. – Кинога бармыйбызмы? «Мир»да шәп комедия күрсәтә башлаганнар. Финнар белән бергә төшергәннәр. «За спичками». Әкәмәт көлке, диләр. Леонов, Вицин...
– Әйе шул, Гайдайныкы! Аның инде гел шулай – көлкесез булмас. Билет булыр микән соң?
– Табабыз! – дип мактандым мин.
Сүз белән мавыгып, Ленин бакчасын узып китә язганбыз икән – троллейбус бушап калгач кына аңга килеп, ишеккә ташландык.
– Кичәге абзыйны чынлап белмисеңме? – диде ул. Дәрескә керер алдыннан без яшь Ульянов һәйкәле янындагы эскәмиядә бераз утырып алдык. Юристлар колонналы төп бинада укый икән. – Мин бит син кычкырасың дип торам. Нәзирә, дип ишеттем... Белгән булсам...
Теге абзый кычкырганны белсә, һәм әнисенең исемен ишетсә, безнең каршыга йөгереп чыгасы булган икән...
Инде шактый якынайгач, серләребез сыя башлагач, моңсу гына әйтеп куйган иде ул:
– Мин әтине бөтенләй хәтерләмим. Әни дә аның турында берни сөйләмәде. Хәзер менә җентекләп сорашыр идем дә... – Аның әнисе ун еллар элгәре үк йөрәк өянәгеннән үлеп киткән икән. Нәзирәне әбисе багып үстергән.
– Әбиең дә әйтмиме? Ул бит кияве хакында нидер белергә тиеш.
– Берни дә белми. Бәлки, минем әти бөтенләй юктыр да...
– Әти катнашыннан башка гына бала яралмыйдыр ул, – дидем мин, йөземә
фәлсәфи уйчанлык чыгарып. – Киләчәктә генә ни дә булса уйлап тапмасалар... Нәзирәнең йөзен кызыл тимгелләр басып китте.
– Башыңны җүләргә салып торма инде! Уйнаштан туган мин, беләсеңме
шуны? Уйнаштан! – Ул саубуллашып та тормыйча тар күпергә таба йөгерде.
Әтисез-әнисез тома ятим булып, җиһанда япа-ялгыз калуның фаҗигасен мин ул вакытта аңлый алырлык яшьтә түгел идем шул. Өлкәнәйгәч, табигый рәвештә әти-әнисез калгач та, ачы югалту сагышы җанда даими сызып тора, ә бала чагында, үсмер чакта үксез калсаң? Дөрес әйткәннәр: кеше хәлен 
кеше белми үз башына төшмәсә... Мин дә Нәзирәнең бу һич көтелмәгән истерикасына аптырап, үземне гаепле сизеп, тулай торакка таба атладым. Без яшәгән тугыз катлы бина да моннан ерак түгел, уңга борылып бераз баргач, юл аша гына чыгасы.
Аны районга озатканда, вокзал буш сыман хәтердә калган.
– Мин сине бүтән күрмәм инде, – диде ул моңсу гына.
– Юкны сөйләмә, безнең хәзерге Татарстан бик бәләкәй бит ул. – Аның
кыяфәте шулкадәр дә кызганыч иде, ирексездән күземне яшердем. – Монда һәркем бер-берсен таный, – дип арттырдым мин. – Кайтып эшкә урнаш әле, хәлеңне белергә килеп тә төшәрмен. Син инде мине прокуратурада, үз кабинетыңда көттереп кенә кабул итәрсең. Әмма тәбәссем белән! Форма сиңа килешәчәк... Теләсә нинди кием сиңа килешә... – Мин аны кочаклап алдым.
– Юатма, – диде ул, мине сак кына читкә этеп. – Мин бит сизәм, без соңгы тапкыр саубуллашабыз.
Поезд кузгалып китте. Юк, ул вакытта мин берни сизмәдем. Хәзер генә ул йөрәгем өзгәләнә. «Кал!» – дип нигә кычкырмадым? Хәер, хәзер үкенүдән ни файда... Юк бит инде ул. Һәм мин дә юк.
Карлы яңгыр көчәйде. Тар күперне чыгып, күптән төсен җуйган өч катлы иске тулай торакка таба атладым. Ишегалдында инде сирень куаклары да, кибарәнә утыручы чал өянкеләр дә юк. Әллә ничә йөк бетон субайлар китереп аударганнар, нидер төзергә җыеналар ахрысы. Шундый кыйммәтле җирне буш яткырмаслар хәзерге заманда.
Менә ул беренче катның сул яктан өченче тәрәзәсе. Форточкасы ачык, эчтән миңа таныш булмаган музыка ишетелә.
– Нәзирә-ә! – дип кычкырдым мин, җиһанда тылсым барына ышанасым килеп. – Нәзирә!
Пәрдә артында берничә шәүләнең бөгелә-сыгыла биегәне күзгә чалынды. Тулай торак та каядыр билгесез тарафка кузгалырга теләгәндәй кымшанып куйды.
– Нәзирә-әү... – дип инәлдем мин.
Кинәт тәрәзә пәрдәсе тартылды да пыялада чәче шарлавык булып җилкәсенә коелган бер кызның кыяфәте пәйда булды. Ул мине күргәч елмайды, кулын болгады...
Җиһанда тылсым бар ул! Һичбер шик юк ки, тәрәзәгә капланып минем белән саубуллашучы – Нәзирә үзе иде. Еллар аша теге абзыйның куе тавышы колагымда яңгырагандай булды: «Айныдым да аңладым мин, шундый итеп аңладым! – Мин яшьлегем белән тагын саубуллаша алмадым...»

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: