Логотип Казан Утлары
Хикәя

Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы (хикәя)

Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды. Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул?

Рәмзия Рөстәмовна, яңа гына шәһәр базарыннан кайтып, сатып алган азык- төлеген урнаштырырга җыенган иде, әмма, өс киемнәрен салырга да өлгермәде, кемдер ишек звоногына басты.
Эшен ташлап, ишеккә таба юнәлде ул.
Ишек артында гадәттә аз сөйләшүче, оялчан күрше кызы басып тора иде. – Рәмзия апа, – дип, кыюсыз гына дәште ул, әйтерсең үзен нәрсәгәдер гаепле итеп
сизә иде. – Сезгә заказной хат килде. Сез өйдә булмаганда китерделәр аны. Мин алып калып кул куйдым, хатны Сезгә тапшырырга вәгъдә бирдем. Ачуланмыйсызмы?
– Юк, әлбәттә, – дип, кызның башыннан сыйпады Рәмзия Рөстәмовна. – Нигә ачуланыйм? Киресенчә, мин сиңа бик тә рәхмәтлемен. Ашыгыч йә мөһим хәбәрдер анда, заказной хат булгач.
Күрше кызын рәхмәтле карашы белән елмаеп озатып калганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна, кулындагы хатны төшермичә, бүлмәгә узды, күзлеген киеп, диван чатына барып утырды.
Хат республика прокуратурасыннан килгән иде. Берникадәр вакытка аптырашта калып, саклык белән конвертны ачты. Прокурорның махсус бланкында язылган кыска һәм коры хат иде ул: «Хөрмәтле Рәмзия Рөстәмовна, иртәгә сәгать унга, ике якны да кызыксындырган мәсьәлә турында сөйләшер өчен, республика прокуратурасына килүегезне көтеп калабыз. Килә алмасагыз, кайда һәм кайчан сезнең белән очрашып булачагын хәбәр итегез».
Хатка республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин имзасы куелган иде.
– Ике якны да кызыксындырган мәсьәлә... – дип уйга калды Рәмзия Рөстәмовна. – Прокурор ярдәмчесе нәрсәне күз алдында тоткан икән? Ул бит инде җитмеш яшендә. Күптән пенсиядә. Прокуратура белән нинди уртак мәнфәгатьләре була ала?
Идәндәге ризык тутырылган пакетларын һәм төшке аш вакыты якынлашуын онытып, Рәмзия Рөстәмовна тормышында хәтеренә уелып калган һәр вакыйганы исенә төшерә башлады. Алар күп түгел, әмма берсе дә прокуратура эшенә бәйләнмәгән иде. Әйе, шулай. Ләкин милиция, суд та бар бит әле...
Кинәт йөрәгенә пычак кадалган сыман хис итте ул үзен.

– Нияз? Йә Алла. Ничек ул баштан ук аның турында уйламады соң? Кырык елга якын вакыт узган бит инде. Ул хаклы булса да, кемгә һәм ни өчен бу онытылган үткәннәрне искә төшерү кирәк?
Фаразы турында уйламаска тырышты ул, әмма фикерләре, ихтыярына һәм теләгенә каршы, үткәнгә кайтара иде аны. Авыр, газаплы, йөрәк әрнеткеч үткәнгә.
Нияз Саттаров белән алар кырыгынчы еллар азагында танышты.
Рәмзия кияүгә чыгу һәм гаилә кору турында уйламый иде әле, әмма бөдрә, коңгырт-сары чәчле, күк төсле зәңгәр күзле, озын буйлы, укымышлы, интеллигент егет кабул итү имтиханнары вакытында ук аның йөрәген яулап алды. Ул чакта алар урам аша чыкканда аздан гына йөзгә-йөз бәрелми калды.
Бу бик авыр һәм болганчык еллар иде.
Күптән түгел генә җиңү белән тәмамланган сугыш дәүләт куәтен һәм совет рухы көчен раслады. Илнең үз каһарманнары пәйда булды. Аларны хөрмәтләделәр, алар турында җырлар җырладылар. Әмма сугыш шулай ук, аерым гражданнар һәм катламнарның бүленүенә ишарәләп, җәмгыятьнең кайбер кимчелек һәм җитешсезлекләрен дә ачып салды. Сатлыкҗанлык, дошман ягына авышу, дәүләт эчендәге шпионлык һәм диверсия шушы кимчелекләрнең мисалы булып торды. Сугышка кадәр башланган репрессияләр «яңа сулыш ала», «чистартуның» очы-кырые күренми башлый...
Мәхәббәт диңгезендә йөзгән ир белән хатын моңа әһәмият бирмәде.
Рәмзия пединститутта укый, Нияз мәктәптән соң фортепиано классы буенча музыка училищесын тәмамлап, консерваториядә белем алуын дәвам итә иде. Катлаулы, кайчак яшьләрнең уен-көлкеләре белән чуарланган тормышлары сәясәт һәм бер-берсен алыштырып тора торган вакыйгалар турында уйланырга вакыт калдырмый иде. Аннан соң көндәлек тормыш мәшәкатьләре, ашау турында кайгырту тирә-юньдә булган хәлләрне төбеннән анализларга, бәяләргә ирек бирми иде. Барсы да үз чираты белән, утны-суны кичкән,«бар нәрсәне белгән, күргән һәм дөрес кылган» тәҗрибәле дәүләт җитәкчеләре тарафыннан төзелгән төсле бара иде.
Әйе, яшьләрнең ишеген бәла какканчы, шулай тоела иде.
Ул вакытта алар шәһәрнең иске өлешендә урнашкан, Ниязга бердәнбер варис буларак әнисе үлеменнән соң калган кечкенә генә агач йортта гомер итәләр иде. Ниязның юлдан язган, таза гәүдәле, кара тутлы йөзле һәм елгыр җанлы коңгырт-кара күзле Фиргат атлы дусты бар иде. Ул Нияздан өч яшькә олы булса да, аның белән яшьтәше сыман аралашты.
Фиргат, Нияз кебек үк, консерваториядә укый, саксофонда уйный иде. Гаҗәеп музыкаль пар тәшкил иткән пианист һәм саксофонист дуэт белән Кальеның «Амополо»сын башкарганда тамашачылар таң кала иде. Ике дус еш кына зур булмаган джаз-оркестр составында, һәрчак осталыкларын камилләштереп һәм җитәр-җитмәс студент стипендиясен тулыландырып, бәйрәм кичәләрендә һәм концертларда чыгыш ясыйлар иде.
Укудан соң Фиргат ир белән хатынга әледән-әле кергәләп чыга иде.
Дуслар, бүлмә уртасындагы кечкенә, акча булган вакытта шәраб һәм җиләк- җимеш куела торган өстәл артына утырып, кызу гәп коралар иде. Асылда алар сәнгать, музыка, совет һәм чит ил артист-музыкантлары турында сөйләшә иде.
Рәмзия, гадәттә, син кирәкмәгән җиргә кысылма дигәндәй, эченнән генә кайбер фикерләр белән ризалашып, кайберләренә кискен каршы чыгып, тыныч кына утыра иде. Егетләрнең сүз көрәштерүләре, кайчак хәтта көчле бәхәсләре дә дусларча кул кысышу белән тәмамланганга гына аны канәгатьләндерә иде.
Тик соңгы вакытта ул Фиргатнең сүзләре еш кына ниндидер кара сәяси төсләргә буяла башлавын сизә иде. Аларда, әйтерсең, көнбатыш мәдәниятен, яшәү рәвешен мактау һәм үз дәүләтеңне, аның тәртипләрен, җитәкчеләрен тәнкыйтьләү яңгырый иде. Рәмзияне иң борчыганы: яшь музыкантның укып бетергәч берәр зур үсеш алган илгә китү, анда, үз сүзләре белән әйткәндә,«чын- чынлап музыка сәнгате белән туганлашу» теләге.
Нияз кайчакта, аңа каршы төшеп, уйларыннан баш тарттырырга тырыша иде, әмма, йорт хуҗасы статусын һәм дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калыр өчен, ешрак тыңлап кына утыра иде.
Бервакыт, икәү генә калгач, кәефләре күтәренке чакка туры китереп, Рәмзия күңелен «тырнаган» уйларын Ниязга сөйләргә булды. Ире, елмаеп, Рәмзиянең чәчләреннән сыйпады да, тынычландыргандай:
– Ул хыялыйның буш сүзләренә игътибар итмә. Тынычланыр әле... – диде. Әмма барысы да күпкә катлаулырак булып чыкты.
Ул көнне Нияз өйгә озак кайтмыйча торды.
Рәмзия, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөргәләп, вакыты-вакыты
белән тәрәзәгә күз салып, сабыр гына ирен көтте.
Төнге уникеләр тирәсендә ишек шакыдылар. Рәмзия ачуга, бүлмәгә әйбәт
киенгән дүрт ир килеп керде. Алар, үзләрен дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре дип таныштырып, берни аңлатмый һәм рөхсәт тә сорамый тентүгә кереште.
Җылы мичкә аркасы белән сөялгән килеш Рәмзия күпмедер вакытка телсез һәм хәрәкәтсез калды.
Үзләрен хуҗалар сыман тоткан чакырылмаган кунаклар арасында ачык төстәге плащ, яхшы үтүкләнгән чалбар һәм ялтыратып чистартылган аяк киеме кигән озын буйлы, мәһабәт бер ир-ат аерылып тора иде. Аның җирән төстәге кыска итеп кистерелгән чәче йөзенең аклыгын һәм ябыклыгын тагын да арттырып күрсәтә, ә шундый ук җирән төстәге мыегы һәм нурсыз, ниндидер салкынлык бөркелгән зәңгәрсу күзләре генә игътибарны үзенә җәлеп итә иде.
Ул тентүдә катнашмады, тик, нидер уйлап, Рәмзиягә берәр сорау бирергә җыенып, бүлмә буенча йөри иде.
Чынлап та, җирән чәчле озак көттермәде, уйларында баткан Рәмзия янына килеп, гаҗәпләндерерлек тыныч һәм әкрен тавыш белән:
– Фиргат Әхмәтов... Сездә еш була идеме ул? – дип сорады.
Югалып калдымы, нәрсә әйтергә белмәгән Рәмзия иңбашларын сикертеп куйды. – Ничек дип әйтим инде... Көн саен кергән чаклары да, атналар буе
күренмәгән вакытлары да булгалады.
– Ирегез белән нәрсә турында сөйләштеләр?
– Музыка турында. Күбесенчә музыка турында. Уку, дуслары, балык тоту...
Алар кайчак балыкка йөриләр иде.
– Ә кичләрен? Кичләрен алар кайда үткәрә һәм нишли иде?
Сораулар ничектер «капкыннарга» корылмаган төсле, гадәти яңгырый иде,
шуңа күрә Рәмзиягә җирән чәчле аларны болай гына, бернинди максатны да күз алдында тотмыйча бирә төсле тоелды. Шушы уй аны бераз тынычландырды да. – Кичләрен алар, студентлар клубына барып, репетицияләр ясый, әзерләнә иде... – Клуб подвалында, пистолеттан атып, хәрби хәрәкәткә әзерләнгәннәр... – дип, тентүдә катнашкан хезмәткәрләрнең берсе көтмәгәндә әңгәмәгә кушылды. Җирән чәчле, аңа борылып, усал караш ташлады да, Рәмзияне юатырга
тырышып:
– Игътибар итмәгез! Егет Әхмәтовта табылган пистолетны күз алдында
тота... – диде. 

Рәмзиянең төсе качкан иде.
– Тик минем ирем... – дип ишетелер-ишетелмәс кенә дәште ул. – Аның моңа нинди катнашы бар? Кайда соң ул хәзер?
– Ул бездә... Советларга каршы пропаганда һәм агитация өчен кулга алынды. Ләкин тагын да авыррак җинаять кылуы турында мәгълүматлар бар әле. Дәүләт җитәкчелегенә каршы заговор оештыру. Сез бит пистолет турында ишеттегез. Сүз уңаеннан, клубта совет җитәкчелегенә каршы булган листовка да табылды... – җирән чәчленең тавышында инде кырыслык сизелә иде. – Сез хәзер, әлбәттә, моның дөрес түгеллеген, ирегез белән Әхмәтовның арасында дуслык мөнәсәбәтләре генә булганын исбатлый башларсыз.
– Ләкин бит дөресе шул! – диде, төшенкелеккә бирелеп, еларга җитешкән Рәмзия. – Пистолет, листовка... Сафсата!
– Тынычланыгыз! – дип юатырга тырышты аны җирән чәчле. – Тынычланыгыз, ә иң мөһиме, нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Без әлеге ике фетнәче артыннан күптән күзәтәбез инде һәм җавапка тартыр өчен җитәрлек дәлилләребез дә бар. Ә сезгә үзегезне кайгыртырга киңәш итәм мин. Сез яшь, чибәр, алар кебек кыек юлга басмагыз. Тиздән, башка җирдә һәм башка шартларда очрашып, барысы турында да җентекләбрәк сөйләшербез. Әлегә... Әлегә, өстәл янына рәхим итеп, мин биргән сорауларга таянып, аңлатма языгыз...
Тентү вакытында йортта шик тудыра торган әйберләр табылмады, әмма икенче көнне үк Рәмзия артыннан махсус машинада ике милиционер килде. Алар аны, шыксыз бина янына алып килеп, тикшерүче бүлмәсенә озатты.
Рәмзия каршысында тентү вакытында булган җирән чәчле ир-атны күреп гаҗәпләнде.
Бу юлы ул тагын да җыйнаграк һәм элегант күренә иде. Нәкъ үзенә туры китереп тектерелгән кара костюм-чалбар. Ап-ак күлмәк. Галстук. Яхшылап таралган һәм чигә ягында туры итеп киселгән шул ук кыска җирән чәч.
Ул Рәмзиягә күптән белгән танышы сыман елмайды һәм, озын өстәл янында куелган бер урындыкка ишарәләп:
– Утырыгыз, утырыгыз! − диде.
Үзе дә утырды ул, ләкин эш урынына – кәнәфиенә түгел, ә Рәмзиягә капма- каршы яктагы урындыкка.
– Кичә без таныша алмадык. Әмма соң булса да, уң булсын. Сезнең... – Ул янә итагатьле итеп елмаеп куйды. – Кучер Лев Яковлевич, дәүләт куркынычсызлыгы следователе. Ничек йокладыгыз? Кәефегез бик тә бозылгандыр инде? Безнең кичә сөйләшүебез барып чыкмады, төнлә барысын да төптән уйлагансыздыр һәм язмышны сынап карарга җыенмыйсыздыр дип өметләнәм. Үз язмышыгызны...
Ул сөйләгәндә туп-туры Рәмзиянең күзләренә карый иде. Йомшак тон һәм елмаюына да карамастан, күзләреннән кичәге кебек үк салкынлык бөркелә иде. Аларга карау җирәнгеч һәм куркыныч, ләкин карамаска да мөмкин түгел, чөнки ул күзләрдә ниндидер сихерле һәм үзенә җәлеп итүче көч яшеренгән иде. Көтмәгән кунакларның пәйда булуына куркынган Рәмзия бер көн элек, күрәсең, моны сизмәгәндер.
– Беләсезме, – дип, уйланып, бераз таркау гына бүлмә уртасына төбәлеп, сүзен дәвам итте тикшерүче, – миңа, дөресен генә әйткәндә, сезнең кичә ир- атлар арасындагы дуслык, концертлар, балык тоту, пляжлар турында фикер йөртүегез ошады... – Бераз кашларын күтәрде. – Пляжлар турында соңрак сөйләшербез әле... Шулай итеп, мин, ир-атлар арасындагы һәм гомумән дуслыкта тулы хокуклык юк, дип әйтергә батырчылык итәм. Моның сәбәбе гади генә: бер-берсенә охшаган, бертөрле дуслар юк һәм була да алмый. Икесенең берсе һәрчак йә көчлерәк, йә акыллырак, йә матуррак. Шулай бит? Һәм көчлерәге, акыллырагы, билгеле ки, көчсезрәкне, физик яктан яисә акыл ягыннан зәгыйфьрәкне үзенә буйсындырырга омтылачак; матуррагы – икенчесенең хатынын яисә кәләшен үзенеке итәргә тырышачак.
Ә хәзер күз алдына китерегез, олырак, тәҗрибәлерәк, үтә оста телле Әхмәтов үзенең иң якын дустында кунакта хакимиятне, үзе яши торган илне яманлый башлый, Ватанын сатып, чит илгә качу нияте турында сөйли. Сезнеңчә, бу очракта аның дусты нишләячәк?
– Бездә кунак булганда Фиргат үзен шулай тотса, ирем аны куалап чыгарган булыр иде! – дип ачуланып әйтте Рәмзия. – Иремне начар беләсез сез! Ул гадел, үз илен яратучы кеше һәм кемгә дә булса Ватанына гаеп ташларга юл куймас иде!
Бу сүзләрне ишеткәч, тикшерүче астыртын гына көлеп куйды.
– Гадел кеше, үз илен ярата... Әгәр дә Әхмәтов бокс буенча республика чемпионы булган булса, үзенең танышлыкларын кулланып, түләүле кичәләр һәм концертлар оештырса, ә ирегез аңа күп акча тиеш булса?
– Акча? – Рәмзия кашларын җыерды. – Нинди акча турында сөйлисез сез? Мин моны беренче тапкыр ишетәм. Безнең чыгымнарыбыз бар иде... Ләкин ирем стипендия ала, өстәмә рәвештә акча эшли иде. Мин дә тик утырмадым. Өйдә дәресләр үткәрдем. Әйбәт укыгач, югары стипендия алдым.
Кучер бераз дәшми торды, көрсенеп куйды, аннары, Рәмзиядән күзен дә алмыйча, җитди кыяфәт белән:
– Сез ирегезгә ышанасызмы? – дип сорады.
– Әйе, үз-үземә ышанган кебек ышанам! – дип, уйлап та тормыйча җавап кайтарды Рәмзия.
Тикшерүче берни дә әйтми сейф янына юнәлде, аның эченнән кәгазьләр тутырылган папка чыгарды. Папкадан кемдер тарафыннан язып тутырылган бер битне Рәмзиягә сузды.
– Менә, укыгыз. Бу совет хакимиятенә каршы язылган листовка. Без аны тентү вакытында ирегезнең нота дәфтәреннән таптык. Ялгыш калдыргандыр. – Аны аңа махсус куйган булулары да бик мөмкин. Азмыни соң тирә-юньдә
явыз кешеләр, − диде Рәмзия, җирәнеп.
– Бу гына түгел әле, – дип, тикшерүче, Рәмзиягә күрсәтми генә, фоторәсем
тартып чыгарды. – Менә бу фотоны шул ук нота дәфтәреннән таптылар. Әдәпле ир- ат буларак, мин аны сезгә күрсәтергә дә тиеш түгелмен, тик гафу итә күрегез инде. «Платон минем дус, әмма хаклык кыйммәтрәк». – Шулай дигән зирәк греклар. Инде менә икенче көн безнең әңгәмәбез бер-берсен ишетмәүче саңгыраулар сөйләшүен хәтерләтә, мөгаен, күзләрегезне ачарга вакыт җиткәндер. Карагыз!
Ул фоторәсемне Рәмзиянең каршысына куйды.
Аңа карагач, Рәмзия сискәнеп китте. Йөзе мәетнеке сыман агарынды. Фотода биленә кадәр шәрә Нияз сары чәчле, купальник кигән бер кызны
кочаклап басып тора иде. Ләззәттән кысылган күзләр... Үбешергә ашкынган иреннәр... Ниязның җилкәсенә назлы гына салынган кул...
Рәмзия егылып китә язды.
– Сезгә кыенмы? – дип, урыныннан торды тикшерүче. – Бәлки су кирәктер? – Юк, юк! Борчылмагыз! – дип, кулларын болгый-болгый баш тартты
Рәмзия. – Хәзер узар! Узар!
Күпмедер вакытка бүлмәдә тынлык урнашты. 

– Юкка ул Әхмәтов белән бәйләнешкә кергән, – дип, беренче булып сүз катты Кучер. – Бәлки, сез белмисездер дә әле: ул егет ике тапкыр өйләнгән һәм сөяркәләрен перчатка сыман гына алыштырган. Мондый кеше янында бәлагә юлыгу берни тормый.
Тикшерүче сүзен дәвам итте, ләкин Рәмзия аны тыңламый иде инде. Көнләшүдән, рәнҗүдән, бер-берсен алыштырган күңелсез хатирәләрдән йөрәге телгәләнә иде. Ниязның репетицияләрдән соң кайтуы, концертлар булганда өйдә озак вакыт күренмәве, арып кайттым дип еш зарланулары, Фиргатнең аларда кунакта чагында аңа төбәлгән азгын күз карашлары – барысын да исенә төшерде Рәмзия.
Аның хыялында төзелгән тугрылык һәм мәңгелек мәхәббәт сарае, балалар мәйданчыгында комнан өелгән йорт сыман, күз алдында ишелеп төште һәм моны туктату мөмкин түгел иде.
Каш астыннан гына тикшерүчегә карап:
– Сез миннән ни ишетергә телисез? – дип, тонык, үзенә дә чит тоелган тавыш белән сорады Рәмзия. – Фиргатнең мондагы тормыш белән канәгать булмавын, илнең үсешен тоткарлаучы жулик бюрократларны сүгүен, иҗат иреге, чит илдә эшләү турында хыяллануын, ә Ниязның тыныч кына аның белән килешүен. Шуларны ишетергә теләгән идегезме?
– Менә бит, бик әйбәт! – дип җанланды тикшерүче. – Ниһаять, зиһенегез тавышына колак салдыгыз! – Рәмзия каршысына берничә чиста кәгазь китереп куйды. – Хәзер барысын да тәфсилләп, кайда, кайчан һәм әңгәмәдә катнашкан кешеләрне искә алып, үз кулыгыз белән кәгазьгә теркәп куегыз. Менә күрерсез, сезгә җиңелрәк булачак, башка беркем борчымас та.
Рәмзия берсүзсез башын какты да, ручка алып, язарга кереште.
Бер бит язып, икенчесенә керешкәч, ул кинәт туктап уйга калды.
Кучер моны күреп, ваза белән сары ромашкалар утыртылган өстәл янына килде
һәм бераз тын торгач, фикерләрен шигырь юллары белән җиткерергә уйлады:
Күрмә, дустым, ләззәт сары төстә, фараз кылма сары чәчәкләр белән. Алар сиңа әйтмәс, әйтмәс һич тә, нигә йөрәгеңдә мәхәббәт сүнгән.
Кашларын күтәреп һәм вазадан бер чәчәк алып:
– Тик... Тик кем белгән. Бәлки, шагыйрь хаклы да түгелдер, – диде ул. Чәчәкне кулында әйләндергәләп һәм бер-бер артлы таҗларын йолкып,
тикшерүче ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләнә башлады:
– Ярата, яратмый, ярата, яратмый...
Соңгы таҗны йолкыгач, «яратмый» дигән нәтиҗә ясады.
Кучер, кызганган кыяфәт чыгарып, берни булмагандай өстәл артына килеп
утырды, ә Рәмзия янә үз эшенә кереште.
Язып бетереп, кәгазьләрен тикшерүчегә тапшыргач, әле генә башкарган
эшенең дөреслегендә шикләнепме, Рәмзия кучерның күзләренә карады да:
– Аның белән хәзер нәрсә булачак? – дип сорап куйды.
– Белмим, – дип, арган сыман, коры тавыш белән җавап кайтарды тикшерүче.
– Моны Махсус Киңәшмә хәл итәчәк. Мәсьәлә җитди, әлбәттә, ләкин... – Ул туры килерлек сүзләр эзләгән арада бераз дәшми торды. – Ләкин теләге булса, ирегез хөкемне җиңеләйтә алыр иде. Гаебен таныса. Әмма чынбарлыкта исә ул тәкәббер, үзсүзле һәм барысын да кире кага. Бу аңа файда китерми, киресенчә, эшне катлауландыра гына. – Ул Рәмзиянең күзләренә ничектер сынау белән текәлде. – Туктагыз әле, ә бәлки сезгә очрашу оештырыргадыр? Аңа тәэсир итә алыр идегез... – Кирәкми! – дип, ныклы һәм кискен рәвештә җавап кайтарды Рәмзия.
Тикшерүче гаҗәпкә калды.
– Сезне ничек аңларга? Аңардан баш тартасызмы?
– Әйе, баш тартам, – диде Рәмзия.
Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды.
Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул? Юк, әлбәттә.
Әйе, аны борчымадылар, өенә килеп йөрмәделәр, тикшерүче, оперативниклар үз яннарына чакыртмады, башка сәяси тоткыннарның хатыннары кебек салкын, кырыс Себергә җибәрмәделәр. Әмма ирләре исән чакта да тол калып, Себер якларында гомер итүче хатыннарның өзгәләнүеннән бер дә ким түгел иде аның хәле.
Әгәр бер көнне дус кызы, элеккеге сыйныфташыннан хат алмаган булса, газаплануының нәрсәгә китерәчәге билгесез иде. Дусты аңа үзе авырган чакта яшь хатын-кыз белән яшәп алган ире турында язган иде, аерылышканнар икән... «Кылганнарың өчен үкенмә. Ирләр табигатьләре буенча эгоист һәм кабахәтләр. Без аларга вакытлыча гына кирәк, соңыннан, барысын да онытып, ярык тагарак янында калдырып китәчәкләр...»
Хатның рухи тынычсызлык вакытында язылганлыгы көн кебек ачык иде, әмма Рәмзияне ул күпмедер дәрәҗәдә тынычландырды, фикерләрен җыйнап, үз-үзен кулга алырга ярдәм итте. Аның әле тагын ике ел укыйсы бар иде. Читтән торып уку бүлегенә күчкәч, яхшы эшкә урнашты һәм уңайлы фатирга хуҗа булды ул. Ике тапкыр кияүгә чыкты, дөрес, икесендә дә бәхетсез булды һәм башка гаилә тормышын җайларга теләк белдермәде. Шулай, башкалар эшенә кысылмыйча, тыныч кына ялгызлыкта гомер итте.
Ә Нияз? Хөкем ителгән якларга җибәрелгәннән соң, Рәмзиягә аңардан бер хәбәр дә килмәде. Тик янына Казаннан ерак түгел генә яшәүче иренең туганы, каенанасының ике туган абыйсы килеп киткән иде. Ул Рәмзияне, прокуратурага дөресен сөйләп, хат язарга үгетләде. Әмма әле дә үпкә, күңелсез хатирәләр әсирлегендә яшәгән Рәмзия аның ялваруын кире какты. Иренең туганы исә, яшь аралаш Рәмзияне каһәрләп, кире өенә кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Соңрак Рәмзиягә төрле хәбәрләр килде: имеш, Нияз төрмәдә авыр чирдән үлгән, имеш, Фиргат белән качу оештырганы өчен атып үтергәннәр үзен.
Әйе, бик күп күз яше түкте ул үз вакытында, төрле авырулары артты, чәченә чал кунды, әмма картлыгына таба үз хәле белән килешеп, сабыр, тыныч булырга өйрәнде һәм үткәнен сирәгрәк искә ала башлады. Ә менә үткәне... Үткәне аны җибәрергә теләмәде, күрәсең...
Хат алганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна төне буе керфек какмады, таң атканчы, үзенең яраткан иске, бу юлы тар һәм уңайсыз тоелган караватында боргаланды. Иртән, юынып-киенеп, ашыкмыйча гына аш ашап, прокуратурага җыена башлады. Кирәкле әйберләрен таба алмыйча, киемнәрен алыштыра-алыштыра,
бик озак әзерләнде.
Ахыр чиктә, тантаналы чараларга барганда гына кия торган, кайчандыр
зифа буй-сыныннан сакланып калган гади кара костюмында тукталды. Фатирыннан чыгып киткәнче көзге яныннан китмәде. Ярыйсы гына икән әле. Шул ук чиста, яшь җыерчык баскан ак йөз, тирән уйга баткан игътибарлы яшел күзләр, бераз чытлыкланып өскә күтәрелгән нәфис борын, төсен һәм формасын җуймаган алсу иреннәр. Чәчләре генә... Яшьлектә куе, бөдрә, коңгырт-сары төстә булган чәчләр ак бәс белән капланган...
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин урта буйлы, чәче агара башлаган, соры күзле, бөтен килеш-килбәтеннән акыл һәм интеллигентлык сирпеп торган ир-ат иде. Орден планкалары, форма кителендәге погоннарга беркетелгән өч зур йолдыз тәҗрибә һәм хөрмәт итәрлек хезмәтен дә күрсәтеп тора иде. Килергә тиешле хатын-кыз турында алдан ук хәбәр итеп өлгергәннәр иде булса кирәк, ул, баскычтан Рәмзия Рөстәмовнаны каршы алып, аны кичекмәстән үз кабинетына чакырды.
Кабинетка керүгә, Рәмзия Рөстәмовна кояш нурларына коенган иркен бүлмәдә зәвык белән сайланган җиһазлар һәм пәрдәләр аз гына каплаган чиста, ялтырап торган пыялалы киң тәрәзәләргә игътибар итте.
– Әйбәт сезнең монда, – дип, комплимент ясамый калмады ул.
– Рәхим итеп утырыгыз һәм үзегезне өегездәге сыман хис итегез! – дип, Рәмзия Рөстәмовнаның мактавына елмаю белән җавап бирде кабинет хуҗасы. – Кешеләр бездән нигәдер шүрлиләр, кырыс, дөньядан читләшкән кара йөзләргә тиңлиләр. Әмма без калганнар кебек үк. Яктылык, җылылык һәм матурлык яратабыз...
Рәхмәтуллинның өстәлендә төрле калынлыктагы төпләнгән һәм бер-берсе өстенә куелган делолар ята иде.
Ул берсен алып каршысына куйды һәм кәгазь тасма кыстырылган урыннан ачып укый башлады.
– Саттаров Нияз Хәкимулла улы. Сезнең элеккеге ирегез бит? – дип, күзләрен күтәрмичә генә сорады ул.
– Әйе, ул минем элеккеге ирем, – дип, күкрәгендә тынычсызланып тибә башлаган йөрәген тоеп, җавап бирде Рәмзия Рөстәмовна. – Тик... Ул бит инде күптән...
– Әйе, әйе, Рәмзия Рөстәмовна, – без беләбез, – дип, ханымны тынычландырырга ашыкты Рәхмәтуллин, – ирегезнең инде күптән фани дөньядан киткәнен беләбез һәм сезне яраларыгызны әрнетү өчен чакырмадык. Эш шунда ки: хәзерге вакытта без 40-50нче елларда НКВДның Махсус Киңәшмәсе тарафыннан каралган эшләрне тикшерәбез һәм нахакка хөкем ителгән кешеләрне акларга тырышабыз. Сезнең элеккеге ирегезгә килгәндә, әлеге мәсьәләне чишелгән дип санарга була. Ул реабилитацияләнергә тиеш, юкса без сезне борчып тормас та идек... – якында гына яткан папкадан прокурор ярдәмчесе бер документ тартып чыгарды. – Баязитов Ленар Фәйзи улы... Бу кешене беләсезме?
– Ленар абыйнымы? – дип сөенгәндәй итте Рәмзия Рөстәмовна. – Әйе, әлбәттә. Ул Ниязның туганы, әнисенең ике туган абыйсы. Нияз төрмәдә әле исән чагында миңа бер килгән иде ул.
– Менә шул Ниязның туганы безгә гариза язды. Ул безнең очрашуны тели. Карт каяндыр сезнең тикшерү вакытында башта Ниязның гаепсез булуын исбат итүегезне, аннан соң ирегезнең Әхмәтов белән бергә эш итүләрен раслаганыгызны һәм шул сәбәпле Ниязның хөкем ителүен белгән. – Рәхмәтуллин кыска пауза ясады. – Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм, Саттаров гаепле түгел. Ул реабилитацияләнергә тиеш, һәм нәрсә генә әйтсәгез дә, фикеребез үзгәрмәячәк. Тик өлкән яшьтәге авыру картның теләген генә үтәргә, гаризасына ачык аңлаешлы җавап язарга тиешбез.
– Аңлыйм, аңлыйм. – Рәмзия Рөстәмовна, сумкасыннан кулъяулык алып, күз яшьләрен сөртте. – Нәрсә әйтә алам соң мин? Акылсыз, куркак бер кыз булганмын инде. Ул чакта бөтенләй буталанып беткән идем. Листовкалар, пистолет, чит илгә качу турында сөйли башлагач, котым очты, башым эшләми башлады. 

– Нинди листовка булсын инде ул! – Рәхмәтуллин елмаеп куйды. – Кул белән күчерелгән, азгын чиновниклар турында язылган Салтыков-Щедрин хикәясеннән өзек. Пистолет та иске һәм ватык булган. Әхмәтов аны кайдандыр тимер-томыр чүплегеннән алгандыр, мөгаен. Бу делога шул вакыттагы законнар күзлегеннән карасаң, аны гаепләүнең иң җитди сәбәпләре: ясалма батырлык, төрле дәлилләнмәгән, уйланмыйча гына әйтелгән гыйбарәләр, көнчыгыш мәдәниятен чамасыз мактау гына... Ул заманда очраклы рәвештә ишетеп калган гайбәтне яисә анекдотны башкаларга сөйләгән өчен дә җинаять эше кузгатылырга мөмкин булган. Ә монда җәннәткә тиң буржуаз тормыш турында хыяллар. – Рәхмәтуллин беразга тынып калды. – Хөр фикерле кешеләр! Хыялыйлар! Һәм бу, беренче чиратта, Әхтәмовка кагыла. Ә сезнең ирегез... Ул гадел, намуслы егет булган, ә игелеклелеге, артык ышанучанлыгы аны харап иткән.
– Гадел, намуслы булган, дидегез... – Рәмзия Рөстәмовна шөбһә тулы яшьле күзләре белән тикшерүчегә текәлде. – Мин дә шулай уйлаган идем. Әмма делода башка фактлар бар иде!
– Нинди фактлар? – дип аңламый торды Рәхмәтуллин, әмма кинәт, нәрсәнедер исенә төшереп, ияген тотты. – Ә, әйе! Сез тикшерүче күрсәткән фоторәсемне күз алдында тотасыздыр, мөгаен.
Ул өстәлдә яткан дело эченнән бер конверт чыгарды, ә анда – саргайган рәсем иде.
– Менә бу, беләсегез килсә, сәнгать әсәре! – диде тикшерүче, ачуы килеп. Сүз уңаеннан, безнең криминалист һәм психологлар аны җентекләп тикшерде. Бу сурәт чынлыкта – фикция.
Прокурор ярдәмчесе кәнәфинең артына сөялеп утырды һәм, бүлмәгә, әңгәмәдәшенең игътибарлы карашына күз ташлап, сүзен дәвам итте:
– Делоларны тикшергәндә, мондый фотоларны без бик күп таптык. Ул заманда оперработникларның яраткан методы булган бу ялган фотолар. Алар хатын-кызның психологиясен, көнләшүен, хыянәтне кабул итә алмавын бик әйбәт белеп, моңардан «уңышлы» файдаланганнар. Җинаятьтә гаепләнеп, кулга алынган теләсә кайсы ир-атның хатынына шушындый фотографияне күрсәтсәң, ул шул минутта ук җебеп төшә, ихтыяр көчен югалта. Калганы, халык әйтмешли, вакыт эше генә. Менә шушындый әшәке ысул белән репрессия елларында күпме язмыш җимерелә, күпме гомер өзелә.
– Гафу итегез мине, – диде Рәмзия Рөстәмовна, күз яшьләрен тыя алмыйча, – әмма мондый фотога кешене үз ризалыгыннан башка төшерергә мөмкинмени? – Нинди ризалык ди ул... – Рәхмәтуллин кашларын җыерды. – Ул заманда кем кемнең ризалыгын сорап торсын? Кирәге дә юк иде аның. Җип-җиңел эшләнелә торган эш. Күз алдына китерегез, ирегез пляжда. Аның артыннан яшерен рәвештә фотоаппаратлы оперработник күзәтә. Җае чыккач, ирегез янына агентурасында эшләүче ярдәмчесен – гадәттә, чибәр туташны, яисә пляжда ял итүче «кармакка эләккән» берәр кызны җибәрә. Тегесе үз чиратында ирегезгә берәр сорау биргәндә, кинәт аңын җуя яисә эпилепсия өянәге кузгалган булып кылана. Хатын-кыз егыла башлаганда, ир-атның инстинкты уяна. Ирегез «авыру» кызны тотып кала, ярдәм чакыра, ә чибәркәй, берничә минуттан аңына килеп, коткаручысына рәхмәт әйтеп, тыныч кына китеп бара. Оперработник боларның барысын да фотога төшереп бара. Компромат әзер, аны ничек телисең, шулай кулланып була. Ирегез делосында да нәкъ менә
шушы технология ярдәмгә килгәндер...
Рәмзия Рөстәмовна, ишеткәннәренә ышанмыйча, башын түбән иеп утыра иде. Нәрсә уйлаганы, нинди җан газабы кичергәне турында фаразлап кына була иде... Прокурор ярдәмчесе дә тын гына утырды. Бу минутта ул ханымга сөйләргә тиеш булмаган серне ачкан өчен үз-үзен битәрли иде сыман. Ләкин дело бит инде күптән ябылган, ә бәхетсез ялгыз хатын-кызны гомер буе үз ялгышлары өчен газапланып яшәүгә дучар итү гаделсезлек һәм рәхимсезлек булыр иде. Хәзер ул, һич югында, иренең чынлап та гадел, намуслы кеше һәм икесенең
дә әшәке ялган, гаделсезлек аркасында корбан булуларын белә.
– Үзегезне җәфаламагыз шулай! – диде ул ихлас кызгану белән, тәмам төшенкелеккә бирелгән Рәмзия Рөстәмовнага карап. – Сез – дөнья күргән хатын-кыз, ә ул чакта япь-яшь кыз-бала гына булгансыз. Күпкә көчле, тәҗрибәлерәк, язмыш тарафыннан сыналган хатыннар да бирешкән ул чакта.
Нишлисез бит, заманасы шундый булган...
– Минем элекке... юк, юк, минем ирем белән анда, төрмәдә нәрсә булды? –
дип, калтыранган тавыш белән сорап куйды Рәмзия Рөстәмовна. Күз яшьләрен туктатырга тырышмый да иде инде ул.
– Сезнең соравыгызга җавап бирү бик кыен миңа. Аның үлеме турындагы мәгълүматлар, Әхмәтовныкы кебек үк, билгесезлек пәрдәсе белән капланган. Рәсми версия буенча, икесе дә төрмәдән качарга тырышкан вакытта атып үтерелгән. Башка, расланмаган мәгълүматларда исерек конвойчылар белән сугышкан чакта Ниязның дустын яклап чыгуы турында сүз бара... Үзегез аңлыйсыздыр инде, хәзер чын дөресен белү һич мөмкин түгел. Шактый вакыт үткән, күп нәрсәләр онытылган...
Рәмзия Рөстәмовна, барысын да аңлап, башын гына кагып куйды.
– Китәргә ярыймы?
– Әйе, әлбәттә. Кирәкле мәсьәләләргә ачыклык керттек. Килүегез өчен рәхмәт.
Бүген үк Баязитовка җавап хаты әзерләячәкбез. Беләсезме, кәефегез булып, хәлегездән килсә, карт янына барып, аны тынычландыра алсагыз, әйбәт булыр иде. – Тырышып карармын, – дип, үз-үзенә дә ышанмыйча вәгъдә бирде Рәмзия
Рөстәмовна.
Фатирына кайткач, ул иңенә авыр йөк булып төшкән, аяк-кулларын
богаулаган коточкыч арыганлык тойды.
Йөрәге сулы чокырга егылып төшкән песи баласы сыман тончыга һәм
тыпырчына башлады.
Авырлык белән чишенеп, йокы бүлмәсенә узды ул, юрганын алды,
хәлсезләнә баруын сизгәч, баш астына мендәрен салып, караватына ятты. Тормыш шыксызланып сүнә барды. Мондый халәтне гомерендә беренче тапкыр кичерә иде әле Рәмзия Рөстәмовна.
Ничек кенә иренең мәхәббәте, тугрылыгы һәм һич югында намуслылыгы хакында шикләнә алды икән ул?
Әрем сыман әче, түзә алмаслык авыр хатирә һәм хис-кичерешләрдән аның күкрәгендә, әйтерсең, сулышны кысучы каты төер хасил булды. Йөрәге, көчсезләнеп, әкрен генә тибә башлады. Ниндидер саргылт-соры караңгылыкка чума баруын һәм тәненең башка буйсынмавын тойды ул.
Үзенең шушы дөнья белән хушлашасын аңлады һәм үлеменә каршылык күрсәтергә тырышмады. Киресенчә, күкләрдә, һичшиксез, Ниязны очратып, тезләнеп булса да гафу үтенәсен күз алдына китереп, ниндидер сабыйларча сөенеч кичерде Рәмзия Рөстәмовна. 

 

Фәнил Галиев

Рәзилә Хәйретдинова тәрҗемәсе

 

"КУ" 6, 2017
Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев