НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәянең дәвамы)
Намазга бассаң да, күпме белмәгән нәрсәләр күләгәдә кала икән әле. Аллаһы Тәгалә юлы да синең иман ныклыгыңны сыный кебек. Моның белән килешеп бетмәгән көннәрдә күрше апасы иске, югалган паспортын табып кертеп бирмәсә, Рамазанга тагын күпме көннәр кайгырып йөрергә туры килер иде икән?
6
Таллык мәктәбенә яшь кадрларны бөртекләп җыйды Зифа Шаһидулловна. Районнан ерак урнашкан бу авылга барырга атлыгып торучылар да бик күренми иде бугай ул чакта. Рус һәм инглиз телләреннән укытырга район үзәгеннән яшь кызлар килде. Илһамга ул география фәнен бирде һәм аны икенче урынбасары итеп билгеләде. Күрше авыллардан җыелган физик та, физкультурник, технология, математика, татар теле һәм әдәбияты укытучысы да яңа гына педагогия институтын тәмамлаган егет-кызлар иде. Кайсылары, педкөллият бетереп, читтән торып югары уку йортларына укырга кергән. Араларында атна-ун көнгә чираттагы сессиягә китүчеләр дә булгалады. Педколлектив тупланды туплануын, әмма ерып чыгып булырмы? Район, республика олимпиадаларында урыннар тәтерме? Конференцияләргә балаларны тартып булырмы? Авыл халкы, бигрәк тә ата-аналар белән уртак тел таба алырлармы? Шушы мең төрле сорауга җавап эзләп йокыга китә һәм шул мең сорауга җавап эзләп йокыдан уяна иде Зифа Шаһидулловна. Авыр, ләкин мактаулы эш корбаннар сорый иде кайчак. Нишләтәсең, кем әйткәндәй, үзебез сайлаган язмыш.
7
Яңа мәктәптә укулар башланып, җитмәгәнне җиткереп, матур гына эшләп киттеләр үзе болай. Һәр укытучы үз урынында иде. Балалар да, күрше авылга йөреп арыгангамы, үз итеп, яратып йөрделәр яңа мәктәпкә. Моңа бигрәк тә балаларның әти-әниләре шатланып туя алмады.
– Юлда йөреп, тәмам арып-талып кайталар иде балалар. Кайткач, өй эшләрен эшләрлекләре дә калмый. Бу мәктәп бик шәп булды әле. Тамаклары тук. Вакыты җиткәч кенә баралар мәктәпкә. Аллаһка шөкер. Исән-сау эшләгез генә, – диде әниләр бертавыштан.
– Язгы-көзге пычраклар үзәкләренә үткән иде, – диде әтиләр. – Безгә мондый мәктәпләр эләкмәде инде.
Уку елы башланып, озак та үтмәде, мәктәпнең әти-әниләр комитеты сайланды. Балалар арасында да укучылар үзидарәсе эшен башлады. Тәртипкә салынып, эш җайланып китте, авыр эшләр бетте, дисәң дә була. Тик юк икән, ашханә төзелеп кенә килә бит әле. Бу уку елында өлгермәс, ахрысы. Хәер, монысыннан да чыгу юлын таптылар. Ашауны Мөслимә апа өендә пешереп алып килә дә, коридордагы тар озын өстәлгә клеёнка ябып, табынны шунда әзерли. Шулчак бөтен мәктәпкә тәмле аш исе тарала. Димәк, озын тәнәфес вакыты җиткән. Чыннан да, озын тәнәфескә кыңгырау чылтырауга, өстәлгә кайнар ашлар салынган тәлинкәләр тезелгән була инде. Элек башлангыч сыйныф балалары, аннан югары класслар, ахырдан укытучылар утырып ашый. Директор да шул коллективтан аерылмый. Ашауның ояты юк ла аның. Дөрестән дә, уку елы ахырына таба яңа ашханә дә өлгерде. Пешерү, савыт-саба һәм кул юу, утырып ашау урыннары җитәрлек булган бу ашханәгә бер генә санитарның да теше үтәрлек түгел иде. Пешекчеләр дә менә дигән. Осталыклары, тәҗрибәләре дә бар дигәндәй, карусыз эшлиләр. Балалар бәхете өчен тагын ни кирәк дигәндәй.
Коллективтагы ихласлыкны күреп, куанып бетә алмады яңа директор. Барысы да яшьләр, матурлар. Балалар матурлыкны, яшьлекне ярата шул. Яшь кешенеке яшь кешегә керә шул, әйткән сүзе үтемле була. Үзләре дә балага әйләнә иде яшь укытучылар укучылары югында. Уен-көлке, мәктәпкә генә сыймыйча, урамга, авылга ташып чыга иде кайчак. Нинди матур вакытлар! Хәмерсез бәйрәм итүләр, җыр-бию, бер-береңә төрттереп алулар, тәнәфесләрдә һәм дәресләрдән соң, кичләрен шуклыкка корылган әңгәмәләр. Театр, КВН уйнаулар, спектакльләр, концерт куюлар, дисеңме! Яшьлек ташып торган чак дип, юкка гына әйтмәгәннәр инде бу вакытны. Кызлар белән очрашулар, дисеңме! Иң кызыгы – кичке ашны әзерләү булыр иде. Мәктәп директоры Зифа апаларына анысы өчен дә рәхмәтле алар. Мәктәп ашханәсен дә укытучылар карамагына тапшырды ул. Егетләр, мәктәп лабораториясендә торганлыктан, мәктәп ашханәсендә туклана. Дәресләрдән соң, ашханәгә барып, калганны ашыйлар, кичкә үзләре пешерә иде. Шулар янына фатирда торучы кызлар да кереп кушылып, гөж килеп ятарлар иде. Менә кайда ул романтика, менә кайда ул яшьлектәге кадерле минутлар! Бергәләп дәрес хәзерләүләр. Дәрес планнары, конспектлар язулар. Шулар арасында булган завучлар да нәкъ синең иптәшләрең иде бит.
– Иртәгә дәресеңә керәм, ныклап әзерлән, – дип хәбәр итүгә, тагын да ныграк итеп әзерләнә башлаучы укытучы кызларны карап утыру үзе бер тамашага тиң булыр иде.
Күпләп китап, газета-журнал укулар. Зифа апалары укыганны ярата иде. Шунлыктан Татарстанда чыга торган барлык газета-журналларга да языла иде. Каян мөмкинлек тапкандыр? Укытучылар өчен методик кирәк-яраклар да күпләп алынды яңа мәктәпкә. Китапханәгә укытучылардан, балалардан, әти-әниләрдән өстәмә китаплар җыелды. Иш янына куш булсын дигәндәй, анысы да ярап куйды. Методик китапларның күбесен Чаллы укытучылар белемен күтәрү институтында эшләүче якташы аша китертте яңа директор. Менә эш җайланды дигәндә генә, бер проблема чыгып, барлык эшне чәлпәрәмә китерерлек, башлар Себер китәрлек хәлләр дә булып алды әле.
8
Мактаулы кыз туйда пырт иткән, дигәндәй, унберенчедә укучы бер кыз корсакка узды. Авыл җире өчен сәер, бик сәер күренеш иде бу. «Ничек шулай булган?» дип аптырады укучылар. «Әти-әниләре кая караган?» диеште өлкәннәр. «Позор» дип сөрән салды директор, өстәл сугып. Тик, Нәби малае әйткәндәй, «поздно» иде шул инде, эш эшләнгән, фактлар күз алдында. Вакыт узган. Нишләргә? Кыз да, егет тә начар гаиләләрдән түгел югыйсә. Тик менә аларның мәктәп яшендә булуы гына борчый. Әнә шунда директор Зифа апаларыннан да дөрес карар кабул иткән кеше булмагандыр. Аның бу адымын «ход конём» дип атап та булыр иде. Күпләр өчен мәгънәле чишелешкә корылган бу вакыйгада директор белән район мәгариф бүлеге җитәкчесенең ихлас сөйләшүе булмаса, әлеге маҗаралы роман ничек тәмамланыр иде икән? Бу очракта район мәгариф бүлеге башлыгының да теләсә нинди директордан көчлерәк булуы сорала шул. Менә кайда сынала ул «крышаң нык булу» дигән гыйбарә. Аңлады мәгариф вәкиле директорның ни әйтәсен. Килеште дә. Кабаланып, мөгез чыгарырга ярамаганын бик яхшы белә Зифа. Аннан бу эшләр өчен ни буласын да чамалый. Укучы кыз баланы, тиз генә гариза яздырып, өйдә торып укуга күчерделәр. Ярый торган эшме? Ярый, законга каршы килми. Тик бала алып кайтырга вакыт җитеп килгәнен генә белмәсеннәр. Баланың булачак әтисе дә укучы бит әле. Хәер, егет кешегә ни, аның проблемасы юк. Кияүгә алам, дип тора. Шыпырт кына никах укытырга да, тора бирсеннәр бергә, шулай теләгәч. Нәкъ шулай булды да. Кыз өендә имтиханнарга да, бала табарга да әзерләнде. Егет исә хатынлы булып куйды. Ничек зурга җибәрмәгәннәрдер. Әти-әниләр дә, авыл халкы да, укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр – берсе дә чүпне тышка чыгармады. Ниһаять, мәсьәлә хәл ителде. Әйе, башларың Себер китәрлек эшләрне дә җайлы гына майтарып була икән. Әнә шуны белмичә изаланабыз кайчак. Юкса бөтен нәрсәгә дә чишелеш табып булуын, фәкать үлемгә генә чишелеш юк икәнлеген аңламыйбыз. Менә бит мәктәп җитәкчесенең үтемле сүзе аркасында хәтта мәктәп бакчасындагы ялгыз усак та яфрагын кыштырдатмады. Ә бит берәүнең ялгыш фикере, тиеш булмаган адымы аркасында никадәр күз яшьләре коелыр иде. Фаҗигагә этәргән сәбәпләрнең берсе итеп, психологлар да нәтиҗәсен күрми торып сүз башлауны әйтә. Монда да, бер караганда, җинаятькә торырлык эш кылынган. Закон сагында торучылар хәл кылу юлын ничек чишсәң, хәерлерәк булудан чыгып эш итми, аларга фактлар мөһим, бөтен бәла дә менә шунда. Аларны гадел диген инде шуннан соң. Бу мәрәкәнең исән-имин генә төгәлләнүенә Аллаһка мең кат шөкер итте Зифа Шаһидулловна. Шуннан намазлыкка басты. Аллаһы Тәгаләгә ялварып, рәхмәтләрен җиткерде. Күңеле, йөрәге белән ялгышкан яшьләргә болай да авыр минутларында җанны эретерлек сүзләр таба белде. Әгәр шулай булмаса, ике якның да ата-аналарын инандыра алыр идеме икән ул? «Җылы сүз – җан азыгы», диләр бит. Таш кыяларны да эретерлек ихлас сүзләр алдында кем генә каршы тора алыр иде икән? Чыгарылыш имтиханнарына кадәр бәбәй табып, әни буларак төгәлләде бу кыз бала мәктәпне. Чыгарылыш тантанасында ире белән иңгә-иң куеп биегәннәрен күреп, Зифа апасы бу матурлыкны тудыра алуына һәм яшь парларның бәхеткә төренгән мизгелләренә куанып, күңеле тулып, читкә китеп, балавыз да сыгып алды. Ничектер якын итеп, үз балаларына хәер-фатиха биргәндәй тойды ул үзен. Булган – беткән. Тормыш дәвам итә.
9
Мәктәптә беренчеләрдән булып әхлак дәресләрен укыта башлау да Зифа Шаһидулловнаның зур табышы булды. Укытырга кешесе дә табылды. Чаллы шәһәрендәге мәдрәсәне яңа гына тәмамлаган күрше авыл егете Илфатны гарәп теле укытырга чакырып, бик дөрес эшләде ул. Район хакимиятеннән рөхсәт алгач, документлар белән раслаткач, әхлак дәресләрен расписаниегә кертеп укыту да авырлык тудырмады. Беренче класстан алып тугызынчы сыйныфка кадәр атнасына бер сәгать укытылган бу дәресләрне карарга-тыңларга тирә-як мәктәпләрдән, төбәкләрдән кеше өзелмәде. Эксперимент барып чыкты. Мәктәп белән ифтарлар, Корбан ашы уздырулар, Гает бәйрәмнәре – берсе дә калмады. Мәктәп яңа сулыш белән, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, иҗат киңлекләрен арттырып, ихласлык, мәрхәмәт төшенчәләрен өлге итеп алып эшли башлады. Шул батырлыклары, дини юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен директор ханымны хаҗга да җибәрделәр.
– Мине Казанга аэропортка озатырсыз әле, – диде директор урынбасары Рамазанга. Озатмыйлармы соң инде шундый изге юлга!
– Әлбәттә, илтеп куябыз, кирәксә, барып каршы да алабыз, – диде Рамазан.
Директор апаларының бик нык күңеле булды. Коллектив егетләре үземнән дә әйбәт дип, елмайды ул. Билгеләнгән көнне, тагын бер укытучыны шофёр итеп алып, изге сәфәргә кузгалдылар. Әлбәттә, Рамазан паспортын да үзе белән алды. Кирәк булса, күрсәтермен, юл хәлен белеп булмый. Исән-имин генә аэропортка да барып җиттеләр. Бераз йөреп алгач, Рамазанның кесәсендәге паспорты юкка чыкканлыгы беленде. Кая китәр соң бу? Хәерле булсын, бәлки әле, йөргән юлларны сүтеп, йөреп карасам табармын дип, апаларын озаткач, кабат шул эзләрдән йөреп
чыктылар. Юк, тапмадылар. Инде кайтып, тиешле органнарга хәбәр итеп, гаризалар язып илттеләр. Рамазанның барыбер кабат аэропортка барып әйләнеп, карап, йөреп, эзләп кайтасы килде. Шунда гына ятадыр кебек тоелды аңа паспорты. Кабат барып, йөргән юлларны берничә әйләнсә дә, тапмады егет. Ярый, алды-арты хәерле булсын. Өстәвенә әле шундый вакытта югалып торуын әйт.
Директор апаларын изге хаҗ сәфәренә озатканда диген. Күңелен пошаманга салып, әллә нинди уйлар килде башына, җитмәсә. Директор апалары да, санаулы көннәрен тутырып, хаҗия булып изге җирләрдән кайтып та җитте. Аны барып алуны да оештырды Рамазан. Кылган хаҗлары кабуллардан булсын иде. «Лаек, бик лаек сез андый хөрмәтләүгә, хөрмәтле директорым», – дип уйлады ул.
Әнә шул вакытларда Рамазан директор булып торган көннәр дә тыныч кына узды. Мәктәптә дә әллә ни үзгәрешләр булмады. Көндәлек мәшәкатьләр белән үтте дә китте җитәкчелек эше. Зифа Шаһидулловна да буш кул белән кайтмаган булып чыкты. Күчтәнәчләрне һәркемгә мулдан өләште ул. Зәм-зәм сулары барысына да эләкте. Рамазанга бүләккә Мәккәдән алып кайткан намазлыктан да кадерлесе булмады. Намазлыкны догалар укып, салаватлар әйтеп кулына алды ул. Бөтен күңеле, җаны-тәне белән ихлас рәхмәтләрен белдерде. «Намазлыкларга басып намаз укулар насыйп әйләсә иде», – дип теләде. Әнә шул көннән Рамазан намазлыкка басты. Намаз укырга әхлак укытучысыннан өйрәнде. Илфат кардәше бик теләп, ихласлык белән өйрәтте Рамазанга догаларны. Аның мәдрәсәдән алып чыккан белеме Таллык мәктәбендә узган барлык дини һәм гадәти чараларда да кирәк булды. Рамазан һәрвакыт Илфат кардәшенә хөрмәт белән карады. Укытучылардан, укучылардан, әти-әниләрдән – берсеннән дә Илфатның күңелен төшерә торган сүзләр әйттермәде. Бергәләп, мәчеткә балаларны тарттылар. Намаз бәйгеләре үткәрделәр. Гомумән, мәктәп мохитендә дә теләгән кешегә намаз укып булуның ачык үрнәген күрсәтте егетләр. Намазлыгын мәктәпкә алып килеп-китеп йөргән Рамазанны Илфат, ниһаять, туктатырга ниятләде.
– Намазлык намаз укуда алшарт була алмый, – диде мөселман кардәше. – Намаз синең күңелеңдә, калебеңдә булырга тиеш. Кая басып укысаң да, ниятең дөрес булсын.
Рамазан, әлбәттә, авырлык белән килеште. Намазлыксыз намаз була алмый дигән катгый фикер аның миенә кереп утыргангамы, йөрәге тиз генә кабул итмәде.
Намазга бассаң да, күпме белмәгән нәрсәләр күләгәдә кала икән әле. Аллаһы Тәгалә юлы да синең иман ныклыгыңны сыный кебек. Моның белән килешеп бетмәгән көннәрдә күрше апасы иске, югалган паспортын табып кертеп бирмәсә, Рамазанга тагын күпме көннәр кайгырып йөрергә туры килер иде икән? Карлар эри башлагач, кар астыннан килеп чыкты паспорты. Машинага утырганда төшеп калган булса кирәк ул. Изге юлда йөргән өчен,Аллаһы Тәгалә бу кысыр кайгыны да юкка чыгарды. Паспорт табылуны ул әнә шулай юрады. Тели икән, Аллаһы Тәгалә, соң булса да, тиешлесен барыбер бирә. Әнә хаҗга да шул теләк теләп ялвару һәм Аллаһтан кирәклесен сорау өчен баралар бит. Кабул буласына шикләнмичә дога кылалар. Аллаһы Тәгалә, югары күтәреп сораган кулны беркайчан да буш төшермим, дигән. Моның кайчан кабул буласы бер Аллаһка гына мәгълүм.
Тик менә ничек итеп, Аллаһка тагын да якынаеп булу юлларын да күрсәтсә иде ул. Намазлыксыз намаз була аламы икәнни? Бу Аллаһтан ерагайтмасмы? Намаз уку өчен намазлыкның мөһим әйбер түгеллеген озаклап, бик озаклап аңлаттылар аңа. Синең күңелең, рухың Аллаһка тартылсын. Аллаһы Тәгалә җирләрне безгә түшәк итеп җәйде, тагын ширек кылып, алар өстенә намазлык куеп уку шартын да өстәсәң, бидгать гамәл керткән буласың, диде диндәге иптәшләре. Ишетәсеңме, башта Аллаһны таны, аннан намаз укы. Монда намазлык турында сүз юк. Кешеләр аны үзләре уйлап чыгарган, үзләре керткән түгелме соң алайса?
– Син намазлыкка бассаң да, басмасаң да Аллаһка якынаюың мөһим, – диде бер кардәше.
Аңламады аларны Рамазан. Безнең телдә сөйләмиләр бугай алар, дип уйлады. Намазлыкта сәҗдәгә китүең гел икенче бит инде! Тагын ничек укып була соң намазны? Коры җиргә басыпмыни? Намазлыксыз намаз – ихлас, пәрдәсез, каршылыксыз булу өчен синең күңелеңдә беренчел Аллаһка ышану булырга тиешлеген белми иде шул әле Рамазан.
10
Таллык мәктәбендә укытучыларның да, укучыларның да дингә тартылуында Зифа Шаһидулловнаның шәхси үрнәге сәбәпче булды. Балалар арасында Коръән һәм намаз укучылар бәйгеләре үткәрүне дә башлап җибәрде ул. Бер елны мәктәп белән ураза тоттылар. Озын тәнәфестә ашарга беркем төшмәде. Менә монысында директорның катнашы юк та юк инде. Иртән иртүк, өйләренә барып, сәхәргә уятып йөрмәгән бит ул аларны. Авыл, мәчет белән дә араларны тагын да ныграк якынайтты директор. Бу вакытларда Рамазан да, башка укытучылар да намаз укучылар рәтендә иде. Мәктәпләрдә дин укытылмаса да, әхлак укытылып, дингә кереп китүнең үзгә бер юлын таптылар Таллыкта. Әхлак белән дин аерылгысыз төшенчәләр бит. Аерып карагыз сез аларны берберсеннән. Тик менә барысы да син уйлаганча гына бармый икән шул. Район мәгариф бүлегенә яңа җитәкче килгәч башланды да инде хәлләр. Ялт-йолт яшеннәр яшьнәтеп килеп керде тәүге эшенә яңа башлык. Каяндыр кайткан кеше икән, исемен татарчага алмаштырган марҗа икән, диде кайберәүләр. Анасы башка милләттән булса да, атасы татар, диючеләр дә табылды. Кыскасы, Зифа Шаһидулловна заврононың беренче мушкасына эләгүчеләрдән булды.
11
Корбан бәйрәмен уздыру өчен алдан әзерләнде директор. Мәктәпкә дин эшлеклеләрен дә чакырасы булыр дип планлаштырды. Ашау-эчүне дә мулдан әзерләтте. Балалар да ныгытып әзерләнде. Коръән сүрәләрен тырышып ятладылар. Тик менә бәйрәмне мәктәптә үткәрүне генә дөрес аңласалар иде, дип уйлады директор. Дуслардан бигрәк дошманнар күп хәзер. Яхшылык эшлим дип йөрүеңне аңлап бетермәүчеләр дә булырга мөмкин. Аллаһ юлында да проблемалар чыгып торуын белә Зифа. Бу юлы да шулай булды, завроно белән артык вакланырга теләмичәме, әллә рөхсәт ала алмаудан шүрләпме – хуҗага хәбәр итеп торасы итмәде. Бәйрәмнең ямен җибәрер, йә булмаса бөтенләй каршы килер дип әйтеп тормаска булды һәм ялгышты.
– Сез нәрсә монда мәктәптән мәчет ясап ятасыз? – дип ыжгырып килеп керде завроно. – Әнә мәчеттә үткәрегез мондый чараларыгызны. Дин дәүләттән аерылган, сез бит директор, шуны да белмисезме әллә, Зифа Шаһидулловна? – дип, гаеплене табып, өстенә сикергәндәй итте. – Иртәгә җидедә кабинетымда көтәм. Таратыгыз бу кәмитне.
Табында Коръән укып, елларның тынычлыгына, башларыбызның, тәннәребезнең саулыгына багышлап догалар кылынып, бисмилла әйтеп, җыелган халык тәгамгә үрелгән генә иде әле бу вакытта. Кайберәүләрнең кулыннан ипиләре төшеп китте. Кемнәрнеңдер чәйләре түгелде. Башкалар имамга карап аптырап калса да, шома итеп үткәреп җибәрә белде авыл мулласы бу тамашаны.
– Кемнәрнең тере шайтан күргәне юк иде әле. Менә үз күзләрегез белән күрдегез. Иманың нык булмаса, суга да ега, телендә сандугачлар сайрата. Борчылмагыз, җәмәгать, дәвам итик, – диде күпне күргән авыл мулласы.
Зифа Шаһидулловна да бу мәзәкне күтәреп алды:
– Әле иртәнге җидегә кадәр вакыт күп, утырыйк иркенләп, бирелмәгез берүк шайтан коткысына, – дип дәвам итте ул. Йөзендә бераз аптыраулы караш шәйләнсә дә, башкаларга сиздермәде. Тагын бер кат догалар укып, мәҗлеснең әһәмиятен арттырырга тырышты алар мулла белән. Җиңелделәр дип уйламасыннар. Халык аларны хөрмәт иткәнгәме, күңелләргә үтәрлек ихлас сүзләренәме – беркем дә аш табынын ташлап китмәде, киресенчә, тора-бара заврононың килеп, тамак төбе белән акырулары да артка чигенде, көлкеле төсмер алып, мәгариф җитәкчесенең җилбәзәклегеннән кайберәүләр көлемсерәп кенә куйды.
Иртәгесен Зифа Шаһидулловнаны «кызу мунча» көтә иде. Үзенең бер дә исе китмәде аның. Гафу үтенмәде, ялгышканмын, кичерегез, дип бил бөкмәде. Ярамаган берни дә юк иде бит монда. Балаларны укыткач, ашханәләр бушагач үткәрелгән чарадан кемгә зыян?
– Әхлаклы балаларны әхлаклы әби-бабайлар, әхлаклы әти-әниләр генә тәрбияли. Әхлак белән дин – аерылгысыз төшенчәләр. Берсе булмаса, икенчесе булмый, – дип, җайлап кына аңлатырга тотынган иде Зифа, бүлмәсендә акны-караны аера алмас дәрәҗәдә каралган, бөтен бите бүртенгән завронога берни дә кирәк түгел иде бу минутта һәм ул русчалатып:
– Вон, – дип акырды, – вон отсюда!
– Китәм, китәм. Калырга дип килмәдем. Сезнең урынга да дәгъва белдермим. Татарча өйрәнегез башта, аннан сөйләшерсез, – диде Зифа тыныч кына.
– Больше курьмәс сине, не появляйся! – дип калды завроно, чак-чак татарча сүзләрне тупалап.
Шуннан бирле аларның арасы ныклап бозылды. Ерганаклар тирәнәйде, киңәйде. Шулай да эштән кумадылар Зифа Шаһидулловнаны. Ләкин татар марҗасының бәйләнүләренә чик-чама калмый иде кайчак. Түзде Зифа, тешен кысып түзде. Эшләвен дәвам итте, ләкин бил бөкмәде.
12
Шулай көйле генә итеп уку еллары берсе артыннан икенчесе алышынып торды, менә тагын бер уку елын төгәлләп куйдылар. Уку елын башлап кына җибәрәсең, йомгакларга да вакыт килеп җитә. Вакыт шулкадәр тиз уза. Кем әйткәндәй, көннәр кыскара – еллар озыная. Таллык мәктәбендә эшләүчеләрнең дә уртача яше 33 кә җитте. Кемнәрдер гаилә корды, кемнәрдер үзләренә якынрак мәктәп эзләде. Тик Рамазан гына һаман да биредә, ияләнгән җир дип эшләде дә эшләде. «Ел укытучысы» конкурсларында катнашып, призлы урыннар алды, конференцияләрнең, семинарларның исәбе-хисабы булмады. Ул директорның уң кулы, алыштыргысыз хезмәткәре иде. Рамазанга ышаналар, аның белән исәпләшәләр, киңәшләшәләр иде. Иманлы булуы, дин тотуы аның иптәшләре арасында абруен бермә-бер күтәрә иде. Үзе дә сабыр булды, карусыз эшләде, масаюны белмәде. Әле дә әнә иптәшләре, ягъни ир-ат укытучылар белән бергә, мәктәп өчен яшелчәләр үстерә торган теплицаны бергәләп корып та куйдылар. Башта якындагы урманнан киштәлекләр кисеп ташыдылар, аларны кагып, ныгытып, аркылыга-буйга рейкалар телеп суктылар, ахырдан полиэтилен белән төрделәр. Менә дигән итеп мәктәпнең тәҗрибә участогын барлыкка китереп, күз ачып йомганчы чыгымнар чыгармыйча гына тергезеп тә куйдылар. Ел саен язын алар җыелышып, теплицага «җан өрә». Бер булып, бердәм булып.
Әнә шулай теплицаны төреп, соңгы кадаклар кагып ятканда, кайчандыр биредә үзләре белән бергә эшләгән һәм мавыгулар эзләп, шәһәргә киткән, аннары каладагы мәктәпләрнең берсендә директор урынбасарымы, тарих укытучысымы булып эшләгән Гөлшаһидә шалтыратты. Ара-тирә генә сөйләшеп торсалар да, аларны бергә эшләгән еллар истәлекләре генә бәйли иде.
– Рамазан, ташла эшеңне, минем компаниягә күч.
– Ничек? Син мәктәптә эшләмисеңмени?
– Юк ла инде. Минем аннан киткәнемә бишбылтыр. Күптән китәсем калган.
– Кайда соң син?
– Мин бер компаниядә. Төрле дәвалау әйберләре сатабыз.
– Кит әле моннан. Дин тоткан кешегә килешмәс.
– Үзең сайларсың. Менә мин үземә бүләк ителгән өр-яңа машина янында басып торам.
– Нинди машина? Кем бирде?
– Яхшы эшләгән өчен компаниям бүләк итте. Син мәктәбеңдә чәчең белән җир себерсәң дә – «кукиш». Ә менә монда эшләгәнеңнең кадерен беләләр ичмасам.
Рамазан сүзсез калды. Кайчандыр үзе белән бергә, бер мәктәптә эшләгән укытучыга яхшы эшләгән өчен дип, машина тоттырсыннар әле. Монда сыңар мактау кәгазен дә күпсенәләр түгелме? Кайчандыр Рамазаннар белән бергә укучылар арасында кайнаган, бергәләшеп, мең дә бер чара үткәргән, сайлау кампанияләрендә бергәләп эшләгән, дәресләрен районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә лаеклы итеп үткәргән укытучыдан мондый сүзне ишетермен дип һич уйламаган иде ул. Хәтта мәктәптән китәр дип тә башына китермәде.
– Намаз укучылар да бар бездә. Ул дин тотуга һичничек комачауламый. Әле син дәрес вакытларына туры килгән намазларыңны казага калдырып укыйсыңдыр, монда үз вакытында укый аласың. Намазны үз вакытында уку – фарыз гамәл. Аннан син үзеңә үзең хуҗа. Артыңнан тикшереп йөрүче дә, вакланып, кайчак кабат-кабат бәйрәмнәргә-кичәләргә сценарий яздыртучы да, дәресеңә кереп билге куючы да, ЕГЭ, ОГЭ дип баш катыручы да юк. Туймадыңмыни әле кәгазь боткасыннан, күсе күк көне-төне кәгазь арасында казынып ятудан. Мәктәп сазлык кебек бит ул. Торган саен отыры аска суыра. Ирекле тормышның нәрсә икәнен белерсең бераз. Сал богауларыңны, ике дә уйлама.
Рамазанга көчле удар булды бу. Андый эш тә бар икән! Дәүләт эшен җиренә җиткереп, кайчак арттырып үтәсә дә, премия бирүче бер дә күренми бит, әллә уйлап карыйсы инде, дип корт йөгерде аның миенә. Бүтән эшнең бар икәнен белмичә эшләде дә эшләде бичара.
– Гөлшаһидә, мин синең командаңа керәм, – дип әйткәнен сизми дә калды Рамазан. Тик менә директорын ташлап китү дөрес булырмы икән?
Китү турында сүз кузгаткач, Зифа Шаһидулловна артык төпченеп, каршы килеп тормады. Киләсе уку елында, бернигә карамый, Рамазан эшеннән китте. Мәктәп һавасын ничә еллар сулап тарайган үпкәләре киңәеп калды. Намазларын да акрынлап, намазлыксыз укый башлады. Дөрес, өйдә, офиста булганда, намазлыгын җәя дә укый. Ә менә юлда, саф һавада булганда яки җиләккә-гөмбәгә баргач, намаз вакытлары җитсә, йә чиста кәгазь кисәге җәя, йә чиста нәрсә бар, аяк астына шуны салып укый. Намазы да вакытында укыла, ихлас та кебек килеп чыга. Шуңа да Аллаһка тагын да якынайган, тагын да береккән кебек булды Рамазан соңгы вакытларда. Иң мөһиме: ул азат, һичкем алдында хисап биреп йөрисе юк. Иркенлек яшәтә икән шул безне. Рамазан да шуны тойды, сизде. Ә моны тойган кеше кабат коллык богавын кимәс шул. Намазлыксыз намазның да рәхәтен татымас.
Бер елдан Рамазанның шәһәр читеннән фатир алуын ишетеп, Зифа Шаһидулловна да авыр көрсенде. Юк, көнчелектән түгел, ә үзенең заяга узган гомерен кызганып. Белеп яшәлмәгән икән, дип көрсенде.
Яшьлеген генә түгел, бөтен гомерен мәктәпкә, кеше балаларын тәрбияләүгә багышлаган Зифа Шаһидулловнаның әнисе бакыйлыкка күчеп, үзе генә яши башлавына да хәйран вакыт үтеп китте. Рамазан апасын бервакытта да онытмады. Зифа Шаһидулловна да аны өендә үткәргән Коръән ашларына гел чакырып торды. Барды аларга Рамазан. Зифа апасына күчтәнәчләрен дә кызганмады. Дин юлына басуына сәбәпче булган директор апасына гомер буе бурычлы санады ул үзен. Нәтиҗәсен генә Аллаһы Тәгалә ясады. Шуңа да тәвәккәлләргә кирәк, сәбәп итмичә торып, нәтиҗә көтеп булмаганын яхшы аңлады Рамазан.
13
Иртәнге якта укылган догаларның кабуллыгына тәмам ышанган хәлдә намазлыктан торып килгәндә, телефоны шалтырады. Минем кебек иртәләүчеләр бар икән әле, дип уйлап, телефонны алса, анда Зифа Шаһидулловнаның борчулы, ярсу тавышын ишетеп сискәнеп китте:
– Тиз генә безгә кил. Бергә мәктәпкә барабыз. Сүтәләр икән бит мәктәпне. Ишетәсеңме, сүтәләр... Тиз бул... Саубуллашып кайтыйк, – диде үз фикерен белгертергә сүзләр таба алмаган һәм аларны бер-берсенә ялгап җибәрү турында уйлап та карамаган, ләкин бик мөһим әйберне тиз генә әйтеп бетерергә азапланган әрнүле таныш тавыш. – Сүтмәсәләр булмыймы икәнни соң, җан җылыбыз белән төзегән идек бит?!
Директорының нәрсә әйтергә теләгәнен ярты сүздән аңлап алган Рамазан, шунда ук машинасын кабызып, укытучысы, аннары мәктәп директоры булган, бергә эшләгән хезмәттәше, хәзер инде ялгыз гына гомер итүче, тыныч картлыгын кичерүче Зифа Шаһидулловна торган авылга ашкынып чапты. Мондый халәтне тагын кайда күргәне бар иде соң әле аның? Шундый үзәк өзгеч тавыш ишетсә, аны беркем дә туктатып кала алмый иде. Ә-ә-ә, исенә төште. Мәктәптә укытып, мәш килеп йөргән вакытта, кисәк кенә, уйламаганда аңа әнисе шалтыратып, авыруы көчәеп китүен әйтер иде дә, Рамазан, укыта башлаган дәресен шундук өзеп, өстәлдәге ачылган дәреслеген дә япмыйча, хәтта класс ишеген дә ябарга өлгермичә, өенә чыгып чабар иде. Машинасы нинди тизлек белән баргандыр, егерме биш чакрымны җиде-сигез минутта кайтып җитеп, әнисенә уколын кадап, даруларын биреп килер иде. Аның хәле җиңеләеп китмичә, кире мәктәбенә бармас иде. Шулай ничә еллар кабатлангандыр... Кан тамырлары тыгылган, кан аз хәрәкәтләнгәндә шулай була дип, врачлар әйтсә дә, әллә ничә тапкыр ятып дәваланса да, һаман бу зәхмәтле авыруы бетми иде. Рамазанның болай чыгып чабуын хезмәттәшләре дә, директор үзе дә белә булса кирәк. Кайчак ул чыгып чабуга, дәресне китапханәче Тәүхидә апалары дәвам итәр иде. Йә булмаса класска берәр китап алып кереп укыр, яки бушрак булган башка укытучыга, дәрескә кереп, дәвам итүен сорар иде. Моны белгән Зифа Шаһидулловнага да рәхмәт, сүз әйтми.
– Алай кызу чапма, машинаң белән капланырсың, әниеңә кирәк вакытта дару бирүче дә калмас, ишетәсеңме, әкрен йөр, – дип, Тәүхидә апасы ничә тапкырлар әйтсә дә, барыбер тыңламый иде Рамазан. Әни бит ул. Даруын эчә дә алмыйча өзелеп китсә? Аллаһ сакласын. Әнә шулай машина тәгәрмәче машинадан алда чапкан вакытларда да, аны Аллаһы Тәгалә саклый, борчулар бирми иде. Бу юлы да Аллаһка тапшырып, хәерлесен сорарга кирәк, дип уйлады Рамазан, директоры янына барып, аны машинасына утыртып, Таллыкка кузгалганда. Берара сүзсез бардылар. Бергә эшләгән сукмакларга күз ташлап, эшләгән елларын искә төшерделәрме, ничә буын балаларга белем һәм тәрбия биргән, авылның мәгърифәт, мәдәният, миллият үзәге булган мәктәпнең болай тиз юкка чыгуын калебләре белән күтәрә алмаслык дәрәҗәдә иделәрме, кыскасы, машина эчендә авыр тынлык урнашып, һәр икесе дә күзләре белән тәрәзәдән сөзеп карап, тизрәк барып җитү турында уйлый иде. Туктатып калырга! Сүттермәскә! Мәктәп бетсә, авыл да бетә, яшәеш бетә бит. Юк, бу алай булырга тиеш түгел. Ничек тә өлгерергә кирәк, туктатып калырга кирәк.
Алар барып җиткәндә, мәктәп әле шул килеш иде. Зифа апасы урынына калып, яңарак кына эшли башлаган яшь директор кыз да күзгә чалынмады. Тиз генә мәктәп эченә үтте алар, һәм андагы мәхшәрне күреп шаккаттылар. Чак кына егылып китмичә, эче тәмам тар-мар ителгән мәктәпне күреп, җиһазларын алганда җимереп ташланган стеналарга сөялеп калдылар.
– Мәктәбем, – дип үкседе Зифа Шаһидулловна, – үз кулларым, бөтен барлыгым, йөрәк җылым белән салдырган мәктәбем. Ник соң бу болай? Ник тиясез мәктәбемә? – дип, бирегә мәктәпне сүтәргә җибәрелгән «ХЭС» оешмасы эшчеләренең кулларына барып асылынды директор.
– Апа, без кушканны эшләүчеләр генә, безгә рәнҗемәгез. Балалар азайгач, чыгымнар күп сорыйдыр инде, шуңа сүттерәләрдер, – диде эшче егетләр.
– Күрше авылдагы яңарак кына салынган мәктәптә дә балалар аз, диләр, автобус белән шунда йөреп укырлар. Ник борчыласыз, мондагы мәктәп урынына кемдер кафемы, туйлар-юбилейлар үткәрү өчен берәр төрле үзәкме ачмакчы була, диләр, дөрес булса, – диде берсе.
– Башыгыз бармы сезнең, мәктәп нигезенә шундыйны салалармыни? Иң изге җир бит ул мәктәп, – дип елый-елый, илереп ялваргандай, кемгәдер нидер аңлаткандай, һәрберсенә якын килергә тырышып эндәшкәндәй итте элеккеге директор. – Киләчәкнең күзенә ничек күренербез?
– Сез бит инде пенсионер. Авыл халкы кайгырсын. Хәер, бу эшкә ясин чыгылган инде. Нишләсәгез дә каршы тора алмыйсыз, – диде әлеге оешмада эшләүче авылдашы Рәсим тыныч кына.
– Биредәге документлар кайда, кайда без ясаган альбомнар, авыл тарихы, ветераннар папкалары, мәктәп тарихын кая куйдыгыз? – дип өзгәләнде Зифа апалары, директор бүлмәсенә атылып.
– Соң, сүтеләсе булгач, алдан җыеп алганнардыр, – диде олырак кына бер эшче.
– Курыкмагыз, апа, сезгә аларның берсе дә кирәк түгел бит инде. Ник баш ватасыз соң, ник борчыласыз бер кирәкмәгән өчен, – диде тагын бер яшьрәге.
– И энем, – диде Зифа Шаһидулловна, чак кына тынычланып, – документлар саклансын иде инде. Алданрак белмәдек шул, килеп, үзебез барлап, җыеп куяр идек. Алар арасында архивка тапшырасылары да була, кайсылары егерме биш, кайсылары җитмеш биш ел сакланырга тиеш бит. Пенсиягә чыгучылар теге яки бу документны сорап килүчән була, – дип, авыр сулады элеккеге мәктәп җитәкчесе. Тагын нәрсәнедер исенә төшереп, кинәт кабынып та китте: – Сүттермим мин бу мәктәпне. Ишетәсезме, сүттермим, кайтып китегез, нишләттегез мәктәбемне? – дип, тагын ярсыды Зифа Шаһидулловна. Аннары идәндә аунап яткан, өстеннән кешеләр үтеп, аяк эзләре төшеп калган, күбесе ертылып, танымаслык хәлгә килгән, стендтан төшеп калган фотокарточкаларга ымлады. – Ник, боларны җыярга буладыр бит?!
Мәктәп коридорыннан атлап барганда коелып калган документларга, кәгазь өемнәренә, ярым җимерек стендларга, алганда җимерелеп, ярты юлда ташлап калдырылган стеллажларга кагылып узды элеккеге директор һәм һәрберсен кулына эләктерергә, һәрберсен кочагына җыярга тырышты, кайсыларын сыйпап узды, кайсылары кочагыннан кабат коелды.
– Ничек кулларыгыз бара, сүтүе генә җиңел, ә бит без аны ничек итеп төзедек, булдырдык. Кара, әнә бит, бу стендтагы бер фотоны да җыймаганнар? Анда бит без мәгърифәтчеләр дәвамчылары булган авыл муллаларының нәсел җепләрен барлап, тарихларын өйрәнеп, элеккеге фотоларын архивлардан, туганнарыннан алып төзегән идек. Бер селтәнүдә юкка чыгармакчы буласыз, барып чыкмас, – дип пышылдауга күчте Зифа ханым, тавышы карлыгып. Бераз хәл кергәч, аны мәктәпнең бер тыныч почмагына – намаз укый торган бүлмәсенә култыклап диярлек алып китте. Шунда Рамазанның уен сизепме, Аллаһы Тәгалә белдертепме:
– Рамазан, син «Ясин» сүрәсен беләсеңме? – дип, сорады бераз тынычланып калган директор.
– Беләм, апа, – диде, үзе дә көчсезләнеп, кыюсызланып калган Рамазан.
– Укы шуны. Кычкырып укы. Мәктәпкә ясин чыгабыз.
Рамазан шунда ук ниндидер татар мәкамен табып, көйләп ясинны укый да башлады. Аның тавышы көчәйгәннән-көчәя барып, бөтен күзәнәкләр аша үтеп, биредәге барлык тере затның фикерләвен дини яссылыкка күчерде. Мәктәп сүтәргә килгән «ХЭС» эшчеләре башта аптырап калды, аннан, берәм-берәм коралларын ташлап, кайсы кая идәнгә чүгәли башлады...
Ясин тавышыннан гайре бер шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Барысы да шым калып, Коръән аятьләрен тыңлады. Хәтта удмурт милләтеннән булган Михаил да, күзен бер ноктага төбәп, озаклап уйланып утырды. Көчле сихри тавыш сүтелә башлаган мәктәп хәрабәләре арасыннан урамга, авылга таралды. Ясин укучы Рамазанның тавышы, манара башыннан намазга чакырып әйтелгән азан тавышы кебек ишеткән берәүне дә битараф калдырмыйча, мәктәпкә дәште. Күзләре яшьләнгән, яулык читләре белән авызларын каплаган әбиләр дә, Коръән авазын ишетеп, тиз генә өйләренә кереп, түбәтәйләрен эләктергән һәм нык адымнар белән сүтеләсе мәктәпкә ашыгучы бабайлар да бар иде арада. Тик ник бер җитәкче күренсен?! Кая качып яталар диген? Шулай да булмаулары хәерле, барыбер биредә алар артык иде. Милләт, тел, дин өстенлеген шушы мизгелдә берни дә алыштыра алмас кебек булып, Таллык мәктәбендә Коръән аятьләре яңгырады. Аллаһы Тәгаләгә сыенып утыручылар янына, ясин тавышларын ишетеп, шушы тирәдә торучылар, якында гына урнашкан колхоз идарәсе кызлары, ферма эшчеләре, машина-трактор паркында эшләүче ир-атлар, укучы балалар да килеп кушылды. Мәктәп эче халык белән тулды. Берәү дә «килегез» дип чакырмады, әнә шул ясинның могҗизаларга тиң серлелеге дәште аларны бирегә. Шул җыйды халыкны, шул берләштерде.
Каерылган кабинет ишекләрендәге «Кабинет паспорты» дип исемләнгән язу астында булып, шушы мәхшәрдә идәнгә шуып төшкән Аятелкөрсиләрне җыеп, мәктәпкә керә торган авылдашларына юл әзерләде Зифа Шаһидулловна. Тиз генә коридордагы чүп-чарны җыештырырга кереште. Каяндыр сулы чиләк табып алып, татар теле һәм әдәбияты кабинетында такта белән парталар алдындагы берничә метр араны юарга да кереште. Рамазан белән Илфат әлеге кабинетның парта-өстәлләрен коридорга ташыды. Халык сәерсенеп тә, теләктәшлек белдереп тә, элеккеге директорның гомерләрендә дә күрмәгән мондый халәтен күзәтте. Аларга башка иярүче, кушылучы гына булмады. Берничә чиләк су китереп бирделәр үзе. Анысы да биредә белем алган укучылар иде. Тик нигәдер пенсионер директорга кушыласы итмәделәр. Ясин укылып бетүгә, Зифа Шаһидулловна үтенүгә дә охшаган тонык тавыш белән:
– Намаз укыйбыз. Барыбыз бергәләп. Сафларга басыгыз, – диде. – Алга ир-атлар баса, алар артына хатын-кызлар, аннан балалар... Намазны Рамазан имам булып укытыр.
– Шушы татар теле кабинетындамы?
– Әйе, шушы кабинетта уку дөрес булыр, – диде элеккеге җитәкче.
– Безнең намазлыклар юк бит, – диеште арттагылар.
Кемдер:
– Ак кәгазьләр бар менә, шуларны салып укыйк, – дисә дә, Рамазан, берәүгә дә игътибар итмичә, сафларның тигезлеген карап чыкты. Аллаһка безнең инану, ышану гына кирәк, намазлык булу-булмау мөһим түгел, дип әйтәсе килгән иде, никтер тукталып калды. Юылган идән чип-чиста иде. Кемдер, каяндыр табып, идәнгә палас та китереп салды. Коридорда аяк киемнәрен калдырып, барысы да татар теле кабинетына кереп тулды. Ир-атлар артына хатын-кызлар, алардан соң балалар тезелде. Барысының да күзләре моңсу, карашлары аптырашлы, адымнары салмак, йөзләре ялварулы иде.
– Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, Алаһы Тәгаләдән хәерлесен сорау намазын укымакка. Халисән-лилләһи Тәгалә. Аллаһу әкбәр.
Сүтелә башлаган мәктәп эчендә укыла торган бу намазга басмыйча калучы булмады. Намазлык кирәк дип, кырыйга китүче дә күренмәде. Ничектер бердәм килеп чыкты бу гамәл. Аллаһ белән сөйләшүгә хәтта биредәге эшчеләр дә авыл халкы белән бердәм булып басты. Үзләреннән дә өстен, үзләреннән бөек Зат – Илаһ барлыгына ышанып бастылар намазлыксыз намазга. Монда бернинди нәчәлникнең әмере, боерыгы да кирәк булмады, үзеннән-үзе, ничек тиеш булса, шулай килеп чыкты. Аллаһ хәерлесен кылсын дип, дога кылганда да, халык таралмады. Намаз укылып беткәч, мәктәп сүтәргә килгән эшчеләр башта акрын гына инструментларын җыя башладылар, аннары җай гына, башларын бераз ия төшеп, машиналарына утырып, Таллык мәктәбен калдырып китеп тә бардылар. Алар артыннан авыл халкы сүзсез генә таралышты. Тыптын калган мәктәп хәрабәләренә каяндыр яктылык иңгән кебек тоелды. Ничектер, үзләре эшләгәндәге мәктәп төсе кире кайткандай, төнлә белән кояш чыккандай, тирә-як яктырып, ачылып киткәндәй булды. Үзе гайре, үзе рәхәт, үзе илаһи, үзе табигый...
– Апа, кайтыйк булмаса. Туктата алдык бит. Мәктәпне сүттермичә калдык бит, – диде Рамазан. – Намаз укып, Аллаһтан хәерлесен дә сорадык. Аллаһ кабул итсен. Безгә ярдәмче булсын. Апа, дим, кайтыйк. Ял итәрсез кайткач.
Зифа Шаһидулловна сүзсез генә машинага чыгып утырды. Бер ноктага төбәлгән карашыннан, кысылган иреннәренең кайчак кыймылдапкыймылдап алуыннан, аның чынлап та кемгәдер нәрсәнедер раслап баруын, алай түгел – болай ул, дип аңлатырга тырышуын сиземләп була иде. Боларны Рамазан, әлбәттә, белә алмады...
Икенче көнне иртәнге намаздан соң Рамазан Зифа апасына әллә ничә шалтыратса да, телефонны алучы булмады. Таң белән Таллык мәктәбенә чыгып чапты ул. Мәктәп тәрәзәләрендәге кабат куелган пәрдәләрне, стендларның кабат урнаштырылуын, ялт иттереп җыештырылган идәннәрне күреп: «Зифа Шаһидулловна эше бу», – дип, мәктәп буенча чабып, апасын эзләргә тотынды Рамазан. Димәк, кичә ул кире Таллыкка киткән, төне буе мәктәпне рәткә китергән, юган-җыештырган, төзәткән, каккан-суккан... Элеккеге директорның бу гамәлен күреп, Рамазан телсезөнсез калды. Ничек көче җиткән? Ир-атлар да көчкә күтәрерлек өстәлләрне кабат үз урыннарына тезгән. Әмма Зифа Шаһидулловна үзе кая соң, үзе? Тыны кысылды Рамазанның. Кая китте икән соң? Эзли торгач, директор бүлмәсенең бер почмагында ярым бөкрәеп яткан Зифа апасын күреп имәнеп китте ул. Янына мәктәп альбомнарын матур итеп тәртипләп тезеп куйган, бер якка документлар өелгән өстәл урнаштырган. Анда мәктәп коллективы белән төшкән фотокарточка тора. Үзе башындагы ак яулыгын гәүдәсенә япкан, әллә чүгәләгән, әллә җайсыз килеп төшкән, ничектер уңайсыз ята иде ул. Куллары салынып төшсә дә, намазлык җәеп, шунда Коръәнне тотыпмы, укыпмы утырган булса кирәк, янында каләм белән дәфтәр дә бар иде. Зифа Шаһидулловнаның тын алуын ишетергә теләп, Рамазан аның пульсына үрелде. Ә үзенең күзеннән шыбырдап яшь тамчылары тәгәрәде.
– Нишләттеләр сезне, апа? Сезнең хезмәтегезне? Болай тәмамланыр өчен бил бөктегезмени сез гомер буе? – дигән яшь аралаш өзек-өзек ярсыган тавышлары ишетелде Рамазанның. Ишек ягына борылып, бирегә таба килүче татар марҗасы – заврононы күреп алгач, сабырлыгы тәмам ташып, аңа каршы китте.
– Нишләттегез сез мәктәпләрне, белем-мәгърифәт учакларын, авылның йөзен, туган телебезне?.. Бөтен тормышларын, гомерләрен мәктәпкә багышлаган олпат директорларны, андагы сабый халәтендәге ихлас укытучыларны?.. Нишләттегез? Ник болай туздырдыгыз бу изге урынны? Моңа кайчан да булса бер җавап бирерсез, ишетәсезме, җавап бирерсез, – дип, Рамазан үрсәләнепүрсәләнеп кычкырды да, язгы ташу ерганакны җимергәндәй, бераз басылып, аннан тынып калды, шуннан кинәт кенә агарынып, кичә төнлә укытучы апасы җәйгән палас өстенә уңайсыз рәвештә авып төште.
* * *
«Ашыгыч ярдәм» машинасында завроно татар мөгаллимнәрен хастаханәгә кадәр озата барды. Борчылуына куркуы да килеп кушылгач, ул тәмам югалып, каушап калды. Әле Зифа Шаһидулловна, әле Рамазан янына килеп:
– Сез исәнме? – дип өтәләнде. – Сезгә хәзер ярдәм итәрләр. Бераз гына көтегез. Барысы да яхшы булыр. Ничек болай килеп чыкты әле ул? Мәктәпне сүттермибез аны. Ишетәсезме, шул килеш сакланачак Таллык мәктәбе. Башлангычка калдырабыз да... Бер бала булса да, укыячак анда, менә уңайланыгыз да кабат үз эшегезне дәвам итәрсез. Белмәдек бит, шулай авыр кабул итәрсез дип, белмәдек. Идарәдәгеләр дә, үзегезгә карагыз, диделәр. Шул карарны җиткерергә килә идем дә бит инде мин сезгә, бераз гына соңга калганмын шул, бераз гына соңарганмын...
Тәмам үзәкләренә үткән татар марҗасының бер кәлимә сүзен ишетмәсә дә, йөзләренә аз гына кызыллык йөгергән мөгаллимнәр бераздан акрын гына күзләрен ачтылар.
РӘҖӘП БӘДРЕТДИНОВ
"КУ" 12, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев