ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Үзендә теге дошман солдатын юк итәрлек көч таба алмады Зәки. Якташы Василийның кулында бау күреп, аны үзенә ярдәмгә чакырды. Немецны шул бау белән юан бер имән кәүсәсенә бәйләп куйдылар да авызына чүпрәк тутырып калдырдылар.
4
Кулга алынган барча кешене ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән
уратып алынган мәйданга куып китерделәр. Каралты-кура юк, баш
өстендә бары зәңгәр күк һәм йолдызлар гына. Ачык һавада, үләне
тапталып беткән туфракны түшәк итеп, төн чыга алар хәзер. Ашыйм
дисәң – ризык, эчим дисәң, су юк. Тора-бара, яшь, таза егетләр
җиргә ятып үлән ашарга, усак кайрылары кимерергә тотынгач,
көнгә ике мәртәбә инеш суында болгатылган ниндидер баланда бирә
башладылар. Ләкин аны ашау үзе бер газапка әверелде. Ашамыйча
да булмый. Чөнки урман кисәргә йөртәләр. Хәлең бетеп егылсаң,
кире тора алмасаң, бик мәшәкатьләнмиләр – атып кына үтерәләр.
Тимерчыбыкларның аргы тарафында тирән чокыр казыттылар,
тоткыннарны, кул-аягыннан тотып, шул базга гына тотып томыралар.
Эшкә бару, кире кайту да – бер газап. Колонналарга тезәләр дә
дүрт яктан автоматлар белән коралланган немец солдатлары һәм явыз
овчаркалар озатып йөри үзләрен. Әсирләрне кешегә санау кая инде,
аягыңда итек, өстеңдә кием бармы, аларны ул кызыксындырмый,
дуңгыз көтүен дә алай йөртмиләрдер.
Әсирләрнең уйларында бары бер ният: бу мәхшәрдән качып котылу.
Әмма ничек качасың: ялгыш абынып егылсаң да, овчаркалары өскә
ташланырга тора. Бер-ике тапкыр качарга омтылып караучылар булды,
әмма үзләре өчен бик аянычлы тәмамланды. Иң элек этләреннән
талаттылар, аннан теге чокыр читенә тезеп атып үтерделәр.
– Качарга уйлаган һәркайсыгызны шундый язмыш көтә, – дип,
төкереген чәчә-чәчә кисәтте немец офицеры шул тетрәндергеч
күренешне тамаша итәр өчен махсус куып китерелгән тоткыннарга. –
Германия сезгә азатлык алып килә. Сез шул азатлыкны алып килүчеләргә
рәхмәтле булырга, азатлыкны якынайту өчен көн-төн хезмәт итәргә
тиешле...
Башкалар ни уйлаган, шундый явызлыкны ничек кичергәндер,
Зәки исә күңеленнән үз-үзенә ант бирде шул минутта: «Исән-сау
котыла алсаммы, соңгы сулышыма тикле үч алыр идем мин сездән.
Үзебезнең егетләребез өчен... Якташларыбыз өчен... Туган илебез
өчен...» Кат-кат шул ук сүзләрне кабатлады ул күңеленнән. Ләкин
тормышка ашыра алырмы ул бу хыялын, әйтеп булмый. Максатына
ирешү юлында теләсә нинди хәйлә һәм мәкергә дә әзер иде ул хәзер.
Әсирләрдән бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урман
кистерделәр. Урман һәм агач эшләрендә Зәкигә җитү мөмкин түгел.
Урман янында үсте, урманчы булырга хыялланып, һөнәр алды.
Тора-бара фашистларның ул агачны ни өчен хәзерләве дә мәгълүм
булды. Белоруссия урманнары читендәге матур табигать кочагында
фронттан яраланып кайтучы үз солдатлары өчен госпиталь төзү икән
уйларында. Иң элек офицерлар өчен бина төзеләчәк. Балта эшләрен
белгән егетләрне сайлап, бура буратырга икән ниятләре. Зәкинең
бу эштә тәҗрибәле егет булуын чамалап алган офицер аны үзенә
чакыртты. Штаб тирәсендә чуалып йөргән бер поляк тәрҗемәче
булды.
– Исемең ничек, рус золдат?
– Зәки.
Ул махсус исемен саф татарча, хәтта үз авылларындагыча итеп,
мишәр акценты белән әйтергә тырышты.
– Ничек-ничек? – дип кызыксынды моны сизеп алган немец. – Рус
золдат, исеме рус түгел?
– Мин – татар егете. Татар! – дип басым ясады ул.
– Гут-гут... Бик яхшы, – дип кабатлады теге берничә кабат. – Татар
русны яратмый, шулай бит...
«Немецларны ничек яратканлыгымны күрсәтер идем дә
мин сиңа...» – дип җавап бирде ул күңеленнән. Әмма дәшмәде,
сабырлыгын җуймады. Кем белә, бу сөйләшү, бәлки, бер-бер форсат
бирмәгәе. Ничек аңласалар – аңларлар, үзалдына, махсус тегеләргә
күрсәтеп, елмаеп куйгандай итте.
– Гут-гут... Бик яхшы... – дип кабатлады офицер тагы да. Зәкинең
елмаюын үзе белән килешүе итеп кабул итте кебек. – Сине бик оста
егет дип сөйләделәр. Әллә төзүче идеңме син?
– Әйе, төзүче идем, – дип җавап кайтарды Зәки. Ике уйлап
тормады, ялганга кереште.
– Йортлар төзи беләсеңме? Агачтан... Бүрәнәләрдән...
– Беләм. Мин – урманда үскән егет, агачтан ни телисез, шуны
төзергә әзер.
– Менә ничек, Заки... Исемең шулай бит?..
– Шулай.
– Сезне Советлардан һәм руслардан азат итүче немец офицерларына
штаб һәм госпиталь төзергә кирәк булачак. Төзелеш тиз арада
башкарылып тәмамланырга да тиеш. Проектлар бар, ә төзүчеләрне
әсирләр арасыннан син сайлап алырсың, килештекме?..
– Килештек...
– Булдыра алырсыңмы?
– Без булдырмаган эш юк!
Аны аерым бер бүлмәгә кертеп, алдына аш-су, икмәк һәм колбасалар кисеп куйдылар. Һәм өстәлгә тагы ниндидер шешә менеп
кунаклады. Шешәгә ымлап, ярым полякча, ярым русчалатып дәште
үзен сыйлаучы хатын.
– Бу шешә дә синең өчен. Офицерлар гына эчә торган шнапс.
– Мин эчмим, дуслыгым юк, – диде егет коры гына.
– Эчмәгән ир-ат булырмы, биргәндә эч. Гел-гел тәкъдим итеп
тормаслар...
– Ата-баба эчмәгән аракыны мин эчеп утырмам. Алып куегыз аны
өстәлдән.
– О-хо, харап икәнсең син, – дип гаҗәпсенде поляк хатыны.
Эчмәгән, шнапстан баш тарткан ир-атны беренче күрүе иде булса
кирәк.
Ашагач, Зәкине урман кисүче әсирләр янына кире илтеп куйдылар.
Ул ун-унбиш кеше сайлап алырга һәм иртәгәсе көннән алар фашистлар
өчен бура бурарга керешергә тиеш булып чыкты. Берничә йөз әсир
һәм үзе танып белгән якыннары арасыннан тәҗрибәле, ышанычлы
ир-атларны табу әллә ни кыен булмады. Режимның беркадәр йомшара
төшүе һәм ашау-эчү якларының да яхшыру ихтималы кызыктырдымы
аларны, әллә килешү-аңлашу вакытында Зәкинең үз итеп серле генә
күз кысып куюымы, һәрхәлдә бригада тупланды.
Инде исем-фамилияләр язылган исемлекне өлкән надзирательга
тапшырырга дип юнәлгән җиреннән икенче бер тарафта башланган
ниндидер ыгы-зыгы Зәкине тукталырга мәҗбүр итте.
– Анда ни булган тагы, – дип сорады ул шул тарафтан килгән
Мөнир атлы егеттән. Мөнир – Чувашстанның Батыр районыннан,
татар авылында туып-үскән егет. Алар Канаштан ук бер вагонда
килгәннәр иде. Балта эшен яхшы белә, шуңа ул аның кулындагы
исемлеккә дә теркәлгән.
– Әй, шул, әлеге дә баягы Василий инде, – дип, кулын гына селтәде
Мөнир. – Бер теленә хуҗа була белми бит. Менә хәзер үзен атарга
җыеналар.
– Нәрсә өчен? Ни майтарган тагы?
– Телеңә күп салынма, эшлә, – дип, арт ягына китереп типкән
надзиратель. Һәм теге үтеп киткәч: «Олак...» дип, өч хәрефле сүз
әйткән дә артыннан төкереп калган. Хәзер, әнә, ни эшләргә белми...
Яшисе килә үзенең.
– Кемнең яшисе килми, – диде Зәки коры гына һәм ашыга-ашыга
шул тарафка китеп барды.
Мөнир аның артыннан кычкырып калды:
– Зәки, белеп тор, җүнле кеше түгел ул Василий, әле бая гына сине
дә «немецларга сатылган» дип сөйләп тора иде...
Якташының сүзләрен гүя ишетмәде Зәки, юлын дәвам итте.
Василийны инде бер юан наратка аркасы белән терәп куйганнар булып чыкты. Хөкем карарын игълан итеп маташалар. Димәк, атып
үтерәчәкләр...
Туп-туры өлкән надзирательга мөрәҗәгать итте Зәки. Ә теге аның
нинди эшкә алыначагыннан хәбәрдар. Һәм азмы-күпме русчаны да
аңлый иде кебек.
– Командир, бу егет – балта остасы. Төзүче. Ул менә бу исемлектә
дә бар, – дип кулындагы кәгазь кисәгенә ымлады ул. Ә ул исемлектә
Василий юк иде. – Иртәгәсе көннән башлап штаб төзелешен
җитәкләүчеләрнең берсе булырга тиеш иде ул. Атмагыз, зинһар,
калдырыгыз аны. Акылга үзебез утыртырбыз.
Гаеплене атарга дип, «пли» дигән әмер бирер өчен кулын күтәргән
немецка дәште өлкән надзиратель:
– Туктатып торыгыз. – Һәм тегене үзе янына чакыртып алды.
Берара шыпырт кына нидер киңәштеләр. – Ул оста төзүче икән,
штаб төзүчеләр исемлегенә кертелгән. Атып үтерергә өлгерербез,
һичкайчан соң булмас... Рейхка хезмәт итсен иң элек.
Василийның аркасына бер-ике мәртәбә приклад белән суктылыр
да артына тибеп озатып калдылар.
– Арбайт... Арбайт... Бар, эшләвеңне бел.
Үзенең исән калуына ышанырга да белмичә китеп барганда,
агарынып чыккан йөзен күтәреп, Зәкигә текәлеп торды Василий. Ни
әйтергә дә белмәде. Ә Зәки исә кулындагы исемлеккә аны уналтынчы
кеше итеп язып куярга мәҗбүр булды.
5
Госпитальгә урынны сайлый белгән фашист. Бер тарафта –
урман, икенче тарафта – камышлар белән уратып алынган искиткеч
ямьле зәңгәр күл. Кошлар сайрый, күлдә кыр үрдәкләре, балыклар
сикерешеп уйный. Урман читендәге уйсулыкта челтерәп агып торган
салкын сулы чишмәсе генә дә ни тора. Күз күреме ераклыгында –
тимер юл станциясе...
Төзү эшенә алынган әсирләрнең генә хәле мактанырлык түгел.
Үзләренең баш өстендә түбәләре булмасын, фашист ял итеп
сәламәтләнсен өчен сагыз исләре аңкып торган нарат бүрәнәдән хан
сарае кебек йортлар җиткерергә кирәк.
Бүген дә аларны муеннарына автомат аскан ике немец озатып
килде. Шул ягы яхшы: көн-төн өреп торган овчаркалары юк алай
да. Егетләргә һәммәсе бергә җыелып сөйләшү-киңәшү катгый
рәвештә тыелган. Автомат аскан ике шәүлә, төзелеш мәйданыннан
ун-унбиш метрлар читтә берөзлексез арлы-бирле йөренеп, үзләрен
күзәтеп тора. Ул шәүләләргә эндәшергә яисә якынлашырга ярамый,
шундук кисәтүсез атып үтерәчәкләр. Дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә
алмаштырып торалар аларны. Ә төзүчеләргә өйлә вакытында бер тапкыр ашарга китерәләр: бәрәңге шулпасы һәм тары ярмасын суда
болгатып пешерелгән майсыз ботка...
Төзелеш өчен кирәк-яракларны җигүле ат белән бер поляк кешесе
китерә торган булды. Аның янына барырга, аның белән сөйләшергә
бары бригадир булып саналган Зәкигә генә рөхсәт ителде. Ә поляк
дигәннәре Польшаның көнчыгыш тарафларында ерак гасырлардан
бирле яшәп килгән татарлар нәселеннән булып чыкты. Телләрен
бик аңлап бетерә алмаса да, Зәки аның белән азмы-күпме аңлаша да
башлады инде. Тегенең бик динле кеше булуын белеп алгач, Зәки
бала чактан ишетеп үскән догаларын да эшкә җикте. Төзелеш өчен
кирәк булган нәрсәләрне аңлаткан арада кайбер мәгълүматлар да ала
иде ул аңардан. Якын-тирәдәге урманнарда партизан отрядлары оеша
башлаган икән. Әле теге авылга, әле бу авылга дигәндәй, төнлә килеп
чыгып, бар булган немецларны, полицайлар һәм сатлыкҗаннарны
кырып-себереп юк итәләр, аталар, яндыралар, шартлаталар икән
шул партизаннар.
Тагы шунысы да мәгълүм булды: якын араларда алар эшләгән
мәйданны чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алачаклар.
Тимерчыбыклар инде станциягә китерелгән, баганаларын бүген
булмаса, иртәгә ташый башлаячаклар...
Төзелештә эшләүче әсирләр өчен гаять тә мөһим һәм вакытлы
җиткерелгән хәбәр иде монысы. Качу турында бик сак кына
әзерләнеп, инде тәмам өлгереп килгән планнары юкка чыгуы ихтимал
икән бит. Тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган җирдән чыгып
котылу бермә-бер кыенлашачак.
Бер җай чыккан арада шушы якларда туып үскән, үзләреннән
шактый өлкәнрәк яшьтәге пәһлеван гәүдәле Петро дәдәй белән
фикерләшеп алды Зәки.
– Бүген үк качарга кирәк, иртәгәсен соң булуы ихтимал, – диде
Петро дәдәй.
– Алай ук ашыксак, ашка пешмәбезме? – дип сорарга мәҗбүр иде
Зәки. Ул икеләнә калды. – Ул тикле ашыктыруның бер-бер сәбәбе
бармы әллә?
– Кичә бу тирәдә чуалып йөргән поляк куштаннары сөйләшкәне
колакка чалынып калды. Бүген булмаса, иртәгә без эшләгән һәм
яшәгән бу зонаны тимерчыбык белән урата башлаячаклар... Дүрт
почмакта сакчылар өчен биек каланчалар төзеләчәк...
Димәк, Польшада яшәүче милләттәшенең сүзләре хак булып чыга...
– Алай икән, – дип, башын чайкады Зәки, тәмам пошаманга төшеп.
Аннан сакчыларга ымлады. – Ә бу автоматлы шәүләләрдән ничек
котылабыз?
– Яшисең килә икән – боргаланасың инде, – дип куйды, тормышның
ачысын-төчесен җитәрлек татырга өлгергән белорус кешесе.
– Урман тарафындагысын үземә алам, – диде Зәки. – Безнең борчак
пешә аның белән. Тартырга сораган булып барырмын. Без сигарет
кабызган арада күл тарафындагысын сез хәл итәрсез. Җиңел аяклы
елгыр егетләр бар ич бездә. Җаен табарсыз дип уйлыйм. Әзерлек
өчен бер сәгать вакытыбыз бармы? – дип, инде үзе үк ашыктырырга
кереште.
– Алай ук булмас, сакчыларның алмашу вакыты якынлаша юкса...
Дүрт автомат белән ике автоматның аермасы шактый зур, шулай бит...
Аңламыймы соң, баш кагып куйды Зәки. Сүз куертып тормады.
Сакчылар да игътибар итте кебек үзләренә, әмма зурга алмадылар:
«Арбайт... Арбайт... Эшләгез...» – дип кычкырып алдылар да битараф
кына арлы-бирле йөрүләрен дәвам иттерделәр. Хәер, аларның эштән
тукталып та торганы юк бит әле.
Бераздан, сакчылар да тынычлана төшкәч, чираттагы бүрәнәне
бура почмагына урнаштырган арада, белорус агай Зәкигә пышылдады:
– Үзегезнекеләрне кисәттеңме?
– Кисәтү генәме... Безнең солдатларга ышанып була.
– Дөрес эшләгәнсең. Ә менә тегеннән-моннан килеп кушылганнар
арасында һичшиксез бер-ике «стукач» булуы ихтимал. Мин бик
сайлап кына хәбәр салдым. Калганнар үзләре хәл итәр. Кемнең кем
булуын күрербез.
– Сигаретны мин ун-унбиш минуттан да кичекми кабызырга
тырышырмын, – дип, Петро дәдәйгә күз кысты Зәки. – Ләкин берүк
ашыга күрмәсен егетләр. Мин үземнең «дус»ны коралсызландырып,
аның аркасына кереп елышканны көтсеннәр. Ул тавыш бирер, ярдәмгә
чакырыр... Шул очракта тегесенең дә бар игътибары бездә булыр...
– Дөрес фикер йөртәсең, туган. Ярый да, барысы да син дигәнчә
булса...
– Тәвәккәлләдек, Петро дәдәй. Чәнечкеле тимерчыбык белән
әйләндереп алганнарын көтеп ятып булмый. «Пан или пропал» диләр
сездә, шулай бит?!
***
Качу операциясе алар планлаштырганнан да уңайлырак башланып
китте кебек. Зәкинең тирләп-пешеп эшләгән җирдән, билен турайтып,
үзләрен саклаучы немецка күтәрелеп каравы булды, теге дә сораулы
карашын аңарга текәде. Сакчылар белән сөйләшү катгый тыелган.
Ым кагып, үзенең сигаретка мохтаҗлыгын хәбәр итте Зәки. Немец,
авызындагы сигаретны ике бармак арасына кыстырып, «Мә, килеп
ал» дигәнне аңлатып, аның тарафына сузды. Гадәтенчә, рәхмәт
йөзеннән, имеш, Зәки аңарга ихлас елмаеп, ипле адымнар белән
якынлашты. Сигаретны алды, күкрәк тутырып бер суыргандай
итте. Ул бәхетле, рәхмәтләре дә чиксез-чамасыз әнә... Фрицның да күңеле булды кебек, бер уйласаң, алар да адәм баласы бит, һәммәсе
дә канечкеч ерткыч булып дөньяга килмәгән...
Ә Зәкигә шул гына кирәк, күз ачып йомган арада, очып барган
бөркет куян өстенә ташланган кебек, тегенең арка тарафына чыгып
муеныннан борып алды. Тонык кына аваз чыкты буыла язган немец
авызыннан. Бер мизгелгә хәтта Зәкинең үзенә дә кызганыч тоелды
ул. «Берни эшләп булмый, алар – илбасар, ә без – тоткыннар... Үз
илебездә, үз җиребездә...»
Икенче почмактагысы, хәвеф-хәтәр чыкканлыгын аңлап, иң элек
автоматыннан һавага атып хәбәр салды. Аннан үзе өстенә ташланган
егетләрне абайлап алды. Әмма, өлгермәде...
Бар әйләнә-тирәне яңгыратып, пәһлеван гәүдәле Петроның
тавышы ишетелде. Хуҗаларча, икенче фрицның автоматын муенына
асып куярга өлгергән иде инде ул, балтасы билендә:
– Егетләр, балта-пычкыларны алабыз да урманга йөгерәбез. Бер
минутка да тоткарланырга ярамый.
Ә Зәки исә әле дә булса үзенең култык астында тыпырчынган
немецны ни эшләтергә белми катып калган хәлендә.
– Монысын ни эшләтәбез? – дип, янәшәсеннән узып барган
Петрога мөрәҗәгать итте ул.
– Әлегәчә муенын бормадыңмы? – дип гаҗәпләнүен белдерде
Петро.
– Кеше үтерү түгел, әти югында тавык суярга да курка идем бит
мин.
– Кулыңда автомат бит, әнә...
– Кызганыч. Билләһи дим, кызганыч... Ул бит миңа, тоткын булсам
да, кеше итеп карый иде...
Әллә кай арада ниндидер бау табып алып, немецның кулларын
артка каерып бәйләп куйды Петро.
– Үзең белән ал булмаса, җитәкләшеп йөрерсез. Кирәге дә чыгуы бар.
Ашыгыч рәвештә урманга юл тотты алар. Немец Зәки алдыннан
атлады. Берочтан үзләренең ничә кеше булуын да санарга керешкән
иде ул. Санавын саный да, әмма дөрескә чыкмый, бер кеше җитми
түгелме соң... Петрога да җиткерде ул бу хәбәрне.
– Мин сиңа әйттем бит, безнең арага бер-бер сатлыкҗан кертелгән
булуы ихтимал дидем.
– Кем булды икән?
– Вакыты җиткәч, ачыкларбыз. Хәзергә ераккарак китеп котылу
җаен кайгыртырга кирәк.
Күп булса, йөз-йөз илле метр ара узарга өлгерделәрме, аларның
төзелеш мәйданыннан күккә кызыл ракета күтәрелде.
– Кем булыр икән бу, икенче фрицны «озаттыгыз» да кебек, – дип,
Петрога сораулы карашын төбәде Зәки.
– Үзебезнең арада булган. Берәү җитми дидең, шул үзе... Димәк,
яшерелгән җирдә сигнал ракеталары да булган.
– Менә кемне тотып атарга кирәк! – диде, мыш-мыш сулыш
алып, башкалардан калышмаска тырышып атлаган «иске дус»
Василий.
– Ул сатлыкҗанның кем булуын ачыклый алганыбыз юк бит әле, –
дип җавап кайтарды Зәки.
– Безнекеләрдән түгел, – диде Василий. – Безнекеләр барысы да
монда...
– Беләм...
Бераздан тимер юл станциясе тарафыннан ниндидер ату тавышлары,
мотоцикл авазлары ишетелә башлады. Алар якынайганнан-якыная
баралар иде кебек.
– Куа чыктылар... Сигнал ракетасы үзенекен итте, – дип искәртте
Петро. – Син, әйдә, немец «дустың»нан аерылу җаен кара, ашыгырга
кирәк.
– Ни эшләтим соң, билләһи дим, үтерә алмыйм.
– Үзең ничек кирәк саныйсың, хәл ит. Сузма гына...
Үзендә теге дошман солдатын юк итәрлек көч таба алмады Зәки.
Якташы Василийның кулында бау күреп, аны үзенә ярдәмгә чакырды.
Немецны шул бау белән юан бер имән кәүсәсенә бәйләп куйдылар
да авызына чүпрәк тутырып калдырдылар.
Дүрт-биш адым узгач, Зәки борылып карады. Күзләрендә яшь
тамчылары җемелди иде тегенең, әллә куркуыннан, әллә Зәкигә
рәхмәт йөзеннән – белгән юк.
«Башкача күземә чалынасы булма, кара аны...», – дип куйды Зәки
үзалдына һәм башкалар артыннан торып йөгерде. Ул да түгел, алар
кереп югалган тарафтан тәртипсез рәвештә ата да башладылар.
Берьюлы дистәләгән автомат, пулемётлар өзлексез кургаш яңгыры
яудыра. Аның белән генә бетсә икән, гранатомётлар телгә килде.
Болары инде бер-бер артлы якын ук төшеп шартлый башлады.
Ярый әле, урман бар дип куанып куйды Зәки үзалдына. Ни дисәң
дә, урман урман инде, үзенекен итә. Ашатучы да, җылытучы да шул,
баксаң, әле ул – үз улларын сакларга кирәк чакта, калкан да... Үзенең
урманчы һөнәренә ия булуы белән чираттагы мәртәбә горурланды.
Әмма алар очсыз-кырыйсыз урман дип кабул иткән бу урын артык
күпкә бармады. Ачыклыкка килеп чыктылар. Тагы да аянычлысы
шул: каршы тарафтан да тигез рәтләргә басып каршыларына немец
солдатлары якынлашып килә иде...
Белорус пәһлеваны Петро өчен дә көтелмәгән яңалык булып
чыкты бу. Күрәсең, әлеге урманнар әйләнәсендә туып гомер иткән
кеше түгел иде ул.
– Сулга борылабыз, сазлыкка таба, – дигән тавышы яңгырады аның. – Әмма сазлыкның ни икәнлеген белмәгән солдатларга аеруча
сак булырга киңәш итәм.
Аннары йөгерә-кабалана янәшәсенә килеп җиткән Зәкигә эндәште:
– Энекәш, сез әле сазлыкның ни икәнлеген белми дә торгансыздыр.
Егетләреңне кисәт, сазлык – мина кырыннан да хәтәррәк нәрсә.
Бата башладыңмы, ярдәм сорау кирәк. Тоташ сазлыкка юлыксаң,
шуышырга, бер-берегезне күздән ычкындырмаска тырышыгыз. Менә
шуның өчен дә мин сезгә бар булган бауларны алырга киңәш иткән
идем...
– Аңладыгызмы, ишеттегезме, егетләр? – диде Зәки. – Бер эздән
атларбыз, кирәксә, шуышырбыз да. Сазлыкның хикмәтләрен белгән
җирле кешеләр, өлкәннәр тирәсендәрәк булырга тырышыгыз.
Шул мизгелдә тагы якын-тирәдән генә күккә кызыл ракета
күтәрелде. Монысы инде һич көтелмәгән хәл булып чыкты. Димәк,
араларына кертелгән сатлыкҗан бер генә түгел, икәү булып чыга.
Ул әлегәчә аларның арасында булган. Аның, кинәт кенә урыныннан
кубып, үзләренә якынлашып килүче фашист солдатларына таба
йөгереп киткәнен барысы да күреп торды. Ләкин монысы ерак китә
алмады. Петроның кулындагы автоматтан чыгып очкан бердәнбер
пуля аны, аягыннан кискәндәй егып, теге дөньяга озатты.
– Литвадан килгән коммунист, имеш, бик тә ышанычка керәсе
килеп бөтерелә иде ул минем тирәдә, – дип нокта куйды аңа Петро.
Ул җибәргән ракета качып баручыларның кайдалыкларын ачыклау
өчен булган. Хәбәр генә көтеп торганнар, төрле тарафтан миналар
очып килә башлады өсләренә. Агач төбенә хәл алырга дип утырган
ике-өч солдат өстенә килеп төште берсе. Әзмәвердәй яшь егетләр,
төрлесе төрле якка очып, шундук җансыз калдылар. Тагы мина – тагы
үлем, тагы мина – тагы югалту, газраил үзләрен чалгы белән кырка
диярсең. Овчарка җитәкләгән бер төркем немец яннарына ук килеп
җитә язган иде инде.
Петро Зәкинең кулындагы автоматны тартып алды да үзенең
ышанычлы дустына сузды.
– Без аларны тоткарларга тырышырбыз, ә сез тәвәккәлләгез.
Сазлыкка! Тиз булыгыз, сазлыкка. Минем киңәшләрне онытмагыз,
Зәки...
Автомат тоткан ике белорус кешесе юан наратлар артына кереп
посты һәм үзләре артыннан килеп җитә язган фашист солдатларына
ут өере сибәргә кереште. Тегеләре дә җавап бирә, атыш-кырыш
башланды. Әле уңда, әле сулда миналар шартлап тора, ата – улны,
ана кызны белми диләр андый чакларда...
Күп булса, алардан дүрт-биш кеше аяк өстендә калгандыр.
Коралланган дошманга йодрык белән каршы торып булмый, сазлыкка
ташланды егетләр.
Әлеге дә баягы теге Василий дигән якташы Зәки артыннан ияргән
булып чыкты. Аның артыннан иярү, аның елгырлыгын кабатлау
җиңел эш түгел. Сулышына буылып, мыш-мыш килә башлаган
Василий Зәкигә дәште:
– Син миңа ачу тота күрмә инде, ярыймы, Зәки туган...
– Нинди ачу? Качып котылырга кирәк бу фашистлардан һәм үч
алырга, Василий!.. Әйдә, калышма миннән, калышмаска тырыш,
якташ...
Нәкъ шул мәлдә янәшәләрендә генә тагы бер мина шартлады.
Зәкинең сул кулы шундук салынып төште, аннан кан саркый иде.
Мина ярчыгы эләкте булса кирәк. Борылып караса, ул аның якташы
Канаш егете Василийның өстенә үк килеп төшкән... Тукталып, аңарга
ярдәм итәргә омтылды Зәки, сыңар кулын сузды. Әмма соң иде инде.
Василий кан һәм пычрак сазлык эчендә... Ярдәм итү кая, тану мөмкин
түгел якташын...
– И-их, якташ! И-их, Василий... – дип, аның сазлыкта бата барган
гәүдәсен калкурак урында үскән куаклыкларга таба тартып китерде
ул. Күзләрен йомдырды. Әле бая гына әйткән сүзләре бәхилләшүе
булган икән бит... Зәкинең күзләреннән кайнар яшь тамчылар бәреп
чыкты. Әмма елый торган вакыт түгел! Нинди егетләрнең гомере
киселә бит әнә...
Өч-дүрт метр читтә тагы шартлау, кемнәрдер тагы ухылдап
егылды. Ул гына да түгел, аларны ышыклап, сазлык читендә калган
ике автоматчы да атудан, каршы торудан тукталды булса кирәк.
Патроннары беттеме, әллә... «Петро... Петро, – дип кабатлады ул
үзалдына. – Нинди олы җанлы кеше идең син, Петро дәдәй. Шулай
ук, синең белән дә башкача очраша алмабыз микәнни инде?..»
Аның үз хәле дә соң чиккә килеп терәлгән. Фашистлар сазлык
читенә үк җитте булса кирәк, тәртипсез рәвештә берөзлексез алар
кереп югалган тарафка автоматтан ут яудырырга керештеләр. Әллә
пуля, әллә чираттагы мәртәбә якында гына шартлаган мина ярчыгы
аның уң ягыннан яндырып алды тагы. Кабыргасы чәрдәкләнде булса
кирәк. Бишек сыман тибрәлеп торган сазлык өстенә гөрселдәп барып
төшкәнен дә сизмәде ул. Егылуын егылды, әмма сулыш ала икән
бит әле. Димәк, исән, димәк, шуышырга... Алга, бары тик алга...
Яртылаш су, яртылаш сазлыкта йөзсә дә, алга шуышуын белде Зәки.
Алда сазлык, артта ярсып-ярсып этләр өрә, фашистлар берөзлексез
пуля яңгыры сиптерәләр, шартлау авазлары да туктап торганы юк...
Һич аңламассың, су эчендәме ул, сазлыкка батып баруымы, әллә
ике ягыннан саркып торган кан эчендәме... Авыртуларга түзәрлек
түгел, башыннан да кан саркый... Нәкъ шул мизгелдә аның өчен
бөтен әйләнә-тирә, бар дөнья кинәт тынып калды. Җәрәхәтләре дә
онытылды, ул башкача берни хәтерләми…
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев