Ринат Мөхәммәдиев автор яңалыклары
-
23 ноября 2025 - 17:00
Прәникле төшләрем...
Ул чакта мин үземне инде үсеп җиткән малай итеп хис итә идем. -
26 июля 2025 - 13:00
Аязучан болытлы һава (хикәя)
Унҗиде яшемдә мин бер рус егетенә гашыйк булган идем. Ул китте һәм эзсез югалды. Ә мин аны яратам... Һаман яратам... -
27 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (АХЫРЫ)
Зәки Нури «Казан утлары»ннан үз теләге белән киттеме, әллә ашыктыручылар максатларына ирештеме, өзеп кенә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, әдәбият тирәсендә чуалып йөргән тар күңелле кайбер җаннар аның белән берөзлексез булышып торды... Эчтән генә ут йотып, авыр кичерешләргә бирелеп йөргән чаклары да булгандыр. Әмма ул бу ыгы- зыгылардан югары кала белде, күңелендәгесен тышка чыгармады... -
25 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Күлләрнең саегуы, чишмәләрнең кибүендә мин үземне гаепле саныйм... Табигатьнең дә үз җаны барлыкны онытабыз бит без... Ярату җитми, кайгырту җитми урман-суларыбызга, – диде ул, һәм бугазына килеп тыгылган хис-кичерешләрне яшерергә теләпме, кинәт кенә кырт борылып, капка төбендә үзебезне көтеп торган машинага таба ашыгып китеп барды. – Юлыбызда булыйк... Китик булмаса… -
23 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Көннәрдән беркөнне, төшке аш вакыты якынлашып килгәндә, бүлмәмдә телефон шалтырады. Трубканы алсам, анда Зәки абый тавышы. Үзенә чакыруы булып чыкты. – Хәерлегә булсын, – дип куйды янәшәдәге өстәл янында утырган Рим абый Шириязданов. – Ничә ел эшләп, Зәки абыйның редакция эчендә телефон аша хәбәрләшкәнен ишеткәнем юк иде әле. -
20 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Шагыйрь Зәки Нури белән якыннан белешеп, даими аралашып яшәгән кешеләр һич кенә дә мине ялган сөйли димәс: татар әдәбиятында аның кебек шаян, һәр нәрсәдән кызык табып, уен-көлке белән үзенең һәм әңгәмәдәшләренең күңелен күтәрә белгән башка бер язучы булдымы икән?.. -
18 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Зәки Нуретдинов башлаган эшен ярты юлда ташлап китә торганнардан түгел. Әле Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, ул бер елдан артык гомерен, көн дими, төн дими, Орша шәһәрен торгызу эшләренә багышлады. -
16 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Зәкинең дә башка партизаннар кебек Армия сафларына кушылып, дошманны үз өненә кадәр куып барып юк итү теләге зур була. Әмма аның оештыру сәләте һәм җирле халык арасындагы абруе, мәртәбәле исеме бу хыялның тормышка ашуына киртә куя. -
10 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Ике як битеннән тәгәрәшеп агып төшкән кайнар яшь тамчыларын җиңе белән сыпырып куйды Санька. Бераз тынычлана төшкәч кенә, аяк астында яткан кабель кисәген кулына алып, Зәкигә кире кайтарды. Бу тамашаны тын да алмый күзәтеп утырган партизаннар бары шуннан соң гына, иркен сулыш алып, дустанә сөйләшүләрен дәвам иттеләр... -
5 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Әмма мөмкин кадәр саклык чаралары күреп, эшне бик пөхтә башкарып чыгу мөһим, фашистлар элемтәнең кай урындат өзелүен ачыклый алмаска тиеш. Элемтәсез калдырырга кирәк үзләрен. Шуны да онытмагыз: бу бурыч безгә Ставка җитәкчелеге тарафыннан куелды... Башкарып чыгарсыз бит?.. -
3 июня 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Танк төялгән вагоннар бер-бер артлы тимер юл буйлап шуып килә тора, килгән берсе тирән чоңгылга чума тора... Әллә кайларга сузылган составның тизлеге дә кимегәннән-кими бара иде инде. Вагоннарның берсе артыннан икенчесе түбәнгә тәгәрәде... Һәм танклар... Бераздан тагы көчле шартлау авазлары ишетелә башлады, снарядлар телгә килде... Биш партизан исә, аркаларына бушап калган юл капчыкларын асып, ашыкмый-кабаланмый гына кайтыр юлга чыкты... -
31 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Ватанны таптыйлар бит, мөртәтләр... – Дөрес сөйлисең, энекәш! Соңгы сулышыбызга кадәр үч алу кирәк үзләреннән, аяусыз рәвештә тар-мар итәргә кирәк фашистны!.. -
29 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Чыгып киттеләр. Котылдык дияргә дә була торгандыр. Әмма бакчаның аскы өлешендә печән лапасына ут төртеп китәргә онытмаган кабахәтләр. Зәки өчен күпме гомер җылы почмак, йомшак түшәк булып хезмәт иткән каралты, хуҗаның күз алдында янып ишелеп тә төште. -
27 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Үзендә теге дошман солдатын юк итәрлек көч таба алмады Зәки. Якташы Василийның кулында бау күреп, аны үзенә ярдәмгә чакырды. Немецны шул бау белән юан бер имән кәүсәсенә бәйләп куйдылар да авызына чүпрәк тутырып калдырдылар. -
23 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Тимер юл станциясе белән элемтә урнаштырырга омтылып карадылар. Әмма анда да ыгы-зыгы, шау-шу, кан һәм күз яшьләре генә... Кая карама, анда җимереклек, үлем, яралылар...