Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (АХЫРЫ)

Зәки Нури «Казан утлары»ннан үз теләге белән киттеме, әллә ашыктыручылар максатларына ирештеме, өзеп кенә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, әдәбият тирәсендә чуалып йөргән тар күңелле кайбер җаннар аның белән берөзлексез булышып торды... Эчтән генә ут йотып, авыр кичерешләргә бирелеп йөргән чаклары да булгандыр. Әмма ул бу ыгы- зыгылардан югары кала белде, күңелендәгесен тышка чыгармады...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

6
Зәки Нури «Казан утлары»ннан үз теләге белән киттеме, әллә
ашыктыручылар максатларына ирештеме, өзеп кенә әйтә алмыйм.
Һәрхәлдә, әдәбият тирәсендә чуалып йөргән тар күңелле кайбер җаннар
аның белән берөзлексез булышып торды... Эчтән генә ут йотып, авыр
кичерешләргә бирелеп йөргән чаклары да булгандыр. Әмма ул бу ыгы-
зыгылардан югары кала белде, күңелендәгесен тышка чыгармады...
Шагыйрьнең сәламәтлеге дә нык какшаган иде, сулыш алу елдан-
ел кыенлаша барды аның өчен. Салкын землянкаларда йоклап, еллар
дәвамында белорус урманнарының очсыз-кырыйсыз сазлыкларында
бата-чума йөреп, буран дими, җил дими, берөзлексез яшәү белән үлем
арасында фашистлар белән көрәшү, исәпсез-хисапсыз яраланулар эзсез
генә узмый, әлбәттә. Күңеле белән ул һаман яшь иде, тормышта булсын,
әдәбиятта булсын үзен һаман яшь партизан итеп хис итте. Бу дөньяны,
туган илне, туган халкын яратуда аңа җиткән булдымы икән... Кулыннан
каләм төшмәде, телендә уен-көлке, дусларча шаяру булды һаман...
«Казан утлары»ннан киткәчтен дә, Зәки абыйның исәнлеге хакында
әледән-әле кызыксынып, хәбәрдар булып торырга тырыштым.
Кайчан шалтыратма, ул нинди генә хәлдә булмасын, буыла-буыла
йөткеренгән чакларында да, телендә һаман шаяру, уен-көлке иде.
– Яшибез әле... Без бит партизан... Менә Әсмабикә генә һич
тынгылык бирми... Төн буе йоклатмады бүген, кытыклап чыкты,
җүнсез хатын... – ди торган иде ул.
***
Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлеге рәисе Сергей Михалковның
урынбасары булып эшләгән дәверемдә, хәер, аңарга кадәр һәм
аңардан соңрак та, кая гына бармыйм, кем белән очрашмыйм, мине
Татарстан язучыларының вәкиле буларак кабул иттеләр. Гәрчә андый
вәкаләтем булмаса да, бүгенге көндә дә әле бу дәвам итә.
Үзе исән чакта һәм бу дөньядан китеп баргачтын да, шагыйрь Зәки
Нурины Мәскәүдә, Минск, Ташкент, Алма-Ата, Баку шәһәрләрендә –
һәркайсында әле дә олылап искә алалар, аның белән очрашу, аралашу
истәлекләре турында сөйләп туймыйлар.
– Менә Зәки бар иде сездә,– дип, ике көннең берендә сүз кузгата,
сагынып искә ала торган иде аны Сергей Михалков. – Һәркем белән уртак тел таба, кая гына барып чыкмыйк, коллективның җанына
әверелә торган иде Зәки... Чын егет иде ул...
– Зәки Нури ничек анда? Безнең партизан исән-саулармы?
Миннән кайнар сәлам әйт үзенә, фашистларны дөмбәсләгән егет
бит ул, сырхауларга бирешмәсен, нык торсын! – дип, гәрчә үзе белән
хушлашуыбызга байтак еллар узган булуга да карамастан, әледән-әле
сәлам юллап торды аңарга шагыйрь Николай Доризо.
– Зәки Нурины күрәсеңме, Ринат? Күрсәң, аркасын йодрык белән
төя-төя кочакла әле син аны бер... Минем исемнән кочакла... Зәки бер
генә! Татар өчен генә түгел, Россия өчен дә бер генә ул Зәки! – дип,
күрешкән саен искә төшерә иде аны каләмдәш дусты Егор Исаев.
– Зәки килеп чыкса, безнең Тау илендә бәйрәм, Сабантуй башлана
торган иде. Нинди егет кеше иде, ә... Ул булганда, дөнья яктырып
китә торган иде. Шаянлыкта һәм тапкырлыкта аңарга тиң булмады...
Үземнең дә аны телсез калып тыңлаган чакларым бар иде, – дип, серле
генә күзен кысып, Рәсүл Гамзатовның кеткелдәп көлеп куйганнарын
һич онытасым юк.
– О-о-о, нинди егет иде безнең Зәки. Легендар партизан, чын
интернационалист! – дип, шактый еллар элек Лена елгасы өстеннән
йөзеп барган катерда ике дистә чамасы илдән килгән язучыларны
аның истәлегенә тост күтәрткән иде якут-саха әдибе Софрон Данилов.
Рус шагыйрьләре Валентин Сорокин, Людмила Щипахина, Вадим
Кузнецов һәм Евгений Евтушенконың Зәки абый турындагы җылы
истәлекләрен, Семён Липкин, Рувим Моран, Яков Козловский кебек
күренекле тәрҗемәчеләрнең аңарга булган хөрмәтен яза-сөйли
китсәм, сүзләр җитмәс кебек.
«Липкин, Моран, Козловскийлар белән алай дус булгачтын, нигә үз
шигырьләрен тәрҗемә иттермәгән?» – диючеләр булыр. Хикмәт шунда:
Зәки Нури үзен түгел, татар поэзиясенең классикларын, Тукайны,
Такташны, Җәлилне кайгыртып яшәде, легендар «Идегәй»не...
Фронтовик әдип Юрий Бондаревның 1991 елның декабрендә
Мәскәү Кремле залларының берсендә, имәндәй йодрыкларын югары
чөеп: «Маршал Жуков, генерал Карбышев, Муса Җәлил, Виктор
Астафьев, Василий Быков, Фёдор Абрамовлар, партизан Ковпак,
Заслонов һәм Зәки Нурилар саклап калган Ватанны җимерергә
сезгә кем рөхсәт бирде, ни хакыгыз бар?!» – дип сөйләгән дәһшәтле
чыгышы әле дә колак төбемдә бер набат сыман яңгырап тора...
Зәки Нурилар саклап калган Ватанны!..

Тәмам.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: архив

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев