Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)

Зәки Нуретдинов башлаган эшен ярты юлда ташлап китә торганнардан түгел. Әле Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, ул бер елдан артык гомерен, көн дими, төн дими, Орша шәһәрен торгызу эшләренә багышлады.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Таң шикелле хис саф, уй якты…

1
Орша азат ителгән көнне үк, кулына кәгазь һәм каләм алып, өстәл
янына утырды егет. Әти-әнисенә һәм Хәдичәгә хатлар язып юллады,
аларга үзенең югалып торуының сәбәпләрен аңлатты. Сөеклесе Хәдичәгә
язылган хат озынгарак сузылды, әлбәттә. Күңелдә еллар дәвамында
җыелып килгән хисләрне аңлатып бетерерлек кенә идеме соң... Кызның
үзенә атап язылган берничә шигырен дә салмыйча булдыра алмады.
Авылга киткән хатларның язмышы төрлечәрәк булып чыкты.
Әтисеннән җавап бик тиз килеп җитте. Зәкинең исән-сау булуына чиксез
куануларын белгерткән. Энеләре-сеңелләре турында язган. Әмма ул
хатта зур югалту хакында да хәбәр ителгән иде. Үзеннән кечерәк энесе
Хариснең үлем хәбәре килгән. Ул, унсигезе тулмас борын, үз теләге
белән сугышка китеп барган, һәм аннан ике-өч айдан «билгесез бер
биеклекне алу өчен атакага барганда батырларча һәлак булды» хәбәре
килгән. Шул юлларны укыганда, күңеле тулып, чираттагы мәртәбә
фашистларны каһәрләп алды Зәки. Татар Төкесеннән сугышка алынган
ир-атларның яртысыннан артыгы инде һәлак булган, авылга атна саен
диярлек кайгылы хатлар килеп тора икән. Зәкине дә инде күптән юкка
чыкты дип санаганнар... Менә шул...
Хәдичәдән җавап килмәде. Көн-төн тынгысызланып көтте Зәки.
Нәрсәгә юрарга, ни дип уйларга белмәде. Әллә язган хаты барып
җитмәдеме? Көн дә иртән эш урынына барышлый почтага сугыла
иде ул. Җавап юк та юк. Әти-әнисенә язган хатларында йөргән кызы
турында сораштырырга уңайсызланды. Тагын бер мәртәбә Хәдичәнең
үзенә язып карарга булды. Бу юлы җавап озак көттермәде. «Кызыбыз
Хәдичә тормышка чыкты, инде ике бала үстерә. Башкача хат язасы
булма. Язсаң да – мичкә ягарбыз» дигән сүзләр теркәлгән шактый ук
дорфа җавап килде авылдан. Кызның әнисе язып салган иде булса
кирәк ул хатны...
Зәки чарасыз калды. Гүя аның канатлары каерылды. Башын кая
куярга белми йөрде. Әмма Хәдичәгә үпкәләмәде. Аның бер гаебе
дә юк иде. Сугыш аерды аларны, әлеге дә баягы шул каһәр суккан
фашистлар гаепле дип тынычландырды ул үз-үзен.
...Йөрәк януларын эш белән басарга тырышты. Сугыштан соң
Оршаның шәһәр дигән исеме генә калган иде. Башта фашистлар
бомбага тотты. Аннан кара-каршы сугыш, атышлардан җимерелде шәһәр. Шәһәрнең үзәгендә исән калган биналар булса да, бер кулдагы
бармаклар саныннан артмагандыр. Аның үзенә, шәһәр башлыгының
урынбасары буларак, ярымҗимерек тулай торактан кечкенә бүлмә
бирделәр. Шунда кайтып куна... Ә яшәве – эштә...
«Куна» дип әйтү генә җиңел. Йокы алмый, күзен йомса, каршына
көтәргә вәгъдәләр биреп, үзен озатып калган Хәдичә килеп баскан
кебек. Ярый ла, каләм бар, ярый ла, ак кәгазь бар...
...Китмәдең ялгыз калдырып,
Вәгъдәләр биреп киттең.
Яшәве, йөрәк яндырып,
Шуңа да бигрәк читен.
Юлымда – синең эзләрең,
Суымда – синең шәүләң.
Гел сине эзли күзләрем,
Син яшерен йолдыз мәллә?..
Шәһәрне төзекләндерү өчен, яңабаштан аякка бастыру өчен дип
әйтү дөресрәк булыр, техника, төзелеш материаллары юк, завод-
фабрикалар җимерелгән. Белгечләр турында сүз кузгату кая, сәламәт
ир-атлар калмаган. Бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсендә. Менә
шундый шартларда яңабаштан төзеп торгызырга тиеш иде алар бу
борынгы һәм гаять матур табигать кочагында урнашкан шәһәрне.
Дөрес, сугыш тәмамланып, фашистны үз оясында дөмбәсләп
кайткан ир-атлар да килеп кушылгач, төзекләндерү эшләренә җан
керде. Фашист никадәрле генә кырмасын, яндырмасын, белорус халкын
юк итә яисә аның рухын сындыра алмаган. Халык тәүлекнең егерме
дүрт сәгате дәвамына да эшләргә әзер иде. Зәки үзе дә һичбер эштән
качмады, чирканмады, башкалар белән бергә шәһәрне җимерекләрдән
чистартты, кирәксә, көрәк тотып та эшләде, урам да себерде, таш
та салды, бүрәнәләрен дә күтәрде. Шуңа үз итте аны халык, үзләре
әйткәнчә, Бух-бух Андрей артыннан утка да, суга да керергә әзер иде.
Тора-бара эшенең беренче нәтиҗәләре дә күзгә ташлана башлады.
Күңелдә генә тынгылык юк. Икегә-өчкә ярылырдай булып йөргән
көннәре, минутлары берөзлексез кабатланып торды. Җиң сызганып
башлаган эшне дә ташлап булмый, туып-үскән яклар да сагындыра...
Ул гына да түгел, үзен теге дөньядан алып кайткан, шифалы урман
үләннәре эчертеп, җиләкләр белән сыйлап, үз сабыйлары кебек
кайгыртып аякка бастырган кешеләргә дә барып рәхмәт әйтә алганы
юк бит әле. Сенно тарафларына эш белән бер барып чыккан арада
Неклюдово авылы турында сораштырды ул.
– Неклюдовоны фашистлар яндырды бит, – диделәр аңа.
– Ә халкы?
– Исән калганнары кайсы кая китеп таралышты кебек…

– Авылда һичкем калмаганмы?..
– Бәлки кем дә булса яши дә торгандыр, белеп бетермибез.
Сеннога якын булса да, ул авыллар Толочин районында санала. Үз
проблемаларыбыз да чамадан ашкан, – диделәр.
Шулай да, тәвәккәлләп, бер барып кайтырга булды Зәки. Бу
якларга тагын кайчан юлы төшә дә кайчан җае чыга... Ә монда бер
дигән җигүле аты бар. Атны җиңелчә юыртып барганда, күп вакыт
та узмас. Кышкы чана юлы менә дигән, көн аяз, буран-фәлән дә
күренми. Күңеленә килгән халык җырларын сузып баргач, юлның
ничек узганын да сизми калды үзе...
Неклюдово танымаслык булып үзгәргән. Авыл, гомумән, юк, анда-
санда ярымҗимерек морҗалар гына тырпаеп калган. Бу коточкыч
күренеш иде. Юыртып барган ат та, чабуыннан туктап, пошкырып
куйды. Шулай да авылның аргы башына, Валентиналарның агачтан
салынган карсак кына йортларына кадәр барып кайтырга кирәк тапты
ул. Бәлки, ут аларга тикле барып та җитмәгәндер...
Әмма бу өмет тә акланмады. Зәки өчен бик тә кадерле булган өйдән
берни калмаган иде, морҗасы да җимерелгән хәтта. Шулай да, кеше
аягы эзләре сакланган сукмакны күреп, чанадан төште дә алга таба
узды. Зур өмет белән баз капкачын ачып карады иң элек, аннан да
борынга кисәү агачлары исе генә килеп бәрелде. Кайчандыр аның
өчен җылы бишек булган сарай юк та юк инде. Ләкин шул сарай
торган урында печән әвене күреп, аны тикшереп килергә булды.
Тәмам чарасыз калып, шушы көнгәчә аларның язмышын белми
яшәгәне өчен үз-үзен битәрләп төшеп килгәндә, шул әвен артыннан
кеше килеп чыкмасынмы!.. Егылып китә язды Зәки.
– Анна Фёдоровна, – дип кычкырып җибәргәнен дә сизми калды.
Чыгып килүче дә, кинәт ишетелгән тавыштан сискәнеп, артка
чигеп куйды. Ул гына да түгел, таныш тавышны ишетепме, әнисе
артыннан кызы да күренде.
– Әни, – дип ачылган авызын ябарга онытып, Зәкигә текәлеп карап
торды ул бер тын. Аннан йөгереп килеп кочаклап алды. – Андрей...
Андрей... Син каян килеп чыктың, Андрей?.. – дип кабатлый-
кабатлый, еларга ук керешкән иде инде ул.
Зәки дә, аны күкрәгенә кысып, чәчләреннән сыйпады. Ул гынамы,
үз итеп, алсуланып янып торган бит очыннан үбеп тә алды.
Печән әвене дигәне шалаш булып чыкты. Кыз әнисе белән шул
шалаш эчендә кыш чыгарга булганнар. Эчкә узды алар. Утырыр
өчен нәни генә бер эскәмия, өстәл урынына бәләкәй генә тумбочка.
Җирдән егерме-утыз сантиметр биеклектә, утын тумраннары өстенә
җәелгән такта өстендә ятак урыннары. Бар байлыклары шул. Аның
каравы, бары аларда гына булган шифалы үлән төнәтмәләре, урман
һәм сазлык җиләкләре белән сыйладылар кунакны…

Зәки үзенең хәлләре турында сөйләде. Анна Фёдоровна белән
Валентина, берсен икенчесе бүлдерә-бүлдерә, авыл язмышын,
башларыннан кичкәнне, үз хәлләрен аңлаттылар.
Чигенүче фашистлар Неклюдовоны тоташтан яндырып киткән.
Авыл халкын бер сарайга куып кертеп яндырганнар. Әби белән
бабайны да кызганмаганнар... Ә Валентина белән әнисе урманга качып
өлгергән. Әтисе – тәҗрибәле партизан Дмитрий каратель отрядлары
белән көрәштә һәлак булган. Башка сыймаслык хәлләр бит, бер кечкенә
генә авылда, бер гаиләдә генә дә күпме югалту, күпме кайгы-хәсрәт...
– Киттек, – диде Зәки, кинәт бер фикергә килеп, утырган
урыныннан аягүрә торып басты.
– Кая? – диде Анна түти, – безнең барыр җиребез юк.
– Мин бит сезне алырга килдем, – диде Зәки, әни белән кызга
икеләнер урын калдырмаска тырышып.
– Юк-юк, беркая да китмибез. Кайда тусаң, шунда гомер ит диләр
безнең халыкта...
– Шулайдыр анысы... Мин сезне үземә кунакка – Оршага гына
чакырам... Яз җитеп, көннәр җылына башлагач та, кайтарып куярмын.
Анна Фёдоровнага гына түгел, Валентина өчен дә көтелмәгән
тәкъдим иде бу. Ләкин кыз Зәкинең чакыруларына каршы һичбер сүз
әйтмәде. Ә күңеленнән ниләр теләгәнен ул үзе генә белә...
– Әни, – диде ул бик тә ягымлы һәм ипле тавыш белән. – Бәлки,
чынлап та, барырга кирәктер. Орша дигән ул шәһәрне әле кайчан
күрербез тагын...
– Мин сезне үземнән калдырмыйм, әйдә, җыеныгыз, җыен, – дип
ашыктырды Зәки.
Кыз белән ана күпме генә карышмасын, йомшак салам җәелгән
чана түренә чыгарып утыртты ул аларны. Бар булган байлыклары
бер төенчеккә сыйган иде, янгыннан берни калмаган.
– Ат бер дигән, юл такыр, ерак ара түгел, борчылмагыз...
Анна Фёдоровна яулык очы белән күз яшьләрен сыпырырга
кереште. Үзе һаман бер үк сүзләрне кабатлый: «Гомер иткән авыл...
Гомер иткән өебез... Ничек ташлап китәргә була...»
– Ярар инде, әни, елама... Андрей чит кеше түгел бит, – дип
тынычландырды кызы. Юыртып чапкан ат чанасында Зәки белән
бергә баруына чиксез бәхетле тоя иде ул үзен.
– Валя, Валентина, син кай арада шулай үсеп җиттең соң? Әле
генә үсмер бер кызчык идең кебек, – дип күңелен күрде, очындырып
җибәрде ул кызны.
Валя оялып кына әнисенә карап куйды. Җавапсыз да калмады
тагы үзе:
– Сез нәрсә, Андрей абый... Кызчык дисез... Кызчык булырга, миңа
унсигез тула бит инде…

– Шулай укмыни инде, – дигән булды Зәки. – Фашистларны
дөмбәсләп йөри-йөри, вакытның ничек узганын да сизми калганмын.
– Безне бөтенләй оныттың дип уйлаган идем инде мин...
Кеткелдәп көлеп куйды Зәки. Аның шул рәвешле көтмәгәндә
ихлас елмаеп яисә көлеп алуы белән әйләнә-тирәдәгеләрнең генә
түгел, үзенең дә кәефен күтәрә торган гадәте бар иде. Күзләрендә
яшь, авызы тулы кара кан булган минутларда да кешегә күрсәтми,
үз-үзен тынычландырырлык көч таба белә иде ул.
– Шундый игелекле кешеләрне онытып буламы инде, Валентина?..
Сез бит мине яңадан шушы якты дөньяга кайтарган кешеләр...
Шунысы бик тә кызганыч: әби белән бабайны гына коткарып кала
алмаганбыз... Һич онытасым юк аларны, чын кешеләр иде...
– Дөрес әйтәсең, Андрей, бик тә игелекле кешеләр иде шул, – дип,
мышык-мышык килсә дә, Зәкинең сүзләрен җөпләп куйды ни гомер
дәшми барган Анна Фёдоровна.

***
Оршага таң алдыннан гына кайтып җиттеләр. Тулай торак янына
дип әйтергәме, әллә барак дию дөресрәк булырмы, килеп туктадылар.
Киткән чакта кунаклар алып кайтырмын дип уйламаган иде. Ялгыз ир
яшәгән бүлмәдә тәртип һәм чисталык яклары да чамалы гына. Шулай
да сер бирмәскә тырышты ул. Төенчекләрне үзе күтәрде. Атын, ишек
төбендә вахтада утырган, аның үз сүзләре белән әйткәндә, сыңар
аяклы һәм ике таяклы солдатка тапшырды. Бахбайны туару һәм җигү,
ашату-эчертү кебек мәшәкатьләрне ул бик яратып башкара торган иде.
– Менә сезнең фатир шушы булыр, – диде ул. Кереп җитмәс борын,
керосинкага ут элеп, чәй кайнатырга куйды. Форточкага эленгән
төргәктә колбаса һәм ак май булып чыкты. Бәхетләренә, бер кыерчык
икмәге дә булган икән.
Шау-гөр килеп чәй эчтеләр бергәләп.
– Бүгенгә менә шушы караватта ятып торырсыз, – диде ул урын-
җирен күрсәтеп. – Иртәгә, боерган булса, Валя өчен дә бер тимер
сиртмәле ятак кертерләр.
– Ә син... Син кайда йокларсың? – дип сорамый булдыра алмады
Анна Фёдоровна.
– Мин ярты сәгатьтән эшкә чыгып китәм. Төш вакытына кайтып
та җитәрмен. Бергә-бергә тамак ялгарбыз, боерган булса.
– Юк, Андрей, эшкә болай иртә чыгып китмиләр. Синең үз караватың,
анда үзең йокла. Без әни белән идәндә дә рәхәтләнеп ял итәрбез.
Җылы бүлмәгә кереп, өстен-башын чишенеп күлмәкчән генә
калгач, Валя тулышып пешкән, күз явын алырлык бер чибәргә
әверелгән иде. Иске телогрейка һәм олтанлы итекләр белән йөргәндә
Зәки бу матурлыкны абайламаган булып чыкты.

– Юк инде, Валя, синең кебек чибәр кызны идәндә йоклаттым
юк... Хан кызлары мамык түшәкләрдә генә йоклый, – диде ул шаярта
төшеп. – Минем өчен борчылмагыз, янәшәдә генә буш бүлмә бар,
мин шунда күчәрмен.
– Хан кызы... Мин нинди хан кызы булыйм сиңа. Әтием партизан
иде... Мин – партизан кызы, – дип, бер горурлык белән аңлатып
бирде Валентина.
– Дөрес җавап бирдең, Валя. Без партизаннар бер йодрык, бер
гаилә булып яшәдек. Алга таба да шулай булыр.
Су кирәксә, башка ихтыяҗлар туса, коридорның аргы тарафына
барырга кирәклекне кунакларына аңлатты да эш урынына чыгып
китте. Иртәрәк барып, кабинеттагы урындыклар өстендә бераз черем
итеп алырга ниятләде.

***
Зәки, үз бүлмәсен Валя белән аның әнисенә калдырып, моңарчы
буш торган, шул ук коридордагы икенче бер бүлмәгә күченде. Әмма
аерым яшәү дип әйтеп булдымы икән моны... Йокы бүлмәләре генә
башка иде, ашау-эчү һәрчак бергә булды, ризыкларны ул үзе алып
кайтты. Кибетләр санаулы гына, булганнары да буш дип әйтерлек иде.
Кием-салым һәм башка кирәк-яракларны бары тик шәһәр читендәге
«талчук»тан гына табып булгандыр. Әмма Зәки хезмәт хакы алган
көнне һәрчак Валяга һәм аның әнисенә бүләк алып кайта торган
булды. Кечкенә генә бүләккә дә аларның куануын күрү үзе бәхет иде.
Тора-бара шәһәргә ияләнә төшеп, тик ятасылары килмичә, эшкә
урнашу турында сүз кузгата башлады әни белән кыз. Эшсезлек –
яман, бу очракта да хәлләренә керде, ярдәм итте Зәки.
Оршага әкренләп шәһәр төсе керә барды. Зәкинең тырышлыгы
белән мунча ачып җибәрделәр, сугыш вакытында җимерелгән су
тегермәнен торгыздылар. Мәктәп белән китапханә эшли башлады.
Ниһаять, клубка да чират җитте... Немецлардан калган кино күрсәтә
торган аппарат табылды. Америкада төшерелгән фильм белән
ачтылар клубны. Тантаналы ачылышка Анна Фёдоровна белән
Валентинага да чакыру билетлары алып кайтты Зәки. Ләкин әнисе,
ниндидер сәбәпләр табып, кинодан баш тартты. Зәки белән Валя
янәшә иң алгы рәттә утырдылар. Бу тантананы нотык белән ачып
җибәрү дә шәһәр комитеты рәисе урынбасары Зәки Нуретдиновка
йөкләнгән булып чыкты. Ул сөйләгәндә, Валяның күңеленә килеп
тулган горурлык хисен әйтеп бетерү мөмкин түгел иде...
Кино дигәннәрен беренче мәртәбә күрүе иде Валентинаның. Тын
да алмый сокланып карап утырды ул. Ә инде бик тә чибәр егет үзенең
кызын үбеп алганда, оялган атлы булып, күзен йомып куйды хәтта.
Күзен йомды йомуын, ә үзе, гомер булмаганны, Зәкинең учын кысып тотып алды да аңарга елыша төште. Оялуданмы, Валентинаның бит
очлары алсуланып чыкты, гүя утта яна иде...
Кинодан икәү генә җитәкләшеп кайтып килгәндә, мөлдерәп торган
зәңгәр күзләр әйтерсең лә Зәкине өтеп-өтеп ала иде... Партизан да боздан
яралмаган. Түзде-түзде дә кеше-кара күренмәгән бер караңгы җирдә инде
үзе кысып кочаклап алды ул уттай янган кызны. Каршылык сизмәгәч, аны
үзенә таба күтәрә төшеп, иреннәреннән үбеп алды. Кыз карышмады...
Шундый да татлы хисләрдән кемнең аерыласы килсен икән...
Тагы ике-өч көннән Зәки кызга тәкъдим ясады. Ул ризалык
белдерде. Анна Фёдоровнадан рөхсәт сорадылар. Ул да әзер булып
чыкты әлеге яңалыкка.
– Син – акыл утырткан чын ир-егет, Андрей. Уйламыйча, ашыгып
хәл итә торган эш түгел, үзең беләсең, – диде Анна Фёдоровна. –
Кызымның да сиңа битараф булмавын мин күптәннән белә, сизә
идем. Бер-берегезне яратасыз икән, каршы килмим...
– Әмма минем сезгә ике үтенечем булыр, – дип, кыюсыз гына
сөйләп китте кияү егет. – Икегез дә аңларга тырышыгыз, зинһар. Мин
татар кешесе, үз исемем бар – Зәки. Бүгенге көннән башлап миңа үз
исемем белән дәшсәгез иде. Монысы бер булдымы...
– Әйе, ә икенчесе ни икән? – дип, әнисеннән бигрәк Валя
түземсезләнеп көтте.
– Ә икенчесе тагы да мөһим. Иртәме-соңмы мин туган ягыма –
Татарстанга күчеп кайтачакмын. Әлбәттә, гаиләм белән!.. Сезнең белән...
– Син кайда булсаң, мин шунда булырмын, Зәки, – дип, җавап та
биреп куйды кыз.
– Ә безнең Белоруссия ошамадымыни? – дип сорарга кирәк тапты
Анна Фёдоровна.
– Белоруссия минем өчен икенче Ватанга әверелде. Монда узган
көннәрем, тапкан һәм югалткан дус-ишләрем һәрчак күңелемдә
булачак, Анна Фёдоровна. Ә Татарстан – туган җирем, анда
әтием-әнием, туганнарым, дус-ишләрем... Шуның өстенә мин бит
шигырьләр язгалыйм. Татар телендә, туган телемдә язам. Дөресрәге,
шигырь җене кагылган үземә. Аңларга тырышыгыз мине…

***
Зәки Нуретдинов башлаган эшен ярты юлда ташлап китә
торганнардан түгел. Әле Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, ул
бер елдан артык гомерен, көн дими, төн дими, Орша шәһәрен
торгызу эшләренә багышлады. Аны һәр кеше таный, үз итә монда.
Өйләнешүләренә бер ел да узмады, Валентина тупырдап торган
зәңгәр күзле малай алып кайтты. Хәләл җефетенә хөрмәт йөзеннән
Валерий дип исем куштылар. Шәһәр үзәгеннән фатир бирделәр
үзләренә. Шигырьләр дә языла торды... Бәхет өчен тагы ни кирәк?..

Чәчәк ата кебек үзе күңел,
Таң шикелле хис саф, уй якты;
Мине бүген бомба шартлап түгел,
Сандугачлар сайрап уятты!
Тәрәзәмне тулы ачтым – күрәм:
Таныш урман, камыш, күл әнә;
Ничек рәхәт, җәйнең җиле керә
Блиндажга түгел, бүлмәмә.
Күгәрченнәр гөрләп оча җимгә,
Тыңлыйм, гүя аңлыйм серләрен:
Алар сөйли бу иртәне Җиргә
Китерде дип Җиңү көннәре...
Тик менә туган якның тарту көче кимеми, көннән-көн арта гына
барды. Чираттагы гаризасы килеп төшкәч, өлкә җитәкчелеге аның
хәленә керми булдыра алмады. «Танылган партизанның үтенечен
кире кага алмыйбыз. Ләкин Белоруссиягә әйләнеп кайтырсың дигән
өметтә калабыз...» – аның гаризасына шундый виза куела.
Фатирларында Валентинаның әнисе Анна Фёдоровна яшәп калды.
Әмма аралары өзелмәде. Бер елны Оршага шау-гөр килеп гаиләсе белән
Зәки килеп чыкса, икенче елны, бер-бер артлы дөньяга килгән оныкларын
күрергә дип, Белоруссиядән Казанга әбиләре кайта торган булды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев