Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)

Танк төялгән вагоннар бер-бер артлы тимер юл буйлап шуып килә тора, килгән берсе тирән чоңгылга чума тора... Әллә кайларга сузылган составның тизлеге дә кимегәннән-кими бара иде инде. Вагоннарның берсе артыннан икенчесе түбәнгә тәгәрәде... Һәм танклар... Бераздан тагы көчле шартлау авазлары ишетелә башлады, снарядлар телгә килде... Биш партизан исә, аркаларына бушап калган юл капчыкларын асып, ашыкмый-кабаланмый гына кайтыр юлга чыкты...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Бух-бух Андрей
1
Партизан буларак, Зәкинең беренче сәяхәте Сенно шәһәреннән
башланды. Сугышка кадәр анда дүрт мең ярым чамасы кеше яшәгән.
Халкының күпчелеге, әлбәттә, белоруслар. Бер меңнән артык яһүд,
санаулы гына рус һәм украин гаиләләре өчен дә ул кече Ватан булып
саналган. Фашистлар, аны басып алгач та, иң беренче чиратта, барлык
яһүдләрне һәм коммунистларны геттоларга куып китереп юк иткән.
1941 елның июль башында ук Сенно шәһәре янында Бөек Ватан
сугышы тарихына кереп калган танк бәрелешләре була. Шул кечкенә
генә шәһәр янындагы сугышта һәр ике тарафтан 1500дән артык
танк катнашкан. Берничә мәртәбә кулдан-кулга күчә шәһәр. Әмма,
ни кызганыч, бу канкойгыч бәрелеш фашистлар өстенлеге белән
тәмамлана. Шәһәрнең шәһәр диярлеге калмый, исән калган халкы
кайсы кая тарала, ә ир-атлар, урманга качып, партизан отрядларына
нигез сала.
Табигатьнең ямьле кочагында урнашкан, әмма бушап калган
шул шәһәрнең мәктәп бинасын фашистлар үз максатларында
файдалана башлаган. Анда фронттан яраланып яисә арып-талып
кайтучы офицерлар һәм солдатлар өчен үзенә күрә бер ял йорты
оештырганнар.
Фашистларга хезмәт итә башлаган әнә шул «җәннәт»не алар
өчен тәмугка әверелдерергә тиеш булып чыкты Петро дәдәй
җитәкчелегендәге төркем. Нибарысы биш кеше юлга чыктылар.
Петродан тыш Сенноның үзендә туып-үскән өч белорус кешесе һәм
Зәки. Гомумән, Белоруссия партизаннары кечкенә төркем булып
эшләүне кулай күрә.
Көннәрнең көзгә авышкан мәле. Төннәр дөм караңгы. Җирле егетләр әйләнә-тирәне биш бармаклары кебек яхшы белә. Юл шактый
ерак булуга да карамастан, урынга алар вакытыннан алдарак та килеп
җиттеләр. Бер уйсулыкта, төн уртасы җиткәнне көтеп, бераз хәл
алырга булдылар. Петро операциянең алдан ук планлаштырылган
тәртибен кабатларга кирәк тапты. Чөнки һәр кешенең үзенә йөкләнгән
бурычны сәгать механизмы кебек төгәл башкарып чыгуы мәҗбүри,
шунсыз уңышка ирешү булмаячак.
Элеккеге мәктәп бинасы өч тарафтан мина кыры белән уратып
алынган. Анда килә торган бердәнбер юл көчле прожекторлар белән
яктыртылган. Ул юлны биек каланчадагы эре калибрлы пулемёт белән
коралланган сакчы каравыллый. Аргы яктан аккан елга тарафында да
шундый ук сакчы посып утыра икән. Группадагы ике снайпер иң элек,
юлның ике як читеннән бинага мөмкин кадәр якынгарак шуышып
килеп, шул сакчыларны бер атуда юк итәргә тиеш булып чыкты.
Пулемётлар телгә килергә тиеш түгел. Алар телгә килсә – эш харап,
шәһәрдән биш-ун минут дигәндә көтүләре белән полицайлар килеп
җиткәнне көт тә тор.
Снайпер дигәннәренең берсе Петро үзе булып чыкты. Икенчесе –
«Карчыга» кушаматлы тәҗрибәле аучы. Соңгысына, ни сәбәпледер,
үз исеме белән дәшкән кешене очратканы булмады Зәкинең. Бер җае
чыкканда, ул аңардан кызыксынып та карады бу хакта.
– Карчыга исеменә ни булган? Минем үземә бик тә ошый, – дип
җавап кайтарды ул, уенын-чынын бергә кушып.
Сакчыларны юк иткәчтен дә өч яшь җилкенчәк егет, ук кебек
атылып, ишегалдына керергә һәм тәрәзәләргә гранаталар томырырга
тиеш. Ул «яшь җилкенчәк» дигәннәрнең берсе Зәки иде. Арада иң
елгыры, озын гәүдәлесе булу сәбәпле, аңа беренче булып торып
йөгерергә һәм иң ерактагы алты тәрәзәгә билендәге алты гранатаны
атып өлгерергә кирәк. Бу операцияне башкарып чыгу өчен иң күп
дигәндә биш минут вакыт бирелә. Шуннан артыкка киткәндә,
атышлар башлануы да ихтимал.
– Атышка китсә, югалтуларсыз булмаячак. Исегездә тотыгыз:
безнең бурыч көтмәгәндә барлыкка килеп, ояларын туздыру һәм
шундук күздән дә юк булу, – дип кабатлады командир.
Килешүләрен белдереп, егетләр баш какты.
Ни дәрәҗә киеренке мизгел булуга да карамастан, Петро елмаеп
куйды шул мәлдә. Бу елмаюының сәбәбен дә әйтеп ташлады тагы үзе:
– Бер карасаң, операция дигәнебез – бала-чага уенына охшап куя
торгандыр. Төн уртасында немецның мыжгып торган оясында шулай
малай-шалай кебек чабышып йөрү кеше башына сыймаслык хәл бит.
Әмма бу очракта безнең өчен шул чабышуның нәтиҗәсе мөһим...
Сезнең кебек егетләр булганда, ышанам, максатка ирешербез...
– Кайчак бала-чага уенының да нәтиҗәсе җитди булырга мөмкин ит, – дип, командирын хупларга ашыкты Зәки. – Булдырабыз дигәч,
булдырабыз, шулай бит, егетләр?
– Шулай, без үз бурычыбызны башкарып чыгарбыз, командир...
Операция алар планлаштырганнан да уңышлы узды. Каланча
башында пулемёт кочаклап йокымсырап утырган сакчылар
кымшанырга да өлгерми калды, бер атуда кәкрәеп кенә төштеләр.
Зәки артыннан торып чапкан егетләр дә ике йөз метр чамасы араны
«эх» дигәнче йөгереп узды. Тәрәзәләргә гранаталар һәм керосинлы
шешәләр очты. Күз ачып йомган арада нарат бүрәнәләрдән төзелгән
ике катлы бинаны ут ялмап алды.
Шәһәр тарафыннан мотоцикл тавышлары ишетелә башлаганда
алар, прожекторлар яктыртып торган юл аша мина кырларын үтеп,
караңгылыкка кереп югалганнар иде. Партизаннар, инеш читләп
сузылган уйсулыкка төшеп, таныш сукмаклар буйлап урманга кереп
барганда гына «ял йорты» тарафыннан тәртипсез рәвештә дистәләгән
автомат һәм пулемётлардан ата башладылар. «Җәннәттән – тәмугка»
дип исемләнгән операция шуның белән тәмамланды да дияргә була.
Петроның янәшәсеннән җәт-җәт атлап барган Зәки сорап куйды
шунда:
– Мин бер нәрсәне генә аңламадым: ни өчен овчаркалары булмады
икән боларның? Этләре булса, без болай җиңел генә башкарып чыга
алмас идек бу эшне...
– Этләр өрә, йокларга бирми! – дип елмаеп куйды командир. –
Фрицлар бит монда ял итәргә килгән. Тынычлап ял итәселәре бар.
Без дә, әнә, тыныч йокы, тәмле төшләр теләдек үзләренә...
Кызык табып, дәррәү көлешеп куйды егетләр.
– Шунысы кызганыч: бу мәктәпне үз кулларым белән төзешкән
идем бит мин, – дип уфтанып куйды шунда граната атучы егетләрнең
берсе. – Үземә аны яндырырга туры килер дип кем уйлаган...
– Борчылма, – дип, аның җилкәсенә кулын салды Петро. –
Фашистларны тар-мар иткәчтен, моннан да зуррагын салырбыз,
боерган булса...
– Ярый да, үзләрен җиңеп булса. Бик тиз баралар бит әлегә...
Мәскәүгә якынлашалар, ди, түгелме?..
– Син нәрсә сөйлисең!
– Икеләнүләреңне ташла, – дип, дәррәү каршы төштеләр үзенә.
– Кая килгәннәрен, кемгә кул күтәргәннәрен белми әле алар, – дип
өстәп куйды Зәки.
– Андрейны тыңла, ул дөрес әйтә, – дип, иске танышының сүзләрен
хуплады командир да.
Петро да бу юлы Зәкине Андрей кушаматы белән искә алды.
Шул көннән башлап партизаннар арасында гына түгел, гомумән,
Белоруссия өчен ул Андрейга әверелде.

***
Икенче көнне аларның зур булмаган партизан берләшмәсенә
ашыгыч хәбәр килеп иреште. Германиядән Смоленскига таба ашыгыч
рәвештә фашистларның махсус тимер юл составы хәрәкәт итә икән.
Анда берничә дистә өр-яңа танк, күпсанлы авыр артиллерия техникасы
һәм снарядлар төялгән. Алдагы төндә ул Оршага барып җитәчәк.
Партизаннар шул составны туктатырга яисә юкка чыгарырга тиеш.
Таң алдыннан гына Сенно операциясеннән арып-талып кайткан
төркемгә йөкләнгән булып чыкты бу җаваплы бурыч. Егетләр әле
тамак ялгап, урыннарына барып ятарга да өлгермәгән иде. Землянкага
уйчан гына командирлары Петро килеп керде. Боерыкны үтәргә кирәк,
ул хакта бәхәсләшү урынсыз. Ләкин егетләренең дә хәлен аңлый иде
ул, ун чакрым ары, ун чакрым бире урман һәм баткаклыклар аша
йөреп кайтканга эзләре дә суынмаган бит әле. Тагын, ашыгыч рәвештә
төянеп, тимер юлга таба кузгалырга тиешләр...
Үзләренә йөкләнгән бурычны аңлатты Петро. Егетләрнең арадан
ник берсе арыдым яисә хәлем юк дип әйтсен икән.
– Ничә минуттан кузгалабыз? – дип, беренче булып Зәки сикереп
торды урыныннан. Аның бит әле яшьлек дәрте белән эшкә керешеп
кенә барган көннәре... Аңарга башкалар да кушылды.
– Берләшмәдә кеше байтак анысы, әмма кайсы инде шактый өлкән,
кайсы бик яшь. Сау-сәламәт ир-ат санаулы гына. Аруны онытып торырга
туры килә, егетләр, – дип, хәлләренә кереп сөйләште Петро. Ул, гомумән,
боерык биреп сөйләшми, кешечә һәм дустанә аңлашуны кулай күрә.
Әзерләнер өчен ярты сәгать вакыт җитте. Муеннарына аннан-
моннан үзләре тапкан немец автоматлары, аркаларына шартлаткычлар
салынган юл капчыклары асып, тагын ерак юлга чыктылар. Тимер
юлга кадәр дә җиде-сигез чакрым атлыйсы иде әле. Аннан соң үзләре
өчен кирәкле күперне эзләп табасылары бар.
Юл уңаена алларында торган бурычның шактый четерекле булуын
аңлатырга кереште Петро.
– Поездның төгәл расписаниесе билгеле түгел. Әмма ул бары тик
төнлә генә юлга чыга икән. Кеше-кара күзенә артык ташланмау өчен
шулай эшлиләр.
– Монысы безнең өчен кулай, – диде Зәки.
– Караңгылык – партизаннарның стихиясе, – дип өстәде, Петродан
калышмаска тырышып, ашыгып-ашыгып аның янәшәсеннән үк
баручы аучы-снайпер Карчыга.
– Әлеге эшне башкарып чыгу мәҗбүри, ул хакта бәхәс була
алмый, – дип дәвам итте Петро. – Тагы шунысы бар: отрядтагы соңгы
шартлаткычларны алдык, һәм аларны бик камил дип тә әйтеп булмый.
– Ә шартлаткычлары нинди? Аркада күтәреп барсак та, әле аларны
күргәнебез юк, – диде бераз калыша төшкән Сенно егете.

– Хикмәт шунда: сәгать механизмы бу очракта безгә ярдәмче
түгел. Бикфорд шнуры да кулай булмас. Шартлаткычны да алдан ук
урнаштырып кую файдасыз, чөнки состав алдыннан буш паровоз
җибәргәннәр... Шартласа шул шартлаячак, ә безгә ул кирәкми...
Максатыбыз – танкларны дөмектерү. Алар фронтка барып җитәргә
тиеш түгел.
– Сез – тәҗрибәле кеше, әйтегез... Ә без үтәрбез... Ничек башкарып
чыгабыз соң? – дип, башкалардан элек тынгысызланучы бу очракта
да Зәки булып чыкты.
– Миналар өчен урынны алдан ук әзерләп куябыз. Буш паровоз
үтеп киткәч тә, шартлаткычларны урнаштырырга һәм качып та
өлгерергә кирәк булачак. Бу эшне, арабызда иң елгыр һәм яшь кеше
буларак, сиңа тапшырырга туры килер, Андрей.
– Дөрес, Андрейның торыклары озын. Өлгерсә, ул өлгерәчәк, – дип,
егетнең күңелен күреп, аның җилкәсеннән кагып куйды янәшәдән
атлаган Карчыга.
Көн яктысында кузгалсалар да, барыр юллары шактый авыр булды
бу юлы. Беренчедән, йокысызлык һәм арыганлыклары сиздерә иде.
Икенчедән, урманы бик куе, һәм зур сазлыкларны урап узарга туры
килде. Тимер юлга ерак калмаган иде инде, әмма әле тирән ерганак аша
салынган күперне эзләп тә байтак атларга кирәк булачак. Ул урынны
бу тарафтагы урманнарны аучы буларак кырыкмаса кырык тапкыр
аркылыга-буйга гизеп йөргән Карчыга гына белә булып чыкты.
Тимер юл читендәге ачыклыкка чыгарга ярамый, урман эченнән
барырга туры килде аларга. Ә анда куелык һәм чытырманлык. Инде
барып җитәбез дигәндә, беренче булып атлаган Карчыга бармагын
иреннәренә аркылы куеп, кинәт тукталып калды. Немец телендә
сөйләшкән тавышлар ишетелде. Ерганак аша салынган күпер читенә
будка куелып, сакчылар китерелгән икән.
– Менә сиңа мә... – диде аучы, Петроның колагына үрелеп. – Болар
юк иде бит монда.
– Димәк, бик җитди состав көтелә.
– Болар белән ни эшлибез?
– Юк итәбез, – дип, билендәге каешына урнаштырылган хәнҗәренә
ымлады аларның янәшәсендә генә басып торган Зәки.
– Андрей... – дип, җитди караш ташлады аңарга Петро. – Монда
барысын да уйлап эш йөртергә кирәк. Ашыгу, кабалану бөтен
хезмәтебезне юкка чыгарырга мөмкин. Сакчылар сигнал бирсә,
паровоз тукталачак... Димәк, состав та исән калачак. Ә безнең максат
сакчылар түгел, состав! Шулай бит?..
Командир белән килешүен белдереп, баш какты ул. Менә ничек,
алдын-артын уйлап эшләгәндә генә бик таманга киләчәк икән бит
дип уйлап куйды үзалдына. Партизанга әнә нинди көтелмәгән башваткычларны хәл итәргә туры килә икән. Моннан ары андый
ордым-бәрдем фикерләре белән уртаклашырга ашыкмаска кирәклеген
аңлады ул. Җиде кат үлчә, бер кат кис дип юкка гына әйтмәгән икән
авыл картлары.
– Әмма сакчылар проблемасын да хәл итәргә туры килер, – диде
Петро, үзалдына шактый уйланып торганнан соң. – Ләкин бар
нәрсәнең дә үз вакыты була...
– Аңладым, – дип баш какты Зәки.
Ерганак читенә җиткәч, тимер юлдан ерагая төшеп, урман эчендәге
бер уйсулыкка кереп урнашты алар. Сенно егетләре, башкаларга
караганда да талчыккан иде булса кирәк, бер читкәрәк тайпылып,
җиргә сузылып яттылар. Шундук күзләре йомылды, аяклары
сузылды, йоклап та киттеләр кебек. Петро белән Карчыга максатка
ирешү юллары турында фикерләшергә кереште. Зәки дә җиргә
чүмәште, әмма күзләре йомылмады. Бер ягында мышнап йокыга
китүчеләрнең сулышы, икенче тарафында тормышны аңардан күбрәк
күргән тәҗрибәле ике ир-атның фикер уртаклашуы ишетелеп тора.
Әмма ул аларны тыңламаска тырышты, үз уйларына бирелде:
«Туып үскән авылга – Татар Төкесенә кайтып килсәң иде ул
хәзер. Зәки үз башыннан кичкәннәрне сөйләгәндә исләре китеп
тыңлар иде авылдашлары. Әнисе аны кызганып елар иде. Әтисе, улы
белән горурланып, аның җилкәсенә кулын салыр иде. Энекәшләре-
сеңелкәшләре хәйран калыр, тагы да сөйләвен сорап, үзен тинтерәтеп
бетерерләр иде...
Кичен караңгы төшкәч, Хәдичә белән очрашырлар иде. Аны ничек
берөзлексез күңелендә йөртүе, сагынуы турында сөйләр иде Зәки.
Хәдичә дә аны сагынадыр булса кирәк. Әле бу көнгәчә аларның
кочаклашканы да булмады. Иң элек кысып-кысып кочаклар иде ул
Хәдичәне, аннан ничек яратуы турында сөйләр иде...»
– Ә бу сакчылар барында минаны кай арада куеп өлгерербез икән
соң... Атыш башланса, эш тагы да харап, – дип, шул мәлдә тирән
сулыш алды Петро.
– Вакыт бик аз, ни эшләргә дә белмәссең, – дип, аучы да уйга калды.
Алар бер фикергә килә алмый интегәләр иде булса кирәк.
Зәки, үзенең кайда икәнлеген искә төшереп, кинәт айнып китте.
Татар Төкесеннән шушы шомлы урман, тирән ерганакка әйләнеп
кайтты ул. Һәм гел көтмәгәндә, тагы олылар сүзенә кысылу булса
булыр дип, теленә килгәнне әйтеп тә ташлады:
– Ә миналарны ерганакның аргы ягына урнаштырсак ни булыр?
Паровоз шартлар, аның узып китүе дә зур бәла түгел. Ә состав бит,
барыбер шушы ерганак астына дөмегәчәк... Шулай түгелмени?..
– Карале бу егетне, чүлмәге яхшы эшли моның... Кызыклы вариант
әйтте түгелме? – дип җанланып китте аучы абзый.

– Ничек безнең башка килмәгән бу? Сакчылар турында да баш
ватып торасы юк ул очракта. Берсе өстенә икенчесе өелгән вагоннар
астында калып сытылачаклар... Без күпме гомер баш ватабыз, нигә
аны алданрак әйтмәдең, Андрей? – дип, Петро да күтәреп алды әлеге
тәкъдимне.
– Гафу үтенәм, мин сезне тыңламадым. Хыялда гына булса да,
туган якларга кайтып килдем...
Танкларга каршы соңгы ике минаны алып килгән иде алар монда.
Караңгы төшә башлагач та, шартлату эшләрендә тәҗрибәсе булган
Сашко атлы белорус егете белән Зәки, ерганакның аргы тарафына
чыгып, күпер астына шуыштылар. Аркаларында – мина салынган
капчыклар, кулларында – сапёр көрәкләре. Ашыкмый гына рельс
астына мина урнаштыру өчен урын хәзерләделәр.
Алар хәстәрлек эшен тәмамлаганны гына көткән кебек, бераздан
күпернең аргы тарафындагы немецларга җан керде. Ояларыннан чыккан
этләр кебек, кычкырып-кычкырып нидер сөйләшергә керештеләр.
Үзләренең һәр адымын, хәрәкәтен ике снайперның мушкада тотканлыгын
сизделәр дияр идең, урман тарафына борылып та карамыйлар. Дүрт күз
белән көнбатышка текәлгәннәр, поездны көтәләр, димәк.
– Составның килү хәбәрен алды болар, – дип пышылдады Сашко.
– Алдан юл ярып барган паровоз узып китми торып, без кымшанырга
да тиеш түгел, миналарыбызны кочаклаган көе, селкенми ятарга кирәк
булыр. Состав тавышы ишетелә башлагач та, тиз генә миналарны
урнаштырабыз, аннары мөмкин кадәр ераккарак йөгерергә кирәк булыр.
Теге сакчыларның бездә уе да булмас ул минутларда. Менә күрерсең,
үзләрен ни көткәнне белү кая, составка честь биреп торачак алар.
Шул мизгелдә якынлашып килгән тавышлардан куркыпмы, тимер
юл читендәге куаклар арасыннан ниндидер җәнлек чыгып чапты
булса кирәк. Ике сакчы куркуларыннан егылып китә язды, кыштырдау
авазы ишетелгән куакларга шатыр-шотыр автоматларыннан ут
сиптереп алдылар.
...Юл ярып, алдан барган буш паровоз зур тизлек белән күперне
дөбер-шатыр китереп узып китте. Күпер астында яткан егетләрнең
өстеннән узган кебек булды ул. Аңарга тагылган кечкенә генә вагонның
өч тарафында өч пулемёт көпшәләрен генә абайлап калды Зәки.
Алдан сүз берләшкәнчә, посып яткан урыннарыннан торып,
миналарны урнаштырдылар. Бар дөньяны дер селкетеп килгән составны
күргәч, куаклыкларга сыена төшеп, урманга таба торып йөгерделәр. Күп
тә үтмәде, арка тарафта көчле шартлау авазлары ишетелде.
Сакчыларның берсе: «Парти-за-а-ан...» – дип кычкырырга өлгерде.
Әмма ул тавыш тәмамланмыйча һавада эленеп калды...
Кинәт җиргә сыенып, артларына борылып карасалар, ни хикмәт,
паровоз да юк, күпер дә ишелеп төшкән. Танк төялгән вагоннар бер-бер артлы тимер юл буйлап шуып килә тора, килгән берсе тирән
чоңгылга чума тора... Әллә кайларга сузылган составның тизлеге
дә кимегәннән-кими бара иде инде. Вагоннарның берсе артыннан
икенчесе түбәнгә тәгәрәде... Һәм танклар... Бераздан тагы көчле
шартлау авазлары ишетелә башлады, снарядлар телгә килде...
Биш партизан исә, аркаларына бушап калган юл капчыкларын
асып, ашыкмый-кабаланмый гына кайтыр юлга чыкты...
Әлеге диверсия 1941 елда белорус партизаннары оештырган иң
уңышлы операцияләрнең берсе буларак тарихка кереп калды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев