Ринат Мөхәммәдиев автор яңалыклары
-
23 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Тимер юл станциясе белән элемтә урнаштырырга омтылып карадылар. Әмма анда да ыгы-зыгы, шау-шу, кан һәм күз яшьләре генә... Кая карама, анда җимереклек, үлем, яралылар... -
21 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
– Ватандашларың, яшьтәшләрең ут эчендә янганда, карта уйнарга кирәк таптыңмы? Сугыш вакыты законнары белән, беләсеңме, нинди җәза тиеш сиңа?! – Ярар, ярар инде. Әйдәгез, егетләр, кузгалдык. Чынлап та, ярдәм итү кирәк, – дип, бер-бер артлы урыннарыннан кузгалды алар. -
19 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Зәкинең урманчы һөнәре алуы, әтисенең кул астына керә башлаганнан бирле төзелеш эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган булуы монда да ярап куйды. Аны үзенә күрә бригадир сыман ясап, отделение командиры итеп тә билгеләделәр -
15 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Кулга алынган барча кешене ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган мәйданга куып китерделәр. Каралты-кура юк, баш өстендә бары зәңгәр күк һәм йолдызлар гына. Ачык һавада, үләне тапталып беткән туфракны түшәк итеп, төн чыга алар хәзер. Ашыйм дисәң – ризык, эчим дисәң, су юк. -
13 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Хәбәрсез югалу – бер хәл, ул очракта әле аның табылуына, исән- сау әйләнеп кайтуына да өмет кала иде. Ә менә әсирлектә булу... Фашистлар әсирлегендә... Монысының җүнлегә түгеллеге һәркемгә билгеле. Шуның өстенә, иптәш Сталин бит, әнә, әсирлеккә эләгүне Ватанга хыянәт итүгә тиңли түгелме... -
11 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
– Су бирегез, су... Янам... – дип ыңгырашты яралылардан берсе. – Матвей, – дип, янәшәсендә торган мордва егетенең җилкәсенә кулын салды Зәки. – Бар әле, берәр савыт яисә чиләк табып, тиз генә су алып кил. -
10 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Тәки үзенекен итте бит Зәки. Хыялына иреште, имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Лубян урман техникумына укырга керде. -
8 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Ул елларда, җиде классны тәмамлар алдыннан, бик тә четерекле сораулар килеп баса торган иде үсмерләр каршына: «Алга таба кая барырга һәм кем булырга?.. Эшкә урнашыргамы, укуны дәвам итү турында уйларгамы?..» -
6 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ӘДӘБИ-ДОКУМЕНТАЛЬ РОМАН)
«Парень, – диде ул. – Чынлыкта син бер сантиметрга озынрак идең, кәнишне. Баш редактор каршында үзеңне уңайсыз хәлгә калдырасым килмәде инде... Зәкинең дә күңеле булыр дидем. Менә шулай, парень, алдашырга туры килә кайчак... Тагын шуны әйтим дидем, ике уйлама, Зәки хәзрәт чакыра икән, күч син «Казан утлары»на. Үзең беләсең, әдәбият ул бөтенләй башка дөнья... Күч...» -
18 декабрь 2022 - 09:00
Прәникле төшләрем...(ахыры)
Һәм, ни өчендер, күпме үҗәтләнеп тә өйрәнә алмаган, үземә буйсынырга теләмәгән, киребеткән шул гармунны сагынам. -
17 декабрь 2022 - 09:00
Прәникле төшләрем...(дәвамы)
– Таптым... Ур-ра, таптым... Юлны таптым, әти, – дип, җан-фәрман кычкырып, башымдагы колакчынлы бүрегемне салып, югары чөеп җибәргәнмен. -
16 декабрь 2022 - 15:00
Прәникле төшләрем... (дәвамы)
Егылып, йөзтүбән карга чумдым, әмма туктап калмадым, үрмәләсәм-үрмәләдем, барыбер кире тордым һәм алга ыргылдым. Кар көрте итегемне йолкып алды.