ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Зәкинең урманчы һөнәре алуы, әтисенең кул астына керә башлаганнан бирле төзелеш эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган булуы монда да ярап куйды. Аны үзенә күрә бригадир сыман ясап, отделение командиры итеп тә билгеләделәр
5
Зәки солдат хезмәтенә китеп барды. Тимер юл вокзалына кадәр
колхозның иң яхшы кара айгырын җигеп озаттылар үзләрен. Татар
Төкесеннән өч егет иде алар, ә гармун тартып җырлый-җырлый озатып калучыларның, авыл читендәге сөзәк үргә кадәр озата
баручыларның исәбе-хисабы булмагандыр.
Авылның иң яхшы гармунчысы армиягә китүчеләр белән бер
арбада, ул үрәчәгә аягын-аякка атландырып менеп кунаклаган да,
бар дөньясын онытып, тальян тарта... Тальян тавышы әллә нишләтә:
күңелләрне җилкендерә, авыл урамнарын һәм бөтен әйләнә-тирәне
моңга күмеп яңгырый... Ат пошкырып куя, гармун тавышы аңарга
да ошап китте булса кирәк... Ә күлмәк изүләрен ике сәдәфкә ачып
җибәргән егетләр, күңелләрне очындырган моңсу бер дәрт белән,
берсен икенчесе уздырырга теләгәндәй, көр тавыш белән җырлыйлар.
...Сау бул, әткәй, сау бул, әнкәй,
Сөйгән ярларым белән.
Сау бул, илем һәм авылым,
Бөдрә талларың белән.
...Без китәбез туган җирдән,
Аерылып нечкә билдән,
Хәлләребезне белерсез
Кыйбладан искән җилдән...
Капка төпләрендә төркем-төркем җыелып озатып калган хатын-
кызлар әледән-әле яулык очлары белән күз төпләрен сөртеп-сөртеп
ала. Яланаяклы малайлар, һәммә бала-чага, тузан күтәрелгән дип
тормый, атлар артыннан йөгерешә...
***
Вокзалда бер тәүлек чамасы көткәннән соң, әйләнә-тирә шәһәр һәм
авыллардан җыйналган егетләрне, йөк ташу өчен ясалган тимер юл
вагоннарына төяп, Көнбатыш тарафына алып киттеләр. Кем русча
сөйләшә, кем татарча, кем чувашча, кем мордва телендә. Кем генә юк
монда, үзенең туган теленнән башка берни аңламаган авыл егетләре
дә байтак. Күпләренең русчалары да ипи-тозлыктан артык түгел,
бик чамалы. Вагон идәненә узган елгы коры арыш саламы җәелгән.
Булачак солдатлар шуның өстенә төркем-төркем сузылып ятканнар
да күгәрченнәр кебек һәркем үз ана телендә гөрләшепме-гөрләшә.
Әмма кем кайсы телдә генә сөйләшмәсен, алар бер-берсенә үз итеп,
күптәнге танышлар сыман карый. Чөнки алар һәммәсе – якташлар, бер
үк Ватан егетләре, якын көннәрдә бер үк төрле йолдызлы пилоткалар
һәм гимнастёркалар киеп, Совет армиясе солдаты булачак.
Ә Зәки исә, һәммәсенең ана телен аңлаган һәм күпчелеге белән
аңлаша да алган егет буларак, беренче көннән үк тәрҗемәчегә
әверелде. Мордва телендә бик иркен сөйләшмәсә дә, ул барын да
аңлый, чувашча шактый ук ярыйсы сукалый, ә русчасы исә менә
дигән, юкка гына өч ел гомерен Ерак Көнчыгышта уздырмаган…
Моны аңлап алган хәрби офицер аны үз вагоннарында «старшой»
итеп билгеләп куйды хәтта.
Чираттагы станциягә килеп җитеп, вагон ишеге ачылыр-ачылмас
борын, аргы тарафтан үзләрен озата барган офицерның көр тавышы
яңгырый торган булып китте: «Старшой, ко мне...» яисә «Старшой
Заки...»
Зәкинең болай да төз һәм озын гәүдәсе шундый чакыру яңгыраган
минутларда тагы да калкурак, гайрәтлерәк күренә. Егетләр дә аны
көннән-көн үз итә, якын күрә башлады. Үзара мөнәсәбәттә бер-бер
аңлашылмаучанлык килеп чыкса яисә эч серләрен сөйләп, күңелләрен
бушатырга кирәксә дә, аның янына килә торган булдылар…
Мылтыксыз солдатлар...
Бу – хәтәр көн. Хәтта көн түгел – таң...
Безнең өскә бомба ташланды.
Чиктә идек. Тел күтәреп булмый,
Әйтеп булмый: «Сугыш башланды...»
Палаткадан очып чыкты берәү,
Ә берәүләр... чыга алмады.
Нинди афәт килүләрен илгә
Шунда гына йөрәк аңлады...
Зәки Нури. 22.06.1941
1
Алар утырган составны Белоруссиянең Витебск шәһәреннән йөз
илле чакрымнар чамасы көнбатыштарак, урман читендә урнашкан
бер белорус авылы янындагы тупикка кертеп туктаттылар. Шуннан
ерак түгел генә Лепель дип аталган тимер юл станциясе булуы да
ачыкланды. Хәрби бүлек авылның үзендә түгел, урман эченә кереп
торган зур ачыклыкта урнашасы икән. Шактый зур мәйданны уратып
алган чәнечкеле тимерчыбык койма һәм офицерлар өчен ашык-
пошык җиткерелгән ике-өч каралтыдан башка әле анда берни юк
иде. Яшәү әлегә үзләре утырып килгән вагоннарда булачак. Өйләгә
кадәр хәрби хәзерлек узалар. Хәер, хәрби хәзерлек дигәннәре дә
шул, «айт-два»га атларга, стройда ничек йөрергә, йә булмаса, ничек
шуышырга кирәклеген өйрәтәләр. Ә төшке аштан соң, балта-пычкы
тотып, урман кисәләр, үзләренә казармалар җитештерү белән мәш
киләләр... Тора-бара якын тирәдәге авыллардан, ат арбасына салып,
йөге-йөге белән яңа ярган такта да ташый башладылар үзләренә. Эш
гөрләп бара...
Зәкинең урманчы һөнәре алуы, әтисенең кул астына керә
башлаганнан бирле төзелеш эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган
булуы монда да ярап куйды. Аны үзенә күрә бригадир сыман ясап,
отделение командиры итеп тә билгеләделәр. Зәки булган җирдә эш
гөрләп бара. Зәки булган җирдә бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм, әлбәттә инде, уен-көлке була. Үзара аңлашып, шаян сүзләр сөйләшә-
сөйләшә эшләгәндә, нәтиҗәсе дә бөтенләй башка бит ул...
Беренче казарманы Зәки җитәкләгән төзелеш бригадасы өлгертте.
Агачтан ике катлы ятакларны да үзләре әтмәлләп куйды. Командир
берөзлексез мактап торды үзләрен...Тик менә дөнья хәлләре генә
бик тыныч булмавы борчый иде аларны. Фашистлар Германиясе
Европаның күп илләрен басып алган, СССР чикләренә дә якынаялар
икән дип сөйләүләре җаннарын тынгысызлап торды. Әле бит аларның
кулларына сугыш коралы да тотып караганнары юк. Арада шактый
дөнья күреп тәҗрибә туплаган Зәки булып, аның белән дә шул ук хәл.
Дөрес, Лубян техникумында укыганда хәрби хәзерлек дәресләре үтә
торган иде. Әмма анда да тактадан кисеп ясалган агач мылтыктан
башканы күрмәделәр...
Белорус урманнары ямь-яшел юрганга төренгән, урман-кырлар
хуш исле үлән һәм төрле төстәге чәчәкләргә күмелгән, кошлар тәүлек
буе сайрашып та туймаган җәйге матур бер иртәдә аларны ерактан
яңгырап ишетелгән шартлау авазлары йокыдан уятты. Күк күкрәтеп,
яшенле яңгыр килә икән дисәң, баш өстендә ап-аяз зәңгәр күк, сабан
тургайлары бии-бии сайрый, тантана итә. Нәкъ үзебезнең Чүпрәле
якларыннан, Татар Төкесе тугайларыннан килгән тургайлар диярсең
үзләрен...
Көн уртасында хәрби гарнизон урнашкан мәйданның урта бер
җирендәге багана башына элеп куелган радио эшләпәсеннән Левитан
тавышы яңгырады:
– Сугыш... Фашистлар Германиясе СССРның көнбатыш чикләренә
вәхшиләрчә бәреп керде...
Ә бераздан барлык солдатларны шул мәйданга чакырдылар.
Тигез рәтләргә тезелде егетләр. Гадәттәге шау-шу, уен-көлкедән
берни калмаган, һәммәсе үз уйларына чумган. Бүгеннән башлап төп
игътибар хәрби хәзерлек дәресләренә юнәлтеләчәк дип хәбәр итте
командирлары. Әлегә барлык солдатларга да җитәрлек мылтыклар
булмау сәбәпле, өйләгә кадәр бер группа, өйләдән соң икенчеләре
узачак хәзерлекне. Ә башкалар төзелеш һәм урнашу мәшәкатьләрен
дәвам итәчәк. Җаваплылык һәм тәртип, сугыш вакытын искә алып,
бермә-бер кырыслана төшәчәк. Хәер, тәртип турында кабатлап тору
артык та булгандыр, егетләр моны үзләре дә яхшы аңлый.
– Кулга мылтык кына бирсеннәр, бөтенесен кырып салачакбыз.
Фашистны кертәбез димени туган илгә!
– Менә аларга, тотсыннар... Мылтык кына алыйк, мылтык кына
бирсеннәр...
– Ярый да патроннар җитсә, – дип, сүз кыстырып куя шунда арадан
берәве.
– Патрон бетте дип тормабыз. Патрон бетсә, приклад белән менә болай, әнә шулай төярбез башларын, – дип, кулларын болгый-болгый
чәчрәп чыга уртача буйлы, әмма төптән үскән мордва егете.
Егетләр үзләшә төштеме, кая карама, шул рәвешле йодрыклар баш
очында уйнаклый башлады бераздан. Әле кулларына мылтык тотып
та карамаган солдат егетләр фашистларны бүген үк, менә хәзер үк
дөмбәсли башларга әзер иде.
Төркем-төркем җыелып, хәзер үк көрәшкә керергә әзер булып,
атлыгып торган яшьтәшләренең омтылышын күреп йөргән Зәки дә
тынгысызланып көтә иде ул минутларны. Аның да сүзгә кушыласы,
йомарланган йодрыкларын болгыйсы килгәндер. Әмма ул күңелендә
тулышып торган нәфрәт хисләрен чыгарып селкергә ашыкмады.
Сабырлык, дәшми калу җиңел бирелмәгәндер бу кайнар йөрәкле
татар егетенә, әмма нидер тотып торды аны әлегә... Әти-әнисен,
өйдә калган эне-сеңелләрен сагынып искә алды ул. Авылдан чыгып
китәсе көнне Хәдичәсе бүләк итеп биргән чигүле кулъяулыкны кат-
кат кесәсеннән барлап торды.
– Хатларың да килмәс әле, онытырсың... – дигән иде кыз,
кулъяулыкны кыюсыз гына аның кулына сузган чакта.
– Онытты, ди. Көн дә язып торачакмын, менә күрерсең, – дип
җавап биргән иде Зәки.
Җавап бирде бирүен, әмма әлегәчә хат язып сала алганы юк.
Бик язар иде дә, әлегә аларның адреслары да билгеле түгел, почта
элемтәсе дә көйләнмәгән. Әти-әнисе көтәр, аның хәленә керер, ә
менә хаты килмәгәч, Хәдичә ниләр генә уйлап бетермәгәндер инде.
Тагы китте дә югалды бу ди торгандыр. Хәер, бер аны гына түгел,
башкаларның да эчләрен пошырып торган уртак кайгы иде бу.
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев