ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ӘДӘБИ-ДОКУМЕНТАЛЬ РОМАН)
«Парень, – диде ул. – Чынлыкта син бер сантиметрга озынрак идең, кәнишне. Баш редактор каршында үзеңне уңайсыз хәлгә калдырасым килмәде инде... Зәкинең дә күңеле булыр дидем. Менә шулай, парень, алдашырга туры килә кайчак... Тагын шуны әйтим дидем, ике уйлама, Зәки хәзрәт чакыра икән, күч син «Казан утлары»на. Үзең беләсең, әдәбият ул бөтенләй башка дөнья... Күч...»
Йөрәк икән – яратмыйча типмәс,
Көрәш икән – җиңми калмабыз.
Гомер икән – бушка янып үтмәс,
Ә ил кушса – куркып янмабыз...
Зәки Нури
Имәнлектән башланган юл…
1
1977 елның февраль башлары иде. Бик эшлекле кыяфәт белән
Матбугат йортының унынчы катындагы эш урыныма узып барышым.
Буйдан-буйга сузылган коридорның беренче яртысында – «Казан
утлары» журналы, ә түрдәрәк – «Татарстан коммунисты», ягъни
бүгенге «Татарстан» журналы. Минем шунда бүлек мөдире булып
эшләп йөргән көннәрем. Үз кабинетыма җитеп, аның ишеген ачыйм
дигәндә, арка тарафтан берәүнең йөткеренеп тамак кырып алганы
һәм карлыга төшкән ипле тавышы ишетелде:
– Энекәш...
Табигый инде, борылып карадым. Ни күрим, ипле генә атлап, миңа
таба танылган шагыйрь, «Казан утлары»ның баш мөхәррире Зәки
Нури үзе якынлашып килә иде.
Як-ягыма каранып алдым, ул кемгә шулай дәшә, без бит аның
белән танышлар да түгел. Ә озын һәм тар коридорда бездән башка
һичбер адәм заты күренми.
– Зәки абый, сез кемгә дәштегез, миңа түгелдер бит? – дидем,
гаҗәпсенеп. Чөнки мин аны – күренекле татар шагыйрен – яхшы
танысам да, без ул көнгәчә үзара аралашкан-белешкән кеше түгел.
Килеп җитәр-җитмәс, күрешергә дип кулын сузды ул:
– Иң элек исәнләшик булмаса... Матбугат йортының бу катында иң
озын буйлы кеше мин идем кебек бүгенгәчә... Миңа көндәш булырга
охшагансың, син каян килеп чыктың тагы? – диде, мөлаем елмаеп.
– Безгә кая инде ул, Зәки абый, сезгә конкурент булу... Менә әлегә
шушы журналда эшләп йөргән көнем.
– Беләм, – диде ул, җитдиләнә төшеп. – Ә үзең мәкаләләреңне
«Казан утлары»нда бастырасың...
– Рәхмәт, Зәки абый, газета-журналлар байтак, ә «Казан утлары» –
бер генә. Сездә басылуны үзем өчен зур дәрәҗә дип саныйм...
Минем сүзләрне әллә ишетте, әллә юк Зәки Нури, кеше-кара
күренмиме дигәндәй, як-ягына карангалап алды да төп мәсьәләгә
күчте:
– Менә нәрсә, Ринат энекәш, кичкә таба сәгать дүртләр-бишләр
тирәсендә вакыт табып, минем янга кереп чыга алмассыңмы дип
әйтергә теләгән идем... Ничек?..
– Керермен, Зәки абый, – дигән җавапның авызымнан ничек чыгып
очканын да сизми калдым.
– Димәк, килештек, – дип, күптәнге танышым сыман җилкәмә
кулы белән җиңелчә кагылып алды ул шунда. – Көтәм...
Һәм китеп тә барды. Минем ул көнне эштә кайгым булмады. Өстәл
янында берөзлексез кәгазь-каләм кыштырдатып утырсам да, бер
рәтле фикер килмәде, сәгать дүрт тулганны көттем. «Нигә чакырды?
Нигә кирәгем чыкты икән?..» дигән сораулар бимазалады күңелне…
***
Сәгать дүрт тулды дигәндә, мин баш редакторның кабул итү
бүлмәсе ишеген ачтым. Язу машинкасында нидер текелдәтеп утырган
Рауза ханым, җәт кенә урыныннан кубып, Зәки Нури кабинетына
озатып калды.
Баш редактор үзе генә булып чыкмады, аның каршысындагы өстәл
янында минем өчен күптән таныш булган Фәрваз абый Миңнуллин
утыра иде. Кызып-кызып киңәшләшәләр иде булса кирәк. Мине
күргәч тукталып калдылар.
– Әңгәмәгезне бүлдердем, ахры... Керергә рөхсәттер бит? – дип
сорарга мәҗбүр булдым.
– Сине көтеп утырабыз, – диде Зәки Нури, урыныннан кузгала
төшеп.
Фәрваз абый белән бүген күрешмәгән идек әле, кул биреп
исәнләштек.
– Менә, Зәки абый, Ринат Мөхәммәдиев атлы егет шушы була, –
дип, сүзне дә ул башлады.
Зәки абый үгезне мөгезеннән эләктерде дигәндәй, сүз озайтып
тормады:
– Фәрваз Мөхәммәдулла улы безне ташлап китәргә җыена,
Язучылар берлегенә Гариф Ахуновның урынбасары итеп сайланган.
Үз урынына сине тәкъдим итә. – Бераз тукталып торганнан соң, баш
редактор карашын миңа текәде. – Йә, нишлибез, җибәрәбезме-юкмы
Фәрвазны Язучылар берлегенә?
Нәрсә-нәрсә, әмма мин һич кенә дә мондый тәкъдим көтмәгән
идем. Югалып калдым кебек. Күп булса, җилкәләремне сикертеп
куйганмындыр. Мин хәл итә торган мәсьәлә түгел бит... Бу – бер
булса, икенчедән, җаваплы эшем бар. Тиздән фатир бирербез дип тә
вәгъдә иткәннәр иде...
Хөрмәтле ике әдипнең карашлары миңа төбәлгән, алар җавап
көтә. Ә мин ни дияргә белмим. Гаиләм бар, кызым... Транспорт
оешмасының шәһәр читендәге тулай торагында бер кысан бүлмәдә
яшәп яткан көнебез.
Зәки абый хәлемне аңлады булса кирәк.
– Дөрес, ордым-бәрдем хәл ителә торган мәсьәлә түгел эш урынын
алыштыру, – дип башлады ул сүзен. – Аннан килеп, тагы шул ягы да
бар: «Татарстан коммунисты»ндагы хезмәт хаклары бездә юк. Бер
катта янәшә генә урнашкан булсак та, шартлар һәм мөмкинлекләрне
чагыштырып булмый...
– Бүлдерүем өчен гафу итәрсең, Зәки Шәрәфетдинович, сүзне матди
күзлектән башламыйк әле без, – дип каршы төште Фәрваз Миңнуллин.
– Егет – татар әдәбияты буенча университетта белем алган, аннан
аспирантурада ХХ йөз башы татар матбугатын, әдәби хәрәкәтне
җентекләп өйрәнгән кеше. Ул бит фәнни коммунизм белгече түгел...
– Фәрваз абыең кабыргасы белән куя мәсьәләне, – дип әйтеп куйды
Зәки Нури. – Йә, нишлибез?
Минем өчен Фәрваз абый җавап бирде:
– Килә! – диде ул, кырт кисеп, икеләнергә урын калдырмаслык
итеп. – «Казан утлары»на эшкә чакырып торганда, баш тарткан
егетләрне әле минем очратканым юк моңарчы. Фатиры да хәл ителер,
боерган булса...
Зәки Нури хәйләкәр генә елмаеп куйды да миңа ымлады:
– Ишеттеңме, Язучылар берлеге вәкиле: «Фатиры да булыр», –
диде. Фәрваз ул күп сөйләшергә яратмый, әмма сүзендә тора...
Ул да түгел, нәкъ шул мизгелдә, кул сәгатенә күз төшереп алды
да урыныннан сикереп торды Фәрваз Миңнуллин. Үзенең Язучылар
берлеге идарәсе утырышына ашыгуын белдереп, җәһәт кенә
хушлашты.
– Калганын үзегез сөйләшеп бетерерсез, хәл итәрсез, Зәки
абый, – диде, ишекнең аргы ягына чыгып барышлый.
– Идарә әгъзаларына миннән сәлам әйтергә онытма, бүген бара
алмам инде, – дип кычкырып калды баш редактор аның артыннан.
Зәки Нури белән икәүдән-икәү генә калдык. Ни хикмәт, эшкә
килү, эш шартлары турында ләм-мим сүз кузгатмады ул башкача.
Тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклегенә исең-акылың китмәле. Кайсы
яктан булуым, әти-әни һәм туганнарым турында сораштырды,
аларның хәлләрен белеште. Иҗат планнарым белән кызыксынды.
Кыскасы, күптәнге танышы, алай гына да түгел, якын бер кардәше
белән очрашкандай хәл-әхвәл белешеп, ихлас киңәшеп утырды.
Аның нинди олы җанлы һәм кешелекле шәхес булуына сокландым
мин шунда.
Әңгәмәне тәмамлап, үз кабинетыма чыгып китәргә дә вакыт
җиткәндер, бәлки. Әмма нидер тотып тора иде, ике арада кинәт
барлыкка килгән эчкерсезлек һәм ихласлыкмы, җан җылысы яисә
утны-суны кичкән олпат шәхеснең аталарча кайгыртып, үзенә тиң
күреп фикер уртаклашуымы – ачык кына әйтә дә алмыйм...
Бераздан, ишекне шакып-нитеп тормастан, үзе белән үзе сөйләшә-
сөйләшә, шаулап-гөрләп, кабинетка Аяз Гыйләҗев килеп керде.
– Ишек төбендә көтеп торасым килмәде, Зәки туган... Кешесе бар
диләр. Бәй, нинди кеше булсын, үзебезнең егет икән бит, шулай бит,
парень, – дип, баш редактор янына узып барышлый минем җилкәгә
дә үз итеп берне кундырып алды Аяз абый.
– Нәрсә, Аяз, тагы бер-бер роман китердеңме? – дип, кунакның
кулындагы калын папкага ымлады Зәки Нури. – Ну, тик тормыйсың
инде үзең дә, көнне-төнне белми язасың.
– Үзең беләсең, заяга узган еллар да күп булды. Язылганда
язарга кирәк. Мин язам, Нәкыя текелдәтә... Дөрес әйтәсең, яңа әсәр
китердем. Шәп килеп чыкты, минемчә. Чиратка куеп көттермәссез
дип уйлыйм, Зәки әкә...
– Карарбыз, – диде баш редактор, үз алдына нидер уйланып. Һәм,
ул да түгел, кинәт кенә кабынып китте. – Тәк, болай итәбез аны, Аяз,
бик вакытында кердең әле... Менә бу егетне күрәсеңме, – дип, миңа
ымлады ул, – романның язмышын хәл итүне аңарга тапшырабыз.
– Бик әйбәт булыр, шулай бит, – дип, миңа ялт кына караш ташлап,
күз кысып куйды Аяз Гыйләҗев.
Дөресен әйтергә кирәк, бер-беребезне танып белсәк тә, ул вакытта
әле күзләр кысышып аңлашыр дәрәҗәдә якынлык юк иде кебек
безнең арада. Аяз абый – татар әдәбиятының күренекле әдибе, ә мин
кем?.. Үзем дә белмим.
Зәки абыйның әле үзенә күрә шарты да бар икән бит:
– Менә шулай итәбез, энекәш, – дип, рәсми тонга күчеп, бик җитди кыяфәт белән сүз башлады ул һәм миңа Аяз Гыйләҗев күтәреп
килгән калын папканы сузды. – «Роман уңышлы чыкмаган, басарга
ярамый», – дип нәтиҗә ясасаң, безгә бүлек редакторы булып киләсең.
Ике дә уйлап тормыйм, приказга кул куям. Килештекме?
– Уйларга кирәк, Зәки абый...
– Юк-юк, «Уйларга кирәк...» – ул җавап түгел. Килештекме
дидем?..
– Килештек, – дип әйтми чарам калмады.
Аяз Гыйләҗев ни әйтергә белми, әле Зәки Нурига, бертын әле миңа
карангалап торды, аннан тагы болыт артыннан балкып чыккан кояш
сыман якты нурга күмелде.
– Ну, Зәки Шәрәфетдинович, әйтсәң әйтеп тә куясың инде син.
Егылып китә яздым бит... – Аннан мөлаем елмаюын миңа таба
юнәлтте. – Парень, әллә, чынлап та, журналга киләсеңме? Бик әйбәт
булыр, хуплыйм...
– Белмим әле, – дидем тыйнак кына.
– Зәки Шәрәфетдинович кадрларны сайлый белә ул. Үзең кебек
озын буйлы егет тапкансың бит, парень, ә... Әллә үзеңнән дә озын
инде...
– Юк ла, булмас! Аяз, ни сөйлисең син, йә уйлап кара, баш
редактордан да югары булып буламы?
Ул да түгел, Аяз Гыйләҗев бер урындыкны җәт кенә өстәл яныннан
тартып чыгарды да шуңа менеп басты.
– Зәки Шәрәфетдинович, йәле, монда кил әле. Парень, син дә кил.
Бер-берегезгә арка белән басыгыз. Якынрак... Якынрак... Вәт, менә
шулай... Тәк-тәк... – Безнең баш түбәләренә уч төбен куеп үлчәү
эшләре белән мәш килде ул бертын. Һәм нәтиҗә чыгарды. – Зәки әкә,
син, чынлап та, бер сантиметрга озынрак икән бит, парень...
Зур эш башкарган сыман ялт кына кире идәнгә сикереп төште Аяз
Гыйләҗев һәм зур канәгатьлек хисе белән учын-учка уып куйды.
– Әйттем бит, баш редактор озынрак булырга тиеш дип. Һәм
дөрескә дә чыкты.
Миндә буй кайгысы түгел иде. Инде тынычлап эшли башладым
дигәндә генә тагы икеләнүле уйлар һәм тынгысызлык чоңгылына
юлыктым түгелме... Эшкә алынгач, аны дәвам итәргә кирәк иде дә
бит... Ә монда татар әдәбиятының үзәк мәйданы булган журналга
чакырып торалар. Зәки Нури үзе чакыра. Баш тартсам, андый форсат
тагы кабатланырмы?.. Болай да озак утыруымны искә төшереп,
рөхсәт сорап, чыгу юлына борылдым. Эш урынымда да югалткан
булулары ихтимал. Чыгып барганда, Зәки Нури Аяз абый алып килгән
кулъязманы кулыма тоттырды...
Күп тә узмады, «Казан утлары»ннан китеп барышлый, Аяз
Гыйләҗев миңа да кагылып чыкты. Әйтәсе бер сүзе булган икән:
«Парень, – диде ул. – Чынлыкта син бер сантиметрга озынрак идең,
кәнишне. Баш редактор каршында үзеңне уңайсыз хәлгә калдырасым
килмәде инде... Зәкинең дә күңеле булыр дидем. Менә шулай, парень,
алдашырга туры килә кайчак... Тагын шуны әйтим дидем, ике уйлама,
Зәки хәзрәт чакыра икән, күч син «Казан утлары»на. Үзең беләсең,
әдәбият ул бөтенләй башка дөнья... Күч...»
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев