ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Көннәрдән беркөнне, төшке аш вакыты якынлашып килгәндә, бүлмәмдә телефон шалтырады. Трубканы алсам, анда Зәки абый тавышы. Үзенә чакыруы булып чыкты. – Хәерлегә булсын, – дип куйды янәшәдәге өстәл янында утырган Рим абый Шириязданов. – Ничә ел эшләп, Зәки абыйның редакция эчендә телефон аша хәбәрләшкәнен ишеткәнем юк иде әле.
3
Көннәрдән беркөнне, төшке аш вакыты якынлашып килгәндә,
бүлмәмдә телефон шалтырады. Трубканы алсам, анда Зәки абый
тавышы. Үзенә чакыруы булып чыкты.
– Хәерлегә булсын, – дип куйды янәшәдәге өстәл янында утырган
Рим абый Шириязданов. – Ничә ел эшләп, Зәки абыйның редакция
эчендә телефон аша хәбәрләшкәнен ишеткәнем юк иде әле.
Чынлап та, сүзе булса, ул йә үзе килеп керә, йә булмаса, Роза ханым
аша чакырта торган иде.
Өстенә пинжәген киеп, ишек катында ук көтеп тора иде ул мине.
– Әйдә, киттек, – диде аны-моны белешкәнче.
– Кая барабыз? – дим кызыксынып. Нинди дә булса хәбәр, йә
булмаса, кисәтү-фәлән юк иде кебек.
– Кызлар янына... Мине Әсмабикә дә бик ашыктыра, әнә, – дип,
йөткергәләп алды ул.
Зәки абыйны яхшы ук белә идем, ул, гомумән, шаярудан башка
сөйләшүне белми. Авызы тулы кара кан булганда да, шаяра торган
заттан диләр андый кешеләр турында. «Әсмабикәсен» дә яхшы беләм,
шундук аңладым, астма авыруыннан газап чигә иде ул соңгы елларда.
Ашыгуы да шуңардан иде булса кирәк.
Декабристлар урамын аркылы чыгып, троллейбуска утырдык.
Халык шактый күп... Кергәч тә, ике билетка дип, кесәмдәге тиеннәрне
учыма алып саный башлаганмын. Зәки абый шундук бу уемнан
туктатты үземне.
– Тыгып куй кесәңә, – диде. – Бер тапкыр куян булып барып карыйк
әле. Эләктерсәләр, штрафын үзем түләрмен...
Чын-чынлап, Бауман урамындагы Чернышевский тукталышына
кадәр билетсыз «куяннар» булып бардык. Ишектән төшкәндә, үч
иткәндәй, тикшерүчеләр каршы алды үзебезне. Бездән алдан төшкән
бер студентны җиңеннән үк эләктерделәр. Зәки абый алдан төште.
Билетын сорагач, «Әнә аңарда...» – дип, миңа төртеп күрсәтте.
Йөрәгем «жу-у» итеп куйды. Ә ул үзе, гел исе китмәгәндәй, минем
тарафка борылып та карамыйча китеп тә бара. Туктала төшеп,
кесәләремне актарырга керештем. Тегеләр мине билет эзли дип
аңладылар булса кирәк...
– Узыгыз, уз... Башкаларның да чыгасы бар, – дип, юлымны дәвам
итәргә ашыктырдылар.
Күңелдән генә: «Уф, котылдым...» дип, иркен сулыш алып куйдым.
Зәки абый исә, Бауман урамын аркылы чыгып, «Казан» кунакханәсенә
таба борылып китеп бара иде инде. Ике сикердем, өч атладым
дигәндәй, җәт кенә куып та җиттем үзен.
Кунакханә ишеге янында тукталып, көлми-шаярмый бик җитди
генә миңа карап куйды да галстугымны рәтләгән булды. Аннан, иелә
төшеп, арка тарафыма күз төшереп алгандай итте.
– Юк, юешләнмәгән бит... – диде, кырыс һәм җитди бер кыяфәткә
кереп.
Шунда гына аның чираттагы шаяртуын аңлап көлә башладым...
***
Кунакханә ишеген хуҗаларча киереп ачып, эчкә уздык. «Безгә
монда ни калган?» дип сорыйсы килде-килүен, әмма түздем. Ишек
төбендә ялтыравыклы укалар белән бизәлгән махсус баш киеме һәм
шундый ук пинжәкләр киеп алган бер бик тә могтәбәр ир-ат каршы
алды үзебезне. Хәер, «үзебезне» дип ялгыштым булса кирәк, Зәки
Нурины, әлбәттә. Мин исә ни өчен һәм кая барганымны да белмичә
тагылып йөрүче бер койрык кына.
– О-о, Зәки... О-о, Зәки... – дип очраган берсе кул биреп күрешә,
хәлләрен сорашалар.
Ул тукталып тормый, ашыга. Баскычтан икенче катка да менеп
җиттек. Тар аралыклар аша узып, ресторан буфеты янында тукталды,
ниһаять.
– О-о, Зәки, – дип сәламләделәр монда да. Аерма шунда гына:
сәлам бирүче буфетчы хатын-кыз булып чыкты бу очракта.
– Сәлам, Аллочка, – диде шагыйрь.
Аллочка дигәне иреннәре һәм бит алмаларына шактый мул итеп
кызыл буяу сыланган урта яшьләрдәге бер ханым иде.
– Ничек, һәрвакыттагычамы? – дип, балкып елмайды ул.
– Әйе, бүген без икәү, Аллочка.
Уймак кадәрле генә ике рюмкага коньяк салып бирде ханым һәм
ике карамель сузды. «Эш вакыты бит, килешмәс» – дип, баш тартып
карадым, әмма барып чыкмады.
– Әйдә, кыстатып торма... Монда акча сорамыйлар, – диде Зәки
абый, «уймак»ны бушатып куйгач та тирән сулыш алып. – Шәп булды
бу! Язып куярга онытма, Аллочка...
Шуның белән тәмам, китеп тә барды. Мин берни аңламадым.
Акчаны кем түли соң? Миңа түләргә туры киләме... Бер буфетчыга, бер
Зәки абыйга карангалап тордым да баш редакторым артыннан иярдем.
– Менә хәзер яшиселәр килеп китте, – диде Зәки абый урамга
чыккачтын да. – Әсмабикә тәмам кыса башлаган иде инде... Коньяк
капкачтын бераз җиңеләеп киткәндәй була.
– Ә ул нинди авыру соң? Ул нәрсәдән? – дип сорадым, аның хәленә
кереп.
– Әсмабикә партизаннарны бик ярата. Юеш землянкада йоклап,
сазлыкларда аунап йөргән яшь чакларны искә төшерә ул безгә,
онытмаска куша...
Мин баш кактым. Ашыгыбрак бирелгән соравым өчен уңайсыз булып
китте. Зәки абый, олы яшьтә булуына һәм хасталыгына да карамастан,
җитез һәм хәрәкәтчән кеше, озын аяклары белән гүя крейсер, Бауман
урамыннан йөзеп кенә бара кебек иде ул. Аны танымаган кеше юк, кул
бирәләр, юл бирәләр... Ул алдан юл ярып бара, мин аның артыннан...
Матбугат йорты янында тукталып, йөгереп кенә Язучылар берлегенә
дә кереп чыктык. Зәки абый Гариф Ахунов янына кереп китте, ул арада
мин башта Фәрваз абый белән күрешеп чыктым, аннан әдәби консультант
булып эшләгән Илдар абый Юзеев янына кереп утырдым. Аның иҗаты
турында тәнкыйть мәкаләсе язарга җыенып йөргән вакытым иде...
Ул арада Зәки абый да күренде. Ялгызы түгел, Гариф Ахунов та
озата чыккан. Гадәтенчә, мөлаем балкып, ул миңа кулын сузды. Тик
бер нәрсәне аңламадым. Ни сәбәпле ул минем исәнләшүемә «Котлыйм,
котлыйм...» дип җавап кайтарды. Берлек рәисе котларлык һични
майтарганым булмады бит соңгы араларда... Сорарга өлгерми калдым.
– Машина ишегалдында, Зәки Шәрәфетдинович, Тәлгат илтеп
килсен үзегезне, – диде Гариф абый, тел очымда эленеп калган
сорауны бүлдереп.
Кая илтеп килсен?.. Бу кадәресе дә табышмак иде.
– Рәхмәт, Гариф, кирәкми. Без бүген «куян» булып йөрергә остарып
киттек әле. Штраф түләтсәләр, әнә, Ринат бар, – диде Зәки абый,
миңа күз кысып.
Бауман урамына чыгып, «Кольцо»га таба баруыбызны дәвам
иттек. Трамвай тукталышына барып җиттек дигәндә генә, нидер искә
төшереп, кинәт уңга борылды Зәки абый.
– Монда кереп, бер дустыбызның хәлен белеп чыгыйк тиз генә, –
диде ул, «Чулпан» рестораны ишеген ачып.
Ишек катыннан ук көтеп алынган кунак кебек каршыладылар.
Икенче катка күтәрелдек. Зәки абый артка яшерелгән буфетка узды.
– О-о, безгә кем килгән... Зәки үзе түгелме?! – дип, монда да кызыл
иннек яккан ханым сәламләде.
– Сәлам, Ниночка... Хәлләреңне белешеп чыгыйк дидек әле менә...
– Һәрвакыттагычамы?
– Әлбәттә... Менә бер яшь егет тә алып килдем үзегезгә...
Коньяк... Уймак кадәрле ике рюмка... Ике карамель… Һәм: «Пока,
Ниночка... Язып куярга онытма, яме...»
Урамга чыгып, бишенче трамвайга утырдык. Каршыбызга
кондуктор килеп басты. Мин кесәмә үрелдем...
– Зәки абый, менә шушы кәгазьгә генә булса да автографыгызны
куймассызмы икән? – ди кондуктор, кесәсеннән таушалып беткән
блокнот чыгарып.
– Ник куймаска, куябыз... Исемең ничек әле?
– Фәйрүзә...
– Фәйрүзәкәй, кара күзкәй... Ул син буласыңмыни инде?..
Ояла төшеп елмайды кондуктор кыз. Һәм рәхмәтләр укыды.
– Икенче юлы үзеңә китабымны да бүләк итәрмен, яме, – диде
шагыйрь, мөлаем елмаеп. – Бәлки, адресыңны да әйтерсең әле...
– И-и, Зәки абый, – дип, уңайсызланып, оялудан авыз читен
каплады кыз. – Шаян кеше икәнсез...
Кондуктор кызның үзенә булган игътибардан шулай да күңеле
булган иде. Кош тоткандай җиңел атлап, үз эше белән алгы рәтләргә
таба юнәлде ул. Ә без, ике «куян», Опера һәм балет театры янындагы
тукталышта төшеп калдык. Партия Өлкә комитетына барырга
чыкканбыз икән бит. Татарча «Абкум» дип йөртелгән бу бинага
беренче мәртәбә атлап керүем. Ишек катында утырган сержант Зәки
Нурины урыныннан сикереп торып, честь биреп каршы алды. Ә мин,
авыздан ис килә-нитә күрмәсен дип, бераз читкәрәк тайпылдым.
– Бу егет минем белән, – диде Зәки абый.
Өченче катка менеп, Өлкә комитеты секретаре Морзаһит Фәтхи
улы Вәлиев кабинетына килеп кердек. Зәки Нури килә дигәч,
ишекләр ачык, кабул итү бүлмәсендәге ханым чәй хәстәрләргә
керешкән иде. Ике фронтовик, ике яшьтәш кочаклашып күрештеләр.
Хәл белештеләр... Икесе дә ихлас бәхетле, авызлары колакка
җиткән...
Язучылар арасында Вәлиев фамилияле бу түрәне бик тә таләпчән
һәм кырыс кеше, хәтта усал дип сөйләшкәннәрен күп тапкырлар
ишеткәнем бар иде. Баксаң, ул май кояшы кебек балкып торган, шул
тикле дә мөлаем бер җитәкче икән бит.
– Менә шушы егет, – диде Зәки абый, ниһаять, миңа таба ишарәләп.
Өлкә комитеты секретаре үземә сынап карап торды бер мәл. Кайсы
районнан булуым белән кызыксынды. Кайда укыганмын, кайларда
эшләгәнмен һәм гаилә хәлем... Барысына җавап биреп тордым.
– Әтиең сугышта катнашканмы? – дип сорап куйды.
– Катнашкан. Башта – Фин сугышында, аннары – Бөек Ватан
сугышында.
– Нинди гаскәрдә, кайда?..
– Волхов фронтында, танклар полкында...
Бар белгәнем шул иде әтием турында. Ул елларда «ветеран» дигән
сүз юк, фронтовикларга аерым ихтирам булмады кебек. Ә орден-
медальләрен, малай чакта ук уенчык ясап, күптән югалтып бетергәнбез...
Берара дәшми, сынап карап торды иптәш Вәлиев.
– Ярар, үзең тапкансың, үзеңә эшлисе... – диде аннан, ипле адымнар
белән якынлаша төшеп миңа кулын сузды. – «Казан утлары» журналының
баш редактор урынбасары булып раслануың белән котлыйм...
Беренче ишетүем бу хакта. Уйнап та күрсәткән соң Зәки абый
бүген минем белән...
– Рәхмәт, – дидем.
Вәлиев Зәки абыйга күз кысып куйды шунда. Әлбәттә, моны
мин күрергә тиеш булмаганмындыр. Нишлисең, күрдем. Әмма
күргәнлегемне сиздермәскә тырыштым.
– Егет чәй эчә торыр, Зәки, эчке бүлмәгә кереп чыгыйк булмаса...
Сиңа күрсәтәсе кайбер китапларым да бар иде, – диде ул.
– Ярар, кереп чыгыйк булмаса, – дип, хуҗа артыннан арткы бүлмәгә
юнәлде Зәки абый.
«Китаплар» дигәне, китап кына булып чыкты, ахрысы, озак
көттермәделәр, ике-өч минут дигәндә, иреннәрен ялаштырып, кире
әйләнеп чыгып та җиттеләр... Хуҗа белән хушлашып, чыгу юлына
борылдык. Аргы тарафта Өлкә комитеты секретаренә керергә
торучылар байтак җыелган иде.
Урамга чыккачтын да, ниһаять, инде аерылышырбыз, үз юлларыбыз
белән китеп барырбыз дип көткән идем. Булмады...
– Миннән алай гына котыла алмассың, әйдә, тагын бер җиргә кереп
чыгасыбыз бар әле, – дип, үзе белән алып китте Зәки абый.
***
Кекин йорты артындагы ишегалдына үттек. Хрущёв заманында
салынган биш катлы панель йортның баскычыннан күтәрелеп, бер
фатирның ишеген какты Зәки абый.
– О-о, Зәки, – дип, ачык йөз белән каршы алды зәңгәр күзле мөлаем
бер ханым.
Монда да «О-о, Зәки...» икән дип уйлап куйдым күңелемнән. Бер үк көндә төрле-төрле кешеләрнең аңарга бер үк сүзләр белән дәшүе
кызык тоелгандыр үземә. Редакциядә алай дип дәшүче юк...
– Менә, Ринат, таныш бул, бу зәңгәр күзле чәчәк минем хатыным
Валентина үзе була... Валентина Дмитриевна... – дип өстәп куйды
бераздан. – Ә бу егет минем «зам», татарча әйтсәк, урынбасар.
Урынымны басармы-юкмы, ул кадәресен әлегә әйтеп булмый...
Баксаң, баш редактор мине үз фатирына чакырган булып чыкты.
Кулда чәчәк түгел, күчтәнәч тә юк...
«Исәнмесез, Валентина Дмитриевна» белән чикләнергә туры килде.
– Бик вакытлы кайттыгыз әле, әйдәгез, әйдә, кулларыгызны юып
алыгыз да өстәл янына утырыгыз. Өчпочмаклар куйган идем, алар
да пешеп чыккандыр инде, – дип, ярымрусча, ярым татарчалатып
тезде хуҗабикә, ягъни белорус кызы...
– Алай бик кыстагач, утырмыйча да булмас, шулай бит? – дип,
миңа күз кысып куйды Зәки абый.
– Ой, оныта язганмын, – дип, кухня ягына кереп барган җиреннән
яңадан кире килеп чыкты Валентина Дмитриевна. – Нәби Дәүли
шалтыратып эзләде үзеңне. Кайткач та хәбәр итүемне үтенде...
– Шалтырат... Керсен... – Шул булды җавап.
Мине залдагы кәнәфигә кертеп утырттылар. Зәки абый эш
кабинетында шалтыр-шолтыр килеп, нидер эзли башлады. Валя
апа кухняда... Күзем иң элек тәрәзә төпләрендә чәчәк атып утырган
гөлләргә төште. Минем әни дә шулай гөлләр үстерергә ярата.
Авылдагы өйнең тәрәзә төпләрендә дә шушы ук гөлләр: яран гөл,
тамчы гөл, кына гөле... Гөлләр йортка ямь өстәп тора шул. Өстәвенә,
тәрәзәләрдә чигүле өлге һәм кашагалар... Күр инде, җыйнак кына
булса да, нинди уңайлы һәм якты, җылы бүлмә. Зәки абыйның «тылы»
нык һәм ышанычлы икән дип нәтиҗә ясадым.
Күзем түрдә телевизор янәшәсендә торган баянга төште. Кече
уллары Андрей уйный торгандыр инде, чөнки, минем чамалау буенча,
Илдар белән Валерий аерым яшиләр иде кебек...
Ул да түгел, ишек шакыдылар. Ишек ачылырга өлгермәде, Нәби
Дәүлинең «лар-лар» килгән карлыккан һәм яңгыравыклы тавышы
яңгырады.
– Күпме көтәргә була сине, Зәки... Эшеңә бардык, кайтып китте
диделәр. Өеңә килдек – син юк. Бу нинди хәл бу? Валяга әйтеп,
колагыңны бордырырга туры килә инде синең...
Нәби Дәүли шул ук өйдә, күршедә генә яши икән. Аларның
күрше булуларын белми дә идем әле. Ул үзе генә түгел, танылган
композитор һәм скрипкачы Заһид Хәбибуллин белән булып чыкты.
Заһид абыйның скрипкасы да үзе белән, хәер, ул аны һичбер вакыт
үзеннән калдырмый торган иде.
– Ярар инде, Нәби... Күрербез әле, кем кемнең колагын бордырыр икән, – дип җавап кайтарды Зәки абый. Ул арада Заһид абыйны
кочаклап алган иде инде ул. – Валя, кара инде кем килгән безгә,
композитор Заһид Хәбибуллин үзе!..
Валентина Дмитриевна, алъяпкычын сыпыра-сыпыра, кухня
ягыннан башын тыгып, Заһид Хәбибуллинга сәлам бирде. Мин дә
күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешеп алдым, таныш кешеләр бит...
Өстәл янына утырыштык. Ә анда кайнар өчпочмаклар... Уймак
кадәрле генә чәркәләрдән берәр йотым өч йолдызлы әрмән коньягы
да йотып куйдык. Бертуктамый гөр-гөр килеп, кызыклы хәлләр,
уен-көлке сөйләп торды Нәби Дәүли. Кемне көлдерде, кемнедер
берөзлексез дәвам иткән шаяру һәм көлүләре белән туйдырып ук
бетерде бугай ул.
– Һәй, бигрәкләр дә саран инде син, Зәки, – дип, шырык-шырык
килде Нәби ага Дәүли. – Синең әллә кырлы тустаганнарың да юк
инде. Шушындый кечтеки нәрсәдән эчертәләр димени кунакны, бу
бит авызны чылатырга да җитми. Әллә безне тавык дип белдең инде...
Кухня ягыннан, барын ишетеп торган, Валентина Дмитриевна
йөгереп чыкты шунда. Өстәлгә өч стакан китереп куйды.
– Ә дүртенчесе кая?
– Безнең Зәки күп эчми бит, ул авыруын басарга кирәккәндә генә,
аз-аз гына кабып куярга күнеккән, Нәби абый, – дип, русча акцент
белән саф татарча аңлатып та бирде хуҗабикә.
– Әсмабикә азапламаса, мин аны, гомумән, авызыма якын китермәс
идем, – дип тә өстәп куйды Зәки абый. – Ә теге, врачлар биргән
«пыш-пыш»ның бер файдасын күргәнем булмады.
– Ә безгә бара, шулай бит, Заһид кордаш... Шулай бит, Ринат...
Ничә еллар бергә эшләгән һәм күп кенә юлларда бергә-бергә
йөргән кеше буларак, үз чиратымда, мин дә раслый алам. «Зәки Нури
эчә иде» дигән сүзләр урынсыз. Ул бары тик сулыш алуы кыенлашкан
минутларында гына бер йотым коньяк кабып куярга мәҗбүр була иде.
Тагы берне тамызып алгач, Нәби ага Дәүлинең кәефе, ниһаять,
тәмам күтәрелде:
– Әйдә, Зәки, бер матурның балдагын йә калфагын җырлап алыйк
булмаса, – дип, өй түрендә торган баянга ымлады ул.
Зәки Нури карышмады, ипле генә урыныннан кубып, баянны
алып килде. Минем карашка, ул аны танылган музыка остасы Заһид
Хәбибуллин алдына китереп куярга тиеш иде кебек. Юк, ни гаҗәп,
гармун каешын үз җилкәсенә салды ул, һәм, син мондамы дигәндәй,
шыгырдатып та алды... Ходаем, әллә шагыйрь Зәки Нури гармунда
уйный беләме? Ничә еллар үзе белән бергә-бергә эшләп яткан көнебез.
Язучылар арасында да ул хакта ләм-мим сүз ишеткәнем юк иде.
– Нәрсә уйныйм икән соң? – диде. Җавап-фәлән көтеп тормады, ул
елларда бик тә популярлашып киткән «Син кайда идең...»не уйнап китте…
Бер дә очраклы җыр түгел. Сүзләре кемнеке дисәгез, Нәби Дәүлинеке,
әлбәттә... Һәм җырны да, иң беренче булып, ул үзе күтәреп алды:
Син кайда идең, кайларда йөрдең,
Ничек мин сине күрмәдем икән?
Син торган йортны, синең урамны
Ничек кенә мин белмәдем икән...
Шагыйрь Зәки Нури менә дигән баянчы да икән бит әле. Чын
профессионалларча аккордлар бирә-бирә онытылып уйный иде ул.
Уйнау гынамы, җырлый да... Аның тавышы Нәби аганыкы кебек
гөбедән чыккандай көр дә булмагандыр бәлки, ләкин бик тә, бик тә
моңлы тоелды миңа. Ул шулкадәр бирелеп җырлый иде ки, әйтерсең
лә бу җыр нәкъ аның өчен, аның тормышыннан алып язылган...
Дөньялар гиздем, зур юллар кичтем.
Чакырды мине синең күзләрең.
Синең исемеңне мин белми идем;
Сине сагындым, сине эзләдем...
Кеше өендә авыз күтәреп җырлап утыру килешмәгәндер дә бәлки,
ирексездән, мин үзем дә шушы экспромт-ансамбльга килеп кушылуымны
сизми калганмын. Көе нинди бит аның... Сүзләренең ихласлыгы ни тора...
Тик сиңа гына җырлармын диеп,
Мин йөрәгемдә бер җыр йөреттем.
Бер көнне әле очрарсың диеп,
Иртә дә кичен мин сине көттем.
Нинди ипле, нинди сабыр һәм тыйнак кеше Заһид абый Хәбибуллин
булып ул да кушылган иде бит бу җырга. Барлы-юклы тавышы
белән җырлаудан гына күңеле булмыйча, ул үзеннән һичбер вакыт
калдырмаган, бу юлы да янәшәсендә булган скрипка футлярын ачып,
«сайрар кошын» ияге астына кысып елатырга кереште...
Бүген син минем каршыма килдең;
Мин дә бит сине эзләдем дидең...
Шул урында Зәки Нури, баян телләреннән бер кулын бушатып:
«тынычлана төшегез, зинһар» дигәнне аңлатып, ике бармагын
иреннәренә аркылы куйды да кухня тарафына ымлады... Ни
хикмәт, анда да җырлыйлар иде түгелме... Әйе-әйе, Зәки абыйның
Белоруссиядән алып кайткан сөекле «зәңгәр чәчәге» Валентина
Дмитриевна тавышы. Валентина ханым моңлана, Валя апа җырлый...
Ул эчкерсез һәм ихлас тавышын ишетсәгез иде сез аның…
Мин дә бит сине сагындым дидең,
Кайларда йөрдең, син кайда идең...
Җыр тәмамланды. Әмма шул җыр кузгаткан хисләр, ул калдырган
моң күңелләрдә дәвам итә иде. Әле кайчан гына шау-гөр килеп
торган өй эчендә шылт иткән аваз да юк, сулыш алырга да кыймый
тордылар бер тын...
Беренче булып Заһид Хәбибуллин тирән итеп сулыш алып куйды:
– Шушы җырың өчен генә дә халык шагыйре саналырга лаеклы
бит син, Нәби, – диде ул.
Нәби Дәүли, күңеле булып, гадәтенчә, кеткелдәп көлеп алды.
– Зәки Нури башкаруында Яхин музыкасы... җырлатты ич
үзебезне,– дип, сүзне җиңел генә йомгаклап та куйды.
...Зәки абый Нури турында сүз чыктымы, маҗараларга тулы шушы
көнне бик еш кына искә алам мин, аның киң күңелле, ачык йөзле
замандашларын, дус-ишләрен, каләмдәшләрен сагынам…
(Дәвамы бар)
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев