Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)

Шагыйрь Зәки Нури белән якыннан белешеп, даими аралашып яшәгән кешеләр һич кенә дә мине ялган сөйли димәс: татар әдәбиятында аның кебек шаян, һәр нәрсәдән кызык табып, уен-көлке белән үзенең һәм әңгәмәдәшләренең күңелен күтәрә белгән башка бер язучы булдымы икән?..

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Туган җир җылысы
1
Шагыйрь Зәки Нури белән якыннан белешеп, даими аралашып
яшәгән кешеләр һич кенә дә мине ялган сөйли димәс: татар
әдәбиятында аның кебек шаян, һәр нәрсәдән кызык табып, уен-көлке
белән үзенең һәм әңгәмәдәшләренең күңелен күтәрә белгән башка
бер язучы булдымы икән?.. Иң кыен минутларны, үзенә мөнәсәбәттә
урынсыз дорфалыклар, нахак сүз һәм гайбәт-ялаларны да җиңел генә
шаяруга күчереп, үткәреп җибәрү сәләтенә ия иде ул. Шуларны истә
тотып, әсәремнең соңгы бүлеген аның үз авызыннан ишеткән бик тә
гыйбрәтле бер мәзәктән башлыйсым килде:
...Бер заман урмандагы бөтен җәнлек-җанвар вәкилләре карурман
уртасындагы бер якты аланга җыелып, кәрт сугып утыралар икән.
Бүре, кызык булсын дип, бер тәкъдим дә керткән:
– Кәрт сугып тамак туймас, әйдәгез, шулай килешик. Кем җиңелә,
шуны тотыйк та пешереп ашыйк, – ди икән.
Барысы да килешкәннәр, антлар бирешкәннәр. Уйнарга утырган
болар. Куян җиңелгән.
– Берни әйтеп булмый, куян дус, килешкәнчә, сине ашарга туры
килә, – дип, төлке куянны, ике колагыннан күтәреп, кайнап торган
казан янына алып киткән.
Шунда моңарчы дәшми-тынмый утырган үгез кадәрле олы гәүдәле
кабан дуңгызы, казык тешләрен күрсәтеп, каршы төшкән:
– Тимисез... Куян – минем дустым, – дигән.
Килешми хәлләре юк, кабанга каршы торырга кыймаган берәве
дә. Яңадан уйнарга керешкәннәр. Тагын куян җиңелгән…

– Шулай язгандыр инде, берни эшләп булмый, бәхетеңне карга
чукыгач, – дип, бу юлы бүре үрелгән куянга.
– Тиясе булма минем дуска, – дип, кабан, авызын иләмсез зур ачып,
бүрегә казык тешләрен ыржайткан.
– Ярар-ярар, – дип килешкәннәр. – Тагын берне уйнап алыйк инде
булмаса. Соңгысы булыр монысы... Бу юлы инде кем җиңелә, ике
уйлап торды юк, тотабыз да ашыйбыз...
Барысы да килешкән, ант бирешкәннәр...
Әмма, ни хикмәт, кабан дуңгызы үзе җиңелгән бу юлы.
– Антлар бирештек, берни эшләп булмый, туганнар, – диешкән
барча җәнлек. – Ите тешкә катырак булса да, ашарбыз инде...
Кабан дуңгызы дусты куянга таба моңсу гына карап куйган.
– Ярар, җәмәгать, төшке аш вакыты да җитеп килә. Сез итләрен
хәстәрләп, тураклый торыгыз, мин тиз генә куаклыкка кереп коры-
сары җыеп килим, – дип, куян, куанычыннан сикергәли-сикергәли,
урманга утын җыярга кереп йөгергән, имеш...
Кабатлап әйтәм, моны озак еллар дәвамында «Казан утлары»
журналының баш мөхәррире һәм Татарстан Язучылар берлеге
җитәкчесе булып эшләгән фронтовик шагыйрь Зәки Нури үзе сөйләде.
Гыйбрәтле тарих... Миңа калса, татар әдәбиятын соңгы кырык-илле
елда җитәкләгән рәисләрнең кайсы гына бу кинаяле мәзәкнең урынлы
булуын инкарь итә алыр иде икән?..
2
Белоруссиядән кайтып кергән көннәрендә Казанда булсын,
туган якларында булсын, әти-әнисе һәм якын туганнарыннан тыш,
Шәрәфетдин улы Зәкине һәм аның гаиләсен зарыгып көтеп торучылар
күп түгел иде. Дошманны тар-мар итеп җиңүче булып кайткан
фронтовиклар инде тыныч тормышка ияләнеп, үз урыннарын табып
өлгергән. Аннан ул елларда әсирлектә булган яисә партизанлык
иткән сугышчыларга сагаеп карау, үзләрен читкәрәк этәрү кебек
күренешләрне дә истә тоту кирәк. Тикшерү органнары да тик ятмый,
әле бер уңайдан, әле икенче уңайдан үзләрен чакыртып, юкны бар
итеп, сорау алып тинтерәтеп тора...
Казанда язучылар һәм журналистлар даирәсендә дә колач җәеп каршы
алучы күренми. Шигырь язучылар күп, Бөек Җиңүдән рухланып кайткан
фронтовик шагыйрьләрнең хисләре ташкын сыман ургып торган еллар.
Казанда баш төртергә урының, эшең булмаса, гаиләне ничек яшәтергә
мөмкин? Сугышка кадәр алган һөнәре бик ярап куя шул елларда. Өч ел
дәвамында әүвәл Буа урман базасын, аннан Тархан урман хуҗалыгын
җитәкли ул. Имәнлектән башланган юл шул рәвешле урманнарда дәвам
итә. Ә шигырьләре матбугатта күренә тора. Һәм, ниһаять, 1949 елда
Казан каласында җаваплы эш тәкъдим итәләр үзенә…

Кызганыч, Зәки Нуриның татар әдәбияты дигән мәртәбәле һәм
авыр йөкне тәртә арасына кереп тарткан елларының беренче дәвере
турында мин ишетеп һәм имеш-мимешләр аша гына беләм. Нәкъ
шул елларда моңа кадәр автономияле республикалар кысасыннан бик
чыга алмаган татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре, барлык
союздаш республикалар теленә тәрҗемә ителеп, китап булып басыла
башлый. Үз чиратында, тугандаш әдәбият үрнәкләре татар теленә
тәрҗемә ителә. Бу эшнең башында Язучылар берлеге рәисе Зәки
Нури торган... Ул көнне-төнне белми хезмәт итә, Мәскәү һәм милли
республикалар белән чын дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруга ирешә.
Иҗат өчен дә вакыт таба, берочтан тәрҗемәче буларак таныла...
– Әти, син кем булып эшлисең? – дип сорап куйган аңардан
көннәрнең берендә инде Казанга кайткач туган икенче улы Илдар.
Гадәтенчә, озак уйлап тормаган: «Язучылар берлегендә көтүче
булып эшлим», – дип җавап кайтарган әтисе.
Башлангыч мәктәптә укыган малайга шул җитә калган, әти-әниләре
турында язып килергә дигән өй эше бирелгәч, Илдар үзенең иншасын
бер горурлык хисе белән: «Минем әтием көтүче булып эшли...» дигән
сүзләр белән башлап киткән...
Сабыйлар турында сүз кузгалган икән, булмаса, тагы бер хикмәтле
тарихны искә төшереп узыйк. Берлек рәисе булып эшләгән Зәки
Нури тырышлыгы белән, гомер булмаган хәл, татар язучыларына
Казаннан Яшел Үзән тарафына киткән тимер юл буендагы «774 нче
километр» дигән тукталыш янәшәсеннән дүртешәр сутый җир бүлеп
бирелә. Рәиснең бер як күршесе Әмирхан Еники, икенче ягында
Лирон Хәмидуллиннар була. Каршыларында Риза Ишморат, ә арырак
Туфан Миңнуллин һәм Гариф Ахуновлар. Билгеле инде, ул елларда
күршеләрне хәзерге кебек бетон диварлар яисә икешәр метрлы тимер
коймалар түгел, нәни генә рәшәткәләр бүлеп торган. Беркөн эштән
арып кайткан Зәки Нури үз бакчасына чыгып, яшел борчак ашап тора
икән. Аның каршысына, яңа гына түтәлдән йолкып алынган сусыл
кишер кимерә-кимерә, Лирон Хәйдәр улы белән Дания ханымның
өч-дүрт яшьлек уллары Булат килеп баскан.
– Зәки абый, син нәрсә ашап торасың анда? – дип сораган малай.
– Мин борчак ашыйм, Булат, – дип, махсус авызын чәпелдәтеп,
иреннәрен ялап куйган шагыйрь. – Тәмле дә соң яшел борчак, телеңне
йотарлык менә...
– Миңа да бир әле, ашап карыйм, – дигән сабый.
– Ә минем кишер ашыйсым килеп китте... Әйдә, болай итик, Булат,
бер кишергә – бер борчак, килештекме?..
– Килештек, – дип кул бирешкән болар.
Малай йөгереп кенә кишер түтәленә барып, дүрт-биш кишер
йолкып алып килә дә Зәки абыйсына суза. Зәки Нури, бик тә җитди бер кыяфәткә кереп, кулындагы борчак кузагын ярып, берәмтекләп
саный-саный чүпләп, биш бөртек борчак сузган Булатка.
– Менә булды да, – дип, мал алмашудан күңеле булганлыкны
күрсәтә шагыйрь. Җәт кенә барып бер кишерне юып килә дә ашарга
керешә үзе. – Ай-һай, Булат, бигрәк тәмле икән сезнең кишер... Ә
борчак ничек?
– Тәмлесен тәмле инде анысы... Ничек ашаганымны сизми дә
калдым шул...
– Көн дә шулай алыш-биреш итәрбез, ярыймы, Булат?
– Ярый, мин хәзер үк, – дип, малай тагы кишер түтәленә таба
йөгергән. Җиңнәрен сызганып, ике куллап кишер йолкырга керештем
дигәндә генә өйдән әнисе йөгереп килеп чыккан.
– Ну, Зәки абый, шушы шаяртуларың белән, – дип, ни көләргә,
ни уфтанырга белми югалып калган Дания ханым. Тәмам кышка
кишерсез каласы булганнар бит.
Билгеле инде, Булатны да орышкан булсалар кирәк. Аның каравы,
Зәки абыйсы аны, үз бакчаларына күтәреп алып, туйганчы яшел
борчак белән сыйлаган ул көнне…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев