Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)

Зәкинең дә башка партизаннар кебек Армия сафларына кушылып, дошманны үз өненә кадәр куып барып юк итү теләге зур була. Әмма аның оештыру сәләте һәм җирле халык арасындагы абруе, мәртәбәле исеме бу хыялның тормышка ашуына киртә куя.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

2
Заслонов курку белмәс партизан гына түгел, стратегик осталыкка
ия легендар оештыручы да иде. Санаулы гына атналар эчендә анда-
монда һәркайсы үзалдына фашистлардан үч алып килгән аерым-
аерым берләшмәләрне бер йодрык итеп туплап өлгерде ул. Иң
мөһиме: Үзәк белән даими элемтә урнаштырды. Шулар өстенә ул
кемнең кем һәм нәрсәгә сәләтле булуын бер күреп сөйләшүдә ачыклау
сәләтенә дә ия иде.
1942 елның җәендә фашистлар тылында калган Белоруссиядә илбасарлардан бигрәк, партизаннар үзләрен хуҗа итеп хис иткәндер.
Авыл һәм урманнарда партизаннар хуҗа, кая карама, анда кызыл
байрак җилферди. Район үзәкләрендәге полицайларга да тынгылык
юк. Бүген исән булсалар да, иртәгәсе көн өчен ышаныч калмады
алар өчен. Телефон юк. Телеграф юк. Телефон чыбыкларын
көндез тарттырып куйсалар, төнлә аларны өзә тордылар. Күперләр
шартлатылган. Юлга чыккан транспорт эзсез югала. Тимер юлларга
да ышаныч калмады. Ул гына да түгел, зур булмаган шәһәрләрдәге
комендатуралар яна, бургомистрлар эзсез югала башлады... Турысын
гына әйткәндә, партизаннар фашистлар тылында икенче фронт ачып
җибәргәннәр иде инде. Заслонов җитәкләгән отрядта гына да өч
меңнән артык партизан тупланды.
Белоруссия партизаннарын юк итү максаты белән Рейхның үзендә
махсус киңәшмә уздырыла. Шуның нәтиҗәсендә, фронттан кире
кайтартылып, генерал Рихерт җитәкчелегендәге дивизия җибәрелә.
Балтыйк буе илләреннән сатлыкҗаннар китерелә, Белоруссия
шәһәрләре поляк һәм украин полицайлары белән тула. Самолётлар
урманнарны берөзлексез бомбага тота. Авыр артиллерия эшкә җигелә.
Бары тик шуннан соң гына урманнарны тарау эшенә керешәләр. Әмма
партизан отрядлары инде тәҗрибә туплап өлгергән, турыдан-туры
ут эченә барып кермиләр, дошманга көтмәгәндә һөҗүм итеп алалар
да югалып торалар. Тагын, тагын шулай кабатлана...
Ләкин бу көрәш югалтуларсыз гына узмый. Кара-каршы
бәрелешкән очраклары да булып тора. Шундый бәрелешләрнең берсе
вакытында кулына автомат тотып, алгы сафларда көрәшкән командир
Константин Заслонов каты яралана һәм һәлак була. Ләкин, күпме генә
көчәнмәсеннәр, Заслонов оештырган отряд җиңелми һәм таркалмый.
Киресенчә, алар бу сынаудан да ахыр чиктә җиңүче булып чыгалар.
Орша әйләнәсендәге биш районны берләштергән легендар партизан
отрядын оештырган каһарман Константин Заслоновка үлеменнән
соң – 1943 елның мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

3
Фашистларның бераз таралышканын көтеп, тыныч кына
урманнарда көч туплап торганнан соң, партизаннар яңадан көрәшкә
күтәрелә. Әле бер шәһәргә, әле икенче шәһәргә төнге рейдлар ясап,
алар фашистлар һәм аларның иярченнәре булган сатлыкҗаннарның
ояларын туздырырга керешә. Тимер юл күперләреннән фронтка узып
барган составлар тәгәри башлый. Автомобиль юллары өзелеп тора.
Шуның өстенә һәр уңышлы операциядән соң «За дядю Костю» дигән
автографлар калдырыла. Озын сүзнең кыскасы шул: заслоновчылар
Орша белән Витебск арасында фашистка көн күрсәтми.
Беренче күрешүләрендә үк Константин Заслонов тарафыннан Берләшмәнең разведка отряды командиры итеп билгеләнгән Зәки
Нуретдинов 1944 елның августына кадәр бу җаваплы эшендә шөһрәт
казанган тәҗрибәле партизан буларак хезмәт итә. Орша – Лепель –
Сенно – Толочин әйләнәсендәге шәһәр һәм авылларда җәен-кышын
башына ак каймалы кубан бүрек киеп йөргән озын гәүдәле, коңгырт
чәчле, зәңгәр күзле бу партизанны күреп белмәгәннәр булса да, аның
батырлыклары турында ишетмәгән кеше калмагандыр. Инде күптән
шартлатучы диверсант түгел, отрядның разведка командиры булуына
да карамастан, әле һаман олысы-кечесе үз итеп аңарга Андрей дип дәшә
иде. Ә үзе югында таныш-белешләре аны искечә «Бух-бух Андрей» дип
йөртте. Тимер юлга, партизаннар үзләре әйткәнчә, «йомырка салуда»
бу елгыр, җор һәм шаян татар егетенә җиткәне булмагандыр...
***
1944 елның язында Совет Армиясе кысрыклавына түзә алмый чигенә
барган фашистлар яңадан Белоруссия аша узачакларын искә алалар. Ә
анда, һәр агач артында посып, үзләрен партизаннар көтәдер сыман тоела
дошманга. Шуңа ашыгыч рәвештә каратель операцияләре оештырыла.
Операциянең исемен генә ишетү дә чиркандыра: «Язгы бәйрәм». Кеше
үтерү фашист өчен бәйрәм саналган, күрәсең. Юлда очраган, авылда
яшәгән һәр кеше партизан булып тоела үзләренә. Картлар, бала-чага
дип тормыйлар, тоташ кырып баралар, үтерәләр. Бочканы, Голодница,
Глинники, Тухатино, Левищи кебек дистәләгән авыллар тоташ яндырыла.
Кешеләрен сарайга куып кертеп, ут төртәләр...
Заслоновчы партизаннар, бу хәлне күреп, якын-тирәдәге авылларда
калган барча кешеләрне урманга качыралар. Каратель отрядларын,
әле анда, әле монда үзләре оештырган тозакка кертеп, юк итү эшенә
керешәләр. Дошманның транспорты, торак урыннары берөзлексез
шартлый тора, командирларын кулга төшереп, урманга алып
китәләр. Зәки Нуретдинов җитәкчелек иткән разведка группасының
элемтәчеләреннән килеп торган хәбәр фашистны ике кулсыз
калдырган очраклары әледән-әле кабатлана...
1944 елның августында фашист өстенә ташкын булып килгән Совет
Армиясе танклары белән бергә Орша шәһәренә партизаннар отряды
да бәреп керә. Немец армиясенең «Үзәк» группасы сугышчыларының
төп көчләре, партизаннар тарафыннан чолганышта калдырылып,
тар-мар ителә.
Зәкинең дә башка партизаннар кебек Армия сафларына кушылып,
дошманны үз өненә кадәр куып барып юк итү теләге зур була. Әмма
аның оештыру сәләте һәм җирле халык арасындагы абруе, мәртәбәле
исеме бу хыялның тормышка ашуына киртә куя. Витебск өлкәсе
партия оешмасы карары белән аны Орша шәһәр советының башкарма
комитеты рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Легендар партизан Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдиновка шәһәрне төзекләндерү һәм
сугыш хәрабәләреннән арындыру бурычы йөкләнә. Ә үзен якыннан
белгән, таныган, ишеткән кешеләр өчен ул барыбер элеккечә үк Бух-
бух Андрей булып кала…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев