ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Күлләрнең саегуы, чишмәләрнең кибүендә мин үземне гаепле саныйм... Табигатьнең дә үз җаны барлыкны онытабыз бит без... Ярату җитми, кайгырту җитми урман-суларыбызга, – диде ул, һәм бугазына килеп тыгылган хис-кичерешләрне яшерергә теләпме, кинәт кенә кырт борылып, капка төбендә үзебезне көтеп торган машинага таба ашыгып китеп барды. – Юлыбызда булыйк... Китик булмаса…
4
«Казан утлары» журналның һәр санында вакыйга булырлык бер
проза әсәре басылып торды ул елларда. Бер санда Әмирхан Еники
булса, икенче санда Гомәр Бәшировның яңа әсәре дөнья күрде. Аннан
Мөхәммәт Мәһдиевнең яисә Аяз Гыйләҗевның яңа повесте яисә
романы шау-гөр китерә иде әдәбият сөючеләр даирәсен. Нурихан
Фәттахның «Сызгыра торган уклар»ы басылачак дигән хәбәр укучыга
сенсация буларак барып иреште. Ничә еллар элек язылып та, һичкем
дөньяга чыгарырга кыймаган хезмәт – Әбрар Кәримуллинның «Татар
халкының килеп чыгышы», ниһаять, дөнья күрә…
Хезмәт коллективы, остазлар һәм каләмдәш дуслар кебек
төшенчәләрнең асыл мәгънәсен дә мин «Казан утлары»нда эшләгән
елларда аңладым...
Зәки Нуриның баш редактор буларак кадрлар сайлаудагы
зирәклегенә сокланып туярлык түгел. Ләбибә Ихсанова, Рәшит
Гәрәй, Хәмзә Зарипов, Абдулла Сәләхетдинов, Рим Шириязданов,
Тәүфикъ Әйди, Мансур Вәлиев кебек бер-берсен һич кабатламаган,
әмма тулыландырып торган фидакарьләрне ничек бер йодрыкка
тупларга мөмкин булган, белсә дә, баш редактор үзе генә белгәндер
моның серләрен. Соңрак бу коллективка Рәшит Әхмәтҗанов, Кояш
Тимбикова, Марсель Галиев, Солтан Шәмсиләр килеп кушылды...
Һәркайсы кабатланмас шәхес һәм милләтнең зыялы уллары... «Әйт»
дигәнгә «тәйт» дип торучы түгел берсе дә, үз фикерләрен исбат итәргә
кирәксә, баш редакторның күзенә карап бәхәсләшергә сәләтле затлар.
Кыскача, бер-ике сүз белән генә аларның холык-фигыле,
тоткан юлларын аңлату мөмкин дә түгелдер. Шулай да... Ләбибә Ихсанова – үзенең җылы канаты астында җыйнап, туплап торган
ана ролен үтәгәндер бу коллективта. Рәшит Гәрәй шигъриятне бөтен
нечкәлекләренә кадәр тоюда, Абдулла Сәләхетдинов илнең төрле
төбәкләренә таралып яшәгән укучылар белән элемтә урнаштыруда
алыштыргысыз иде. Рим Шириязданов кебек татар театры һәм сәнгате
тарихын бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән башка бер шәхесне мин,
гомумән, белмим һәм ишеткәнем дә юк. Без өч ел дәвамына Рим
абый белән бер кабинетта янәшә утырып эшләдек, Рим Шириязданов
университетын уздым дип горурлана алам... Ә Мансур Вәлиев, «агай-
эне ак мыек, бер-беребезне какмыек» дип яшәргә күнеккән башка
тәнкыйтьчеләрдән аермалы буларак, үзенең таләпчәнлеге һәм ныклы
принциплары белән аерылып торды. Шуның өстенә, яшь каләмнәр
өчен «Идел» журналын ачу турындагы таләп белән Обкомга гына
түгел, Үзәк Комитетка ук барып җиткән егет иде. Очерклар бүлеген
җитәкләгән Хәмзә Зарипов – соң дәрәҗәдә туры сүзле, тоткан
юлыннан һичкайчан тайпылмас «киребеткән» шәхес. Илне аркылыга-
буйга гизүдән, татарның үткәнен, бүгенгесен горурланып язудан һич
туя белмәгән Тәүфикъ Әйдигә, яшерен-батырын түгел, «милләтче»
яисә «ата милләтче» ярлыгы тагылган иде. Кемдер бу ярлыкны
язучыны түбәнсетү максатыннан әйткәндер, ә Тәүфикъ Әйди аны
үзе өчен иң югары бәя буларак, горурлык белән кабул итте.
Журналның баш редакторын Мансур Вәлиев һәм Тәүфикъ Әйди кебек
заман калыпларына сыймаган хезмәткәрләре өчен партия оешмаларына
гына түгел, башка урыннарга да бер генә тапкыр чакырмадылар кебек.
Әмма кесәсендә партия билеты йөрткән партизан-шагыйрь Зәки Нури
аларның ник берсен рәнҗетергә яисә эштән азат итәргә юл куйсын икән.
Моның бар авырлыкларын ул үзе генә белгәндер...
Минем тирәдә дә ыгы-зыгы кузгатырга маташучылар булмады
түгел. Озак еллар журналны җитәкләгән, Язучылар берлеге рәисе
булып эшләгән җитәкчене яратып бетермәгән яисә ул үзе бигүк өнәп
бетермәгән каләмдәшләре дә булмый калмас. Алар, билгеле инде,
Зәки Нурига кермичә, минем аша эш итәргә тырышкандыр. Мин исә
алар арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрне әле белеп бетермим яисә
белмәгәнгә сабышам... Яхшы әсәрләргә – яшел юл!..
– Зәки Шәрәфетдинович, синең замыңнан «теге...» чыгып килә
иде... Замың, беләсеңме, кемнәр белән дуслашкан... Чиратсыз бастыра
бит ул аларны... – дип, берөзлексез колак итен ашап тордылар аның.
Өлкә комитетына да язгаладылар...
– Журналны без бергә-бергә эшлибез. Бергә җавап та бирербез, –
дип җавап кайтара килде ул аларга.
Ни хикмәт, күпме еллар бергә эшләп, баш редакторның мине
кисәткәне яисә төрле әләк-мәләк уңаена авыз ачып ләм-мим сүз әйткәне
булмады. Ул һәрчак дус-иш һәм кода-кодагыйлыктан югары торды, чын әдип, масштаблы шәхес булып кала бирде... Яшьләргә таянды һәм
ышанды... Татар әдәбиятының киләчәген кайгыртып яшәде.
Менә нәкъ шул коллектив әдәби журналның тиражын бернинди
пропагандасыз 110 мең данәгә җиткерде. Ирекле язылу булып,
административ чикләүләр куелмаса, белмим, бу сан күпмегә җиткән
булыр иде икән? Автономияле республикалар өчен мөмкин саналган
иң зур тираж ул елларда 70 мең санала иде булса кирәк...
«Казан утлары» тарихында күрелмәгән тираж өчен мактаучы
булмады, юк, киресенчә, КПСС Үзәк комитетының шелтәсен
белдерделәр баш редакторга. Заманы өчен бу бик зур, хәтта баш
китәрлек гаепләнү санала иде. Әлеге шелтәне оештыручылар һәм
аңарга уч төпләрен уа-уа куанып йөрүчеләр үзебезнең арадан булды.
Данлыклы партизан отрядының разведка командиры, Орша шәһәрен
сугыш хәрабәләреннән арындырган җитәкче, Казан шәһәр Советы
һәм Татарстанның Югары Советы депутаты, Ватан сугышындагы
батырлыклары өчен мәртәбәле орден һәм медальләр белән
бүләкләнгән легендар шәхеснең ил каршындагы бердәнбер «гаебе»
татар халкы яратып укыган журнал бастыру булып чыга...
Заманы өчен хас булган тагы бер күренеш: ул елларда Язучылар
берлеге рәисенә булсын, «Казан утлары» редакторы янына булсын,
әледән-әле шикаять белән язучы һәм шагыйрь халкының хатыннары
да килеп чыга торган иде: «Салып кайта» яисә «Өйгә соңга калып
кайта, гүләйт итәдер», – дип зарланалар, «Тәртипкә чакырыгыз, юкса
«Абкум»га барам», – дип куркыталар...
– Зәки абый, Рәшит өйгә кайтмый башлады бит,– дип, шагыйрь
Рәшит Гәрәйнең хатыны килеп чыкты берзаман.
Зәки абый бик зур игътибар белән тыңлады үзен. Әледән-әле:
«Кара инде син аны», – дия-дия кабатлап, бу хакта беренче мәртәбә
ишеткән кеше кебек, ух-ах килеп утырды.
– Болай булгач, эштән куарга туры килер инде үзен! – дип
йомгаклаган булды аннан.
– Юк-юк, Зәки абый, куа күрмәгез берүк. Эшләсен. Ул бит эшен
ярата... Сезне дә бик нык хөрмәт итә ул, Зәки абый... – дип, инде ирен
тәмам мактарга ук кереште шикаять белән килгән ханым.
Билгеле инде, хатыны рәхмәтләр укып чыгып киткәч, гаеплене үз
янына чакыртып ала җитәкче.
– Хатының белән торасыңмы син, Рәшит, конца да концов коммунистмы
син, юкмы?! – дип ипле генә тавышын күтәрә төшә баш редактор.
Шагыйрь үз гаебен аңлый, әлбәттә. Дус-иш белән аз-маз капкалап,
шигырьләр укышып утырулар озаккарак сузыла шул кайчак. Берочтан
йоклап та калынган. Ни эшләмәк кирәк...
Почмакка бастырып куелган малай кебек авызын бөреп кенә җавап
кайтара Рәшит Гәрәй:
– Торганда торам инде, тормаганда – юк, нишлим соң, Зәки абый...
Бу сөйләшүне, бер мәзәк санап, әледән-әле искә төшерә торган
иде Зәки абый. Рәшит Гәрәйнең үзе булганда, әлбәттә. Көлешә идек
рәхәтләнеп. Башкалардан элек үз сүзләреннән үзе көлемсерәп куя
торган иде Рәшит Гәрәй…
5
– Чүпрәледә булганың бармы? – дип, сорап куйды Зәки абый
көннәрнең берендә.
– Оятыма каршы, булганым юк...
– Иртәгә ял көне. Бергә-бергә барып кайтыйк булмаса. Минем
туган якны, туган авылымны күрерсең.
– Ярар, – дидем, ризалаштым. Шимбә көненә планлаштырган
эшләрне чигереп торырга туры килде.
– Иртәрәк, кәнишне, сәгать җиделәргә нәшрият каршына районнан
машина килеп җитәргә тиеш диделәр. Иртәнге якларда Идел аша
паромга чират зур булмый, көнендә барып кайтырга исәп...
...Җиде тулыр-тулмас Чүпрәледән килеп җиткән УАЗ машинасы
безне Декабристлар урамындагы нәшрият каршында көтеп тора иде.
Зәки абый шофёр янәшәсенә алга кереп утырды, мин берүзем артта.
Казанны чыгып, паром тукталышына барып җиткәнче йокымсырый
төшеп, үзалдыбызга уйланып бардык. Паромны да озак көтәргә туры
килмәде. Көн матур, кояш күтәрелеп килә. Сентябрь урталары булса
да, яңгыр-фәлән булырга охшамаган.
– Авылда эш вакыты. Бәрәңге ала торганнардыр... Ә без эш
калдырып йөрибез, – дип сүз башлады Зәки абый, Идел елгасын
чыгып, Югары Ослан тавына күтәрелеп килгәндә.
– Көз матур килде, көннәр аяз торганда алып та бетергәннәрдер,
– дип җавап кайтарды шофёр. – Бәрәңгене көзге яңгырларга
калдырмаска тырыша халык.
– Икенче икмәк бит, бәрәңгесез булмый яшәп.
– Анысы шулай... Гаиләгә дә кирәк бәрәңге, тавык-үрдәкләргә дә,
мал-туарына да дигәндәй...
Мин сүзгә катышмый гына аларның авыл тормышы, район хәлләре
турында сөйләшкәненә колак салып бардым. Машина йөртүченең
кайсы авылдан булуы белән кызыксынды Зәки абый. Каракитәдән
булып чыкты ул егет. Андый авыл барын беренче ишетүем. Ул
авылның исеме дә сәер һәм кызыклы тоелды. Зәки абыйның
танышлары күп булып чыкты шул авылдан. Кемнәрнедер искә алып
сораштырырга кереште. Тегесе бәйнә-бәйнә җавап биреп барды.
Без, авылда туып-үскән кешеләр, бер карасаң, барыбыз да бер
калыптан ясалган инде. Мин үзем дә бит, бер-бер якташымны
очратсам, нәкъ Зәки абый кебек үк, иң элек аның кайсы авылдан булуы белән кызыксынам. Аннан шул авылдан булган таныш-
белешләрне сораштыра, белешә башлыйсың...
Район үзәге саналган Иске Чүпрәле авылында шагыйрьне
якташлары бик олылап, икмәк һәм тоз, чәчәкләр белән каршылады.
Мәдәният йорты әдәбият сөючеләр, укытучылар һәм мәктәп балалары
белән шыплап тулган иде. Район җитәкчесе, ягъни партиянең Чүпрәле
район комитетының беренче секретаре да каһарман якташлары
турында олылап сүз әйтте. Төшке аштан соң Зәки абый белән аның
туган авылы Татар Төкесенә юл тоттык. Бу юлы инде шагыйрь
берөзлексез юлда очраган авыл һәм инешләр турында, ерганаклар,
юл читендә үсеп утырган ялгыз агачлар турында бәйнә-бәйнә сөйләп
барды. Монда һәр карыш җир, һәр очраган кеше, хәтта сабыйларга
кадәр үз һәм якын иде аңарга... Кая карама – анда яшьлек хатирәләре,
туганлык җепләре, якты караш һәм күңел җылылыгы.
– Гомер уза да китә икән ул, Ринат. Шушы юллардан җәяү йөргән
чаклар, шушы табигать кочагында уйнап-көлеп туя белмәгән еллар
кай арада узып та киткән, – кебек сүзләр белән сагыну катыш
моңсуланып та алды ул берзаман.
Татар Төкесенә килеп кермәс борын машинадан төштек. Ә шофёрга
авыл үзәгенә таба бара торырга кушты Зәки абый.
– Алга таба җәяүләп кенә атлыйк әле, – диде ул һәм бераздан өстәп
куйды. – Аякларым исән-сау чак булса, билләһи дим, яланаяк кына
йөрер идем мин бу юллар, бу сукмаклардан...
Күрәм, сизәм: Зәки абыйның күңеле торган саен тулыша, хисләре
нечкәрә бара. Мондый чакларда кешене юк-бар сораулар биреп
тинтерәтергә дә ярамый...
– Иң элек Иске зиратка керик, – диде ул. – Әти-әнинең хәлен белеп
чыгыйк...
Пөхтә итеп каралган ике кабер каршысында озак кына башын иеп,
белгәннәрен укып басып торды ул. Кесәсеннән кулъяулык чыгарып,
күз читләрен сөртеп-сөртеп куйды.
– Инде Абыз бабайның да хәлен белеп китик, – диде Зәки Нури,
Иске зират белән хушлашып, күпмедер ара киткәч.
– Анысы кем була, сезнең бабагызмы? – дип сорадым.
Зәки абый, ничек аңлатыйм икән моңарга дигәндәй, баш аркасын
кашып алды.
– Минем генә түгел, Татар Төкесендә туган һәр кеше аны үзенең
бабасы саный... Кадыкай Абыз бабай – изге кеше, ул – ислам дине
сагында торган каһарман, төрле авырулардан дәвалау серләрен белгән.
Ерак юлга чыкканда, Ватанны яклап сугышка киткәндә, һәркем аның
кабере янына барып дога кылып китүне изге бурычы саный бездә. Татар
Төкесеннән сугышка киткән 260 ир-атның һәммәсе монда булган...
– Армиягә киткәндә сез дә шулай иттегезме?..
– Әлбәттә, әти-әни җитәкләп диярлек алып барды үземне. Үлемнән
Абыз бабайның хәер-фатихасы коткарды да инде. Партизанлык
елларымда, яшәү белән үлем арасында йөргәндә, мин аны һәрчак
күңелем түрендә йөрттем...
– Гаҗәп...
– Авыл картлары ел да, советлардан качып-посып булса да, май
урталарында шомырт чәчәк аткан вакытта монда җыелып, изге
бабабыз рухына дога кыла. Яшьләр дә онытмый Кадыкай Абыз
бабайны... Аның өе янында учаклар тергезеп, корбан итләреннән аш,
коймаклар пешерәләр, килүчеләрне сыйлыйлар...
– Нигә бу хакта язмыйсыз, Зәки абый? – дип, алдын-артын
уйламастан сорадым. – Бу хакта Татарстанда белүче юк.
– Кесәдә партбилет бар шул, партбилет... Ә ул билетны мин
партизанлык елларымда Ватанны саклап сугышканда алдым.
Шулай сөйләшә-сөйләшә, изге урынга килеп җиткәнлегебезне дә
сизми калганбыз. Кабер... Кабер өстендә бик борынгы таш... Татарның
меңъеллык әлифбасы булган гарәп хәрефләре белән язылган ул таш
уналтынчы-унҗиденче гасырларда ук куелган булырга тиеш. Кабер
бура белән уратып алынган, янәшәдә генә миләш агачы, аның кып-
кызыл миләшләре шундый матур булып өлгергән ки, авызыңа менә
тамам дип торалар.
Ни уйлаганны сиздеме, Зәки абый шунда авылда киң таралган бер
риваятьне искә төшерде. Өлкән яшьтәге кешеләр элек-электән бу изге
кабер янындагы агачның җимешләрен өзәргә ярамый дип аңлатып
килгән. Имеш, кайчандыр бер кыз бала агачтан бер тармак миләш
өзеп ашаган. Һәм ул шул көннән гомергә аксап калган...
Авылга кереп җитә алганыбыз юк әле. Шул арада күпме истәлек,
күпме тарих. Вакыт яклары чикләнгән булуга да карамастан,
юлыбызны дәвам итәбез...
– Абыз бабай өе янында кайчандыр күл булган. Кызганыч, ул
инде күптән кипкән. Әнә анда тагы да арырак без бәләкәй чакларда
икенче бер тирән күл бар иде. Зөлкарнәй күле дип йөртәләр иде аны.
Ул шундый зур һәм тирән иде, атлар коендыра идек без анда, – дип,
мавыгып сөйләвен дәвам итте Зәки абый. – Инешләр мул сулы иде әле
ул елларда. Хәзер, күр инде, коры ерганаклар гына утырып калган...
– Кая карама, шул хәл, Зәки абый, без үзебезнең иң зур байлыгыбыз
– җирнең, суның кадерен белмибез...
– Безнең өй авылның югары очында, анда да барып чыгарбыз,
боерган булса... Ә менә бу түбән урамда минем сеңлем Адия белән
киявебез Вахит яшәде. Аларның кызы Гөлинатны синең күргәнең дә
бардыр, юлы төшкәндә әледән-әле журналга, минем янга кагылып уза
ул. Әдәбиятны бик тә ярата... Менә шулар бакчасына, Белоруссиядән
кайтып төшкәч, койма куешкан идем мин. Утырткан баганаларга колагыңны куеп тыңласаң, җир астыннан шаулап аккан чишмә
тавышы ишетелеп тора иде.
– Хәзер чишмәләр бармы соң авылда?
– Берәм-берәм кибәләр дип ишеттем...
Зәки абыйның туган авылы өчен болай да янып торган йөрәген
тагын да тынгысызлыйсым килмичә, сүзне бүтәнгә борып җибәрергә
кирәк иде. Бу мәшәкатьтән үзе коткарды.
– Менә бу сул яктагы йортны күрәсеңме, – диде, ул тарафка
борылып карамаска тырышып. – Мин күз төшереп йөргән кыз яши
иде бу йортта. Капка төпләре бик тә таныш минем өчен...
– Сагынасыздыр... Сугыштан кайтканны көтмәдеме?
– Үткән эшкә – салават диләрме әле...
– Бар андый сүз...
– Ул үз бәхетен тапкан... Мин – үз бәхетемне, Валентинаны...
Ниһаять, югары күтәрелә торгач, Зәки абый туып-үскән урамга
да килеп чыкканбыз. Безне алып килгән машина капка төбендә
тукталган, көтеп тора.
– Төп нигездә минем энекәш Фарук яшәде. Рауза килен белән
икәү генә торып калдылар инде хәзер. Балалары үзләре оя корып
таралышты, – диде ул.
Машинадан күчтәнәчләрне алып, өйгә уздык. Өстәл уртасында
түбәтәйле самавыр шаулап кайнап утыра, коймаклар пешкән, бәлеш
мичтән чыккан... Туганнар, бер-берен бүлдерә-бүлдерә, хәл-әхвәл
белешеп, күрше-күләннәрне сораштырып сөйләшеп туймадылар.
Әмма вакыт яклары бик чамалы иде. Чүпрәлегә кайтып җитәсе бар,
аннан – Казанга. Юлларның да сыйфаты бик мактанырлык түгел...
Ишегалдына чыккач та, бакча ягына уздык. Зәки абыйның миңа
бакча артларыннан ук диярлек башланып киткән, үзе уйнап үскән
имән урманын – имәнлекне күрсәтәсе килгән икән.
– Минем шигырьләрдә еш кабатланган имәнлек әнә шул була инде...
Арырак киткәч, усаклык башлана... Аннан наратлык һәм катнаш
урман... Уңга карасаң да – Чувашстан, сулга карасаң да – Чувашстан...
Минем балачагым шушы урманнарда узды... Партизаннарга килеп
кушылгачтын да, урман ышыгында кача-поса яшәргә, көн-төн урман
сукмакларын таптап йөрергә туры килде... Урман... Урман... Урман
шүрәлесе дияргә дә була торгандыр үземне.
Байтак кына, сүзсез калып, шул урманнарга текәлеп карап торды
шагыйрь. Һәм тыныч кына, үзалдына сөйләшкәндәй, дәвам итте.
– Шунысы кызганыч, кеше гомере бик тә кыска. Без шул санаулы гына
елларның да кадерен белеп бетермибез. Юкка-барга борчылабыз, вакыт
уздырабыз... Әгәр гомер ике бирелә торган булса, мин аларның берсен,
һичшиксез, җир читендә урнашкан шушы туган авылым Татар Төкесендә
уздырыр идем. Туган ягымның су буйларында һәм урманнарында…
Күлләрнең саегуы, чишмәләрнең кибүендә мин үземне гаепле
саныйм... Табигатьнең дә үз җаны барлыкны онытабыз бит без...
Ярату җитми, кайгырту җитми урман-суларыбызга, – диде ул, һәм
бугазына килеп тыгылган хис-кичерешләрне яшерергә теләпме, кинәт
кенә кырт борылып, капка төбендә үзебезне көтеп торган машинага
таба ашыгып китеп барды. – Юлыбызда булыйк... Китик булмаса…
(Дәвамы бар)
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев