Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (романның дәвамы)

Ә кыш иртә килде. Ноябрьгә кергәч үк нык суытты. Көндез әле суыкны эш белән кичерергә мөмкин булса да, төнге салкын төшкәч, ачык һавада калучылар, иртәнгә хәтле чыдый алмыйча, һәр төнне дистәләп-дистәләп, туңып каткан мәеткә әйләнә башладылар. Әсирлеккә төшкәндә җәйге обмундированиедән генә булган Алиш өчен ноябрь суыклары шулай ук туңып үлү куркынычы белән яный иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

8
Брянск фронты алдына сугышның беренче көннәреннән үк зур
марш-ыргымнар белән алга, Мәскәүгә ашкынучы Гудерианның икенче
танк группасын тар-мар итү бурычы куелган иде. Киресенчә, Кызыл
Армиянең бу фронттагы частьлары үзләре фашистлар тарафыннан
тулысынча юк ителделәр. Бу уңышсыз операция бернинди махсус
әзерлек үтмәгән солдатларны ут эченә ташлаган армия җитәкчелеге
өчен алга таба дошманга каршы сугышны оештырганда зур сабак
булды. Командование бу сугышта дошманга каршы ничек сугышмаска
кирәклеген, сугышны ничек оештырырга кирәк икәнлеген аңлады.
Кызганычка каршы, бу сабак бик зур югалтулар бәрабәренә алынды.
Брянск фронтында әсирлеккә төшкән совет солдатларының барысын
да диярлек Литва территориясендәге Алитос лагерена куып китерделәр.
Мондагы әсирләрнең күплегенә Алишның исе китте. Әйтерсең лә
Кызыл Армиянең бөтен солдатын әсир итеп шушы лагерьга китереп
тутырганнар, аларда тоткыннарны сыйдырып бетерерлек биналар да
юк иде хәтта. Элеккеге дуңгыз, сыер, ат абзарларыннан көйләнгән
баракларга әсирләрнең бик азы гына сыйган, күбесе ачык һавада,
колхоз фермаларыннан бушап калган кардалар урынындагы чәнечкеле
тимерчыбык белән уратып алынган лагерьларда асрала иде. Җитмәсә,
җәяүләп, ашау-эчү күрмичә, урманнар, сазлыклар аша килә-килә,
ачыгып, ябыгып, тәмам хәлдән таеп, кешелектән чыгып беткән
солдатларның күбесе юлда ук егылып кала бардылар. Килеп җитә
алганнарының да алда торган кышны исән-сау кышлый аласына бер ышаныч та юк иде. Ә кыш иртә килде. Ноябрьгә кергәч үк нык суытты.
Көндез әле суыкны эш белән кичерергә мөмкин булса да, төнге салкын
төшкәч, ачык һавада калучылар, иртәнгә хәтле чыдый алмыйча, һәр
төнне дистәләп-дистәләп, туңып каткан мәеткә әйләнә башладылар.
Әсирлеккә төшкәндә җәйге обмундированиедән генә булган Алиш
өчен ноябрь суыклары шулай ук туңып үлү куркынычы белән яный
иде. «Ничек кенә булса да шинель, бүрек юнәтергә кирәк» дип уйлады
ул. Соңгы көннәрдә пленга төшүчеләр арасында инде өсләренә шинель
кияргә өлгергән кызылармеецлар да күренә башлады. Аларга төнне
уздыру җиңелрәк: өстә – шинель, башта – бүрек. Салкынны җиңелрәк
кичерәләр. Алишның алай да бәхете бар икән – аңа лагерьда абзардан
үзгәртеп корылган барактан урын булды. Җитмәсә, көннәрнең берендә
каршы яктагы сәндерәдә ятучы шинельле бер солдат, туңудандырмы,
яралы булгандырмы, иртән йокыдан торганда шыкыраеп каткан иде.
Аның белән аслы-өсле сәндерәләрнең берсендә урнашкан Баязит исемле
егет мескен мәетнең шинелен салдырып алды да Алишка китереп бирде:
– Ал, Алиш абый, хәзер ул аңа кирәкми. Син алмасаң, хуҗа тиз
табылыр, – диде.
Чынлап та, күмәргә алып киткәндә мәетләрнең өстеннән
шинельләрен немецлар үзләре үк салдырып алып калалар иде.
Шинель, Алишның өстенә үлчәп теккән диярсең, таман гына. Бүреге
генә дәү башына бераз кысанрак булды. Шулай да Баязит аны да алып
Алишның башына кидерде.
– Бик кысса, артын ертып җибәрерсең, яланбаш йөрү ише булмас, –
диде. – Шикләнмә, үзебезнең мишәр егете иде ул. Пленга бергә төштек.
Яралы иде. Әле дә инде ун көн җан асрады. Беренче көнне үк китәр
дип уйлаган идем.
Баязит үзе Чувашстаннан икән. Алиш аның белән әле берничә
көн элек кенә танышты. Алишның, биштәреннән кәгазь-карандаш
чыгарып язып утырганын күреп, үзе килеп дәште:
– Хат язмакчысыңмыни? Кемгә, кая, ничек җибәрмәкче буласың?
– Бик язар идем дә, син әйтмешли, ничек җибәрәсең? Менә башка
бер уй килде дә дәфтәргә теркәп куярга булдым әле.
– Нәрсә, әллә син язучымы?
– Шулайрак.
– Кем соң син, исемең ничек?
– Абдулла Алиш.
– Алишмыни? Танырлык түгел, рәсемегезне күргәнем бар болай.
Йөзегезне төк баскан.
– Кырынган юк шул.
– Балалар өчен язасыз. Беләм, беләм. Укыганым бар. Укытучы
мин. Дөрес, әдәбият укытмыйм. Арифметика. Хисап фәне. Алай
да әдәби китаплар да укырга туры килә. Малайлар үстерәм бит.Шуларга укыйм күбрәк. Сезнең «Ана әкиятләре»н көн саен кичкә
кергәч укымыйча калган юк иде, – диде егет, «син»нән «сез»гә
күчеп. – Таныш булыйк: Баязит минем исемем. Чувашстанның Батыр
районыннан. Татарстан белән чиктәш кенә.
– Якташлар дип әйтергә була икән. Мин үзем дә чыгышым белән
шул яклардан.
Алишның Галишаһ бабасы Касыйм ханлыгы вакытында хан
йортында дәрәҗәле хезмәттә булган. Ханлык беткәннән соң, Тау
ягына күчеп, мең өйле Шоңгаты авылында яши башлаган. Алишның
әтисе Габделбари абзый шул Галишаһ бабайның унынчы буын оныгы
килеп чыга. Барлык туганнары да муллалар булганлыктан, Габделбари
абзый балаларына бу хакта бик сөйләргә яратмый, совет заманында
динне, муллаларны кысу, эзәрлекләү башлангач, ул балаларына да
бу хакта бер кеше белән дә сөйләшмәскә куша торган иде. «Әгәр дә
муллалар нәселеннән икәнлегем беленсә, утызынчы елларда минем
дә исән калуым икеле булыр иде. Күпме каләмдәшем кырылды шул
елларда: күпме язучының башына җиттеләр» дип уйлый иде Алиш,
ул чаклардагы репрессияләрне искә төшергәндә.
– Исемегез дә, фамилиягез дә мишәр икәнлегегезне кычкырып тора
шул, – диде Баязит, якташлар дип әйтергә була икән дигәннән соң. –
Абдулла дип Габдулла исемен бозып, йә руслар, йә мишәрләр генә әйтә
шулай. Габдулла исемен, гадәттә, муллалар кушкан үз балаларына.
Алла колы дигәнне белдерә бу сүз гарәпчәдә. Галишаһ дигәне дә –
Алланың туксан тугыз исеменнән берсе, олугларның олугы дигәнне
белдерә. Ә сез үз исем-фамилиягезнең бөеклеген киметәсез.
– Исем-фамилиямне дин белән бәйләмәсеннәр өчен махсус шулай
алдым мин. Тугач та исемемне Габдуллаҗан дип кушкан булганнар.
Күпме мулла малае кырылды утызынчы елларда. Миңа игътибар итүче
булмады. Алла колы дип, дин белән бәйләргә теләмәгәнгә, Абдулла
дип кенә яздырдым исемемне документларга. Хәзер бу хакта әйтсәм
дә ярый инде. Теге заманнарда сөйләсәң, башың киткән булыр иде.
– Шулай шул, – дип куйды Баязит. – Мин үзем дә мулла малае
бит. Ярый инде, әткәй үзе теләп, муллалыктан китте. Юкса, бетергән
булалар иде безне дә.
Шушы сөйләшү-танышудан соң Алиш белән Баязит арасында
дуслык җепләре бәйләнеп калды. Алишның өстендә бары тик
гимнастёрка гына булуга Баязит та бик борчыла иде. Ничек тә ярдәм
итәргә тырышты. Аның туңудан калтырап йөрүен күреп, җылынып
ал бераз дип, өстеннән шинелен салып кигертә торган булып китте.
Алишка бу бик уңайсыз, әмма нишләсен, дустының тән җылысын
саклаган шинельне бер сәгать чамасы киеп йөреп тә шактый җылынырга
өлгерә торган иде. Үлгән солдаттан салдырып алган шинельне кияргә
башта уңайсызланып торса да, Баязитның аның турында сөйләгәнен тыңлаганнан соң карышып тормады. Салкын мәет тәнендә шактый
суынган шинель баштарак аны туңдырып җибәрсә дә, бераздан ул
аның үз тән җылысы белән акрынлап җылына башлады. Шунда аларны
ашарга чакырдылар. Ашап алгач, шинель эче тагын да җылыныбрак
киткән кебек булды. Алиш сугышка җәй уртасында, җылы, матур
көннәрдә алынганлыктан, аларга шинель бирергә өлгермәгәннәр иде.
Бу – аның солдат булгач беренче тапкыр шинель киюе. Шушы көннән
бирле ул бер тапкыр да шинелен өстеннән салмады.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев