Хатирәләр
ХIХ йөзьелның беренче яртысында олы бабам Вәлид байның өе тирә-яктагы зыялыларның җыелу урыны булган, бу йорт гомум сый мәҗлесләренең мәркәзе вазифаларын үтәгән, башкорт кантоны рәисләре, урыс генераллары, губернаторлар, олы муллалар вә танылган шәхесләр дә бу мәркәздә олы кунак булган.
(Башыннан МОНДА басып укыгыз)
Гаиләмнең мәдәни багланышлары
Мине әйләндереп алган мохитнең көнкүрешен мәдәният тарафыннан алып бакканда, нәселебездә гыйлемгә яки башка бер фәнгә омтылыш яки безнең нәселдән чыккан мәшһүр шәхесне күрмәссез. Шулай булса да, мәмләкәтебезнең зыялы даирәләре эчендә Соклы-кайларның роле зур. ХIХ йөзьелның беренче яртысында олы бабам Вәлид байның өе тирә-яктагы зыялыларның җыелу урыны булган, бу йорт гомум сый мәҗлесләренең мәркәзе вазифаларын үтәгән, башкорт кантоны рәисләре, урыс генераллары, губернаторлар, олы муллалар вә танылган шәхесләр дә бу мәркәздә олы кунак булган. Өебездәге иске кымыз савыты илә бераз искергән келәмнең йорт хуҗасына (алтынчы буын вәкиленә) бер бай тарафыннан бүләк ителгәнлеге турында гел сөйлиләр иде.
Ата-бабаларымның сугыш турындагы хатирәләре
Гаиләбездә дуслык мөнәсәбәтләрендә булганнарның күбесе – ата-бабаларыбыз белән берлектә әүвәлге башкорт гаскәрендә хезмәт иткән кешеләрдер. Боларның башында авылыбыздан алты чакрым ераклыкта урнашкан Макар авылыннан Кармыш угылларыдыр, Алакуян авылыннан Качкын бай угыллары килә торган иде. Качкын бай углы Шәмсетдин мулла илә олы агам Вәли мулла урдада (гаскәрдә) баш офицер буларак бергә хезмәт иткән. Кармыш нәселеннән Гомәр хаҗи исемле олы яшьтәге берәү Кантон рәисе иде. Вәли мулланың вә атамның дусты бу гаиләгә якын мөгаллим вә офицерлар безнең милли хәрәкәтебездә вә урдабыз (гаскәребез) дә иң алгы сафларда сугыштылар. Кармыш нәселеннән майор дәрәҗәсендәге Йосыф Карамышев исемендәге бер субай (офицер) чыккан. Халкыбыз Йосыф майорга багышлап җырлар чыгарган, шул җырларны җырлап, үзләре дә ләззәт алып, башкаларга да ләззәт тараткан. Бу җырларның ноталарын Рудаков вә аркадашым, мәрхүм доктор Таган вә профессор Янский Вена каласында Гыйлемнәр академиясе нәшриятында чыгардылар. Хәрби хезмәттә булу сәбәпле, бу гаиләләрдән урысча белүчеләр дә чыкты. Вәли мулла – шундыйлардан. Хәрби хезмәттән алда ул мәдрәсә тәмамлаган. Вәли мулла хәрби хезмәттә булып, Сыр-Дәрья елгасы буйларында хезмәт иткән, атам Дагыстанда хезмәт иткәндә, гарәпчә, фарсыча яхшы өйрәнү форсатын ычкындырмаган. Вәли мулланың гарәпчә-фарсыча язган әсәрләре бар, мин дә, бик яшь булганыма күрә, бары тик Идегәй, Җирәнчә, Иса углы Әмәт кеби түркчә милли-тарихи дастаннарны гына өйрәнә алдым. Атам Кавказда Шәех Шамилнең штабы урнашкан Гуниб авылында хезмәт иткәндә, шәехнең кәтибе (секретаре) Дибр әл-һинди исемле бер галим зат белән таныша, аның белән 1905 инкыйлабына чаклы гарәпчә хатлар алыша. Агамның да, атамның да гарәпчәсе бик яхшы иде. Атамның хәрби хезмәте бетерелгәч, Дагыстанда бер елга калып, гарәпчә өйрәнүен дәвам итә. Олы агам Вәли янына һәр елны Гомәр Акай исемле бер дагыстанлының килгәне вә агамның угылларына (шул чираттан, Вәли муллага) гарәпчә вә фарсыча дәресләр биргәне мәгълүм.
1860 елга чаклы башкорт гаскәрендә, урыс хәрби бүлекләрендә хезмәт иткән вә хәрби мәктәпләрдә урысча белем алган башкортлар арасында урыс мәдәниятенә тартылыш күренми. Йосыф майор шикелле субайлар хезмәт тышында авылга кайткач, хәрби киемнәрен салып ташлыйлар, урыс музыкасы вә җырлары белән кызыксынмыйлар, үз итмиләр, бию һәм урысча уеннарга катнашмыйлар иде. Кармыш угылларының өйләрендә Көнбатыш вә урыс мәдәниятенә кагылышлы һичнәрсә юк. Өй вә каралты-кураларын бары тик Сыр-Дәрья буйларындагы кебек, Төркестан ысулы белән җиһазлыйлар иде. Совет дәверендә бастырган әсәрләрендә бәгъзе башкорт тарихчылары түркләргә урысның уңай йогынты ясавы турында шапырыналар. Бу бары тик урыс басымы астындагы күренеш кенә. Дөрес, һичшиксез, урыс заман техникасында өстен, ә мәгънәви мәдәният һәм рухи культура ноктасыннан караганда, башка мөселманнар кеби, башкортларның өстенлеге дә гомуми вә катгый бер дөреслектер. Арабызда сатучы яки тимерче-фәлән булып эшләүче урыслар телебезне бик тиз өйрәнеп алалар иде яки аларның балалары исламият йогынтысында яши башлый һәм урыслар тарафыннан тыелган булуга карамастан, Исламны кабул итәләр иде. Урыслар башкортларның тормышын оригиналь рәвештә кабул итүе турында язучылар да бар иде. ХIХ йөзьел уртасында Орынбур гаскәренең башлыгы, поляк чыгышлы генерал Циолковский да Макар авылында Йосыф майор йортында кунак булган чакта башкорт тормышының оригинальлеге, башкорт музыкасын бик ошатуы турында сөйли һәм башкортларга үз йолаларын сакларга куша. Бер заманнар Төркиядә яшәүче төрек зыялылары да Көнбатыш культурасына табына иде. Төрек зыялыларының берсе Фатих Солтан Мәхмәт Ауропа, аеруча Италия Ренессансына гашыйк булган, имеш. Ләкин бу хакыйкатькә туры килми. Фатих Ислам мәдәниятенең бер асыл вәкиле буларак, Ауропадагыларга өстән карый һәм үз мәдәниятенә гашыйк кеше буларак, аның белән горурланган. ХVIII-ХIХ йөзләрдә урыс культурасының мохите белән теләр-теләмәс элемтәгә кергән башкорт укымышлылары шул ук хәлдә иде, чыгышлары белән Урта Азияле буларак, үз культураларын саклыйлар һәм моның белән горурланалар иде.
Бохара-Хива муллалары
Гаиләбез муллалар белән бик күп кайнаша иде. Эстәрлетамактан Нугай нәселле Шәрәфетдин белән Кәмал, Сәйран авылыннан Әпсәләм вә аның углы Бикбулат мулла, Юмагуҗа авылыннан Солтан Гәрәй, Коншак авылыннан Галләм, Эстәрлебаштан Нигъмәтулла белән Зәйнулла, көньяк Урал Муллакай авылыннан Сәет углы Габдулла, Колбактыдан Ханнан вә Троицкидан мәшһүр Зәйнулла Ишан исемлекнең иң башында торалар. Болар – гарәпчә, фарсыча яхшы белүчеләр, диндә галим кешеләр, мәдрәсә тотучылар, китап укучылар, Бохараның Накшбәнди тарикате (җәмгыяте) әгъзалары. Вәли мулла да, атам да надан муллалар белән аралашмаска тырыша иде. Бу шәехләрнең иң галиме Троицкида яшәүче Зәйнулла белән Муллакай Габдулла иде. Бохарада белем алган Габдулла дин гыйлемендә зур абруй казанган, гарәпчә-фарсыча шигырь иҗат итүче олуг остаз иде. Ул – суфыйчылыкта Һиндстандагы Мөҗәддид-и Халиди оешмасының Накышбәнди тарикате әгъзасы. Бу шәхесләрнең мәдрәсәләре дә, мәсәлән, Казан тарафындагы Кышкар вә Түнтәр муллалары вә башкорт илендәге «Ишаннар» исемендәге мәдрәсәләр кебек, Бохара, Хорезм ысуллы мәдрәсәләре. Бу шәхесләр кадимчеләр (фанатик) түгел, алар сәясәт өлкәсеннән дә хәбәрдар, зиһенле адәмнәр иде.
Гариф Сәйрани белән Хызыр мулла
Безнең гаиләгә иң нык йогынты ясаган кешеләр Эстәрлетамакта яшәүче Нугай нәселле муллалар булды. Алар үзләрен Кырымнан күчеп килгән Нугай Уйбакты мирза нәселеннән дип саный. Казанлы Курсави, Мәрҗани, Көнбатыш Себерле Чардаклы Хәким кебек галимнәр Бохара белән һәрвакыт элемтәдә тора иде.Сәясәттә үз карашлары да бар иде. Агам Вәли мулла белән атам да – шуларның мәдрәсәсендә белем алган кешеләр. Болар арасыннан кайбер фикер ияләре дә чыккан, алар математика, тарих фәннәренә җентекле игътибар биргән. Нугаевлар нәселе мәдрәсәләрендә укып чыккан шәхесләребездән күршебездәге Сәйран авылы кешесе, исеме телгә алынган Бикбулат мулланың ир кардәше Гариф Сәйранидыр. Бу зат Корыч авылыннан Катай угылларыннан Низаметдин илә берлектә Нугаевлар мәдрәсәсендә укыган чакта Казанлы Мәрҗанинең исламият турындагы яңа фикерләреннән канатланып, ул заманга күрә, «модерн» төшенчәсен йөрткән «әлТарикат әл-мутхла» исемендәге әсәреннән илһам алып, математика вә фәлсәфә белән кызыксына башлый вә бу юлда белемен арттыру максаты белән, узган йөзьелның беренче яртысында Бохарага китә. Әмма бу фәннәрнең артта калганлыгын күреп, аның кәефе кырыла. Минем атама Сәйрани бүләк итеп җибәргән китапның исеме «Гакаид нәсәфи» дип атала, китап эчендә гарәпчә язган хаты да була, бу хатта ул Бохарада фәннәрнең ничек укытылуы турында хәбәр итә. Атам бу хатны татарларның бөек галиме Ризаэтдин Фәхретдингә вә тарихчы Морад Рәмзигә җибәреп, бастырып чыгарды. Гариф шул ук мәгънәдә Бохара мәдрәсәсендәге хәлләрне аңлата: башларына сарылган чалмалары таулар кебек биек, нәфесләре диңгез кебек киң, ләкин наданнар вә нәҗесләр, дип яза ул. Аның бүтән бер гарәпчә хаты Казан тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең әсәрендә басылып чыкты. Бу зат (Гариф Сәйрани) кайнар холыклы дусты Низаметдин белән берлектә фәнни эзләнүләрен дәвам итү максатында тагын Бохарадан Һератка вә Кабулга, аннан Иран юлы белән Багдадка китә, ләкин икесенең дә хыяллары җимерелә, һәр икесе дә 1856 елда хәерчелектә кала һәм сәер шартларда икесе дә вафат була, ихтимал, үзләрен үзләре үтергәндер, дигән фараз яши. Тормышта чын гыйлем эзләгән, иҗтимагый тормышта инкыйлаб (үзгәреш) эстәгән бу ике затның маҗаралар тулы авыр гомере һәм, ниһаять, Бохара, Һерат, Рәй, Багдад кеби дин мәркәзләрендә фикер хәятенең гаять түбәнлегенә шаһит булулары нәтиҗәсендә, хыял-теләкләренең җимерелүе алар өчен олы фаҗига булгандыр, ихтимал.
Авылыбыздан дүрт чакрым ераклыкта Бүҗә авылыннан Хызыр исемле бер имам һәндәсә (геометрия) фәнен бик яхшы белә иде. Атам да аннан һәндәсә буенча белем алган. Бу зат Сәмәркандта Тимерланның торыны атаклы математик Олугбәкнең «Руб-и муҗаеб (астрономикал квадрат)ы» белән чагыштырып, мәчетләрнең кыйбла тарафын тәгаен билгели иде. Ләкин бу замандаш Төркиядә вә Русиядәге математика белән чагыштырганда, якынча гына, уртача гына белем була килде. Бу имам тирәягыбыздагы тауларның Үлкән вә Алатауларның биеклеген гап-гади кораллар белән генә хисаплап чыгарган. Хызыр мулла гомеренең соңгы көннәрендә Баҗык исемле авылда имам булып торды, минем урысча өйрәнүмне бик хуплый иде һәм ул минем мөһәндис (инженер) булып китүемне бик тели иде. Аның әҗәленнән соң, мин дә кайбер яңа төзелә торган мәчетләрнең кыйбласын аның ысулы белән билгели идем.
Мин үскән вакытларда Көньяк Урал башкортларына Хива бик көчле йогынты ясый иде. Мәсәлән, туйларда «Хива чапаны» дип аталган кием бүләк итү гадәттә иде. Бездәге кыш көне кия торган, комач белән тышланмаган, сары күннән тегелгән туннар тач Хива-Хорезм рәвешендә, сакал-мыек шәкеле дә Хива-Хорезмдагыларныкы кебек иде. 1929 елда кышын Хорезмда булганымда шуларны күреп шаккаткан идем. Сүзнең кыскасы: атамны камап алган мохит төгәл мәгънәсендә Бохара белән Хорезм мәдәнияте тәэсирендә иде. Халык ярымкүчмә тормыштан бары тик ХIХ йөзьелда гына аерылган, дөресе, аерылып та бетмәгән иде. Бу мохитнең күзгә ташланып торган мәркәзе бездән җиде чакрым арадагы Көньяк Сәйран авылы, янә шундый ук ераклыктагы Төньяк-Көнчыгыш тарафында булган Макар авылы иде. Ягъни Гариф Сәйрани белән Йосыф майорның авыллары иде. Урыслар империалистик максатлар белән Чин (Кытай), Тибет арасындагы киң мәйданнардагы авылларга барып җитә алганнар. Урал тарафларындагы авылларга бөтенләй игътибар итмәгәннәр. Орынбурда корылган География Җәмгыяте Көньяк Башкортстанның культура учакларыннан бары тик Зыянчураны гына өйрәнде һәм кайбер материалларын бастырып чыгарса да, ул мәгълүмат безнең тарафларга килеп ирешмәде. Башкортстан вә Татарстанда Сәйран, Шәлче, Япанчы, Сарт Хәсән кеби бәгъзе мәшһүр шәхесләребезне җитештергән яки тарихи байлыклары булган Көнбатыш Төркестанда да Сәйран, Шәлче вә Яфәнес кеби тарихта атаклы мәдәният мәркәзләреннән купкан (күчеп киткән) инсаннарның мәмләкәтебезгә килеп урнашканнарын күрсәтәдер.
Казан мәктәбенең тәэсирләре
Авылыбызның төн ягында 15 чакрым ераклыкта урнашкан Үтәк исемле бер авыл бар. Ул авылда башкортлар белән типтәрләр аралаш яши. Авылның имамы Сатлык Кафи иде. Атам шул Кафиның кызы Өммелхәяткә өйләнгән. Өммелхәят минем анам булыр. Атам Өммелхәяткә өйләнеп алгач, күнегелгән мохиттән бераз аермалы башка бер мохиткә кереп китте. Бохара, Хива белән арасын өзеп, Казан белән элемтәгә кереп, башка бер даирәгә якынайды. Үтәк авылыннан борынгыдан бирле абруйлы дини адәмнәр чыккан. Болар арасында 1826 елда вафат булган Кучкар Әмирханы – исеме мәшһүр галим зат. Дагыстанда, Истанбулда, Мисыр вә Һиҗазда белем алган, үзе вә Әхмәтҗан исемле углы (дин гыйлеме өлкәсендәге абруйлы шәхес, ул – Ислам дине фәнендә бәгъзе яңа карашларны алга сөргән зат). Хаҗдан кайтып килгәндә, Казанда тукталып, бер мәчеттә имам булып шунда кала. Анам тарафыннан туганыбыз тиешле кеше Үтәк авылында мәдрәсә тотучы Үтәгул Габделҗәлил хәзрәт 1859 елда вафат иткән. Хивада Яңа Үргәнеч шәһәрендә белем алган анамның атасы – Сатлык Кафи (үлеме – 1900) Бохарада, Хивада булган вә һәр икесе дә – фарсычаны яхшы өйрәнгән кешеләр. Авылыбызда анамның тәэсире аркасында фарсы мәдәниятенең тәэсире киң җәелгән иде. Мин гарәпчәмне атамнан өйрәндем, анам исә фарсычаны өйрәтте. Казан тарафларында имам булып урнашкан Әмирхан вә аның углы Әхмәтҗан Үтәк авылындагы туганнарын укытыр өчен, Казанга чакыра. Шулай итеп, авылыбызда Казан тарафдарлары күбәеп, Бохара, Хива тарафдарлары азаеп кала, ике мәдәният арасында көндәшлек барлыкка килә. Казан тарафдарлары Үтәк авылыннан чыкмыштыр. Бу хәрәкәтнең башында Сатлык Хәбиб Нәҗҗар иде. Ул мине 11 яшьтә чагымда үз мәдрәсәсенә укырга алган агам булыр. Казанда галим булып өлгергән Мәрҗани, безнең тарафларда аны «Шиһап Хәзрәт» дип йөртәләр, ул Ислам гакыйдәләренә (догмаларына) кагылышлы мәсьәләләрдә кыю фикерләве бик хупланып каршы алынган булса да, тарихка кагылышлы әсәрләре казакъ, башкортлар хакында бу кавемнәрне кимсетебрәк язган гыйбарәләре сәбәпле, һич хөрмәт ителми иде. Шул җәһәттән Хәбиб Нәҗҗарга «Шиһап мулланың ялчысы» буларак карыйлар иде. Мәрҗани гарәп сәяхәтчесе ибн Фадланның шамани «төс» дип аталган пот (фетиш)ларга кагылышлы сүзенә ялгыш аңлатма бирә вә башкортларда ир җенесе (фаллос) культы булганына кагылышлы язмалар бастырганлыктан, гарәпчә бик яхшы белгән Муллакай Габдулла хәзрәт атамның күз алдында Мәрҗанинең «Мостафад әл-Әхбар» исемле әсәрен утка атып яндырган. Мин өлгергән вакытта бу өч кешедән аеры тагын бер башка кемсәләр дә бар иде. Шуларның берсе – Муллагол Диванадыр.
Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте.
(Дәвамы бар)
"КУ" 07, 2017
Фото: pixabay
Теги: публицистика хатирәләр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев