Калдык (хикәя)

Көн кичкә авышкан иде. Яхшы! Ул көн буе киләп сарды, анда барды, монда әшнәләре белән ләчтит сатып утырды. Таныш-белешләре күп аның Канашта. Ул бераз чайкалып бишенче катка күтәрелде, фатирының ишек кыңгыравын чылтыратты. Фатирының дип... хатынының фатиры инде, ярты ел элек бер марҗага йортка кергән иде. Яхшы! Йортка кергәнче утка кер, диләр тагын. Элек шулай булгандыр да, бәлки... Ә хәзер аның бер ояты да юк...
Ишекнең теге ягында кыштырдау ишетелгәндәй булды.
Вагыйз тагын кыңгырау төймәсенә басты, аптырагач, ишекне йодрык белән төеп алды.
– Галя!
Ишек кинәт ачылып китте, аннан хатынының кызгылт тимгелләр тибеп торган киңчә чырае атылып чыкты. Кемдер кызган таба белән кизәндемени, Вагыйз артка чигенеп куйды.
– Кертмим! – дип чәрелдәде хатын. – Туйдым мин синнән. Булдыксыз, эшлексез татар! Тагын күпме ашатып ятарга була сине... – Ишек шапылдап ябылды.
Йорт төбендә беравык аңгыраеп басып торгач, Вагыйз әкрен генә тимер юл вокзалына таба юнәлде. Сыендырырлар әле, бәлки, берәр әшнәсе очрар. Ашыйсы килү дә үзен сиздерә кебек.
Яхшы түгел иде.
Ә бит әйбәт кенә яшәп киттеләр. Галяны авылга да алып кайткан иде Вагыйз. Култыклашып урам буйлап та уздылар. Авылда марҗага өйләнеп беркемне дә шаккатыра алмыйсың да... барыбер тел шартлатып калдылар агай-эне, әби-чәби. Бала-чагалар байтак кына арттан йөгереп барды. Шаккатмаслыкмы – марҗа Вагыйздан бер башка озын, үзе юан, аяклары гына да гөбе кадәр.
«Өйләнә алмассың, сиңа кем чыксын», – дигән әнисе дә телсез калды.
Вокзалда, гадәттәгечә, кеше мыж килә иде. Ул буфет тирәсенәрәк килеп басты. Янәшәдәге өстәл янында ике кеше кыздырылган тавык ашый. Уртада шешә кукраеп утыра. Чем-кара чәче шешенке маңгаена төшкән кысык күзлесе, ишарәләп, Вагыйзны үз яннарына чакырды.
– Нигә балтаң суга төшкән кеше кебек торасың, браток?
Икенчесе Вагыйзга аракы тулы стакан сузды. Ул, киресенчә, сап-сары чәчле, сипкелле иде. Сипкелләре, сикереп чыгып, менә-менә идәнгә коелыр сыман. Вагыйз дөресен әйтте:
– Хатын куып чыгарды, – диде.
Шуннан соң аны типкәләп уяттылар. Вагыйз эренле күзләре белән як-ягына каранды. Сыер абзарында йоклап ята түгелме соң ул? Әле генә вокзалда иде, ә хәзер абзарда салам өстендә...
– Мин кайда? – диде ул, аптырап.
– Оҗмахка эләктең, браток, – дип көлде Сипкелле. – Хәзер ашау – байдан, үлем – Ходайдан сиңа.
– Тор, имгәк, – дип җикерде Кысык күз. – Өченче тәүлек йоклыйсың инде. Менә сиңа эш фронты. – Ул кулын җәеп абзарга ишарәләде. – Савучы да булырсың, көтүче дә... кыскасы, терлекче.
Вагыйз иренеп кенә торып басты. Башы чатнап авырта иде. Сыерлар, ризасызлык белдереп, мөгрәшеп куйды. Вагыйз, күзен угалап, бу ике кешегә кызыксынып карады.
– Шаяртасызмы? – диде ул, нигәдер өметләнеп.
Кысык күз көтмәгәндә аның эченә китереп сукты. Вагыйз бөгелеп төште. – Син хәзер безнең кол! – диде Сипкелле. – Аңлыйсыңмы шул сүзне? Кысык күз кизәнми генә Вагыйзның яңагына кундырды. Авыз эче җылынып китте, ирен читеннән кан сузылып чыкты.
– Аңладыңмы?
– Аңладым.
Алар абзардан чыктылар. Тышта офыккача дала җәйрәп ята иде. Берәү чүгәләп учак кабызып маташа. Учак өстенә казан аскан.
– Сашка! – дип кычкырды Кысык күз. – Сиңа ярдәмче алып килдек.
Сашка дигәне чал чәчле, сакалы берничә көн кырылмаган, чепи күзле бер карт булып чыкты. Чандыр, аркасында калак сөякләре тырпаеп тора. Өстәвенә чукрак та иде ахрысы, кулын колагына китереп:
– Ә? – дип торып басты. Озын буйлы иде бу карт, бик ябык иде – сәләмә пинжәген гүя скелетка кидереп куйганнар.
– Менә иптәш булды сиңа. Эш рәтенә төшендер.
– Шурба хәзер кайнап чыга, – диде Сашка. Учак инде кабынган, ялкыны әрсезләнеп казан төбен ялый.
Кысык күз белән Сипкелле машинага утырып китеп барды.
«Качарга кирәк!» – дип уйлады Вагыйз.
– Без кайда? – дип сорады Сашкадан. Кычкырып сорады.
– Акырма... – Карт учакка таягы белән төрткәләде. – Җир өстендә әле пока. – Якын-тирәдә берәр авыл бармы? – Вагыйз Канашның бик еракта калуын
аңлап алган иде инде.
– Белмим, – диде Сашка. – Сиңа авыл нигә кирәк? Безгә моннан беркая
да китәргә ярамый. Ничава, күнегерсең. Бераздан каядыр китәсең дә килмәс. Кем көтеп тора безне анда. Ә монда яхшы: ашау – байдан, үлем – Ходайдан.
«Качарга кирәк!» – дип уйлады Вагыйз.
Тик кая качасың?
– Монда егерме сыер, икебезгә унышар, саварга иртәнге дүртенче яртыда торырга туры килер, – дип, «эш рәтен» өйрәтә башлады Сашка. – Алтыда инде көтүгә куабыз. Кич белән тагын шул мәрәкә. Иртә-кичен сөтне машина белән килеп алалар.
– Мин ничек монда эләктем соң? – дип, уйлаганын үзе дә сизмәстән кычкырып әйтте Вагыйз.
– Баш катырма юк белән... Ашау-эчү яхшы. Әнә тегендә йоклыйбыз. – Сашка абзар кырындагы бер алачыкка төртеп күрсәтте. – Яхшы. Алай-болай сугыш башланмадымы анда?
– Кайда?
– Дөнҗада...

– Ишетелмәде.
«Аракыга йокы даруы салганнар!» – дип уйлады Вагыйз. Иртә-кич сөтне алып китә торган булгач, димәк, кешеләр алай ук ерак яшәми.
– Исемең ничек соң?
– Васька.
Тамак ялгап алгач, Вагыйз дала буйлап китте. «Васька! Акылыңа кил», – дип кычкырып калган Сашкага ул кул гына селтәде. Барды да барды. Кояш лепкәсен пешерде, йөзеннән шаулап тир акты. Күз алдында яшелле-зәңгәрле түгәрәкләр биеште. Аяк буыннары тотмый башлагач, ул йөзтүбән җиргә капланды. Бераздан аның янына машина килеп туктады.
– Кая җыендың, падла! – дип, Сипкелле аның эченә китереп типте.
Аны, кулларын бәйләп, машинага тактылар. Машина акрын гына сыерлар калган якка кузгалып китте.
Вагыйз бүтән качмады. Күнекте. Чыннан да, бу дөньяда кемгә кирәк ул? Ә монда ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Кешене шул ашау кайгысы йөртә түгелме соң дөнья йөзләрендә? Ә үлем инде ул кайда да үлем. Ходайдан...
...«Вагыйз югалган!» – дигән хәбәр авыл өстендә яшен тизлегендә таралмады. Аның югалганын күп кеше сизмәде дә. Әнисе генә сирәк-мирәк сагынгалады бугай. «Күз көеге булып йөргәнче, югалуы артык», – диде бер энесе. Аңардан барысы да туйган иде. Әнисе турында әйтмим, аналар үз балаларыннан туймый.
– Күптән үтереп ташлаганнардыр инде, – диде Таракан Зиннәт.
– Күңелем сизә, исән ул, – диде Нәби. Алар Вагыйз белән бер мәктәп коридорында укыганнар иде.
– Бәлки, аны бүтән планетага алып киткәннәрдер? Хәзер гадәти маршрут ул, – дидем мин.
– Күңелем сизә, исән ул, – дип кабатлады Нәби.
Бу хәлләргә инде унбиш еллап вакыт үтте. Вагыйз онытылды. Кешеләр җирдә гел югалып тора, әллә кемнәр югала – беркемнең дә исе китми.
Менә беркөнне авылга затлы машина килеп керде. «Мерседес»мы соң шунда... Кем утырып кайтты, дисезме? Әйе, әйе, Вагыйз! Үзе генә түгел, янында ике кеше бар иде. Берсе – Кысык күз, икенчесе – Сипкелле. Вагыйз алардан бер адым да читкә тайпылмады. Бер-берсенә тагылып өйгә дә кереп киттеләр. Анда Вагыйзның әнисе ялгызы яши иде.
Шулкадәр озак еллар аерылып торганнан соң, әнисе белән ничек күрешкәндер Вагыйз, миңа мәгълүм түгел. Күз яшен күрсәтмәгәндер, элек андый гадәте юк иде.
– Әби! Улың алтын куллы синең! – дигән, имеш, Кысык күз Вагыйзның әнисенә. Авылда шулай сөйләделәр. Апа кеше ул минутларда үзен бәхетле хис иткәндер, шаять. Юлдан язган улына карата андый бәяләмәне кайчан ишетә алыр иде әле ул?!
«Мерседес» авылда озак тормады. Шул ук көнне китеп тә барды бугай. Вагыйзның озак еллардан соң ике ят кеше белән кайтып китүе сәбәбен эзләп Нәби генә бер көн баш ватып йөрде.
Икенче көнне билгеле булды: Кысык күз белән Сипкеллегә Вагыйзның кеше булуын ачыклый торган белешмә кирәк булган икән. Муниципалитетта шулай диделәр.

"КУ" 10, 2017

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: