Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)

Чыгып киттеләр. Котылдык дияргә дә була торгандыр. Әмма бакчаның аскы өлешендә печән лапасына ут төртеп китәргә онытмаган кабахәтләр. Зәки өчен күпме гомер җылы почмак, йомшак түшәк булып хезмәт иткән каралты, хуҗаның күз алдында янып ишелеп тә төште.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

6
...Тукта, кайда соң ул? Кипкән җиләк яфракларының хуш исеннән
исереп, кемнеңдер печән сәндерәсе өстендә ятуы түгелме? Төшендә
туган авылы Татар Төкесендә булып, туганнары белән шау-гөр килеп,
чәй өстәле янында утыралар иде әле генә. Ни хикмәт, аларга кунакка
Хәдичә дә килгән... Сөеклесенең күзе гел аңарда булды. «Ябыккансың,
Зәки, сине танырлык та түгел, бик нык тартылгансың...» – диде кебек
ул. «Сине сагынудан, сине юксынудандыр ул...» – дип җавап кайтарды
Зәки. Шундый да үз итеп, ягымлы һәм сөйкемле елмайды шунда
кыз. Көтмәгәндә, аның бит очларыннан, маңгаеннан сыйпап куйды.
«Фәрештәләр кем бәхетенә саклап калды икән үзеңне?..» булды кебек
аның соңгы сүзләре. «Синең өчен! Синең өчен, Хәдичә...» – дип
әйтергә теләде Зәки. Әмма өлгермәде... Хәдичәсе, аларның өйләренә
ничек көтмәгәндә балкып килеп кергән булса, шулай ук кинәт кенә,
нәни бер кошчыкка әверелеп, канатларын җилпеде дә ачык тәрәзәдән
очып чыгып китте, күздән дә югалды...
Нәкъ шундый матур урында өзелеп калды тәмле төше. Зәки
авырлык белән генә күзен ачты. Каршысында зәңгәр күзле, озын
сары чәчләре иңсәсенә дулкын-дулкын булып сузылып төшкән яшь
кыз бала басып тора. Зур, якты күзләр! Алардан егетнең сүнә язган
йөрәгенә гүя яшәү чаткылары коелды.
– Уянды... Уянды, күзен ачты, – дип кычкырып җибәрде теге кыз
шунда. Русчага бераз охшаш булса да, егет өчен шактый ук чит һәм
аңлаешсыз бер телдә сөйләшә иде ул.
Кызының тавышына, әнисе булса кирәк, ниндидер өлкән апа,
ашыга-кабалана, сәндерәгә менеп җитте.
– Әйттем бит, терелтәм мин аны дидем. Ә сез ышанмадыгыз, –
дип, кызының шатлыгын уртаклашты ул. Солдатның исән булуын,
күзләрен ачуын күреп инангач, кире түбәнгә ашыкты. – Хәзер менәм,
яңа сауган кәҗә сөте бар иде, шуны алып киләм...
Зәки күзен бер ачты, бер йомды. Өнеме соң бу, әллә төш кенәме...
Тоташ сазлык эченнән кем аны эзләп тапкан да кем монда алып
кайткан?! Куллары, башы, барча яралары кысып бәйләнгән. Ничек
монда, печән сәндерәсенә, килеп эләккән ул?.. Сак кына сәламәт кулы
белән үзенең маңгаен тотып карады. Чынлап та, бу бит аның кулы,
маңгай да аныкы. Димәк, төш түгел, ул чын-чынлап теге сазлыкта
күргән мәхшәрдән исән калган...
Ә бу зәңгәр күзләр әле булса аның каршысында балкып торалар.
Дәшүен дәшми үзе, ә алсу иреннәре күңелендәге куанычны яшерә
алмый елмаялар. Исемен генә булса да сорар иде ул аның, ләкин авыз
кыймылдатырлык та хәле юк. Яралары сыкрап-сыкрап авырта... Ул
арада теге өлкән апа кире менеп җитте. Кулындагы агач чүмечтә яңа
савылган җылы сөт булып чыкты. Шул сөтне иреннәренә тидергәчтен, бер-ике мәртәбә йотып та куйгачтын, яралының күкрәгенә хәл
кергәндәй булып китте.
– Мин кайда? – булды аның беренче сүзләре.
– Вёска Няклюдава, – диде кыз, егетнең тавышын ишетүгә чиксез
шат булуын яшерә алмыйча.
Аңламады шул Зәки, кайтарып сорарга мәҗбүр иде:
– Зинһар, әйтегез, мин кайда? Ничек монда килеп эләктем?
– Вёска Няклюдава, Талачинскам районе Вцебскай вобласци...
«Район» һәм «область» дигән сүзләрен аңлагач, куанып куйды
ул, үзебезнекеләрдә икән бит, немецларда түгел, Белоруссиядә...
Башын какты Зәки, рәхмәт әйтүе булды кебек. Каршысында зәңгәр
чәчәк сыман балкып, үзе белән сөйләшергә, танышырга атлыгып
торучы кыз басып торуга да карамастан, ирексездән, күзләре яңадан
йомылды аның.

***
Күпме йоклагандыр шулай, ул берни белми. Уянса, каршысында
тагы шул ук зәңгәр күзләр балкып тора. Кулында җылы пар бөркеп
торган бер савыт кайнар бәрәңге белән бер телем икмәк.
– Солдат, сиңа ашарга кирәк. Тәүлектән артык сазлыкта ятып бик
күп кан югалткансың. Башыңа да тимер ярчыгы тигән. Ашарга кирәк
сиңа, терелергә...
Кызның тыр-тыр белорус телендә сөйләгәннәреннән шуларны
аңлады Зәки. Һәм, үзен мәҗбүр итеп булса да, ипи сыныгы белән
бер кисәк бәрәңгедән авыз итте. Сөтне бу юлы ул рәхәтләнеп эчте.
Яралары нык сызланса да, ашаган малда өмет бар дигәндәй, азмы-
күпме хәл керүен сизде ул үзенә. Егетнең ашаганын күргәч, кызның
зәңгәр күзләре тагы яктырып, балкыбрак нур чәчте.
– Мине сазлыктан кем алып чыкты, монда ничек килеп эләктем? –
дип, кызыксынуын дәвам итте Зәки.
– Әби урмандагы сазлыктан файдалы үләннәр, кара җиләк, мүк
җиләге һәм нарат җиләге җыярга барган җиреннән килеп чыккан
синең янга. Үлгәнсең дип уйлаган башта. Бәхетеңә, шунда ыңгырашып
алгансың. Кичке караңгылык төшә башлагачтын, бабай белән, кул
арбасы тартып, яңадан киттеләр урманга. Коры куак астына яшереп,
сине алып кайттылар. Немецлар совет солдатларын яисә партизаннарны
авылга кертүне зур җинаять дип саный. Аралашу тыелган, урманга аш-
су алып барырга ярамый. Синең монда булуыңны белсәләр, барыбызны
да мәйданга чыгарып атачаклар. Шуңа менә печәнлеккә яшердек
үзеңне. Алып кайткачтын да, өч тәүлек аңга килә алмый саташып
яттың. Ризык капмадың, суны да агач кашык белән генә эчтең...
– Ә гаиләгез зурмы соң, кемнәрегез бар?– дип кызыксынды Зәки,
үз чиратында.

– Әби белән бабай, әни һәм мин. Әти урманда, партизаннар белән.
Ләкин моны һичкемгә әйтергә ярамый, аңладыңмы?! Авылны бомбага
тотканда үлде дип әйттек сораучыларга. Партизанның өен яндыралар,
әти-әнисен атып үтерәләр, ә балаларын Германиягә куалар...
Кыз, яшь кенә булса да, шактый мәгълүматлы, сөйләшә башласа,
теле телгә йокмый торган булып чыкты. Үз авылларының гына түгел,
дөнья яңалыкларыннан да шактый хәбәрдар иде ул.
Авыллары тирәсендә әле Зәки печәнлектә аңына килә алмый яткан
вакытта да бик зур сугышлар булып узган икән. Кыз сөйләгәннәрдән
ул шуны аңлады: безнең танклар, немецларны кире куып килеп,
Сенно дигән район үзәген азат иткән булган... Ә тагы бер көннән ике
яктан да бик күп танклар катнашында канкойгыч бәрелешләр булып
узган... Безнекеләр чигенергә мәҗбүр булган...
– Безнең урман юлына менсәң, исең китәрлек анда, кая карама
яндырылган танк калдыклары тырпаеп тора. Кайберләренең йөри
торган башмаклары гына сүтелгән. Тау-тау снарядлар өелеп торганын
да күрүчеләр бар, – дип сөйләп китте кыз. Ә хәзергә авылда немецлар
юк икән. Узган атнада тавыклар җыярга гына килеп киткәннәр. – Бер
машина тавык төяп киттеләр авылдан, кетәклекләр бушап калды әнә.
Безнең дә утызга якын тавыктан өчесе генә котылып калды... Менә
шулай, солдат абый.
– Ә синең исемең бармы соң, зәңгәр күз? – дип, ярым шаяртып
сорап куйды Зәки. Табигате шундый: соңгы сулышын алганда да,
шаярырга сәләтле ул.
Бераз аңламый торды кыз.
– Зәңгәр күз түгел, Валя, Валентина, – диде аннан. – Ә синең
исемең ничек солдат?
– Зәки. Зә-ки...
– Исемеңне сорыйм. Ә син «Заки дә Зәки...» Ул сүзне мин
аңламыйм. И-се-мең бардыр бит...
– Зәки, – дидем. – Заки!
Кызның андый исемне беренче мәртәбә ишетүе гаҗәп түгел,
әлбәттә. Хикмәт шунда ки, ул, гомумән, андый исем булу ихтималын
башына сыйдыра алмады кебек. Аңладым дигән кебек башын кагып
куйды ул бераздан:
– Син чын исемеңне оныткансың икән, солдат... Ә мин сине
тинтерәтеп утырам тагы. Башың да яраланган иде. Теге дөньядан
кайтканыңа да санаулы минутлар гына бит әле. Телисеңме, мин сиңа
үзем исем кушам...
– Йә, – дип баш какты Зәки. – Нинди исем кушарсың икән?..
– Мин сиңамы?.. Сиңа нинди исемме... – дип, бераз көязләнеп
уйланып торгандай итте кыз. – Мин сиңа Андрей дип дәшәрмен,
ярыймы?..

– Андрей, – дип кабатлады Зәки. Кызның кәефен бозып, тагы да
бәхәсләшергә, тартышырга теләмәде. Үзенә ошый икән, әйдә, ничек
тели, шулай дәшсен. Аңарга барыбер түгелмени...
– Андрей матур исем бит, әйеме?..
– Валя... Валентина тагы да матуррак, – диде Зәки, сүз эзләп кеше
кесәсенә керә торган егет түгел ул.
Аның ярым шаярткан атлы әйтелгән бу сүзләре кызның күңеленә
сары май булып ятты, әлбәттә. Кеткелдәп көлеп җибәрде ул. Ай-һай,
килешә дә икән соң аның үзенә көлү. Зәңгәр күзләре якты йолдыз
булып балкып куйды шунда, иреннәре алсу чия, бит очлары гүя
агачында өлгереп килгән пар алма…

***
Көннәр, атналар уза торды, монда килүенә икенче ай китте инде.
Зәки аякларына басып, акрын гына хәрәкәтләнергә, йөрергә дә
өйрәнеп килә. Үз авылдашларың, үз туганнарың да ул тикле кайгырта
торган булмас, аны үз авызларыннан өзеп ашаттылар-эчерттеләр,
төрле шифалы үлән яфракларыннан хәзерләнгән төнәтмәләр белән
сыйлап, аякка бастырдылар. Бер карасаң, гел таныш булмаган чит
бер кеше иде бит ул әлеге белорус гаиләсе өчен. Ә нинди игътибар
һәм кайгыртучанлык... Әле хәзер дә шул турыда уйланып яткан
минутлары иде.
– Улым, улым, тиз бул, киемнәреңне ал да түбәнгә төш, – дигән
чакыру ишетте ул аскы каттан. Валентинаның бабасы тавышы иде
бу.
– Ни булды, батя?
– Авылда облава, немецларның арт ягына ут капкан. Партизаннарны
эзлиләр. Олы юлдан фронтка китеп барган машиналарын шартлаткан
безнекеләр. Өй борынча тентеп киләләр...
– Кая качыйм, урмангамы? – дип сагая калды Зәки.
– Нинди качу, ни сөйлисең. Бакча артына да төшеп җитә алмыйсың
бит син... Әйдә, өйгә, минем арттан, – дип, култыгыннан күтәрә
төшеп, үзе артыннан тартты, ашыктырды ул солдатны.
Өйгә керделәр. Ачык форточкадан якын-тирәдә генә немецча
сөйләшкән авазлар, этләр өргәне колакка чалынды. Аны ашыктыра-
ашыктыра, идән астындагы базга төшерделәр. Базның ерак бер
почмагында кәбестә тозлау өчен хәстәрләнгән иләмсез зур имән
кисмәк терәп куелган. Аның артында яшеренү өчен куыш ясалган
булып чыкты. Кем уйлап тапкан да, кай арада ясаганнар диген син
аны – башка сыймаслык хәл. Зәкине баз эчендәге шул куышка
кертеп яшерделәр, һәм артыннан теге кисмәкне үз урынына китереп
терәделәр...
– Шыпырт кына шунда утыр, тавыш чыгарасы булма, улым.

Немецлар авылдан киткәч тә чыгарырбыз, – диде батя. Һәм, югары
күтәрелеп, кай арада базны каплап та куйды.
Немецлар, ашыга-кабалана, урамны ике яклап тентеп киләләр иде.
Кич якынлашып килә, урман якын, бу бер урамлы кечкенә генә авылда
куна калырга шөллиләр. Өйләрнең астын-өскә китереп актаралар.
Утын һәм печән лапасларына кереп тә тормыйлар, ут кына төртәләр.
Базларны ачтырып, автоматтан сиптерәләр.
– Партизаннар бармы? Партизаннар кайда?! – дип, ишек
тупсасыннан кермәс борын акырдылар аларга да.
– Нинди партизан, без алардан үзебез дә куркабыз, – дип җавап
кайтарды батя.
– Партизаннарны яшереп тотсагыз, асып куячакбыз, шуны
белегез! – дип, ачыклык кертте арадан берәве, украинчага күчеп.
Инде чыгып китәләр дип торганда, баз капкачын ачтырды украинча
сөйләшкән шул полицай. Базның дүрт почмагына да автоматтан
сиптереп алды иң элек. Аннан базга төшә башлады...
Бер почмакка посып катып калган батя: «Ходаем, беттек, ахры,
болар нидер сизенгән. Әллә кем дә булса яралы солдатны күреп калып
хәбәр салганмы...» – дип сулыш та алмый торуында булды.
Баскычның яртысына төшкәч, хуҗага дәште теге:
– Ул теге баштагы кисмәктә кем бар?
Әйе, «нәрсә» димәде, «кем бар?» диде. Телсез кала язды йорт
хуҗасы...
– Кәбестә... Кышка җитәрлек итеп кәбестә тозлыйбыз аңарда.
Кирәксә, сезгә дә бирермен... Хәзер үк алып менимме әллә? – дип,
баз авызына якынлашты карт, хәйләгә керешеп.
– Кәбестә – яхшы закуска. Әмма хуҗалар барында ярамый безгә.
Юл төшкәндә бер кереп чыгарбыз. Кисмәкне бушатма, кара аны,–
диде дә, ниһаять, кире югары күтәрелде.
Чыгып киттеләр. Котылдык дияргә дә була торгандыр. Әмма
бакчаның аскы өлешендә печән лапасына ут төртеп китәргә
онытмаган кабахәтләр. Зәки өчен күпме гомер җылы почмак, йомшак
түшәк булып хезмәт иткән каралты, хуҗаның күз алдында янып
ишелеп тә төште.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев