Роман тег белән яңалыклар

  • 24 октябрь 2020 - 15:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Ул юлбарысның бугазыннан чыккан көчле ырылдау тавышын ишетте, ерткыч коточкыч тешләрен күрсәтеп авызын яртылаш ачты... Шуннан соң дөнья юкка чыкты... Ислам больницада операциядән соң гына аңына килде һәм шундук йоклап китте...
    83
    0
    0
  • 23 октябрь 2020 - 15:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Тимур тугызынчыда гына бик кәефле, салмыш хәлдә кайтып керде. Аннары Сөмбелне кинәт күтәреп алды да ятагына салып үбәргә, чишендерергә тотынды. – Сөмбел, бәгърем, без бер-беребез өчен яратылган. Сөмбел елый-елый кычкырып җибәрде: – Әгәр якын килсәң, тәрәзәдән сикерәм!
    698
    0
    6
  • 23 октябрь 2020 - 11:00
    Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
    Кызның кулына орынгач, Ильясның умырткасы буйлап кайнар агымсу үткәндәй булды. Аптырады ул – әлеге кыз нигә шулай аны дулкынландыра соң? Мондый хәлне аның кичергәне юк иде бит. Ул бит инде шактый өлкән кеше – утыз биштә!
    442
    0
    0
  • 22 октябрь 2020 - 15:00
    Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
    Хәбибрахман белән концерттан соң чынлап та «әллә кайларда» йөреп кайттылар: клубтан чыгу белән мәктәптә укыган чактагы кебек Чишмәсу буе ярын урап йөрделәр. Сүз иярә сүз китеп, гаиләсеннән күп еллар элек аерылуын, улы белән еш очрашуын, булышып яшәвен дә сөйләп үтте Хәбибрахман. – Җыр яздырасың килмиме синең? Булышам. – Җыр? Җырлау өчен ишетергә кирәк, минем бит колакларым начар ишетә, Хәбибрахман... – Сәламәт кеше юк, Зөлхәбирә. Һәр кешедә азмы-күпме ниндидер чир бар...
    650
    0
    2
  • 21 октябрь 2020 - 17:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    – Син, балам, Тимурга бик ышанып бетмә. Ул – шәһәр малае, син – беркатлы авыл кызы. Бераз күзләреңне ач. Һәрбер кеше үз мәнфәгатен кайгырта. Синең өстеңдә коточкыч йөк бар – ул чибәрлегең. Һәрбер ир-ат сине үзенеке итәргә теләячәк...
    1246
    0
    7
  • 19 октябрь 2020 - 15:00
    Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
    Ни булган Зөлхәбирәгә? Битләре тырналган, киемнәре ертылган, үзе яланаяк, үзе аксый. Әллә... яман куллар харап иткәнме үзен?.. Хәбир, куркынып, тукталып калды...
    1408
    0
    2
  • 19 октябрь 2020 - 11:00
    Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
    Зәки торып басты, Коръәнне сак кына маңгаена тидереп алды, аннары аны тантаналы рәвештә Ильяска сузып: – Йә, шушы Коръән-Кәримгә кулыңны куеп ант ит! Ильяс та урыныннан торды, кулын Китапка куеп, сораулы карашын Зәкигә төбәде...
    580
    0
    0
  • 18 октябрь 2020 - 11:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Виктория аның ике кулын кулына алып, күзләренә туп-туры карады: – Минем сиңа бер тәкъдим ясыйсым килә. – Аның куллары җиңелчә генә калтыранып алды. – Мин япа-ялгыз...
    942
    0
    1
  • 17 октябрь 2020 - 15:00
    Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
    Беренче мартка каршы төндә Алкиннарның Воскресенский урамындагы өйләренең парад ишеген кемдер бик каты итеп дөмбердәтте. Җүнлегә түгел бу! Ильяс, тиз генә торып, киенә башлады...
    801
    0
    0
  • 17 октябрь 2020 - 11:00
    Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
    И-и әни, яндың бит син утларда... Яндың! Әти дип караңгы базга төштең... Их!.. Яраткансың әтине. Хәзер генә аңладым. Мин дә яраттым. Тик динен ярата алмадым. Җанны өшетте, чиркәүнең җиз кыңгырауларын каккан саен, Машадан ераклаша баруымны аңладым...
    1644
    0
    6
  • 16 октябрь 2020 - 15:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    – Егетнең сәләте, һөнәрләре күп. Мин үзем аны художник-моменталист итеп әзерләү ягында. Бездә чарлансын, ә буш вакытларында бары тик бер нәрсә – шарж, портрет ясау белән шөгыльләнсен. Һәр көнне ясаган рәсемнәрен безгә тикшереп торырга туры киләчәк. Бәлкем, өч-дүрт айдан манежга чыгарырлык булып өлгерер?
    741
    0
    0
  • 15 октябрь 2020 - 13:00
    Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
    Комган борынының юнәлеше үзгәреп, су Ильясның күлмәген манма иткән икән. – Кичерегез, тәкъсир... – Син әллә кайдагы тылсымлы утрауларда йөрисең бугай, – диде Ильяс, сөлгене кызга сузып. – Рәхәтме? – Син үзең! – диде Луиза, нәрсә әйтергә дә белмичә. Муенына кадәр кызарып чыкты...
    849
    0
    0
  • 14 октябрь 2020 - 11:00
    Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
    Алгы як ишек ябык иде. Тукта, Зөлхәбирә! Бергә яшисе! Талашып, ни үзгәртәсең?! Чәйгә чакырыйм! Ишекне җиңелчә шакыды. Колакларын сагайтып тыңлады. Бер аваз да ишетелмәде. Әкрен генә ачты. Ишек ачуы белән авызы да, күзләре дә ныграк ачылды. Маша икона каршында иде...
    1340
    0
    3
  • 14 октябрь 2020 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Аның өчен дөнья урталай ярылгандай булды, чөнки ул Исламнан башка яшәүне күз алдына китерә алмады. Ислам аны ташлаган... Алар бит телләре ачыла башлаган вакытларыннан ук бергә иде. – Ислам! Китмә син!
    1236
    0
    2
  • 13 октябрь 2020 - 17:00
    Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
    – Акбүзкәем! Үлә күрмә! – Зөлхәбирә үзен тыя алмый, елый. Аны кемдер беләгеннән читкә таба тарта. Акбүз кызганыч итеп карады да, бер тапкыр алгы аякларына тезләнеп басарга тырышып карады, тик кабат авып китте. Мин дә Акбүз кебек янмаммы икән?
    1399
    0
    6
Реклама