Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Мин бай кеше дип, башкаларга юл да бирми йөрү Ходай кушкан эш түгел. Тик яшьләр алай уйламый шул. Әнә, икмәк пешереп сатып, чак кына күтәрелә алган Василий нәрсә ди бит? Имеш, «Юлга чыксаң, йә атың, йә хатының матур булсын, шуларның берсенә халык егылырдай булып карап калырга тиеш». Бәлки шулайдыр, тик бу табынырлык сүзләр түгел инде.

6
Ике көн эчендә Камил Якубов белән Казанны берничә кат урадылар.
Гарнизонда да булдылар, очрашулар күп булды, күп итеп кирәкле сәяси
әдәбият җыеп алынды, берничә митингта катнаштылар.
Өченче көнне, ниһаять, кайтыр юлга чыкты Ильяс. Казан нинди генә
матур булмасын, ничек кенә үзенә тартып тормасын, Казанлы сагындырган:
йә бер якынаеп, йә бер ерагаеп, күз алдыннан китми. Сәлимә сагындырган...
Әгәр хәленнән килсә, Ильяс поездны артыннан этеп тизләтер иде, тик
җитми шул моңа адәмнәрнең көче! Поезд күбрәк туктап тора шул әле.
Менә тагын поезд Казаннан ерак китә алмады, ахры, ялан уртасында
туктады. Чалт аяз көннең уртасында эссе кояш астында бернинди
саклаусыз-яклаусыз калган вагоннар, тимеренә су сипсәң, бу бөркелерлек
булып кыздылар. Җитмәсә, кемдер тәмәке тарта, шуның тәмсез төтене
дымлы үпкәләргә сылана, эссе тән буйлап аккан тир исе, көннәр буена
юлда йөргән кеше исе укшыта, башны әйләндерә. Шушы туктауның
күпмегә сузылырын беркем дә белми, бернинди җавап юк. Ишекләрнең
ачыклыгыннан әллә ни файда юк – тыштан кергән җил озын вагонны үтеп,
икенче ишеккә барып җитүгә, анда хөкем сөргән эсселекне үзенә алып,
һава дулкынлануы белән тәмамлана. Вагон түбәсендә эссе калайда кояш
астында утырганнар ни эшли икән?
Умарта кортлары кебек шаулаган халык тынып калды.
Бер нәрсәне яхшы аңлады Ильяс: монда аз хәрәкәтләнергә,
кирәкмәгәнгә кузгалмаска, чәбәләнмәскә; шул гына бу эсселектән
коткара ала. Чынлап та, шулай булып чыкты. Елга ярында яткан балык
кебек еш тын алуын бер рәткә китерә алды, аккан тирдән әрнегән муен
ярасының эзләре дә кибеп киткәндәй булды. Сәндерә читендә кысылып
утырып, ул йокыга да китә башлады. Бер уянып, бер йокымсырап утырганда, аңа яңадан шул ук төшләр керде: тагын фронт, тагын
Мәскәүнең читендә урнашкан госпиталь, тагын хастаханә... Кайдадыр
урамда тормыш бара, бик сирәк кенә, шул тормышның ярчыклары булып,
госпитальгә тавышлар үтеп керә.
Табиб: «Бүгеннән хәлләр әйбәтләнүгә таба бара», – дисә дә, Ильяс
өчен газаплы көннәр башланды. Ялгызлык, авырту, һава җитмәү – болар
барысы да түзеп булмаслык газап төенендә иде. Бигрәк тә төннәр коточкыч
озын газапка, ә иртән һәм кичен үткәрелгән яраны эшкәртү гади кешенең
түземлеген бетерә торган җәзага әйләнде. Авыртудан бигрәк Ильясның
күңелен гаҗизлек тойгысы ашый, кимерә. Урыныннан тора да алмый яткан,
яше егермедән бераз гына өстәге егетнең хәлен аңларга була. Палатада
авыр яралылар, бер тавыш-тын юк, бары тик саташу, ыңгырашу, теш
шыгырдату. Озын төндә монысы бик тә куркыныч булып ишетелә, бөтен
дөньяда бары тик шул куркыныч теш шыгырдату гына калган, һәм ул да
акрынлап тына бара...
Бер атнадан хәлләр әйбәтләнә башлады, муен да борыла, тик сөйләшеп
булмый иде әле. Ниһаять, ул шәфкать туташы ярдәмендә беренче мәртәбә
башын күтәрә алды, тирә-якка күз салды. Палатада авыр тынлык урнашты.
Ильясның кычкырасы, стенага тибәсе килә башлады. Бер генә теләк – аны
ишетсеннәр, аны моннан кояшка чыгарсыннар. Аның үзенең исән икәнен
белдерәсе килә, ул тын ала, ул бу дөньяны ташлап китәргә җыенмый
әле... Тик тавыш юк, кычкырырга түгел, сөйләшергә тырышу да әллә
нинди ямьсез мыгырдау булып ишетелә. Анысы да баш авырту, күз алды
караңгылану белән бергә бара. Чынлап та, таш идәнгә егылып төшүең
мөмкин, канга буылып, бу газаплардан котылганыңны беркемнең дә сизми
калуы да бар.
Көн артыннан көн үтә. Ильяс акрынлап башкалар ярдәмендә ашый
башлады, тик әлегә торырга рөхсәт юк иде. Бер мәртәбә торырга тырышып
карады ул, тик бу егетлек начар тәмамланды. Һуштан язды, кан китте, әгәр
вакытында кермәсәләр, ниләр буласын чамалау авыр түгел иде. Йомшак
куллы табиб Ильяска ялгышуын бик дәлилләп аңлатты, тик эчтә янган
яшьлек аны тыңламаска, аңа каршы дәшәргә, тупаслык, тәрбиясезлек
күрсәтергә чакырды. Табибның тавышы шул тиклем йомшак, җылы,
дусларча елмаюы үзенә тарта иде, Ильяс бер сүз әйтмичә, аны тыңлады.
Яңалыклар да палатаны урап үтми, чөнки яңа кешеләр килә, алар яңа
хәбәрләр алып киләләр. Өзлексез хәрәкәт, яңалыклар әйләнеше яралыларны
да битараф калдырмый, алдагы язмышны уйларга мәҗбүр итә.
«Барлык кешеләр дә бу партиягә киләчәк, эзлә, тап юлын. Тәкъдим була
калса, йөгереп бар, шуны онытма», – дип киңәш бирделәр бар да.
Бу сүзләрне Ильяс, Казанда яңа танышлары тарафыннан әйтелгән
сүзләр белән янәшә куеп, чагыштырып карады. Әллә ни аерма юклыгы
әллә кайдан күренеп тора, юлында очраган кешеләрнең күбесе бер үк
фикерне әйтә. Тик бармы икән андый фикердәшләр Казанлы якларында?
Нәрсә көтә яралары да төзәлеп бетмәгән солдатны туган җирдә? Урман
эчендәге тыныч кына яшәп яткан авылларга килеп җиткәнме икән
инкыйлаб шаукымы? Чуен юл! Чуен юлның булуы бу авыллардагы
тыныч кына аккан яшәүне уятуына һич шиге юк. Димәк, кешеләр бүген көндез үзәктә кичә кич булган хәлләрдән хәбәрдар, бу авылларны
инде билгесезлектә яши дип әйтү бөтенләе белән дөрес түгел, димәк,
монда яшәеш гөрләп-шаулап тора. Кичәге солдатларның кайтуын да
көн кадагыннан алып ташлап булмый. Яңа гына салынган чуен юлы бу
хәбәрләрнең шул тикле тиз әйләнешенә тәэсир итүе дә билгеле. Димәк,
дөнья алга бара, Ильяс та үз урынын табар әле!
Шуларны уйлап утыра торгач, аруның чикләрен үтеп баручы Ильяс,
эссегә дә карамыйча, акрын гына йокыга киткәнен сизми дә калды. Йокы
дип атасаң инде моны. Тора-бара бу йокыны ярата да башлады Ильяс.
Ничек кенә булмасын, беразга тирән һәм борчулы уйлардан аерып тора
шушы кыска гына черем итү мәлләре. Монысына Ходайга рәхмәт укырга
кирәклеге дә тиешле.
Ә поезд, йә туктап, йә тирә-якны парга күмеп, алга баруын белде. Еш
туктаулар хәрәкәткә, озын көн төнгә кушылды, шулай итеп аларның исәбе
дә бер вакыт югалыр кебек иде инде.

7
Мөхәммәтҗан бай Фазылов Уфага мал төяп киткән улларын көтә.
Соңгы елларда ул базар эшләре белән үзе йөрми башлады. Бер яктан,
яше дә бар, икенче яктан, ул улларына мөстәкыйльлек бирергә тырышты.
«Суга кермичә, йөзәргә өйрәнеп булмый, үз юлыгызны, дус-танышларны
үзегез табыгыз, үзегез һәр адымга җавап бирергә өйрәнегез!» – дип,
акыллы киңәшләрен бирә килде улларына. Атнадан артык вакыт үтеп
китте, кичә кич үк кайтырга тиешләр иде, тик нигәдер күренмиләр. Алар
белән бер тирәдә киткән Сәләхетдин бай күптән кайтып җитте. Сорауга
бер җавап – чыгарга җыенып калдылар, юлдалардыр дип тынычландырды
ул Мөхәммәтҗанны.
Яшь тә түгелләр инде Нигъмәтҗан белән Шаһимәрдән. Гаиләләре бар,
менә дигән йорт төзеп куйдылар. Хәйриячелек юнәлешендә бик көчле
эшлиләр. Әнә нинди мәчет төзеделәр авыл уртасында, авылның күрке
булып утыра. Мөхәммәтҗан заманында, кибет ачып, сату-алу эше белән
шөгыльләнә башлаган иде, уллары алга китте, алар иң уңышлы юлны –
ашлык белән эш итүне сайладылар. Тора-бара аларның юллары Матусов
белән дә кисеште – бу яктагы чиксез урманнарны тиз генә сатып бетерә
алмаячакларын алар аңлый иде. Ике якның да акылы җитте, бүлештеләр бу
өлкәне, башкаларны кертмәскә дип килештеләр. Кайчандыр урман сатып
алганнар урманнарын кочаклап торып калдылар, теләсәләр дә, теләмәсәләр
дә, байга баш иеп килергә мәҗбүр булдылар.
«Бер мизгел дә тик тору, бер мизгел эшсез үткәрелгән гомер йөзәр,
меңәр сумлык зыян китерә» дигән сүзләр Мөхәммәтҗанның шигаре
булып торды. Чыны да шулай: тик тору бит ул туктап калу гына түгел,
ул башкаларга, бигрәк тә синең көндәшләреңә юл бирүне аңлата. Шул
ук сату-алуны алганда – кибет белән генә калганда, алар бүген урта
кул сәүдәгәр булып йөрерләр иде, авылда кибетләр саны уннан артык.
«Алтыга ал, бишкә сат, исемең булсын сәүдәгәр!» дигән сүзләрне искә
алып, Мөхәммәтҗан үзалдына елмаеп куйды. Әйе, шулайдыр да, тик
исем белән генә яшәп булмый, эшне алып барырга акчасы да кирәк, эш төшемле булырга тиеш. Бай булу башкаларга, үзеңнән түбәннәргә ярдәм
итүне дә йөкли. Сәүдә эшендә бүген барсың, иртәгә юксың. Гел озын акча
артыннан куып, сиңа карап, синнән ярдәм көтеп торган фәкыйрьләрне
онытырга ярамый. Тик гел ярдәм итеп, аларны аздырып кына җибәрмәскә,
ниндидер урталык булырга тиеш, чөнки Аллаһ һәркемгә үзенекен бирә,
һәркемнең үз язмышы.
Бай кешегә дә бик күп таләпләре бар дөньяның. Тырышлыктан, һәр
мизгелне эш белән тутырудан соң, Мөхәммәтҗан беренче урынга белем
алырга, укырга, өйрәнүгә һәрвакыт әзер булуны куя. Ул бит үзе дә, инде
танылып китүенә карамастан, ел саен Казанга барып, андагы танышларында
яңа эш алымнарын өйрәнә, сәүдә эшенең тышкы һәм эчке үзенчәлекләрен
үз тәҗрибәсенә кертә. Тагын һаваланып йөрүне яратмый Мөхәммәтҗан,
бусын инде ул иң начар сыйфат дип саный. Мин бай кеше дип, башкаларга
юл да бирми йөрү Ходай кушкан эш түгел. Тик яшьләр алай уйламый шул.
Әнә, икмәк пешереп сатып, чак кына күтәрелә алган Василий нәрсә ди
бит? Имеш, «Юлга чыксаң, йә атың, йә хатының матур булсын, шуларның
берсенә халык егылырдай булып карап калырга тиеш». Бәлки шулайдыр,
тик бу табынырлык сүзләр түгел инде.
Мөхәммәтҗанның уйлары тагын улларына кайтты. Сәүдә эшендә
вакытны санап кына эш итеп булмый. Тик вакытның кадерен белү кирәк.
Сиксәнне куган Мөхәммәтҗан караңгы төшкәндәрәк үз биләмәләрен урап
чыкты да йокларга кереп китте.

* * *
Бу вакытта Бөре шәһәренең реаль училищесының актлар залында эсерлар
фиркасенең кайнар утырышы бара иде. Көн тәртибендә иң мөһим сораулар
– шушы болганчык заманда фирканең эш юнәлешләре, халык белән эш
итү, партия казнасын тулыландыру, булачак җыеннарда сайланучылар
санына керү. Зур залда ике йөзгә якын кеше, алар арасында сугышчы
киемендәгеләре дә, зыялылар да күп иде. Тик чыгыш ясаучыларның гына
бер дә рәте юк, аларның чын тормышны белмәве, аңардан бик ерак торуы
күренә. Шуңа да чыгышлар өзелгән чылбырны хәтерләттеләр.
Реаль училищеның җитди укучыларны күреп өйрәнгән зур залы бүген
кайнар бәхәсләр мәйданына әйләнер дип көткән кешеләр акрынлап кына
сүрелә бардылар. Чыгыш ясаучылар бер үк сүзләрдән ерак китә алмады.
Берәүләр соңгы елларда бик билгеле булып киткән «крестьян
социализмы» идеяләре тирәсендә йөрде, анысы да бары тик теориядә,
«кирәк», «шулай итү дөрес» дигән сүзләргә бәйле. Икенчеләр Рәсәйдәге
капитализмның кешегә йөз белән торган социализмга каршы булуын
исбатлады; өченчеләр Учредительләр җыелышының кирәклегенә басым
ясадылар; башкалар милли төбәкләргә милли автономияләр статусын
бирүне хуп күрде. Иң кызыксындырганы җирне гомумиләштерүгә
багышланган чыгышлар булды, тик алары да «кирәк» тирәсендә генә
иде.
Фазыловлар, боларга үч итеп, үзләренең тирән мәгънәле сорауларын
бирә башладылар, һәм шулай итеп, өстәл түрендә утырган җитәкчеләр,
үзара сөйләшеп, аларга сүз бирергә мәҗбүр булдылар.

Беренче булып Нигъмәтҗан чыгыш ясады. Ул, бик җентекле итеп, өязнең
икътисади хәленә анализ бирде. Башта ук ул чыгышта файдаланылган
саннарның рәсми чыганаклардан алынган булуын әйтеп үтте, моның белән
ул шик-шөбһәләргә бернинди урын калдырмады.
– Мөхтәрәм җәмәгать! Чыгышымны саннардан башлыйм, – дип, ул
Бөре өязендә яшәүчеләрнең күпме мал асравын, терлекләрнең баш санын
яшәүчеләр саны белән чагыштырып, җан башына күпме терлек туры килүен
күрсәтеп сөйләп чыкты. – Мал-туарның күп булуына игътибар итик – бу
саннар да шул ук статистик мәгълүматлар җыентыгыннан. Билгеле, авыл
кешесенең төп ризыгы мал белән бәйле. Нинди нәтиҗәләр ясый алабыз
без моннан? Бу якларда яшәүчеләрне, большевиклар раслаганча, фәкыйрь
дип әйтеп булмый. Бернинди малсызларның саны бары сигез процент
тәшкил итә! Бу – бер. Икенчедән, халыкның күплеге – монысы сугышка
алынучылар санына күз салсак та күренә. Өченчесе, һәм монысы иң
мөһиме:өяздә яшәүче халыкның бай булуы, хәлле кешеләрнең күп булуы
безнең фирканең аларга таяну мөмкинлеген арттыра. Җәмәгать, резолюция
әзерләгәндә, шушыларны онытмаска кирәк дип белдерәм.
Залда чебен очкан тавыш та ишетелмәде. Зур тәрәзәләрнең ачык өлгеләре
аша искән җил дә бу тынлыкны өзә алмады, ә фирка әгъзалары телсез
калгандай булды. Шуннан китте үзара сөйләшү, җыелыш рәисе кыңгырау
шалтыратып тәртипкә чакырып карады да, булдыра алмагач, кулын селтәде.
Сораулар күп булды. Иң аптыратканы – залда утыручыларның статистик
материаллардан хәбәрдар булмавы. Бусы күпләр өчен фирка эше, революция
идеяләренең уен, буш сүз булуы турында сөйли.
Шуннан сүзне Шаһимәрдән алды. Ул да баштан ук саннарның рәсми
чыганаклардан алынуы турында искәртте. Иң әүвәл ул крестьяннарның
күпҗирлелектән баш тартуына игътибар итте.
– Бу нәрсә урында сөйли? Бер яктан, халык бары тиешенчә, җиткәнчә
генә җирне эшкәртә. Икенче яктан, җир сатыла башлады, монысын инде
соңгы саннар күрсәтә.
Бу сүзләрен ул Казанлы авылы мисалында исбатлады. Шуннан
Шаһимәрдән җир эшкәртүдә яңа формалар юл яруын әйтеп узды –
монысына инде тагын Казанлыдан Чәчрәтке яланын мисал итеп алды.
Аның чыгышының нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәре дә читкә какмаслык
булды. Башка фиркаләр үзенеке дип игълан иткәнче бу яңалыкларны
эсерлар фиркасе табышы дип атап өлгерергә кирәк. Шуннан менә шушы
бай катламнарны фирка ягына аударыр өчен халык арасында аңлату эшен
яңартырга, арттырырга кирәк. Моның өчен һәрбер волостьта бер-ике
кешене җаваплы итеп билгеләп кую фарыз. Фирканең барлыгын авылда
белмиләр, фирка әгъзалары шәһәр тирәсенә ябышып ята.
Тын калып тыңладылар бу сүзләрне. Кемнеңдер күңелендә аларга
теләктәшлек, кемнеңдер күңелендә ак та, кара да көнчеллек утлары кабынды.
Фирка әгъзалары өчен бу чыгышлар аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды.
Гомер буе шәһәр тирәсендә яшәп, авыл турында сөйләүче кешеләрнең иң
алгы сафында торучылары иде бу, тик алардан ниндидер яңалык көтү,
ниндидер хәрәкәткә өмет итү мөмкин дә түгел – залда утыручылар моны
бик яхшы аңлый. Чыгышлар шуңа да матур эз калдырдылар.

Ике бертуган тыштан караганда да әйбәт фикер уяттылар. Озын буйлы,
шәһәрчә киенгән егетләр акыллы уй, чагыштыра белү, русча матур итеп
сөйләшүләре белән үзләренә караттылар.
Җыен тиз арада киңәшләшеп алды да ике Фазыловны фирканең өяз
җитәкчелегенә кертеп тә куйдылар.
Шул арада, ярты күкне кып-кызыл итеп, кояш офык артына кереп
югалды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев