Гөләйза. Татарлар – Чистай төрмәсендә

Романның башы монда.

Ишмөхәммәтне Чистайдагы мәхкәмә бинасының тоткыннар өчен бүлмәсенә китереп яптылар, ул беренче катта булып, ярты өлеше җир астына урнашкан. Яңасы салынганчы, Чистайның төрмәсе дә, суды да, полиция бинасы да шушында булды, һәм ул чукынырга теләмәгән татарлар, качак мәкруһлар белән тулган иде... Озакка сузылган мәхкәмәләрдә хөкем ителүчеләрне монда бикләп тоталар, Казан монастырьларына, Себер сөргененә дә шушыннан озаталар. Аның салкын диварларына күпме татарларның күз яше, аһ-зарлары сеңгән, соңгы өметләре шушында өзелеп калган, соңгы намазлары укылган... Ишмөхәммәт үзе дә монда берничә тапкыр утырып чыкты, әмма ул вакытларда эш Казанга җибәрү яки Себергә сөрү белән тәмамланмады, ул исән-имин туган авылына әйләнеп кайткан иде. Бу юлы нәрсә буласын беркем белми. Аның монда икәнлеген дә белүче юк. Хәер, якты көндә барысы да ачыкланыр, бәлки әле Чистай татарларына хәбәр итү җаен да табар...
Күзе караңгылыкка бераз ияләнгәч, Ишмөхәммәт бүлмәдә тоткыннарның шактый икәнлеген күрде, башларындагы түбәтәйләрдән күпчелегенең татар икәнлеген чамалады. Һәм шулай булып чыкты да, аларның күбесе ир уртасы кешеләр иде. Ишектә түбәтәйле татар карты күренү белән, аны танып алучылар да булды, Ишмөхәммәт үзе дә аларның кайберләрен таныды. Монда Чистай өязеннән генә түгел, күршедәге Спас өязеннән, Болгар якларыннан да тотып китерелгән татарлар күп иде. Кайберләре, мәхкәмә беткәнен көтеп, инде айлар буе ята, кайберләре әле яңа гына ябылган. Инде һәркем үзенең ни өчен бирегә эләгүен башкаларга кат-кат сөйләгән, һәрберсенең язмышын яттан диярлек беләләр. Ишмөхәммәтнең дә Чистай төрмәсенә килеп эләгүенә күпләр гаҗәпләнде, беренчедән, яше олы, икенчедән, аны төбәктә белмәгән кеше юктыр, урыс арасында да, татар арасында да сүзе үтә, үткен, гайрәтле, иманлы карт! Шул да тоткын итеп төрмәгә ябылсын инде?! Сәбәбен үзеннән сорарга булдылар.
– Син монда ничек килеп эләктең, Ишмөхәммәт әзи?! Без качаклар инде, ә син бит монда аяк тибеп яшисең! Поплар үзләре синнән куркып тора...
Ишмөхәммәт елмаеп куйды. Болар яшьрәкләр шул әле, Ишук әзиләренең монда инде беренче тапкыр гына түгеллеген белеп бетермиләр. Бу илдә төрмәдән котылу мөмкин түгел, бигрәк тә – татарларга, дин-ислам өчен көрәшүчеләргә...
– Мин монда беренче тапкыр гына түгел инде, ыланнар! – диде ул. – Үзем өчен дә, башкалар өчен дә ятып-ятып чыккаладым. Бу юлы Чирүле Шонталасы өчен эләктем, Аллаһ разый булсын!
– Син Кыр Шонталасыннан түгелме соң, әзи? Чирүлегә ничек барып чыктың?
– Кызым Гөләйза анда яши бит, гаиләсе белән, бәлки ишеткәнсездер, кыш буе аның да судлары барды...
– Ишеттек, әзи, ишеттек, бик борчылдык! Хатын-кыз бит, татар иреннән аерып, урыска бирергә телиләр икән, дип ишеттек, Аллам сакласын! Балаларын да, чукындырып, урысларга бирәләр икән, дип сөйләделәр... Ул эш ничек бетте соң?
– Бетмәде әле, егетләр, эш дәвам итә... Аллаһы Тәгалә кызымны да, оныкларымны да кяферләргә ирекле кылмады, моннан соң да ярдәм итәр, инша Аллаһ!

– Шулай була күрсен! Аларга ирек бирсәң, бүген синең кызың, иртәгә башкаларныкына да чират җитәр, Аллам сакласын!
– Шул, Чирүле Шонталасына кызыбызның хәлен белик, дип барсак, анда мәкруһларны урыс авылларына сөрү башланганын ишеттек. Моны сизенеп, берничә гаилә качып котылган, ишле балалы ике гаилә авылда калган. Мин барында менә шуларны алырга килделәр. Чистайдан. Атларга атланып... Арбаларга төялеп... Үрәтниге, приставы, палисае, солдатлары, пүнәтәй урыслары – бөтен авыл тулды. Халык та, бирмибез, дип нык торды. Шырпы сызсаң, ут каба, сугыш китә иде... Аннан бөтен авылны кырып салачаклар, Себер сөрәчәкләр... Арага үзем кердем, бөтен җаваплылыкны өстемә алдым, аларга дигән богауны миңа салдылар... Шулай кирәк иде... Алар яшьләр, ике ир туган, балалары ишле, ничек ул гаиләләрне хәзер пыран-заран китереп бетерәсең? Без киткәч, берәр җаен тапканнардыр, инша Аллаһ! Урман иркен, кыр киң... Ә мин яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган инде...
– Бик саваплы эш башкаргансың икән, Ишмөхәммәт әзи, изге эш эшләгәнсең! Инде теге бичаралар котыла күрсеннәр иде! Без үзебез дә шул сәбәпле монда ятабыз бит... Качканнар качып өлгерде ичмасам, без килеп каптык...
Урта яшьләрдәге бу ир-ат башкалардан аерылып тора иде, дин-ислам өчен күп кыйналган кешегә охшаган. Үзе бу тирәнеке түгел ахры, Болгар ягына тартым. Шулай булып чыкты да, какча йөзле, озын, ябык бу мишәр Спас өязеннән икән, әмма ул инде Казанында да булган, Мамадыш якларына да сөрелгән, качып йөргәндә, тотып монда китерелгән. Ишмөхәммәт аннан Болгар төбәгендәге вазгыятьне сорашты, чөнки шактыйдан анда булганы юк иде.
– Бездә мәхшәр, әзи, ахырзаман! – диде Вәлиәхмәт. – Картлар да әйтә – күпме яшәп, әле мондый хәлне күргәннәре булмаган! Шәһре Болгар тирәсендәге татар авылларыннан йөзләгән мәкруһны урыс арасына күчерергә, дигән әмер килде. Һәм күчерә дә башладылар! Кан елатып, балаларын аерып алып, йорт- җирсез калдырып, ашарга ризык та алдырмыйча, татарларны богаулап урыс арасына илтеп ташладылар... Мин үзем Йорткүл авылыннан, башкалар кебек, чиркәү кенәгәләренә керәшен дип язылсам да, әлхәмдүлиллаһ, ислам динендә. Мәчеткә йөрдем, намазымны укыдым, ураза тоттым... Гаиләм дә шулай эшләде, без башкасын белмибез дә. Чиркәүгә йөрмәгәнгә, күрше авыл поплары моны Биләр атакаена барып әләкләгән, алар минем кебекләрнең исемлеген төзегән, тирә-күрше авыллардан йөздән артык татар җыелганбыз. Бер өлешебезне Мамадыш өязендәге урыс авылларына илтеп ташладылар, кайберәүләрне Себер якларына ук җибәргәннәр. Мине, гаиләм белән бергә, этап белән куып, Мамадыш якларындагы Омар авылына китереп ыргыттылар. Ул чиркәүле урыс авылы булып чыкты. Җимерелеп беткән иске бер өй бирделәр, кара мунча хәтле генә, шунда кертеп тутырдылар. Бөтен мал-туар тегендә калды, аларны хөкүмәт тартып алды. Безне чиркәүгә йөрергә, урыс уразасы тотарга мәҗбүр итә башладылар, без буйсынмадык. Шуннан соң бөтенләй ач тота башладылар, хәтта эчәргә су да бирмәделәр, моның өстенә, туктаусыз камчы белән яралар, урыс динен кабул итәргә кушалар... Тыңламагач, Мамадышка алып киттеләр, анда да канга батырып кыйнадылар, аннан кул-аякларга богау салып, этап белән Казанга кудылар... Монастырьларында өч ай яттым, кыйнасалар да, янасалар да, үз динемне ташламадым, аларныкын алмадым. Шулай дип әйттем дә. Мине тагы шул Омарга кайтарып ташладылар, анда да ислам динен тотуны дәвам иттек. Бөтен авыл безне дошман күрә башлады, корылык булса да, су басса да, мал-туарлары үлсә дә, бездән – татарлардан күрделәр. Бер төндә өебез янып китте, ут төрткәннәр, диделәр, чак чыгып өлгердек. Алачыкта яши башладык, җир юк, ашарга юк, шулай итеп, безнең ачтан үлгәнне көтәләр. Кыш булса, катып үлә идек инде ул алачыкта, әмма язга чыккан идек. Балалар чирли башлады. Җәмәгатемә әйттем, монда урыс күзенә карап, ачтан үлгәнче, туган якларга кайтып, авыл капкасы төбендә егылып үлик, ичмасам, кешечә күмәрләр, дидем. Шулай эшләдек тә. Язгы төннәрнең берсендә, карлар эреп, җирләр кипшергәч, төнлә балаларны җитәкләп, ул каһәр төшкән авылдан чыгып качтык. Гел чама белән бардык, юлда бер авылга да кермәдек, тотып бирүләреннән курыктык, алдан әзерләгән каткан ипиләребезне суга манчып ашадык, инде яшел үлән дә баш калкыткан иде... Инде бөтенләй хәлсезләнгәч, балаларны кызганып, мәчетле татар авылларына кунарга керә башладык, аларга Аллаһының рәхмәтләре булсын, ашатып, җылы киемнәр биреп озатып җибәрделәр... Ике атна дигәндә, кайтып егылдык без Йорткүл капкасы янына, инде барырлык, аяк атлар хәлебез калмаган иде... Авылдашлар табып алып, балаларны күтәреп, үзләренә алып кайттылар. Үз өебезнең капкалары бикләнгән, тәрәзәләре такта белән кадакланган иде, каерып кереп, шунда яши башладык. Әмма Мамадыштан безне эзләтә чыкканнар, Болгар-Биләрләр аша килеп таптылар, мине тагы богаулап алып киттеләр. Хатыным белән балаларны авыл халкы бирмәде, яшереп өлгерде, алар өчен күңелем тыныч. Әйтүләре буенча, үземне мәңгелек Себер көтә икән... Инде Раббым ташламасын, мөселман булганым хәлдә бу дөньялардан үтәргә язсын...
Вәлиәхмәтнең бу тарихын тоткыннарның берничә тапкыр ишеткәннәре булса да, тагы зур игътибар белән тыңладылар, һәр сүзен үз йөрәкләре аша уздырдылар. Күпләренең хәле аныкы кебек иде. Кайсы качак, кайсы хакимияткә каршы чыккан, кайсы мөселманлыкка кайтырга котыртып йөргән... Дөрес, болар арасында лашманлыктан качып йөрүчеләр, солдат хезмәтенә бармаучылар, салым түләмәгән өчен бирегә эләгүчеләр дә бар. Урыслар исә күбрәк сугышып, кеше кыйнап, урлашып эләккән, дин-милләт өчен төрмәдә утыру аларга ят нәрсә.
Ишмөхәммәт тә бу Йорткүл татарын бирелеп тыңлады, үз хәсрәте белән мавыгып, татар илен игътибарсыз калдыруына үз-үзен битәрләде. Болгар яклары бигрәк бер читтә калды, анда, әнә, татарларны йөзәрләп урыс арасына сөрә башлаганнар. Дөрес, моңа каршылык күрсәтүчеләр, баш күтәрүчеләр дә шактый, басып алучылар белән татар халкы арасында чын мәгънәсендә игълан ителмәгән сугыш бара. Кем кемне җиңәр – шуннан милләтнең яшәве хәл ителәчәк. Шуңа күрә һәр татар, һәр нәсел, һәр авыл кадерле булырга тиеш.
– Син борчылма, Вәлиәхмәт энем, синең балаларың – ул безнең дә балалар булыр! Менә монда күпме кеше утыра – барыбызны да Себер сөрмәсләр, кемнәрдер туган авылларына әйләнеп кайтыр – менә шулар Йорткүл авылында Вәлиәхмәтнең гаиләсе, балалары барлыгын онытмасын! Кулыннан килгәнчә ярдәм итсен! Дин-ислам хакына алар инде болай да күп газаплар күргән, инде калган гомерләре имин үтсен! Дога кылыйк һәм ярдәм итик!
– Рәхмәт, Ишук әзи! Мин моны ук көтмәгән идем... Эчемне бушату, җанымны тынычландыру өчен генә сөйләгән идем... Хәзер миңа Себер дә куркыныч түгел, чөнки балаларым ялгыз булмаячак! Балаларым милләт ярдәмендә, өммәт догасында булачак, Аллам теләсә! Мин үзем чиркәү өчен эләктем. Татарларны күрше урыс авылы чиркәвенә йөртә алмагач, Биктимернең атау дип аталган борынгы татар зираты өстенә чиркәү салырга булдылар. Без ул урынны изгеләр өсте, яхшылар өсте, газизләр өсте, дип тә йөртәбез, яныннан 
узганда, дога кылмыйча калмыйбыз, аннан яфрак та өзмибез. Урыслар шунда чиркәү салалар икән, дигәнне ишеткәч, бөтен авыл елады... Без моны үлем кебек кабул иттек. Башта урысларга әйтеп карадык, анда начар ният белән йөрергә дә ярамый, чиргә сабышасың яки үләсең, йә акылдан язасың, дидек. Кычкырып көлделәр генә. Аннан эшләренә комачау итәргә тырышып карадык, кирпечләрен күлгә ташладык, чиркәү төзелешенә каршы казыклар күтәреп чыктык, өелеп сугышкан чаклар да булды. Тыңламадылар. Борынгы кабер ташларын урыннарыннан кубарып, чиркәү нигезенә салдылар, аяк астына түшәделәр. Һәм Аллаһ шул көнне үк тотты аларны. Шул чиркәү төзелешендә катнашкан, кабер ташларын кузгаткан урыслар барысы да шешенеп, чирләп аяктан егылды, тәннәрен, аяк-кулларын сасы шеш басты, яннарына якын килерлек түгел иде, акырып яттылар. Моны тагы татарлардан күрделәр, Болгар-Бүләрләрдән попларын чакырттылар, ниндидер сихерче карчыкларны китерттеләр – ярдәме тимәде. Берничәсе шулай сасып, кортлап үлде. Кемдер боларга әйткән, сез бит татарларның изге урыннарын мәсхәрә иткәнсез, шуларның рухлары сезне тоткан, тәүбә итеп, татарлардан кичерү сорамыйча, берегез дә терелмәячәк, барыгыз да үлеп бетәчәк, дигән. Мөселманнар өшкерсә генә тереләчәксез, дигән. Безнең авылда бик гыйлем бер карчык бар, шул әбине чакырганнар. Әби килгән, хәлләрне күргән, ул да шул ук сүзләрне әйткән: «Сез бит, урыслар булсагыз да, Алла бәндәләре, – дигән. – Ә Алланың үз бәндәләренә көче җитә. Бу сезгә Аллаһның җәзасы. Сез безнең борынгы зират өстен мыскыл иттегез, кабер ташларын аударып, аяк астына салдыгыз, ә без бит анда тәһарәтсез бармыйбыз да! Анда бит безнең изгеләребез, зур хуҗалар күмелгән, аларны кадерсез итәргә ярамый! Шулар тоткан сезне. Тәүбә итегез. Кабер ташларын үз урынына куегыз. Анда чиркәү салудан туктагыз, барыбер тынгы булмаячак, барыгыз да шушы хәлдә калачаксыз». Авыру урыслар тәүбә иткән, әби аларны Коръән белән өшкергән, бит-кулларын юарга сихәтле су биргән, үзе әзерләгән үлән төнәтмәләрен эчергән. Һәм терелде ул урыслар, аякка бастылар, кая анда чиркәү салу – ул урынны әйләнеп үтә башладылар...
– Алайса, нигә син чиркәү өчен эләктең соң?
– Ул бит инде салына башлаган иде, без бер төндә килеп, аны сүтеп ташладык, такта-кирпечләрен читкә чыгарып аттык, кабер ташларын үз урыннарына утырттык, ул тирәне коймалап алдык. Икенче көнне Бүләрдән баш атакайлары килеп җитте, чиркәүнең юклыгын күреп, кара тавыш куптарды, урысларны ярдәмгә чакырды, әмма анда берәү дә аяк басмады, курыктылар. Поп артыннан палисае, солдатлары килеп җитте, гаеплене эзли башладылар, авылның бөтен ирләрен каравыл өенә җыйдылар, суктырырга әзерләнделәр. Шуннан мин барысын да үз өстемә алдым, боларның бер гаебе дә юк, үзем сүттем чиркәүне, дидем. Ни өчен сүткәнемне дә аңлаттым. Безнең авыл урысларының да кайберләре мине яклады, анда аяк та басарга ярамый, диделәр. Башкаларны җибәрделәр, мине яткырып, канга батырып суктырдылар, аннан аяк-кулларымны богаулап, бирегә озаттылар. Шактыйдан ятам инде мин монда, кайчан суд буласын, кая җибәрәселәрен белмим...
– Миңнәхмәт энем, гаиләң, балаларың бармы, алар кайда хәзер?
– Гаиләне башта ук күршедәге Ташбилге авылына илтеп куйган идем мин, Ишук әзи! Анда безнең туганнар бар. Инде аларга куллары җитмәс, дип ышанам.
– Ярар, энем, синең гаиләңне дә ярдәмсез калдырмабыз, инша Аллаһ! Синең бу гамәлең төрмәгә утыртырлык түгел, Исмәгыйль морзалар аша, ничек тә чыгарырга тырышырбыз. Анда чиркәү салырга ярамаганын урыслар үзләре дә аңлаган бит инде, кирәк икән, шаһит итеп аларны да чакыртырбыз.
– Һай, яхшы булыр иде, Ишук әзи! Мин бит анда кирәк! Гаиләмә генә түгел, авылдагы мәкруһларга да! Әле ни булса да, киңәшкә миңа киләләр иде, дин-милләт эшләрен бергәләп киңәшеп алып бара идек!
– Моннан соң да шулай булыр, энем! Моннан соң бу эшләрне бергәләп алып барырбыз. Күреп торасыз, безнең ханнарыбыз да, үз дәүләтебез дә, гаскәребез дә юк, үзебезне-үзебез якларга өйрәнмәсәк, юкка чыгачакбыз. Ә безгә юкка чыгарга ярамый, чөнки без бу җирләрдә ислам нурын саклап торучылар! Милләтебез алга таба исән калырмы, динен-телен, үзен саклап кала алырмы – һәрберебездән тора. Безгә хәзер шушы сынауларны үтәргә, шушы авыр заманнарда аякта калырга кирәк, ыланнар!
Моңа кадәр зарланып яткан төрмә бүлмәсе, Ишмөхәммәт килеп кергәч, бөтенләй үзгәреп китте, сөйләгәннәрдә мәгънә күренә башлады. Әйе, урыс кул астында яшәгән татарларның хәлләре бик авыр, хәтта ки, коточкыч, чөнки инде соңгысына – кешенең иманына ябырылдылар. Татарлар, бу хәлләргә түзә алмыйча, җиңел генә чукынырлар да урыска әйләнерләр, дип уйлаганнардыр. Әмма милләт моңа каршы чыкты, күп корбаннар бирә-бирә, күп газаплар күрә-күрә, иманын һәм динен яклап көрәшергә күтәрелде. Әйе, ханнарсыз, дәүләтсез, гаскәрсез килеш чыкты ул бу тиңсез көрәшкә, әмма ул ачык белә иде: аяк астында туган җире, баш өстендә Раббысы бар. Ул килгән-килмешәк түгел, үз туган җире өчен көрәшә, ул денсез кяфер түгел – Аллаһ юлында иманы өчен көрәшә. Бу тиңсез көрәштә һәр татар – үзе хан, һәр татар – үзе дәүләт, һәр татар Аллаһ гаскәре иде...
Көн кичкә авышты, бөтенләй караңгыланганчы, кемдә нәрсә бар – уртак табын җәеп, капкалап алдылар. Ишмөхәммәт Чистай төрмәсенә бернәрсәсез килеп кергән иде, юлга әзерләнергә ирек бирмәделәр, чөнки аны Чирүле Шонталасында каравыл өе яныннан богаулап алып киттеләр. Әмма төрмәдә электәнрәк ятучыларда азык-төлек бар булып чыкты, бу тирәдәге туганнары китерә икән. Алар Ишмөхәммәткә дә өлеш чыгардылар, башкалар белән дә бүлештеләр. Аннан бергәләп кичке һәм төнге намазларны укыдылар, урыс тоткыннары ул вакытта бер читкәрәк китеп торды, иректәге кебек, татарларга ябырылучы булмады. Хәер, төрмәнең үз тәртипләре, үз кануннары бар, һәм алар кайвакытта иректәгегә караганда гаделрәк иде...
Икенче көнне урыс якшәмбесе иде, керүче-чыгучы, сорау алуга чакыручы булмады. Шуннан файдаланып, төрмәдәгеләр кичәге җитди сөйләшүне дәвам иттеләр. Биредә бер авылдан җиде-сигез кеше утырган төбәкләр дә бар иде, алар тагы шул Болгар якларыннан булып чыкты. Көек авылы мәкруһлары бу төрмәгә хакимияткә каршылык күрсәткәннәре һәм исламга кайтырга өндәгәннәре өчен ябылган икән. Рамазан исемле гаярь бер мишәр бу хакта үзе сөйләргә алынды.
– Мин кичә сезнең барыгызны да зур игътибар белән тыңлап утырдым, – диде ул. – Ай бу сөйләшүләр төрмәдә түгел, иректә булган булса, файдасы күбрәк тияр иде, дип уйладым... Әйе, безнең Ыспас якларында да нәкъ шушы хәл – барлык татарлар да диярлек чиркәү кенәгәләренә керәшен, дип язылган, әмма барысы да диярлек ислам динен тота, әлхәмдүлиллаһ! Әмма соңгы вакытларда хәл бик кискенләште, бугазыбызга басып, чиркәүгә йөрергә мәҗбүр итә башладылар. Халык моңа кадәр, аларны, алдап-йолдап, ике арада йөргән иде, хәзер шартлатып шарт куйдылар – син рәсми рәвештә 
исламнан баш тартырга, урыс диненә кергәнеңә ант бирергә тиеш, аннан беркайчан чыкмаска да ант итәсең... Бөтенесе урысча-татарча кәгазьгә язылган, аны укыгач, чәчләрең үрә тора! Ислам диненнән баш тартканда, Коръәнне ялган китап, дип әйтергә, пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаһу галәйһиссәламне дивана, дип әйтергә кирәк, әстәгъфируллаһ! Ислам динен пычрак дин, дип әйттерәләр. Коточкыч инде, моны әйтергә ничек тел әйләнсен, телең корыр, Аллам сакласын! Халык, әлбәттә, боларны әйтмәде, исламнан баш тармады, урыс диненә ант китермәде. Менә шуннан соң башланды инде, чөнки без ачыктан-ачык үз динебезне тота башладык, ике арада урысны алдап йөрү бетте. Казаннан түбәтәйләр кайтарттык, сандыклардан намазлыкларыбызны чыгардык, икона-такталарын утка яктык... Бу хәбәрләр Болгардагы Ыспас побына да барып ирешкән, ул Биләрдәге өлкән атакаена әләкләгән. Биләр побы, ярдәм сорап, Казанга язган. Һәм быел яз безне бастырырга килделәр, Көек, Яңа Чаллы, Әлморза, Әлки, Мулла Иле, Чуваш Кичүе, Рәҗәп, Каракүл, Көрнәле – бик күп татар авылларын туздырып, урыс арасына сөрергә әзерләнеп килгәннәр. Шулай рәттән кырып баралар икән болар – бер авыл халкын бернисез калдырып төяп озаталар да икенчесенә күчәләр. Безнең авылга быел яз, бәрәңгеләр утыртып йөргәндә бәреп керделәр. Анда мәхшәр инде, Җәнәл җавы купкан күк! Йөзләгән солдат, сотниклар, дисәтникләр, пристав-үрәтникләр, палисае мыжлап тора, тәре күтәргән поплары чабыша, урыс авылларыннан үз пүнәтәйләрен куып китерделәр... Бәрәңгеләр онытылды инде, барыбызны да каравыл өе янына җыйдылар. Дәүләт милке буенча округ палатасы карарын кычкырып укыдылар, толмачлар тәрҗемә иткән булды... Аның нигезендә, без хәзер үк, үз атларыбызга төялеп, йорт-җиребездән бернәрсә алмыйча, Чистайга озатылырга тиеш идек. Солдатлар, өй саен кереп, мал- туарыбызны җыеп йөри башлады, хәтта авыл көтүен куып кайтардылар – йөзләгән сарык, ат һәм сыер, меңләгән тавык, кош-корт, потлап-потлап сары май, тәпән-тәпән бал, Казаннан алып кайткан яңа түбәтәйләребезгә кадәр алып чыгып киттеләр, алар йөз данә иде... Кыскасы, көпә-көндез кычкыртып талау башланды...
– Ә сез... ә сез, ирләр, моны карап тордыгызмы?!
– Юк, бу талау башлануга, һәрберебез үз йортыбызны сакларга ташландык... Безнең кулда казык белән сәнәк кенә, аларда – утлы корал... Һәр йорт өчен сугыш башланды, кан коелды, үлүчеләр дә булды, яраланучылар күп иде. Балалар аналары белән урманга качты, карт-коры анда барып җитә алмады, су буйларында, кыр юлында егылып калды... Безне дә, аяк-кулларыбызга богау салып, каравыл өе янына китереп ташладылар, җиргә тезләндерделәр, башларыбыздан түбәтәйләребезне алып бәрделәр. Ыспастан килгән зур түрә картларны сакалларыннан өстерәп йөртте, яшьрәкләрне типкәләп кыйнады, «Собаки, я ваш Мухамет!» дип акырды. Аннан безне, берәм-берәм яткырып, камчы белән яра башладылар, олы түрә әйтүе буенча, бишмәтләребезне дә салдырып аттылар, аңыбызны җуйганчы кыйнадылар. Аннан утызлап кешене монда китереп ташладылар...
Төрмәдәгеләр тынып калды, чыннан да, Көек авылы татарларының хәле бик авыр иде. Ә бу авылны яхшы хәтерли бит Ишмөхәммәт! Яшь чагында булачак хатыны Гөлзаданы урыс авылыннан урлап кайтканда, шушы Көеккә кереп никах укытканнар иде бит! Авыл халкы, аның имамы аларны үз туганнары кебек каршы алып, дөнья хәтле күчтәнәч-бүләкләр төяп озатып җибәргәннәр иде... Ул авылда теге заманнарда ук Шонталадан күчерелгән татарлар да бар иде әле, барысын да пыран-заран китереп бетергәннәр икән! Әмма бу татарларның бер гаепләре дә юк бит, алар беркемгә дә һөҗүм итмәгән, киресенчә, кораллы солдатлар авылга бәреп кереп, халыкны талаган, мәсхәрәләгән, яралаган! Һәм моны болай гына калдырырга ярамый!
– Алар ягыннан үлүчеләр булмадымы? – дип сорады Ишмөхәммәт.
– Юк, үлүчеләр үк булмады, әмма берничә солдаты сәнәк очы тиеп яраланган, диделәр.
– Анысы яхшы булган, үлсәләр, сезне яклавы кыенрак булыр иде...
– Безне яклап булырмы икән, Ишук әзи?
– Ә сезнең нинди гаебегез бар? Сез аларның авылларына бәреп кердегезме?
Сез аларның йорт-җирләрен таладыгызмы? Сез аларны мәсхәрәләп җиргә тезләндердегезме, урысларны сакалларыннан өстерәп, «Я ваш Христос!» дип типкәләп кыйнадыгызмы?! Моны бит алар эшләде! Закунсыз эшләде! Һәм моны болай гына калдырырга ярамый, энем! Файдасы тисә-тимәсә, бүген үк ак патшага хат язарга кирәк! Алар язганчы, безгә өлгерергә кирәк!
– Шулаен шулай да, әмма закун алар кулында бит, Ишук әзи! Авыл халкы әллә төрек солтанына язып карыйкмы икән, дигән иде, өлгермәдек, менә шушы хәлләр килеп чыкты.
– Анысына да язарбыз, энем, хәзер бөтен дөньясына хәбәр салырга кирәк, чөнки болар безне бөтенләй юк итәргә әзер!
– Бу хәлләрне Казан байлары, Уфа имамнары беләме икән, Ишук әзи? Нигә карап торып милләтне харап иттерәләр икән?
Ишмөхәммәтнең үзе өчен дә бу авыр сорау иде, моңа аның җавабы юк иде. Алай да, ул Казан байларының, Уфа имамнарының милләткә кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләрен белә, әмма аларның үзләрен дә чүпләп кенә торалар. Исламга кайту буенча падишаһка үтенеч-прошениеләр язуны, адвокатлар яллап, Петербургка юллауны да шул татар байлары оештыра инде, авыл халкының аңа көче дә, гыйлеме дә җитми. Басым бөтен милләткә бара – баена-ярлысына, галименә-наданына, саладагысына һәм каладагысына... Аллаһы Тәгалә барыбызны да сыный... Ул шушыларны төрмәдәшләренә дә сөйләде. Тагы төрек солтаны турында сүз кузгаттылар, монысын Казан монастырьларында яткан, Мамадыш якларын әйләнеп кайткан Вәлиәхмәт башлады.
– Казан монастырена Идел буендагы татар авылыннан бер картны богаулап китергәннәр иде. Өч ай бергә яттык шул бабай белән. Бер-беребезне иманда куәтләдек, ярдәм итештек... Менә шул карт әйтә иде, татарлар төрек солтанына кеше җибәргәннәр, безне үз кул астыңа ал, дип сораганнар, дип... Монда урыстан күргән бөтен җәбер-газапларны да сөйләп биргәннәр. Шуннан соң төрек солтаны урыс патшасына сугыш игълан иткән, тиздән аның гаскәре Казанда булачак икән...
– Моннан ун еллар элек булган сугышлар бу, Вәлиәхмәт энем! Ул вакытта Төркия җиңелде шул, монда хәтле килеп җитә алмады...
– Хәлифәт безне, мөселманнарны, якларга тиеш инде, Ишук әзи!
– Шулай, канәтем, шулай, безнең башка сыеныр илебез юк, Төркия, хәлифәт безне якласа гына инде! Патшага прошение язганда, анысын да әйтербез, татарларга монда көн юк икән, теләгән кешене Төркиягә җибәрсеннәр!
– Әйе, мин бүген китәр идем балаларымны алып, ичмасам, чын мөселман тормышын күрерләр иде!
– Һай, дин тотарга аз гына ирек булса, мин беркая да китмәс идем туган 
җирләремне ташлап! Динемә генә тимәсеннәр, авылымнан гына сөрмәсеннәр, гаиләмнән, балаларымнан гына аермасыннар иде!
Шулчак шалтыр-шолтыр итеп тимер ишекне ача башладылар, барысы да шунда төбәлде. Ишектә төрмә каравылчысы күренде, аның бозлы күзләре кемнедер эзли иде.
– Измаил Ефремов, сиңа килгәннәр! – дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән.
Гадәттә, ял көнендә төрмәдә бернинди эш бармый, очрашулар да, чыгып-кереп йөрүләр дә юк, шуңа күрә каравылчының бу сүзләренә бик гаҗәпләнделәр. Аның артында Исмәгыйль морза белән Хәким кияүне күргәч, Ишмөхәммәт барысын да аңлады – Чистай байлары бу төрмә каравылчысын «сатып» алганнар, шуңа күрә ул мондагы тәртипләргә «күз йомган» иде. Ишмөхәммәт ашыгып ишеккә юнәлде, әмма моның төрмәдән бөтенләй котылу түгел икәнен аңлый иде. Аның өчен бер кәгазь кисәге кирәк, ә бүген бөтен түрәләр ял итә. «Бөтенләй китүеңме, Ишук әзи?» дигән төрмәдәшләренә дә ул шуны әйтте һәм ишек ачылганда, тизрәк чыгып калырга ашыкты. Исмәгыйль морза да нәкъ шуны әйтте, «Бүген сине моннан бөтенләй чыгарырга кулыбызда бер дүкәминтебез дә юк, анысын иртәгә алырбыз, шуны әйтергә, хәлеңне белергә килдек», диде. Хәким белән Гөлзада туп-туры аларга килеп кергәннәр, аннан ашарга һәм башка кирәк-яракларны алып, ирләр бирегә юнәлгән.
– Без барысын да беләбез, Ишук әзи! Авылдагы хәлләрне дә беләбез, сөйләделәр... Моңа бер чара күрергә кирәк инде, алары турында син моннан чыккач киңәшербез.
– Әйе, безнең хәлләр әле түзәрлек булган, монда бөтен төрмә татарлар белән шыплап тулган, авылларда коточкыч хәлләр бара икән!
– Вазгыять бик тиз үзгәрә, дөньяның асты-өскә килә ахры, Ишук әзи! Бу фаҗигаләр тагы татар бәгыре аша үтә...
– Моннан чыкканчы, төрмәгә ябылган татарлар исеменнән берничә үтенеч- прошение язарга кирәк иде, Исмәгыйль морза! Аларның имзаларын алып калырга кирәк булыр.
– Бездән нинди ярдәм кирәк?
– Тиз генә кәгазь белән каләм китерсәләр иде, калганын без үзебез карарбыз. Шулай эшләделәр дә – Хәким тиз генә Исмәгыйль морзаларга кайтып
китте, алар монда сөйләшеп торган арада, кирәкле нәрсәләрне алып килеп тә җитте. Вакытны сузмыйча, Ишмөхәммәт төрмә бүлмәсенә әйләнеп кайтты, чөнки бүген тиешле хатларны язып өлгертергә кирәк иде. Беренче башлап ул үзенә алып килгән азык-төлекне бүлмәдәшләренә таратты, урысы-татары өй ризыгын рәхәтләнеп ашады. Аннан соң инде патшаларга хат язарга утырдылар, башта – урысныкына, аннан төрекнекенә язарга булдылар. Беренче хат Көек авылы мәкруһлары исеменнән язылды, алар монда сигез кеше булып, төп җаваплылыкны Рамазан Биккинин үз өстенә алды, аның әйтүе буенча, Ишмөхәммәт язарга тотынды.
«Олуг Галиҗәнап! Рәхимле Падишаһ!
Без, Казан губернасы Спас өязе Көек авылы йомышлы татарлары, сиңа үтенеч хаты язабыз. Без хәзер, сигез кеше, Чистай төрмәсендә ятабыз, башта утызлап идек. Безне хакимияткә каршы гамәлләр кылуда, татарларны исламга кайтырга котыртуда гаеплиләр, моның өчен гомерлеккә Себергә сөрергә мөмкиннәр. Әмма безнең бер гаебебез дә юк, олуг Падишаһ, шуңа күрә синнән безне азат итүеңне һәм ислам динен тотарга рөхсәт бирүеңне сорыйбыз. Безнең ата-бабаларыбыз барысы да мөселманнар иде, мөселман булып яшәделәр, мөселман булып үлделәр. Безгә дә шушы динне әманәт итеп биреп калдырдылар. Без дә мөселман булып яшәргә һәм үләргә телибез. Әмма поплар һәм палисайлар моңа ирек бирмиләр. Үз теләгебездән башка, безне чиркәү кенәгәләренә керәшен дип язалар, шуны сәбәп итеп, чиркәүгә йөрергә мәҗбүр итәләр, урыс динен тотмаган өчен, безне төрмәләргә ябалар. Авылларыбыз туздырылды, татарларны көчләп урыс авылларына күчерәләр, йорт-җиребезне, мал-мөлкәтебезне тартып алдылар, гаиләләребезне аералар, балаларыбызны көчләп чукындыралар. Быел яз Болгардан һәм Биләрдән солдатлар, поплар килеп, безне мәсхәрә иттеләр, йортларыбызга басып кереп, малыбызны таладылар, үзебезне яткырып, канга батырып суктырдылар, сакалларыбыздан өстерәп йөрттеләр, «Собаки, я ваш Мухамет!» дип мыскыл иттеләр. Аннан Чистай төрмәсенә китереп яптылар. Бездән талап алган мал- мөлкәтебезне, хәтта түбәтәйләребезне дә кире бирмәделәр.
Олуг Галиҗәнап! Рәхимле Падишаһ!
Татарларны көчләп урыс арасына күчерүне туктатсыннар иде. Без
урысның телен дә, динен дә белмибез, анда безнең яшәргә йортыбыз, тормыш алып барырга мал-мөлкәтебез юк. Безне анда ачтан үләргә җибәрәләр. Анда китеп харап булганчы, безгә, татарларга, Төркиягә – хәлифәт җиренә китәргә рөхсәт итегез! Без дә Алла бәндәсе бит, безнең дә гомеребез бер генә! Без үз илебездә, үз җиребездә кадерсезлектә яшәргә мәҗбүрбез. Балаларыбыз, нәселебез өчен дә бик борчылабыз, алар бу илдә мөселман-татар булып яши алмаячак. Попларның җәберләве генә җитмәгән, безне хакимият тә эзәрлекли, безгә түли алмаслык салымнар салалар, мал-мөлкәтебезне тартып алалар. Без ике арада калдык – урыс динен белмибез һәм теләмибез, ә татар динен тотарга рөхсәт юк. Дүкәмитләрдә бернинди тәртип юк, беркем үзенең урыс исемен белми, судлар безнең эшләр белән тулган. Халык бу хәлгә озак түзә алмаячак, урыннарда инде баш күтәрүләр башланды, Пугач яуларын искә төшерүчеләр дә бар... Патша Галиҗәнапләре! Без синнән бер генә нәрсә сорыйбыз – татарларга үз диннәрен тотарга рөхсәт бир! Безне чиркәү кенәгәләреннән төшерсеннәр иде. Ислам динен тоткан өчен, безне туган авылларыбыздан кумасыннар, төрмәләргә утыртмасыннар иде! Инде монда дин тотарга рөхсәт юк икән, телүчеләргә Төркиягә, ислам хәлифәтенә күчәргә ирек бир.
Үтенеч хатыбыз җавапсыз калмас, дигән зур өмет белән – Көек авылы халкы исеменнән Рамазан Биккинин. 1838 ел, 30 май».
Язып бетергәч, Ишмөхәммәт хатны кычкырып укып чыкты, Рамазаннан кул куйдырды.
– Моны Исмәгыйль морзалар урыс теленә тәрҗемә итеп, икесен бергә Петербургка җибәрәчәк, – диде ул. – Башкалар өчен үзгә төрлерәкне язарбыз. Биктимер авылында чиркәү җимерү буенча эшне монда да хәл итеп булыр, дип уйлыйм, чөнки урыслар үзләре дә бу хәлләрдән соң анда чиркәү салырга каршы булачаклар. Аның өчен патшага хат язып торырга кирәкми. Йорткүл авылында синең эшне Казанда хәл итәрләр, Вәлиәхмәт, сине барыбер консисториягә үгетләргә җибәреп кайтарырлар, дип уйлыйм. Әмма бу Себер үк булмас, яңадан Мамадыштагы урыс авылы да булмас, инша Аллаһ! Сине яңадан үз авылыңа, һич югы, күршедәге Ташбилгегә кайтару өчен тырышачакбыз.
– Рәхмәт, Ишук әзи, өстемнән тау төшкән кебек булды! Әгәр Биктимергә яки Ташбилгегә кайтармасалар, мин гаиләмне, балаларымны алып, изге 
хәлифәт җирләренә китәргә дә риза! Урыс авылында яки Себердә чергән ише булмас әле барыбер, туган яктан читтә булса да, мөселманнар арасында булыр!
– Ай, мин дә китәр идем, Вәлиәхмәт, сезнең белән! Рәтен генә белмим! Кая язасын, эшне нәрсәдән башлыйсын белмим... Ичмасам, балаларымны булса да коткарыр идем кяфер булудан!
– Без дә китәр идек! Без дә!
Чистай һәм Спас өязеннән ябылган татарлар, үзләренең төрмәдә икәнлекләрен дә онытып, хәлифәт җирләренә китү турында хыяллана башлады. Хәер, адәм баласы иң караңгы урында да яктылык эзли, барыбер яхшыга өметләнә, хыял белән яши шул... Монда да шулай булды, Хозыр-Ильяс кебек төрмәгә Ишмөхәммәтнең килеп керүе, аңа зур байларның ярдәмгә килүе, патшага язган шушы хатлары татарларны дәртләндереп җибәрде. Әйе, бөтен җирдән дә чыгу юлы бар – төрмәдән дә бер чыгасың, авыр хәлдән дә, чир- зәхмәттән дә бер котыласың, бары тик кабердән генә чыгу юлы юк... Шуңа күрә, әле алар исән икән, димәк, өмет бар! Төрмәләре дә вакытлы гына булыр, татарларны баскан бу туфан да бер бетәр, шул вакытта да аякта калырга кирәк, милләтне, иманны саклап калырга кирәк...
Икенче эш итеп төрек солтанына хат яздылар. Әлеге хат тегесеннән шактый нык аерыла иде, ул бисмилла белән башланды, ислам хәлифәтенең газиенә – төрек солтанына иминлек, барча эшләрендә Аллаһның ярдәмен теләделәр.
«Ислам дөньясының Ханы-Солтаны, барча мөселманнарның Хәлифәсе, кыерсытылганнарның ярдәмчесе! Ошбу хатны кяфер урыс кулында газап вә җәза күреп яшәүче мөселман-татарлар яза. Без – моннан мең еллар элек үз ирекләре белән ислам динен кабул иткән төрки-мөселманнарның нәсел дәвамчылары. Туфрак-җирләребез Алтай-Себерләрдән башланып, Идел-Уралда дәвам итә, Каф тауларына кадәр барып җитә иде. Без, болгар- татарлар, бу җирләрдә Болгар-Биләр патшалыкларын, данлыклы Алтын Урда дәүләтен, Казан, Хаҗитархан, Себер, Кырым, Касыйм ханлыкларын тоттык, калалар салдык, китаплар яздык, диндә булдык, гүзәл мәдәният тудырдык. Әмма моннан өч гасырлар элек безнең җирләребезне урыслар басып алды, дәүләтләребезне юк итте, кала-салаларыбызны яндырды, имам- галимнәребезне астырды, меңьеллык әдәбиятыбызны һәм мәдәниятебезне аяк астына салып таптады, халкыбызны кол итте. Илсез-җирсез-хансыз- дәүләтсез калган мөселман-татар халкының соңгы байлыгына – иманына һөҗүм башланды. Халкыбызны гасырлар буе көчләп чукындырдылар, мәҗбүриләп муеннарына тәре тактылар, чиркәү-монастырьларга куып керттеләр, урыс динен алырга теләмәгәннәрне тереләй утларда яндырдылар, бозлы суларга батырып үтерделәр... Мәчетләребезне җимерделәр, изге китапларыбызны утка яктылар, дин әһелләрен юк иттеләр. Татар халкы бу гасырларда тереләй сират күперен кичте, күпме газаплар күрсә дә, иманын саклап кала алды. Кара урманнарда, сазлык араларында, тау куышларында Коръән аятьләре каен тузларына күчереп язылды, күңелгә бикләнде, милләткә изге әманәт итеп тапшырылды. Узган гасыр азагында, Әби патша заманында, аз гына дин иреге килү белән, без тагы мәчетләр төзедек, яшергән китапларыбызны чыгардык, ачыктан-ачык мөселманча яши башладык. Әмма заманнар тагы үзгәрде, безне ислам диненә чыгармас өчен, әби-бабаларыбызның чукындырылган булуын искә төшерделәр. Әмма алар, чиркәү кенәгәләренә керәшен дип язылган булсалар да, беркайчан да үз динебездән чыкмадылар, кача-поса булса да намаз укыдылар, ураза тоттылар, мәҗбүриләп чиркәүгә алып барсалар да, урыс динен тотмадылар, мөселман булып калдылар. Шушы изге динне безгә дә әманәт иттеләр. Без дә шулай яшәдек – кача-поса намаз укыдык, ураза тоттык, мөселманча никах укыттык, балаларга исем куйдык, үлгәч, шәригатьчә күмдек. Әмма без хөкүмәт һәм чиркәү каршында христиан булып саналабыз, шуңа күрә алар безнең мөселманча никахларны танымый, гаиләләребезне зина кылуда гаепләп аера, хатыннарыбызны, бездән тартып алып урысларга кияүгә бирә яки монастырьларга ябып куя. Балаларыбызны да бездән аерып алып, чукындыралар һәм урысларга бирәләр, аларда мөселманлыкны бетереп, христиан итеп тәрбиялиләр. Мөселман ата-ана өчен моннан да зур фаҗига була аламы?! Керәшен булып язылып та, ислам динен тотып яткан мәкруһларны татар авылларыннан урыс арасына күчерәләр, бу эш мәҗбүриләп эшләнә, гомер буе туплаган мал-мөлкәтне, йорт-җирне хөкүмәт үзенә тартып ала. Моңа каршы чыккан ир-атларны төрмәләргә утырталар, гомерлеккә Себергә сөрәләр. Без, менә шундый мәкруһ татарлар, хәзер хөкем көтеп, Чистай төрмәсендә ятабыз, шулай ук Казан, Зөя, Минзәлә, Мамадыш, Лаеш төрмәләре дә мөселманнар белән тулган.
Хөрмәтле вә гыйззәтле олуг Хәлифә!
Дөньядагы барлык мөселманнарның яклаучысы һәм ярдәмчесе! Без дә синнән ярдәм сорыйбыз – безне урыс золымыннан коткар! Аллаһ ризалыгы өчен, дин-ислам хакына шундый зур җәберләр күргән мөселман кардәшләреңә хәлифәтнең капкаларын ач! Безгә бу илдән ислам җиренә күчеп китәргә ярдәм ит, ишек төбеңә килеп басканнарны кире борма! Урыс патшасына да безне яклап үз сүзеңне әйт, чөнки барлык халык та күчеп китә алмас, монда калганнарга да синең ярдәмең кирәк! Мәккә-Мәдинәләрнең сакчысы, бөтен ислам дөньясының яклаучысы булган олуг Хәлифәгә, Төркиянең Ханы-Солтанына иминлек һәм җиңүләр теләп, догада калабыз! Һәм газап чиккән мөселманнарга да ярдәм итүен өмет итәбез. Мәзлүмнәр догасы кабул булыр, инша Аллаһ!»
Ишмөхәммәт хатны кычкырып укып чыкты, барысы да тын алмыйча тыңладылар. Аннан берәм-берәм имзаларын куя башладылар, укый-яза белмәгәне үз тамгасын салды. Хатка башлап Ишмөхәммәт кул куйды, Төркиягә китәргә җыенмаса да, башкалар өчен кайгыртып, җаваплылыкны үз өстенә алды. Йорткүлдән Вәлиәхмәт тә, Көекнекеләр дә имза куйды, Биктимердән Миңнәхмәт беркая да китәргә җыенмавын әйтте. Хатлар тагы берничә нөсхә күчерелде, бу эш көне буена җитте. Хәзер аларны урыс һәм төрек телләренә тәрҗемә итеп, тиешле җирләренә җиткерергә кирәк иде, әлеге эш Исмәгыйль морзаларга калды.
Икенче көнне өйләдән соң Ишмөхәммәтне төрмәдән чыгардылар, әмма аңа карата барыбер җинаять эше ачылган иде, ул хакимияткә каршылык күрсәтүдә гаепләнде. Тик мәхкәмә әле кайчан була, әллә була, әллә юк, шуңа күрә мондый кешеләрне казна ипиен ашатып төрмәдә яткырудан мәгънә аз иде. Ә менә суд карарыннан соң инде – икенче эш, мәхкәмә ничек хәл итсә – шулай булачак. Ә Ишмөхәммәт өчен хәзергесе кадерле, мәкруһлар белән эшләр муеннан, кайсын төрмәдән, кайсын Себердән коткарырга кирәк... Гөләйза эше буенча да авылларда халыктан сорау алулар башланырга мөмкин, ә Ишмөхәммәт аларда катнашырга тиеш. Шуңа күрә ул башы-аягы белән тагы эшкә чумды. Патшаларга язган хатларны Исмәгыйль морзага тапшырды, 
аның аша ияләренә тизрәк барып ирешәчәк иде. Йорткүлдән Вәлиәхмәт һәм Биктимердән Миңнәхмәтнең эше буенча старовер судья белән сөйләшеп чыктылар, монда да Исмәгыйль морза ярдәм итте. Икесенең дә кылган гамәле төрмәдә яткырырлык түгел иде, аларны алдагы көннәрдә мәхкәмә карары белән авылларына кайтарып җибәрергә булдылар. Ә менә Көек авылыннан Рамазан һәм иптәшләренең эше алай тиз генә хәл итәрлек түгел иде, чөнки хакимияткә каршылык күрсәткәннәр, казыклар тотып сугышканнар, кан коелган. Һәм бу эшне мәхкәмә җентекләп карарга тиеш.
Ишмөхәммәтнең Чистайдан кайтышлый яңадан Актауга кереп чыгуы Мәрьямбануны да бик сөендерде. Гадәттә, ул атнакич көнне, җомга алдыннан гына килеп куна иде, бу юлы атна башында ук күренде. Мәрьямбануның Ишук әзие белән сөйләшеп-киңәшеп аласы нәрсәләре бар, аның да иң мөһиме – ире Ычтапан. Юк, ул хатынының энесе өенә җомга намазларына йөрүенә сүз әйтми, әмма соңгы вакытларда әллә нишли башлады, борчылганы сизелә. Мәрьям үзе дә аның өчен борчыла, чөнки өйләнешкәндә, алар икесе дә керәшен динендә иделәр, поп аларны чиркәүдә венчать итте, ә мөселман никахлары юк. Хәзер Мәрьям исламга кайтты, Ычтапан керәшенлегендә калды, шәригать буенча, аларның ир-хатын булып яшәүләре хәрам. Бары тик Ычтапан исламга кайтса һәм аларга мөселманча никах укытсалар гына, бергә яшәүләре дөрес булачак. Әмма моны аңа ничек әйтәсең? Ул шунда ук попка барып әйтергә, аның белән киңәшергә мөмкин, чөнки беркатлырак кеше. Шуңа күрә Мәрьямбану башта Ишмөхәммәт әзие белән киңәшләшеп карарга булды. Аның атна башында ук Актауга килүен ишетүгә, энеләренә китте, эшне ничек бар – шулай сөйләп бирде.
– Киңәшеп дөрес иттең, килен, әле үзем дә бу турыда сүз кузгатырга тора идем, – диде Ишмөхәммәт. – Син хәзер исламда, намаз укыйсың, ә ирең һаман урыс динендә, никахыгыз юк, болай яшәү шәригать күзлегеннән хәрам санала. Ычтапанның да исламга килүе кирәк. Юк икән, аерылырга туры киләчәк...
– Бала бар бит, Ишук әзи, улыбыз... Сергей... Салихҗан...
– Ул да никахсыз туган, килен, мөселманча исем кушылмаган, сөннәткә дә утыртылмагандыр әле?
– Юк инде, кая ул монда!..
– Ә ул бала намазга басты бит инде, димәк, аңа мөселманча исем кушарга, башкаларын да эшләргә кирәк булыр... Син Ычтапан белән башта үзең сөйләшеп кара, килен, аннан мин сөйләшермен. Атнакич көнне кичтән килеп кунарга исәплим, менә шунда алып килерсең монда.
– Ярар, Ишук әзи, мин сөйләшеп карармын, Алла теләсә! Болай икең ике диндә яшәп булмый инде, нидер эшләргә кирәк...
Мәрьямбану икенче көнне үк ире белән бу хакта сөйләшеп карарга булды.
Ычтапан хатынының сүзләрен сагаеп тыңлады, әллә Биләр атакаена сөйләгәннәрне беләме икән, дип шикләнде. Әйе, Ычтапан аңа Актауның керәшен татары Бәчилләр өендә мәкруһларның җыелып җомга намазы укуларын, аларны Шонталадан Ишук дигән татарның котыртып йөрүен әйтте. Хатынының да улларын җитәкләп шунда йөрүен әйтте. Ычтапанның Чистайга хәбәр итүе буенча, аларны бер җомгада тотарга, дип килештеләр. Әмма ул бу хакта башка беркемгә дә әйтмәгән иде бит, нәрсә турында сөйли аның хатыны?!
– Без чиркәүдә чукынып, урыс дине буенча винчәт ителдек, Мария! – диде 
ул. – Мин ике арада йөрмим, әмма син узынып киттең, Биләр побы да шулай диде... Керәшен башың белән намаз укып йөрисең!
– Нинди Биләр побы? Каян белә ул минем... узынып киткәнемне?
Ычтапан артыгын ычкындыруын аңлады, әмма соң иде инде. Ул хатынына барысын да сөйләп бирергә булды.
– Барма син бу җомгада энеләреңә, Мария! Аларны тотачаклар... Чистайдан палисайлар киләчәк, Биләр атакае үзе дә булачак. Барысын да богаулап Чистайга алып китәчәкләр...
– Син нәрсә сөйлисең, Ычтапан?! Син нәрсә сөйлисең?! Каян белсеннәр алар безнең җомга көн Василларда намаз укыганны? Әллә син сөйләдеңме Биләр побына?!
– Әйе, мин сөйләдем, Мария, тәүбә-истигъфар вакытында әйттем... Әмма мин сиңа һәм улыбызга кагылмаска куштым, сезгә тимәсләр...
– Нишләдең син, Ычтапан, нишләдең син... Әле мин икеләнеп тора идем, мөселманча никахыбыз юк, бергә яшәвебез дөресме икән, дип. Дөрес түгел икән! Чиркәүдә чукынып бергә кушылуыбыз хәрам икән! Мин хәзер моны аңладым. Динебез дә төрле, үзебез дә төрле... Улымны алып, энеләремә китәм, без хәзер бергә яши алмыйбыз!
– Тукта, син нәрсә, Мария?! Алар сиңа тимәячәк бит, без бергә калабыз, алар Ишукларны гына алып китәчәк!
– Мин сиңа Мария түгел, ә Мәрьямбану, һәм мин дә Ишук әзиләр, Васил энем, Нәгыймә сеңлем кебек мөселман, әлхәмдүлиллаһ! Ә син безне саттың, шуның белән, тормышыбызга нокта куйдың.
Моңа кадәр бер читтә утырган Салихҗан та сүзгә кушылды, әнисенә килеп сарылды.
– Мин дә әни белән китәм...
Ычтапан куркып, аптырап калды, ул мондый хәлне көтмәгән иде. Олыгайган көнендә, матур гына яшәп ятканда, бала бәхетенә ирешкәндә, нәрсә булды соң бу?! Мария беркайчан да аңа каршы булмады бит, Ычтапан үзе дә аңа ирек бирде, Бәчилләргә барып йөрүен дә тыймады. Менә икең ике якта йөрүнең очы килеп чыкты. Кем гаепле моңа – чиркәүме, мәчеткә әйләнгән Бәчилләр йортымы, шуннан кайтып кермәгән Марияме? Әллә телен тыя алмаган Ычтапан үземе? Аның һич кенә дә чиркәү дип, дин дип хатыныннан һәм улыннан аерыласы килми иде, әмма инде сүз сөйләнгән, эш эшләнгән, артка чигенер урын юк. Беренче хатыны бала таба алмыйча үлеп китте, икенчесе тапкан баласын алып чыгып китеп бара... Юк, Ычтапан моңа түзә алмас, гаиләсен саклап калу өчен, ул инде барысына да риза!
– Нишлик соң, Мария... Мәрьям? Мин Биләр побына сөйләдем бит инде... Әмма мин атнакич көнне Чистайга барып әйтмәсәм, алар бастырырга килмәячәк, чөнки минем хәбәрне көтәләр...
– Ә син барма, барма, бәгърем! – Мәрьямбану ире алдына килеп тезләнде. – Алла хакына сорыйм – барып әйтмә Ишук әзинең килгәнен, Василларда җомга намазын укыганны! Син әйтмәсәң, алар белмәячәк бит!
Ычтапан үзе дә хатыны каршына тезләнде, кулларыннан тотып, аннан кичерү сорады, алар икесе дә елый иде...
– Кичер мине, Мәрьям, шайтан котыртты... телемнән тартты... хәзер генә аңладым нинди яман эш эшләгәнемне! Китмәгез, зинһар, мине ташлап, китә күрмәгез! Улым, син бит минем бердәнберем, нәсел дәвамчым! Син дә китсәң, миннән баш тартсаң, бу дөньяда яшәвемнән ни мәгънә?!

Салихҗан әтисе белән әнисенә карап торды, ул аларның аерылуын күз алдына да китерә алмый иде. Атасы да бик әйбәт кеше, эчкерсез, ярдәмчел, кулыннан килмәгән эше юк. Әнисе Салих өчен фәрештә кебек, изгелекнең үзе... Ничек шуларны яңадан татулаштырырга, ничек бергә калдырырга? Әмма алар икесе ике диндә, димәк, бергә булу өчен, динең дә бер булу кирәк? Бала үз акылы белән шуңа барып җитте һәм моны атасына да әйтте.
– Без әни белән хәзер ислам динендә, әти, – диде ул. – Бергә яшәү өчен, синең дә безнең дингә кайтуың кирәк. Шулай бит, әнием?
Салих атасына Мәрьямбану әйтәсе сүзләрне әйткән иде, һәм хатынның өстеннән тау төшкән кебек булды.
– Әйе, улым, атаңның исламга кайтуы кирәк, югыйсә, безнең гаилә тормышы хәрам... Ишук әзинең безгә мөселманча никах укуы кирәк... Икегезгә дә мөселманча исемнәр кушарга кирәк... Боларның барысын да Ишук әзи килгәч эшли ала...
Ычтапан уйга калды...
– Заманалар бик куркыныч бит, Мәрьям! – диде ул. – Бөтен җирдә мәкруһларны эзәрлеклиләр, төрмәләргә ябалар, Себергә сөрәләр... Безгә дә шул хәл килергә мөмкин! Әле монда шыпырт кына яшәп ята идек, чиркәвенә дә барсак бара идек, бармасак – юк. Безнең исламга кайтканны беләчәкләр бит авылда! Ул чагында нишләрбез?
– Ишук әзи әйтте – бу авыр вакытлар үтеп китәр, ислам заманы җитәчәк, дин иреге киләчәк, диде! Чистай-Ыспас өязләрендә йөзләгән татар авылы баш күтәргән, керәшен татарлары исламга кайту өчен үзләрен аямый көрәшәләр, иман өчен хәтта үлемгә баралар, диде! Бөтенебезне дә утыртып бетерә алмаслар, безгә бүген аякта калырга, иманны, милләтне саклап калырга кирәк, диде! Бу изге эш барыбыздан да тора, диде!
– Анысы шулаен шулай инде ул... Татарның гомер бакый үз дине булган, безнең әби-бабаларыбыз мөселман булган бит! Иманны бирмәс өчен, утларда янып, суларда батып үлгәннәр... Үзем дә төшләремдә шуларны күрәм, дога көтеп яталар булыр, мескеннәрем... Ә мин һаман чиркәү юлын таптыйм... Ичмасам, бер дога да белмим...
– Мин беләм, әти! Мин кылам аларга дога! Намаз саен укыйм... Сине дә исламга кайтсын, дип дога кылам.
– Ишук әзи әйтә – соңгы сулышыңа кадәр тәүбә ишекләре ябылмый, ди. Тәүбәгә беркайчан да соң түгел.
Шулай килештеләр – җомга намазы алдыннан Василларда аталы-уллы икесенә дә мөселманча исем куштырырга, ир белән хатынга шәригатьчә никах укытырга. Мәрьямбану бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә энеләренә ашыкты, анда бераз әзерләнергә, Нәгыймәгә ярдәм итәргә дә кирәк иде. Атнакич көнне кичтән Ишмөхәммәт тә Актауга килеп җитте, ул үзе белән хатыны Гөлзаданы, улы Бикмөхәммәтне һәм оныгы Габделвахитны да алган иде. Өй эче тагы балалар тавышы белән тулды, олылар үз сүзләрен сөйләшеп туя алмадылар. Мәрьямбану Ишмөхәммәткә тизрәк үзенең шатлыгын җиткерде – ире исламга кайтырга да, никахка да риза иде, хәтта татарча яңа исем дә сайлап куйды – Сәгыйдулла! Иртәгә җомга намазы алдыннан шушы эшләрне башкарып чыгарга уйлыйлар, Алла теләсә!
– Сәгыйдулла үз теләге белән шушы адымга барамы соң, килен, әллә гаиләсен югалтасы килмәгәнгә генәме?
– Иман йомшаграк әле, Ишук әзи, гомер буе башка диндә булган кеше бит 
ул! Әмма әби-бабайлары мөселман булган, җаны тартмаса да, каны тарта аның исламга... Бергәләп ярдәм итәрбез, инша Аллаһ!
Икенче көнне җомга намазына хәтле Василларда табын корылды, барысы да бәйрәмчә киенде, өйләр бизәлде, бүләк-күчтәнәчләр әзерләнде. Мәрьямбану белән Сәгыйдулла да бәйрәмчә киенеп килеп керделәр, уллары Салих инде күптән биредә иде. Башта Ишмөхәммәт аларның икесенә дә, колакларына азан әйтеп, мөселман исемнәре кушты. Аннан аталы-уллы икесе дә шәһәдәт кәлимәсен әйттеләр, Аллаһның берлегенә, Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәламнең расүллегенә гуаһлык бирделәр – ант иттеләр. Аннан соң никах йоласы башланды, Ишмөхәммәт аны да җиренә җиткереп үтәде, Коръән укып, Сәгыйдулла белән Мәрьямбануны Аллаһы Тәгалә каршында ир белән хатын дип игълан итте, бу никах күкләрдә дә язылып куелды... Барысы да кул күтәреп дога кылдылар, бүләк-күчтәнәчләрен тапшырдылар. Табын янында чәйләп алганнан соң, бергәләп җомга намазын укыдылар, азанны Салихҗан әйтте, намазда ата белән ул янәшә бастылар... Намазлы бу йорт, Аллаһ каршында тезләнгән бу кешеләр бүген дөньяда иң бәхетле, иң изге кешеләр иде... Шушы көннән башлап Сәгыйдулла түбәтәен салмады, ник болай йөрисең, сал татар кәпәчен, дигән кешеләргә, татарның түбәтәе башы белән генә салына, дип җавап бирә башлады...
...Ә Биләр побы бик озак көтте Чистайдан хәбәр килүен, әмма ул хәбәр килмәде. Сәгыйдулла Актауда җомга намазы укулары турында Чистайга барып әйтмәде, шул сәбәпле, мөселманнарны бастырырга әзерләнгән полиция дә, поплар да юлга чыкмады. Бу да Аллаһның бер рәхмәте һәм хикмәте иде... Аллаһ теләсә, бөтен дөньяның иң көчле гаскәрләре дә бер мөселманны җиңә алмый иде... Аллаһка чын күңеленнән ышанган ихлас мөселманны бернинди дөньяви кануннар һәм патшалар да буйсындыра алмый, ахыр чиктә барыбер ул җиңүче булып калачак иде!
Чистай һәм Спас өязләрендәге халык күтәрелүен дә бернинди көчләр бастыра алмады – халык дулкын булып, дәрья булып исламга кайтты... Шатлыгыннан елый-елый, бәхетеннән көлә-көлә, утларда яна-яна, суларда бата-бата, сөргеннәргә сөрелә-сөрелә, шушы юлда корбаннар бирә-бирә, иман сакланып калды. Күпсанлы корбаннар арасында Ишмөхәммәтнең үз нәселе – кызы Гөләйза һәм оныклары да бар иде... 1827-1864 елларда гына да Чистай һәм Спас өязләрендә өч меңнән артык татар, сугышып һәм көрәшеп, ачыктан-ачык ислам динен тота башлады. Ә иман өчен, рәсми рәвештә исламга кайту өчен көрәш әле 1905 елларга кадәр дәвам итәчәк иде...
 

 

Тәмам.

 

"КУ" 8, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: