Фәүзия Бәйрәмова

  • 25 сентябрь 2021 - 11:00
    Татар галименең аянычлы язмышы... (ахыры)
    Бу хезмәтемне кемнәрнедер гаепләү яки фаш итү өчен язмыйм, максатым бөтенләй башка – хаксызга рәнҗетелгән бер татар кешесенең исемен аклау, яңадан милләткә кайтару.
    292
    0
    0
  • 24 сентябрь 2021 - 11:00
    Татар галименең аянычлы язмышы... (дәвамы)
    ...1983 елны чыккан китап та бик саллы, затлы, күләмле, тиражы зур, ул халык көтеп алган кадерле китап иде... Һәркем аны үзендә булдырырга тырышты, өстәл китабы итте, ул минем үземдә дә бар. Әмма беренче булып бу эшне башлаган һәм башкарып чыккан Җәвад Алмаз читтә калды... 
    225
    0
    0
  • 23 сентябрь 2021 - 17:00
    Татар галименең аянычлы язмышы... (дәвамы)
    Җәвад Алмазның төп максаты – дөньяга татарның мең еллык язма әдәбиятын күрсәтү, милләтнең югары мәдәниятле әсәр тудырырга сәләтле булуын ассызыклау, бу югары традицияләрнең бүген дә дәвам итүен исбатлау. Һәм ул моны иң югары дәрәҗәдә башкарып чыга!
    228
    0
    0
  • 22 сентябрь 2021 - 15:00
    Татар галименең аянычлы язмышы...
    Кем ул Җәвад Алмаз? Бүген аны белүчеләр бик аз инде, югыйсә ул бит милләткә «Кыйссаи Йосыф»ны, «Җөмҗөмә солтан» дастанын кире кайтарган, беренчеләрдән булып, Габделҗәббар Кандалый, Газизә Сәмитова китапларын төзеп-әзерләп чыгарган, скифларның төрки телле булулары турында рус телендә тиңсез хезмәт язып калдырган, Казан университетында студентларга борынгы урта гасырлар, татар теле һәм әдәбиятын, гарәп телен укыткан, ана теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, үзбәк, казакъ, рус, алман һәм француз телләрен яхшы белгән, борынгы кулъязмалар буенча сирәк белгеч, ачылмаган шагыйрь, олуг галим иде!
    153
    0
    0
  • 28 август 2021 - 09:00
    Һиҗрәт. Соңгы сәфәр
    Аубаткан авылыннан яшь кенә хатын, баласын күкрәгенә кысып, үкереп елый иде... Ә баласы, дүрт-биш яшьләрдәге малай, камыр кебек анасының кулына салынып төшкән, йөзендә җан әсәре юк, хәтта сулыш алганы да сизелми... Алар янына Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа шуышып диярлек килделәр, хатынның кулыннан авыру баланы алдылар, ә ул инде суынып беткән иде... – Үлгән, балакай...
    3373
    3
    13
  • 27 август 2021 - 09:00
    Һиҗрәт. Одессада кораб көтү
    Юлга чыгар алдыннан, Хөснибикә авырып киткән иде... Хаҗиханәнең үз хастаханәсе бар иде, аннан табиб килеп, Хөснибикәне карады һәм кичекмәстән больницага салырга кирәклеген әйтте. Ул чагында Салихның да, Хөснибикәнең дә һиҗрәте өзеләчәк иде...
    2453
    0
    2
  • 26 август 2021 - 09:00
    Һиҗрәт. Һиҗрәт шәһите. Киттеләр
    Һиҗрәт эшелоны Урал таулары аша үткәндә, Хөснибикәләр вагонында баручы олы яшьтәге Кумыслы хатынының авырып киткәне билгеле булды. Аның авырганлыгын Таһирә апа ачыклады, чөнки ул һәр көн иртә-кич хатын-кыз вагоннарын йөреп чыга, берәрсе аз гына авырый башласа да, аны карый, үләннәре белән дәвалый, аякка бастыра иде. Ә менә Кумыслы хатыны Мәрфуга белән әллә нәрсә булды, дарулар да ярдәм итмәде, күзгә күренеп сүнде, хәле начарайганнан-начарая барды...
    1827
    0
    2
  • 25 август 2021 - 09:00
    Һиҗрәт. Һиҗрәт эшелоны
    Хөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып, Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдады-аһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул, ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый, өнсез калып, бер почмакта утыра...
    2214
    0
    1
  • 24 август 2021 - 13:00
    Һиҗрәт. "Бәхил булыгыз, туганнар!". Һиҗрәт кәрваны
    Барысын да сискәндереп, йөрәкләрне ярып, кышкы көнне урталай телеп, бер сәер аваз яңгырады. Ул кеше елавын да, бүре улавын да хәтерләтә иде, бу тавыштан тәннәр чымырдый, каннар өши, тыннар буыла иде... Бу дәһшәтле һәм шул ук вакытта гаять кызганыч, әрнүле тавыштан атлар барган җирләреннән шып итеп туктап калды, Тара йөкчеләре эшне аңлап алып, ау мылтыкларына ябыштылар – аларны арттан бүре куа килә иде...
    2328
    0
    3
  • 23 август 2021 - 09:00
    Һиҗрәт. Татарларны төрмәдән коткару. Олы сәфәр алдыннан
    Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә елыйлар иде... И, бәхетсез милләт, үз дәүләтең булса, син шулай каңгырып дөнья буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме?
    1507
    0
    1
  • 22 август 2021 - 09:00
    Һиҗрәт. Туганнар белән соңгы табын
    Хөснибикә кечкенәдән әтисенең иң яраткан кызы булып үсте, бәлки, моңа баланың телсез-чукрак булуы, шуның белән башкалардан аерылып торуы сәбәпче булгандыр. Әнисе дә аны үлгәнче кулларыннан төшермәде, авырлы чакта да Хөснибикәсен җаныннан артык күреп яратты, бар күңел җылысын, бар мәхәббәтен аңа бирде...
    2739
    0
    5
  • 21 август 2021 - 13:00
    Һиҗрәт. Аккош каргышы. Габдрәшит хаҗи янында
    Өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте... Бу фаҗига моннан ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар – анасыз, Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды... Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул...
    3467
    0
    1
  • 20 август 2021 - 09:00
    Һиҗрәт. "Чират безгә дә килеп җитте..."
    Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар – Себер мөһаҗирләре, урман-дала татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның яртысы юлда үлеп бетәчәк!
    1618
    0
    1
  • 19 август 2021 - 13:00
    Һиҗрәт. "Йә – китәбез, йә – үләбез!"
    Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә ... иң борчыганы – тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме – ата кешенең йөрәген менә шул уйлар да телгәли...
    2488
    1
    6
  • 26 март 2021 - 11:00
    «Ана» – документаль әсәр
    Бу урында әдәбият галиме белән тулысынча килешергә дә булыр иде, әмма бер искәрмә бар – «Ана» әсәре әдәби роман түгел, ә документаль хезмәт.
    405
    0
    1
Реклама