Логотип Казан Утлары
Роман

Ана (романның дәвамы)

Сүземнең бераз файдасы тиде, ахрысы, без Кыргызстаннан кайтып киткәч, интернетта хәбәр булды – Караколда Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилеен уздырганнар бит!

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Нәгыймә апа эзләреннән – Караколда...

 

Менә без, Нәгыймә апа эзләре буйлап, Каракол шәһәренә килеп чыктык...

Юлыбыз көне буе диярлек дәвам итте, 400 чакрымга сузылган карлы Тянь-Шань таулары арасыннан, 200 чакрым озынлыктагы Ыссык-Күл буйларыннан без төнгә таба гына Караколга килеп җиттек. Без, дигәнем Казаннан килгән язучыларФәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдулла,

Бишкәктән – тарих фәннәре кандидаты Әнисә Бикбулатова һәм Нәгыймә апаның оныгы Әсән Әхмәтов. Һәм без икенче көнне иртүк сәфәребезне Нәгыймә Айтматова исемендәге урамнан башладык. Бу урам моңа кадәр Парковая исемен йөрткән, 2008 елның 9 июнендә, Каракол шәһәр киңәше (советы) карары нигезендә, аңа Нәгыймә Айтматова исеме бирелгән. Тарихи документлардан күренгәнчә, бу урамның почмагында заманында Хәмзә байның ике катлы йорты торган, Нәгыймә анда тумаса да, 5 яшеннән шунда яшәгән, аннан йортны советлар тартып алган.

«23.06.1928 проводится мунипализация домовладения по улице Октябрьская-Крупская Парковая (по воле судьбы теперь эта улица носит имя Нагимы Айтматовой»61 – дип яза бу хакта озак еллар Каракол-Бишкәк архивларында Габделвәлиевләр тарихын өйрәнгән Ринат Габделвәлиев. Һәм ул китабына шул елларның кырыс документын да урнаштырган, анда мыскыллы рәвештә, «...Срочно сообщить в Наркомат КАССР и ГУКХ при НКВД РСФСР,  что домовладение Абдул-Валиева Хамзы, находящегося  в гор. Каракол на углу улиц Крупской и Октябрьской и занимаемой в настоящее время под школу им. Ломоносова, было фактически изъято в революционном порядке до августа 1921 года и случайно не было помещено в список домов, представленных к муниципализации.»62 Хәмзә байның йорты кулдан кулга китә, тәмам ташландык хәлгә килгәч, 1988 елда аны сүтеп ташлыйлар һәм урынына Ленин исемендәге таш мәктәп салып куялар, ул хәзер дә эшли...

Караколда Хәмзә байның йортлары калмаган инде, базардагы сәүдә рәтләрендә генә аныкы дип уйлаган таш келәтләр сакланган, без аларны да барып карадык. Шулай ук Караколның үзәгендә татар байларыннан калган шактый йортлар бар, аларның диварларына истәлек такталар кадакланмаса да, бу ике катлы купшы йортларның теге заманнардан калганлыгын беркем инкарь итми. Караколда шулай ук Нәгыймә Габделвәлиева укыган рус- кызлар гимназиясе бинасы да сакланган, хәзер анда күптөрле оешмалар утыра. Әйткәнемчә, биредә Хәмзә бай һәм Нәгыймә апа белән бәйле әллә ни калмаса да, шәһәр үзе бар, урамнар шул ук, ул заманнардан калган татарларның нәселе дә яшәп ята Караколда. Алдагы бүлекләрдә без шәһәрнең тарихын язган идек инде, хәзер аңа кире кайтып тормыйбыз, Караколның бүгенге хәленә күчәбез.

 

Хәзер Караколда 64 мең кеше яши, шуның меңнән артыгы – татарлар, ә Ыссык-Күл өлкәсе буенча татарларның саны ун мең тирәсе. Бүгенге көндә Караколда иң күбе кыргызлар, аннан соң – руслар (ун мең чамасы), алар артыннан уйгырлар, үзбәкләр килә, татарлар сан ягыннан бишенче урында. Әмма соңгы вакытларда кытай дүнгәннәре алга чыгып килә, диделәр, алар

- Ислам дине кабул иткән кытайлар. Шуңа күрә монда мәчетләр дә ике – татар-нугай мәчете һәм дүнгән мәчете. Татар мәчетенең тарихын алдагы бүлекләрдә язган идек инде, кабатлап тормыйк, аны 1883-1887 елларда Хәмзә байлар һәм башка иманлы милләттәшләребез төзегәнлеген генә тагы бер тапкыр исегезгә төшерәсе килә.

 

 

 

 

Без бу мәчеттә дә булдык, намазларыбызны укыдык, шушы туфракларда бездән дога өмет итеп яткан милләттәшләребез – дин кардәшләребез рухына дога кылдык, сәдакаларыбызны бирдек. Ике катлы бу агач мәчет тыштан да, эчтән дә бик мәһабәт, мәгърур, җанга рәхәт... Анда элек бик зур китапханә булган, совет заманында ул китапларны юкка чыгарганнар. Хәер, кешеләрне кызганмаган заманда, биналар белән кем хисаплашып торсын инде?

«Мечеть проработала и услаждала души верующих мусульман до 8 мая 1935 года,дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. – На заседании городского Совета Киргизской АССР, Постановлением от 8 мая 1935 года за №14, власти решили передать татарскую Мечеть под звуковое кино. Когда сносили Минарет, Купол и золотой Полумесяц, народ плакал. А добро увезли в неизвестном направлении. Куда оно исчезло, не знает никто.»

1991 елдан башлап, татарлар бу мәчетне яңадан үзләренә кире кайтару артыннан йөри башлый һәм теләкләренә ирешәләр. Татар мәчетен яңадан үз хәленә кайтару өчен Анарбай хаҗи, милләттәшләребез Абдулла Латфуллин, Рәшит Насыйбуллин, Рәфгать Габделвәлиев, Хәким Каипов, Шамил Ишмөхәммәтов, Илдар Абдуллин, Афәрин Хисаметдинов, Рудик Байбуров, Арслан Мусин, Мөхәммәт Мөхәммәтҗанов күп көч куя, дип искә алалар Караколның бүгенге хәйрияче татарларын.

Шушы ук татарлар 2010-2012 елда мәчеттә 250 кешелек өстәмә зал ачканнар, китапханә эшли башлаган, гөмбәзне ясап куйганнар, ә менә манара юк әле. Шулай ук шәһәр киңәше депутаты, эшмәкәр милләттәшебез Фәрхәт Мәхмүтов мәчет янындагы бинаны сатып алып, аны мәдрәсә итеп биргән. Әйтүләре буенча, анда элек тә мәдрәсә булган, Нәгыймә дә шунда дини белем алган булырга тиеш, хәзер бу бинада хатын-кызлар намаз укый һәм гыйлем ала. Татар мәчетенең мөтәвәллият рәисе булып, 1998 елдан бирле милләттәшебез Рәшит Насыйбуллин эшли, кассир булып сугыш ветераны Рәфгать абый Габделвәлиев тора, ә имамнар – кыргыз милләтеннән.

Караколда татарлар әллә ни күп булмаса да, алар, теге заманнардагы кебек, тырышлыклары белән аерылып торалар. Һәм шунысын тагы ассызыклыйсым килә: болар – биредә Хәмзә байлар заманыннан калган татарларның нәселе, ни гаҗәп, күбесенең әби-бабалары Кукмара якларыннан булып чыкты. Без бу татарларның кайберләре белән аларның

«Татулык» дип аталган оешмаларында очраштык, бирегә килүебезнең сәбәпләрен аңлаттык. Бу оешма инде 1992 елда ук эшли башлаган, ә юридик яктан моннан ун ел элек теркәлгән, ул Кыргызстан татарларының «Туган тел» республика оешмасына карый. Каракол татарлары өчен дә рухи яктан төп урында тел, дин, мәдәният мәсьәләләре тора, ә матди якны алар үзләре тәэмин итә, хөкүмәт кулына карап тормый. «Татулык» татар оешмасы 2006 елдан бирле Караколда Сабантуй үткәрә, борынгы мәчетне тотуны тулысынча үз кулына алган, зиратларны карап тора. «Әби-бабайлар безгә зират һәм мәчет калдырдылар», дип сөенә алар. «Татулык» оешмасы белән милләттәшебез Рәшит Насыйбуллин идарә итә, аның әби-бабалары 12 бала белән бирегә Кукмара якларыннан качып килгән. Димәк, бу татарлар Татарстандагы репрессияләрдән, төрмәләрдән бирегә Кыргызстанга үзләренең таныш-белешләре, туганнары янына качып исән калганнар? Һәм алар шактый. Әмма бу тема хәзергә беркем тарафыннан да махсус өйрәнелмәгән. 

«Татулык» оешмасында уздырылган очрашуда без тарихыбызны барлау һәм саклау мәсьәләләрен күтәрдек, шәһәр музеенда татар тарихына багышланган бүлмә булдырырга кирәклеген әйттек, Нәгыймә Айтматованың 110 еллыгын музей белән бергәләп уздырырга тәкъдим иттек. 2012 елда Караколда, Россия илчелеге ярдәмендә, «Татулык» оешмасы татарларның бу төбәк үсешенә керткән өлеше турында фәнни-практик конференция дә уздырган. Бу конференциядә Каракол татарларының тарихына да, татар байларының, сәүдәгәр-купецларының, шул исәптән, Хәмзә Габделвәлиевнең дә, Каракол каласы үсешенә керткән өлешләре һәм бүгенге көндә алып барган эшчәнлекләре турында шактый тулы мәгълүмат бирелгән. Мондый тарихи-фәнни юнәлештәге эзләнүләрне алга таба да, системалы рәвештә алып барырга кирәк, дигән уртак фикергә киленде. Әйтик, алдагы фәнни-практик конференцияләр татарларның бу төбәктәге тарихына, шул ук Хәмзә Габделвәлиевләр чорына, Нәгыймә апа Айтматовага багышлап та үткәрелә ала. Шулай ук Каракол татарларының интернетта үз сайтларын ачып, анда милләттәшләребез турында тарихи язмалар урнаштыру, шәһәрдә татарларның үз музейларын булдыру, бу максаттан татарларда булган рухи байлыкны туплый башлау турында да сөйләшенде.

Очрашуга килгән татарлар арасында Габделвәлиев фамилиясендәгеләр дә бар иде. Әйтик, 1927 елны биредә туган Рәфгать абый, аңа артык күп уку эләкмәгән, сугышта катнашкан, аннан кайткач, шофёр булып эшләгән. Өч улы һәм оныклары бар, үзе мәчет эшләре белән мәшгуль. Аның әти-әниләре Караколга инде XIX гасыр азакларында Кукмара якларыннан килгәннәр. Әтисе – Зыяутдин, әнисе – Газизә исемле, бабасы – Сәләхетдин. Тышкы кыяфәте белән дә Рәфгать абый башкалардан шактый аерылып тора – олы яшьтә булуына карамастан, озын, төз гәүдә, аксыл, зыялы йөз, туры борын, зәңгәр күзләр... Кай ягы беләндер Нәгыймә апага да охшаган кебек... Әмма бүгенге Габделвәлиевләр теге замандагы Габделвәлиевләр турында берни дә белмиләр, ләкин нәсел уртаклыгы әллә кайдан күренеп тора... Рәфгать абый Габделвәлиев турында «Бик гадел һәм саф күңелле кеше», диләр. Ә ул үзенең төп максаты итеп Татар мәчетен сафка бастыруны күрә.

Шунысы сөенечле, Караколда татарлар бүген дә яхшы хисапта йөри, алар гаять тырыш, булдыклы, тәртипле һәм тугры-гадел, шул ук вакытта иманлы һәм мәдәни халык. Мин шунысына да игътибар иттем – Кукмара татарлары белән килгән эшмәкәрлек гадәтләре, һөнәрчелек традицияләре бүген дә бар, кан, нәсел үзенекен итә икән! Караколның бүгенге татар байлары төрле юнәлешләрдә эш йөртәләр, алар балык, ит, умартачылык, су-соклар җитештерү сәүдәсен үз кулларында тоталар. Шундый булдыклы эшмәкәрләрдән Мәрхәбә Шәфигуллина, Фәрхәт Мәхмүтов, Әсгать Галиев, Рәшит Насыйбуллин һәм аның улларын әйтергә була. Бу татарлар, бүген шәһәрнең меңнән артык кешесенә эш биреп, бөтен өлкә халкын ашлы итәләр... Без аларның эш урыннарында да булдык, милләттәшләребезнең буш урында эш башлап, зур тырышлыклар куеп, шул дәрәҗәләргә ирешүләренә чын күңелдән сөендек! Юкка гынамы «Татулык» татар оешмасының мөһеренә бал корты сурәте төшерелгән – бу бит татарларның бал корты кебек армый-талмый эшләүләрен күрсәтә!

Менә милләттәшебез, «Татулык» оешмасы әгъзасы Әсгать Галиевнең умартачылык дөньясы, аны бал кортлары буенча академик, дисәң дә ярый. Аның да нәсел башы Кукмара якларыннан. Янып торган зәңгәр күзле бу милләттәшебез Ыссык-Күл өлкәсенең бөтен умартачыларын берләштереп, үзенең берләшмәсен төзегән, анда 600 кеше әгъза булып тора. Аларның умарталары җәйләрен Тянь-Шань тау итәкләрендә, Ыссык-Күл буйларында була, шуңа күрә, баллары бик сыйфатлы, аны хәтта Германия, Англия кебек илләрдән дә соратып алалар, Казакъстан белән Россияне әйткән  дә юк! Әсгать бу эштә бөтен нәселе, балалары белән көч куя, аларның үз кибетләре, интернетта үз сайтлары да бар.

Яки менә Мәрхәбә ханым Шәфигуллина бөтен Кыргызстанга данлыклы «Атлантида» фирмасының генераль директоры. Аның да нәсел башы безнең яклардан, ул үзе Караколда туган, техникум, институт тәмамлаган, эшмәкәрлек эшен базарда балык сатудан башлаган. Хәзер исә балык, ит, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һәм сату буенча өлкәдә иң алгы урында тора, ярты Кыргызстанны ризык белән тәэмин итә. Мәрхәбә ханым «Татулык» оешмасының да актив әгъзасы, улы Фәрхәт белән татарлар уздырган күп кенә милли һәм дини чараларга акчалата ярдәм итә. Аның улы Фәрхәт Мәхмүтов – шәһәр депутаты, белеме буенча юрист, әнисе белән бергә күп кенә бизнес-проектларны тормышка ашыручы,

«Ильфат» компаниясен җитәкли. Әйткәнемчә, мәчеткә мәдрәсә бинасын сатып алып бүләк итүче дә, аны тотучы да шушы милләттәшебез! Аларның әле Караколда гектарларга сузылган җиләк-җимеш бакчасы да бар, инде алма-грушаларны киптереп, эшкәртү цехы да ачканнар. «Хәмзә байның алма бакчасы хәленә генә калмасыннар иде», дип уйладым, чөнки «кызыл кыргын» аның өйләрен генә түгел, шушы соңгы бакчасын да тартып алган бит...

«Татулык» оешмасы җитәкчесе Рәшит әфәнде Насыйбуллин да балалары белән үз эш-бизнесын булдырган – «Салават» фирмасы аша алар шәһәр халкын чиста су, сок һәм лимонадлар белән тәэмин итәләр, шулай ук техник хезмәт күрсәтү салоннары да бар. Габделвәлиевләр дә шушы фирмада эшли, мондагы татарлар үзара туганлашып, кушылып беткән, аларга шулай җиңелрәктер, мөгаен. Бу урында Караколда бик танылган тагы берничә милләттәшебезне әйтеп үтәсем килә, алар – гомер буе мәгариф өлкәсендә эшләгән, заманында шәһәр мәгариф бүлеген җитәкләгән, данлыклы педагоглар династиясеннән булган Шамил Ишмөхәммәтов һәм өлкәдә автомәктәпне җитәкләгән, Каракол белән Бишкәк арасында пассажирлар ташу буенча беренче шәхси предприятиеләр төзегән һәм җитәкләгән Камил Гыйззәтуллин, алар икесе дә «Татулык» оешмасына нигез салучылар һәм аның иң актив әгъзалары. Шулай ук Каракол тирәсендәге авыллардаТамга, Тюп, Челпәк һәм башка авылларда, Ыссык-Күл буендагы шифаханәләрдә, ял йортларында, тау чаңгысы-спорт комплексларында да шактый татарлар эшләвен әйттеләр.

Шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музееннан да без татар эзләрен эзләдек, әмма таба алмадык... Биредә бронза чорыннан алып, бүгенге көнгә хәтле бөтен нәрсә бар – Ыссык-Күл төбеннән табылган меңәр еллык шәһәрләрнең байлыгы да, скиф казаннары, һун-сармат сугыш кораллары да, кыргызларның тирмәләре, киенү-ясану әйберләре дә, тик бу шәһәрне төзегән, аңа бар мал-мөлкәтен биргән, корбан булган татарлар турында гына берни юк... Хәер, бер караңгы почмакка ике татар курчагы бастырып куйганнар икән, аны Рәшит Насыйбуллин китереп биргән, Татар мәчетенең бер фотосы тора... Югыйсә татар байларының затлы өйләрен, өс-баш киемнәрен, энҗе-мәрҗәннәрен һәм китапларын да күрсәтергә була иде бит! Инде Нәгыймә апа турында әйтеп тә тормыйм, ул бит биредә туган, үскән, укыган, кияүгә чыккан, ире белән шушында эшләгән! Аның үзенә аерым бер зал эшләргә кирәк иде! Мин бу хакта музей хезмәткәрләренә дә әйттем, Нәгыймә апаның 110 еллык юбилее икәнлеген ассызыклап, берәр кичә булса да уздырырга тәкъдим иттем. XX гасыр башында Караколны тоткан 102 купецның 78е татар милләтеннән булуын да исләренә төшерергә туры килде. Шулай ук «Татулык» оешмасы җитәкчесе Рәшит Насыйбуллинга да музей белән яхшырак эшләргә, татарның иң матур әйберләрен монда китереп куярга, татарлар өчен биредә аерым бүлмә-зал оештырырга кирәклеген киңәш иттем.

Сүземнең бераз файдасы тиде, ахрысы, без Кыргызстаннан кайтып киткәч, интернетта хәбәр булдыКараколда Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилеен уздырганнар бит! Татар Анасын искә алганнар! Димәк, хәрәкәт бар, нәтиҗә күренә дигән сүз! Бу очрашуны «Татулык» оешмасы уздырган, анда шәһәрнең билгеле шәхесләре катнашкан, киләчәктә Караколда Айтматовлар гаиләсенең аерым музеен ачу турында да сүз булган! Бу хәбәр Казанда, Татар конгрессы сайтына куелган иде, мин аны, тарих өчен, бу китабыма да кертергә булдым:

«В честь матери народного писателя в г.Каракол ОО «Татулык» провели конференцию, посвящённую 110 летию со дня рождения Матери выдающегося народного писателя, государственного и общественного деятеля Ч.Т.Айтматова Нагимы Хамзеевны Айтматовой. На конференции приняли участие и выступили представители общественных объединений, заместитель представителя правительства КР в Иссык-Кульской области Р.Н.Болбуркеева, профессор Иссык-Кульского госуниверситета им. К.Тыныстанова С.Б.Бегалиев, представитель ГАМСУМО при правительстве КР по межэтническим делам А.Майрыков, ответственный секретарь общественного фонда «Интымак Ордо Кому» Д.К.Касымалиев, работники Иссык-Кульского областного архива, краеведческого музея. Участники конференции приняли обращение к государственным органам с просьбой назвать одну из улиц в г.Каракол именем Ч.Т.Айтматова, установить его бюст и мемориальную доску  на доме отца Нагимы-ханум Х.Абдулвалиева, открыть музей семьи Ч.Т.Айтматова.

Халим Шакиров, Кыргызстан»

... Без Караколдан кайтыр юлга кузгалдык...

Биредә табигать бик тиз үзгәрүчән икән – без барында да әле дулап- дулап кар яуды, әле ялт итеп кояш чыкты һәм барысын эретеп бетерде, әле җил-давыл кузгалды, ул арада җир дә тетрәп алган икән, без анысын соңыннан гына белдек... Гаҗәеп яклар, гаҗәеп табигать, гаҗәеп кешеләр һәм язмышлар... Әмма... Ыссык-Күл төбендә калган борынгы скиф-һун каласы

кебек, зур дөньядан бөтенләй читтәге Каракол да, Атлантида язмышын кабатлап, тарих төпкеленә китеп бара кебек... Кайчандыр татар байлары нигез салган бу калада, өлкәнең сәнәгать үзәге булган бу шәһәрдә, кешеләр хәзер күбрәк сәүдә һәм туризм белән яши, үз халкына эш юк, алар Россия урамнарын себерә... Бирегә самолётлар да очмый, пароходлар да йөрми, тау араларындагы тар юллар да бетәм-бетәм, дип боргаланып-сыргаланып кына бара... Бу шәһәргә кем яңадан яңа сулыш өрер, бу якларның тиңсез матурлыгын кемнәр дөньяга ачар?

Чыңгыз Айтматов үзенең «Ак пароход» әсәрен дә шушы Ыссык-Күл буйларында, 1970 елда язган бит... Аны Нәгыймә апа да укыгандыр, үзенең бәхетле балачагы һәм яшьлеге үткән Ыссык-Күл буйларын тагы бер тапкыр күңелендә яңарткандыр... Үзенең ак карлы Ала-таулары, Ана-Су буйларыннан килгән ак боланнары, рәшә арасында йөзгән ак пароходлары белән Ыссык-Күл буйлары мәңгегә аның җанында уелып калгандыр... Ак пароходкеше гомер буе көткән бәхет ул, авыр, кара көннәрнең якты өмете, рәшә каплаган хыялы... Соңгы чиктә адәм баласының, балыкка әйләнеп булса да, өмет дәрьясына ташлануы, соңгы мизгелендә булса да, «Исәнме, ак пароход, бу – мин!» дип әйтергә өлгерүе...

Әдип Чыңгыз Айтматов аны әйтеп өлгерде, Нәгыймә-Ана аны ишетеп калды...

 

61    Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.16.

62    Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.17.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев