Ана (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Айтматовларның   киләчәккә кайтуы...

1953 елның август аенда Айтматовлар гаиләсе Талас якларыннан Фрунзе янындагы Чоң-Арык бистәсенә күчеп кайталар. Ул вакытта Чыңгыз инде яза башлаган була, республика газета-журналларында аның кыргыз һәм рус телләрендә беренче хикәяләре басылып чыга. Әлбәттә, Чыңгыз Айтматов фән юлыннан да китә алган булыр иде, аны үзе укыган институтта аспирантурага әзерлиләр. Әмма «халык дошманы баласы» дигән тамга монда да үз эшен эшли – инде аспирантурага керергә имтиханнар биргәч, аны исемлектән төшереп калдыралар. Институт җитәкчелегенә:

«Ч.Айтматов является сыном «врага» и руководство вуза неправильно подходит к подбору аспирантов»53, дигән шикаять керә. Шушындый ук язмышка Илгиз Айтматов та дучар була – «халык дошманы баласы», дип, аны да башта аспирантурага алмыйлар. 1954 елда урта мәктәп тәмамлаган Люция Айтматованы да, шул сәбәп белән, Мәскәүгә укырга җибәрмиләр, имтиханнарын бик яхшы бирсә дә, Фрунзеда уздырылган мандат комиссиясе аны төшереп калдыра. «Потому что вы – дочь врага народа. Знайте своё место!»54 дип җавап бирәләр үсмер кызга мандат комиссиясендә. Люция соңыннан Фрунзеда Политехник институтны тәмамлый, Кыргызстанда беренче инженер-энергетик булып җитешә.

Ә Чыңгыз Айтматов кебек өметле яшь белгечне югалтмас өчен, аны әнә шул тәҗрибә фермасына зоотехник итеп алалар да инде, ул анда өч ел эшли. Һәм алар белгечләр өчен бирелгән ике бүлмәдә 1958 елга кадәр Чыңгыз Фрунзедан фатир алганчы яшиләр. Ул елларда бу кечкенә генә фатирга сугыш ятиме Нәгыймә апаның абыйсының улы Ринат Габделвәлиев тә килеп керә, Айтматовлар гаиләсе аны туганнарча каршы ала. Бу турыда үзе искә алган:

«Я вспоминаю: летом 1957 года, я, без отца, без матери – сирота - поступил в Медицинский институт во Фрунзе. Там я тесно стал общаться с семьей Айтматовых. Они жили тогда вшестером в маленькой двухкомнатной квартире. С наступлением вечера Нагима-апай долго думала, куда же меня положить, т.к. даже сундук был занят Розой. И она сказала тогда: «Если у человека душа открытая, то теснота его жилища не помеха для близких людей». Для меня её слова прозвучали тогда слаще самой чудесной музыки! Моя тётя, Нагима-апай, была доброй женщиной с безмерно отзывчивым сердцем.»55

Бу вакытта Чыңгызның инде үз гаиләсе була, ул Керез исемле кыргыз кызына өйләнә. Әйтүләре буенча, Нәгыймә апа Чыңгызны татар кызына өйләндерергә теләгән, тик эшләр башкачарак килеп чыккан. Әмма Керез җиңгәй гаилә өчен бик яхшы килен булган, ул табибә булып эшләгән, алар Нәгыймә апа белән гомер буе бергә яшәгәннәр. Беренче оныкларны сөю бәхетен дә Нәгыймә апага шушы кыргыз җиңгәй бүләк иткән, 1954 елда туган Сәнҗәр белән 1959 елгы Әскәр татар әбиләре кулында үскәннәр һәм милләтебезгә зур хөрмәт белән карыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, 1954 елдан Нәгыймә Айтматова инде пенсиягә чыга, аңа үз-үзен һәм оныкларын карап яшәргә дә инде бераз мөмкинлекләр туа. Әбисе белән үткән бәхетле балачагы турында аның беренче оныгы, Чыңгыз Айтматовның улы, профессор, академик Сәнҗәр Айтматовның хатирәләре кызыклы (кыргызчадан тәрҗемә):

 

«Вопрос: Вы выросли на руках у своей бабушки Нагимы?

Ответ: Она всегда с нежностью относилась ко мне. У неё был старый сундук, который всегда у меня вызывал детский интерес. Она никогда его не показывала другим людям. Один раз, дома никого не было, мы с ней остались вдвоём. Почему то она нежно улыбнувшись сказала мне: «Пойдём, я тебе кое-что покажу». Подвела меня к сундуку и открыла его. В нем было много интересных вещей, которых я до этого не видел. Платья, которые она носила в молодости, книги на арабском языке, и одна старая почти сложившаяся книга. Я взглядом уловил надпись на ней «Непобедимый Санжар». Бабушка нежно улыбнувшись сказала: «Я поэтому назвала тебя Санжар».

Вопрос: Что Вы можете рассказать о матери Керез?

Ответ: По моему личному мнению, бабушка с мамой вместе сохранили семью и всегда сеяли надежду. Не только отца, она была центром для всех нас. Мы все в любой ситуации тянулись к ней. Мы всегда старались не беспокоить и не отвлекать отца от работы. Он много работал. Все житейские проблемы решала мама с бабушкой. Они всю себя отдавали семье. Несмотря на то, что бабушка была больна, она меня пешком водила в Дом пионеров. Я был членом интернационального клуба. Бабушка всегда говорила: «В вашем возрасте не должны ходить без дела, по мере возможности должны получить образование.»56

Бер караганда, ниһаять, Нәгыймәгә дә бәхетле картлык килде кебек – янында буй җиткән, акыллы, тәртипле балалары, алма кебек тәгәрәп үскән оныклары, торырга урыны, ашарга ризыгы бар... Әмма ... иң кадерлесе, иң кирәге, иң газизе юк – Түрәколы... Ул аның исәнме-юкмы икәнлеген дә, кайда икәнлеген дә белми, әмма һаман кайтыр, дип өмет итә... Аңа чекистлар, «ирегез ун елга хөкем ителеп, Ерак Көнчыгышка сөрелде,  хат алышу хокукы юк» дигән белешмә биргәнгә дә инде егерме ел була,  ә Түрәколдан бер хәбәр дә юк! Һәм Нәгыймә тагы төрле оешмаларга яза башлый. Ул Мәскәүгә дә, Фрунзега да яза, ЦК, прокуратура, НКВД-КГБ кебек оешмаларның ишеген кага, бөтен җирдән ирен эзләтә, ирен таптыра. Шунысын да онытмыйк, бу инде палач Сталин үлгәннән соң, шәхес культы фаш ителгән еллар. Илдә берәм-берәм яшерен эшләр, архивлар ачыла, билгесез югалган дип уйлаган кешеләрнең язмышлары билгеле була башлый.

«10 ноября 1956 года Нагима Айтматова обращается с письмом к прокурору Киргизской ССР с просьбой выяснить судьбу мужа, – дип яза Роза Айтматова. – Ей сообщили, что дело рассматривается. Тогда Чингиз собственноручно пишет письмо в прокуратуру СССР.»57

Әйе, әнисенең эзләнүләренә Чыңгыз да кушыла, ул да төрле оешмаларга әтисенең язмышын ачыклауны сорап, хатлар яза. Чыңгыз Айтматовның бу елларда күтәрелеп килә торган яшь талант иясе икәнен дә онытмыйк, аның әсәрләрен Фрунзеда гына түгел, Мәскәүдә дә калын-калын журналларда бастыралар. 1956-1958 елларда Чыңгыз Айтматов Мәскәүдә, югары әдәби курсларда укый һәм күпчелек вакытын шунда үткәрә... 1957 елда аның «Җәмилә» повесте Луи Арагон тәрҗемәсендә хәтта Франциядә дә басыла һәм иң югары бәя ала, бу елларда ул инде СССР Язучылар Союзы әгъзасы. Менә аның 1956 елда СССР Хәрби прокуратурасына язган хаты, ул анда әтисенең гаепсез икәнен, бу ил өчен күп хезмәтләр куйган зур шәхес булуын язган, аның язмышы билгесез калуына борчылуларын белдергән. Ул шулай ук «халык дошманы балалары» дип, үзләренең төрле авырлыклар күрүләре турында да әйткән:

«Главной Военной прокуратуре СССР От Айтматова Чингиза, проживающего в Киргизской ССР, Фрунзенской области, Кызыл-Аскерском районе, с.Чон-Арык, на экспериментальной ферме КирНИИЖа

ЖАЛОБА

 

 

Вот уже 20 лет мы не имеем никаких вестей о судьбе отца, не знаем, жив он или нет, когда осуждён, кем осуждён, не знаем, действительно ли он виноват перед родиной. Эти вопросы возникают у нас потому, что на протяжении всего этого времени мы всегда мучительно переживали свершившееся событие и в душе никак не могли поверить   в преступность отца перед советской властью, за которую он боролся в самые тяжёлые годы установления и упрочения её в Средней Азии... Насколько мне известно, мой отец честно и добросовестно работал секретарём Кир.Обкома ВКП (б) и на других ответственных партийных и государственных постах. В последнее время он учился в Москве в институте Марксизма-ленинизма, оканчивал завершающий курс. Сейчас, когда партия приступила к справедливому пересмотру минувших событий

1937 года, мы с нетерпением ждём сообщений об участи отца. От этого зависит не только его личная судьба, но и нашей семьи... Например, по этой причине меня не приняли в аспирантуру, несмотря на то, что имел все данные для поступления. Точно так же поступили с моим младшим братом, окончившим Московский Геологоразведочный институт. А сестру, окончившую среднюю школу в 1954 году, не приняли на учёбу в Московский вуз, хотя по конкурсу, организованному у нас (в Киргизии) для отбора студентов в центральные вузы, она прошла с самыми лучшими результатами.

В конце концов, дело даже не в этом, может быть, это мелочи, о которых не следовало даже говорить, однако нам важно добиться истины, восстановить незапятнанную честь отца и нашей семьи перед народом.

Айтматов Чингиз,

15 июля 1956 Киргизская ССР. с. Чон-Арык.»

 

Әйе, егерме елга сузылган шомлы билгесезлеккә нокта куяр вакыт җитә. Әйе, бу Түрәкол Айтматовның язмышын ачыклау һәм намуслы исемен аклау өчен дә кирәк, Нәгыймәнең җанын тынычландыру өчен  дә, тормышка аяк басып килгән дүрт баланың киләчәге өчен дә кирәк. Соңгысы бигрәк тә мөһим – чөнки аталарының үткәне белән төрттерү, читкә тибәрү, аларга халык дошманы балалары итеп карарга тырышу һаман дәвам итә. Беренчедән, бу илдә барган үзгәрешләрнең әле урыннарга килеп җитмәвеннән, икенчедән – кара көнчелектән, өченчедән, репрессия корбаннарының палачлары әле һаман исән, аларга һаман үзләренең хаклы икәнлекләрен исбатларга кирәк. Иң мөһиме – бу ачыклык һәм аклану- реабилитация бигрәк тә дөньяга яңа танылып килгән яшь язучы Чыңгыз Айтматов өчен мөһим. Кайда да шушының белән биткә бәрмәсеннәр һәм аяк чалмасыннар өчен...

Һәм, ниһаять, ул көн килә...

1957 елның августында Нәгыймә Айтматованы Фрунзе шәһәренә, НКВДга чакырталар. Ул вакытта алар шәһәр читендәге Чон-Арык авылында яшиләр, Чыңгызның бик нык авырган чагы була, Илгиз Мәскәүдә аспирантурада укый, Люция дә Мәскәүдә практика үтеп йөри, шуңа күрә, Чыңгыз сеңлесе Розадан әниләре белән Фрунзега, НКВДга барып кайтуын сорый.

«Әни бөтенләй үзгәрде, йөзләре алсуланып китте, яшькелт күзләрендә нур балкыды, йөрешләренә кадәр ышанычлы һәм дәртле иде, ул күз алдында яшәрде», дип искә ала кызы Роза ул чакларны. Автобус көткән арада, ана дулкынланып, үзенең кызына уй-кичерешләрен сөйли:

«Беләсеңме, әтиегез мөгаен Себердә яки Ерак Көнчыгышта булгандыр... Хәзер аннан күп кешеләр кире кайта бит. Бәлки, ул анда өйләнгәндер, инде балалары да бардыр... Ул бит ир кеше! Ә ирләр ялгыз гына яши алмый, алар аңа өйрәнмәгән. Булсын, исән генә булсын! Хәзер сезне күргәч, беләсеңме, ничек шатланачак! Ул бит балаларны ничек ярата иде! Кызганыч, ничек үскәнегезне күрмәде. Ә бит балаңның тәүге адымнар ясавын күрү, сөйләшә башлавын ишетү, аның үсмер чактагы беренче уңышларына сөенү, балаларыңның яшьлеген күрү ул кеше өчен бәхет бит! Аңа боларны күрергә насыйп булмады инде ... Әнә Чыңгыз белән Илгиз инде өйләнделәр, балалары бар, Люция белән син әле яшь кызлар... Ярар, әле дә соң түгел... Әгәр ул минем Сарымны да күрсә... Оныклар балаңнан да татлы була икән, шундый бәхет бит ул...»

Фрунзега барып җиткәнче, ана белән кыз шулай сөйләшеп баралар... Бәлки, Нәгыймә дулкынлануын, хәтта бераз куркуын да шулай сүз белән бастырырга теләгәндер, чөнки алда ни көткәнен ул үзе дә белми... НКВД бинасына үзен генә кертәләр һәм анда кулына уч төбе кадәр кәгазь тоттыралар – ул Түрәкол Айтматовның үлгәннән соң аклануы турында була... Үлгәннән соң... Аклануы... Егерме еллык газапларга, егерме еллык тилмереп көтүгә – егерме сүздән торган җавап... Һәм Нәгыймә шул кара кәгазьне, кайгылы хәбәрне тотып, кызы янына чыга. Аның ул чактагы халәтен Роза Айтматова гына тоя:

«Через некоторое время мама вышла обратно. Она была бледная, серая, как зола, глаза потухшие, едва передвигала ноги. Я сразу поняла, что случилось. Усилием воли сдержала слёзы: плакать нельзя было, иначе маме станет ещё хуже. Я ничего не сказала. Она дала мне листок бумаги«кара кагаз», которая извещала о том, что Торекул Айтматов погиб, его больше нет. Это была справка Военной коллегии Верховного суда Советского Союза о посмертной реабилитации Т.Айтматова, в ней говорилось, что 15 июля 1957 года Военная Коллегия Верховного суда СССР вынесла (под грифом «секретно») определение, которое константировало:

«Приговор Военной коллегии Верховного суда СССР от 5 ноября 1938 года в отношении Айтматова Тюрякула по вновь открывшимся обстоятельствам отменить и дело о нём прекратить за отсутствием состава преступления».

В свидетельстве о смерти в графах:

«Место смерти – неизвестно»

«Причина смерти – неизвестно»

«Время смерти – ...» – дальше я не могла читать.»58

НКВД биргән бу белешмәдә «үлем» һәм «аклау» дигән сүзләрдән кала башка барысы да ялган икәнен Түрәколның балалары тагы утыз ел үткәч кенә белер, ә Нәгыймә апа иренең кайда, ничек, ни сәбәпле үлгәнен белмичә, дөньядан китәр... Әмма Түрәколын күрмәсә дә, ул балаларының зур мәртәбәләргә ирешкәнен дә, Чыңгызының дөньякүләм танылуын да, дүрт баласының балаларын да күреп өлгерер... Хәзергә ул әнә, аякларын чак өстерәп, йөрәгенә уч төбе кадәр кайгы кәгазен кысып, шәһәр буйлап бара... Түрәкол белән беренче тапкыр танышкан һәм кавышкан шәһәр, ире кыргыз иле белән идарә иткән шәһәр, балаларын тапкан һәм баккан кала, төрмәләр саен тилмереп, Түрәколын эзләп йөргән кала... Ул әле монда тагы киләчәк, инде балалары белән, бөтенләйгә яшәргә дип киләчәк, мәңгелеккә дә шушы шәһәрдән китәчәк, шушы кала зиратына кереп ятачак... Әле аңа кадәр балаларының бөтен бөеклеген, бәхетен күреп өлгерәчәк...

1958 елда Чыңгызга, язучы буларак, Фрунзе шәһәрендә фатир бирәләр, ул әнисен, үз гаиләсен һәм сеңелләрен шунда алып килә. «Язучылар йорты» дип аталган өйдә алар ике бүлмәдә күршеләр белән бергә яшиләр, ягъни ике гаиләгә уртак кухня һәм туалет-ванна. Әмма Нәгыймә апаның сабырлыгы, зирәклеге, һәр кешегә ярдәм итәргә тырышуы аларны нинди шартларда да тыныч-имин яшәтә. Тиздән гаиләдә тагы бер онык – Әскәр туа, өйдәш күршеләрдә дә сабыйлар арта тора. Шәхес культы корбанының тол һәм авыру хатыны буларак, Нәгыймә апага республика күләмендә персональ пенсия билгелиләр, кызлары белән бергә, Фрунзе шәһәрендә ике бүлмә бирәләр, алар аны Чыңгыз фатиры белән кушып, дүртлегә әйләндерәләр. Бу зур, иркен фатир да шул ук «Язучылар йорты»ның күрше подъездында гына була һәм Нәгыймә апа гомере буе шунда яши, аны соңгы юлга да биредән озаталар... Нәгыймә апа моны «бәхетле фатир» дип атый, чөнки монда тынычлык-иминлек хөкем сөрә, күрше бүлмәдә улы дөньяны таң калдырырлык әсәрләр яза, оныклар тәгәрәп үсә, бирегә бөтен дөньядан Рәсүл Гамзатов, Мохтар Ауэзов кебек зур кешеләр килә... Рәсүл Гамзатов аларга килгәч, башта Нәгыймә апа яткан бүлмәгә кергән һәм аның алдында тезләнеп, кулын үпкән, дип искә алалар...

Гаиләнең, хәтта нәселнең дә бөтен бәйрәмнәре шушында үтә... Нәгыймә апа үзенең җыйнак бүлмәсендә улы Чыңгызның кулъязма әсәрләрен укый, киңәшләрен бирә, сандыгына яшереп куйган урыннан дини китапларын алып, Коръән укый, ире, әти-әниләре, туганнары өчен дога кыла... Ул арада кызлар да берәм-берәм үз тормышларын коралар, Люциясе Ыссык-Күл буе егете Кенжебәй Әхмәтовка кияүгә чыга һәм Медет (1960), Солтан (1965), Әсән (1968) исемле балалары белән сөендерә. Розасы Эсенбәк Алымкулов дигән егет солтаны белән гаилә кора, аларның улы Үрмәт (1960) һәм кызлары Айгөл (1965) туа. Илгизе исә үзе кебек галимә кыз Розалия Җанчораевага өйләнеп, Нәгыймә апаны Җәмилә (1962), Әнвәр (1967) белән сөендерер, ә аларның 1982 елда туган Җибәк исемле балаларын Нәгыймә апа күрмичә калыр инде, ул шулай ук Чыңгыз улының икенче хатыныннан – Мәйрәмнән туган балаларын – Ширинне (1977) һәм Илдарны (1979) да күреп өлгермәс... Оныкларының балаларын – оныкчыкларын да итәгенә утыртып сөя алмас, аларга татарча бишек җырлары җырламас, догалар өйрәтә алмас...

Айтматовлар гаиләсе ничек кенә бәхетле яшәмәсен, каты һәм котылгысыз авыру Нәгыймә апаны үз тырнакларыннан ычкындырмый, аның һәр күзәнәгенә, һәр тамырына үтеп керә. Ул берничә тапкыр үлем чигендә була, табиблар берничә тапкыр аның санаулы гына көннәре калганлыгын әйтәләр, һәрнәрсәгә әзер булып торырга кушалар. Нәгыймә апаның авыру-газаплары бигрәк тә 1962 елда көчәя, ул вакытта үлем инде аның янәшәсендә басып тора... Тарих сәхифәләрен барласак, 1961 елда Нәгыймә апаның энесе Абдулла үлә, Роза ханымның әйтүе буенча, әнисе аны күмәргә Караколга бара. Каракол белән Фрунзе якын ара түгел – 400 чакрым, юллар начар, ул вакытта – бигрәк тә... Энесенең үлеме, Караколда кичергәннәре һәм ишеткәннәре, юл газаплары, бәлки, Нәгыймә апаның хәлен тагы да начарлаткандыр – ул үлем түшәгенә ята...

«1962 год...

Здоровье нашей мамы резко ухудшилось. Увозя её на скорой помощи, врачи сказали, что уже можно сообщать кому надо, ей жить осталось совсем недолго. Собрали консилиум, в котором приняли участие самые лучшие специалисты, врачи и профессора того времени. Чингиз сильно переживал и поэтому сам присутсвовал на обсуждении маминого состояния. Нужны были новые сильные препараты, которых в Киргизии ещё не было. Через Москву эти лекарства были найдены. Мама пошла на поправку... После этого она прожила еще 10 лет.»59

Әнисенең бу хәле Чыңгызны соң дәрәҗәдә тетрәндерә, ул аның теләсә кайсы мизгелдә бу дөньядан китеп барасын аңлый, әнисенең якты образын күңелендә генә түгел, әдәбиятта да мәңгеләштерү өчен үзенең данлыклы «Анам кыры» әсәрен яза... Ирен һәм дүрт баласын сугыш кырларында югалткан Ана – ул аның Анасы, тик бу сугыш башка фронтта – шәхес культының канлы кырларында бара... Үз халкыңа каршы игълан ителмәгән бу сугыш аның атасына, анасына, үзенә, туганнарына, нәселенә каршы юнәлтелгән була... Һәм Чыңгыз Айтматовның әнисе исән вакытта язган барлык әсәрләре дә шул чорларны һәм язмышларны тасвирлый. «Җәмилә», «Анам кыры», «Беренче мөгаллим», «Дөя күзе», «Ак пароход», «Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм...», «Бәхил бул, Гөлсары!»... Нәгыймә апа аларның барысын да укып барган, улына үзенең киңәшләрен биргән, бу хакта балалары да искә ала. Әлбәттә, Чыңгыз Айтматовның бары тик шәхес культы чорларына, бары тик үзләренең язмышларына гына багышланган аерым әсәрләре юк, бу вакыйгаларны, бу язмышларны ул төрле вакытта язган төрле әсәрләренә сибеп салган... Аның сугыш чорлары турында язган әсәрләрендә дә Сталин заманнарының шомы сизелә, ике чорның вакыйгалары кушылып китә, язмышлар бер-берләрен кабатлыйлар...

1960-70 еллар арасында, Нәгыймә апа исән вакытта, Чыңгыз Айтматов үзенең лирик-нәфис, символик әсәрләрен яза, әйтерсең лә, әнисен дә шушы матурлык һәм мәгънә белән сөендерергә тели. Тирән фәлсәфи әсәрләр инде соңрак булыр, гомер тавына менеп җиткәндә, ул «Гасырларга тиң көн»,

«Ахырзаман» («Плаха») әсәрләрен язар, «Гасырларга тиң көн»дә, Зарифа образында әнисенең язмышын тасвирлар, ә «Ахырзаман» бүреләрезәңгәр күзле Ташчәйнәр белән Акбар аша, аларның туздырылган өннәре, урланган дүрт бүре баласы аша Түрәкол һәм Нәгыймәнең, аларның дүрт баласының да язмышын чагылдырыр... Әмма символлар теле белән язылган бу әсәрне күпләр алай аңламас...

Нәгыймә апа белән Чыңгыз бик якын, сердәш дуслар да булганнар, Чыңгыз әнисен бары тик үзендә генә яшәткән, энесе Илгизгә дә үзе командировкаларда булганда гына, әнисен алып торырга рөхсәт иткән.

«По обычаю кыргызов с родителями на старости лет живёт младший сын, он ответствен за них, – дип искә ала Роза Айтматова. – Я помню, как Ильгиз заявлял свои права на маму, хотел, чтобы она жила с ним. Но Чингиз сказал, что маму можешь брать к себе временно, на период моего отъезда куда-нибудь. Так и было. Чингиз перед возвращением из командировки звонил Ильгизу и Керез-джене и просил, чтобы мама была дома к его приезду.

Такая привязанность между ними, наверное, объясняется не только тем, что он был старшим из детей, но и какой-то особой духовной близостью матери и сына: ведь они вместе перенесли все тяготы и невзгоды, обрушившиеся на нашу семью.

Мама вдумчиво и с пристрастием читала каждую строку его творений, даже статьи и интервью. Она была осведомлена и о тогдашней советской и мировой литературе. Всё анализировала, сравнивала и радовалась за сына.»60

1963 елда Чыңгыз Айтматовка «Повести гор и степей» китабы өчен СССРның Ленин премиясен бирәләр, 1966 елдан аны СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар, ул берничә чакырылыш депутаты була. Нәгыймә апа аны күңеленнән генә ире Түрәкол белән чагыштыргандыр, улының аннан да ераккарак китүен, биеккәрәк күтәрелүен аңлагандыр, атасы язмышын кабатлый күрмәсен, дип борчылгандыр һәм киңәшләрен биргәндер... Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, Нәгыймә апа аларга һәрвакыт хакимияткә омтылмаска киңәш иткән, халык арасында калырга, халыктан аерылмаска кушкан, үзе дә гадилекнең һәм эчкерсезлекнең үрнәге булган, балаларына да шуны васыять итеп әйтеп калдырган.

Әйе, шәхес культы чорыннан соң Чыңгыз Айтматовның Ленин премиясен алуы – ул инде Түрәколның да, Нәгыймә апаның да, бөтен нәселнең дә аклануы һәм танылуы дигән сүз. Әлбәттә, хакимиятнең үзенә карата игътибарын тоеп, Чыңгыз Айтматов та бу ышанычны югалтмаска тырышкан, яңа режимга һәм системага каршы эшләмәгән, әсәрләрендә дә, чыгышларында да дәүләтне тәнкыйтьләмәгән, шул ук вакытта символлар аша булса да, ул чорларның фаҗигасен ачып бирергә омтылган. Әйтүләре буенча, Нәгыймә апа да аңа бик сак булырга киңәш иткән, шуңа күрә алар үткәннәрдә дә артык казынмаганнар, Караколда тартып алынган мал-мөлкәтләре өчен дә, атып үтерелгән туганнары һәм Түрәкол өчен дә, Талас үзәннәрендә ачлы-туклы үткән газаплы авыр тормышлары өчен дә бу дәүләткә, бу хакимияткә дәгъва белдермәгәннәр. Дәгъва белдерсәләр, боларның барысын да күтәреп чыксалар, аларга карата тагы шундый җәбер-җәзалар башланасын аңлаганнардыр һәм дәшмәгәннәр... Бу бит әле алтмышынчы еллар гына...

Чыңгыз Айтматов Ленин премиясен алып, Мәскәүдән Фрунзега кайткан көнне, Нәгыймә апа тагы каты авырып китә һәм аны үлем хәлендә больницага салалар. Чыңгыз өенә дә кереп тормыйча, туп-туры әнисе янына больницага йөгерә, улының күкрәгенә башын салып, Нәгыймә апа балалар кебек сулкылдап елый... Улы өчен сөенеч тә, аның белән горурлану да, алдагы язмышы өчен борчылу да, үзенең шушы хәлгә калуына уңайсызлану да була эчкерсез яшьләрендә... Аллаһы Тәгалә Ана белән балага әле тагы 8 ел бергә яшәү бәхетен бирә... Ул елларда Чыңгыз Айтматов әнисен Ыссык-Күл буйларына да алып бара, Шекергә дә алып кайта, дөньяның иң яхшы ризыкларын һәм иң яхшы даруларын таба... Аның өчен яши һәм аның өчен яза...

Әмма Ананың инде гамәл дәфтәре тулган, бу дөньяда санаулы гына көннәре калган була...

 

 

 

 

1971 ел... Фрунзе каласы... Августның эссе һавасы, кызган таш диварлар авыру анага сулыш алырга да ирек бирми, котырып үскән чәчәкләрдән дә тыны буыла, астма чире башлана. Аны больницага салып та, дачага алып китеп тә карыйлар, әмма хәле әйбәтләнми. Аны тагы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар, бума чире өстенә, баш миенә кан да сава, ягъни паралич суга, температурасы кырыктан артып китә... Алай да, кызы Розаны көтеп ала. «Сине күрмичә калам дип, бик курыктым, төпчегем, – ди ул, аңын җуя-җуя... – Хәзер мин канәгать инде... Сез барыгыз да минем янымда... Мин сезнең барыгызга да рәхмәтле... Мин сездән риза-бәхил... Бәхил...»

Анасының инде китеп барганын аңлап, Чыңгыз тәрәзәгә капланып үксеп елый башлый... Шушы мизгелдә аның күз алдыннан бөтен гомере үтеп китә – менә алар караңгы август төнендә поезддан Маймак станциясендә төшеп калалар, анасы бер кулы белән алты айлык Розаны кочкан, икенчесе белән өч яшьлек Люцияне җитәкләгән, аның артыннан алты яшьлек Илгиз белән тугыз яшьлек Чыңгыз авыр чемоданнарны өстериләр... Перрон озын, төн караңгы, алда аннан да озын һәм караңгы билгесезлек... Караңгыдан Илгизнең: «Әни, бездән ерак китмә, мин куркам!» дигән тавышы ишетелә... Язмышының озын һәм караңгы перроннары буйлап, карлы таулар, ач далалар, авыр сугыш еллары аша, үзе ашамыйча, аларга ашатып, үзе кимичә, аларга кидереп, дүрт ятимен дә тормышның ачы җилләреннән күкрәге белән каплап, бүгенге көннәргә хәтле китереп җиткерер... Ул аларның КЕШЕ булуларын да, гаиләле булуларын да, галим, дөньякүләм танылган шәхесләр булуларын да күреп китеп бара... Ул канәгать, ул барысына да риза-бәхил...

Әнә каршына, ап-ак киемнәрдән, анасы Газизәбану, атасы Хәмзә, ире Түрәкол, туганнары, яшьтән үлгән сабыйлары килә... Алар Нәгыймәне җитәкләп, җәннәттәй бакчаларга алып кереп китәләр... Юк, бу Караколдагы алма бакчалары икән, алтын балачагы, кадерле сабыйлыгы икән... Менә аның җаны шул мәңге яшел бакчалар, мәңге серле күлләр, мәңге мәгърур таулар аша, тагы да еракка ата-анасының, әби-бабаларының туган якларына – Татар Иленә томырылып оча, аннан, нидер югалткандай, тагы шушы кыргыз далаларына, шушы тауларга – ире, балалары янына әйләнеп кайта... Инде Мәңгелеккә дип кайта...

Бу – тарих мең тугыз йөз дә җитмеш беренче елның унынчы августында була...

Хәмзә кызы Нәгыймә бу дөньядан бакыйлыкка күчә...

Дала-таулар өстендә, Найман-Ананың ак яулыгы булып, соңгы сүзләре сулкылдый:

«Синең исемең ничек, исеңә төшер, исемеңне исеңә төшер! Синең исемең Маңкорт түгел, син – Юламан... Улым, исемеңне исеңә төшер, мин синең Анаң, син Маңкорт түгел...»

(Дәвамы бар)

 

52 Айтматов Ч. Анам кыры.

53   Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.207.

54   Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.197.

55 Габдулвалиев Р. Газета «Кутбилим». – 2014, 14 ноября.

56 Айтматов С. http://inter.kg/inter-gezit/2040-sanzhar-aytmatov-atamdyn-adabiy-ele-emes-bashka-mur- astary-da-bar.html

57 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.205.

58 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.210.

59 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.213.

60 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.254.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: