Ана (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Нәгыймәнең Язмыш кыры...

 

«Поездлар бу якларда көнчыгыш тарафыннан көнбатышына һәм көнбатышыннан көнчыгыш тарафына үтеп кенә тора...

Тимер юлның як-ягында очсыз-кырыйсыз җирләр

– бөек даланың Урталык җирләре – Сары Үзәк җәйрәп ята.

Бу якта теләсә нинди ераклык арасы, Гринвич меридианы кебек, тимер юлга карап үлчәнә...

Ә поездлар көнчыгыш тарафыннан көнбатышына һәм көнбатышыннан көнчыгыш тарафына үтеп тора...»

                               Чыңгыз Айтматов. «Гасырларга тиң көн»

 

 

Менә алар төн уртасында Маймак станциясендә поезддан төшеп калалар. Нәгыймәнең бер кулында – 6 айлык Розасы, икенчесе белән 3 яшьлек Люцияне җитәкләгән, 6 яшьлек Илгиз белән 9 яшьлек Чыңгыз чемоданнарны өстериләр. Августның соңгы төне, тирә-як кап-караңгы, алдан хәбәр итмәгәч, каршы алучы да юк, салкыннан күшегеп, алар вокзалда кунарга мәҗбүр булалар... Һәм соңыннан 1971 елның 10 августында, әнисе Фрунзе больницасында җан биреп ятканда, Чыңгыз Айтматов үксеп елап, нәкъ шушы төнне искә төшерер...

«Чингиз зашёл в палату и, увидев, что я прикладываю ей салфетку на лоб, спрашивает: «Какая температура?» «Выше 41», – говорю я.   Он отошёл к окну и зарыдал. А потом говорит: «У меня сейчас перед глазами, как тёмной ночью мама сняла нас с поезда в Маймаке. На одной руке ты, шестимесячная, за другую держится Люся, и мы с Ильгизом тащим за ней чемоданы. Ильгиз кричит: «Я боюсь, мама, не отходи от меня далеко!» И этот перрон казался мне вечностью. Вот так, с той  ночи, она одна тянула нас, была опорой, человеком, за которым мы шли. И теперь, когда мы встали на ноги, ей бы только жить. Почему она сейчас умирает?..»39

Әйе, бу балалар аякка басканчы, кеше булганчы, АНАга әле гасырлардан да озын һәм газаплы юл үтәргә туры киләчәк. Янында ире юк, ата-анасы юк, ике яктан да ир туганнары юк, үзенә дә, балаларына, бөтен нәселенә дә халык дошманы, дигән кара тамга сугылган... Ә яшәргә кирәк, балачагындагы гөл- чәчәкле Каракол, шаулап торган Фрунзе һәм Мәскәүләрдән соң, кышлакның җир идәнле өйләрендә ачлы-туклы, тән һәм җан сызланулары белән яшәргә һәм балаларны саклап калырга кирәк. Күз алдында һаман Түрәколы, аның язмышы, 20 елга сузылачак билгесезлек, 20 ел буе аны эзләтү һәм ялгызлыктан тилмерү... Балалары дөньякүләм танылган шәхесләр булганчы, Нәгыймә Айтматовага әле менә шушы җирдәге җәһәннәм аша үтәргә туры киләчәк, балаларын аңа әманәт итеп тапшырган ире хакына, аңа өмет белән карап торган дүрт баласы хакына, киләчәккә барачак затлы нәселе хакына ул бу юлны намус белән, эчкерсез йөрәген югары тотып үтәр...

Шулай итеп, Нәгыймә балалары белән иренең туган авылы Шекергә кайтып төшә. Шекердә Нәгыймәне һәм балаларын Түрәколның туганнан-туганы Алымкол үзенең яңа гына төзелгән өенә кертә, ә үзе гаиләсе белән тирмәгә күчә. Әмма ул арада авыл советы рәисе булып эшләгән Алымколны да, халык дошманы гаиләсенә ярдәм итә, дип, кулга алалар һәм ул сөргеннән әйләнеп кайтмый. Алымколны кулга алгач, Нәгыймә балалары белән Түрәколның бертуган сеңлесе Каракыз өенә яшәргә күчә. Тиздән Түрәколның бертуган энесе Рысколбәкне «халык дошманы туганы» дип, Фрунзе педагогия техникумыннан укудан куып чыгаралар. Ул да Шекергә кайта һәм Нәгыймәләр белән бергә Каракыз апаларында яши башлый. Әмма төнлә килеп, НКВД палачлары япь-яшь Рысколбәкне дә богаулап алып чыгып китәләр, ул да яңадан әйләнеп кайтмый, Кытай чигендә, сөргендә ачтан үлә.

Түрәколның Шекердә калган туганнары аның гаиләсенә кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр, хәтта сыерларына хәтле китереп бирәләр. Әмма Нәгыймә барыбер дүрт бала белән кеше өстендә ятарга уңайсызлана, башта авылда, аннан район үзәгенә барып, эш эзли башлый. Шекердә бары тик тәмәке плантациясендә генә эш була, ә астма белән чирләгән Нәгыймә анда эшли алмый. Шуңа күрә Нәгыймә нинди эш бар – шуңа алына, халык белән бергә кырга да чыга, игенен дә ура, җирдә дә эшли, мал-туарын да карый, язу-сызу эшләреннән дә баш тартмый. Әмма алга таба балаларны укыту буенча да сораулар туа, чөнки Чыңгыз Мәскәүдә ике ел русча укыган, ә Шекердә бары тик кечкенә кыргыз мәктәбе генә. Шушы арада Нәгыймә Караколга да барып кайтмадымы икән, дигән уй туа, чөнки интернетта аларны Мәскәүдән туры Караколга кайтканнар, дип тә язалар. Алар, әлбәттә, Мәскәүдән Шекергә кайтканнар, моңа күп төрле дәлилләр бар, әмма Нәгыймә Караколга да барып килгән булырга мөмкин.

Бу урында үзем өчен ачыклап бетермәгән бер сорау калды – ни өчен Нәгыймә Шекердә Түрәколларның төп йортына кайтмаган, ә аның туганнарында яшәгән? Ул вакытта бит әле Түрәколның өйләнмәгән энесе Рысколбәк тә исән, димәк, төп нигез дә исән булырга тиеш. Рысколбәк тә, Фрунзеда укудан куып чыгаргач, Шекергә кайтып, Каракыз апаларында яши башлый. Оныклары Айымкан әбине үз тирмәсендә яшәргә ярата иде, дип язалар, әмма бу җәй көне генә мөмкин! «Вскоре после ареста и своего младшего сына моя бабушка Айимкан тихо скончалась», дип искә ала Чыңгыз Айтматов. Әмма башка истәлекләрдә Айымкан карчыкның ул вакытта исән булуы турында хәбәрләрне очратмадым, шуңа күрә, ул алданрак үлгәндер, дип уйлыйм. Ә өйләре, ниндидер сәбәпләр аркасында, юкка чыккан булырга мөмкин.

Шекер авылы турында сүз чыккач, биредә укытучы булып эшләгән татар хатыны Миңнекамал Җәләева турында да әйтеп китәргә кирәк, чөнки ул 1921 елда Нәгыймә белән бергә Токмак интернат-мәктәбендә укыткан. Шул мәктәптә укыган, соңыннан Айтматовлар гаиләсе белән якын мөнәсәбәттә булган журналист Саткын Сасыкбаев аларның Шекердә аралашулары турында болай ди:

«Тору шартлары кыенлашкач, Нәгыймә апа балалары белән Мәскәүдән Шекер авылына кайта. Бу авылда Миңнекамал апа укытучылык эшендә була. Чыңгыз да Миңнекамал апа классында укый башлый. Миңнекамал апа Айтматовлар гаиләсенә кереп йөри. Беркөнне шулай хәл белергә керсә, Нәгыймә апаның елап утыруын күрә.

– И-и, Миңнекамал, юкка гына: «Кайгы килсә – капкаңны ач», – димиләрдер, – ди ул, үксеп. – Балаларны ничек аякка бастырырмын?

Шәхес культы җилләре Айтматовларның да ишеген каккан кара көн була ул. Төрөкул Айтматовны «халык дошманы» дигән гаеп белән кулга алганнар икән...»40

Роза Айтматованың истәлекләреннән күренгәнчә, ул айларда әниләре яңадан Мәскәүгә дә барып кайткан булырга тиеш, чөнки «бикләнгән ишек (опечатанный) каршы алды», дип сөйләгәне булган. Башта әле алар Түрәкол белән берничә хат алышалар, Түрәколның соңгы хаты 1937 елның декабрь башында килә, ул аны 26 ноябрьдә язган. Анда балаларның хәлен сораша, үзенең хәлләре үзгәрешсез икәнен яза, Нәгыймәгә борчылмаска куша: «Розечканы ябыкты, дигәнсең, ни булды, авырмыймы икән? Алдагы хатыңда балаларның сәламәтлеге турында җентекләбрәк яз. Үзеңне чирләп торам, дигәнсең, саклана күр, балаларга төп таяныч көч бул!» Түрәкол хатынына язган соңгы хатын «күрешкәнгә кадәр» дип тәмамласа да, аларга яңадан күрешү насыйп булмый – 1 декабрь көнне Түрәкол Айтматовны кулга алалар һәм поездга утыртып, этап белән Фрунзега озаталар, бирегә ул 1938 елның 14 гыйнварында кайтып җитә. Нәгыймә исә иренең латин хәрефләре белән кыргызча язган хатын гомер буе саклый һәм балаларына биреп калдыра, хәзер ул музейда тора...

 

Язган хатларына иреннән җавап булмагач, Мәскәүгә барып та, аны эзләп таба алмагач, Нәгыймә Түрәколны Фрунзе төрмәләреннән эзләтә башлый. Ире утырган төрмәне эзләп таба, әмма аның белән күрештермиләр. Артык активлыгы өчен Нәгыймәнең үзен дә тотып алып, төрмәгә утыртып куюлары мөмкин була, әмма ул бөтен оешмаларга яза, сүз сыярдай бөтен танышлары белән дә сөйләшеп карый. Нәгыймәнең ул вакыттагы эзләнүләре-бәргәләнүләре турында кызы Роза Айтматова болай ди:

«По-видимому, Нагима ездила во Фрунзе просить свидания с мужем, однако ей не разрешили. Как всё это происходило, я не знаю, но запомнила из маминых рассказов только один момент:

- Ведь по закону я имею право на свидание с мужем. Раз не разрешаете, значит, его уже нет в живых, значит, вы его уже убили и скрываете», – говорила Нагима какому-то административному лицу тюрьмы, пытаясь узнать хоть какую-то правду.

- Хорошо, мы вам докажем, что он жив. Дайте лист бумаги...

Через некоторое время маме вынесли листок, на котором была подпись Т.Айтматова:

- Вы узнаете подпись своего мужа?

Так мама вернулась в Шекер, не добившись свидания.»41

Әмма Нәгыймә барыбер язуыннан туктамый, үлгән хәбәре булмагач, ирен исән булырга тиеш, дип уйлый. Аның эзләтүдән туктамасын белеп, Кыргызстан НКВДсы «Түрәкол Айтматов ун елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм Ерак Көнчыгышка сөрелде, аңа хат язышу хокукы тыелган», дигән ялган белешмә әзерләп бирә. Хәер, ул вакытта бер гаепсезгә атып үтерелгән кешеләрнең күбесе турында гаиләләренә шундый җавап бирәләр. Нәгыймә Айтматова да бу җавапка ышана, ирен исән дип уйлый, аны тизрәк азат итү өчен тагы төрле оешмаларга язарга тотына. 1939 елның көзендә ул хәтта Лаврентий Бериянең үзенә дә хат язып җибәрә:

«...По сведениям, полученным мной из НКВД Киргизской ССР, мой муж в ноябре месяце 1938 года осуждён тройкой на 10 лет с высылкой на Дальний Восток, – дип яза ул. Кроме вышеуказанных, никаких сведений о муже не могу получить, и его судьба мне совершенно неизвестна, жив он или нет, так как в последнее время многие лица, обвиненные, как враги народа, оказались невиновными, я решила обратиться к вам и прошу пересмотреть дело моего мужа.

1939, 24 октября.»42

Манас тау итәкләрендә, үзәнлектә урнашкан бу кыргыз кышлагында Нәгыймә балалары белән озак яшәми, чөнки эш мәсьәләсе дә, алга таба балаларны укыту проблемасы да килеп туа. «Школа в селе Шекер была маленькая, учителей не хватало, тогда мама решила переехать в село Кировка, чтобы мы получили хорошее начальное образование.Чингиза приняли в четвертый класс»43, дип искә ала Илгиз Айтматов ул еллар турында. Нәгыймә шулай ук иренең авылда калган туганнарына зыян китерүдән дә курка, чөнки «халык дошманы гаиләсе» дип, аларны күзәтүләр дәвам итә.

Роза Айтматованың истәлекләреннән күренгәнчә, алар 1939 елның ахырында район үзәге булган Кировка бистәсенә күчәләр (хәзерге Кызыл-Адыр авылы).

Һәм шушында күчкәч, Нәгыймә Кыргызстан НКВДсыннан тагы бер җавап ала:

«22 ноября 1939 года

Начальнику Кировского РО НКВД Киргизской ССР

 

Объявите гражданке Айтматовой Нагиме...что ее муж осуждён правильно и выслан в дальние лагеря без права переписки.

Начальник I спецотдела НКВД Киргизской ССР, лейтенант госбезопасности Сааков.»

Район үзәгенә күчкәнче, Нәгыймә башта анда эш эзли, әмма кыргызча русча яхшы белсә дә, теләсә нинди оешмада документлар белән эшләрлек тәҗрибәсе булса да, халык дошманы хатынын беркем дә эшкә алмый. Киресенчә, кайбер элеккеге танышлары аны күргәч, йөзләрен читкә боралар, кайберләре хәтта «балаларыңны детдомга бир!» дип тә кычкыра. Райкомда шундый рәнҗетүләрнең берсендә, бер немец кешесе моның шаһиты була, ул Нәгыймәне кызганып, үзе эшләгән оешмага хисапчы- счетовод итеп ала, гаиләсенә хәтта барактан ике бүлмә дә бирәләр. Шулай итеп, эшләр бераз җайланып китә, малайлар Кировкадагы рус мәктәбенә укырга йөри башлый, ул арада Нәгыймәнең бертуган апасы да торырга алар янына күчә. Бу турыда Роза Айтматова да искә ала:

«В это время старшая сестра Нагимы, Гульша с сыном Асфандияром переехала к нам в Кировку из Казахстана. Так две родные сестры, жены репрессированных, решили вместе растить своих детей, помогать друг другу. Мама была «добытчицей», а Гульша-апай занималась детьми и домом.»44

 

Ире, балалары өчен борчылу, төрле яктан төрле авыр сүзләр ишетү, даими ачлык, тормыш йөген тарту Нәгыймәнең сәламәтлеген тагы да нык какшата. Аның авыр хәлен, газапларын балалары да күрә, шуңа күрә, алар аналарына карата да, бер-берләренә карата да мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсәләр. «Мама наша часто болела, – дип яза Чыңгыз Айтматов.У неё был врождённый ревматизм. Иногда пухли суставы рук и ног, она мучилась. Но, несмотря на это, работала, чтобы прокормить и воспитать нас, четверых. Жили мы тогда в районном центре, селе Кировка (ныне это центр Карабуринского района Таласской области).»45

Әмма гаилә өчен иң зур авырлык сугыш елларында башлана... Нәгыймәнең эшләп тапканы ике гаиләне өстерәргә җитми башлый, район үзәгендә яшәү кыенлашканнан-кыенлаша бара, ачлык ишек төпләренә килеп баса...

«Когда началась Великая Отечественная война, я уже учился в третьем классе. Жизнь резко ухудшилась. В начале 1942 года на месячную зарплату матери можно было купить только булку хлеба... Мы вынуждены были переехать в колхоз «Жийде», ныне Манасского района. Там нашей матери предложили работу бухгалтера колхоза, и жить стало чуть-чуть легче. И хотя в этом айыле у нас не было ни родственников, ни близких знакомых, местные жители приняли нас с теплотой и желанием оказать помощь.»46 – дип яза Нәгыймә апаның уртанчы улы Илгиз Айтматов.

 

Айтматовлар гаиләсе Җәйдә авылында 1942 елның мартыннан 1949 елга кадәр яши, аннан алар район үзәге булган Покровкага күчәләр. Җәйдәдәге бу җиде елны алар тормышындагы иң авыр чор, дип әйтергә мөмкин, чөнки сугыш, бертуганнары Шәрифҗан белән Гөлшаның үлеме, Түрәкол турында билгесезлек, ярым ачлык-ялангачлык, Чыңгыз белән Илгизнең укуны ташлап торырга мәҗбүр булулары һәм балачактан эшкә урнашулары, Нәгыймәнең көчле авыруы – ул инде 1949 елда 2 нче группа инвалид була... Тирә-юньдә яшәгән халыкның да хәле аларныкыннан әллә ни яхшы түгел, кешеләр, бер-берләренә ярдәм итеп, бер-берләренә тотынып, бу авыр чорларны кичеп чыгалар... Киресенчә, Айтматовлар гаиләсе биредә чит-ят, килгән кешеләр булса да, халык аларга тартыла, укымышлы һәм сабыр холыклы Нәгыймә күпләргә киңәшче була, ирләре сугышка киткән кыргыз хатыннарына кирәкле документларны тутырырга ярдәм итә, аларны тынычландыра, дөнья хәлләрен аңлата. Ә үзе Түрәколы исәндер, дигән өмет белән яши, ун еллык төрмә срогының тизрәк үтүен, кабат кавышуларын көтә... Бәлки, аның ул вакытта дөреслекне белмәве яхшыга булгандыр, чөнки аны шушы өмет яшәтә, иң зур авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә бит...

Кызы Роза әнисенең ул вакытлардагы кичерешләрен үзенең китабында менә ничек тасвирлый (китаптан татарчага тәрҗемәдә бирелә):

«Ярар, мин барысына да түзәрмен, Түрәкол гына кайтсын, ун елдан соң булса да, әйләнеп кайтсын иде! Әйе, бу авырулар мине газаплый... Көндез, мәшәкать һәм борчулар белән әле бик сизелми... Әмма кичкә таба түзә алмаслык авыртулар башлана... Балаларны йокларга яткыргач, бик озак күзләрем йомылмый, башыма төрле уйлар килә... Кайвакытта, йокыга киткәндә, Аллаһтан сорыйм:

«И Раббым! Иртәгә иртән йокымнан уянмаслык ит, ул вакытта бу газаплардан котылыр идем... Ни өчен минем башыма шушы хәтле кайгы- хәсрәт өелеп килде соң?»

Аннан йоклап яткан балаларымның тыныч кына мышнауларын ишетәм дә, оят булып китә:

«Кичер мине, Раббым! Зәгыйфьлегем өчен, мондый уйларым өчен... Әйе, бу хәлләрдән үлеп котылу иң җиңеле... Мин үлсәм, балаларыма нәрсә булыр? И Аллам, минем язмышыма төшкән бу авырлыкларга түзәргә ярдәм ит! Үләргә бирмә, Түрәкол кайтканчы, мин барысына да түзәм, барысын да күтәрәм. Балаларымны кемгә калдырыйм мин?..»47

Җәйдәдә аларның үз йортлары булмый, алар башта бер чабанның өендә яшиләр – җир идән, ватык тәрәзә, җимерек ишек, салам, кизәк ягылган салкын куыш... Болай да авыру Нәгыймә мондый шартларда ничек терелсен дә, ничек сау-сәламәт калсын? Юк, әлбәттә, менә шул җир идәннәрдә ул гомерлек, инде төзәлмәслек чирләр ала да инде – 45 яшьтә инвалидка әйләнә. «Мучительные боли усиливались к вечеру. Суставы рук вспухали, краснели и становились очень горячими. Я своими маленькими пальцами пыталась массировать их, очень хотела облегчить маме боль. Но проку от моих стараний не было. У неё развивался тяжелой формы деформирующий полиартрит. К утру она начинала задыхаться от приступа бронхиальной астмы. Лекарств нет, даже болеутоляющих.»48 – дип искә ала кызы Роза Айтматова.

 

Әле бит һәр көн иртән эшкә чыгып китәргә кирәк, эше бик җаваплы, исәп-хисап белән бәйле, колхозның һәр тиенен санарга һәм дөрес бүләргә кирәк. Ул чорда Айтматовлар гаиләсендә ризык мәсьәләсе дә бик кискен тора, һәр кабымлыкны бөртекләп бүләләр, балаларын ачка үтермәс өчен Нәгыймә барысын да эшли. Әле аның өс-башы, кием-салымы да кирәк бит, аңа акча каян алырга? Сугыш вакытында Чыңгыз белән Илгизнең укуны ташлап торулары да ирекле баштан булмагандыр – ашарга да юк, өс-баш та юк, акча да юк... Бәлки, анасы, эне-сеңелләре өлешенә кермәс өчен, 14 яшьлек Чыңгыз укуын ташлап, Шекер авылында эшли башлагандыр – ул авыл советында сәркатип булып та, финагент булып та, хат ташучы булып та эшли, хәтта күрше авылда бераз укытып та ала, ә яшәвен әтисенең сеңлесе Каракыз апаларында тора. Чыңгызга Шекердә 30 сутый җир дә бирәләр, бөтен гаилә шунда килеп, кышлык азык әзерли. Ә Илгиз Җәйдәдә хат ташучы булып эшли. Дөрес, сугыш беткәч, әниләренең нык торуы сәбәпле, алар икесе дә Покровкада рус мәктәбен тәмамлыйлар, ә аларның күп кенә иптәшләре бер ташлагач, укуга яңадан әйләнеп кайтмыйлар инде.

Айтматовлар гаиләсенең Җәйдәдә ничек яшәүләре турында, Нәгыймә апаның балаларын саклап калу хакына ничек көрәшүе турында аның үз балаларыннан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Бу урында без тагы Роза Айтматованың истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез:

«Жили мы в войну в плоскокрышей, продуваемой всеми ветрами лачуге. Несмотря на внешнюю хрупкость, мама была человеком сильного духа, крепкого характера. Если мы осенью собирали какой-то урожай, она его точно рассчитывала, делила буквально по зернышку, чтобы ни на один день мы не оставались без еды. И, кстати, благодаря этому мы не голодали, не болели, хотя в те годы свирепствовали тиф, дизентерия. Мама сумела нас уберечь. Каждое утро она вставала до свету, топила печку и готовила нам горячую похлебку.

Помню, как сидит она у печки и отсветы пламени падают на её заплаканное лицо. В этой предрассветной тишине она наверняка думала о муже, о нашем будущем. И эти мысли не давали ей покоя. Удивительную сцену я нашла в «Ранних журавлях», когда Султанмурат видит, как мать, уложившая спать детей, плачет у огня. Он хочет встать, подойти, успокоить. Но в то же время не мешает ей. Значит, и Чингиз украдкой наблюдал за нашей мамой, понимая ее страдания»49 – диелә анда.

Шушы урында халык әйтеме искә төшә: «5 кешелек гаиләдә 4 кабымлык ризык булса, берәү әйтер, «минем ашыйсым килми», дияр, ул АНА булыр».

Җитмәсә, 1943 елның февралендә аларның буаз сыерларын урлыйлар, бу ачлы-туклы гаилә өчен зур кайгы була, чөнки моңа кадәр дә шушы сыер сәбәпле ачка үлмиләр. Ул вакытта ташландык клубта яшиләр, үз абзарлары булмаганлыктан, сыерны кышларын колхоз фермасында тоталар. Буаз сыерның урланганлыгын белгәч, Нәгыймәне һәм аның балаларын жәлләп, бөтен авыл кайгыра, хатын-кызлар үксеп елый, моны качкын дезертирлардан күрәләр. Чыңгыз исә, кулына күршеләренең ау мылтыгын алып, сыер карагын эзләргә чыгып йөгерә, аны атып үтерергә уйлый. Юлында ак сакаллы карт очрап, үсмер баланы туктатып кала. «Мин синең хәлеңне аңлыйм, углым, әмма үч алу – ул эш түгел инде, – ди.

...Син карт кешене тыңла – беркемне дә үтермә. Дөньяда гаделлек бар  ул,  явызлык кылучылар барыбер җәзасын алачак.   Бәхет сине үзе  эзләп табачак, углым! Һәм бер көн син минем сүзләремне исеңә төшерерсең, хаклы икәнемне аңларсың.»

Кышкы салкын көндә Җәйдә урамында булган бу очрашу турында Чыңгыз Айтматов үзенең «Балачак» дигән китабында искә ала. Һәм беренче күләмле әсәре булган «Йөзгә-йөз» («Лицом к лицу») повестенда да Чыңгыз Айтматов дезертирның сыер урлау вакыйгасын әсәренә кертә, дүрт ачлы- туклы баласы белән сыерсыз да калган Тотойның язмышын әдип үзенең әнисеннән алып язган.

Дөрес, Нәгыймәгә һәм аның балаларына ике яктан туганнар да кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәр, әмма аларның да үз хәлләре хәл булган. Шуңа карамастан, Түрәколның туганнары кайда ашлык белән, кайда кукуруз, бәрәңге белән ярдәм итәргә тырышканнар, сугыш елларында Чыңгызның Шекердә яшәве һәм эшләве дә Айтматовлар гаиләсенә бераз җиңеллек китергәндер. Нәгыймә ягыннан туганнарның, бигрәк тә, Караколда яшәүче Абдулла энесенең, озын юлларны үтеп, ризык, күчтәнәчләр төяп, берничә тапкыр Җәйдәгә килеп чыгуы турында без инде язган идек. Бу тирәдә Нәгыймә әтисенең якын туганын да очрата, ул – Галиянең улы Касыйм һәм аның гаиләсе. Хәтерегездә булса, XIX гасыр азагында Мәчкәрәдән Караколга Хәмзәнең туганнары Әхмәтгали белән Галия дә күчкән иде, Галия Караколның иң бай гаиләсенә килен булып төшә. Менә шул Галиянең улы Касыйм Кытайга качканда, юлы уңмыйча, Талас якларына килеп эләгә һәм Җәйдәдән ерак булмаган бер авылда урнашып кала.

Әлбәттә, бу очраклы туры килү булмый, Аллаһы Тәгалә шулай ике туганны очраштыра. Касыйм бу очрашудан соң озак яшәми, үлеп китә, әмма аның хатыны Рабига, балалары гомер буе Нәгыймә апаларын һәм аның гаиләсен ташламыйлар, авыр чорларда бер-берләренә терәк булалар.

«Рабига апай хорошо поднималась по служебной лестнице в районе, затем и в области, – дип искә ала Роза Айтматова. – Рабига и Нагима всегда старались быть опорой друг другу, ведь в этом краю они были одни...»50 Рабига ул заман өчен бик әһәмиятле булган сәүдә-тәэминат системасында эшли, улы Рафик Ташкент политехник институтын тәмамлап, зур-зур заводларны җитәкли, кызлары да белемле һәм һөнәрле булалар һәм гомер буе Айтматовлар белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Әйе, Нәгыймәнең бу төбәктә башка туганнары булмый, бигрәк тә, апасы Гөлша үлгәч, һәм иң авыр елларында татар җиңгәләре Рабига аларга төп таяныч була.

Тора-бара Нәгыймә балалары һәм Гөлша апасы белән чабан йортыннан башка өйгә күчә, тормыш бераз җайга салынган кебек була. Бу урында Чыңгыз Айтматовның Гөлша апасы турында язган җылы сүзләрен дә әйтеп үтәсем килә, чөнки бу аның татар туганнарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганлыгын күрсәтә:

«В те годы люди вознаграждение за свой труд получали натуральными продуктами: картофелем, зерном. Того, что зарабатывала мама, едва хватало, чтобы не умереть с голода. Кроме нас, четверых детей, на попечении мамы была и её старшая сестра, тётя Гульша. Судьбы этих двух сестёр оказались практически одинаковыми. Тётя Гульша также мучилась с болями в суставах, и её муж государственный служащий, тоже стал жертвой репрессий 1937 года. Она много лет не имела никаких известий о муже, ждала его. Но так и не дождалась. Был у них единственный сын Асфандияр Чанышев. Он был старше меня на несколько лет, с началом войны ушел на фронт. После возвращения он тоже жил вместе с нами.

Тётя Гульша была женщиной очень умной, все спорилось в её руках. Моей маме она оказывала большую помощь не только по хозяйству, но и в нашем воспитании.»51

Алдагы бүлекләрдә без Әсфәндиярнең сугыштан соң гаепсезгә кулга алынып, төрмәгә утыртылуын язган идек инде, Гөлшаның шул кайгы- хәсрәтләрдән 1949 елда үлүен дә хәбәр иткән идек. Кырыгынчы еллар ахырында Айтматовлар тормышында да шактый үзгәрешләр була. 1945-1946 елларда Покровка мәктәбендә укып, сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чыңгыз Җамбулдагы зооветеринария техникумына керә, аны 1948 елда бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Алга таба Чыңгыз эшләргә уйлый, «Кешедән-кешегә күчеп яшәү туйдырды, үзебезнең өебез булыр, сыер да алырбыз» дип, ул әнисен күндермәкче була. Әмма Нәгыймә апа нык тора, улына укырга, бары тик укырга, югары белем алырга киңәш итә. «Институтка кермәсәң, сине хәзер армиягә алачаклар, аннан әйләнеп кайтканчы, булган белемең дә юкка чыгачак. Эшләргә өлгерерсең, укырга кирәк, улым, ә без ничек тә түзәрбез», – ди ул аңа. Чыңгыз әнисен тыңлап, Фрунзега авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, аны 1953 елда тәмамлый. Илгиз дә мәктәпне уңышлы тәмамлап, 1949 елда Мәскәүгә, геология институтына укырга керә. Бу вакытта Нәгыймә дә кызлары белән Покровка бистәсендә яши, зур тәҗрибәсен белеп, аны район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш бухгалтер итеп эшкә алалар. Институтны тәмамлагач, бөтен яктан да актив һәм өметле, тәртипле Чыңгыз Айтматовны Кыргыз фәнни- тикшеренү институтының Фрунзе янындагы эксперименталь фермасына эшкә чакыралар, шул тирәдәге Чоң-Арык бистәсендә фатир бирәләр. Чыңгыз әнисен, сеңелләрен, гаиләсен Покровкадан Чоң-Арыкка алып килә. Бу – 1953 елда була.

Әйе, Сталин үлгән елны Айтматовлар гаиләсе өчен яңа чор башланыр...

Бу – ачлы-туклы сугыш чоры авылларыннан башкала тирәсенә кайту гына түгел, ә яңа тормышка кайту, яңа өмет һәм шатлыклар белән өр-яңадан яши башлау да булыр. Бу яңа чорда Нәгыймәнең улы Чыңгыз дөньякүләм танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе булып җитешер, Илгиз зур галим булып танылыр, Люция белән Роза югары белем алып, хезмәтләре белән куандырырлар, барысы да үз гаиләләрен корыр, Нәгыймә әле оныкларын да сөеп-күреп өлгерер... Әмма шушы елларда иренең, бердәнберенең, Түрәколының үлгән хәбәрен дә алыр, абыйсын һәм энесен җирләр, соңгы туганнарын да югалтыр...

Ә хәзергә ул Манас таулары буеннан, Талас үзәнлекләреннән китеп бара...

Гомеренең иң авыр вакытлары үткән Язмышы Кырыннан, Ана Кырыннан киләчәккә таба атлый...

Инде улы тудырган Әдәбият булып, Тулганайлар булып, мәңгелеккә юл ала...

«Ул, – чиста итеп юылган ак күлмәген, сырган кара бишмәтен кигән, башына ак яулыгын бәйләгән, – басу сукмагыннан акрын гына атлап килә. Тирә-юньдә беркем юк. Җәй узган инде. Кырда кешеләр тавышы ишетелми, юлдан тузан очыртып, машиналар да үтми, еракта комбайннар да күренми, көтүләр дә камылга кермәгән әле.

Соры тузанлы олы юлның теге ягыннан әллә кайларга чаклы көзге дала җәелеп киткән. Күк йөзендә тын гына тау-тау аксыл болытлар йөзә. Җил, корыган үлән сабакларын һәм кылганнарны селкеткәләп, тын гына басуга җәелә дә елгага таба тын гына китеп югала. Иртәнге кырау ялмаган сусыл үлән исе аңкый. Җир, игеннәрен үстереп биргәннән соң, хәл ала. Озакламый яңгырлар да ява башлар инде, җиргә беренче кырпак кар төшәр, аннары котырып-котырып, бураннар уйнар, ә хәзер монда тын, рәхәт әле.

Комачауларга ярамый аңар. Менә ул туктап, картлыктан төссезләнгән күзләре белән тирә-юньгә озак кына карап тора.

- Исәнме, кырым. – дип эндәшә.

- Исәнме, Тулганай? Килдеңме? ...Мин сине көттем, Тулганай...Инде сөйлә, Тулганай...»52

(Дәвамы бар)

 

 

38 Айтматов Ч. Детство. – Бишкек: 2011. – стр.30.

39 Айтматова Р. И дольше века материнский путь. – Слово Кыргызстана. – 1994, 10 декабря.

40 Сасыкбаев С. «Азат хатын» журналы. – 1987, №11, 17 бит.

41 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.73.

42 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.204.

43 Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр. 53.

44 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.194.

45 Айтматов Ч. Детство. – Бишкек: 2011. – стр.32.

46 Айтматов И. Слово Кыргызстана. – 2005, 6 января.

47   Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.148.

48   Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.142.

49 Айтматова Р. Слово Кыргызстана. – 1994, 10 декабря.

50 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.134.

51 Айтматов Ч. Детство. – Бишкек: 2011. – стр.33.

52 Айтматов Ч. Анам кыры

 

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: