Милләтнең әдәби авазы

Минем әдәби язмышымда «Казан утлары» журналы, мөгаен, хәлиткеч роль уйнагандыр... Утыз яшьләремдә, Монголиядә яшәп кайткач, мин шушы журнал редакциясенә эшкә урнаштым. Корректор булып. Әдәби бүлекләрдә эшләрлек югары белемем дә, зур иҗатым да юк иде әле ул чагында. Ә әдәби мохиткә тартылу көчле иде. Ни әйтсәң дә, мин Монголиягә чаклы төрле редакцияләрдә, телевидениедә эшләгән, каләм чарлап караган, режиссёрлык буенча һөнәри белем алган кеше идем. Шуңа күрә ике кечкенә балам булса да, Дәрвишләр бистәсеннән өч транспорт белән йөреп, аена 80-90 сумга «Казан утлары» журналында эшли башладым. Корректор булып биш ел эшләдем. Шушы вакыт эчендә Казан дәүләт университетына читтән торып укырга кердем, беренче күләмле әдәби әсәрләремне яздым, 1983 елның сентябрендә «Болын» повесте «Казан утлары» битләрендә дөнья күрде. Һәм шушы чордан минем иҗади гомерем башланды... 

1984 елның көзендә мин «Казан утлары» журналыннан киттем. Үз теләгем белән. Иҗат итү өчен. Архивларда эшләү өчен. Дөнья гизү һәм тормышны өйрәнү өчен...  «Казан утлары»нда тагы бераз эшләсәм, әдәби бүлеккә дә күчергән булырлар иде, әмма мин башка юлны сайладым. Үземне картайганчы унынчы каттагы кечкенә бүлмәгә бикләп куя алмадым. Миңа зур дөнья – милләт тормышы кирәк иде… «Казан утлары» унынчы каттагы якты тәрәзәләре һәм хатирәләре белән мине озатып калды, хәер-фатихасын бирде... 

Хәзер уйланып утырам – «Казан утлары» минем өчен алыштыргысыз әдәби мәктәп булган икән! Дөрес, университет та күп бирде, тормыштан да иҗатым өчен күп нәрсәләр алдым, әмма җанлы әдәби процессны мин бары тик «Казан утлары»нда гына күрдем... Тере, тарихи шәхесләрне, классик язучыларны да беренче булып биредә күрдем. Аларның әсәрләрен беренчеләрдән булып укыдым, шул дөньяда яшәдем. Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы чыккан вакыт иде, аның аша тарих төпкелләренә чумдым, теленең байлыгына таң калдым. Әмирхан Еникинең тел белән ни дәрәҗәдә сак эш итүен, җөмләсендә һәр сүзенең үз урынында булуын күрдем, аның әсәрләрендә күңеленең моңын-сагышын тойдым. Әмирхан абыйның бер җөмләсенә, бер сүзенә кагылырга ярамый, бу әсәрнең табигый агышын, көен бозу булыр иде. Ә ничек кенә кагылалар иде әле! Ничек кенә ботарлыйлар иде! Главлит дигән шымчы оешма аның әсәрләрен аерата нык күзәтә, алардан совет властена каршы яшерен кинаялар эзли иде. Һәм табалар иде. Һәм ботарлыйлар иде. Боларга Әмирхан абый ничек түзгәндер... 

«Казан утлары»нда төрле авторлар басыла иде. Әйтик, Мөхәммәт Мәһдиевтә сүзләр уйнаклап тора, җөмләләр биеп тора, ә сюжет линиясе юк диярлек. Шуңа карамастан, татар теленең байлыгына сокланып, йотлыгып укыйсың. Ә Атилла Расихта, Мөсәгыйт Хәбибуллинда әллә ни тел байлыгы юк, җөмләләре дә кытыршырак булырга мөмкин, ә укучыны эчтәлек һәм сюжеты белән тотып тора. Корректор буларак, миңа бу зур-зур әсәрләрне берничә тапкыр укырга туры килә иде, шул вакытта ук мин аларның уңай якларын да, җитешмәгән урыннарын да күрә идем. Техник хезмәткәр буларак, әдәби процесска катнашырга ярамаса да, кайбер кимчелекләрен  авторларның үзләренә дә әйтә идем. Бер генә язучының да каршы килгәнен хәтерләмим, киресенчә, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр иде. Ул чакта авторлар кеше фикеренә хөрмәт белән карыйлар, аны кабул итә беләләр иде шул... 

Күңелгә нык уелып калган хәлләр дә булды. Ахрысы, музей архивыннан, Һади Такташның беренче хатыны Гөлчәһрәгә 1929 елда язган хатларын журналда бастыру өчен китергәннәр иде. Гөлчәһрә Мәскәүдә укып йөри, Такташ – монда, аңа хатыны турында төрле авыр сүзләр килеп ирешә. Бу хатларында Такташ өзгәләнеп, хатынына мөрәҗәгать итә, Казандагы әдәби мохитнең җанын талавын, моңа өстәп, Гөлчәһрә турында кара гайбәтнең куеруын яза. Безнең буын өчен Такташның шәхси тормышы бу дәрәҗәдә билгеле түгел иде, мин бу хатларны тетрәнеп укыдым. Әмма мине тагы да тетрәндергәне – Такташ хатларының аркылыга-буйга сызып, эшкәртелүе иде. Баш редактор Зәки Нури кызыл кара белән, бүлек мөдире Мөдәррис Вәлиев яшел кара белән Такташ хатларын сызгалап, эшкәртеп чыкканнар иде. Моны күреп, мин телсез калдым – ничек инде Такташ хәтле Такташны шулай ботарларга була?! Классик шагыйрьнең язганнарын шулай үзгәртергә, төзәтергә мөмкин?! Була икән шул, Такташ хатлары шулай ботарланган килеш дөнья күрде, бәлки, бу Главлит таләбе булгандыр... 

Шушы вакыйга мине Такташ иҗатын ныклап өйрәнә башларга этәрде. Эштән китүемнең дә беренче сәбәбе шул булды. 1984 елның көзендә үк Такташның туган авылы Сыркыдыда булып кайттым. Алты ай буе университет китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә утырып, Һади Такташ белән бәйле бөтен тәнкыйть мәкаләләрен укып, өйрәнеп чыктым. Аларның бер өлеше гарәп хәрефләре белән язылган, бер өлеше латинда иде. Шундагы мәгълүматларга таянып, мин Такташка багышлап, «Атылган йолдыз» дип аталган драма яздым, соңрак ул «Казан утлары» журналында да басылып чыкты. Һади Такташ турында күп кенә фәнни мәкаләләр яздым, 2001 елда «Мишәрнең бөек улы» дип аталган китап бастырып чыгардым. Күрәсез, «Казан утлары» журналында Такташ өчен туган җан әрнүләрем, аның иҗатын һәм тормышын өйрәнүгә этәреп, шушындый нәтиҗәгә китерде... 

«Казан утлары»нда эшләгәндә, мин тагы бер тарихи шәхес белән ныклап кызыксына башладым, ул – Михаил Георгиевич Худяков. Аның «Очерки по истории Казанского ханства» дип аталган тыелган китабы күчермәсен Рәдиф Гаташ бер генә төнгә укырга биреп торган иде, ул исә баҗасы Разил Вәлиев аша Ленин исемендәге китапханәдән тапкан. Бу китап миңа бик көчле тәэсир итте, чын татар тарихын беренче тапкыр шунда белдем. Аны укыгач, бик нык дулкынланып, Сөембикә манарасы янына барганым, Казан өчен шәһит киткән әби-бабаларыбызга дога кылганым хәтердә. Ул чакларда «Сөембикә» дип аталган драма да язган идем әле. Михаил Худяковның иҗаты буенча университетта диплом эше яздым, соңыннан бу темага тарих буенча диссертация якладым, аның турында ике китап язып бастырдым. Татар тарихы буенча «Казан утлары»нда салынган орлыклар менә шундый мул уңыш бирде... 

Журналда мин ике баш редактор белән эшләдем, беренчесе – Зәки Нури, икенчесе – Ренат Харис. Зәки абый олпат гәүдәле, киң күңелле кеше иде, безгә юкка-барга бәйләнмәде, вакланмады. Улым тугач, бөтен редакция коллективы безгә бәби котларга килгәннәр иде. Зәки абый баланы күрсәтүне сорагач, ыштансыз улымны кулыма күтәреп, кунакларга күрсәткән идем. Зәки абый барыбыздан да нык сөенде, чын егет бит бу, диде. Хәзер ул егеткә дә инде 42 яшь… 

Ренат Харис бик фәлсәфи редактор иде, озаклап, иҗат турында сөйләшергә ярата, нәрсә язарга, нәрсә язмаска кирәген дә өйрәтә иде. Алай да, мин Ренат Харис белән аның урынбасары Ринат Мөхәммәдиевка бик рәхмәтле, алар минем югары белем алуыма сәбәпче булдылар. «Болын» әсәре басылып чыккач, язучылар арасында минем үзем белән дә, иҗатым белән дә кызыксынучылар шактый булды. Нурихан Фәттах, Шәриф Хөсәенов мине хәтта өйләренә кунакка чакырып, хөрмәт күрсәттеләр. Нурихан абый редакциягә килгәч, мине аерым бүлмәгә алып кереп, бик җитди сөйләшү башлады. Сүзенең төп темасы – минем университетка укырга керү мәсьәләсе иде. Нурихан абый миңа университетка укырга кермәскә киңәш итте, «Син инде әзер язучы, университет сине бозачак кына, чын халыкчан җырчыларны консерватория тавышсыз калдырган кебек», – диде. Мин уйлана калдым... 

Безнең бу сөйләшү Ренат Хариска да билгеле булган, ә ул минем университетка керүем ягында иде. Әле дә хәтерлим, соңгы аргумент буларак, Ренат Харис бүлмә уртасына чыгып басты да биленә таянып: «Университетны тәмамлау сиңа менә шулай бөереңә таянып сөйләшү өчен кирәк булачак!» – диде. Һәм дөрес әйткән бит! Әгәр шул вакытта мин инде болай да яза беләм дип, университетта укымаган булсам, гомер буе бармак белән төртеп күрсәтеп: «Аның югары белеме дә юк бит!» – дип чукырлар иде... Ә университет миңа бөергә таянып сөйләшү хокукын гына бирмәде, ә системага салынган, киң күләмдә, чын мәгънәсендә югары белем бирде. Университеттан соң укуымны дәвам итеп, тарих буенча фәнни диссертация якларга нигез булды. Университет укытучыларым, шулай ук «Казан утлары» журналы авторлары Мөхәммәт Мәһдиев, Хатыйп Миңнегулов, Гомәр Саттаров, Марсель Бакировларга биргән белемнәре өчен мин гомер буе рәхмәтле... 

Ә Нурихан абыйның кисәтүенә килгәндә, ул минем иҗатымда табигый сәләт юкка чыгар, университет мине дә стандарт калыпка салыр, дип борчылгандыр. Хәер, «Казан утлары»нда «Болын» әсәрем басылып чыккач, төрле фикерләр булды бит! «Монда сүз стихиясе генә, ул үзе турында әйтәсен әйтеп бетергән инде, башка әсәр яза алмаячак», дип тә гоманладылар. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Фәрваз Миңнуллин бу әсәргә бик югары бәя бирделәр, Әмирхан абый хәтта «Бу бала үзенең нәрсә язганын аңладымы икән?» дип тә әйткән. 1986 елда басылып чыккан «Болын» китабына Әмирхан Еники кереш сүз дә язды, ә бу ул вакытта бик сирәк күренеш иде. Дөрес, Рафаэль Мостафин «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә минем ул әсәрне каты тәнкыйтьләп, «Болын сөрелергә тиеш!» дип аталган күләмле мәкалә дә бастырды. Әмма ул болынның кеше күңеле тамгасы-символы икәнен күренекле тәнкыйтьче нигәдер сизмәгән булып чыкты... 

«Казан утлары» редакциясе коллективы минем күңелемдә бары тик яхшы яктан гына истә калды. Җаваплы сәркатипләр булып, Ләбибә Ихсанова һәм Кояш Тимбикова эшләделәр, алар миңа карата һәрвакыт хәерхаһ булдылар.  Әдәби бүлекләрдә нигәдер башка хатын-кызлар юк иде. Хәер, ул чагында хатын-кыз язучылар да аз иде бит. Шигърият бүлегендә – Рәдиф Гаташ, прозада – Марсель Галиев, тәнкыйть бүлегендә – Мансур Вәлиев, хатларда Рәшит Әхмәтҗанов эшләделәр. Алар мине ул вакытта шәхес итеп кабул иткәнме-юкмы – әйтә алмыйм, ә минем өчен алар барысы да зур шәхесләр иде һәм шулай булып кала да... Редакция коллективының үзенә генә хас, үзләре генә аңлый торган  сөйләм теле бар иде. Әйтик, Марсель Галиев миңа «Даһи» кушаматы такты, «Шулай дәшкәч, әйләнеп карый бит әле», – дип, үзе  гаҗәпләнә иде тагы... Ай саен бер повесть язып килә башлагач, Рәдиф Гаташ, «Аңа җеннәре булыша, ахры», – дигән хәбәр таратты... Бу – үзенә күрә матур итеп төрттерү, бер-береңнән ягымлы көлү иде... 

Соңыннан да минем күп кенә әсәрләрем, беренче булып, «Казан утлары» журналында басылып чыкты, төрле сәбәпләр белән басылмый калганнары да булды. Журнал битләрендә, чәчмә әсәрләремнән тыш, күп кенә публицистик язмаларым да урын алды. Мин редакция коллективына бик рәхмәтлемен – әсәрләремне укучыларга җиткергәннәре өчен дә, мең еллык татар әдәбияты традицияләрен дәвам иткәннәре өчен дә, тел сагында торганнары, милләткә тугры хезмәт иткәннәре өчен дә – мин «Казан утлары» журналына рәхмәтләремне әйтәм һәм аңа озын гомер, якты иҗат телим! Милләт яшәгәндә, аның әдәби авазы булган «Казан утлары» журналы да яшәр, иншалла! «Казан утлары» булганда, аның рухи яктысында милләт тә яшәр! 

 

"КУ" 11, 2021

Фото:pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: