Ана (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Нәгыймә белән Түрәколның бәхетле ун елы

Әйе, 1927–1937 еллар арасы Нәгыймә белән Түрәколның бәхетле еллары була, чөнки бер-берләрен өзелеп яраталар, яннарында дүрт балалары тупырдап үсеп килә, ил алдында эшләгән эшләре, яхшы исемнәре бар... Әмма аларны кайгы-хәсрәт тә әйләнеп узмаган – 1931 елда Нәгыймәнең әнисе Газизәбану, 1932 елда әтисе Хәмзә үлә, игезәк балаларының сыңары якты дөнья белән хушлаша... 1934 елда Нәгыймәнең абыйсы Сабирны, халык дошманы, дип, Үзбәкстанда атып үтерәләр... Әлбәттә, Нәгыймә белән Түрәкол да бу хәлләрне белгән, әмма яшьлек, кайнап торган тормыш дәрте, партия-совет идеалларына тугры булу аларны бернигә карамый шушы хакимияткә хезмәт итәргә этәргән... Ун елдан шушы ук хакимият, шушы ук режим үзенә эчкерсез хезмәт иткән бу фидакарьләрне, бу гаиләне, бу бәхетне чәлпәрәмә китереп, җимереп ташлар, мәңге төзәлмәслек йөрәк яралары ясар...

Әйткәнебезчә, 1927 елның башында Түрәкол Айтматовны Җәләләбадка партия-совет эшләрен җитәкләргә җибәрәләр, Нәгыймә дә ире белән билгесез якларга юл ала. Кыргызстанның көньяк төбәкләре һәрвакыт үзләренең бәйсезлеккә омтылышлары, баш бирмәүләре белән аерылып торган, биредә басмачылык та, хакимияткә яки башка халыкларга каршы фетнә-сугышлар да еш булып торган. Көньякта, нигездә, үзбәкләр яшәгән һәм яши, алар кыргызларга да, русларга да, коммунистларга да буйсынырга теләмәгәннәр, гел баш күтәреп торганнар. Түрәколны менә шул кайнап торган утлы казанга, җир-суларны бүләргә, колхозлар оештырырга җибәргәннәр. Хәер, яшь хатыны белән җайлы гына урнашкан Караколдан да аны өстеннән шикаять язып, милләтчелектә гаепләп озаталар, соңыннан бу шикаятьләрне 1937-38 елларда Түрәколга каршы кулланалар. Шикаятьләрне язучы ОГПУ җитәкчесе урынбасары Благов «...Линия Айтматова на протяжении всей склоки и до настоящего времени резко национальная», – дип, Фрунзе шәһәренә хәбәр итә, «Из каракольского канткома отозвать Айтматова – секретаря окружкома»29, дигән таләпне куя.

Миңа калса, Түрәкол Айтматовның татар байлары белән артык якынлашып китүе, үз тирәсенә Нәгыймәнең туганнарын туплый башлавы да чекистлар күзәтүеннән читтә калмагандыр. Архив документларыннан күренгәнчә, нәкъ шушы елларда Хәмзә бай бик дәртләнеп, йорт-җирләрен, мал-мөлкәтен яңадан кире кайтарырга тырышып йөри, Мәскәүгә хатлар яза, ул, бәлки, киявенең дә ярдәменә өметләнгәндер яки бергә киңәшләшеп эшләгәннәрдер. Нәкъ шушы вакытта Түрәколны Караколдан җибәрәләр, Хәмзә байның улы Сабир да, ниндидер эзәрлекләүләр сәбәпле, бу чорда Караколдан Җәләләбадка күчә.

Әйткәнебезчә, монда да аларны авырлыклар һәм каршылыклар көтеп тора. «Джалал-Абадский кантон является одним из бывших гнёзд басмаческого движения, – дип чыгыш ясый бу хакта партия җитәкчесе Түрәкол Айтматов. – Басмачество разрушило хозяйство, обессилило дехкан, и оставило неизгладимые впечатления в сознании трудящихся масс. До настоящего времени эти отпечатки не изжиты из сознания дехкан и крестьян.»30

Айтматовлар гаиләсе Җәләләбадта 1929 елның апреленә кадәр яши, Нәгыймә биредә комсомол комитетында һәм башкарма комитетта секретарь булып эшли. «10 ноября 1927 г. она избирается членом районной комиссии по проведению земельно-водной реформы... Некоторые земельные комиссии, пользуясь неграмотностью женщин, скрывали от них их право на землю. Кое-где по старой традиции земельный надел записывали на малолетних сыновей вдовы. Нагима Хамзеевна активно защищала права женщин, вела борьбу за наделение женщин землей и водой, разъясняла закон о реформе, добивалась отмены неправильных решений комиссий»31, дип яза Нәгыймә Айтматова турында Кульбюбю Бектурганова.

Аннан Түрәколны Фрунзе шәһәренә чакыртып алалар, сәүдә һәм сәнәгать буенча халык комиссары итеп сайлыйлар, 1929 елның сентябреннән 1931 елның апреленә кадәр ул республиканың халык хуҗалыгы советы рәисе вазифасын башкара. «Теперь он занимается энергетическими, топливными вопросами, проблемами создания перерабатывающей промышленности, строительства промышленных комбинатов, сахарного завода, железнодорожной ветки Фрунзе-Токмак, разработки проекта аэродрома, вопросами развития изыскательских работ на месторождения цветных металлов и др.», дип яза кызы Роза Айтматова югарыда телгә алган китабында.

 

 

 

 

 

 

Әмма ул вакытларда җитәкчеләрне бер урында озак тотмаганнар. Түрәкол Айтматовны да хөкүмәт эшләреннән аерып, тагы көньякка – партиянең Араван-Бурин райкомына секретарь итеп җибәрәләр, аннан инде ул 1933 елның ахырына кадәр Ош райкомында эшли. Шул ук җир- су проблемалары, шул ук колхоз оештырулар, халык белән эшләү... Һәм Нәгыймә Айтматова да ире янәшәсенә басып, бу эшләрнең бер өлешен үз өстенә ала, ул күбрәк хатын-кызлар белән эшли, партия күзлегеннән карап, иске тормыш белән көрәшә, иң актив комсомолка-«кызыл яулыклы»ларның берсе була. Әлбәттә, бүгенге көн күзлегеннән караганда, аның үзбәк-кыргыз хатын-кызлары арасында иске тормышка каршы көрәшеп йөрүе бераз сәеррәк тәэсир калдыра, чөнки бу активисткалар кайбер дини кануннарга, милли гореф-гадәтләргә дә каршы чыгалар. Шул ук вакытта кыз балаларны үсмер чактан сатып җибәрүләр, укытмау, хатын-кызга кол итеп, малга караган кебек карау белән дә яңа заман Айтматовалары инде килешә алмый, шуны халыкка да аңлаталар.

«С 1931 по 1933 г. Айтматова работает заведующей женским отделом Араван-Бууринского исполкома. Она близко к сердцу принимает все невзгоды земляков, помогает им в их житейских проблемах, в трудоустройстве, обучении и лечении, вносит предложения по улучшению их положения в советские и партийные органы. Благодаря своей нравственной чистоте, глубине и благородству характера, доброжелательному отношению она пользовалась глубоким уважением, большим авторитетом. Она была не просто верной и любящей женой Торокула Айтматова, но и его соратницей, разделяла с ним его взгляды. Они поддерживали, любили и берегли друг друга»32, дип яза аның турында тарихчылар.

Аннан тагы Фрунзе, 1934 елның маеннан 1935 елның башына кадәр, Мәскәүгә укырга җибәргәнче, Түрәкол Айтматов Кыргызстан компартиясенең икенче секретаре булып эшли, ул заман өчен бу бик зур дәрәҗә инде. Әмма Түрәкол да, Нәгыймә дә эшләгән эшләре белән масаеп йөри торган, аннан файдалана торган кешеләр түгел, аларның хәтта бер урында да үз йортлары булмый, яшь гаилә хөкүмәт биргән вакытлыча фатирларда көн күрә. Әйткәнемчә, ата-ананы сөендереп, бәхетле пардан бер-бер артлы балалар туа тора, аларны тәрбияләү Нәгыймә өстендә була. Нәгыймә белән Түрәколның ул чордагы балалары турында төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән, туу вакытлары һәм урыннары шактый буталчык.

Бөтен мәгълүмат чараларында да беренче бала булып Чыңгыз бара, һәрхәлдә, без инде Нәгыймә апаның беренче баласы Риза исемле икәнлеген, аның бик иртә үлүе хакында яздык. Рәсми чыганакларда Чыңгыз Айтматовның туу елы – 1928 елның 12 декабре дип, ә туган урыны – Шекер авылы дип күрсәтелгән. Шул ук вакытта интернетта Чыңгыз Айтматов турында Җәләләбадта туган дигән хәбәрләр дә бар, чөнки аның әти-әниләре ул вакытта нәкъ менә Җәләләбадта эшли һәм яши. Әмма иң гаҗәбе ул түгел, ә Чыңгыз Айтматовның туу урыны турында бөтенләй башка төрле хәбәр! Караколда вакытта, музей хезмәткәре, урта яшьләрдәге кыргыз хатыны безгә шаккатарлык хәбәр әйтте: «Чыңгыз Айтматов Караколда туган»,- диде. Аңа бу хакта әнисе сөйләп калдырган, шәһәрдә моны белүчеләр булган. «Баласы белән авырлы вакытта Нәгыймә апа бик нык авырган һәм бәби табарга ата-анасы йортына кайткан», – диде ул. 

Хәзер сенсацион хәбәргә төрле яктан килеп, анализ ясап карыйк. Бу хәбәр шәһәргә туристларны күбрәк тарту өчен дә чыгарылган булырга мөмкин, чөнки дөньякүләм танылган язучының туган җирен карарга бирегә бөтен дөньядан килергә мөмкиннәр. Сабый чакта үлгән Риза белән дә бутаулары бар. Шул ук вакытта бу хәбәр дөреслеккә дә дәгъва итә ала. Ул чорларда Хәмзә байның беренче оныклары барысы да Караколда, аның йортында туган. Бу турыда Хәмзә байның оныгы Ринат Габделвәлиев менә нәрсә яза: «В большом двухэтажном доме деда родились в 1918 году его первая внучка Асия и в 1927 году внук Фарид. С самого раннего детства здесь находился Чингиз, рождение которого было торжественно отмечено в семьи Айтматовых.»33

Хәмзә байның ике катлы бу өе ул вакытта инде өлешчә хакимият карамагында булса да, ул аның белән ахыргача 1929 елда гына хушлаша. Димәк, Сабирның да, Шәрифнең дә беренче балалары Хәмзә бай йортында туган, ә нигә Нәгыймәнең баласы биредә тумаска тиеш, ди? Ризасы монда туган бит! Һәм нигә шәһәр кызы Нәгыймә үзенең газиз баласын әллә кайдагы утсыз-юлсыз кышлакта табарга тиеш икән? Андый чакта һәркем үзенең ата-анасы янына сыена бит... Һәм Ринат Габделвәлиевнең тагы бер җөмләсенә игътибар итик – ул Чыңгызның Хәмзә бай йортында сабый чактан булуын әйтә, аның биредә келәмдә шуышып йөргән бер фотосы да сакланган, фаразларга караганда, 1929 елның җәе булырга тиеш.

Әгәр Чыңгыз чыннан да Караколда туган булса, аның туган урынын әтисенең авылы Шекердә дип күрсәтү нигә кирәк иде икән? Кеше матур легенда өчен генә моңа бара алмый, чөнки бу зур ялган булыр иде. Бәлки, Нәгыймәнең бай баласы булуы комачау итмәсен дип, тамырлар шулай яшерелгәндер? Теге чорларда бит Хәмзә бай гына түгел, хәтта Каракол үзе дә Айтматовлар тарафыннан артык искә алынмый. Караколбу нәсел өчен шомлы һәм серле тамга салынган урын кебек сизелә... Әллә шуңа күрәме, Чыңгыз Айтматов үзе исән вакытта әнисенең нәсел тамырлары турында, Хәмзә бай, аларның Караколдагы тормышлары турында документаль әсәрләр язып калдырмаган, югыйсә Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, әллә ничә чакырылыш СССР халык депутаты, Кыргызстан бәйсезлек алганнан соң дипломатик эшләрдә булган Чыңгыз Айтматов өчен Караколның гына түгел, дөньяның бөтен архивлары ачык иде бит... 50 нче еллар ахырында Нәгыймә апаның абыйсының улы Ринат Габделвәлиев нәсел тарихы белән кызыксына башлагач, Айтматовлар бу эшне кирәксенмәгәннәр, нигә кирәк үткәннәрдә казынырга, дигәннәр. Әлбәттә, моны Нәгыймә апаның байлар нәселеннән булуын белдерәсе килмәүдән, балаларына зыян килмәсен өчен шулай эшләгәннәрдер, дип тә аңлатырга була. Әмма монда бик тирән яшеренгән гаилә серләре дә булырга мөмкин...

Әйе, Нәгыймә апа нәселенең, хәтта аның белән бәйле Караколның да Айтматовлар тарафыннан читкә тибәрелүендә ниндидер сер бар, ул серне Нәгыймә апа үзе белән алып китте. Бәлки, Чыңгызга әйткәндер, бәлки, шуңа күрә әнисенең татар туганнары ягына, гомумән, татарларга, Караколга карата сак һәм битарафрак булгандыр? Бәлки, берниниди дә сер юктыр, ул елларда документ тутыруда әллә ни тәртип булмаган, Айтматовлар урыннан-урынга күчеп йөргәндә, ул кәгазьләрнең кайберләре юкка чыгарга да мөмкин. Документ алыр яшькә җиткәч, аны үзләре яшәгән төбәктән, бу очракта, шул ук Шекердән дә яздырып алырга мөмкиннәр, аның өчен беркем йөзләрчә чакрым ераклыкта булган Караколга барып йөрмәгән... Һәм ничек язылган – шулай тарихка кереп калган – Чыңгыз Айтматов Шекер авылында туган. Тик нигәдер әтисе ягыннан туганнарның хатирәләрендә бу вакыйга берничек тә теркәлмәгән, һәрхәлдә, үзем укыган истәлекләрдә мин андыйларны тапмадым...

 

 

Ярар, кайда туса да туган, Нәгыймә белән Түрәколның беренче балалары булып Чыңгыз Айтматов исәпләнә. Икенче бала – Илгиз Айтматов, 1931 елның 8 февралендә Фрунзе шәһәрендә туган, диелгән, ул киләчәктә дөньякүләм танылган галим, академик булачак. Бу вакытта Айтматовлар, чыннан да, Фрунзе шәһәрендә яшиләр, Илгизнең анда тууы табигый хәл. Ә менә Рево белән Люциянең кайчан һәм кайда туулары турында төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән. Рево белән Люция – игезәкләр, Рево сабый чакта ук үлә. Кайбер чыганакларда алар 1934 елның 15 декабрендә Фрунзеда туган, диелә, кайберләрендә Шекердә, диелгән, 1933 ел датасы да бар. Илгиз Айтматов хатирәләрендә бу игезәкләр Мәскәүдә тудылар, дип язылган, бу – 1935 елга туры килә. «Когда в Москве родились близняшки, родители назвали мальчика Рево, а девочку Люцией, вместе их имена звучали «революция». Так как Рево постоянно болел, его забрала к себе бабушка – папина мама. Рево умер в младенчестве.»34 Дөресе – игезәкләрнең туган елы – 1934, урыны Фрунзе шәһәре булырга тиеш, чөнки Түрәколның әнисе Айымкан, оныклары туган шатлыктан күчтәнәчләрен күтәреп, аларны күрергә Фрунзега килә, бу турыда Нәгыймә апа үзе сөйләп калдырган.

Кыргыз гадәте буенча, малайны Айымкан әбигә тәрбиягә бирәләр, ул аңа Эркинбек, дип исем куша, әмма алты ай тирәләрендә, бала кинәт кенә үлеп китә, әбисе аңа күз тиюне сәбәп итә. Бу хатирәләрдә барыбер очы-очка ялганмаган нәрсәләр бар. Бу игезәкләр 1934 елның декабрендә туган булсалар, 6 айдан Рево-Эркинбек үлсә, бу инде 1935 ел – Айтматовлар гаиләсенең Мәскәүгә киткән вакыты... Мин Люциянең улы Әсәннән әнисенең кайчан һәм кайда тууын төгәлрәк ачыклавын сорадым, әмма җавап булмады. Айымкан әбинең дә кайчан үлүен төгәл генә әйтүче булмады. Люция Кыргызстан хатын-кызлары арасында беренче инженер-энергетик, җәмәгать эшлеклесе була, хәзер инде вафат. Ә төпчек бала Розаның кайчан һәм кайда тууы билгеле, ул 1937 елның 8 мартында Мәскәү шәһәрендә туа һәм аңа испан революционеркасы хөрмәтенә Розетта, дип исем кушалар, хәзер ул Роза булып йөри, танылган галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе.

Тагы 35нче еллар башына кире кайтыйк...

Кыргызстанда партия-совет карьерасында иң югары баскычка менеп җиткәндә, Түрәкол Айтматовны эшеннән аерып алып, тагы Мәскәүгә укырга җибәрәләр, бу юлы – ЦК ВКП(б) каршындагы марксизм-ленинизм курсларына, аннан Кызыл профессура институтына. Бәлки, җирле түрәләрнең әлеге адымы артык актив Айтматовны карьера үсешеннән 

читләштерү өчен кирәк булгандыр, чөнки Кыргызстанда беренче секретарьга хәтле күтәрелү мөмкинлеге дә бар бит. Бәлки, аны илдә башланган шомлы хәлләрдән шул рәвешле саклап калырга теләүчеләр дә булгандыр, әмма афәт Түрәколны Мәскәүдә дә куып җитә...

Шунысын да әйтергә кирәк, «антисоветчина»да гаепләп, бу якларда инде кулга алулар һәм юк итүләр башлана, шул исәптән, Нәгыймәнең туганнарын да. Әйткәнебезчә, 1934 елда Сәмәркандта, халык дошманы дип, Нәгыймәнең абыйсы Сабирны атып үтерәләр. Нәгыймә белән бертуган Гөлшаның каенесе Хәйдәр Чанышевны 1933 елда кулга алалар, милли

«Социаль-Туран» партиясендә торуда гаепләп, атып үтерәләр. Бу турыда Ринат Габделвәлиев менә нәрсә яза:

«При нахождении в следственном изоляторе в 1934 году у него пытались чекисты подтверждения участия Торекула Айтматова, в этой партии, что Хайдар Чанышев категорически отрицал. Эти данные я узнал из архивов Киргизии. Чанышев Хайдар был реабилитирован в 1957 году посмертно, как и Торекул жезне.»35

Шулай итеп, Түрәкол Айтматовның баш өстендә кара болытлар инде куера башлаган була. Ул Мәскәүдә алардан берничә елга булса да, котылып тора, гаиләсе белән бергә тагы берничә ел бәхетле яшәп кала... Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, Мәскәүгә ул башта берүзе китә, барып урнашкач, гаиләсен дә алдыра. Бу хакта кызы Роза Айтматова менә ничек искә ала:

«В январе 1935 года Торекул Айтматов был освобождён от должности второго секретаря Киробкома ВКП (б) в связи с его выездом в Москву  на учёбу в историко-партийный институт Красной профессуры. Обустроившись в общежитии института, через некоторое время, Торекул вызвал в Москву семью.»36

Нәгыймә балалары белән Мәскәүгә җәй көне барган булырга тиеш, чөнки Чыңгыз Айтматов үзенең истәлекләрендә Арал диңгезе дулкыннарын да, Идел елгасын да бик яратып тасвирлаган. Тукталышларда балалар әниләре белән перронга чыкканнар, зур дөньяны күзәткәннәр, тизрәк әтиләре белән күрешү турында хыялланганнар, поезд белән бергә, Мәскәүгә ашыкканнар... Айтматовлар гаиләсе башта Мәскәү тирәсендә кешедә торалар, аннан Түрәколга институтның тулай торагыннан ике бүлмә бирәләр, ул Воровский урамындагы 25 нче йорт, 15 нче фатир була. Нәгыймә балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, Чыңгыз мәктәпкә укырга керә, биредә ул рус телендә ике ел белем ала. Алга таба Чыңгыз Айтматовның әсәрләрен рус телендә яза башлавына, бәлки, шушы фактор да тәэсир иткәндер, чөнки Шекергә кайткач, андагы кыргыз мәктәбендә ул бер генә ел укый, аннан алар район үзәгенә күчәләр, Чыңгыз тагы рус мәктәбенә китә. Болары әле бераз соңрак, хәзер тагы Мәскәү хәлләренә, бигрәк тә, 1937 елга кире кайтыйк, бу бит Айтматовлар гаиләсенең соңгы тапкыр бергә булган чорлары... Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, алар җәйләрен, бөтен гаиләләре белән, Мәскәү тирәсендәге дача-йортларда ял итәләр. Димәк,

Айтматовлар ял вакытларында Кыргызстанга кайтмаганнар дигән сүз?

Инде әйткәнебезчә, 1937 елның мартында Айтматовларның төпчек кызлары Роза туа, аны тапканда, Нәгыймә бик нык чирләп кала, гомере буе астма һәм буыннар шешенүе һәм сызлавыннан газаплана. Хәер, ул беренче балаларын да авырлык белән күтәрә, соңгысында инде чире тагы да көчәя. Чыңгыз Айтматовның истәлекләреннән күренгәнчә, Нәгыймә апада тумыштан ревматизм булган. Аның өстенә, илдәге хәлләргә борчылу, үз гаиләсе, ире язмышы өчен хәвефләнү... 37 нче ел әнә шулай шомлы башлана һәм көзгә таба кайгы аларның да капкасын кага...

«Так вот, мама рассказывала, что уже перед моим рождением обстановка была очень тревожная, – дип искә ала Роза Айтматова. – Прямо в роддоме, видимо, на нервной почве она тяжело заболела. Из Киргизстана шли нехорошие известия: все, чьи имена в республике были на слуху, оказывались врагами народа. Арестовывали близких друзей, знакомых родителей, сослуживцев отца. Причём дело было поставлено так. Утром в каждом номере газеты «Кызыл Кыргызстан» выходили списки людей, о которых плохо отзывались, а вечером за ними приезжал «черный ворон»37. Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, Түрәкол белән Нәгыймә, бу бәланең алар гаиләсенә дә киләсен сизенеп, балаларны саклап калу юлларын эзли башлыйлар. Чөнки ул вакытта ирен халык дошманы, дип кулга алсалар, хатынын да шул язмыш – төрмә көткән, ә балаларны, бер-берләреннән аерып, ятимнәр йортларына таратканнар. Түрәкол белән Нәгыймәнең иң курыкканы шул булган. Нәгыймә ирен, бергәләп, Кыргызстанга кайтып китәргә үгетләгән, ә Түрәкол аны, балаларны алып, үзеннән башка гына туган якларына китәргә күндерә алган. Һәм 1937 елның август ахырында, бөтен ил буйлап кулга алулар һәм юк итүләр иң котырган вакытта, Түрәкол хатынын һәм балаларын поездга утыртып, Кыргызстанга, үзенең туган авылы Шекергә озата. Ә тагы кая озатсын – Караколда беркем калмаган, Фрунзеда кайтуга кулга алулары бар, Хәмзә картның туган якларында да аларның Мәчкәрәдә калган нәселен беренчеләрдән булып сөргенгә сөргәннәр... Вакытлыча булса да, качып котылу өчен бары тик тау араларындагы Шекер генә кала...

Менә ул, Түрәкол Айтматов, Мәскәү шәһәренең Казан вокзалыннан хатынын һәм дүрт баласын язмышлары поездына утыртып җибәрә...

«Раздались свистки, отец сошёл на перрон. Поезд постепенно набирал ход, отец в начале шёл, а потом долго бежал наравне с нашим вагоном, задыхаясь и махая рукой... Я сразу же при входе в купе занял место на верхней полке. Не знаю почему, но я знал, что больше мы не встретимся с отцом, что в последний раз я вижу его, вижу, как натыкаясь на людей, он бежит в белой косоворотке по перрону вслед за поездом, уносящим навсегда его детей и жену. Уткнувшись в подушку, я горько рыдал, чувствуя в груди застывший комок, который, казалось, никогда уже не растает. Этот твёрдый комочек не давал мне покоя. Быстро стемнело, за окнами – непроглядная мгла, только колеса стучат на стыках, а я всё не могу унять слёзы. Чувствуя временами прикосновение тёплых маминых рук к моим вздрагивающим детским плечам, слышу её ласковый, тихий голос:

– Мы не одни, сынок. Мы не одни. Смотри, сколько вокруг людей. Там, в купе, лежа на верхней полке, я глядел сквозь слёзы на темень за окном и прощался с безмятежным детством, понимая, что теперь я, как старший мужчина в семье, ответственен за маму, братишку и двух крохотных сестрёнок.»38

Әйе, бу поезд гасырларга тиң кара көннәр буе бу ятимнәрнең язмышлары буйлап озак чабачак әле...

Ә кайгы поезды артыннан, газиз хатынын һәм балаларын соңгы тапкыр күргәнен сизенеп, ата кеше йөгерәчәк...

 

Гасырларга тиң кайгылы көннәр буйлап йөгерәчәк әле ул алар артыннан...

Үзен 1938 елның ноябрендә Фрунзе шәһәрендә атып үтергәч, балаларын эзләп, Ала-Тау өсләрендә аның җаны очып йөриячәк, олы улы Чыңгыз да 2008 елның җәендә аның янына килеп яткач кына, ата кешенең җаны тынычлык табачак...

Нәгыймә сөекле иренең үлгәнен бары тик 1957 елда гына беләчәк, ул гомер буе аны көтеп яшәячәк, олы мәхәббәтләренә тугры булып калачак...

Ә хәзергә ул, 32 яшьлек татар хатыны, дүрт баласын кочаклап, билгесезлек каршына бара...

Аларны саклап калыр өчен, ул гомерен, сәламәтлеген, яшьлеген корбан итәр, әмма кешелек дөньясына даһи Айтматовлар нәселен тапшырып китәр...

(Дәвамы бар)

 

28 Айтматова Р. Слово Кыргызстана. – 1994, 10 декабря.

29   Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.230.

30   Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.231.

31 Кульбюбю Бектурганова. http://www.msn.kg/ru/news/13293/

32 Кульбюбю Бектурганова. http://www.msn.kg/ru/news/13293/

33 Габделвәлиев Р. «Идел» журналы. – 1996, №5, 57 бит.

34 Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр. 53.

35 Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр. 34.

36 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.157.

37 Айтматова Р. Слово Кыргызстана. – 1994, 10 декабря.

 

 

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

  •  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: