Ана

РОМАН-ХРОНИКА

 

Чыңгыз Айтматовның әнисе

Нәгыймә абыстай истәлегенә

 

Кереш сүз

 

Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апаның татар икәнлеген мин күптән белә идем инде, әмма кайчан да булса аның турында китап язармын, дип, башыма да китермәдем. Дөрес, иҗатымның башлангыч чорында Айтматов әсәрләрен яратып укыдым, төрки халыклар арасыннан шундый талантлы язучы чыгуына сөендем, аның татар тамырлары турында уйландым, бу хакта әдипнең үз сүзен көттем... Бер мин генә түгел, Чыңгыз Айтматовның татар анасы хакында үз сүзен әйтүен күп татар зыялылары, язучылар көтте. Аерым сөйләшүләрдә, турыдан-туры төбәп сораганда, Айтматов әнисенең татар икәнлеген яшермәгән, әмма бу хакта зурлап дөньяга да игълан итмәде...

Китапны бәян итәргә тотынганчы, милләт каршында ничә еллар торган шушы четерекле сорауларга да кагылып үтик, чөнки Айтматовлар темасына тотынгач, моны әйләнеп үтеп булмый. Ул сораулар – ни өчен Чыңгыз Айтматов үзе башлап әнисенең татар икәнлеген дөньяга белдермәгән; ни өчен ул көчле һәм гайрәтле чакларында туган якларын кайтып күрмәгән; ни өчен Нәгыймә апа да беркайчан әтисенең туган ягына кайтмаган? Туры һәм гадел сорауларга җавап та туры һәм гадел булырга тиеш. Әйе, Айтматовның әнисе – татар, әмма Чыңгыз Кыргызстанда туып-үскән, әтисе – кыргыз, ул аның туганнары арасында яшәгән, мәктәптә дә кыргызча һәм русча белем алган, шәхес буларак та кыргыз мохитендә формалашкан. Татар әби-бабасы аңа 3 яшь вакытта үлгән, татар анасы тормышны җигелеп тарткан.

Инде дөньяга танылгач, Чыңгыз Айтматовның бу бөеклекне башка халык белән бүлешәсе килмәгәндер, чөнки ул кыргызларның милли байрагы булды, чөнки Айтматов аша кыргызлар үзләре дә дөньяга танылды. Кыргызлар Айтматовны күтәрде, Чыңгыз Айтматов кыргызларны дөньяга чыгарды... Зур мөнбәрләрдән «Минем әнием татар, миндә татар каны да ага», дип аваз салу яки язып чыгу ул талант бөеклеген башка халык – татарлар белән дә бүлешү булып яңгырар иде. Айтматов моны эшләмәде. Шул сәбәпле, үзе аякта нык торганда, татар тамырларын да эзләп йөрмәгәндер, туган якларына да кайтмаган, ул аның Кукмара төбәге икәнлеген озак вакытлар белмәгән дә. Нәгыймә апа исә төпчек кызы Розаны тапканда, нык чирләп калган, соңыннан гомер буе бума чире һәм буыннар шешү белән газапланган. Бер тапкыр әтисенең туган ягына кайтырга җыенгач, нык авырып, урынга ятканын да сөйлиләр. Шунысын да онытмыйк – ул үзе дә Кыргызстанда туган бит, әтисенең туган якларын күргәне булмаган.

Чыңгыз Айтматов Татарстанга, татарларга йөз белән бу гасыр башында борыла башлый, берничә тапкыр Казанга килә, милләтне күзәтә, чагыштыра, өйрәнә... Аның аңында һәм җанында татарлыкка төп борылыш Казанның 1000 еллыгына бәйледер дип уйлыйм, ул биредә татар милләтенең бөеклеген, матурлыгын, затлылыгын күрде, чал тарихы белән очрашты... Ә инде 2006 елның февралендә, Җәлилнең 100 еллыгына Казанга килгәч, Кукмара районы музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина аның алдына Ишмән шәҗәрәсен чыгарып сала, Чыңгыз Айтматов үз нәселенең гасырлар тирәнлегенә киткән көчле тамырларын күреп, таң кала... Һәм Кукмара музеена түбәндәге хатны юллый:

«Кадерле Кукмара музеен оештыручылар! Сезгә әни ягыннан әби- бабаларым булган Габделвәлиевләр шәҗәрәсен төзү барышында тапкан мәгълүматларыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Могҗизага тиң бу хәбәр минем өчен көтелмәгән булды, ә Айтматовларның барлык гаиләсе, нәселе, әби-бабаларым өчен бу тарихи бөек хәбәр. Сез Кукмара җирендә безнең нәселнең шәҗәрәсен торгыздыгыз. Хәзер бу урын, бу авыл безнең өчен изге урын булачак...» дип язган Чыңгыз Айтматов 2006 елның 15 сентябрендә Кукмарага юллаган хатында.

Әйе, инде гомеренең азагында, күңел кояшы баеп барганда, Чыңгыз Айтматов Казанга сәфәрләрен ешайтты, әби-бабаларының туган ягына, ахрысы, аны кан да, җан да тартты... 80 яше туласы елны, 2008 елның май аенда ул Татарстанга әнисе ягыннан әби-бабаларының тарихы турында документаль фильм төшерергә дип кайта. Инде ТАТАР булып, өлгереп, сагынып, яратып, Казанга кайта, дулкынланып, әнисенең туган якларына – Кукмара төбәгенә юлга чыгарга җыена... Әмма ТӘКЪДИР аның юлына аркылы баса – гасырларга сузылган 80 еллык гомерендә туган нигезгә кайтып тезләнергә бер көн вакыт җитми... Каты авырып киткән Чыңгыз Айтматовны 16 майда Казан больницасына салалар, аннан аңсыз хәлдә Германиягә дәваланырга озаталар, ул шунда, данлыклы Нюрнберг шәһәрендә 10 июнь көнне үлә...

Минем уемча, Чыңгыз Айтматовның рухи һәм җисми яктан үлеме Казанда булды – очкыч белән Германиягә алып киткәндә, ул инде аңсыз була, ясалма йоклату системасына тоташтырыла... Әсәрләрендә чиксез галәм киңлекләренә омтылган, җаны белән дә, тәне белән дә җиһан улы булган әдип мәңгелеккә дә күкләр аша күчте... Җаны да борынгы татар бабалары дәүләт тоткан меңьеллык Казан өстеннән, әби-бабалары иген иккән, көн иткән Кукмара – Мәчкәрә басулары өстеннән, кыйтгадан- кыйтгага таралып яткан Татар Иле өстеннән очкандыр... Сулкылдап елый- елый, бәхиллек сорый-сорый, татар анасының моңлы тавышын тыңлый- тыңлый, мәңгелеккә таба очкандыр... Ә каршысына кыпчак далаларыннан, Тәңре тауларыннан яланаяклы малай йөгергәндер, аңа таба ак атка атланган кыргыз атасы чабып килгәндер, татар анасы ак яулыгын болгап, көтеп торгандыр, алар аны күтәреп алып, үз яннарына – мәңгелек дөньясына алып киткәндер... Чыңгыз Айтматовның тәне – атасы күмелгән Ата-Бәйет зиратында, җаны – Ана-Бәйет кабере өстендә, заман ахырына кадәр җир белән күкне тоташтырып торадыр... Һәм Тәңре таулары белән Урал таулары арасында, Ыссык-Күл белән Идел буйларында Найман-Ананың җан ярасыннан саркып чыккан ялвару-догалары үксеп елыйдыр кебек:

«Синең исемең ничек, исеңә төшер, исемеңне исеңә төшер! Синең исемең Маңкорт түгел, син Юламан! Бу мин, синең анаң! Юламан улым, син кайда?!»

Миңа бу китапны язу җиңел дә, шактый авыр да. Җиңел – чөнки мин бу юнәлештә күп эзләнүләр алып бардым, авыр – чөнки бөтен белгәннәремне әйтә алмыйм, башкаларның гаилә серләрен дөньяга чыгарасым килми... Чыңгыз Айтматовның соңгы еллардагы иҗатын, бигрәк тә аның дин-милләт мәсьәләсендәге кайбер фәлсәфи карашларын да кабул итә алмыйм. Бу үзе аерым өйрәнүне һәм бәяне сорый торган зур тема, шуңа күрә мин аңа хәзергә кереп тормыйм. Чөнки минем төп максатым – Чыңгыз Айтматов турында түгел, ә аның әнисе Нәгыймә апа Айтматова-Габделвәлиева турында китап язу. Аның язмышы мисалында читтә гомер иткән һәм башка милләт вәкилләре белән тормыш корган меңнәрчә-меңнәрчә татар хатын-кызларының язмышын чагылдыру... Әйе, Нәгыймә апаның балалары һәм оныклары кыргыз, дип язылган, алар, нигездә, рус телендә иҗат итүче, кыргыз халкына хезмәт куючы зыялылар, галимнәр, язучылар. Һәм Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Казакъстанда, Россиянең үзендә дә мондый мисаллар – миллионлаган, алар татар халкы өчен югалту булса, башка милләтләр өчен зур табыш... Татар Анасыннан туган Чыңгыз Айтматов исә – бөтен кешелек дөньясы өчен зур табыш һәм ачыш.

Бу китап документаль жанрда язылырга тиеш иде, әмма мин артык рәсмилектән бераз читләшеп, бәян итүемне фәлсәфи уйланулар аша да алып барырга булдым. Танышу барышында, документлар мәсьәләсендә дә шактый каршылыклар һәм төгәлсезлекләр барлыгын ачыкладым. Әйтик, Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә Габделвәлиевнең туган елы төрле кешеләрнең язмаларында төрлечә күрсәтелгән: 1840, 1850 яки башка даталар. Мин моны ачыклау өчен Киров шәһәрендә булып, өлкәнең дәүләт архивыннан Вятка губернасы, Малмыж өязе, Мәчкәрә авылының 1850 һәм 1858 елгы ревизия материалларын алдырдым. Әмма бу елларда Хәсән улы Хәмзә теркәлмәгән, димәк, ул әле тумаган да булган. Хәмзә Габделвәлиевнең метрикасы да бер җирдән дә табылмады. Шулай ук данлыклы Ишмән шәҗәрәсе белән ревизия материаллары туры килмәгән урыннар да бар. Ни кызганыч, бөтен сорауларга җавап бирергә тиешле 1897 елгы беренче халык саны алу документлары да хәзерге Кыргызстанның Каракол шәһәре буенча бөтенләй сакланмаган булып чыкты, бу документ Малмыж өязе буенча да юк ителгән, бәлки, үзенә күрә бер сәясәт булгандыр... Нәгыймә апаның анасы Газизәбану буенча бераз ачыклык кертә алдым, ул турыда алга таба язармын. Ә менә Нәгыймә апаның үз язмышына кагылган шактый гына документлар йә юк, йә каршылыклы, яки чор-даталары күрсәтелмәгән, буталган. Нәгыймә апаның хезмәт кенәгәсе дә, кайбер мөһим документлар да балаларында сакланмаган. Шуңа күрә, кайбер нәрсәләрне йә истәлекләргә таянып, яки ире Түрәколның биографиясе янәшәсендә ачыкларга туры килде. Шуны да әйтәсем килә, халык дошманы дип, 1938 елда атып үтерелгән Түрәкол Айтматовның хронологик автобиографиясе балалары тарафыннан шактый тулы һәм җентекләп эшләнелгән, ә Нәгыймә апа турында алай дип әйтеп булмый. Хәер, алар әниләренең татар тамырлары турында үзләре дә бик аз белгәннәр, моны аңларга да була.

Әйткәнемчә, әсәрне язар өчен мин Нәгыймә апаның әтисе туып-үскән Мәчкәрә-Кукмара якларында да, ул заманда бу төбәк үзәге булган Малмыж шәһәрендә дә, губерна үзәге саналган Вятка (хәзерге Киров) каласында да, Хәмзә Габделвәлиев туганнары белән XIX гасыр азакларында күчеп урнашкан, Нәгыймә апа туып-үскән хәзерге Кыргызстанның Каракол шәһәрендә дә, ул яшәгән һәм күмелгән Бишкәк каласында да булдым. Шулай ук Нәгыймә апаның балалары Илгиз Айтматов һәм Роза Айтматова белән очрашып сөйләштем, Роза ханымның әти-әнисе буенча туплаган архивы белән таныштым, бу хакта язган хезмәтләрен укыдым, Нәгыймә апаның абыйсының улы Ринат Габделвәлиев белән очрашып, аннан күп мәгълүмат алдым, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын. Шулай ук Чыңгыз Айтматовның барлык әсәрләрен диярлек яңадан укып чыктым, мине бигрәк тә аның әнисе үлгәнче язган әсәрләре кызыксындырды. Безне, татар язучылары Ркаил Зәйдулланы һәм мине, Бөтендөнья татар конгрессы 2014 елның ноябрендә Нәгыймә Айтматова-Габделвәлиеваның 110 еллык юбилее тантанасында катнашырга һәм аның турында әсәр язарга материал туплар өчен Кыргызстанга җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировка аерата рәхмәтләремне әйтәсем килә. Бу сәфәребездә безгә Кыргызстанның «Туган тел» татар Мәдәният үзәге зур ярдәм итте, аның җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскуловага рәхмәтләремне белдерәм! Без Кыргызстанда Нәгыймә Айтматованы белгән күп кешеләр белән очраштык, бу хакта алдагы бүлекләрдә язарга уйлыйм.

Шулай ук Кукмара районының төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшинага, музей хезмәткәрләренә, Мәчкәрә авылы халкына, Киров шәһәрендә яшәүче милләттәшләремә, Казан галимнәре Ирек Һадиев белән Раиф Мәрдановка да миңа ярдәм иткәннәре өчен

рәхмәтлемен!

Укырга уңайлы булсын өчен, хезмәтемне берничә бүлеккә бүлдем, халыкка Нәгыймә Айтматова һәм аның нәселе турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат җиткерергә тырыштым. Әлбәттә, әсәрем Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә туып-үскән Кукмара-Мәчкәрә якларыннан, бу олы нәселне туплаган Ишмән шәҗәрәсеннән башланыр, Каракол-Пржевальск-Кыргыз иле белән  дәвам итәр, Айтматовларның Пишпәк-Фрунзе-Бишкәк чорын яктыртыр, алар белән бергә Җәләләбад-Ош-Мәскәүләргә барып чыгар, халык дошманы Нәгыймә апаның дүрт ятиме белән бергә, иренең һәм Чыңгыз улының туган авылы Шекердә, Талас үзәнлекләрендә, Манас тауларында һәм далаларында көн күрер, мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматовның газиз әнисе буларак, соңгы көннәрен тасвирлар...

 

Бу әсәрем ата-анасы янында тормышның иң матур чакларын күргән, ире янәшәсендә гомеренең иң бәхетле чорын кичергән, халык дошманы хатыны булып, авыру килеш дүрт ятимне җигелеп өстерәгән, үстергән, кеше иткән, гомеренең ахырында дөньяга танылган балаларының бәхетен күреп өлгергән АНА турында, Татар хатыны Нәгыймә Айтматова-Габделвәлиева турында якты истәлек, рухына бер дога булсын иде...

Автор.

 

Чыңгыз Айтматовның татар бабалары туган төбәк

Әйткәнебезчә, Чыңгыз Айтматовның бабасы, ягъни, әнисенең әтисе Хәмзә Габделвәлиев хәзерге Татарстан Республикасының Кукмара районы, Мәчкәрә авылында туып-үскән. Элек бу татар авылы Малмыж өязенә кергән, Вятка губернасы составында булган. Тарихчылар фикеренчә, Мәчкәрә авылына нигезне XVI гасырда шушы Габделвәлиев-Үтәмешевләрнең нәсел башында торган Ишмән Туктаргали улы салган. Безнең уебызча, бу авыл тагы да борынгы, аның тарихы болгар чорларына, XII-XIII гасырларга, аннан да иртәрәк заманнарга барып тоташа. Безнең фикеребезчә, Мәчкәрә авылы XVI гасырга кадәр дә булган, һәм анда, кайбер тарихчылар язганча, удмурт-арлар гына яшәмәгән, татарлар да көн күргән. Гомумән, кешеләр бу тирәләрдә моннан ун мең еллар элек яшәгәннәр, шушы хакта Кукмара төбәгеннән, Мәчкәрә авылыннан табылган борынгы табылдыклар сөйли.

«Человек обитал на кукморской земле несколько тысяч лет назад, об этом говорят находки, обнаруженные в Урясьбаше, Кукморе, Маскаре, Салтык-Ерыкле. Каменное долото, скол с конического нуклеуса, каменный отбойник, найденные в них, принадлежат эпохе неолита (около VIII-III тысячелетия до нашей эры»1, дип яза тарихчылар. Бу кешеләр кемнәр булган – без өздереп кенә әйтә алмыйбыз, әмма безнең җирләрдәге бөтен борынгы тарихны җиңел генә фин-угыр халыкларына биреп кую белән дә килешмибез. Бу – безнең дә җирләр, безнең дә тарих, безнең дә язмыш...

 

 

Кукмара районының археологик картасында Мәчкәрә авылында таш һәм бронза чорында да кешеләр яшәгәнлеге, алардан торак урыннары калганлыгы һәм шул заман табылдыклары яктыртылган. Бу якларда беренче болгарларның 1236 елларда пәйда булулары хәбәр ителә: «Первые булгары появились в селе Маскара, освоенной до них черемисами. Затем появились булгары-татарские села Кулларово (Чишмабаш), Ураскино (Туембаш) и Янцобино.»2 Мәчкәрә авылыннан шулай ук Алтын Урда чоры тәңкәләре табылганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Димәк, биредә татарлар инде шул чорларда ук яшәгән. Әйткәнебезчә, Казан җимерелгәч, аларга качып котыла алган казан татарлары да килеп кушыла, Касыйм ханлыгында, мишәр илендә хәлләре авырайгач, чукынудан качкан татар-мишәр морзалары да биредә сыену таба. Менә шушы «морзалар факторы»на киңрәк тукталасым килә.

Чыңгыз Айтматов та үзендә татар морзалары каны акканын белгән булырга тиеш, чөнки ул бу хакта журналистларга сөйләгән. Үтәмешевләр нәселенең Татарстандагы дәвамчысы, Чыңгыз Айтматовның биредәге ерак туганы, журналист Гөлназ Галимҗанова менә нәрсә яза:

«Чыңгыз Айтматов та журналист Мәгъсүм Гәрәев белән 2000 елдагы очрашуында: «Мин бит – татар малае, татар язучысы! Миндә татар каны, морзалар каны бар. Мин шуның белән горурланам», – дип сөйләгән.3

Димәк, Чыңгыз Айтматов ул чакта ук татар бабаларының морза нәселеннән икәнлеген белгән! Гадәттә, бездә морзалыкка мишәрләр дәгъва кыла, алар арасында, чыннан да, татар морзалары-князьләре шактый. Ә Кукмара төбәгенә морзалар кайдан килгән икән соң? Моның да җавабы һәм сәбәбе бар. Әйткәнебезчә, Чыңгыз Айтматовның татар бабалары нәселе Ишмән шәҗәрәсенә барып тоташа, ә бу шәҗәрә үзе данлыклы Кара-бик шәҗәрәсе белән аваздаш, ягъни, бер-берләрен тулыландыралар һәм дәвам итәләр. Туктаргали картның кабере бүгенге көндә Балтач районының Бөрбаш авылында, ә Ишмән нәселе исә шушы Мәчкәрә төбәгендә тамыр җибәргән. Бу зур нәселнең дүрт йөздән артык кешене үзенә туплаган шәҗәрәсе инде узган гасырларда ук эшләнгән, ул соңгы вакытларда тулыландырылган һәм фәнни әйләнешкә кертеп җибәрелгән.

Мин шәҗәрәнең гарәпчә һәм кирилл хәрефләрендә язылган вариантлары белән Кукмара районы төбәк тарихын өйрәнү музеенда да, татар шәҗәрәләре турындагы фәнни китаплар аша да таныштым. Бу нәсел шәҗәрәсенә җентекләп тукталуымның сәбәбе Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа да шушы Ишмән нәселеннән була, аның әтисе Хәмзә Габделвәлиев фамилиясен йөртә. Шәҗәрәнең зур бер тармагы исә Үтәмешевләр фамилиясе белән дөньяга тарала, алардан да танылган байлар, иганәчеләр, зур галимнәр чыга. Шәҗәрә төзүчеләр Ишмән нәселенең Шәһре Болгар якларыннан булуын язып калдырганнар, шул ук вакытта аларның Ханкирмәннән (Касыйм каласы), төньяктан килүләренә дә ишарәләр бар, Ишмән нәселенең данлыклы Кара-бик, Карахан нәселе белән дә бәйлелеге күренә.

Кара-бик шәҗәрәсенең берничә варианты бар, ул Татарстанда, бигрәк тә, төньяк районнарда шактый таралган. Белгәнебезчә, Кукмара районы республикабызның төньягына урнашкан, ә Мәчкәрә авылы бу районның да иң төньяк читендә, Киров өлкәсе чигендә. Кара-бик шәҗәрәсенең галим Сәет Вахиди тапкан нөсхәсендә Ишмән исеме дә бар, ул инде теге заманнар өчен соңгы буыннарның соңгысы булып тора, шәҗәрә Туктар Ибраев тарафыннан 1851 елда төзелгән. Кара-бик шәҗәрәсенең күпчелек вариантлары Нух галәйһиссәламнән башлана, арада ханнар һәм акыл ияләре бар, шулар арасында Сократ хәким һәм Бачман ханның исемнәре еш телгә алына. Шәҗәрәләрдә Кара-бик нәселенең Рум тарафыннан, Византиядән килгәнлеге кат-кат әйтелә, Искәндәр Зөлкарнәй исеме кабатлана, Идел- Җаек буйларына килеп урнашкан Кара-бик тә – шул затлы нәселдән, Ишмән үзе дә әлеге нәсел тармагында.

Без югарыда телгә алган Ишмән шәҗәрәсе галим Марсель Әхмәтҗанов китабында Туктар карттан башлана. (Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан: 1995. – 111 бит.) Ә Шиһабетдин Мәрҗани исә Мәчкәрәгә күчкән Ишмән нәселен Сөләйман әл-Кирманидән башлый:

 

«Үз балалары бу заманда нәселләрен «Габдулла бине Габдесәллам бине Хәлил бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман әл-Кирмани» дип билгелиләр»4, дип яза ул. Мәчкәрәдә табылган һәм хәзер Кукмара музеена куелган Ишмән шәҗәрәсе дә Сөләйманнан башлана, аннан – Кол Сөләйман, аннан – Кодаш, аннан – Тәбеҗ, аннан – Көчек, аннан соң Туктаргали. Кайбер галимнәр – Ишмән нәселенең башында торган бу Сөләйманнарны Болгардан килгән, дип, кайберәүләр Алтын Урдадан күчкән дип баралар, Ханкирмәннән, Нократ (Нухрат) авылы якларыннан күчкәннәр, дип тә язалар. Минем дә шушы Ханкирмән – Нократ (Нухрат) юнәлешен ныклабрак өйрәнәсем килә.

Ишмән нәселенең зур бер тармагы булган Үтәмешевләр дә чыгышларын Бөрбаш-Мәчкәрә белән генә бәйләп куймыйча, үзләрен Кырым ханнары, нугай морзалары, Чыңгыз хан-Сөембикәләр белән бәйләп карыйлар.

Архив материалларын өйрәнгәндә, мин Үтәмешевләрнең Саров белән бәйле тамырларына да килеп чыктым. Саров – урта гасырларда «Мишәр Йорты» дип йөртелгән мөстәкыйль татар дәүләте булган, Үтәмешевләр нәселе дә шунда яшәгән, ул хәзер Түбән Новгород белән Мордовия арасында, атом заманында «Арзамас-16» атамасын да йөртте. Бу кала татар чыганакларында Сарыкылыч дип атала, аңа 1198 елда төрки бортас- мишәрләр нигез салган булырга тиеш, аларга Алтын Урданың затлы татарлары да килеп кушыла.

«В средние века территория саровского края называлась Мещерской областью, – дип яза тарихчылар. – Данная земля сохранила память о мещерских татарских князьях и мурзах, рядовых татарских воинах, которые в впоследствии пошли на службу Московскому государству или участвовали в создании Крымского, Казанского, Астраханского ханств. Татарская этническая общность проживала в крае с государственным устройством под названием Мещерский Юрт.... Мещерский Юрт – государство позднеордынского времени 14-15 веков.»5

Шушы хезмәттән күренгәнчә, Мишәр Йортының ханы Беханнан Акчуриннар нәселе китә, аннан – Сәидәхмәт, аннан – Үтәмешләр башлана, бу 14-15-16, хәтта 17 нче гасырларга туры килә. Бу затлы татарлар берничә гасыр Саров-Сарыкылычны үз кулларында тота, әмма заманалар үзгәргәч, көчләп чукындырулар башлангач, ил-җирләрен ташлап, төрле урыннарга таралырга мәҗбүр булалар. Менә минем кулымда 17 гасырда Саров монастырена үз җирләрен саткан татар морзаларының исемлеге. Безнең уебызча, бу татарларның җирләрен бушка тартып алганнар, чөнки җиңелүчеләр белән артык сөйләшеп тормаганнар... Менә шул исемлектә Үтәмешевләр исем-фамилиясе дә бар.

«Список татар продавших земли Саровскому монастырю в 17 веке. Будалей мурза Утемишев сын Кутыев, Утемиш мурза Сюнбаев сын князя Седехметьева. »

Бу исемлек шактый озын һәм сәер, анда инде чукындырылган татарларның христиан исемнәре дә бар. Үтәмеш морза исем-фамилиясе ике тапкыр искә алына. Үтәмешевләрнең Саров-Сарыкылычтагы тарихлары белән кызыксынучылар өстәмә рәвештә түбәндәге архив чыганакларын өйрәнә алалар:

  • Архив татарских земель Саровского края – ЦГА Мордовии;
  • Родославная князей Мещерских – ГА г. С.Петербурга;
  • Документы землевладения Саровского края – Архив г. Арзамаса- Сарова.

Безнең уебызча, Саров-Сарыкылычтан киткән Үтәмешевләр шушы Кукмара, Мәчкәрә, Балтач тирәсенә дә килеп урнашкан булырга мөмкин. Ни генә булса да, республикабызның төньягында яшәгән татарларны, шул исәптән, Ишмән нәселен дә, Сарыкылыч морзалары, Кара-бик шәҗәрәсе, кариле татарлары тарихы белән дә бәйләп өйрәнергә кирәктер, чөнки алар барысы да бер тамырдан. Бу хакта галим Марсель Әхмәтҗанов та әйтә:

«Канбар, Кара-бик нәселләре Сакмар суы буйларыннан Нократтагы Карино авылына һәм Чувашстан чигеннән Уфага кадәр булган киң мәйданнарда яшиләр, – дип яза ул. – Аларның саны йөзләрчә мең кешегә җитә. Шунлыктан Кара-бик нәселенең Идел-Урал буе татарлары этник тарихында урыны зур. Кара-бик халкын тәшкил иткән угыз-кыпчак ырулары Болгар вилаятендәге исән калган болгарлар белән кушылып, бүгенге Идел-Урал татарларының зур бер компонентын тәшкил итәләр.»7 Язмабызда ни өчен Кара-бик шәҗәрәсенә, кариле-нократ татарлары тарихына җентекләп тукталабыз соң? Чөнки, безнең уебызча, Кукмара төбәгендә, бигрәк тә аның Мәчкәрә кебек иң төньяк читендә яшәгән татар авыллары тарихына, шул исәптән, Ишмән нәселенә дә кариле-нократ татарларының тәэсире нык булган. Бу инде башкачарак тарих, үзенчәлекле холык һәм мәдәният, саладан бигрәк, кала традицияләрен саклау һәм дәвам итү, гаять тырышлык, генетик яктан, нәселдән килгән лидерлык билгеләре һәм затлылык... Кукмара татарларында, шул исәптән, Чыңгыз Айтматовның татар нәселендә һәм үзендә дә боларның барысы да бар.

Тарихчы-галим Дамир Исхаков та нократ татарларына зур бәя бирә:

«Нократ татарларының төп өлешен, үзәк өлешен Алтын Урдадан чыккан татарлар тәшкил иткән, – дип яза ул. – Тәгаенрәк тә әйтеп була: алар кыпчак кабиләсеннән чыкканнар. Барысы да – затлы татарлар. Казан ханлыгы оешкан вакытта Болгар вилаяте ягыннан Казан тарафына үтеп кереп, Арча даругасында, ягъни өязендә, хөкемдарлар булганнар. Ягъни, хакимиятне кулда тотканнар, бәкләр, хаким катлам булганнар.»8

Менә шуларны белгәннән соң, Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан бабаларының нәкъ менә Кукмара төбәгеннән, Мәчкәрә авылыннан, кариле-нократ татарларының бөтен традицияләрен дәвам иткән Ишмән нәселеннән булуына гаҗәпләнергә кирәкми. Болар – узган меңьеллык башында ук, Болгар дәүләте составында булуларына карамастан, Ар Иле дип аталган үз мөстәкыйль җирләрендә яшәп яткан, Алтын Урда составында да чагыштырмача мөстәкыйльлекләрен саклап калган, әле 1361 елда да  «Каринское Княжество» дип аталган үз биләмәләрендә көн күргән затлы- гайрәтле татарлар. Рус рәсми чыганакларында кариле татарларын «Арские князья», дип тә атаганнар, моны Арча атамасы яки ар-удмуртлар белән генә бәйләп карарга ярамый, нәкъ менә Нократның татар-нугай-мишәр морзалары шул исем белән аталганнар. Тарихтан билгеле булганча, бары тик 1489 елда гына бу җирләрне Иван III гаскәре сугыш белән яулап ала һәм Кар Иле – Ар Иле, төньяк татарларының мөстәкыйль иле көчләп рус дәүләте составына кертелә. Нәтиҗәдә, чукынырга теләмәгән татар морзаларының бер өлеше шушы Малмыж якларына, Кукмара төбәгенә килеп урнаша, Казан ханлыгы җимерелгәнче, татар дәүләте составында яши. 1552 елдан соң да бирегә Казан ягыннан качкан татарлар күпләп килә, шулай итеп, Кукмара төбәгендә шәһәр мәдәниятен һәм мәгърифәтен үзләштергән, һөнәрчелеккә оста кала катлам барлыкка килә һәм ул бүген дә дәвам итә.

Инде Мәчкәрә авылының – Ишмән иленең Чыңгыз Айтматов бабалары яшәгән чорларына – XVIII-XIX гасырларга кайтыйк. Шунысын да әйтергә кирәк: бу авыл ул вакытта ук гөрләп торган, саладан бигрәк, каланы хәтерләткән, мәгърифәт-мәдәнияте белән нык аерылган, сәнәгать ягыннан да үзәк ролен башкарган. XVIII гасыр ахырында инде монда таш мәчетләр һәм данлыклы мәдрәсәләр булган, XIX гасырда исә Мәчкәрәдә киҗе-мамык, бәс-тукыма фабрикалары, чуен кою заводлары гөрләп эшләп торган, аның сәүдәгәрләре дөнья белән эш йөрткән. Моңа төбәк тарихын өйрәнүче

галимнәр дә игътибар иткән.

«Беренче гильдияле Малмыж купецлары» Үтәмешевләр хәйриячелек белән дә нык шөгыльләнгәннәр алар Малмыждан Казангача арада йөзләгән мәчет-мәдрәсәләр салдырганнар һәм тотканнар. «1802 елда Казанда алар акчасына «Иске таш» мәчете һәм 1882 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе төзелә», дип языла алар турында. Моның өстенә Үтәмешевләр төрле дәрәҗәдәге депутатлар, гласныйлар, җәмәгать эшлеклеләре дә булып торалар. Әмма совет власте аларның бар мал-мөлкәтен тартып ала, үзләрен төрмәләргә озата. Шуңа карамастан, затлы, мәгърифәтле Үтәмешевләр нинди шартларда да юкка чыкмый. Шушы Мәчкәрә авылында 1926 елда туган, 3 яшендә әнисе белән сөргенгә сөрелгән Рөстәм (Үзбәк) Исмәгыйль улы Үтәмешев космос һәм медицина өлкәсендә дөньякүләм танылган галимгә әйләнә, галәмгә очучы космонавтларны укыта, Юрий Гагаринны да галәмгә очарга ул әзерли. Аның улы Илдар Үтәмешев тә – медицина техникасы өлкәсендә дөньякүләм танылган галим, Мәскәүдә зур фәнни институт белән идарә итә. Шуңа күрә Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан нәселе нәкъ менә шушы авылдан, нәкъ менә шушы Үтәмешевләр- Габделвәлиевләр нәселеннән булуы бер дә гаҗәп түгел кебек.

Инде хәзер шәҗәрәнең үзенә килик. Ишмән шәҗәрәсе татар галимнәренә инде күптән таныш, Марсель Әхмәтҗанов аны үзенең 1995 елда чыккан

«Татар шәҗәрәләре» китабына да керткән, аның төп нөсхәсе Казанда, Мирасханә архивында саклана. Ишмән шәҗәрәсен Чыңгыз Айтматов нәселе белән бәйләп өйрәнү, миңа калса, «Идел» журналында, 1996 елның 5-6 нчы саннарында, Ринат Габделвәлиевнең «Они оставили добрую память» дип аталган мәкаләсе басылып чыккач башлана. Әйткәнебезчә, Ринат ГабделвәлиевНәгыймә апаның якын туганы, бертуган абыйсы Шәрифнең улы, ул хәзер дә Бишкәк шәһәрендә яши. Ринат абый бу язмасында Хәмзә Габделвәливне 1840 елда Казанда туган, дип ялгышрак язса да, иң кирәген – аның бабаларының XVI гасыр урталарында Мәчкәрә авылына нигез салуларын хәбәр итә. Әлбәттә, бу – татар галимнәренә, төбәк тарихын өйрәнүчеләргә бер сигнал була. Кукмара районының төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина Мәчкәрәгә барып, мәктәп музееннан Ишмән шәҗәрәсенең авыл картлары язып калдырган нөсхәсен эзләп таба. Ул гарәп хәрефләре белән була, анда бу нәселдән дүрт йөзгә якын кешенең исеме теркәлгән, кырыена болай дип язылган:

«Мәчкәрә авылы шәҗәрәсе.

Әхмәтфадик Мөхәммәтһади угылында сакланып килгән шәҗәрәдән күчереп алдым. Габделмәҗид Хуҗиәхмәд улы. 1945нче ел, 25 мартта.

Бу бабайларның бу җиргә күчеп килүләре тәхминнән (якынча. – ред.) 1700 нче еллар булырга кирәк.»

Ләбүдә ханым җирле төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм Казан галимнәре Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрданов ярдәмендә, Ишмән шәҗәрәсенең кирилл хәрефләре белән язылган нөсхәсен торгыза. Менә шунда Габделвәлиев Хәмзә Хәсән улы һәм аның туганнары Әхмәтгали белән Галия исемнәре аша, Нәгыймә апага барып чыгалар. Дөрес, Нәгыймә апа тармагы, Чыңгыз Айтматов, аның туганнары һәм балалары шәҗәрәгә соңыннан өстәлә, чөнки 1945 елда бу мөмкин хәл булмый. Ә Ринат Габделвәлиев Мәчкәрә турында Караколда ишеткән булырга тиеш, чөнки әтиләре сугышта үлгәч, аларны Нәгыймә апаның төпчек энесе Абдулла үз тәрбиясенә ала. Соңгы елларда Ринат абый Мәчкәрәдән, шушы нәселдән чыккан тагы бер бик билгеле кеше турында күп өйрәнде һәм язды, ул – Исхак хаҗи Габделвәлиев, Хәмзә абыйның әтисе Хәсән белән бертуганнар.

 

1858 елгы ревизия материалларыннан күренгәнчә, Исхак 1841 елгы булырга тиеш, күп хезмәтләрдә 1839 елгы дип күрсәтелә. Ул яшьтән үк Казанда, Оренбургта, Троицкида, Эрбеттә сәүдә тирәсендә эшләп байый, аннан Семипалатинскида һәм Петропавелда үзенең сәүдә үзәкләрен ача, соңыннан Верный (хәзерге Алма-Ата) шәһәренә килеп урнаша. Ул бөтен Җидесу төбәгенең иң зур бае булып таныла, бөтен Россия һәм Кытай белән сәүдә итә. Менә шушы Исхак хаҗи 1880 елларда Мәчкәрәгә кайтып, абыйсы Хәсәннең балалары Хәмзә, Әхмәтгали һәм Галияне Урта Азиягә алып китә, шулай итеп, Габделвәлиевләр хәзерге Караколга килеп җитәләр һәм шунда төпләнеп калалар... Болар турында Каракол бүлегендә җентекләбрәк язарбыз, хәзер тагы узган гасырлардагы Мәчкәрәгә әйләнеп кайтыйк.

Ишмән шәҗәрәсе белән 1858 елның 4 мартында Мәчкәрә авылында уздырылган ревизия материаллары бераз туры килми, дигән идек, чөнки анда Хәмзә Габделвәлиев юк, ул бу вакытта тумаган булырга тиеш, шуннан чыгып, без Хәмзәне 1860 нчы елгы, дип әйтә алабыз.

Ни өчен 1880 елларда өч бертуган Габделвәлиевләр Хәмзә, Әхмәтгали һәм Галия, кәрванга ияреп, Урта Азиягә кубарылып чыгып китә соңмонысы минем өчен ачыкланып бетмәде, чөнки бер Исхак хаҗиның чакыруы гына туган авылны, ата-ананы ташлап чыгып китәргә сәбәп булып тора алмый. Җитмәсә, Хәмзәнең авылда яшь хатыны һәм Исмәгыйль исемле улы да кала. Моны кайберәүләр Үтәмешевләр тарафыннан көндәшлеккә кайтарып калдырырга телиләр, әмма ышандырмый, чөнки алар туганнар бит! Хәмзәнең соңыннан да Мәчкәрәгә кайтып йөрүен, гаиләсенә ярдәм итүен әйтүчеләр бар. Ә менә Хәмзә байның Мәчкәрәдә калган улы Исмәгыйль турында авылда шактый күңелсез хәбәрләр дә ишетергә туры килде. Тормышлар бик авырайгач, ул өен сатып, Кыргызстанга китә, әмма аны салкын кабул иткәннәр, дигән хәбәрне сөйләделәр. Исмәгыйль яңадан авылга кайтып, кеше өстендә яшәп үлде, диделәр, әмма бик тыныч, яхшы кеше булуын әйттеләр... Мин бу турыда Бишкәктә Роза ханымнан да, Ринат Габделвәлиевтән дә сорадым, әмма алар берни дә әйтә алмады. Шул ук вакытта Нәгыймә апаның Исмәгыйль белән элемтәдә торуы турында да хәбәрләр бар. Без моны ачыклап бетерә алмадык, чөнки Кыргызстанда да бу хәбәрне авыррак кабул иттеләр, шуңа күрә мин дә артык төпченеп тормадым...

Ә Мәчкәрәдә Хәмзә абыйлар яшәгән төп нигезне эзләп таптым, хәзер анда башка кешеләр яши инде... Хәмзә аганың күршеләрендә генә Мәчкәрәнең данлыклы мәдрәсәсе булган, хәзер аннан зур-зур нигез ташлары гына ятып калган... Мәчкәрә мәдрәсәсе турында заманында Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек акыл ияләре язып калдырган, бу мәдрәсә һәм авыл белән Каюм Насыйри, Курсави, Әмирхан, Баруди, Җамалетдин Бикташиларның язмышы бәйләнгән, анда укып чыккан һәм укыткан гыйлем ияләренең саны йөзләрчә...

 

Хәмзә аганың нигезе һәм мәдрәсә мәчет урамында, мәдрәсәдән Беренче Җәмигъ мәчеткә кадәр заманында ак таш җәелгән булган. Атаклы Хәсән байның йорт-кибетләре дә шушы урамда, таш келәт-кибете һаман эшләп тора. Менә Беренче Җәмигъ мәчет, аны 1791 елда Габдулла Үтәмешев салдыра, совет чорында анда ашлык склады булган, чеби дә тотканнар, хәзер ул торгызу хәлендә. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт бина, түшәмнәре бизәкле, диварлары калын, ишек-тәрәзәләре атлы арба сыярлык... Биредә инде шактый еллар торгызу эшләре бара, әмма эшлисе эш җитәрлек әле. Бу эшләр белән авылның имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов җитәкчелек итә, ул биредә соңыннан мәчет булачагын әйтте.

 

Менә Икенче Җәмигъ мәчет (анысы башта агачтан салына) 1800 елда Габдулла Үтәмешевнең улы Муса Үтәмешев тарафыннан Ислам диненә килгән удмуртлар өчен төзетелә. 1871 елда, агач мәчет янгач, Муса Үтәмешевнең улы Исхак 1872 елда аның урынында таш мәчет салдыра. Совет чорында анда клуб була, үзгәртеп кору заманында көндез – мәчет, кичен – клуб. Хәзер исә Мәчкәрәдә күрше авылдан күчертеп салган яңа мәчет эшли, халык намаз укырга да, гыйлем алырга да шунда йөри. Алдагы тукталышыбыз – Үтәмешевләр йорты... Хәер, йорты гына түгел, ә утар- комплексы, Мәчкәрәнең хан сараедай милли-тарихи бизәге... Ул 1800 елны Үтәмешевләр тарафыннан салына, зур нәселнең төп йорты-нигезе булып тора. Әмма совет хөкүмәте йорт хуҗасы, зур сәүдәгәр, Казан шәһәр думасы әгъзасы Исмәгыйль Үтәмешевне 1929 елда сөргенгә сөрә, аның гаиләсен, туганнарын да шул язмыш көтә... Урал аръягына сөргенгә сөрелгән хатыны Зөбәйдә Үтәмешева ике баласын поезд тәрәзәсеннән ташлый, соңыннан үзе дә сикерә. Аллаһ рәхмәте, ул балаларын эзләп таба, алар Үзбәкстанга качалар. Соңыннан дөньякүләм танылган галим буласы Рөстәм (Үзбәк) Үтәмешев – әнә шул поезд тәрәзәсеннән ташланган өч яшьлек бала була...

Бу вакыйгалардан соң 85 ел вакыт үткәч, Рөстәм Үтәмешевнең улы Илдар Үтәмешев Мәчкәрәгә кайтып, ата-бабасы нигезенә баш ия, зиратта дога кыла...

Чәчәкләргә күмелеп утырган бу ике катлы таш йорт хәзер дә халыкка хезмәт итә, анда ярдәмче мәктәп-интернат урнашкан. Сугыш вакытында исә бирегә Ленинградтан килгән ятим балаларны урнаштыралар, 1959 елда авыру балалар өчен шушы интернат ачыла.

Менә юл өстебездә – авыл башындарак челтерәп агып яткан чишмә, ул да борынгыдан калган, әмма соңгы елларда онытылган, ташланган булган. Кукмараның төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшинаның тырышлыгы һәм тәкъдиме белән, Сандугач чишмәсе яңадан торгызыла, бу эштә Равил Ганиев зур ярдәм итә. Бу Сандугач чишмәсеннән Чыңгыз Айтматовның бабалары да иелеп су эчкәндер, алар кыргыз далаларына да хәтер күзәнәкләрендә шул суларның шифа-көчен алып киткәннәрдер, әдипнең иҗатына Сандугач чишмәсенең дә сулары тәэсир иткәндер, дип уйлыйсы килә...

Һәм менә соңгы тукталышыбыз зират... Авыл башында, алтын кырлар янәшәсендә, карурман кебек тын гына, моң гына шаулап утырган борынгы зират... Ул инде өч зират кушылып бер зиратка әйләнгән, тыштан – киртә, эчтәрәк таш койма белән уратып алынган, мондый биек таш коймаларны минем Киров өлкәсендәге татар авыллары зиратларында да күргәнем булды. Зират катнаш урман кебекбашлары күккә тигән төз наратлар, гасыр белән бергә картайган ак каеннар һәр кабер өстендә шаулап, дога кыла кебек... Чардуганнар инде беткән, каберләр иңгән, бары тик өсләренә куйган борынгы кабер ташлары гына монда ятучыларның кемлекләренә шаһәдәтлек биреп торалар... Бу кабер ташларын инде галимнәр өйрәнгән, аларның әйтүенчә, 33 борынгы кабер ташының 22се Үтәмешевләр нәселенеке икән.

Галимнәр Ирек Һадиев белән Раиф Мәрданов Кукмара районы зиратларындагы өч йөзгә якын борынгы кабер ташларын өйрәнгән һәм алар бу хезмәтләрен китап итеп бастырып чыгарырга җыена. Әйткәнебезчә, шушы зиратта Нәгыймә апаның да әби-бабалары, борынгы нәселе ята... Мәчкәрә авылы да үткәннәр рухына тугры кала, тарихны саклый, аны башкалар белән дә уртаклаша. 2008 елның май аенда да биредә Чыңгыз Айтматовны зурлап каршы алырга җыеналар, үз баласын әби-бабалары туфрагында хөрмәтләргә бөтен авыл, район халкы аякка баса... Әмма насыйп булмый...

Әйе, Чыңгыз Айтматов, гасырларга тиң олы юлга чыкса да, бабасының туган авылына кайтып җитә алмаган... Күрсә, ул да Мәчкәрәне яратыр иде, чөнки мондый мәгърифәтле һәм нурлы авылны яратмау мөмкин түгел! Нәгыймә апа да атасының туган нигезен кайтып күрә алмаган... Әмма бу изге әманәтне Чыңгыз Айтматовның улы ИЛДАР АЙТМАТОВ үтәгән, ул әнисе Мәйрәм Үрмәт кызы һәм әбисе Нәгыймәнең төпчек кызы Роза Айтматова белән 2009 елның иртә язында Мәчкәрәгә кайтып, туган туфрак алдында баш игәннәр... Алар татарлыкларын таныганнар, Татар иле, туган туфрак та аларны таныган һәм кабул иткән... Ә Чыңгыз Айтматовның рухы исә өметнең ак пароходлары булып, ак боланнарга һәм язгы торналарга әйләнеп, гасырларга тиң бу очрашуны күзәткәндер... Сөенгәндер, барыбер, сөенгәндер... Һәм җаны мәңгегә тынычланып калгандыр...

(Дәвамы бар)

 

 

1     Кукморский край. – Казань: 2008. – стр.37.

2     Кукморский край. – Казань: 2008.  – стр.38.

3 «Татарстан яшьләре» – 2008, 23 август.

 

4 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи-әхвали Казан вә Болгар. – Казан:1989. – 230 бит.

5    Тарасов А. Последние научные достижения по темеТатары Саровского края.Нижнекамск: 1997.стр. 1.

6    Тарасов А. Последние научные достижения по темеТатары Саровского края.Нижнекамск: 1997.стр. 8.

 

7 Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре. – Казан: 1995. - 26 бит.

8 Исхаков Д. Татар милләт календаре. – 2003 ел. – 276 бит.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: архив

 

 

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: