Ана (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

 

Җыр кыйссасы моның белән генә тәмамланмый әле. Еллар үткәч, алар тагы Мәскәүдә, язучылар кафесында очрашалар. Чыңгыз Айтматов Казан хәлләрен сораша, Мөсәгыйт Хәбибуллин аңа Сибгат Хәкимнең үлүен әйтә, ә ул Нәгыймә апаның яраткан шагыйре була. «Я ведь тоже маму проводил в последний путь, – ди Чыңгыз Айтматов.Уже тогда, когда я вернулся из Казани, мама была тяжело больна. Тем не менее, она расспрашивала меня о Казани с большим интересом. Я привёз ей пуховый платок. Она этот платок приложила к горячей щеке, а я ей спел вашу песню, рассказал о том незабываемом вечере. Мама слушала, чуть улыбаясь, будто представляла меня среди друзей-татар. Через два-три часа она умерла... Давай-ка споём опять «Песню друзей!» – «А можно ли здесь распевать?» – «Можно», – сказал великий писатель, не очень-то обращая внимание на посетителей.»68 Димәк, Нәгыймә апаның улыннан ишеткән соңгы сүзләре, соңгы җыр-моңы – татарныкы булган... Казанның мамык шәлен, татар бүләген күкрәгенә кысып, мәңгегә күзләрен йомган... Улының үз милләте белән тоташуына барыбер сөенгәндер ул, риза-бәхил булгандыр...

2000 елның июнендә Чыңгыз Айтматовның Казанга улы Илдар белән килүен язган идек инде. Шул вакыттагы бер сөйләшүне дә монда кертәсе килә. Казан журналистлары аларны аэропортка озата баралар һәм шунда Чыңгыз Айтматовның татар тамырлары турында да сорау бирәләр. Бу истәлекле очрашу һәм язучының җаваплары турында журналист Хәмзә Бәдретдинов болай ди:

«Дөньяга кыргыз язучысы буларак танылган Чыңгыз Айтматовны, әнисе татар булганлыктан, халкыбызга да якынайтасы килгән иде. Аңа татарлык тамырлары турында да сорау бирелде.

- Әйтегез әле, әниегез Нәгыймә апа Татарстаннанмы? Күңелгә якын уңай җавап ишетелде: 

- Әйе, әни ягыннан туганлык тамырлары чынлап та моннан. Шуңа күрә менә улым Илдарны да алып килдем. Аңа әйттем: «Нәселдәшләрең җиренә күз сал, алар – Казаннан!», – дидем. Тик якыннарым, язмыш ихтыярына буйсынып, Кыргызстанга барып чыккан, шунда төпләнгән. Әни Бишкәктә соңгы сулышын алды, шунда җирләнде.

Бельгия сәнгать академиясендә укучы Илдар, үзенең исеме телгә алынгач, тыңлаучы булудан туктап, әңгәмәдәшкә әйләнде:

-Татарстанга беренче тапкыр килүем. Аның икенче Ватаным икәнлеген тойдым. Нәселдәшләрем моннан бит! Алар янына тизрәк әйләнеп кайтырга телим!»69

Һәм әйләнеп кайта монда Илдар, тик инде әтисез генә, 2009 елның язында, әнисе Мәйрәм һәм Роза апасы белән, Казанга Чыңгыз Айтматовны искә алу кичәсенә киләләр. Алар шулай ук Нәгыймә апаның әтисе туган авылда Мәчкәрәдә дә булалар, Чыңгыз Айтматов үтәп өлгермәгән васыятьне алар үти...

Инде тагы Бишкәккә кайтыйк, чөнки әле ачыклап бетерәсе нәрсәләр бар, бирелмәгән сораулар калды. Бу нисбәттән Нәгыймә апаның якын туганы, пенсиядәге табиб, төбәк һәм нәсел тарихын өйрәнүче милләттәшебез Ринат Габделвәлиев тә безгә күп мәгълүмат бирде. Ул бу эш белән ярты гасырга якын шөгыльләнә икән инде, Татарстан матбугатында да 90 нчы еллар уртасында Чыңгыз Айтматовның татар нәселе турында беренче булып  ул язып чыкты. Ринат абый шулай ук Каракол, Бишкәк архивларында озак еллар эзләнеп, Габделвәлиевләр турында шактый нәрсәләрне ачыклый алган, бу хакта «Хамза из Мачкары, дед Чингиза» дигән китап та язган (Бишкәк, 2013). Без дә бу хезмәтебездә Ринат абыйдан алган мәгълүматларны шактый файдаландык, аңа зур рәхмәт!

Мин Ринат абыйга сорауларны Татарстаннан ук әзерләп бардым, чөнки аның «Хамза из Мачкары, дед Чингиза» китабын укып-өйрәнеп юлга чыккан идем. Әлбәттә, Нәгыймә апаның әнисе Газизәбану турында сүз күп булды: кем ул? нинди нәселдән? Ринат абый боларны өлешчә ачыклаган, әмма тулысынча түгел. Газизәбануның Исхак Габделвәлиев балдызы икәнлеген язган идек инде, ә Исхак хаҗи – Җидесу төбәгенең иң зур бае, Хәмзә Габделвәлиевнең әтисенең энесе. Газизәбануның Семипалатинск шәһәреннән, Шаһиев дигән байлар нәселеннән икәнлеге билгеле, дөрес булса, ул Казакъстанның элеккеге башлыгы Динмөхәммәт Кунаевның әбисе белән бертуганнар булган. Чыңгыз Айтматовның татар әбисе тармагы тиешенчә өйрәнелмәгән, моны Казакъстанда яшәүче милләттәшләребез үз өсләренә алыр әле.​​​​​​

Әлбәттә, мин Хәмзә белән Газизәбануның кайда җирләнүе, каберләренең ни хәлдә булуы белән дә кызыксындым. Ринат абый әйтүенчә, Хәмзә Габделвәлиев – Ташкентта, Газизәбану Нәмәнганда күмелгән. Хәмзәнең кабере өстенә инде күпкатлы өйләр салынган, Газизәбануныкы әле сакланган, әмма бу нәселдән ул каберләр белән башка кызыксынучы булмаган... Нәгыймә белән Түрәколның Караколдагы тормышлары турында да минем сорауларым шактый иде, чөнки Ринат абыйның язуынча, Нәгыймәнең ата-аналары аларның өйләнешүен хупламаган, алар хәтта шактый вакыт аралашмаганнар да. Ринат абый боларга өлешчә җавап бирде, мин аларны алдагы бүлекләрне язганда файдаландым.

Бу нәселне өйрәнгәндә, Ринат Габделвәлиевнең хезмәтләре белән танышып чыккач, мине тагы бер нәрсә гаҗәпләндердеул Айтматовларның дөньяда барлыгын бик соң – 1957 елда Фрунзега килгәч кенә белгән. Ул югарыда телгә алган китабында, берничә урында кат-кат яза: «Мы не разу не слышали о существовании сестры отца Нагимы апай», ди, «Мы, трое сирот Фарид, Рустам и Ринат, дети Шарифа Хамзеевича Абдулвалиева в те далекие 30 годы 20 века даже не знали о существовании семьи Айтматовых. Мы, будучи близкими родственниками, жили параллельной жизнью, не ведая друг о друге, что в некоторой степени наложило отпечаток на многие годы вперёд. Когда я пытался спрашивать у старших, где начало нашего рода – рода Абдулвалиевых, мне говорили:

«Зачем тебе это надо, зачем тревожить мир усопших, зачем себя обрекать на пустые хлопоты. Того богатого прошлого уже не вернёшь, а накличешь одни неприятности на свою голову?», я не останавливался, и «утонул» в пыльных архивах г. Фрунзе, г. Пржевальска, в библиотеке имени В.И.Ленина...»70

Фрунзеда бик авырлык белән кеше почмакларында яшәп укып йөргәндә, Ринат Габделвәлиевкә: «Туганың Чыңгыз Айтматов – зур кеше, Талас студентларына ярдәм итә, ник сиңа ярдәм итми?» дип әйтә торган булганнар. Ринат абый, татарларга хас горурлык белән, «Мин үзем бу авырлыкларны ерып чыгарга тиеш», дип җавап биргән, ә күңелендә барыбер ярдәмгә өмет булгандыр, чөнки дөм ятим булган бит ул... Әле ярый Нәгыймә апа кулыннан килгәнчә ярдәм иткән, туганын күңел җылысыннан аермаган...

«Мои сокурсники узнав, что Чингиз Торекулович мой двоюродный брат, удивились: «Почему он оказывает помошь таласским студентам, а тебе нет?» Я был для него только, как племянник его матери, таяке по киргизски. Я всех успокоил, чтобы не мешали моему принципу – не унижаться ни перед кем. Так и закончил успешно учёбу.»71

Монда кыргызларның гасырлар буе чарланып килгән гореф-гадәтләрен дә әйтеп үтәргә кирәк «тәякә» – хатын ягыннан туганнар – алар нәсел туганнары түгел, һәм һәрвакыт бер читтә калалар. Монда төп урында – ир бала, аның ир туганнары, ир-ат нәселе генә хисапта һәм дәрәҗәдә. Нәселдәге шул ир баланы саклап калу өчен, кыргызлар, бүре өере кебек, барысына да баралар, аны бөтен нәселләре белән саклыйлар. Чыңгызны да Түрәкол нәселе әнә шулай кабул итә, аңа нәсел дәвамчысы итеп карый, иң авыр вакытларда үзенә сыендыра. Нәгыймә апаның янында кыз балалар гына булса, ул, бәлки, анда кайтмас та иде... Ә инде дүрт баласы белән иренең туган якларына кайтмыйча, башка җиргә китсә, бәлки, Чыңгыз мондый язучы булып җитешмәс иде. Ә бәлки, Нәгыймә апа да бу хәтле авырлыклар күрмәс, газапланмас иде...

Әмма тормышның бар авырлыгын Нәгыймә апа барыбер үз өстенә ала, балаларын да, тормышын да үзе җигелеп тарта. Аларның Шекердән 1939 елда ук китүләрен, башта район үзәге Кировкада, аннан җиде ел Җәйдәдә һәм соңрак – 1953 елга кадәр Покровкада яшәгәннәрен дә онытмаска кирәк.

Сугыш вакытында, Җәйдәдә вакытта, иң авыр заманнарда Нәгыймә апаның янәшәсендә бертуган апасы Гөлша була, аннан гомер буе Галия түтиенең татар килене һәм оныклары ярдәм итә. Хәер, бездә, татарларда, алай кискен итеп ир ягы, хатын ягына бүлү юк бит ул, барысы да туган, барысы да якын, барысына да кулыңнан килгәнчә ярдәм итәсең...

Тагы тел мәсьәләсенә әйләнеп кайтабыз. Ринат Габделвәлиевтән дә Нәгыймә апаның балалары белән кайсы телдә сөйләшүен сорыйм. Төрлечә булган, Чыңгыз үзе күбрәк кыргызча сөйләшкән, Нәгыймә апа татарча булырга тиеш. Ике төрки телнең якынлыгы, уртак сүзләрнең күп булуы аларга аңлашуда каршылык тудырмагандыр. Ә менә Нәгыймә апаның оныклары белән татарча аралашуын Чыңгыз Айтматовның олы улы Сәнҗәр раслый. Казаннан Фрунзега килгән журналист-язучы Асия Юнысованың «Сәнҗәр, әллә сезнең белән татарча сөйләшеп буламы?» дигән соравына ул:

«Әби белән үстем бит мин! Иң беренче һәм иң яраткан оныгы мин аның. Миңа исемне дә үзе кушкан. «Сарым», дип кенә йөртте ул мине. Бөтен әкиятләрне дә миңа гына сөйләп бетерде»72, дип җавап бирә.

Әлбәттә, Нәгыймә апа туганы Ринат белән дә татарча аралашкан. Ринат абый Нәгыймә апа турында бик яхшы фикердә, аны зирәк акыллы, ярдәмчел, тугры, гадел һәм бик түзем итеп тасвирлый.

Ринат абый Чыңгыз Айтматовның бөек язучы булып формалашуында Нәгыймә апаның хезмәте, өлеше бик зур булуын әйтә, Нәгыймә апаның юбилее уңаеннан газеталарга биргән интервьюларында да ул шуны кабатлый: «О матери Ч.Айтматова мало говорят и знают, а ведь в становлении великого писателя и её большая (можно сказать, основополагающая) заслуга! От неё зависело, кем вырастут её дети...»73 Шушы теманы ул газетаның алдагы санында да дәвам итә: «Значение мамы Чингиза Айтматова в его становлении как будущего замечательного писателя переоценить невозможно!» дип кабатлый.

Әмма бу теманы өйрәнгәндә, мин шуңа да игътибар иттемНәгыймә апа гел бер читтәрәк калып килгән кебек, беренче урынга ата белән ул чыккан. Моны да аңларга була, Түрәкол үз заманында Кыргызстанда зур урыннарда эшләгән, хаксызга юк ителгән, ә Чыңгыз – дөньякүләм танылган язучы... Әмма янәшәсендә Нәгыймәсе барга күрә Түрәкол шундый булган, янында анасы булганга, Чыңгыз исән калган һәм шундыйга әйләнгән... Әмма кыргыз халкындагы Ата культы, ир-ат культы өстенлек итү нык сизелә, гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның, бигрәк тә АНАның роле бәяләп бетерелми кебек, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Нәгыймә Айтматованың шушы көнгә хәтле системага салынган биографиясе булмавын, тормыш юлының хронологиясе эшләнмәвен, аның юбилеена хөкүмәт вәкилләренең, кыргыз зыялыларының, дин әһелләренең килмәвен мин шулай гына аңлата алам...

Нәгыймә апаның юбилеена оныклары Әскәр Айтматов белән Әсән Әхмәтов та килгән иде. Әскәр – Президент Акаев заманында тышкы эшләр министры булган кеше, белеме буенча Шәрык белгече, Кыргызстанда гына түгел, Евразия киңлекләрендә дә билгеле шәхес, хәзер ул халыкара фондның җитәкчесе, әтисенең мирасын мәңгеләштерү буенча күп эшләр  башкара.

Аерым очрашуда ул да Нәгыймә апаны бик яратып искә алды, әбисе аны тәмле ризыклар белән сыйлавын сагынып сөйләде. Әсән дә әбисе һәм Чыңгыз абыйсы турында сәгатьләр буе сөйләп тора ала, алар аның өчен иң якын кешеләр. Әсән үзе дә яза башлаган, инде дүрт китап чыгарган, алар арасында Чыңгыз Айтматовка багышланганнары да бар. Димәк, нәселдән килгән чичәнлек дәвам итә, инде яңа формаларда дөньяга тарала...

Әлбәттә, бу юбилей тантанасы, иң беренче чиратта, татарларның «Туган тел» оешмасы теләге һәм тырышлыгы белән үткәрелде, чөнки Нәгыймә апа иң беренче чиратта, безгә, татарларга кирәк. «Туган тел» оешмасы аның 100 еллыгын да шулай зурлап уздырган булган. Бу урында Кыргызстан татарлары турында да кыскача мәгълүмат биреп үтик. Бүгенге көндә Кыргызстанда илле меңгә якын татар бар, аларның күпчелеге – 80 проценты шәһәрдә яши һәм яхшы урыннарда эшли. Югары белем алу буенча татарлар республикадагы бөтен милләтләр арасында беренче урында торалар. Татарлар арасында А.Измайлов, К.Нигъмәтуллин, Р.Муксинов, М.Муксинов, А.Абдрахманова, А.Усманова, Т.Әюпов, Р.Тухватшин, В.Насыров, С.Байзакова, М.Әминова кебек танылган галимнәр, И.Ешмухамедов, А.Мухитдинов, З.Хәбибуллин, С.Мурсалимов, Э.Латыпов кебек билгеле зыялылар бар. Кыргызстанда менә инде 25 ел буе «Туган тел» дип аталган татар-башкорт мәдәният үзәге эшләп килә, аны 1998 елдан бирле Гөлсинә Үлмәскулова җитәкли, бу оешманы чын мәгънәсендә татарларның министрлыгы дип әйтергә була. «Туган тел» оешмасы каршында татар табибларының, татар мөгаллимнәренең, татар эшмәкәрләренең төркемнәре барлыкка килгән, үзешчән сәнгать түгәрәкләре һәм милли ансамбльләр эшләп тора.

Без китәр алдыннан Бишкәктә «Туган тел» оешмасында милләттәшләребез белән «Түгәрәк өстәл» утырышы уздырдык, алда торган максатларны билгеләдек, алга таба тарихыбызга да зур игътибар бирергә кирәклеген әйттек. Кыргызстанда гасырлар буе яшәгән һәм аның төп халкына әйләнгән татарлар турында фәнни хезмәтләр дә, әдәби китаплар да язар вакыт җитте. Бөтен кешелек дөньясына Чыңгыз Айтматов кебек талант иясен биргән Татар Анасы Нәгыймә Айтматова-Габделвәлиева исә әдәби әсәрләргә дә, тарихи хезмәтләргә дә, документаль фильмнарга да лаек, һәм моны татар халкы, Татарстан үзе эшләргә тиеш, бу фикерне без аерата ассызыклап әйттек. Һәм минем бу китабым шушы юлда бер адым булсын иде, милләтнең рухын күтәрергә, нинди чорда да Кеше булып аякта калырга ярдәм итсен иде!

Бу китапка материал туплаганда, Кыргызстанда яшәүче галимә Әнисә Бикбулатова, Чыңгыз Айтматовның хатыны Мәйрәм Айтматова, милләттәшебез Җәмилә Хәмитова да кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр, аларга зур рәхмәтләремне әйтәм! Шулай ук Кыргызстанның Җәләләбад шәһәрендә 1992 елдан Нәгыймә Айтматова исемендәге аллея барлыгын, ә Татарстанның Кукмара бистәсендә 1нче номерлы татар гимназиясе 2008 елдан Чыңгыз Айтматов исемен йөртүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Бу әле эшнең башы гына, алга таба Татарстанда да, Кыргызстанда да, гомумән, төрки дөньяда, Айтматовлар исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарылыр әле...

 

Нәгыймә апа турында без нәрсә генә әйтсәк тә, ниләр генә язсак та, төп фикерне аның балаларыннан да дөресрәк һәм яхшырак итеп җиткерә алмабыз. Әмма шунысы бар – алар барысы да рус телендә. Татар анасының балалары үз фикерләрен язма рәвештә чит телдә генә аңлата алулары милләтебезнең бүгенге аянычлы хәлен күрсәтә... Шуңа күрә бу китапны, бу язмышларны гыйбрәт итеп тә кабул итәргә кирәк. Юкка гынамы татарларда Туган телне Ана теле, диләр, Ана теле – ул Милләтнең дә теле һәм нигезе... Юкка гынамы Чыңгыз Айтматовның иң көчле образы – Маңкорт, ул – телсезлекнең, хәтерсезлекнең, мисезлекнең һәм милләтсезлекнең Җиһани Символы... Бөтен кешелек дөньясына кисәтү...

 

Чыңгыз Айтматов – әсәрләре 176 телгә тәрҗемә ителгән, 80 миллион тираж белән басылып чыккан дөньякүләм танылган язучы, дипломат, Дәүләт бүләкләре лауреаты:

«Поклон Матери нашей! Каким мужеством, мудростью и преданностью своему родительскому долгу обладала она! Всё лучшее в нашей жизни и судьбах наших, включая наше образование, было достигнуто благодаря её труду и мужеству. Мать — это начало Родины, Мать — это родной язык, Мать — это совесть, вкушенная вместе с материнским молоком.» Илгиз Айтматов, техник фәннәр докторы, геология һәм минералогия буенча дөньякүләм танылган галим, Дәүләт бүләкләре лауреаты, җәмәгать эшлеклесе:

« Мама, тебе, конечно, было очень трудно, гораздо труднее, чем кому- либо из нас. Но благодаря твоей устойчивости, большому мужеству, мы вышли в люди. И ты можешь быть спокойна и горда, как человек, до конца выполнивший свой материнский и гражданский долг перед семьей и обществом. Я не могу, как и каждый из нас, без благодарности к тебе вспоминать прошедшие годы».

Роза Айтматова, физика-математика фәннәре кандидаты, Кыргызстанда хатын-кызлар хәрәкәте лидеры, берничә китап авторы:

«Судьба нашей матери была удивительна: каждый период её жизни отличался от предыдущего. Этолюбовь родителей, достаток в детстве, отрочестве и юности, возможность учиться в лучших мусульманских  и русских школах. Это приход советской власти и экспроприация имущества её родителей. Это – любовь с первого взгляда, счастливое замужество, хорошая семья и высокое положение в обществе. Это – репрессии, война, голод, тяжёлые послевоенные годы, болезни. Это – успехи сыновей и снова высокое положение в обществе благодаря сыну.

Есть женщины, которые не способны перенести тяжёлое горе, они сламываются, становятся скандальными, злыми, зачастую начинают злоупотреблять алкоголем. И есть женщины, которые не выдерживают испытание почётом и славой, пришедшими благодаря положению мужа или родственников. Они возносятся, становятся высокомерными, считают, что им всё позволено. Им ничего не стоит белое назвать чёрным и чёрное

– белым. Они теряют облик человеческий. И я благодарна судьбе, что она одарила нашу мать глубоким умом,

благоразумием и великодушием характера. Что бы ни случилось, она оставалась интеллигентной, ровной и объективной. Для неё все люди были хорошие, она не смотрела на их положение в обществе, на материальное состояние и на национальную принадлежность. Душа её не очерствела и не озлобилась. Благодаря этому она с достоинством перенесла все испытания – и горем, и счастьем.»

 

***

...Кыргызстанга сәфәребез тәмам...

Китабыма да нокта куяр вакыт җитте. Мин күңелемнән инде яратып өлгергән бу биек таулар иле белән хушлашам, аның серле Ыссык-Күле, зәңгәр күзле бүреләре, ак боланнары, язгы торналары, төрки далалары, эчкерсез һәм кырыс дала-тау балаларыкыргыз халкы белән дә хушлашам... Авыр вакытларда бу таулар, бу халык минем милләтемне үзенә сыендырды, иле-җире, ризыгы белән бүлеште, гаиләсенә, нәселенә кертте... Рәхмәтләрем аңа булсын! Минем милләтем дә бу илгә, бу халыкка гомер буе рәхмәтле булды, аның белән янәшә басып, шәһәрләр салды, җир эшкәртте, китаплар язды, дин таратты, балалар укытты, фәнни ачышлар ясады, шушы милләт белән кушылып, аңа затлы нәсел бүләк итте... Нәтиҗәсе булсын!

Хушыгыз, Тәңре тауларына тамыр җибәргән зәңгәр күзле татарларым, дөнья буйлап мәгърифәт нуры таратып йөргән китаплы күчмәннәрем! Бөек Ефәк Юлы буйлап татар авылларыннан чыгып киткән, Казаннан

Кытайгача кала һәм салалар салган, кыпчак далаларын һәм төрки балаларын иман нуры белән сугарган, кыргыз-кайсак, уйгыр-нугайлар белән кыз биреп-кыз алып, татар канын, татар акылын, татар данын инде башка кавемнәр белән дә бүлешеп, инде Киек Каз Юлы буйлап, мәңгелеккә күчеп барган, бөек милләтем!

Синең тарихың аша, шушы бер нәсел аша, дөньяга даһины тудырган Татар Анасы язмышы аша, мин бөтен милләтемнең язмышын һәм даһилыгын дөньяга сөйләргә теләдем...

Бу китабым татар һәм кыргыз халыкларының уртак тарихына, уртак язмышына, уртак улларына һәм кызларына, уртак даһиларына, уртак киләчәгенә багышлана...

Кешелекнең башында Ана тора... Кешелекнең сагында Ана тора... Аналар барында дөнья да булачак...

Бу әсәрем дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана...

67    Журнал «ДА». – 2009, № 29, стр.26.

68    Журнал «ДА». – 2009, № 29, стр.27.

69 Бәдретдинов Х. Мәгърифәт. – 2008, 13 декабрь.

 

70    Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.35.

71    Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.39.

 

72 Юнысова А. «Татарстан» журналы. – 2008, декабрь, 39 бит.

73 Габдулвалиев Р. Газета «Кутбилим». – 2014, 3 октября и 14 ноября.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: