Гөләйза. "Үлсәк тә, урыс диненә кайтмыйбыз!"

Романның башы монда.

Михаил атакай Чирүле Майнасына өйлә турыларында килеп керде, авыл зур түгел иде, сорашып, керәшен Егорларның өен тиз тапты. Аягындагы карларны каккалап, өйгә үткәч, ул башта аңышмыйча торды, ялгыш кердем ахры, дип уйлады. Өйнең түрге зур ягында олысы-кечесе намаз укый, хәтта кечкенә балаларына хәтле палас өстендә утыра иде. Михаил атакай күреп өлгерде – Биләрдән качкан татар балалары да монда икән, димәк, кайтып җиткәннәр, катып та үлмәгәннәр, бүре дә ашамаган. Ул моңа сөенергә дә, көенергә дә белмәде, әгәр монда правослау диненнән чыгу өчен кайтканнар икән, аларның булганнан булмаулары артык...
– Господи! Господи, что творится?! – дип кычкырып җибәрде ул, яман тавыш белән. – Егор, что ты делаешь, ты же христианин!
Әмма аның тавышына игътибар итүче булмады, өйдәгеләр намазларын укып бетермичә, аның ягына әйләнеп тә карамадылар, бары тик кечкенә балалар гына, куркып, шыңшый башладылар. Михаил атакайның авыр толыбы җилкәләрен басты, ул аны салып сәкегә атты, үзе дә лапылдап шунда килеп утырды, мырлый-мырлый өй эчен күзәтте. Шулай, почмакта икона күренми, башларында – түбәтәй, хатын-кызлары яулыкка төренгән, монда христианлыкның эзе дә юк!
– Егор, тукта! Прекрати свой сатанизм! Вот басурман проклятый!
Ул арада намаз тәмамланды, хатын-кызлар чаршау артына кереп китте, балалар исә, сәкедә җәелеп утырган сакаллы кешедән куркып, аталарына сыендылар, алар Биләр побын таныганнар иде.
– Урыс! Урыс килгән! Әти, мине урыска бирмә!
Кечкенә кыз бала шулай такмаклап елый башлады, аңа башкалары да кушылды.
– Курыкма, кызым, мин сезне беркемгә дә бирмим, бар, әниең янына кер!

– Егор, что это такое?!
– Мин Егор түгел, минем мулла кушкан исемем бар – Әхмәт! Хатыным да
Вәлинтинә түгел, ә Вәлия! Балаларым да урыс түгел, ә мөселман-татарлар! Кайчандыр гаскәрдә булган, дөнья күргән Әхмәтнең урысчасы да бар иде, ул Биләр побына ике телдә дә җавап бирде. Әхмәт аның бирегә ни өчен килгәнен әйтмәсә дә аңлады – балалар кирәк бу козгынга, әмма Әхмәт аларны урысларга мәңге бирмәячәк! Теге вакытта да акыртып елатып, көчләп алып чыгып киттеләр, имеш, керәшен башыгыз белән урыс динен тотмыйсыз, балаларыгызны да бозып бетерәсез... Суд белән тартып алдылар балаларны, пристав-үрәдникләр белән Биләрдән килеп алып киттеләр. Үзләрен Чистай төрмәсендә бикләп тоттылар, чиркәвенә алып кереп үгетләп карадылар, аннан керәшенлекләренә ышанып, Майнага кайтарып җибәрделәр. Әмма Әхмәт тә, Вәлия дә керәшенлеккә кире кайтмады, ислам динен тоттылар, кайтуга, балаларын эзләп, Биләргә чыгып киттеләр, әмма аларны аннан этләр белән өстереп кудылар! Балалар өчен кайгыдан көне-төне еладылар, көне-төне дога кылдылар. Аллаһ ярдәме белән, менә бишесе дә исән-сау кайтып керде! Юлда бер чуваш авылына кунарга туктаганнар, алар исә балаларны ат белән китереп куйды. Балаларның тәннәрендә күгәрмәгән урын калмаган иде, зурларын гына түгел, хәтта кечкенәләрен дә кыйнаганнар. Үзләре ачлар, чыкмаган җаннары гына калган... Зурлары елый-елый сөйләде: чиркәүгә бармаган, тәре такмаган өчен кыйнадылар, чукынмаган өчен бармакларыбызны каерып бетерделәр,
диделәр...
– Егор, саташма. Синең балаларың христиан, мин аларны Биләр чиркәвендә үзем чукындырдым! Захари белән Варварага тәрбиягә бирдем, шуның өчен хөкүмәт аларга акча түләде. Ул балалар яңа ата-аналары янына кайтырга тиеш, законы шундый! Динебез шулай куша!
– Сезнең динегез балаларны шулай җәберләргә дә кушамы?! Ач тотып, кыйнап, исерекләрдән мыскыллатып тотарга кушамы?! Чукынмаган өчен бармакларын каерырга, намаз укыган өчен өсләренә менеп сикерергә кушамы?! Балалар бит алар! Ә ул Захари белән Варвараң – исерек ерткычлар! Динегез дин түгел, кешеләрегез кеше түгел!
– Син чамалап сөйлә, Егор! Теге вакытта юкка Чистайдан монда кайтарып җибәргәннәр сезне, ирле-хатынлы монастырьга олактырырга кирәк булган үзегезне! Хәер, әле дә соң түгел, чөнки сез христиан динендәге чит балаларны аздыручы исәпләнәсез закон каршында.
– Нишләп чит булсын алар безгә?! Үз балаларыбыз, ни теләсәк – шуны эшлибез!
– Юк, закон буенча, алар сезнең балалар түгел инде, ә Захари белән Варвараныкы! Һәм кичекмәстән шунда кайтарылырга тиешләр!
– Бирмим, үлсәм дә, Себергә сөрелсәм дә, балаларымны ул урысларга бирмим!

Бу сүзләрне ишетеп, чаршау артыннан Әхмәтнең хатыны йөгереп чыкты, балаларына ташланды. Балалар, ата-аналарын кочаклап, кычкырып елый башладылар.
– Әти, бирмә безне аларга, җибәрмә Биләргә!
– Курыкмагыз, балалар, мин сезне беркемгә дә бирмәм!
– Егор, син нәрсә сөйлисең?! Алачаклар балаларыңны, синнән сорап та тормаячаклар! Мин хәзер Кызылъярга барам, волостьтан полиция белән приставны җибәрәм, алар илтеп куяр балаларны Биләргә.
Бу сүзләрне ишеткәч, Әхмәт кинәт кенә чаршау артына кереп китте һәм аннан озын сугым пычагы тотып чыкты. Моны күргәч, Биләр побы күгәреп катты, артыгын әйтеп ташлавын аңлады, әмма соң иде инде, үткен пычак аның борын төбендә иде.
– Син нәрсә, Егор... Ахмет... Син нәрсә?! Башың ике түгелдер бит?! Мин Ходай кешесе, закон кушканны эшлим... Мине үтергән өчен синең үзеңне дә үлем көтә... Җүләрләнмә, тукта...
Ул калтырый-калтырый чукына башлады, ларсылдап Әхмәтнең аяк астына ауды, ялварырга тотынды. Әле яңа гына акырынып-бакырынып нәгърә орган атакай юкка чыкты, гомере өчен дер калтырап торган бер мескен картка әйләнде.
– Курыкма, бу пычак белән сине үтермим мин, урыс карты! Синең белән пычранмыйм, гөнаһ кылмыйм! Әгәр балаларымны алырга килсәгез, шушы пычак белән үземне дә, балаларымны да суям, аларны урыс кулына биреп, кяфер ясаганчы, үзем юк итәм! Безнең башка чара калмады...
Михаил атакай мүкәләп идәннән торды, капшанып сәкедәге толыбын тапты, аны култык астына кыстырды да бу шомлы өйдән тизрәк чыгып качты. Әйе, чанасына авып, алдын-артын карамыйча, атын Кызылъяр ягына таба куды ул. Күз алдыннан Әхмәтнең ярсыган йөзе, беләк буе сугым пычагы китмәде, ул үзенең үлемнән котылуын аңлады. Нигәдер, теге вакытта меңәрләгән татарның, «Аллаһу Әкбәр!» кычкырып, Биләр урамнары буйлап чабып үтүләре исенә төште... Пугачёв явы вакытында керәшен авылларында асып куелган поплар, җимертелгән чиркәүләр хәтеренә килде... Шул фетнә вакытында башкисәр Пугач тарафыннан тереләй утта яндырылган атасы күз алдына килеп басты... Әйе, атасы хаклы, мең кат хаклы булган – бу басурманнар үз вакытын көтә, алар барыбер урыс кул астында калмаячак, алар барыбер үз диннәрен бирмәячәк, әле Болгар-Биләрләрне, Казанны кулга төшереп, үз дәүләтләрен дә торгызырга мөмкиннәр! Бер караңгы татар авылында, ниндидер надан Әхмәт синең каршыңа шулай пычак тотып килгәнне, башкаларына коралга ябышу берни тормаячак... Әйе, бу татарлар үз вакытларын көтәләр, һәм аларга ышанырга ярамый иде...
Кызылъярга ул кичке якта гына килеп җитте, атын туп-туры чиркәү ягына борды. Кызылъяр – зур гына урыс авылы, волость үзәге, чиркәве инде узган гасырда ук салынган, тирә-күрше татар авылларыннан керәшеннәрне шушында сак астында йөртәләр, чөнки башкача мөмкин түгел. Урыс алпавытлары һәм өяз түрәләренең дә кайберләре биредә яши, чөнки җирләре-маллары монда. Килгән кешеләрне кабул итәрлек утарлары, хөкүмәт эшләрен алып барырлык биналары да бар. Әмма Михаил атакай аларга барып тормады, тизрәк чиркәүгә кереп, җанын юатасы, гыйбадәт кыласы килде. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы бу чиркәүнең биек каланчасы да бар, аннан инде бөтен тирә-якка чаң тавышы яңгырый башлады, халыкны кичке гыйбадәткә чакыралар иде.
Әмма Михаил атакай белеп тора – монда да чиркәүгә әллә ни йөрмиләр, ул олы бәйрәмнәрдә генә тулы була, ә керәшен татарларын бары тик полиция белән куып китерәләр.
Бу юлы да чиркәү буш иде, гыйбадәт кылучы да, аны үткәрүче дә юк. Михаил атакай Мәрьям-Ана иконасы каршына басып чукынып алды, кичке догаларын укыды, татар пычагыннан исән калган өчен, Ходайга рәхмәтләрен әйтеп, шәм куйды. Ул арада янәшәдәге хөҗрәдән сөйләшкән тавышлар ишетелде, бераздан ул кешеләр үзләре дә күренде. Кызылъяр побы Мифоди белән Ишмөхәммәт, кулларына ниндидер кенәгәләр тотып, сөйләшә-сөйләшә чыгып киләләр иде, чукынып торган Михаил атакайны күргәч, алар телсез калды. Мифоди атакайның коты чыкты, җинаять өстендә тотылган кеше кебек, калтырый ук башлады. Ишмөхәммәт тә бу карт козгынның монда юкка гына йөрмәвен чамалады, Мифодины эшкәртергә, чиркәү кенәгәләрен тикшерергә килгән, дип уйлады. Һәм бу, чыннан да, шулай иде. Әмма Чирүле Майнасы авылында булган хәлләрдән соң, Михаил атакайның зиһене таралып китте, эченә курку төште, курку, шом хәтта чиркәүдә, икона-шәмнәр каршында да юкка чыкмады. Ул атасы Кондрати рухына шәм яндырып куйды, догаларын кылды, бераз тынычлангандай булып, артына борылып карады. Кемне-кемне – бу татар картын монда күрермен дип уйламаган иде! Аның чиркәүгә гыйбадәт кылырга килмәгәнен ул яхшы белә иде, әмма нигә килгән? Нәрсә кирәк аңа салмыш Мифодидан?
– Кичке гыйбадәт кылындымы, Мифоди атакай? – диде ул, кылынмаганын чамаласа да.
– Кылынды, кылынды, батюшка, – диде Мифоди, телен чак әйләндереп. – Менә кунак бар бит, аның белән сөйләшеп алырга булган идем.
– Ул нинди кунак булсын! Кыр Шонталасының чукынган татары Измаил Ефремов бит ул, синең керәшенең!
– Мин Измаил Ефремов түгел, ә Ишмөхәммәт Уразмәтов булам! Узган гасырда чиркәү кенәгәсенә язылган урыс исемнәре шунда гына калды инде ул, Михаил атакай! Әлхәмдүлиллаһ, алтмыш елдан артык ил алдында Ишмөхәммәт булып йөрим.
Моның шулай икәнен Биләр побы үзе дә белә иде, чөнки бу мишәр ире исламга иң нык бирелгән, татарларны урыс диненә каршы котыртып йөрүче иң гайрәтле, иң усал кеше иде! Аны гомер буе тыя алмадылар, авылдан-авылга йөреп, керәшен татарларын исламга кайтырга өндәп, алар арасында хәтта ки җомга намазлары да укытып йөри ул! Керәшен авылларында өйләрдән мәчет ясап, түбәсенә чыгып, азан әйтә! Аны моңа кадәр берничек тә тотып булмады, җәзасын алмады, төлке кебек хәйләкәр, бүре кебек явыз булып чыкты бу мишәр! Хәзер дә, әнә, чиркәүгә кереп, мин мөселман, дип, түш киереп басып тора бит!
– Ә чиркәүдә нишләп йөрисең монда, керәшен башың белән гыйбадәт кылмагач? Мифоди атакайны да юлдан яздырырга килдеңме? Аны сез, керәшен татарлары гына сәрхушкә әйләндереп бетердегез!
– Атакайның үз юлы, безнең үз юлыбыз... Мөселман кешесе үзе дә көмешкә эчмәс, моны башкаларга да бирмәс, Михаил атакай! Бу – гөнаһ!
– Үзегезгә кирәк вакытта сез, басурманнар, гөнаһны әйләнеп узасыз! Менә син теге көнне Чистай судында нишләп йөрдең, сине хөкем итмиләр иде бит?! Әйтмәсәң дә беләм, моны Мифоди атакай да белә, әмма күз йома – Пелагея синең законсыз кызың бит, Фекла Тимофеева – икенче хатының! Менә шуның 
өчен генә дә сине Себердә черетергә була иде, рәхмәт әйт элеккеге побыгыз Трифон атакайга, артыннан йөрмәде!
Ишмөхәммәт сөйләшүне бу якка кереп китәр дип көтмәгән иде, башта югалыбрак калды, дәшмәде, аннан Биләр побына җавап бирергә булды.
– Нишләп законсыз кызым булсын ул, Аллаһ каршында законлы, никахлы балам ул минем! Безнең мөселман дине ике хатын да, өчне дә, дүртне алырга да рөхсәт итә, тик аларга тигез карарга кирәк. Сезнең динегез моны танымау әле ул безнең өчен закун дигән сүз түгел, батюшка!
– Карт азгын! Монда да шул кызыңның койрыкларын җыяр өчен килгәнсеңдер әле! Әйт, Мифоди атакай, күрсәт кенәгәңне – керәшенлеге язылганмы анда?
Сәрхуш атакай болай маңгайга терәп сорауны көтмәгән иде, буталып бетте.
– Үзем дә шуны эзлим, батюшка! – диде ул, телен чак әвәләп. – Трифон атакайның язмаларында бер тәртип тә юк, кайбер елларның йә кенәгәләре юк, йә кирәкле битләре ертылган... Үзем дә аптырадым, һаман очына чыга алмыйм...
– Чыгарсың! Суд каршында бик тиз чыгарсың, югыйсә, үзеңнең очыңа чыгарлар, Мифоди атакай! Син боларның артыннан барма, алар синең артыңнан барсыннар! Бу басурманнар җәтмәсенә эләгә күрмә, алар үзләре беткән халык инде, правослау динендәге кешеләрне дә юлдан яздыра күрмәсеннәр! Шуны әйтергә дип килдем сиңа... Әле аерым сөйләшербез.
Шулай диде дә, ул Ишмөхәммәт ягына борылды.
– Кызыңны коткарасың килсә, мин әйткәннәрне тыңла, Измаил! – диде ул. – Ул әле яшь, бөтен гомере алда, балалары кечкенә... Алардан аерыласы килми икән, үз куллары белән чиркәүгә алып барып чукындырсын балаларын, басурман иреннән аерылсын... Аннан соң балалары белән әнисе янына, Фекла янына да кайтып яши ала, берәр чын керәшен белән гаилә дә кора ала. Югыйсә, кызыңны – монастырь, оныкларыңны урыс гаиләсе көтә... Үзеңнең дә болай ике гаилә арасында буталып йөрүең өскә чыгачак, башыңны бәрә-бәрә тәүбә ит, христиан дине кочагына кайт – бер авырлык та күрмәссең!
Аларның җитди сөйләшүгә күчкәннәрен сәбәп итеп, Мифоди атакай тизрәк янәшәдәге хөҗрәсенә кереп китте, Биләр побы белән Ишмөхәммәт чиркәүдә икесе генә калдылар. Ишмөхәммәт кызына каршы бу эшне Биләрнең өлкән рухание Михаил Лавров башлап җибәргәнен белә иде, әмма аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә җай булмады, менә хәзер ул җай чыкты. Моңа ислам диненең хаклыгы турында сабак бирүнең мәгънәсе юк, ул аның төп дошманы. Әмма ни өчен урыс динен алмаганны да аңлатырга кирәк, үләр алдыннан булса да белеп калсын.
– Кызыма каршы бу эшне син башлаганны беләм мин, Михаил атакай! Ахыргача барасыңны да беләм. Артыңда кемнәр торганы да билгеле, полиция, судлар, түрәләр сине якламаса, болай сикеренә алмас идең! Ә безнең артыбызда беркем дә юк – дәүләтебез дә, ханнарыбыз да, гаскәребез дә юк безне якларлык... Шуңа күрә үзебезне-үзебез якларга туры килә, без дә ахыргача барачакбыз.
– Артыгызда беркем тормагач, кемгә ышанып үзегезне утка ташлыйсыз соң? Ахыры да без дигәнчә булачак бит, нигә үзеңне дә, балаларыңны да газаплыйсың?
– Ахыры Аллаһ кушканча булачак, без шуңа инанганга бу көрәшкә 
кердек... Без ышанабыз – Аллаһ иманлылар, гаделләр ягында булачак, кыерсытылганнарны яклаячак...
– Сез, татарлар, үзегезне кыерсытылганнарга саныйсызмыни?
– Илен-җирен ят кавем басып алгач, инде теленә-диненә, үзенә-милләтенә куркыныч янагач, ул халык ничек дип аталсын?!
– Әмма заманында сез, басурманнар, безне басып алган идегез, без өч гасырга якын татар итеге астында яшәргә мәҗбүр булдык!
– Михаил атакай, мин дә тарихны яхшы беләм, дөнья күргән кеше! Әгәр татарлар шул өч гасыр вакыт эчендә сезнең динне кыскан булса, телләрен алыштырырга мәҗбүр итсә, ислам динен көчләп таккан булса, бүген урыс милләте булмас та иде! Әмма татарлар аларның рухи дөньяларына кермәгәннәр, киресенчә, җирләребездә чиркәү-монастырьлар салырга рөхсәт иткәннәр, урыс поплары кагылгысыз булган, аларны Алтын Урда ханнарының ярлыклары саклаган!
– Ә без нишлибез?! Без дә шуны ук эшлибез – кабул итегез христиан динен, бу дәүләттә безнең кебек үк тигез хокуклы кешеләр булырсыз, дибез! Сезнең бөтенегезнең фаҗигасе – дәүләтнең, патша галиҗәнапләренең үзегезгә сузган ярдәм кулын кабул итмәвегездә, кире кагуыгызда! Без сезгә, кайчандыр үзебезне изеп торган басурманнарга, кочакларыбызны җәеп, бер диндә, бер милләт булып тыныч-тату яшәргә тәкъдим итәбез, ә сез вәхшиләрчә һаман искегә ябышып ятасыз! Халыкны менә синең кебек фанатиклар котырта, Измаил Ефремов, үзең дә кеше кебек яшәмисең, башкаларга да ирек бирмисең! Бер эзеңә төшәрләр әле синең, карт төлке!
Ишмөхәммәт сизенә – куркытып, янап алдыра алмагач, бу карт урыс аңа икенче яктан килеп карарга булган – имеш, татарларга бәхетле булу өчен, диннәрен алып, урыс итәргә генә кирәк икән! Динеңнән генә түгел, милләтеңнән, тарихыңнан, телеңнән дә ваз кичү булачак бит бу! Һәм ни өчен кирәк бу корбан? Өелешеп эчеп, сугышып ятучы кавемгә әйләнү өченме? Юк инде, татарның акыллысы, иманлысы, киләчәк турында уйлаганы бу юлга беркайчан да бармаячак, үзе булып калу өчен, ахыргача көрәшәчәк...
– Син, Михаил атакай, татарны бүген генә дөньяга килгән кыргый кавем дип уйлыйсың ахры, тел төбеңнән шул аңлашыла... Менә син Биләрдә, борынгы болгар-татарларның меңьеллык шәһәре өстендә утырасың. Андагы чакрымнарга сузылган хәрабәләрне, урыс авылы кереп утырырлык мәчет нигезләрен, хан сарае калдыкларын күргәнсеңдер... Алар барысы да таштан булган, йортлары астан җылытылган, мунчаларына торбалардан салкын һәм җылы су килеп торган... Кәрвансарайларында берьюлы меңәр кеше туктап ял иткән, базарларында гарәп-фарсы, чин-мачин, төрек вә әрмәннәр, хәтта аурупалылар сәүдә итә торган булган... Болгар-татарлар үзләре дә бу ерак илләргә кәрваннар юллаган, ул тарафларга сәүдә өчен генә түгел, гыйлем алу өчен дә юнәлгән... Алган гыйлемнәрен биредә бөтен әтрафка таратканнар, Болгар вә Биләр бар тарафка нур чәчеп торган.
– Болар инде булган да беткән, күпме сөйләсәң дә, алар юк инде, тарихта гына калган, Господь Бог сезне безгә ихтыярлы иткән, язмыш белән килешергә кирәк, Измаил Ефремов!
– Бу хәлләр тарихта гына калмаган, ә һәр татарның хәтерендә, Михаил атакай! Борынгы бабаларының кемлеген яхшы белгән кавем без! Алар хәтере, алар каны, аларның гайрәте һәм гыйлеме безгә дә күчкән.
Ишмөхәммәт Чистайга барып кайтырга уйлаган иде, әмма бармады, атын 
җигеп, Чирүле Майнасына юл алды. Биләр побының сүзләре аны борчуга салды, Әхмәтнең балаларын килеп алырлар, дип кайгырды, ул чарасызлыктан берәр нәрсә эшләп ташламасын, дип курыкты. Юк, балаларны анда калдырырга ярамый иде! Ул аларның капка төбенә килеп туктаганда, кечерәк балалары тау шуып йөриләр иде, Ишмөхәммәтне күрүгә, «Урыс килде!», «Урыс килде!», дип чырулап, өйгә кереп качтылар. Ишмөхәммәт чанасыннан төшеп өлгермәде, капка төбендә кулына сугым пычагы тоткан Әхмәт күренде.
– Аяк атлыйсы булма, сине дә, үземне дә бетерәм, әмма балаларымны бирмим! – дип кычкырды ул, толыпка төренгән Ишмөхәммәтне танымыйча.
– Чү, чү, энем, Шонталадан Ишук әзиең булам мин, җый пычагыңны! – диде Ишмөхәммәт, шикләнә төшеп.
Кайгыдан исәрләнә башлаган Әхмәт уңайсызланып куйды, әмма пычагын яшермәде.
– Ниятең яхшыдан булса, өйгә кер, Ишук әзи, таныдым мин сине... Баш авышкан инде бу балалар кайгысыннан! Килеп алып китәрләр, дип кот чыгып тора... Биләр побы шулай дип янады бит!
– Алып китмәсләр, энем, курыкма! Аллаһы Тәгалә ирек кылмас! Әйдә, калганын өйдә сөйләшеп бетерербез...
Алар өйгә керүгә, балалар кайсы-кая качып бетте, сәке асларына, түбәнөйгә төшеп китүчеләр дә булды. Игезәк кызлар исә әниләренең озын итәк астына кереп качтылар, әйтерсең лә дөньяның бөтен афәтеннән шул коткара иде! Иренең кем беләндер татарча сөйләшеп кереп килүен күргәч, Вәлия дә чаршау артыннан чыкты, балалары да аңа иярде.
– Әссәламегаләйкүм, йортка иминлек булсын! – дип, Ишмөхәммәт шаулатып сәлам биреп керде, аннан утырып дога кылдылар.
Йорт хуҗаларының Кыр Шонталасыннан Ишук әзи турында ишеткәннәре бар иде, менә бүген ул үзе бусагаларын атлап керде! Әкияти Хозыр-Ильяс кеби, аның бөтен мәкруһларга ярдәм итеп йөрүен беләләр иде, шөкер, ул ярдәм менә хәзер аларга да килде! Сәке астыннан, түбәнөйдән башка балалар да чыкты, Ишмөхәммәт аларга Чистайдан алып кайткан күчтәнәчләрен таратты.
– Кичерегез, Әхмәт энем, килен! Авыр вакытларыгызда яныгызда була алмадым, бу балаларга да ярдәмем тимәде... Үзебезне дә мәхкәмә юлында йөртәләр, әле бу көннәрдә генә Чистайда олы кызымны хөкем иттеләр...
– Ишеткән идек, Ишук әзи! Чирүле Шонталасыннан килгәннәр иде, алар әйтте, Гөләйзаны балалары белән килеп алып киттеләр, дип. Ахыры ничек булып бетте соң?
– Әле ахыры бетмәде, энем, бер айдан тагы суд булачак... Гөләйзаны, иреннән аерып, монастырьга ябарга, балаларын, чукындырып, урысларга тәрбиягә бирергә җыеналар.
– И Раббым, үзең күрсәтмә бу көнне! Гөләйза мескен бу хәлгә ничек түзәр, балалары нишләр? Әнә безнекеләрнең чыкмаган җаннары гына калган, әле ярый үзләре качып кайтты, балакайларым!
– Әйе, килен, балалар ул җәһәннәмнән качып дөрес эшләгәннәр! Аларны анда яңадан бирергә ярамый, харап булачаклар!
– Соң, бездән кем сорап торсын, Ишук әзи! Үрәдникләр белән килеп, үзебезне атлы казаклар белән камчылап, балаларыбызны көчләп тартып алдылар бит! Артларыннан Биләргә барып карадык, этләр өстереп кудылар, авылдан чак качып өлгердек, талап үтерәләр иде!
– Күгәрмәгән җирләре калмаган балакайларның, кыйналмаган көннәре 
булмаган, Ишук әзи! Балалар бит алар, кечеләренә нибары дүрт яшь! Ач тотканнар үзләрен! Чукынмаган өчен, кулларын төйгәннәр, бармакларын каерып бетергәннәр, мәлгуньнәр! Кая, улым, күрсәт әле әзигә!
Олы уллары килеп, Ишмөхәммәткә калтырап торган кулын сузды, аның шәһадәт бармагы кәкрәеп, шешеп, күгәреп чыккан иде. Ишмөхәммәт баланың яралы кош канатыдай каерылган кулын учларына алды, аны бисмилла әйтеп өшкерде... Менә бу бала дин-ислам хакына инде күпме авырлыклар күргән, тән һәм җан җәрәхәтләре алган, инде, Раббым, моннан соң аны кяферләргә ирекле кылма! Мөселман мөселманның кардәше, татар татарның туганы, димәк, бу балалар да аныкы булачак!
– Каршы килмәсәгез, хәзер бу балаларны, чанага төяп, Шонталага алып китәм, үзебездә яшерербез, аннан эзләргә башларына килмәс! Үзем иртәгә Чистайга барам, ил картлары белән киңәшермен, бер-бер җаен табарбыз, Алла теләсә! Әмма аларны хәзергә монда калдырырга ярамый! Алырга килүләре бар.
Ир белән хатын, аптырашып, бер-берләренә карашты, алар моны көтмәгән иде. Балаларын килеп тартып алырлар, дип, төне буе дер калтырап чыктылар, Әхмәт пычагын кулына тотып ятты. Ә монда бөтенләй башка кеше килеп керде!
– Мин алар керсә, дип, сугым пычагымны әзерләп куйган идем инде, Ишук әзи! Үзебезне дә, аларны да юк итә идем...
– Син ул сүзеңне оныт, Әхмәт энем! Алар өчен үзеңне, балаларыңны корбан итәргә ярыймы соң?! Зур гөнаһ бу, моннан соң хәтта уеңа да килмәсен! Адәм баласы ахырга чаклы гомере һәм иманы өчен көрәшергә тиеш, бу – Аллаһтан әманәт!
– Аптыраганнан, чарасызлыктан шундый фикергә килгән идем, Ишук әзи! Әле ярый фаҗига булмыйча калды... Аллаһы Тәгалә сине безгә җибәрде. Балалар белән нишләрбез икән соң, әнисе?
– Яңадан чыгарып җибәрүе дә авыр, монда калдырырга да куркыныч, әтисе... Теләсә кайсы вакытта килеп кереп, төяп алып чыгып китәргә мөмкиннәр бит! Биләр побы бик явыз, бу этлеген эшләмичә калмас!
– Алайса, хәл иттек! Аллага тапшырып, алып кит, Ишук әзи, без сиңа ышанабыз! Синең үз хәлең дә хәл инде, әмма Шонтала халкы диндә нык тора, балаларыбызны бирмәс, адашырга юл куймас, Алла теләсә!
– Ә алар килеп керсә, нәрсә дип әйтик икән, Ишук әзи?
– Киенеп, Биләргә чыгып киттеләр, диярсез, килен! Ничек кайткан булсалар, шулай чыгып киттеләр, диярсез... Алар аның артыннан башка йөрмәячәк, чөнки балаларны шулай караучысыз калдырганнары өчен үзләре гаепле булачак.
Шулай килештеләр. Аннан капкага бастырык салып, өй ишеген келәгә бикләп, өйлә намазын укып алдылар. Ата-ананың да, балаларның да күңелләре тыныч иде, чөнки төннәр буе йокы бирмәгән, кайчан кереп алып чыгып китәрләр, дигән курку юкка чыкты, Аллаһ аларга ярдәмче җибәрде. Өй эчләре нурга күмелде, күңелләр күтәрелеп китте, яшиселәр килә башлады... Намаздан соң бергәләп чәй эчтеләр, балаларның әйберләрен җыйдылар, юлга әзерләделәр. Дүрт яшьлек игезәк кызларның гына, әниләре яныннан китәселәре килмичә, кәефләре бозылды, алар шыңшып елый башладылар. Бәлки, тагы теге начар йортка алып баралар, дип уйлаганнардыр, бичаралар... Олы балаларга ата-ана белән аерылу авыр булса да, алар тыныч иде.
Балаларны толыпларга төреп, чана түренә кертеп утырттылар, ат килгән юлыннан кайтырга кузгалды. Ата-аналары аларны догалар кылып, изге теләкләр белән озатып калды, коллыктан котылу юлын күрсәткәне өчен, 
Аллаһка рәхмәтләрен әйттеләр... «Дөнья гел болай бармас әле, безгә дә үз балаларыбыз белән үз динебезне тотып, үз җиребездә тыныч-имин яшәргә насыйп булыр», дип юандылар... Ә аңа кадәр барысына да күп сынаулар үтәргә кирәк иде әле...
Ишмөхәммәт кечкенә игезәк кызларны Гөлзадаларда калдырды, анда үсеп килә торган үз кызларына сеңелкәш булырлар, дип уйлады. Ә олы малайларны үзенә алып кайтты, улы Бикмөхәммәтне иптәш итәрләр, дип сөенде. Балаларны урнаштырып бетергәч, икенче көнне Чистайга чыгып китте, чөнки Гөләйзаның судына хәтле күрәсе-сөйләшәсе кешеләре бар иде...
Чирүле Майнасына икенче көнне Кызылъярдан үрәдник-приставлар, атлы казаклар килеп җитте, аларны Биләр побы котыртып җибәргән иде. Ә үзе яңадан бу авылга кереп тормаган, Әхмәтнең сугым пычагы аны Чирүле Майнасын әйләнеп үтәргә мәҗбүр иткән иде. Үрәдник, капканы каерып ачып, ишекне тибеп кенә керде, аңа каршылык күрсәтүче булмады, шул ук вакытта өйдә балалар да юк иде. Ул арада пристав белән казаклар да кереп җитте, өйнең астын-өскә китереп, балаларны эзли башладылар. Сәке аслары да, түбәнөй дә, мич башлары да калмады, чоланга чыгып, абзарга кереп тә эзләделәр – балалар юк иде.
– Где дети?! – дип кычкырды пристав, тыны буылып.
Михаил атакай аларны кисәткән иде, каршыгызга пычак күтәреп чыгар, сак булыгыз, дигән иде, ә монда пычак та юк, балалар да юк! Казакларның берсе татарча бераз чамалый икән, ул, Әхмәт янына килеп, «Балалар кайда?» дип сорады.
– Балалар китте, китте! – диде Әхмәт, кулларын Биләр ягына болгап. – Кая китте?
– Биләр китте, пошёл...
– Кайчан пошёл?
– Кичә киттеләр...
«Биләргә киттеләр, дип әйтә, кичә киткәннәр», дип, казак аның сүзләрен приставка тәрҗемә итте. Моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Аннан күрше-күләнгә кереп тикшереп чыктылар, авыл буйлап сорашып йөрделәр, әмма беркем дә артыгын сөйләмәде, «белмибез»дән ары узмады. Ул арада буран кузгалды, җил чыкты, каршыдагы өйләр дә күренмәс хәлгә килде. Пристав белән үрәдник сөйләшеп-киңәшкәннән соң, Кызылъярга кайтып китәргә булдылар, атлы казаклар да аларга иярде. Шулай итеп, балаларның язмышы вакытлыча булса да хәл ителде...
Сугым пычагы да кирәк булмады.
Бу әле 1838 елның март ае гына иде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.  

 

"КУ" 8, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: