Логотип Казан Утлары
Роман

Ана (романның дәвамы)

Әмма язмыш, тарих, чор Хәмзә бай гаиләсе өчен дә, аның нәселе, балалары һәм үзләре өчен дә түзә алмаслык, үзгәртә алмаслык сынаулар әзерләп куйган була...

 

 

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

 

 

Чыңгыз Айтматовның татар бабасы кыргыз җирендә

Хәмзә Габделвәлиевнең 1880 елларда Ыссык-Күл буйларына килеп чыгуын һәм анда төпләнеп калуын төрле кеше төрлечә аңлата. Берәүләр аны Кытайга бара торган кәрванга ияреп киткән, дип язса, икенче берәүләр әтисенең энесе Исхак кайтып алган, дип хәбәр итә. Ни булса да, тарихи факт – 1880 елларның башында Хәмзә Габделвәлиев Ыссык-Күл буйларына, Каракол тирәләренә килеп чыга, аннан ерак булмаган Ак-Су авылында урнашып кала. Кайбер язмаларда алар бирегә өч бертуган – Хәмзә, Әхмәтгали һәм Галия бергә килгән, диелгән, кайберләрендә Хәмзә аларны соңыннан кайтып алган, дип язылган, кайберләрендә аларны яңа төзелеп яткан Каракол каласы тирәсенә Исхак хаҗи алып килгән, дип хәбәр итәләр. Ни булса да, XIX гасыр ахырында Мәчкәрәнең өч татары – Хәмзә, Галия һәм Әхмәтгали Габделвәлиевләр Караколда яши башлый, тиз арада шәһәрнең иң бай һәм иң дәрәҗәле кешеләренә әйләнәләр...

Бу урында бераз Кыргыз иленең ул чактагы хәленә һәм Каракол

каласының тарихына да тукталып үтик. XIX гасыр урталарында кыргыз җирләре инде Россиягә кушылган була һәм чик буйларында хәрби базалар төзелә башлый. Ефәк юлы буйлап Кытайга бара торган кәрванчылар нәкъ менә Ыссык-Күл тирәләреннән үтә һәм биредә туктап ял итәләр. Шуңа күрә, Ыссык-Күлдән ерак булмаган, аның төньяк-көнчыгыш почмагына урнашкан Каракол рус хәрбиләре өчен дә, татар сәүдәгәрләре өчен дә бик уңайлы урын санала. 1869 елның 1 июлендә булачак шәһәргә нигез салына, Каракол елгасы буена урнашканга, аңа шул исемне бирәләр. Әмма биредә 1888 елның көзендә танылган сәяхәтче Николай Пржевальский тифтән үлгәч һәм үзенең васыяте буенча, шәһәрдән ерак түгел Ыссык-Күл буена күмелгәч, Караколны Пржевальский дип атап йөртә башлыйлар. Шулай итеп, 1889 елдан 1922 елга кадәр шәһәр Пржевальский дип атала, аннан берара Каракол булып тора, 1939 елда, Пржевальскийның 100 еллыгы уңаеннан, ул тагы шул исемгә кире кайта һәм 1992 елга кадәр Пржевальский булып йөри. Бары тик Кыргызстан бәйсезлек алганнан соң гына Ыссык- Күл буендагы иң зур шәһәр яңадан Каракол дип атала башлый һәм шул исемне бүген дә саклый. Без исә тарихның кайсы чорына карап, шәһәрне ул вакыттагы исеме белән атарбыз.

Әлбәттә, Габделвәлиевләр килгәнче дә Караколда татарлар яшәгән, алар инде XVIII гасыр башында ук бу тирәләрдә сәүдә белән шөгыльләнгән һәм шәһәр төзелә башлагач, шунда күченгәннәр. Һәрхәлдә, патша хөкүмәте бу хәрби шәһәрләргә бары тик русларны һәм христиан динендәгеләрне генә күчерүне шарт итеп куйса да, татарлар бик актив булган, сәүдә аша аларга үтеп кергәннәр һәм үзләрен булдыклы эшмәкәрләр итеп танытканнар. 

«Город Пржевальск, невзирая на существующее «Положение об управлении Туркестанского края» (1866 год), в которой допускалось переселение только лиц русского происхождения и православного исповедания, увеличивался в своих размерах и численностью населения за счёт татар и башкир. Это Абдулвалиевы, Рафиковы, Сулеймановы, Мухтаровы и другие строили дома, торговые ряды, кожевенные заводы»9, дип яза Караколда татарлар тарихын яхшы өйрәнгән Ринат Габделвәлиев.

Тарихтан билгеле – татарлар кайда гына килеп урнашсалар да, беренче эш итеп мәчет һәм мәктәп салдыралар. Биредә дә шулай була – әле 1868 елда ук татарлар Караколда мәчет төзи, аның каршысында мәктәп тә ачып куялар. «Начнём с того, что поселившиеся в Караколе татары в 1868 году построили большую мечеть и при ней открыли мактаб, где казанские миссионеры обучали детей и взрослых различных национальностей арабской грамоте»10 дип чыгыш ясаган Караколның мактаулы гражданы, гомер буе мәгариф өлкәсендә эшләгән милләттәшебез Шамил Ишмөхәммәтов мәртәбәле җыенда.

Хәмзә Габделвәлиевләр килгәндә, Караколда инде ике йөздән артык йорт була, башта аларны балчык белән сылап төзи торган булсалар, 1887 елгы көчле җир тетрәүдән соң, Караколда йортларны агачтан салалар. Әйткәнебезчә, 1897 елда Россиядә беренче халык исәбен алу нәтиҗәләренең Пржевальск-Каракол буенча төп нөсхәсе сакланмаган, әмма гомум саннар билгеле. 1897 елда Пржевальский шәһәрендә 8108 кеше яшәгән, шуның 36 проценты – руслар, 27 проценты – сартлар (үзбәкләр), 17 проценты - кыргызлар, 11 процент кытайлар, 7 процент татарлар булган, бу – 600 чамасы татар, дигән сүз. Башкаларга караганда, саннары шактый ким булса да, татарлар сәүдә, һөнәрчелек, хәтта җиңел сәнәгатьне дә бик тиз үз кулларына алалар.

Истәлекләрдән күренгәнчә, Хәмзә Габделвәлиев башта Караколда башка сәүдәгәрләргә хезмәт күрсәтә, аннан үз эшен ача. Безгә калса, ул үз эшен ачуны алай сузмагандыр, чөнки Хәмзә үзе дә, башка туганнары да тирә-якның данлыклы бае Исхак хаҗи ярдәмендә, аның «канаты астында» була бит. Исхак хаҗи Габделвәлиев абыйсының улы Хәмзәне балдызы Газизәбануга өйләндерә, мөгаен, тормыш башлап җибәрү өчен шактый гына капитал-мал да бирелгәндер. Яшь гаилә 1886 елда корылган булырга тиеш, чөнки аларның беренче балалары Мөхәммәтҗан 1887 елда туа. Газизәбану – Семипалатинск шәһәренең данлыклы Шаһиевлар кызы, ул үзенең тыйнаклыгы, матурлыгы, яшьлеге һәм сафлыгы белән аерылып тора. Яшькелт күзле, ак йөзле Нәгыймә әнисенең тышкы кыяфәтен дә, холык-фигылен дә үзенә ала...

Хәмзәнең башка туганнары да яңа җирдә бик тиз үз тиңнәрен таба - Галия Караколның иң зур баена – Гали хаҗи Рафиковка кияүгә чыга, Әхмәтгали дә татар баеның кызына өйләнә. Хәер, ул вакытта димләп- яучылап та өйләнешкәннәр, байлар байлар белән туганлашырга тырышкан, диниләр укымышлыраклар белән гаилә корган. Бертуган Габделвәлиевләр исә Ыссык-Күл буйларында ныклы тормыш башлап җибәргәннәр, алар мануфактура, галантерея, тире-яры белән сәүдә иткән, Караколда зур-зур кибетләр ачканнар, заводлар салганнар, диңгездәй күлдә пароход-яхталар тотканнар.

 

 

«Разнообразные фабрично-заводские изделия продавались в торговых точках, принадлежавших Абдулвалиевым: мануфактура и галантерея, железно-скобяные товары, лаки, краски и олифа, волос и щетина. Можно удивляться деловой предприимчивости Хамзы, который, заведя связи с

кыргызскими скотопромышленниками, построил кожевенный завод в южной части Каракола. Его продукция находила сбыт в городе и уезде и даже в Центральной России»11, дип яза Хәмзә Габделвәлиевнең оныгы Ринат Габделвәлиев, үзенең моннан 22 ел элек Кыргызстанда басылып чыккан мәкаләсендә.

Габделвәлиевләргә Казанда калган сәүдә элемтәләре, таныш-белешләре дә нык ярдәм итә, Исхак хаҗи белән берлектә, алар Җидесу төбәгендә эшмәкәрлекне гөрләтеп җибәрәләр, Кытай белән Мәскәү арасында сәүдә арадашчылары ролен үтиләр. Әйе, татарлар Европа белән Азия арасында тере күпер булып торалар, алар Евразия киңлекләренә яңа рух алып киләләр. Бу күренешкә хәтта бүгенге сәясмәннәр дә игътибар иткән. 2012 елның октябрендә Караколда татар темасы буенча үткән фәнни-гамәли конференциядә «Российские соотечественники Иссык-Куля» оешмасы рәисе Сергей Устимов менә ничек чыгыш ясаган:

«Татары, для которых не существовало языкового барьера, стали проводниками с большой буквы. Они принесли с собой трудолюбие и сметку, зарождающегося в России класса капиталистов, они стали проводниками технических нововведений в производстве и ремесле, они принесли с собой культурные достижения Центральной России и Европы. Более того, просвещение отсталого кыргызского народа они посчитали своим кровным делом. За что им честь и слава.»12

 

Үзенең матурлыгы, төзеклеге, яшеллеге, байлыгы белән Каракол тирә- яктагы башка калалардан аерылып торган, монда татарларның да өлеше зур. Ике катлы өйләрдә дә беренчеләрдән булып татарлар яши башлый, ул заманда Караколда 12 шундый йорт барлыгы билгеле, 1909 елда Хәмзә Габделвәлиевнең ишле гаиләсе дә ике катлы агач йортка күчә. Шулай  ук аларның Караколда зур алма бакчалары да булган, бу як халкын алма үстерергә Хәмзә Габделвәлиев өйрәтеп калдырган, дип сөйлиләр. Бәлки, Чыңгыз Айтматов та үзенең «Ыссык-Күлнең кызыл алмалары» дигән әсәрен татар бабасын истә тотып язгандыр. Моңа Караколдагы Ыссык-Күл өлкәсе дәүләт архивы директоры Чынар Сейдиматова да игътибар иткән, югарыда телгә алган фәнни-гамәли конференциядә ул болай дип чыгыш ясаган:

«Я всегда с волнением перелистываю повести нашего знаменитого земляка – Чингиза Айтматова. Даже их названия звучат как образные предельно сжатые исторические тезисы: «Ранние журавли», «Первый учитель», «Красные яблоки Иссык-Куля», «И дольше века длится день»... Кстати, о яблоках. Видимо, писатель знал, что сортовые яблоки в Прииссыккулье развели татары – его родственники по матери. На окраине Каракола его дед Хамза Абдулвалиев впервые разбил прекрасный плодовый сад, о котором с трепетом пишут в своих вспоминаниях Р.Т.Айтматова и другие члены их семьи и родственники.»13

Чыңгыз Айтматов үзе дә Караколдагы татар бабасы турында бик җылы итеп искә ала:

 

 

 

 

«Мама родилась и воспитывалась в богатой купеческой, образованной семье Хамзы Хасановича. Она очень часто нам, детям, рассказывала о своих родителях, о братьях и сёстрах, о прекрасном доме, яблоневом саде, о красоте Тянь-Шанских гор, о лучезарном озере Иссык-Куле. И сейчас, будучи взрослым, я думаю, что и я был в детстве рядом со своей мамой.»14

 

Егерменче гасыр башында Каракол-Пржевальскида инде ун меңнән артык кеше яшәгән, анда алтмыштан артык сәнәгать предприятиесе эшләп торган, аларның абсолют күпчелеге татарлар кулында булган. «В 1906 году из 102 купцов было 78 татар», дип яза Ринат Габделвәлиев, югарыда телгә алган хезмәтендә. Уйлап кына карагыз – бер шәһәрдә генә 78 татар бае! Һәм ниндиләре әле! Татар бае Кәримовның егерме эш үгезе җигеп, ике ай буе Германиядән Караколга механик тегермән алып кайтканын биредә әле хәзер дә сөйлиләр. Гомумән, Караколдагы бөтен тегермәннәрнең, май язу, йон эшкәртү корылмаларының, аяк киеме тегү цехларының, тире эшкәртү, сабын кайнату производствосының, такта яру заводларының хуҗалары татарлар, шул исәптән, бертуган Габделвәлиевләр дә булган. Шулай итеп, татар байлары, татар сәүдәгәрләре Караколда җирле һәм җиңел сәнәгатькә нигез салалар, туган яклардан, Кукмара төбәгеннән алып килгән һөнәрчелекне монда да тергезеп җибәрәләр, бөтен яктан, бөтен милләтләргә үзләрен үрнәк итеп күрсәтәләр.

«Промышленное производство, как и в былое время, дополнялось ремеслами и домашним производством. И большую часть ремесленной продукции поставляли именно татары. Это были мастера по золоту    и серебру, часовщики, плотники, портные, сапожники, мастера по изготовлению конской сбруи, седел, холодного оружия, лудильшики и медники.

 

Каракольские купцы, в основном татары, открыли большие магазины. построили торговые Дома и лавки, а по улицам Караванной и теперешней Токтогула были поставлены торговые ряды «на манер петербургских». В центре города возвышался православный храм, а недалеко от него сверкали купола минаретов татарской мечети. Появилось много и других современных красивых построек, из которых наиболее выделялись дома купцов Вали Ходжи, Хамзы Абдулвалиева, Фатиха Сулайманова, Каримова и других»15 , дип чыгыш ясаган югарыда телгә алган фәнни-гамәли конференциядә философия фәннәре кандидаты Жениш Керимкулов.

Татар байлары Караколда сәүдә эшләре, мал туплау белән генә шөгыльләнмиләр, ә рухи якка – дингә, мәгарифкә, мәдәнияткә дә зур игътибар бирәләр. Әйткәнебезчә, бирегә килүгә алар мәчет-мәктәпләр төзиләр. А.П.Ярковның «Татары и башкиры в Кыргызстане» (1996) китабына нигезләнеп, Ринат Габделвәлиев XX гасыр башында Караколда өч мәчет булган, дип яза. Ул мәчетләрнең берсе дунганнарныкы (ислам динен кабул иткән кытайлар) булган, әйткәнебезчә, берсен татарлар 1868 елда салалар, икенче мәчет 1883 елда төзелә. Һәрхәлдә, Караколда безгә шундый мәгълүмат бирделәр, без ул мәчеттә булдык, аның тарихы белән кызыксындык. Караколның «Татулык» татар оешмасы җитәкчесе, икенче мәчетнең мөтәвәллият рәисе Рәшит хаҗи Насыйбуллин безгә түбәндәге мәгълүмати-белешмәне бирде:

 

«В1883 году по решению Муфтия г.Казани несколько татарских семей, знающих Коран и умеющих строить мечети, были направлены в Среднеазиатский округ, а именно, на побережье озера Иссык-Куль. Одни из них осели в городе Каракол, другие поселились в посёлках Тамга, Сару, Аксу, где начали обучать местное население Корану и другим наукам. В Караколе, по решению переселенцев и местных жителей, была основана мечеть... В строительстве принимали участие Абдуллаев (Абдулвалиев) Хамза, Малик Ходжа, Фатих Ходжа, Галимжан мулла, Ишмухаммедов Гайнетдин, семьи Рафиковых, Мухтаровых, Ногаевых, Каримовых, Бекмухамедовых, Хисамутдиновых. Руководителем строительства мечети был Баширов Абдулла, имамом – Мухтарулла Баширов.»

 

Күрәсез, бу Җәмигъ мәчетне төзүдә Хәмзә Габделвәлиев тә беренчеләрдән булып катнаша. Ул гына да түгел, аның барлык балалары да диярлек шул мәчет каршындагы мәдрәсә-мәктәптә башлангыч белемне алалар, бу хакта алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез. Әлбәттә, 1935–1991 елларда мәчет совет хакимияте кулына күчә, анда кино күрсәтә башлыйлар. Бары тик 1991 елның 15 февралендә генә, шәһәр хакимияте карары белән, мәчет яңадан татарларга кайтарып бирелә.

 

Тагы XIX гасыр азагына, XX гасыр башларына әйләнеп кайтыйк әле. 1892 елларда Караколдагы татар мәктәп-мәдрәсәсенә ябылу куркынычы яный, аны Россиянең мәгариф турындагы законына туры килми дип табалар. Караколның татар байлары һәм зыялылары мәктәпне япмауларын сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итә, мәктәпне саклап калу өчен, алар аны дөньяви (светский) итеп үзгәртү тәкъдиме белән чыгалар.

Шулай итеп, Караколның мәчет каршындагы мәктәбендә дөньяви фәннәр, шул исәптән, рус теле дә укытыла башлый, укулар, нигездә, татар телендә алып барыла, укытучыларының да күпчелеге татарлар була. Тарих өчен татар мәктәбенең беренче мөдирен дә язып үтик, ул – Казанда

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Салих (Садих) Нәдыршин. Мәктәп- мәдрәсәдә шулай ук Гайнетдин Ишмөхәммәтов, Мәчкәрәдән Әхмәтгали Абдуллин, Гомәр Муздаев, Таранчиевларның да белем бирүләре билгеле.

«Большинство школ в то время существовали за счёт попечителей-татар и небольшой платы учащихся. В 1914 году в школе при «татарской» мечети обучались 77 детей татар, 28 киргизов и калмаков, 24 дунган, а также дети-сироты»16, дип, чыгыш ясаган архив директоры Чынар Сейдиматова югарыда телгә алган фәнни-гамәли конференциядә.

Әйе, татарлар бу төбәккә мәгърифәт нурын, гыйлем дә алып киләләр. 1908 елда Караколда беренче мөселман китапханәсе ачыла, аның җитәкчесе милләттәшебез Әхтәм Ибраһимов була. Китапханәгә Казан, Уфа, Оренбургтан гына түгел, ерак Төркиядән, Истанбулдан һәм Кырым – Бакчасарайлардан да китаплар килеп тора, алар дөньяның төрле телләрендә була. Шулай ук Хәмзә Габделвәлиевнең затлы йортында үз балалары, шәһәрнең татар яшьләре әдәби кичәләр, үзешчән театр да оештыралар, Нәгыймә шул мәдәни мохиттә үсә. Кыргыз халкы бүген дә татарларның Ыссык-Күл буйларында мәгърифәт һәм мәдәният таратуларын рәхмәт сүзләре белән искә ала: 

«Мы никогда не забудем, что первые школы организованы были в Прииссыккулье именно татарами, что первые театральные представления в Кыргызстане были осуществлены семьей Хамзы Абдулвалиева, что языком, через который кыргызы познакомились с европейской цивилизацией и науками, был именно татарский.»17 Татар халкына карата бу кыйммәтле сүзләрнең, гадел бәянең авторы – Ыссык-Күл өлкәсе хөкүмәте вәкиле Нарметҗан Ташбаев.

 

 

 

 

Милләттәшләребезнең фидакарь хезмәте йөз ел үткәч тә, башкалар тарафыннан шундый югары бәя алуы – бик куанычлы хәл! Татарлар бөтен Евразия киңлекләрендә шулай мәгърифәт нуры таратып, тырыш хезмәтләре белән башкаларга үрнәк күрсәтеп, дөнья көткәннәр. Әйткәнемчә, шулар арасында Габделвәлиевләр аеруча булдыклы һәм хөрмәткә ия. Хәйриячелектән тыш, ул җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнгән, сайлау кампанияләрендә актив катнашкан, хәтта Петербургта патша сараена да үз товарларын илтү хокукына ия булган.

«Купец пользовался уважением в торговой среде и среди горожан, покровительствовал искусствам и образованию, дип язалар Хәмзә бай турында тарихчы-архивчылар. – Дело его процветало, имущество оценивалось в 1120 рублей золотом. Царское правительство в 1907 году предоставило ему право участвовать в избрании выборщиков в Государственную Думу, а в 1908 году он внесен был в списки избирателей депутатов городского самоуправления.»18

Моның өстенә, берсеннән-берсе матур, алма кебек тәгәрәшеп үскән   8 баласы, яраткан хатыны – Газизәбануы, янәшәсендә якын туганнары, җәмгыятьтә зур абруе... Бер караганда, җайлашкан бу тәртипне, шушы матур тормышны инде берни дә үзгәртә алмас кебек... Әмма язмыш, тарих, чор Хәмзә бай гаиләсе өчен дә, аның нәселе, балалары һәм үзләре өчен дә түзә алмаслык, үзгәртә алмаслык сынаулар әзерләп куйган була... Шул исәптән, Хәмзә байның яраткан кызы – Нәгыймәсе өчен дә иң авыр сынаулар әле алда... Болары турында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез...

 

9 Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.37.

10 Эстафета памяти. Научно-практическая конференция «Вклад татаро-башкирского сообщества в социально-экономическое развитие и культуру Иссык-Кульской области и города Каракол». – Каракол: 2012. – стр. 21.

 

11 Габдулвалиев Р. Хамза - дед Чингиза. – Слово Кыргызстана. – 1993, 9 октября.

12 Эстафета памяти. Научно-практическая конференция... – Каракол: 2012. – стр. 46.

13 Эстафета памяти. Научно-практическая конференция... – Каракол: 2012. – стр. 7.

 

14 Айтматов Ч. Фильм «Белые сны, по дороге домой».

15 Эстафета памяти. Научно-практическая конференция... – Каракол: 2012. – стр. 16.

16 Эстафета памяти. Научно-практическая конференция... – Каракол: 2012. – стр. 6.

 

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев