Гөләйза. Ишмөхәммәтне Чистай төрмәсенә алып китәләр

Романның башы монда.

Март ахырында булган мәхкәмәдә дә Гөләйза эшенә нокта куелмый, мулла белән поп икесе ике төрле сөйләгәнгә, Кыр Шонталасы һәм Чирүле Шонталасы авыллары халкыннан да сорау алырга, дигән карар чыга. Моның өчен урыннарга мәртәбәле комиссия җибәрелергә тиеш була, аның составына, пристав һәм руханилардан кала, хөкүмәт кешеләреннән дә вәкилләр кертелә. Бу эшләрдә депутатлык вазифасына округ башлыгы ярдәмчесе, аксөяк, флот лейтенанты Мейснер билгеләнә. Әмма комиссия тикшерүне бик озакка суза, тиз генә оешып, урыннарга чыгып китә алмый, вакыйгалар агышының үзгәрүенә башка җитди сәбәпләр дә була. Әлбәттә, Ишмөхәммәтнең мәхкәмәгә кадәр алып барган сөйләшүләре, Чистай морзаларының астан гына ярдәме, старовер урыс судьясының икеләнүләре дә эшнең сузылуына китерә. Ә эшнең болай сузылуы Гөләйза өчен файдага гына була, чөнки карар чыкканчы, ул әле иректә кала, гаиләсе, балалары янында яши. Аңа шуннан башка берни дә кирәк түгел, ул шушы бәхете һәм иреге өчен көне-төне Аллаһка рәхмәтләрен әйтә...
Гөләйза эшенең болай сузылуына тагы бер җитди сәбәп, ул – илдәге вазгыять. Татарларның ташкын булып исламга кайтуын бер селтәнүдә туктату өчен, хөкүмәт кискен адымнарга барырга мәҗбүр була – меңләгән керәшен гаиләсен урыс авылларына күчерү турында карар чыгарыла. Бу эш бик тупас рәвештә, халыкны кан елатып, бар мал-мөлкәтен тартып алып, мыскыллап һәм җәберләп башкарыла. Бер Казан губернасында гына да йөздән артык авылдан керәшен татарлары Рәсәй империясе буйлап таратылырга, урыслар арасына күчерелергә тиеш була. Татарларның бер өлеше, таланып Себергә куылуны көтеп тормыйча, гаиләсен, балаларын алып, туган авылларыннан чыгып качалар, дөнья буйлап таралалар. Бер өлеше мәҗбүри күчергәннән соң да туган якларына качып кайта. Ә илдә калган төп өлеше баш күтәрә – бер Чистай, Спас өязләрендә генә дә 51 татар авылы көчләп чукындыруга һәм көчләп күчерүләргә каршы баш күтәрә. Чистай, Лаеш, Мамадыш төрмәләре татарлар белән тула, судлар аларның эшләрен карап өлгерә алмый, Питерга кочак-кочак хатлар һәм үтенечләр агыла... Ике як та яза: татарлар – урынсыз җәберләүдән коткаруны сорап; урыс поплары һәм түрәләре – татарларга җәзаны катылатуны таләп итеп... Әлбәттә, патша хакимияте соңгыларының сорауларын канәгатьләндерә, моның шаукымы Чулман аръягына да килеп җитә.
Иң беренче эш итеп коткычыларны, ягъни, правослау динен ташлап, ислам диненә кайтырга өнәүчеләрне җыеп алырга булалар, бу кара исемлеккә Ишмөхәммәт тә эләгә. Биләр побы күптән аңлаган иде – Ишмөхәммәт кебек кешеләр яшәгәндә, татарларны чылбыр белән бәйләп тә христиан динендә тотып булмаячак, аның вәгазьләрен тыңлап, чылбырларын тешләре белән чәйнәп өзәчәкләр алар! Үзе ислам фанатигы, хәзер башкалардан да шуны ясый. Аңа бер яктан да якын килеп булмый – тормышны белә, динне белә, законнарны белә, Чистай тулы таныш-белешләре, инде татарларны гына түгел, урысларны да үз ягына аудара башлаганга охшаган. Земство судьясының бу юлы да тиешле карар чыгармавына Михаил атакай шаклар катты! Нигә кирәк иде аңа мулла һәм поплардан кат-кат сорау алу, нигә кирәк ул надан авыл татарлары янына комиссия җибәрү?! Нигә суза ул бу эшне?! Әллә кайчан бөтенесен бөтереп тыгып куярга була иде бит! Төртелде дә калды шушы земство судына!
Бу юлы Михаил атакай Чистай судын әйләнеп үтәргә булды – коткычылар исемлеген туп-туры Казан белән Питерга җибәрде, исемлекнең башында, иң куркыныч кеше булып, Измаил Ефремов – Ишмөхәммәт Уразмәтов тора иде. Биләр побы аның турында аерым белешмә тутырды, чукындырылган була торып, ике хатын белән яшәвен, үзенең дә, гаиләсенең дә ислам динен тотуын, Ишмөхәммәтнең күрше керәшен авылларында указсыз мулла булып, җомга намазлары укып йөрүен – берсен дә калдырмады. Аның Пелагея-Гөләйза белән авызы пешкән иде, атасына ныклап тотынырга булды. Кәгазьгә генә ышанып бетмичә, Ишмөхәммәтне җинаять өстендә тотарга уйлады һәм шымчылары аша каравыллый да башлады, бигрәк тә җомга көннәренә зур игътибар бирде. Һәм шундый форсат килеп тә чыкты.
Актауга бер барганда, чиркәүгә тәүбә-истигъфар итәргә иске керәшеннәрдән 
булган Степан килде. Калтыранган тавыш белән, бик куркыныч нәрсәләр хәбәр итте ул! Җомга көннәре керәшен татары Василийларның өендә җыелып намаз укыйлар икән! Степанның хатыны Мария да, улын җитәкләп, шунда йөри, ди, чөнки Василий белән Мария бертуганнар икән. Алар Чулман аръягыннан, чукындырылган булсалар да, гомер буе ислам динен тотканнар, аталарын да шуның өчен кыйнап үтергәннәр, аналары һәм башка туганнары ачтан үлгән. Инде монда килеп, керәшен булып тыныч кына яши башлагач, Шонталадан Ишук әзи дигән бәндә килеп, барысын да исламга котырткан, җомга намазларын укыта башлаган. Степан үзе анда катнашмый икән, әмма хатыны белән улы алар арасында булгач, бик курка, шуңа күрә бу хәл турында Биләр атакаена ачылырга булган.
– Нигә Актау побы Яков атакайга сөйләмәдең боларны? Ул бу хакта беләме?
– Белә, атакай, белә, өсләрендә тоттык! Курка ул алардан, татарлардан да курка, синнән дә курка... Мин дә куркам, белсәләр, хатыным белән улымны төрмәгә утыртырлар, дип котым чыгып яшим... Шуңа күрә үзем сөйләп бирергә булдым, атакай! Ходай хакына, минекеләргә тимәгез инде?
– Сөйләп дөрес иттең, Степан! Тагы шуны әйт: һәр җомгада киләме ул Ишук-Измаил?
– Юк, һәрберсендә килми ахры, ара якын түгел бит... Әмма айга бер-ике килә, күбрәк кичтән килеп куна.
– Бик яхшы! Алайса, син миңа тагы ярдәм ит, Степан! Ул карт төлкенең кичтән килүен сизсәң, атыңа атланып, Чистайга ашык, чиркәүгә кереп, бу хакта хәбәр ит. Калганын алар үзләре оештырыр. Аңладыңмы?
– Аңладым, батюшка, аңладым, шулай эшләрмен.
– Бу хакта башка беркемгә дә сөйләмә, Яков атакайга да берни әйтмә. Хатыныңа да әйтмә, тегеләрне кисәтеп куюы бар.
Михаил атакай Чистайда да сөйләшеп куйды – Актаудан Степан дигән керәшен татары килеп хәбәр итүгә, җомга көнне авылга полиция һәм гаскәриләр җибәрергә, төнлә булса да, аның үзенә дә белдерергә. Чиркәүле христиан авылына кереп оялаган елан өнен туздыруда ул үзе катнашырга һәм җитәкчелек итәргә тиеш иде. Әмма вакыйгалар ул уйлаганча булып чыкмады...
Майның караңгы, җилле-давыллы бер төнендә Биләр авылында көчле янгын чыкты. Элек тә май ае коры һәм җилле килгәндә, урамы-урамы белән янып бетә торган еллар була иде, әмма бу юлы ут төнлә чыгуы белән куркыныч иде. Башта кемнәр янганын да белмәделәр, аннан утның Захарилар йортыннан чыкканын аңладылар. Беркем ул исерекләрнең өен сүндерергә ашыкмады, һәркем үзенекен сакларга тырышты, нәтиҗәдә, урамы белән янып беттеләр. Шушы төнге янгын вакытында Захари белән Варвара үзе дә юкка чыкты, күмәргә гәүдәләре дә калмаган иде. Аларны кызганучы булмады, чөнки утның шул эчү аркасында чыгуы көн кебек ачык иде. Михаил атакай утның чиркәүгә хәтле килеп җитмәвенә сөенде, әмма үзенең абзар-куралары янган иде. Хәер, хатыны үлгәннән бирле, ул инде мал-туар тотмый, балалары да яшьтән үлде, ул хәзер ялгызы көн күрә. Биләр побының өен чак саклап калдылар, ул моны Ходайның бер кисәтүе, дип кабул итте, алдагы ут аныкы булырга мөмкин иде...
Захари белән Варвара эчкән баштан янып үлгәч, Михаил атакай аларга тәрбиягә биргән татар балалары турында исенә төшерде. Әйе, теге вакытта эзләтеп карады ул аларны, Чирүле Майнасына да берничә тапкыр полиция җибәрде, ләкин балалар анда юк иде. Шул ук вакытта алар Биләргә дә кайтмаганнар иде, Михаил атакай бу әкияткә ышанмады да. Алай да, карлар эрегәч, мәетләре шунда ятмыймы икән, дип, юл буйларын карап чыктылар, әмма беркемне дә тапмадылар. Кемдер аларны Чирмешәнгә батып үлгән, дип сөйләде, кемдер, имеш, Чистайда күреп кайткан, әмма боларның берсенә дә ышанырлык түгел иде. Хәер, Захарилар янып үлгәч, ул балалар мәсьәләсе дә юкка чыкты, табылсалар да, аларны асрамага алган гаилә юк иде инде. «Әгәр бу татар балалары шунда булган булса, алар да янып үлгән булырлар иде...» дип уйлады Михаил атакай, чөнки Захарилар төнгә өйләрен эчтән бикләп куялар, олырак балаларның аяк-кулларын бәйлиләр, дип ишеткәне бар иде. Имеш, качмасыннар, дип шулай кыланганнар... Балалар барыбер чыгып качты, ә Захарилар янып көлгә әйләнде. Бу да Ходайның бер хикмәте иде, әмма Михаил атакай аны нәрсәгә юрарга да белмәде, тәүбә итәсе урында, үзенең җиңелә һәм чигенә баруын сизенеп, соңгы көчен җыеп, татарлар өстенә ябырылды...
Биләрдәге бу хәлләр турында хәбәр Ишмөхәммәткә дә килеп иреште, ул моның шулай бетәсен чамалаган иде инде. «Аллаһы Тәгалә явызларга тиешле җәзасын бирде, гөнаһсыз балаларны уттан саклап калды», дип уйлады ул. Әйе, Аның теләгеннән башка җил дә исми, яфрак та селкенми, адәм балаларының тууы һәм үлүе дә Аллаһтан шул, кайтыр урыннары да Аңа... Шуңа күрә бу өч көнлек дөньяда мәңгелеккә күчәргә әзерләнергә кирәк, чөнки дин тоткан кеше дә китә, тотмаганы да китә, ә кем булып китә ул бакыйлыкка? Шуңа күрә иман хакына, дин-ислам хакына бөтен авырлыкларга, бөтен сынауларга түзәргә кирәк, Аллаһы Тәгалә барыбер яраткан бәндәләрен коткара...
Ишмөхәммәт бу җомгасын Чирүле Майнасында укырга булды, Әхмәтнең балаларын да төяп барыр, бик сагыналар, күзләре гел Майна юлында... Инде салкын кышлар үтте, дөнья, берни булмагандай, яфрак яра, чәчәк ата, мал- туарлар кысан абзарларда түгел, иркен яланнарда рәхәт чигә... Элек бу вакытта авыл халкы да сабантуй-җыеннар белән мәш килә иде, ул бер-берләренә кунакка йөрүләр, бөтен гаилә белән сахраларда күңел ачулар... Әби патша заманнарында бигрәк тә иркенлек булып алды, татарларның динен дә, милли бәйрәмнәрен дә тыймадылар, халык, шуны гына көтеп торгандай, бик тиз үз асылына кайта башлады. Сандыклардан чиккән калфак-түбәтәйләр чыкты, өрфиядәй ак ефәк шәлләр, бала итәкле күлмәкләр, бәрхет камзуллар, затлы җиләннәр, бизәкле читекләр, көмеш беләзекләр, фирүзә кашлы йөзекләр – милләт бөтен матурлыгы белән мәйдан тотты. Ул көрәшләр, ат чабышлары, дисеңме, капчык сугышлары, чүлмәк ватулар, дисеңме – барысын да исенә төшерде милләт, татарлар, бөтен авырлыкларны онытып, бәйрәм итә иде...
Аннан тагы менә шушы көннәр килде – патшалар алмашынды, сабантуй-җыеннар тыелды, имеш, аларда мөселман татарлар белән керәшеннәр аралаша икән, татарча сөйләшәләр, бергәләп намаз укыйлар, ди! Һәм барысы да туктатылды, әмма боларны күңелдән алып ташлый алмадылар. Менә хәзер дә Ишмөхәммәт, шул көннәрнең бер язгы дәрте белән, юлга кузгалды, Майнадан соң кызлары Гөләйза янына Чирүле Шонталасына керергә уйлады, үзе белән Гөлзаданы да алды. Балалар кичтән үк авылларына кайтырга әзерләнә башлады, Чистайдан алып кайткан матур киемнәрен баш очларына куеп йокладылар. Чистай морзалары – Гомәр, Исмәгыйль әзиләр, Хәлимәбану абыстай бу балаларны баштанаяк киендерде, кочак-кочак бүләкләр, китаплар биреп җибәрделәр, акчалата да ярдәм итеп тордылар.
Ишмөхәммәт арба төбенә мул итеп кипкән печән түшәде, өстенә суккан палас җәйде, башта малайларны утыртты, аннан Гөлзадаларга кереп, аның үзен һәм игезәк кызларны алды. Гөләйзаларга да керәсе булгач, Гөлзада күп 
итеп күчтәнәч-бүләкләр төягән иде, балаларның да «бирнә»ләре мул булып чыкты, майның матур иртәсендә, иртәнге намаздан соң, Майна ягына таба кузгалдылар. Келтерәп торган ат юлы әле куе урманнарны кисеп үтте, әле кар астыннан исән-имин чыккан камыллы кырлар аша узды, калкулыкларга менде, маллар утлап йөргән үзәнлекләргә төште... Дөнья искиткеч матур иде! Агач яфраклары инде тупырдап бәреп чыкканнар, салмак җилдә җилфердәшеп утыралар, аларда ник бер бөртек тузан булсын! Саф, сусыл, җете яшел гүзәллек! Күкрәп күтәрелеп килгән яшел үлән арасында сап-сары ут чәчкәләре яна, зәңгәр-шәмәхә гөлчәчәкләр күренеп-күренеп китә... Алар арасында яңа туган колыннар ауный, җирән бияләр, колакларын шомрайтып, аларның иминлеген саклый... Туган якларның сахра-далалары өстендә, урман-үзәнлекләрендә мең төрле кош, мең төрле бөҗәк гөж килә, аларның нәсел калдыра, бала чыгара торган вакытлары, һәрберсенең үз җыры, үз урыны, үз язмышы... Әнә елга-күлләрдә бака егетләре, дәртләнеп, мәхәббәткә мәдхия җырлый, бал кортлары, эшлекле безелдәп, беренче чәчәкләрдән ширбәт җыя, чабаклар, күккә сикереп, укра чәчә, кошлар балаларына җим ташый... Табигатьтә барысына да урын җитә, беркем дә башкасының өлешенә керми, һәркем үз юлы, үз сукмагы белән бара... Адәм балаларына гына җир җитми, алар бер-берләренең телләрен дә, диннәрен дә, хәтта үзләрен дә юк итәргә әзер.
Балалар да тирә-яктан күз алмыйлар, тизрәк үзләренең авыллары күренүне көтәләр... Кодрәтләреннән килсә, ат алдыннан җәяү төшеп йөгерерләр иде! Әти-әниләре янына кайталар бит, балакайлар, бүген алардан да бәхетле кеше дөньяда юктыр! Малайларның башларында матур түбәтәйләр, өсләрендә Чистай морзалары бүләк иткән яхшы киемнәр, кечкенә кызларга хәтле баш түбәсенә калфак кадап куйганнар, аның өстеннән матур яулыклар япканнар. Төенчекләрдә әти-әниләренә дигән күчтәнәчләр, әмма алар үзләренең ата-ана өчен иң зур бүләк икәнлекләрен аңлыйлармы икән?
Әнә каршыда Чирүле Майнасы да күренде, авыл әллә ни зур түгел, әмма мәчете бар. Ишмөхәммәтнең ишетүенчә, Чирүле Майнасы элек башка урында булган, хәзер анда урыс авылы. Монда да бөтен җирдәгечә – башта татар авылы биләмәләрен урыс алпавытына бирәләр, ул исә анда үзенең кол крестьяннарын китереп тутырта. Урысларга ияреп, поплары килә, диннәре килә һәм татарларны да көчләп чукындырулар башлана. Югыйсә, Чирүле Майнасы да заманында йомышлы татарлардан торган морзалар авылы була бит! Биредә әле унҗиденче гасыр азагында Гали морза Еникеев, Кади морза Богданов, Бикбай морза Калмаев, Үтәмеш морза Чапкыновлар яшәгәнлеге билгеле. Авылга нигезне Шонтала ягыннан килгән Майна бабай салган, дип сөйлиләр. Көчләп чукындыруларга түзә алмыйча, Чирүле Майнасы хәзерге урынына – Чирмешән буена китә, элеккеге урында Урыс Майнасы авылы утырып кала. Көчләп чукындырылган керәшеннәр дә, татарлар да аларга ияреп, яңа урынга күчә һәм ислам динен тотуларын дәвам итәләр. Әхмәт белән Вәлия дә шундый мәкруһлардан ласа.
Капка төбенә килеп туктау белән, малайлар арбадан сикереп төштеләр, игезәк сеңелләрен күтәреп алдылар, күчтәнәч-бүләкләрен эләктереп, өйгә ашыктылар. Ул арада әти-әниләре дә каршыларына йөгереп чыкты, аяк атларга да ирек бирмичә, игезәкләр аларга сарылды. Бу мизгелләрдәге бәхетне, сөенечне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел иде! Балалар барысы да исән-сау, үзләрен танырлык та түгел, өсләрендә әллә нинди матур киемнәр! Әкияттәге ханзадәләрмени?! Вәлиянең күзләреннән бәхет яшьләре акты, кодрәтеннән килсә, балаларының бишесен дә берьюлы күтәреп алыр иде, әмма уллары инде үзләре аны куып җитеп килә, күрешмичә торган арада бигрәк тә буй тартканнар. Хатын-кызлар һәм балалар, шатланып сөйләшә-сөйләшә, өйгә уздылар, ирләр, капканы ачып, атны ишегалдына кертте, ашарына салдылар, эчәренә бирделәр. Өйдә исә балалар төенчекләреннән әти-әниләренә дигән бүләкләрне чыгардылар, аларны Чистай морзалары биреп җибәрде. Әниләренә – ука белән чигелгән өрпәк һәм кәшимир шәл, бәрхет камзул, әтиләренә – ука белән чигелгән түбәтәй һәм парча җилән. Аларның һәрберсенә, хәтта балаларга да Мәккә-Мәдинәләрдән алып кайткан намазлык һәм дисбеләр... Моның өстенә дөнья кадәр тәм-том, хөрмәсе-кипкән җимешләре, китаплар, уенчыклар... Әйтерсең лә бу балалар Шонталадан түгел, Мәккә-Мәдинәләрдән кайткан, ата-аналарын Аллаһ нигъмәтләре белән сөендерәләр.
Җомга намазына бераз вакыт бар иде, юлдан соң чәйләп алырга булдылар. Хатын-кызлар тиз генә табын әзерләде, ирләрне сыйлады, чөнки аларның мәчеткә барасылары бар иде. Сөйләшә-сөйләшә тамак ялгадылар, өй эченә тәмле исләр таралды, тирә-як балалар чыр-чуы белән тулды, бу – гади кешеләрнең гап-гади бәхете иде. Әмма бу бәхет өчен күпме авырлыклар күрүләрен, газап кичерүләрен алар үзләре генә белә... Ул турыда да сөйләшеп алдылар.
– Капка төбенә ат килеп туктагач, башта куркып киттек, – диде Әхмәт. – Әллә тегеләр килгәнме, дип торабыз... Аннан балаларның шау-шуын ишеттек, үзләрен күрдек... Әкият кебек инде бу, Ишук әзи, ышанасы да килми! Әле кыш көне генә нинди зур газапта идек бит... Бу хәлләрнең ни белән бетәсен дә белмәдек. Тегеләр әллә ничә тапкыр килеп, балаларны эзләп йөрделәр, төн урталарында палисайлар, өйгә бәреп кереп, аларны таптыра иде... Берсендә Биләрдән теге исерекләрне дә өстерәп алып килгәннәр, Раббым, аларга карарга куркыныч! Аякларында да басып тора алмыйлар...
– Хәзер таптыра алмаслар инде, энем, беткән алар, эчкән баштан янып үлгәннәр. Шулар аркасында урамнары белән янганнар, Биләр побының да абзар-курасы янып беткән, өен чак саклап калганнар.
– И Аллам, әле ярый балалар анда булмаган! Төнгә малайларның аяк-кулларын бәйләп куя торган булган бит алар! Чыга да алмаслар иде... Сиңа да рәхмәт инде, Ишук әзи, син килеп алып китмәсәң, палисайлар аларны тапкан булыр иде монда. Тагы алып китәрләр иде... Алла саклады инде безне бу хәсрәтләрдән!
– Әйе, энем, мин сәбәпче генә, күргән газаплары һәм иманнары хакына бу балаларга Алла ярдәм итте.
– Балалар монда калыр инде, Ишук әзи, бик сагындык, алардан башка тормышыбызның нуры юк!
– Үзләре дә бик сагынды, күзләре гел юлда булды балакайларның... Кечкенәләренә тикле, ат белән килеп туктасам, тилмереп күземә карыйлар иде. Балаларыгыз тәртипле, килен, олылары намазда, бик тырышлар. Аларын ничек тә укытырга кирәк булыр. Кечкенәләре әле сабый гына, әмма сабырлар... Бәхетләре булсын!
Шулай килештеләр – балалар монда кала, берәр нәрсә булса, шунда ук Шонталага хәбәр итәргә. Биләрдә күренеп йөрмәскә, авылда чит кешеләр күренсә, балаларны яшерергә. Әмма Захарилар үлгәч, бу балаларны хәзер Биләр белән бернәрсә дә бәйләми, шуңа күрә Ишмөхәммәт тыныч иде. Ирләр һәм малайлар, тәһарәтләрен яңартып, мәчеткә җомга намазына китте, балаларның күңеле булсын, дип, Әхмәт бүләк җиләнен һәм укалы түбәтәен киде. Хатын-кызлар өйдә өйлә намазы укырга булдылар, Вәлия дә укалы өрпәген ябынды, бәрхет камзулын киеп куйды, бөтенләй ханбикәгә охшап калды. Кечкенә кызлар исә, идәндәге паласка утырып, уенчыкларын бүлешәләр, ә ачык тәрәзәләрдән сандугач сайраулары ишетелеп тора, бөтен өйгә шомырт-кәнәфер чәчкәләренең хуш исе таралган иде... Ул арада авыл өстенә азан тавышы яңгырады, күктән иңгән бу илаһи аваз, сандугач сайраулары белән аралашып, адәм баласының бәхетенә мәдхия сыман иде...
Бер елны Олы көн дип аталган пасха бәйрәме татарларның Корбан гаетенә туры килде. Урысын-татарын кичтән үк Биләр чиркәвенә куа башладылар, имеш, төнне шунда укынып һәм чукынып уздырырга кирәк икән! Татарлар өчен изге саналган Гарәфә кичен иманны сатып уздырырга кушалар! Моны сизенеп, мәкруһларның бер өлеше кичтән үк кайсы-кая качып бетте, аңышып өлгермәгәннәрен атлы казаклар, палисайлар Биләр чиркәвенә куып алып киттеләр. Кичке эңгер-меңгердән файдаланып, керәшен татарлары урманнарга кереп качты, Биләргә бик азлары гына барып җитте. Чиркәү эче урыслар белән тулган иде, араларында күрше авыллардан куып китерелгәннәр дә бар. Әмма аларны да анда буйсындыра алмадылар, мәкруһлар урысларның гыйбадәтләренә катнашмады, кулларын күтәреп чукынмады, чиркәүнең бер почмагына өелеп, үз догаларын кылып утырып тордылар. Берзаман тамаклары да ачты, үзләре белән алып килгән тутыртма-казыларны, җылкы итен тастымалга җәеп, ашап та алдылар. Бу вакытта урысларның уразасы булганга, алар ашап утырган татарларга чирканып карадылар, болардан ерак торырга тырыштылар.
– Бу урысларның нинди бәйрәмнәре соң? – дип сорашты татарлар бер-берсеннән.
– Алар Гайсә пәйгамбәрне Алла, диләр бит, әстәгъфируллаһ! Алланың улы, дип тә кеше башы катыралар! Имеш, шуны кадаклап үтергәннән соң, ул терелгән икән! Табутыннан торып чыккан, ди... Менә шуны җыелып бәйрәм итә инде алар, имеш, Христос яңадан туган!
– Шуңа ышаналармы? Алла булгач, ник үзен тәрегә кадаклап үтерткән соң ул? Аның бармак селкетүе җитә иде бит, барчасы кырылып бетәр иде...
– Күпме гөнаһ җыя бу кешеләр, нинди саташу һәм адашу?! Соң, Аллаһ бер бит инде ул, аның улы да, кызы да, хатыны да юк, бу турыда Коръәндә акка-кара белән язылган!
– Гайсә галәйһиссәлам – зур пәйгамбәр, әмма Аллаһ түгел! Һәм ул үлмәде, Аллаһ аны үз янына алды. Һәм заман ахырында ул җиргә иңәчәк. Коръәндә дә Гайсә галәйһиссәлам кат-кат әйтә бит: мин Аллаһ түгел, Аның улы да түгел, мин Аның колы, миңа түгел, Раббыбызга табыныгыз, ди!
Татарлар шулай чиркәүдә дә Аллаһны искә төшереп, үзләренчә гыйбадәт кылдылар. Урыслар алардан җеннән качкан кебек читкә качты, «нечисть», «басурмане проклятые» дигән сүзләре ишетелде. Хәтта алар да аңлый иде – бу татарларны чиркәүгә куып кертсәң дә, урыс диненә көчләп куып кертеп булмаячак, әнә монда да үз догаларын укып торалар! Ә таң вакыты керү белән, алар чиркәүдән дә, Биләрдән дә чыгып качтылар, урманда бишмәт-чикмәннәрен җәеп, иртәнге намазны укыдылар, ә гаеткә инде туган авылларына да кайтып җиттеләр. Халык белән бергә гает намазын укыдылар, корбан чалдылар, бәйрәм иттеләр... Юк, урыс дине керәшен татарларын үзенә буйсындыра алмады, алар җаннары һәм тәннәре белән мөселман булып калды.
 ***
Гөләйза тиз генә сыерны савып керде, малларны, кош-кортларны абзарларга яптылар. Алар ишегалдында кайнашканда, Гөлзада табын әзерләде, кергәч, ахшамга кадәр күчтәнәчләр белән чәйләп алдылар. Азан яңгырагач, Ишмөхәммәт белән Хәким мәчеткә ашыктылар, Гөлзада белән Гөләйза өйдә намаз укып алдылар. Ана белән кыз сагынышканнар иде, сөйләшеп сүзләре бетмәде, бер-берсен юатыштылар да, елап та алдылар, аннан онытылып, тагы дөнья хәлләренә күчтеләр. Гөлзада үзенең ни өчен озак килә алмавын әйтте, Чирүле Майнасындагы хәлләрне сөйләде, Әхмәтләрнең балаларын каравын әйтте. Гөләйза аны шаклар катып тыңлады, Биләр урысларына бирелгән татар балаларын кызганып, күзләренә яшьләр килде, әти-әнисенең аларга ярдәм итүен белеп, бик сөенде. Әйе, Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләрен ташламый, менә аларга да әти-әнисен сәбәпче иткән, Гөләйзаларга да көтелмәгән җирләрдән ярдәм булыр әле, инша Аллаһ!
– Без дә монда төрлесен уйлап карадык, әни, – диде Гөләйза. – Әллә качаклыкка китикме икән, дибез... Безнең авылдан берничә керәшен гаиләсе шулай чыгып качты, аларны әллә кая, урыслар арасына күчерәсе булганнар, ди. «Урыс арасында кяфер булып яшәгәнче, кара урманда мөселман булып үләбез!» дип, балаларын җитәкләп чыгып киттеләр. Кайларда йөриләрдер хәзер, бер Аллаһ белә! Әллә без дә шулай китикме икән, дип уйладык, сезнең белән киңәшмичә батырчылык итмәдек...
Гөлзада башта кызына ни дип җавап бирергә дә белмәде, Ишмөхәммәтнең кияүләре белән сөйләшкәнен ишетеп калган иде, шул исенә төште. Бер караганда, ул кызын да яхшы аңлый – аны һәр көн килеп, эзләп табарга мөмкиннәр. Үзен – бер якка, балаларын – икенче якка. Гөлзада үзе бу хәлләрне күрде инде яшь вакытында. Әйе, монастырьларда бикләнеп ятканчы яки бер исерек урысның хатыны булганчы, качаклыкта йөрүең хәерле. Әмма берсеннән-берсе кечкенә сабыйлары бар бит, алар белән кая барасың? Мондый йөк белән кайдан да бик тиз табарлар, авыл башын да уза алмассың. Балалары белән бергә үзләренә генә алып китәрләр иде – аларны эзләп, иң беренче Кыр Шонталасына килеп җитәчәкләр. Кеше энә түгел бит, изүгә кадап куеп кына булмый, тапмаслык итеп бик еракка яшерергә кирәк...
– Син сыер сауганда, кияү атаң белән шушы хакта сөйләште, кызым... Атаңның тел төбеннән аңлавымча, ул каршы сезнең балаларны күтәреп сукбайлыкка чыгып китүегезгә. Ул һаман нәрсәгәдер өмет итә... Чистайга да берничә тапкыр барып кайтты, анда кирәкле кешеләр белән очрашкан, дип уйладым. Кызылъяр побы янында да булды, бәлки, аны да безнеңчә булырга үгетлидер... Ул сине чиркәү кенәгәсендә юк, дисә, Чистай суды берни эшли алмас, кызым, куллары җитмәс! Бер-бер җае килеп чыгар тагы...
Үзе турында сөйләгәнне аңлагандай, Габделҗәббар бишегендә боргалана, көйсезләнә башлады, аның имәр вакыты җиткән иде. Гөләйза аны күтәреп алып, имезә башлады, бала, дөньясын онытып, әнисенең күкрәгенә капланды. Ана сөте, күбекләнеп, аның ирен кырыйларыннан агып төште, йотлыгып имүеннән чәчәләнеп, сабый йөткерергә үк тотынды.
– Ашыкма, балам, ашыкма, синең өлешкә беркем кермәс, – дип, Гөләйза улының аркасыннан сөйде. – Аллага шөкер, әни, балаларыбыз сау-сәламәт, икесен дә сөннәткә утырттык, олысы, әнә, намаз вакыты җиткәч, безгә намазлыкларга хәтле җәеп куя... Шулай бит, улым?

Намазлык турында әйтүгә, Габделвахит йөгереп әнисенә дисбесен китереп бирде, бу – Актаудан алып кайткан, Әкълимә әбидән калган дисбе иде.
Мәчеттә исә ирләрнең үз сөйләшүләре бара. Ишмөхәммәт кичке намазда кешенең азрак булуына игътибар итте, элек мәчеткә йөргән кайбер керәшен татарларын да күрмәде. Бу хакта ул Әхмәт муллага да әйтте.
– Алар авылдан чыгып качты бит, – дип җавап бирде Әхмәт мулла.
– Нәрсә булды, әллә аларны да урыс авылларына күчерергә тиешләр идеме?

– Әйе, Ишмөхәммәт әзи, безнең авылдан берничә мәкруһ гаиләсен Рәсәйнең
бөтенләй башка читенә, чи урыс арасына күчерергә карар биргәннәр. Болар моны ишеткәч, йорт-җирләрен, мал-туарларын аз бәягә сатып, балаларын ат-арбаларга төяп, авылдан чыгып качтылар. Инде Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын иде!
– Ничә гаилә китте?
– Өч гаилә, әле тагы шундый ике гаилә калды, аларга да карар чыгарылган, әмма китмәскә булдылар. Менә үзләре дә монда утыра.
Янәшәдә утырган ирләр, «әйе», дигәндәй, баш кагып куйды. Ишмөхәммәт аларны белә иде – Миңнегәрәй белән Сәетгәрәй, абыйлы-энеле туганнар. Кайчандыр әби-бабалары, ата-аналары чиркәү кенәгәсенә кертелгән өчен генә керәшен булып йөрүче татарлар. Үзләре дә, ишле гаиләләре дә намазда, ихлас мөселманнар. Әмма күчерергә, дип карар чыгарылган икән, килеп җитүләре дә бар бит! Бу хакта ул аларның үзләренә дә әйтте.
– Без китмәскә, качмаска булдык, Ишук әзи! – диде алар. – Нигә без, урыстан куркып, туган җирләребезне ташлап китәргә тиеш? Монда безнең ата-анабыз, монда әби-бабаларның каберләре, монда туган-тумача, кардәшләр... Ни күрсәк тә, ил белән бергә күрербез, дидек.
– Анысы шулай, ыланнар, ил-җирне ташлап китәргә ярамый! Әмма берара күзләренә күренмичә тору да ярар иде... Алданрак белмәдем, чөнки үз хәлебез хәл иде, белгән булсам, ул исемлекләрен тикшерткән булыр идем. Моннан кайтуга, Чистайга китәм, бәлки әле берәр нәрсә эшләп өлгерермен.
Шулай килештеләр, әмма икенче көнне үк үзләрен ни көтеп торуын берсе дә белми иде... Иртән барысын да азан тавышы, аңа кушылып, сандугачларның өздереп сайравы, чиратлап, әтәчләрнең кычкыруы, Шонтала буенда бакаларның ярышып бакылдавы уятты. Бу үзенә күрә җәй башының дәртле моңы, өметле нуры иде... Мондый сандугачлы җәйге иртәләрдә бары тик матурлыкны гына күрәсең, бары тик яхшылык турында гына уйлыйсың. Гөләйза сыерын савып керде, малларны көтүгә кудылар, аннан чәйләп алдылар. Кояш бераз күтәрелгәч, балалар йокыдан торгач, юлга кузгалырга булдылар. Гөлзада Габделвахитны да үзе белән Кыр Шонталасына алып китәргә җыенды, Гөләйзага болай да эш күп, сабый бала, мал-туар, дип уйлады. Әхмәтләрнең игезәкләрен Майнага илтеп куйгач, өйләре дә бушап калды, анда үсмер кызларына да бер шөгыль булыр, дип исәпләде. Әмма тагы бер яшерен уе бар иде, Гөлзада аны үз- үзенә танырга да курка, әгәр андый-мондый, Гөләйзаны алып китсәләр, Габделвахитны булса да шулай яшереп калырга өметләнә иде дәү әни... Бу хакта ул аларның үзләренә әйтмәде, инде якты көндә дә шул кара хатирәләрен өстерәп чыгарасы килмәде.
Балалар уянгач, тагы бер тапкыр утырып чәй эчтеләр, аннан китәргә җыена башладылар. Моңа иң нык сөенгәне Габделвахит иде, җигүле ат янына ул инде әллә ничә тапкыр чыгып керде, бабасы аны йомшак җәймә өстенә күтәреп утыртып та куйды. Ата-ана кызлары һәм кияүләре белән хушлашып, бишектә яткан сабыйны тагы бер тапкыр сөеп, күчтәнәчләрне алып, капка төбенә чыктылар. Инде кузгалып китәбез, дип торганда, Чистай ягыннан авылга кереп килгән атлы җайдаклар күренде, алар шактый иде, араларында җигүле атлар да бар. Бу хәл Ишмөхәммәтне шомландырды, ул атын туктатты һәм кемнәр килүен күзәтә башлады. Җайдакларны хатын-кызлар да күреп алды, болар урыс хәрбиләре иде.
– Мине алырга киләләр!
Гөләйза шулай дип кычкырып җибәрде дә, ярдәм эзләп, иренә, әти-әнисенә
карады. Алар да бу хәлдән шашынып калганнар иде, юлны дәвам итәргә дә, кире өйгә керергә дә белмичә, капка төбендә катып калдылар. Инде качарга да соң иде, авыл капкаларына солдатлар куелды, җигүле атлар каравыл өе янына килеп туктады, аннан пристав һәм үрәдник, дәүләт милке буенча түрә төште. Капкалардан берәм-берәм кешеләр чыга башлады, әле беркем дә ни булганын, бу урысларның нигә килгәнен белми иде. Ишмөхәммәт оныгын арбадан күтәреп төшерде, хатын-кызларга өйгә керергә, ишек-тәрәзәләрне бикләп куярга кушты.
– Кызым, син алай бетеренмә әле, аларның ни өчен килгәнен белмибез, – диде ул. – Суд бетмәде бит әле, мәхкәмә карарыннан башка алар сиңа кагыла алмый... Әле авыл халкыннан да сорау алынмаган...
Үзе шулай дисә дә, күңеле төрлесен уйлады. Суд карары болар өчен бер кәгазь кисәге генә инде ул, теләсәләр, аннан башка да Себеренә дә сөрәләр, төрмәсенә дә ябалар, Аллаһ күрсәтмәсен инде! Ул арада каравыл өе янына сотник Әбуталип та ашыгып килеп җитте, берәм-берәм башкалар да җыела башлады. Атны капка баганасындагы боҗрага бәйләп, Ишмөхәммәт белән Хәким дә шул якка киттеләр, хатын-кызлар капканы эчтән бастырык белән бикләп куйдылар.
Югары очтан пүнәтәй итеп урысларны чакыртып китерделәр. Каравыл өе янына өстәл һәм утыргычлар чыгарып куйдылар. Шушы әзерлек эшләре беткәч кенә, пристав Чистайдан алып килгән карарны укыды, сотник Әбуталипка боларны халыкка аңлатырга кушты. Карардан күренгәнчә, Чирүле Шонталасыннан биш гаилә урыс авылларына күчерелергә тиеш икән, пристав һәм солдатлар аларны төяп, Чистайга алып китәргә килгәннәр. Башта халык аңышмыйчарак торды – нинди Кирилл, нинди Сидоров, тагы әллә нинди урыс исемнәре? Аннан боларның мәкруһ Миңнегәрәй һәм Сәетгәрәй гаиләләре икәнлеген белеп, аһ итеп куйдылар – аларны алып китәргә килгәннәр! Исемлектәге башка керәшен татарлары инде күптән авылдан чыгып качканнар иде...
Округның дәүләт милке буенча баш түрәсе, алгарак атлап, җыелган халыкка мөрәҗәгать итте:
– Бу карарга кергән татарлар правослау динендә булсалар да, аны тотмаганнар, чиркәүгә йөрмәгәннәр, тәүбә итмәгәннәр. Ул гына да түгел, алар исламга кайтканнар, мәчеткә йөри башлаганнар, гаиләләрен дә шуңа тартканнар. Ә бу гамәлләр правослау дәүләт алдында җинаять санала. Моның өчен Себергә сөрүдән башлап, урыслар арасына күчерүгә кадәр каралган. Хөкүмәтебез мәрхәмәтле, бу керәшен татарларына җәзаның иң йомшагын сайлады – аларны урыслар арасына күчереп, чын христиан тәрбиясе бирергә карар кылды. Бу кешеләрнең бөтен мал-мөлкәтләре, шул исәптән йорт-җирләре дә шушы көннән хөкүмәт карамагына күчә, ул дәүләт милке булып исәпләнәчәк 
һәм сатуга куелачак. Үзләренә исә яңа урында яшәр өчен йортлар биреләчәк. Хәзер исемнәре укылган гаилә башлыклары бирегә килсен, шушы карарга кулын куйсын.
Дәүләт түрәсе шулай дип әйтсә дә, беркем бер адым атламады, беркем дә аның янына килмәде. Түрә, ярдәм көткәндәй, приставка, пристав исә сотник Абуталипка карады. Барысы өчен дә Әбуталипка җавап тотарга туры килде.
– Ул гаиләләрнең берничәсе юк инде, ваше благородие, – диде ул.
– Ничек – юк? Шул арада үлмәгәннәрдер бит?
– Моннан берничә атна элек алар, гаиләләрен төяп, авылдан чыгып киткәннәр... Мин үзем дә соңыннан гына белдем.
Килгән түрәләр бер-берләренә карашып алдылар, алар Әбуталипка ышанып
бетмиләр иде. Шул ук вакытта мондый хәлләр һәр авылда диярлек булып тора, алар килгәндә, татарлар инде чыгып качкан була. Димәк, бу качакларны бөтен ил буенча эзләтергә, тотылган очракта, аяк-кулларын богаулап, Себергә сөрергә туры киләчәк.
– Ә башкалар, ә башкалары кайда, нигә монда чыкмыйлар имзаларын куярга?! Карарга кергән ничә гаилә калды монда? Инде болары өчен син башың белән җавап бирәсең, сотник Камаев! Бөтен авылыгыз белән җавап бирәсез! Бөтенегезне Себер сөрәчәкбез!
– Ике гаилә калды – абыйлы-энеле Миңнегәрәй һәм Сәетгәрәйләр...
– Что там бормочешь?! Нинди Минне, нинди Саид? Сидоровы что ли?
– Әйе, шулар...
– Кирилл һәм Силантий Сидоровлар! Килегез монда, куегыз шушы карарга
кулларыгызны! Шушы карар нигезендә, йорт-җирләрегезгә йозак салабыз, үзегезне, гаиләләрегез белән, Чистайга алып китәбез, аннан сезне башка урынга күчерәчәкләр.
Миңнегәрәй белән Сәетгәрәй бер-берләренә карашып алдылар, әмма түрә янына килмәделәр, чөнки бу карарга кул куйсалар, үзләрен дә, гаиләләрен дә мәңгегә коллыкка дучар итәчәкләрен аңлыйлар иде. Ярдәм көткәндәй, Ишмөхәммәткә карадылар, ул исә аларга кузгалмаска кушып ым какты, түрәләр янына үзе килде.
– Икенчегез кайда? – дип сорады дәүләт түрәсе, аны куылучыларның берсе, дип уйлап.
– Мин алардан түгел, шушы ил-йортның бер аксакалы, – диде Ишмөхәммәт. – Һәм халык исеменнән сөйләшергә хакым бар... Бу мөселман-татарларны авылдан сөреп, сез дөрес эшләмисез.
– Алар мөселманнар түгел, ә чукындырылган керәшен татарлары! Һәм закон буенча, правослау динен тотарга тиешләр иде! Алар шушы законны бозган өчен сөрелә авылдан, христианнар арасына күчерелә!
– Аларның урыс динендә булуына сезнең кулда дүкәминт бармы? Боларны туган авылларыннан сөрергә, дигән суд карары бармы? Булса, халыкка күрсәтегез, алар сарык бәрәне түгел бит, сез әйтте, дип, арбага бәйләп салып җибәрергә!
Дәүләт түрәсе белән пристав бер-берләренә караштылар, чөнки аларда андый белешмәләр юк иде. Бары тик дәүләт милке буенча округ оешмасы карары гына бар, ә анда бу «отпавший» мәкруһларның бар мал-мөлкәте хөкүмәт карамагына күчү турында әйтелгән. Моңа кадәр алардан беркемнең дә суд карарларын да, чиркәү кенәгәләрен дә сораганнары булмады, ә бу татар картына әнә нәрсәләр кирәк булган!
– Ә син үзең кем? – дип һөҗүмгә күчте дәүләт түрәсе. – Мин округ башлыгының карарын үтим, ә син кемнең җырын җырлыйсың?
– Мин – Ишмөхәммәт Уразмәтов, татар морзасы, милләтнең хәсрәт җырын җырлыйм, господа-әфәнделәр! Заманында ак патшага хезмәт иткән, корал тоткан ир-егет, бүген Аллаһ ризалыгы өчен, бәхетсез халкыма хезмәт итәм!
Чистайдан килгән пристав аны танып алды ахры, әйтеп бетерергә ирек бирмичә, үзе сүзгә кушылды.
– Сине дә беләбез, старик, бернинди Ишмухамет түгел син, ә Кыр Шонталасыннан дөнья бутаучы керәшен татары Измаил Ефремов! Бу көннәрдә бик тырышып Чистай юлын таптыйсың, судтан чыгып тормыйсың, мәчет тирәсендә күренәсең, татарлардан кайтып кермисең... Сине күзәтүчеләр дә бар, Ефремов, тиздән үзеңә дә чират җитәчәк, авызыңны чамалап ач!
– Ярар, белсәгез, бигрәк тә яхшы, әмма шул дүкәминтләрне күрсәтмичә, авыл халкы сезгә ул кешеләрне бирмәячәк!
– Бу дәүләт кешеләренә каршылык күрсәтү дип атала! Патша хөкүмәтенә каршылык! Моның өчен бөтен авылыгызны Себергә сөрәчәкләр!
– Әле беркем дә каршылык күрсәтмәде, ә тиешле дүкәминтләрне генә сорадык. Без судта да шулай дип әйтәчәкбез. Күрәсез, халык хәзергә тын тора, беркем дә казыкка ябышмады. Ә болар барысы да диярлек солдат хезмәтендә булган, корал тоткан ир-атлар бит!
Ишмөхәммәтнең бу сүзләреннән соң җыелган халык карурмандай бер гөжләп алды, аннан эчтәге ачулары тышка бәреп чыкты.
– Бирмибез! Беркемне дә сезнең кулга бирмибез!
– Телебезне дә, динебезне дә, җиребезне дә бирмибез!
– Әйе, сугышып үлсәк үләбез, әмма бирмибез! Урыс булмыйбыз без! Чистайдан килгән түрәләр үзләрен сырып алган татарларга карадылар, аларның эчләрендә ачу-нәфрәт ут булып кайный иде. Үзләре алыптай гәүдәле, сыңар куллары белән дә теләсә кемне бәреп үтерерлек көчле, үзләре гайрәтле, болар Себердән дә, үлемнән дә курка торган татарлар түгел! Дөрес, авыл башында аларның да атлы казаклары капкаларны саклый, әйтте исәң, хәзер килеп җитәчәкләр. Әмма ул вакытта бәрелеш буласын көт тә тор, сөякләреңне дә җыеп ала алмассың! Бу татарларда да аты да, коралы да бар, тураклап кына атачаклар... Хәзер андый хәлләр ешайды, кем үтергәнен, ни өчен үтергәннәрен дә белмичә калалар. Чукынмас өчен, урыс арасына сөрелмәс өчен, татарлар барысына да баралар, бер-берләрен яклыйлар, яшерәләр, җыйнаулап, дәүләт кешеләренә һөҗүм итү очраклары да юк түгел.
Чистайдан килгән урыслар киңәшеп алдылар, алар татарларның сөреләсе кешеләрне бирмәячәген аңлады. Көчләп алып китә башласаң, сугыш булачак, кан коелачак, дәүләт эше белән килгән урысларныкы да коелачак. Ә моңа юл куярга ярамый. Киңәш-табыш иткәннән соң, Чистайга кайтып, болар таләп иткән тиешле документларны әзерләргә һәм күбрәк хәрбиләр белән бу авылга кире килергә булдылар. Әмма моннан болай хурлыклы рәвештә чыгып китәргә дә ярамый, бу татарлар без җиңдек, дип әйтмәсеннәр өчен, икенче килешкә тагы этлек әзерләмәсеннәр өчен, коткы таратучыларны урыннарына утыртырга кирәк. Ә төп коткы таратучы – менә шушы карт, Измаил Ефремов, аларча, Ишмухамет. Аны берничек тә монда калдырырга ярамый, ул хәзер бөтен авылны котыртып, аларга каршы фетнә оештырачак. Әмма ничек алып китәргә аны моннан, авыл халкы бу картны да бирмәячәк бит!
– Сидоровларны бирмиләр икән, үзең безнең белән китәчәксең, Ефремов!

Заложник һәм төп котыртучы булып китәчәксең! Әгәр авыл халкы сине дә бирми икән, ул чагында сугыш, кан кою булачак, хөкүмәт кешеләренә каршылык күрсәткән өчен, барыгызны да Себер көтә! Инде Сидоровлар да качса, син башың белән җавап бирәсең, сотник Камаев!
Моны ишетеп, халык шаулый башлады, Ишмөхәммәт янына ыргылдылар, ул аларны кул хәрәкәте белән туктатты.
– Туктагыз, җәмәгать, алар шушыны гына көтеп тора! Авылның астын-өскә китерергә ирек бирмик! Мин болар белән китәм икән – Чистай Җир чите түгел, ничек китсәм, шулай кайтырмын, Алла теләсә! Мине ул алып китүләр белән генә куркыта алмаслар... Миңнегәрәйләрне үзегез урнаштырыгыз... Боларның яңадан әйләнеп килгәнен көтеп ятмагыз... Урман иркен, кыр киң... Миңа догада булыгыз, кардәшләр! Кызым Гөләйзаны, аның гаиләсен ташламагыз!
Ишмөхәммәт бөтенесен әйтеп бетермәсә дә, аның Миңнегәрәй белән Сәетгәрәй гаиләсен авылдан качырырга кушканын аңладылар. Ул арада Ишмөхәммәтнең аяк-кулларына богау салдылар, Миңнегәрәйләргә дигән арбага утыртып, Чистайга алып киттеләр. Сандугач сайраулары белән башланган якты көн богау чыңнары белән дәвам итте... Халык телсез булып басып калды... Алтмышны узган ил карты үзен ике татар гаиләсен саклап калу өчен корбан иткән иде... Хәким берүзе кайтып кергәч, өйдәгеләр берни аңламады, Гөләйзаны алып китәләр, дип көтеп утырганда, Ишмөхәммәтне, аяк-кулларын богаулап, Чистайга озатканнар икән! Ни өчен, нәрсә булган?! Ул аннан исән-имин әйләнеп кайтырмы? Аның күзенә карап торган, ярдәменә мохтаҗ Гөләйзалар нишләр?
Шулай килештеләр – Актау аша Чистайга барырга, хәзер үк юлга кузгалырга булдылар. Алардан да алда тагы арбага менеп кунаклаган Габделвахитны кире төшерә алмадылар, аны Актауда, Нәгыймәләрдә калдырырга булып, үзләре белән алдылар. Гөләйза, сабый баласын кочаклап, озатып калды. Алар китүгә, Миңнегәрәй белән Сәетгәрәйләр гаиләсен дә, арбаларга төяп, урманга озаттылар, килеп алып китүләрен көтеп тормаска булдылар. Тормышлар рәтләнсә, кире кайтырлар, юк икән, кыргыз-казакъ далаларына юл алырлар, дип. Бу елларда кара урманнар татар качаклары белән тулган иде, алар, урыс арасына күчмәс өчен, туган җирләрен, авылларын, нигезләрен калдырып, дөнья буйлап таралдылар... Күпләре туган җирләренә инде беркайчан да әйләнеп кайта алмады, чөнки бу чукындыру афәте татар иле өстендә, кара болыт булып, әле тагы күп еллар асылынып торды, үткен балта булып, иелмәгән башларны кыйды... Ил-җирләрен өзелеп сагынудан үзәкләре өзелгән татарларның моң-җырлары гына авыл капкаларына сарылып сулкылдады, кара урманнарга сары сагыш булып таралды, авыл күгенә аккош каурыйлары белән мәңгелеккә язылып калды...
Утырамын да уйга батам, күк күгәрчен кулда уйнатам. Чакрым саен чуар багана, авыр илдән киткән балага.
Уйлыймын да җырлап җибәрәмен, җырлар белән күңелем юатам. Чакрым саен багана кем куйган, туган-үскән илдән кем туйган?
Утырдым көймәнең, ай, түренә, карадым суларның төбенә. Суларның төбендә һич кара юк, ил генәң ташлап китми чара юк...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.  

 

"КУ" 8, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: