Ана (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Бишкәктә Нәгыймә Айтматованы искә алу

 

2014 елның 19 ноябрь көнне Бишкәк шәһәрендә Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бу тантанага Казаннан без – язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдулла да чакырылган идек. Бишкәккә килгән көнне үк башта зиратта булдык, Нәгыймә апаның рухына дога кылдык. Ул Бишкәк шәһәренең иске Ала-Арча зиратына күмелгән, кабере инде эчтә үк калган, әмма тирә-ягы иркен, якты. Бездәге кебек чардуганнар да, агачлар да юк, кабер өстенә кызгылт гранит таш куелган, аның уң почмагында Нәгыймә белән Түрәколның 1926 елда Караколда төшкән фотосы, аскарак ташка уеп, ак белән кыргыз телендә түбәндәге сүзләр язылган:

«Атабыз Төрөкул Айтматов (1902-1937) энебиз Нагима Хамзеевна Айтматова (1904-1971) атабыз кайсы жерде коюлганы белгисиз болгондуктан энебиздин беитине кош эстелик орнотобус балалары, неберелери»

 

Ул вакытта Түрәкол Айтматовның кайда күмелүе билгеле булмагач, биредә икесенә бер кабер ташы куйганнар, Түрәколның туган һәм үлгән елларында да берәр елга ялгыш бар. Безнең белән зиратка Нәгыймә апаның уртанчы улы Илгиз Айтматов, абыйсының улы Ринат Габделвәлиев, оныгы Әсән Әхмәтов, «Туган тел» оешмасы рәисе Гөлсинә ханым Үлмәскулова һәм оешма әгъзалары да барган иде. Хәмзә кызы Нәгыймәнең рухы шат булсын дип, догаларыбызны кылдык, Раббым аның бәндәчелек белән кылган гөнаһларын кичерсен, бу дөньяда калган нәселенә иман бәхете бирсен...

Бишкәктән шактый читтә булган Ата-Бәйет зират-комплексында да шушы ук теләкләребезне теләдек. Биредә 1938 елны атып үтерелгән шәхес культы корбаннары күмелгән, Чыңгыз Айтматовның әтисе Түрәкол да алар арасында, Чыңгыз да үзен шунда күмәргә васыять иткән булган, ерак түгел аның да кабере... Шулай ук биредә 2010 елның апрелендә, Бишкәктә хакимият белән халык бәрелешендә атып үтерелгән йөзләгән кешенең дә җәсәде ята... Кечкенә генә Кыргызстан, ә күпме фаҗига, күпме кыелган җан, түгелгән кан...

Ә Түрәкол Айтматовны, 137 тоткын белән бергә, 1938 елның 5 ноябрендә Фрунзе төрмәсендә атып үтерәләр, аларның барысын да диярлек буржуаз- милләтчел Социал-Туран партиясендә катнашуда гаеплиләр. Әлбәттә, бу чекистлар уйлап чыгарган ялган, яла була, әмма Кыргызстанның милли элитасын кырып салырга җитә. Түрәкол Айтматовны кыйнап, шул милләтчел оешмада 1926 елны, Караколда чакта ук торуын, оешманың Кыргызстанны Советлар Союзыннан аерып алып, милли-буржуаз дәүләт төзергә җыенганын әйттерәләр. Суд барышында Айтматов үзенең күрсәтмәләреннән баш тарта, әмма аны «атып үтерергә» дигән карарны 20 минут эчендә чыгаралар, ярты сәгать эчендә атып та үтерәләр. Ул көннәрдә Фрунзе шәһәренең НКВД подвалларында 137 кеше атыла һәм шәһәр читендәге Чоң-Таш дигән урында, иске кирпеч заводының тирән чокырына илтеп ташланыла. Ярты гасыр үткәч, шушы хәлне белеп-сизеп калган кешеләр ярдәмендә, бу урын эзләп табыла, мәет калдыклары чокырдан чыгарыла, берсенең күкрәк кесәсеннән череп бетә язган гаепләү документы табыла, ул кеше – Түрәкол Айтматов була. НКВД исемлекләре белән чагыштырып, атып үтерелгән 137 кешенең дә шәхесләре ачыклана, аларны 1991 елның 30 августында зурлап, шушы Чоң-Таштагы Ата-Бәйет зират-комплексына күмәләр. Аталарын соңгы юлга озатуда Түрәкол Айтматовның дүрт баласы да катнаша, бары тик хатыны Нәгыймә генә боларны белмичә, дөньядан китеп бара...

Менә алар хәзер янәшә диярлек ята – ата белән улы... 137 кешенең туганнар каберлеге кызыл гранит белән капланган булса, Чыңгыз Айтматовныкы – ап-ак мәрмәрдән, үзенең «Ак пароход»ы кебек, томан арасыннан киләчәккә йөзеп китеп бара сыман... Чыңгыз Айтматовның кабер-комплексы зур зәвык белән эшләнгән, анда артык-портык купшы, ясалма нәрсәләр юк. Кабере кыргыз тирмәсе рәвешендәрәк, өсте бераз капланган, барельефта йөзе, ә иң мәртәбәле урында, түрдә таш китап, тышына «Повести гор и степей» дип язылган, эчендә – Чыңгыз Айтматовның култамгасы... Һәм сулда, ак мәрмәр ташка буеннан-буена кыргыз һәм рус телләрендә: «Адәмгә иң кыены – көн саен адәм булу», дип язылган, аста – Чыңгыз Айтматовның имзасы... Әйе, көн саен, теләсә нинди шартларда да КЕШЕ булып калу – иң авыры, һәм әдип моны кабер ташына да уеп яздырган, васыять итеп әйткән... Әдип кабере, бәлки, шундый булырга тиештер, бигрәк тә – Чыңгыз Айтматовныкы...

Догаларыбызны кылдык, музейларында булдык, 1938 елда атып үтерелгәннәр арасында дүрт татар булганлыгын да ачыкладык, алар үзләре дә кайсы – НКВДда, кайсы райкомда эшләгән... «Кызыл кыргын» бер- берсен кырган... Нинди зур фаҗига, нинди ачы гыйбрәт! Һәм шушыларны белеп тә, кеше булып калу өчен, яңадан яши башлау өчен нинди көчләр кирәк, нинди олы йөрәк кирәк... Нәгыймә апа әнә шундый олы йөрәкле, зирәк акыллы, мәрхәмәтле җан иясе булган, нинди шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмаган, күңелендә ачу-нәфрәт сакламаган, балаларына, оныкларына да шуны әманәт итеп калдырган... Аның бу асыл сыйфатлары турында юбилей тантанасына килгән һәркем ассызыклап сөйләде...

Татарстан, Татар конгрессы исеменнән мин чыгыш ясадым, Нәгыймә апаның милләтебез өчен кадерле кеше булуын әйттем, Чыңгыз Айтматовның шәхес һәм язучы булып формалашуында татар анасының тәрбиясе һәм өлеше гаять зур булуын искәрттем. Дөрес, ул татар телендә язмады, «миндә татар каны бар» дип, зур мөнбәрләрдән чыгыш ясамады, әсәрләрендә татар образлары тудырмады, әмма, нәрсә язса да, аның артында Татар Анасы – Нәгыймә апа басып торды, ул, Найман-Ана кебек, «Исемеңне, кемлегеңне онытма, улым, син манкорт түгел!» дип кабатлады...

Мин Мәчкәрәдән өч фотоальбом ясап алып килгән идем, залга җыелган халык алдында шуларны сәхнә экраныннан күрсәттем... Менә Хәмзә абыйның авылдагы нигезе, менә Мәчкәрәдә аның нәселе салып калдырган таш мәчетләр, хан сараедай өйләр, менә Хәмзә Габделвәлиевнең әби-бабалары су эчеп үскән «Сандугач» чишмәсе... Менә сап-сары иген кырлары, су буендагы бөдрә таллар, менә авылның борынгы зираты, анда рәт-рәт тезелеп, сәҗдәгә киткән кабер ташлары... Аларның күпчелеге Габделвәлиевләрнеке һәм Үтәмешевләрнеке... Сәхнәдә шушы күренешләр бара, артта талгын гына татар моңы сулкылдый: «Хуш, авылым, сау бул, миннән сәламнәр көт, таң җилләре искәндә... Мин җырлармын сине сагынып, өзелеп искә төшкәндә...» Залның бер өлеше елый, алар – татарлар, төрле елларда бу якларга килеп чыккан һәм мәңгегә монда калган, инде олыгайган татарлар...

Бу күренешләрдән кыргыз кардәшләребез дә әсәрләнеп, тетрәнеп калганнар... Кайдадыр моңга, нурга күмелеп утырган татар авыллары, шул авыллардан чыгып китеп, дөнья буйлап таралган татар балалары, кан күзәнәкләрендә, бәгырьләренең иң түрләрендә шушы моңны, нурны, милли рухны мәңге саклаган татарлар... Үлгәндә дә, сандык төбендә Коръәнне һәм милли киемнәрен саклаган татар хатыны Нәгыймә апа... Бүген бу залда, безнең арада, гүя ул да бар иде, аның рухы да шатлана иде...

Ркаил Зәйдулла Нәгыймә апаның кызы Роза Айтматованың иңенә Казан шәлен сала, Илгиз абыйга Казан Кремле рәсемен бүләк итә, бу – бездән, милләттән истәлек. Аннан Бишкәкнең татар һәм кыргыз сәнгатькәрләре халыкка милли җырлар бүләк итте, сәхнәдән татар халкының уен- йолаларын күрсәттеләр. Әйтерсең лә, дөньяда берни үзгәрмәгән, революция, сугышлар, ачлык, репрессияләр дә булмаган, милләт моннан йөз ел элек ничек яшәсә, сәхнәдә булса да, күңелендә булса да, шулай яши... Өмәләре белән, чиккән читекләре, түбәтәй-калфаклары белән, тулалары, кабалары, кубыз-курайлары белән... Соңыннан «Туган тел» оешмасы каршындагы татар милли ансамбле «Туган тел» җырын башкарды, аңа инде кыргыз кардәшләребез дә кушылды...

 

И туган тел, синдә булган иң элек кылган догам,

Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам...

 

Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилее Кыргызстанның дәүләт телевидениесе аша күрсәтелде, анда Ркаил Зәйдулла белән минем интервьюлар да бирелде, шулай ук матбугатта, интернетта шактый гына хәбәрләр урнаштырылды. Без исә Бишкәктә очрашуларыбызны дәвам иттек, музейларда һәм мәчетләрдә булдык, эшмәкәрләр һәм язучылар белән аралаштык, иң мөһиме – Нәгыймә апаның балалары һәм туганнары белән очрашып, булачак китапларыбыз өчен шактый материал тупладык. Минем үзем өчен ачыклап бетермәгән мизгелләр, күңелемне тырнап торган сораулар бар иде, шуларны белмичә, бу китапка тотынып булмас, дидем. Бу нисбәттән бигрәк тә Роза ханым Айтматова белән очрашу бик истәлекле булды. Галимә, җәмәгать эшлеклесе, әти-әнисе, туганнары турында дистәләгән мәкалә, берничә китап язган Роза ханымда нәселләренең шактый архивы саклана. Нәгыймә апаның да кайбер документлары анда булып чыкты, әмма барысы да түгел. Әйтик, миңа аның тууы һәм үлүе турындагы таныклыкларының күчермәсе, хезмәт кенәгәсе һәм биографиясе белән бәйле тагы кайбер документлар, белешмәләр кирәк иде, әмма аларны табып булмады, шуңа күрә миңа үземә кирәкне төрле чыганаклар буенча берәмтекләп эзләргә туры килде. Түрәкол белән Нәгыймәнең өйләнешү вакытлары төрле чыганакларда төрлечә икәнлеген дә әйттем, шулай ук аерым сорауларым да бар иде. Әйтик, Хәмзәнең Мәчкәрәдә калган улы Исмәгыйльнең, монда килгәч, салкын кабул ителүе хак булдымы икән, авылда шулай сөйлиләр, дип сорадым. Роза ханым моны кире какты, шул ук вакытта бу хакта яңа мәгълүмат та бирде:

– Сәхибә апа сөйләве буенча (Сәхибә – Караколда Абдулланың хатыны.

Ф.Б.), Хәмзәнең Мәчкәрәдә калган улы авыру булган, Хәмзә анда барып йөргән, үз гаиләсен тоткан, караган... Соңыннан Абдулла да анда барган... Хәзер боларны беркем тикшерә дә, раслый да, кире кага да алмый инде, авылда да, Караколда да моны белүче юк...

Нәгыймә апаның беренче баласы турында да сорадым, Роза ханым аның Риза исемле булуын  әйтте, ул  Караколда  туган, шунда бик иртә  үлгән...

«Музейда эшләүче хезмәткәр хатын Чыңгыз Айтматовны да Караколда туган, дип әйтте, бу хакта нәрсә әйтә аласыз?»дигән соравыма Роза ханым,

«Ул сүз дөрес түгел», дип җавап бирде, Риза белән бутыйлардыр, дигән фикергә килдек. Мин Нәгыймә апаның туганнары белән мөнәсәбәтен дә җентекләп сораштым, аның әйтүенчә, алар аралашып яшәгәннәр, Нәгыймә апа абыйларының гарәп хәрефләре белән язган хатларын гомер буе саклаган һәм кызына биреп калдырган.

Мине, әлбәттә, Нәгыймә апаның балалары белән, шул исәптән, Чыңгыз Айтматов белән кайсы телдә сөйләшүе дә бик кызыксындырды, чөнки бу минем өчен бик мөһим иде. «Төрлечә сөйләште – татарча да, кыргызча да, русча да, – дип җавап бирде Роза ханым. – Чыңгыз да татарча яхшы аңлый иде, без барыбыз да татарча беләбез, әмма рус мәктәбендә һәм югары уку йортларында русча укыгач, нигездә, күбрәк кыргызлар белән аралашкач, шул телләр өскәрәк чыкты.»

Әлбәттә, Җәйдәдә яшәгәндә, алар өйдә татарча аралашкан булырга тиешләр, чөнки аларда Нәгыймә апаның бертуганы Гөлша да улы белән яшәгән, алар үзара русча да, кыргызча да аралашмаганнардыр. Ә менә Фрунзеда гаиләгә кыргыз килен килгәч, әлбәттә, күбрәк кыргызча сөйләшкәннәрдер. Совет заманында балаларының эш урыннарында рәсми тел – рус теле булырга тиеш иде бит, чөнки бөтен ил белән шулай иде... Әлбәттә, Чыңгыз үсмер чакларында, бигрәк тә сугыш вакытында, Шекердә эшләгәндә һәм яшәгәндә, кыргыз теле мохитендә булган, аны үзенә сеңдергән һәм алдагы тормышында, бигрәк тә әдәбиятта, ул образларны һәм риваятьләрне иҗатында мул файдаланган. Балаларын ачка үтермәс өчен җигелеп, тормышны өстерәгән Нәгыймә ападан артыгын таләп итү дә дөрес булмас иде...

Әнисенең өендә татар мохите тудырырга тырышуын Роза ханым берничә ел элек Фрунзе шәһәренә килгән язучы Асия Юнысовага да сөйләгән булган, ул язма Татарстан матбугатында дөнья күрде:

«Әнием һәрдаим Чыңгыз белән бергә торды. Без һәр бәйрәмдә абый өенә җыела торган идек. Әни тәмле-тәмле татар ашлары пешерә. Аның татар токмачын җиңгәбез дә бик ярата иде. Чыңгыз абыйның Сәнҗәр белән Әскәр атлы улын ул, татарча әкиятләр сөйли-сөйли, үзе багып үстерде. Ниһаять, әниебезгә дә бәхетле көннәр килде. Әниебез бездән разый калгандыр, дип уйлыйбыз.»63

Дин мәсьәләсендә дә сорадым, чөнки бала чагында мәдрәсәдә укыган, соңыннан кызыл косынка бәйләп, кыргыз хатын-кызларын яңа тормышка өндәп йөргән комсомолка булуын да беләм бит Нәгыймә апаның... Әмма тормыш аны шундый итеп бөтереп алган, язмыш шундый итеп китереп салган, кызыллык һәм комсомоллык тузан булып җилгә очкан, ә тумыштан сеңгән дин-иман барыбер калган, үз урынын алган... Роза ханым да моны раслады, әнисенең үз бүлмәсендә Коръән укуын  да, догалар кылуын да искә төшерде, картлык көнендә аш мәҗлесләрендә дә аннан Коръән укыта торган булганнар. «Сезгә берәр нәрсә өйрәтеп калдырдымы соң?»

– дип сорадым, «Бисмилләне өйрәтте», – диде ул... Без Роза ханым белән татарча аралаштык, ул тыныч холыклы, сабыр, бик тырыш кеше, дигән тәэсир калды. Тышкы яктан күбрәк әтисенә, холкы-фигыле белән әнисенә охшаган кебек...

Роза ханым сөйләшкәндә дә, язмаларында да әнисен бик сөйкемле һәм күркәм холыклы итеп тасвирлый, ул аны хәтта Индира Гандига охшатуларын да әйтә. «Но мама отличалась не только духовно, – дип яза ул,у нее были редкие в нашей породе зелёные глаза, белая кожа. В войну- то ей приходилось и лепёшки из кизяка самой лепить. У других женщин после такой работы оставались тёмные прожилки на руках. А она смывала водой, и кожа опять была чистой и нежной. С годами от пролитых слёз глаза уже не казались такими яркими, но печать благородства оставалась неизменной. Иные даже обнаруживали её внешнее сходство с Индирой Ганди.»64

Шушы ук язмасында Роза ханым Чыңгыз Айтматовның талант тамырларында әнисенең дә өлеше барлыгын әйтә: «Считается, что литературный дар Чингиз унаследовал от отца, большого рассказчика, темпераментного, яркого. Но и мама была незаурядным человеком. К ней тянулись . В годы войны, когда мы жили в Джейде, молодые женщины, чьи мужья ушли на фронт, без преувеличения, ходили за ней по пятам. Для них, неопытных, безграмотных, она была прямо-таки свет в окошке. Родители, родом из богатых купцов, дали ей хорошее образование. И потом она вращалась в высоких кругах...»65

«Нәгыймә апаның кайчан да булса бер әтисенең туган якларына – Татарстанга кайтканы булдымы?» – дип тә сорадым. Юк, кайта алмаган ул анда, һәрхәлдә, теләге бик көчле булган. Берсендә хәтта инде җыенып та беткән, әмма бума өянәге башланып, каты авырып, урынга яткан... Мөгаен, улы Чыңгыз аңа бу сәяхәтне оештырырга теләгәндер, ул вакытта Айтматовка бөтен ишекләр ачык иде бит... Әмма әнисенә әби-бабаларының туган туфрагын кайтып күрергә насыйп булмаган... Дөрестерме-юкмы, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Кыргызстанда эш мәсьәләсендә проблемалар тугач (бәлки, аспирантурага алмагачтыр), Чыңгыз Айтматовны Казанга да эш эзләп кайтып караган, диләр, әмма ул монда урнаша алмаган. Роза ханым бу вакыйганы раслый алмады, мөгаен, болар хакында өйдә сөйләшмәгәннәрдер. Бишкәктә ишеткән кайбер хәбәрләр, гаилә серләре турында сорашмадым, күңеленә авыр булыр, дидем, чөнки Роза ханым үзе дә авырый, әле больницадан гына чыккан иде...

Әйе, Нәгыймә апа затлы, зыялы кеше булган, андагы эчке культура, әдәплелек кылган гамәлләрендә, кешеләр белән мөнәсәбәттә дә чагылган. Роза ханымның әйтүе буенча, ул бик гади, тәкәбберлекнең, кеше кимсетүнең, түбәнәйтүнең ни икәнен белмәгән. Ул балаларына да кешеләр белән мөнәсәбәттә гади булырга кушкан, югары урыннарга омтылмаска чакырган, күз алдында зур дан-дәрәҗәләргә ирешкән Чыңгыз улына да шуны гел исенә төшереп торган. Татар морзалары нәселеннән, Арча князьләре токымыннан булган Нәгыймә апа үзен чын зыялыларча тоткан, аның затлылыгы гадилегендә...

Алай да, Чыңгыз Айтматов төрле елларда Казанда булгалаган, татарлар белән аралашкан, без аның кайберләре турында инде югарыда яздык. Менә безнең кулда Кыргызстанда чыккан «ДА» журналы, аның Чыңгыз Айтматовка багышланган саны һәм анда татар язучыларының да истәлекләре урнаштырылган. Әйтик, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин аның Казанга узган гасырның җитмешенче елларында, Урта Азия язучылары делегациясе составында килүен яза. Ә 2000 нче елны Чыңгыз Айтматов Казанга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чакыруы буенча улы Илдар белән килә. Фоат Галимуллин шул вакытта Илдар исеменең татарларда бик популяр булуын әйтә, аңа Чыңгыз Айтматов болай дип җавап бирә:

«Красивое привлекает все народы. Ильдар означает человека, имеющего родину, хозяина своей страны. Не только киргизский народ, но и мой род имеет непосредственное отношение к татарам. Я хотел, чтобы мой сын почувствовал тепло земли далеких предков.»66

Шушы ук очрашуында Чыңгыз Айтматов татар халкының төрки халыклар мәдәниятенә, мәгарифенә керткән өлешенә зур бәя бирә.

«Он высоко оценил вклад татарского народа в развитие культуры    и просвещения тюркских народов, – дип яза Фоат Галимуллин. – Особо отметил труды татарских учёных Хусаина Фаизханова, Калима Рахматуллина, Мадины Богдановой, Абдулкаюма Мифтахова и других, сделавших многое для изучения великого киргизского эпоса «Манас».»67

Зур мөнбәрләрдән татарлар турында зур сүзләр әйтмәсә дә, Чыңгыз Айтматов күңеленнән аларның зурлыгын, бөеклеген таныган, үзара сөйләшкәндә, моны искәртә торган булган. Журналның шушы ук санында татар язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Песня друзей» дип аталган хатирә-мәкаләсе басылган, анда сүз Нәгыймә апа турында да барганлыктан, бу китапка аннан да бер өзек кертербез. Казанга бер килүендә, татар язучылары Чыңгыз Айтматовны кунакханәгә хәтле озата бара һәм чәй табыны янында Гариф Ахунов аның өчен бер җыр башкара. Ул җыр «Туп- туп итеп атлап килә, көмеш тояк тулпар атым», дип башлана да, ахырда «Кемне сагынып җырлар җырлар идем, һай, Казаннарда син булмасаң!» дип тәмамлана. Чыңгыз Айтматовка бигрәк тә җырның соңгы сүзләре ошый, чөнки Гариф Ахунов аны «Кемне сагынып җырлар җырлар идем, һай, Бишкәкләрдә син булмасаң!» дип үзгәртеп тә җибәрә... Алар җырны бергә җырлый башлыйлар. Чыңгыз Айтматов җырның сүзләрен үзенә язып бирүне сорый, әмма Казан сүзен Бишкәккә алыштыртмый, Казан булып калсын, ди...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: