Логотип Казан Утлары
Роман

Ана (романның дәвамы)

Нәгыймә белән Түрәкол Караколда 1926 елның мартыннан 1927 елның февраленә кадәр яшиләр һәм эшлиләр, аннан Түрәколны иң авыр урыннарның берсенә – өлкәнең көньягындагы Җәләләбад каласына җибәрәләр.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Нәгыймәнең яшьлеге һәм Түрәкол белән кавышуы

 

Бу бүлек шактый каршылыклы һәм катлаулы булыр, чөнки чыганаклар чуар, күптөрле, даталары һәм истәлекләр капма-каршылыклы, очы- очка ялганмый торган урыннар да бар. Әмма Чыңгыз Айтматовның үзе һәм туганнары тарафыннан ата-аналарының әлеге чоры турында инде рәсми версия эшләнгән, без дә төп сюжет итеп шуны алырбыз. Шуңа карамастан, каршылыклы дәлилләр булган вакытта, тарих өчен булса да, сорауларыбызны биреп калдырырбыз. Нәгыймә апа белән Түрәколның яшьлек чорлары турында кайбер каршылыклы хәбәрләрне ишетсәк тә, биредә язмаска булдык, чөнки, беренчедән, алар тикшерелмәгән, дәлилләре юк, икенчедән, бу аларның тирән яшерелгән гаилә серләрен дөньяга чыгарып чәчү булыр  иде. Кайвакытта шундый четерекле хәлдә  каласың

– ялганлап та яза алмыйсың, дөреслекне дә әйтергә ярамый... Шуңа күрә, алтын урталыкны табып барырга туры килә...

 

Нәгыймәнең үсмер чагы һәм яшьлеге революция, гражданнар сугышы, бунт һәм фетнәләр, ачлык елларына туры килә. Бу урында Кыргыз иленең шул чорына да бераз бәя биреп үтик. 1916 елда, патша хакимиятенең изүенә түзә алмыйча, кыргызлар баш күтәрә һәм алар рәхимсез рәвештә бастырыла. Ул чагында кара-кыргыз халкының ярты өлешен үтереп, кырып бетерәләр, бер өлеше Кытайга качарга мәҗбүр була. 1918 елда инде башка халыклар баш күтәрә һәм рәхимсез рәвештә бастырыла, шул елны кыргыз җирләре Совет Төркестаны составына кертелә, биредә совет власте урнаштырыла. 1924 елда – Кара-Кыргыз автоном өлкәсе, 1926 елда - Россия Федерациясе составында Кыргыз автономиясе төзелә, 1936 елның декабрендә исә ул Кыргыз Совет Социалистик Республикасы дип игълан ителә. Әлбәттә, болар берсе дә тыныч кына узмый, биредә дә яңа властьны талау һәм янаулар аша, мылтык белән урнаштыралар. Әйткәнебезчә, 1919 елда Караколда инде Хәмзә байның да йорт-җирләрен, байлыгын тартып ала башлыйлар, бу хакта архивларда аның ризасызлык күрсәтеп язган гаризалары саклана. Кайбер истәлекләрдә Хәмзә Габделвәлиев совет хөкүмәтенә йортларын үз теләге белән биргән, дип язсалар да, тарихи документлар киресен сөйли – Хәмзә байдан аның гомер буе тырышып тапкан мал-мөлкәтен талап алганнар.

 

Дөньялар шушындыйга әйләнгәч, Хәмзә бай киңәш сорап, зур гыйлем иясе булган кыргыз мулласына бара, алга таба ни булыр, нишләргә, дип борчыла. «Кызыл кыргын килә», ди аңа кыргыз карты, ягъни бу «красный террор» дигәнне аңлата. Нәкъ шулай булып чыга да – байларны, укымышлы катламны, дин әһелләрен, төрле милләт вәкилләрен инде шул елларда ук кыра башлыйлар. Бу җәбер-җәзаларга түзә алмыйча, халыкның бер өлеше, шул исәптән, татарлар да Тянь-Шань таулары аша Кытайга кача, әмма аларның бер өлеше биек тау араларында катып-өшеп үлә, бер өлеше Кытай ягында эссе чүлләрдә суга тилмереп җан бирә... Хәмзә байның мал-мөлкәте күп була, теләсә, ул Төркиягә дә, башка илләргә дә китә алыр иде. Әмма кузгалмый, бәлки, дөньяларның яхшы якка үзгәрүенә, балаларына өмет иткәндер, чөнки Шәриф тә, Сабир да совет хакимиятенә каршы китмиләр бит, киресенчә, аның белән хезмәттәшлек итәргә тырышалар. Хәмзә бай Татарстанга – туган якларына да күчеп кайтмый, кайтмавы хәерле, монда аның нәселен беренчеләрдән булып кырып салалар. Ул шулай ук чит илләргә дә кубарылып чыгып китми, язмышы шул булган, күрәсең...

Әле янында аякка басмаган балалары да бар бит Нәгыймәсе, Абдулласы, бәлки, авыру Әсмабикә дә ул вакытта исән булгандыр... 1917 елда Нәгыймәгә нибары 13 яшь, ул инде мәдрәсә-мәктәптә укуын тәмамлаган булырга тиеш. Балаларының истәлекләренә караганда, Нәгыймә 1925 елда Караколда кызлар мәктәп-гимназиясен тәмамлаган, аннан соң стенографисткалар курсында укыган, дидек. Бу хакта аның кызы Роза Айтматова менә нәрсә яза:

«В 1925 году Нагима закончила вторую ступень школы, ей уже был 21 год. Пыталась поступить в медицинский техникум, но из-за «байского происхождения» не была допущена к вступительным экзаменам. Надо было работать, чтобы доказать свою преданность советской власти. Тогда нарасхват были девушки, свободно говорившие по-русски и по- кыргызски и печатавшие на машинке. Чтобы быстро печатать, Нагима поступила на курсы стенографисток.»24

 

21 яшьтә мәктәп-гимназия тәмамлау – бик соң инде, Нәгыймә 1920- 25 еллар арасында ни эшләде икән? Мин моңа җавапны «Азат хатын» («Сөембикә») журналында басылып чыккан «Апаларым» дип аталган язмада таптым, аның авторы – Кыргызстанда билгеле шәхес Саткын Сасыкбаев. Язма 1987 елда ук Фрунзе шәһәрендә басылып чыккан. Автор анда Нәгыймәнең 1921 елда Токмак шәһәрендә интернатта укытуын әйтә, бер урында ул «укытучыларыбыз Мөнәвәрә, Нәгыймә, Миңлекамал», дип искә алса, икенче урында инде, Пишпекта Нәгыймәне күргәч, болай дип яза:

«Мин уйга калдым. Токмакта мине укыткан Нәгыймә Хәсәнова түгелме соң бу? Шул үзе ич! Кыргызстан партия өлкә комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Төрөкул Айтматовның 1924 елда Пишпек шәһәрендә укыганда, Нәгыймә апа белән танышканын, яратышып йөргәннәрен минем ишеткәнем бар иде.»25

Димәк, 17 яшьлек Нәгыймә ачлык елны Токмак шәһәрендә интернатта укыткан? Әмма бу факт балаларының истәлекләрендә телгә алынмый. Нәгыймә апаны да, Чыңгыз Айтматовны да яхшы белгән, алар белән аралашып яшәгән Саткын Сасыкбаев, әле 1987 елда ук, Нәгыймә белән Түрәколны 1924 елда Пишпекта таныштылар, 1926 елда Караколда өйләнештеләр, дип яза. Ә рәсми чыганакларда һәм истәлекләрдә аларның өйләнешү вакыты итеп 1925 елның 3 сентябре күрсәтелгән. Гомумән, Нәгыймә апаның биографиясендә бу чорда очы-очка ялганмаган, ачыкланып бетмәгән нәрсәләр шактый. Кайбер интернет сайтларында Нәгыймә Айтматованы яшьлегендә Каракол шәһәр театрында артистка булып эшләгән, дип язганнар, шуннан чыгыпмы, «Татарстан яшьләре» газетасы Чыңгыз Айтматов үлгәч, кайгынамәдә, аның әнисе артистка булган, дип язган иде. Бәлки, Нәгыймәнең үсмер чакта өйләрендә, үзешчән театрда уйнавын күздә тоталардыр... Интернет сайтларында шулай ук Нәгыймә Айтматова армия политработнигы булган, дигән хәбәрләр дә бар, монысы да аңлашылып бетми, анда ялгыш информация бирелгән икән, нигә Нәгыймә апаның балалары һәм оныклары аны төзәттерми?

Әмма иң зур буталчыклык Нәгыймә белән Түрәколның очрашуы һәм өйләнешүе тирәсендә... Кемдер аларны 1924 елда Пишпекта очрашкан, ди, кемдер 1925 елда Караколда күрешкәннәр, дип яза, 1926 елгы датаны күрсәтүчеләр дә бар. Әйткәнебезчә, аларның язылышу таныклыклары 1925 елның 3 сентябрендә тутырылган, әмма ни гаҗәп, урыны күрсәтелмәгән. Тагы шунысы да бар, бу таныклык – яңадан алынган, ягъни «повторное» дип, 1957 елның 9 августында Фрунзе шәһәре, Первомайский район загсында тутырып бирелгән. Әлбәттә, бу Айтматовлар 1925 елда Фрунзеда язылышканга бирелгән документ, дигәнне аңлатмый, чөнки ул вакытта шәһәр Пишпек дип аталган, ә «повторный» таныклык Фрунзеда тутырылган. Түрәкол Айтматовның үлгәнлегенә белешмә дә шул вакытта тутырылып бирелгән, мөгаен, бу документлар Нәгыймә апага һәм балаларына үз хәлләрен рәсмиләштерү өчен кирәк булгандыр...

Нәгыймә белән Түрәколның беренче очрашулары, бер күрүдән бер- берләренә гашыйк булулары турында матур истәлекләр шактый. «По воспоминаниям родственников, они познакомились в г. Каракол в 1925 году, – дип яза Ринат Габделвәлиев.Представьте себе: Нагима, юная красивая девушка, 21 года, работает секретарём-машинисткой в комитете

партии, Торекул же, 22-х летний, статный, благородной внешности, с шапкой волнистых волос, с черными блестящими глазами в это время занимал должность 2-го секретаря Каракольского, Нарынского и Джалал- Абадского кантона Коммунистической партии Киргизии. Как они могли не заметить друг друга?»26

Нәгыймә белән Түрәколның бер күрүдә гашыйк булулары хактыр, чөнки бу мәхәббәт, тугрылык мәңгелек була, ә менә хронологиядә бераз төгәлсезлекләр бар, чөнки Түрәкол Айтматов Каракол-Нарын өлкә комитетында бары тик 1926 елның мартыннан гына эшли башлый.

Бу урында Түрәколның биографиясенә дә бераз тукталып үтик, укымышлы, чибәр татар кызы Нәгыймәнең ни өчен аны сайлап алуын аңларга тырышыйк, чөнки Нәгыймәгә өйләнергә теләүче татар егетләре дә шактый була бит! Ерак кыргыз авылыннан килгән бу каратут егет аны нәрсәсе белән үзенә каратты икән соң?

Түрәкол 1903 елны Талас үзәнлегендәге хәзерге Шекер авылында туа, нәселләре борынгы «кытай» ыруына карый. Авыл халкы иртә яздан кара көзгә хәтле тау араларында күчмәнлек итә, көтү көтә. Әтисе Айтмат авылда хәллерәк кешеләрдән саналса да, тормыш авырлыгы ата белән улны Маймак тирәсенә тимер юл төзелешенә китәргә мәҗбүр итә, ул чагында Түрәколга ун яшь була. Авылда берничә ел мәдрәсәдә укыган, гыйлемгә тартылган малайны, киңәш-табыш иткәннән соң, атасы Айтмат Әүлия-Ата (хәзер Тараз шәһәре, Казакъстанга керә) рус-туземец мәктәбенә укырга бирә. Түрәкол анда ике ел белем ала, аннан шул ук шәһәрдә хезмәт һәм реаль училищеларда укый, бу 1915–1919 еллар була. Әтисе Айтмат кисәк кенә авырып киткәч һәм үлгәч, 1920 елда Түрәкол туган авылына кайта, совет-партия хезмәтләрендә эшли башлый. 1921 елда Ташкентта Совпартшколда укый, аннан соң 1921–1924 елларда Мәскәүдә, КУТВта (Коммунистический университет трудящихся Востока) белем ала. Мәскәүдә укыганда да, җәйләрен Кыргызстанда партия-совет эшләрендә, 1924 1925 елларда, 1926 елның мартына кадәр, Түрәкол Айтматов инде ВКП (б) ның Кыргызстан өлкә комитетында эшли. Күрәсез, Нәгыймә белән очрашканда, ул инде тәҗрибәле, белемле партия- совет хезмәткәре, республикада һәм җәмгыятьтә билгеле кеше була. Тышкы кыяфәте белән дә сөйкемле, озын буйлы, яхшы холыклы егет. Бәлки, шушы сыйфатлары белән татар кызы Нәгыймәне үзенә караткандыр да...

Дөресен әйтергә кирәк, ул вакытта татарлар, бигрәк тә, Хәмзә бай кебек җәмгыятьтә билгеле кешеләр, башка милләтләр белән нәселне бутамаганнар, революциягә кадәр дә кыргыз-кайсаклар белән кыз бирү, кыз алышу булмаган. Ә инде революциядән соң, бигрәк тә 1920–30 елларда кыргыз элитасының, җитәкчеләрнең абсолют күпчелеге укымышлы татар кызларына өйләнгән. Татар кызлары гарәпчә уку-язуны да, русчаны да яхшы белгән, һөнәрле дә, йорт-җирне дә тәртиптә тоткан, кеше арасына чыгарга да күркәм булганнар, яхшы нәсел дә калдырганнар. Ә бай, укымышлы татар кызларын исә, үзләрен һәм нәселләрен саклап калу өчен, язмыш шулай кичәге чабаннар, батраклар белән гаилә корырга мәҗбүр иткәндер, кыргызларның тел ягыннан да, дин ягыннан да безгә якын халык икәнен дә онытмыйк...

 

Ә Хәмзә бай ничек кабул иткән соң яраткан кызының башка милләттән булган совет-партия җитәкчесе белән тормыш коруын? Ризалыгын биргәнме? Әллә инде бу хәлләрнең котылгысыз икәнлеген, шулар белән бергә барсаң гына, нәселне саклап калып буласын сизенгәнме? Тагы Ринат Габделвәлиевнең истәлекләренә мөрәҗәгать итик, чөнки ул Караколда Нәгыймә апаның бертуган энесе Абдуллаларда яшәгән, ә аның хатыны Сәхибә ул чактагы вакыйгаларны яхшы белгән.

«Это знакомство тяжело воспринималась в семьи Нагимы, дип яза Ринат Габделвәлиев. – В этом же 1925 году молодые поженились, по любви с первого взгляда. Супруга брата Нагимы, Абдуллы, Сахиба Фатыховна Мусина вспоминает: «Нагима с Торокулом встречались в тайне от родственников Нагимы в саду им. А.С.Пушкина». В это время Нагиме был 21 год и к ней сваталось много видных татарских парней. Новость о бракосочетании Торокула и Нагимы была воспринята (со слов моего дяди Абдуллы) равнодушно. Был ли соблюден мусульманский брачный обряд никах – не могу сказать. Комсомолка Нагима очень любила своих братьев и сестёр и с членами своей богатой семьи, имущество которой постепенно национализировалось, виделась по ночам в отдалённых углах огромного отцовского (бывшего) сада, боясь соглядатаев (шпионов) из НКВД. Душа Нагимы рвалась к своим любимым родителям, дом которых находился в двух шагах от её квартиры, где она жила с Торокулом. Этот разрыв отношений с родственниками сохранился на долгие годы... В советское время у партработников такие корни (богатые, купеческие), мягко говоря, не приветствовались. И тем не менее тёплые отношения с семьей по большому счёту не были утрачены.»27

Нәгыймә белән Түрәколның туе яки никах мәҗлесе булу-булмавы безгә билгесез, чөнки бу хакта мәгълүмат юк. Шул ук вакытта Нәгыймәнең апасы Гөлшаның 1925 елда Хәмзә бай йортында зур туй мәҗлесе булуын Асия Габделвәлиева үзенең истәлекләрендә яза. Әлбәттә, Нәгыймә белән Түрәкол арасында бу кисәк кенә килеп чыккан мөнәсәбәтләрне Хәмзә бай һәм Газизәбану тыныч кына кабул итә алмаганнардыр. Беренчедән, Түрәкол – Хәмзә байның һәм аның кебек хәлле катламның мал-мөлкәтен тартып алган совет хакимияте вәкиле, ни әйтсәң дә, алар сыйнфый дошманнар булып чыгалар. Икенчедән, Хәмзә бай яраткан кызын үз тиңенә, татар кешесенә бирергә теләгән, ул вакытта кыргызлар белән гаилә кору бөтенләй булмаган. Әмма, әйткәнемчә, заманнар башка, тормыш башка, шартлар башка... Бәлки, Хәмзә бай күңеленнән генә кызын, үзен һәм гаиләсен шушы танышлык аша саклап калырга тырышкандыр, әмма язмыш моның киресен әзерләгән...

 

 

Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, әти-әнисе Нәгыймә апага барыбер бирнә биргәннәр, 1937 елны Мәскәүдән Кыргызстанга кайтканда, поездга билет алу өчен, Нәгыймә апа аларны сатарга мәҗбүр була. Бу турыда Роза Айтматова менә нәрсә яза: «Она начала собираться в путь. Не стоит сравнивать крупных работников тех времён с нынешними. У них на тот момент денег не нашлось даже на дорогу. Мама была родом из богатой семьи, ей дали в приданое дорогие вещи: два персидских ковра, серебрянные ложки-вилки, какие-то вазочки. Всё это добро она сдала в скупку.»28

Күрәсез, ата-ананың мәрхәмәте Нәгыймәгә һәм аның балаларына иң авыр вакытта тагы ярдәмгә килә. Әлбәттә, алар исән вакытта, Караколда ук килешкән булырга тиешләр, моңа дәлилләр дә бар. Эш шунда, Нәгыймә апаның Чыңгызга кадәр дә баласы була, ул аны Караколда, ата-ана йортында таба, әмма бу ир бала озак яшәми, үлә. Бишкәккә баргач, мин бу турыда Роза ханымнан җентекләбрәк сорадым, ул моны раслады, әнисенең сөйләп калдыруы буенча, малайның исеме Риза булган, бик яшьли үлгән. Әмма Роза ханым баланың туган елын да, үлгән вакытын да әйтә алмады. Әгәр Нәгыймә белән Түрәкол 1925 елда өйләнешкән булсалар, ул бала 1926 елда туган һәм үлгән булырга тиеш. Әмма башка версияләр дә бар. Без аларын биредә язуны кирәк тапмадык.

Нәгыймә белән Түрәкол Караколда 1926 елның мартыннан 1927 елның февраленә кадәр яшиләр һәм эшлиләр, аннан Түрәколны иң авыр урыннарның берсенә өлкәнең көньягындагы Җәләләбад каласына җибәрәләр. Биредә Түрәкол Айтматов ВКП (б)ның кантком комитетында җаваплы сәркатип һәм җир-су реформалары буенча комиссия рәисе була. Нәгыймә исә башы-аягы белән комсомол-партия-совет эшләренә кереп чума, өлкәдә хатын-кызлар белән эшләүне үз өстенә ала. Болары турында алдагы бүлекләрдә...

 

(Дәвамы бар)

 

24 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.132.

25 Сасыкбаев С. «Апаларым». – «Азат хатын» журналы: 1987, №11, 16 бит.

26 Абдулвалиев Р. Кладовая памяти (часть 2). – Газета «Кутбилим». – 2014, 14 ноября.

27 Кладовая памяти (часть 2). – Газета «Кутбилим». – 2014, 14 ноября.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев