Ана (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Хәмзә белән Газизәнең 8 баласы...

 

Караколда Хәмзә белән Газизәнең 8 баласы туа, Нәгыймә шуларның бишенчесе... Сигез бала, сигез язмыш, сигез бәхет, сигез кайгы... Дөньяның иң бәхетле балалары булып та, бу дөньядан кыйналып, атылып, ватылып, әмма сатылмыйча китүчеләр... Кайсы сугыш кырында, кайсы сугыштан соң яралардан үлүчеләр, Сталин чоры корбаннары, халык дошманнары, ачлыкта-ялангачлыкта, кадерсезлектә калган бай балалары... Совет хакимияте Хәмзә байның да шул кадәр яратып корган һәм кадерләп саклаган оясын туздырып ташлый, үзе йортсыз-җирсез калып, фәкыйрьлектә үлә, балалары яралы кошлар кебек дөнья буйлап тарала...

Хәер, аңа кадәр ата-ана йортында, Караколның хуш исле алма бакчаларында, фирүзәдәй Ыссык-Күл буйларында, Тянь-Шань тау итәкләрендә үткән бәхетле балачак бар бит әле! Һәм Хәмзә байның балалары ул кадерле хатирәләрне гомер буе күңелләрендә сакларлар, тормышларының иң авыр вакытларында, Сталин төрмәләрендә, сугыш кырларында, госпитальләрдә үлем көтеп ятканда, кеше почмакларында көн күргәндә, каты авырулардан газапланганда, барыбер Караколда үткән бәхетле чакларын искә төшерерләр... Һәм шул кадерле истәлекләр, ата-ана тәрбиясе, аларның изге догалары, туган йорт җылысы гомерләре буе озата барыр...

Менә ул – чәчәкләр-гөлләр арасына күмелеп утырган ике катлы йорт, анда көннәр буе бала-чага тавышы тынмый, кичләрен исә алдынгы карашлы татар яшьләре бирегә аралашырга җыела. Башка милләт кешеләре дә Хәмзә бай йортында кунак булуны үзләренә зур мәртәбәгә саныйлар. «Попасть в гостиную Хамзы Хасановича считалось большой честью, которой удостаивались добрые, отзывчивые, трудолюбивые, бескорыстные люди, люди разной национальности»19 дип искә ала ул көннәрне Кыргызстанның танылган мәгърифәтчесе, галим Кусеин Карасаев.

Ике катлы бу агач йортта малайлар һәм кызлар аерым бүлмәләрдә яшиләр, ә зур залда Хәмзә бай кунакларны кабул итә. Асия Габделвәлиеваның истәлекләреннән күренгәнчә, идәннәрдә һәрвакыт кыйммәтле фарсы келәмнәре, өстәлләрдә чиста, матур эскәтерләр була, вазалар ел буе җиләк-җимештән, чәчәкләрдән өзелми. Шунысын да әйтергә кирәк, Хәмзә бай чәчәк ярата, аларның орлыкларын бөтен дөнья буенча җыя һәм үз бакчасында үстерә. Аның данлыклы алма бакчасы турында әйттек инде, Ринат Габделвәлиев хатирәләреннән күренгәнчә, ул бакча 8 гектар җирне били һәм Каракол елгасы буена кадәр сузыла. Ул тирәдәге автобус тукталышы әле хәзер дә «Абдулвалиевский сад» дип атала икән...

Беренче үзешчән театр нәкъ менә Хәмзә бай йортында оешканлыгын әйткән идек инде, үсмер Нәгыймә ул спектакльләрдә төп рольләрне уйный, аларны карарга хәтта тирә-күрше авыллардан да җыелалар. Мондый кичәләрдә Тукай, Пушкин шигырьләре укыла, Европада белем алып йөргән Сабир андагы мәдәният үрнәкләре белән дә таныштыра. Ә инде дини һәм милли бәйрәмнәрне бөтен шәһәр белән бергә Хәмзә байлар өендә билгеләп үтәләр. Бу хәлләр барысы да 1917 елга хәтле була, әлбәттә.

«Мама часто вспоминала своё счастливое детство в отчем доме, – дип искә ала Роза ханым Айтматова. – Жили они в двухэтажном доме, с прекрасным садом и цветниками. По праздникам, она вспоминала, как отмечались в их семье «Ураза гайт» (Орозо айт), «Курбан гайт» (Курбан- айт), «Навруз», когда к ним приходило много гостей, причём обильные угощения готовились и для богатых, и для бедных. Был обычай на праздники детям обязательно надевать новые наряды. Газиза заранее раздавала ткани бедным семьям, чтобы они сшили новые наряды своим девочкам.»20

Хәмзә Габделвәлиевнең Караколда өч шәхси йорты, биш кибете, сәүдә рәтләре, зур алма бакчасы, завод-фабрикалары, пароход-баржалары була. Әмма революциядән соң, 1919 һәм 1929 еллар арасында совет хөкүмәте Хәмзә байның бар йортларын, бар байлыгын берәм-берәм тартып ала, Караколдагы соңгы көннәрендә ул гаиләсе белән җәйге бакча йортында яшәргә мәҗбүр ителә, 1930 елда исә уллары Сабир аларны Үзбәкстанга алып китә. Караколда Хәмзә бабасының барлык мал-мөлкәте турында документларны архивларга кереп өйрәнгән оныгы Ринат Габделвәлиев бу

турыда менә нәрсә яза: 

«В начале XX века наш бабай, каракольский купец II гильдии Хамза Хасанович Габдулвалиев, благодаря усердию и смекалистости открывает пять магазинов разного профиля, организует кожевенный завод в городе Каракол, строит в 1905 году жилой дом с магазином. Приобретает в 1909 г. 2-х этажный деревянный дом стоимостью 3800 рублей (золотом). Организует в своем дворе начальную школу для киргизских детей. Вся недвижимость Хамзы-бабая к 1910 г. стоила более 5000 рублей (золотом). Возрастив восьмерых детей, в 1925 году он лишается домовладения под номером 79/33 по ул. Базарной в Караколе. 23.06.1928 г. проводится мунипализация домовладения по улице Октябрьская-Крупская-Парковая (по воле судьбы теперь эта улица носит имя Нагимы Айтматовой).»21

Бүген Караколда Хәмзә бай йортларыннан берни дә калмаган, ә совет заманында алар мәктәп булып та, китапханә булып та, клуб, аптека, таможня, йортлар идарәсе, кибетләр булып та хезмәт иткәннәр. Шул елларның хатирәсе булып, Караколда Нәгыймә Айтматова исемендәге урам барлыкка килгән, аны Нәгыймә апаның 100 еллыгына, шәһәр хакмияте карары белән биргәннәр. Ә шәһәр музеенда Нәгыймә апаның үзе турында да, Габделвәлиевләр турында да, шушы шәһәрне тоткан һәм үстергән татар байлары турында да бер хәбәр, бер сүз юк...

Инде Хәмзә белән Газизәбануның сигез баласы турында сөйләүгә күчик. Алар 1886 еллар тирәсендә өйләнешкәннәр, дидек, чөнки беренче балалары Мөхәммәтҗан 1887 елда туа, Сабирҗан – 1890 да, Шәрифҗан – 1899 да туа, Гөлша(т)ның туу елы – 1901, Нәгыймә1904 елда, Абдулла 1909 да дөньяга килә, Зәйнәп белән Әсмабикәнең туу еллары да, үлү еллары да билгесез.

Мөхәммәтҗан – олы бала, соңгы елларын Ташкентта яши, бухгалтер булып эшли, сугышта катнаша, каты яраланып кайта, шул яраларыннан 1968 елда үлә. Балалары булмый, бик аралашмый, алай да сеңлесе Нәгыймәгә сугыштан да, сугыштан соң да хатлар язып тора. Олы абыйсының гарәп хәрефләре белән язган хатларын Нәгыймә апа гомер буе саклаган, хәзер хатлар Нәгыймә апаның төпчек кызы Роза Айтматова архивында. 1955 елда язган хатында ул Нәгыймәгә бәхиллеген бирә, үзенең бик нык авыруын әйтә, аның өчен дә дога кылуын сорый, сеңлесенә бәхетле тормыш тели, син аңа лаек, син бит нинди авырлыклар күрдең һәм җиңеп чыктың, ди... Шуны да әйтәсем килә – туганнарының истәлекләрендә Мөхәммәтҗан мәсьәләсендә буталчыклыклар бар – кемдер, ул Нәгыймәгә үзенең соңгы хатын 1953 елда язган һәм 1955ләрдә үлгән, дип яза, ә Ринат Габделвәлиевнең югарыда телгә алган китабында Мөхәммәтҗанның үлгән елы – 1968. Аңлавымча, Мөхәммәтҗан туган җанлы, иманлы кеше булган, сеңлесенә язган хатларыннан шул сизелә... Хәер, аларның әниләре Газизәбану да бик дини зат, Коръәнне яттан белгән, гөнаһ дип, исән чакта фотога да төшмәгән, бары тик үлгәч кенә кемдер аны фотога төшергән һәм Нәгыймәгә җибәргән. Ә Нәгыймә ул вакытта икенче улы Илгиз белән авырлы булган һәм әнисен күмәргә Үзбәкстанга бара алмаган һәм үкенеп елаган...

 

 

 

 

Сабирҗан бик аралашучан һәм ярдәмчел була. Бердәнбер кызы Асиянең хатирәләреннән күренгәнчә, Сабир ике ел Иж-Бубый мәдрәсәсендә укый, бу үзе үк Хәмзә байның туган яклары белән элемтәсе өзелмәвен күрсәтә. Аннан соң Сабир Ташкентта коммерция училищесын тәмамлый, алга таба белем алу максаты белән Европага китә, Берлинда зоотехниклыкка укый, Беренче Бөтендөнья сугышы башланганда, ул шунда була. Россиядә революция башлангач, Сабир Пржевальск-Караколга кайта, 1928 елда – Җәләләбадка, аннан утызынчы еллар башында Үзбәкстанга күчә, әти-әнисен дә үзе белән ала. Сәмәрканд өлкәсендә үз һөнәре буенча зоотехник булып эшли башлый, нәсел атлары үрчетү белән шөгыльләнә. Әмма 1934 елда, колхоз малларын харап итте, дип, корткычлыкта гаепләнеп, ялган яла белән кулга алына һәм бер тәүлек эчендә судсыз-нисез атып үтерелә. Әле ярый әти- әниләре бу кайгыны күрмиләр; Газизәбану – 1931елда Нәмәнганда, Хәмзә 1932 елда Ташкентта бер-бер артлы үлеп китәләр... Сабирҗанның 1918 елда Караколда туган бердәнбер кызы Асия халык дошманы баласы, дип эзәрлекләнә, табиб һөнәренә ия көенчә дә Ташкентта аспирантурага керә алмый. Асия Ватан сугышында катнаша, хәрби табиб була, ире Константин Гореленко – 1960-70нче елларда СССР оборона министры урынбасары. Асия Габделвәлиева-Гореленко 2011 елда Мәскәүдә, 92 яшендә үлә, улы Валентин – отставкадагы полковник, техник фәннәр докторы, кызы Елена - тәрҗемәче, Мәскәүдә яшиләр.

Шәрифҗан бик игътибарлы һәм ярдәмчел була, Ташкентта коммерция училищесын тәмамлый, бухгалтер булып эшли, соңрак гаиләсе белән Ташкентта яши. Аның шулай ук 1919–1921 елларда Ташкентта кызыл командирлар курсларында укуы да билгеле. Инде 45 яше тулып киткәч, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан өлкән яшьтәге кешене, авыру хатыны һәм өч кечкенә баласы булуына карамастан, 1944 елның мартында сугышка алалар. Ул сугышка китүгә, хатыны Зәйнәп үлә, ярты елдан Шәриф үзе дә фронтта һәлак була. Сугышка киткәндә дә, үзенең соңгы хатын Шәрифҗан сеңлесе Нәгыймәгә яза, гарәп хәрефләре белән язылган бу татарча хатны Нәгыймә апа гомер буе саклый, хәзер ул Роза Айтматова архивында. Шәрифҗан бу яшендә билгесезлеккә китеп барганына бик борчыла, өйдәгеләрнең дә кайгы-хәсрәттә калуларын әйтә, язмыштан узмыш булмавын, Аллаһка тапшыруын яза, Нәгыймәгә һәм аның балаларына да Аллаһтан ярдәм сорый. Абыйсының үлгән хәбәрен туганнары аша ишеткәч, Нәгыймә бик елый, апасы Гөлша(т) белән бергә, кыргыз хатыннарын җыеп, искә алу мәҗлесе үткәрә, үзе Коръән укый, дога кыла, Аллаһтан абыйсының ятим калган балаларына карата мәрхәмәтле булуын сорый. (Бу хакта Нәгыймә апаның кызы Роза Айтматова истәлекләрендә бар.) Шәриф сугышта үлгәч, аның ятим балаларын Караколда яшәүче бертуган энесе Абдулла Габделвәлиев үз гаиләсенә ала, ул вакытта Фәриткә – 17, Рөстәмгә - 14, Ринатка – 11 яшь. Сугыш ятимнәре бу тормышта юкка чыкмый, өчесе дә югары белем ала, табиблар, зоотехниклар булып, Кыргызстанга хезмәт итәләр. Ә Ринат Шәриф улы Габделвәлиев нәсел тарихы белән дә кызыксына башлый, беренчеләрдән булып Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан барлык нәсел-ыруын барлый, бу хакта менә инде чирек гасыр буе күпсанлы мәкаләләр һәм китап бастырып чыгарды.

Гөлша(т) – дөресе – Гөлшат булырга тиеш, әмма бөтен истәлекләрдә Гөлша-Гульша, дип язылган. Горур, бераз һавалы да бу кыз бала кечкенәдән Нәгыймә сеңлесенә дус-сердәш, гомеренең ахырында да аның янында яши...

Гөлша да, Нәгыймә кебек, Караколдагы мәктәп-мәдрәсәне тәмамлый, 1925 елда затлы морзалар нәселеннән булган Ваккас Чанышевка кияүгә чыга, аларның туйларын Хәмзә бай йортында зурлап уздыралар. Аннан гаилә Ташкентка күчә, Ваккас Чанышев дәүләт эшендә билгеле кеше була, әмма 1936 елны кулга алына. Ринат Габделвәлиев аны шунда ук атып үтергәннәр, дип яза. Асия Габделвәлиева исә Ваккас Чанышевны төньякка сөргенгә сөрделәр, шунда юкка чыкты, дип хәбәр бирә. Бу хәлләрдән соң Гөлша, 1927 елда туган улы Әсфәндиярне алып, Нәгыймә янына Кыргызстанга күчә, бу1940 еллар башы. Башта алар бергәләп, район үзәге Кировкада яшиләр, сугыш башлангач, Җәйдә авылына күчәләр, бер чабанның ташландык өендә ике гаилә бергә яши башлый. Каты авыру көенчә, Нәгыймә тормышны җигелеп тарта, колхозда бухгалтер булып эшли, Гөлша өйдә балаларны карый, аш-су, хуҗалык өчен җавап бирә. Инде балалар кул арасына керә башлагач, тагы яңа бәла килә күрше Покровка авылында финанс системасында эшләгән Әсфәндияр Чанышевны, сугыштан соңгы акча реформасы вакытындагы гаепләре өчен дип, кулга алалар һәм төрмәгә утырталар.

«Тётя Гульша не смогла вынести такого удара судьбы и в 1949 году умерла. В это время мы жили в Покровке. Мама сама хоронила её. Большую помощь ей оказывала Рабига апай. Вскоре после её смерти очень быстро Асфандияр был оправдан. Со своей семьей он жил и трудился в Джалал- Абадской области»22, дип яза Нәгыймә апаның кызы Роза Айтматова.

Әйткәнемчә, Зәйнәп белән Әсмабикәнең туган-үлгән еллары билгесез, алар турында мәгълүмат та юк дәрәҗәсендә, бары тик Әсмабикәнең авыру булуы һәм мәктәптә укымавы турында гына хәбәр ителә. Кайбер истәлекләрдә Зәйнәпнең ире Шәйхулла исемле икәнлеге искә алына, алга таба аларның язмышлары билгесез.

Төпчек бала булса да, Абдулланы бу урында язарга булдык, чөнки бүлекне Нәгыймә апа белән тәмамлыйсы килә. Абдулла турында да мәгълүмат күп түгел. Аның үсмер чагы һәм яшьлеге большевиклар хакимияте урнашкан чорга туры килгәнлектән, аңа уку эләкмәгән булырга тиеш, һәрхәлдә, Ринат Габделвәлиев китабында ул «разнорабочий» дип бирелгән, ягъни төрле эшләрдә йөрүче... Аның бер чорда Ташкентта яшәве билгеле, хатынының исеме Сәхибә була, 1939 елны аларның бердәнбер кызлары Неля (Наилә) туа, ул инженер-текстильщик һөнәрен ала һәм Ташкентта яши. Абдулланың нәсел-ыруы алдында иң зур изгелеге – абыйсы Шәриф сугышта үлгәч, ул аның ятим калган өч улын Караколга алып кайта, үзендә яшәтеп, аякка бастыра. Югыйсә аның үзенең дә торырга даими урыны булмый, бу турыда Нәгыймә апа елый-елый сөйләгән: «Кече энебез Абдулла сугышта үлгән Шәриф абыйның балаларын үзенә ала, – ди ул.Ул үзе дә бик кечкенә өйдә яши бит, үз гаиләсе дә анда көчкә сыя...» (Бу турыда Роза Айтматованың истәлекләрендә язылган.) Сугыш елларында һәм аннан соң Абдулланың Караколдан Талас якларына кадәр меңгә якын чакрым юл үтеп, әйберләр төяп, Нәгыймә сеңлесенә килеп җиткәнен балалары да, туганнар да сагынып искә ала.

«Долгие годы Нагима апа была очень дружна со своим младшим братом Абдуллой, – дип искә ала Ринат Габделвәлиев. – В самые трудные 1945– 1948-е годы Абдулла с большим трудом приезжал из Каракола в Таласское село Жийде, чтобы навестить свою сестру Нагиму. Из воспоминаний Люции Торекуловны: «Как-то в один из тяжёлых дней... играя на улице, вдруг в конце села я заметила упряжку с ишаком и идущего рядом высокого мужчину в сапогах. На ишаке был навьючен большой куржун. Я узнала дядю Абдуллу. Это был уже не первый его приезд, а ведь никаких автобусов из Каракола в Талас в те трудные послевоенные годы не было. Дядя Абдулла, брат нашей мамы, собирая урожай картошки и продавая ее, покупал нам одежду и нехитрые подарки. Правдами и неправдами он добирался с Каракола до Фрунзе, из Фрунзе в Джамбул, там нанимал попутного извозчика и отрпавлялся в неблизкий путь, в село Жийде, где жила наша мама, я, Чингиз, Ильгиз и Роза. С приездом брата наша мама не знала, куда посадить и чем угостить дорогого брата, так как жили впроголодь. Сварив картошку, собрав какие-то другие продукты, все усаживались за стол. Это был праздник! В тот незабываемый день я из подарков выбрала себе поиграть резиновую куклу, а Розе дала деревянную. Чингиз и Ильгиз начали примерять мужскую одежду. Родственники в Караколе даже не знали, что дядя Абдулла поддерживает свою сестру Нагиму, помогая ей и её детям-полусиротам. Вот такие отношения были между детьми Хамзы Хасановича, вот такая была у них судьба, и такое трудное, голодное детство было у Чингиза Айтматова.»23

Мәрхәмәт иясе Абдулла – Хәмзә белән Газизәбануның төпчек уллары – 1961 елда Караколда үлә. Үзе дә каты авыру Нәгыймә апа энесенең үлемен авыр кичерә, аны күмәргә Караколга үзе дә бара, Коръән укый, дога кыла... Һәм үлгәнче аны исеннән чыгармый...

 

 

Инде чират Нәгыймәгә дә җитте. Әйткәнебезчә, ул 1904 елның 7 декабрендә Караколда туа, 1971 елның 10 августында Фрунзе (Бишкәк) шәһәрендә үлә. Алдагы бөтен китабыбыз Нәгыймә Габделвәлиева- Айтматова турында булганга күрә, бу бүлектә аның турында мәгълүмат кыскарак. Нәгыймә башта Караколда мәчет каршындагы мәктәп-мәдрәсәдә белем ала, аннан соң шәһәрнең рус телендәге кыз балалар гимназиясен тәмамлый. Яшьлеге революция чорларына һәм большевиклар хакимияте заманына туры килгәнлектән һәм бай баласы булганлыктан, үзе теләгән медицина техникумына керә алмый, Пишпәктә стенографистлар курсын тәмамлый. Аннан 1925 елда – Кыргызстанның партия һәм совет җитәкчесе Түрәкол Айтматов белән очрашу; аның белән гаилә кору; балалар табу; ире белән бергә Каракол, Ош, Җәләләбад, Пишпәк-Фрунзе шәһәрләрендә партия эшләрендә эшләү; Түрәкол Айтматов Мәскәүгә Кызыл Профессура институтына укырга җибәрелгәч, 1935 елда балалары белән анда бару һәм 1937 елда, иренең баш очында шомлы болытлар куера башлагач, балаларын алып, яңадан Кыргызстанга – иренең туган якларына кайту... Менә шуннан соң инде Нәгыймә Айтматованың чын мәгънәсендә яшәү өчен авыр көрәше башлана, үзе өчен генә түгел, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы өчен, аларны саклап калу, юкка чыккан ире һәм балаларының намусы өчен дә ул тиңсез көрәшкә күтәрелә... Үзе каты авыру хәлдә булса да, балаларын ач далаларда, карлы-бозлы тауларда яралы болан кебек өстери, халык дошманы хатыны һәм балалары дигән кара тамга белән, авызы тулы кан булса да, аны ил алдында төкермичә, гаять тырышлыгы һәм күркәм холкы белән ил алдында тирән хөрмәт казана. Ул дүрт баласына да югары белем бирә, дала-тау араларыннан зур тормышка алып чыга, балаларының зур галимнәр, яхшы кешеләр икәнлеген, Чыңгызының дөньякүләм танылган язучы булуын күреп үлә... Үзе гомер буе ирен көтә, аның олы мәхәббәтенә тугры кала, иренең авыр вакытларда үзенә сыендырган туганнарына, милләтенә дә тугры була – нәселен аларга тапшырып китә...

 

«Атам, кабереңнең кайда икәнен белмим.

Сиңа, Түрәкол Айтматовка, багышлыйм.

Анам, син безнең дүртебезне дә тәрбияләп үстердең.

Сиңа, Нәгыймә Айтматовага, багышлыйм.»

 

Чыңгыз Айтматов «Анам кыры» дип аталган әсәрен әнә шулай башлап җибәрә һәм аны ата-анасы истәлегенә багышлый... Бу әсәр Нәгыймә апа исән вакытта языла, аның авыр тормышын тасвирлый... Нәгыймә апаның кабер ташына да шушындыйрак сүзләр уелган, чөнки Чыңгыз Айтматов ул вакытта әтисенең кайда атып үтерелүен һәм күмелүен белмәгән әле, болары Нәгыймә апа үлгәч, 90 нчы еллар башында гына билгеле булачак... Һәм Чыңгыз Айтматов үзе дә, 80 яше тулганда, әтисе һәм шәхес культы корбаннары күмелгән Ата-Бәйет зиратында, Ала-Тау итәгендә җирләнәчәк... Һәм җир белән күк арасында, Найман-Ананың ак яулыгы булып, соңгы әманәте сулкылдар:

«Синең исемең ничек, исеңә төшер, исемеңне исеңә төшер! Синең исемең Маңкорт түгел, син – Юламан! Бу мин – синең анаң! Юламан улым, син кайда?!»

(Дәвамы бар)

 

17 Эстафета памяти. Научно-практическая конференция... – Каракол: 2012. – стр. 31.

18 Эстафета памяти. Научно-практическая конференция... – Каракол: 2012. – стр.8.

 

19 Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр. 20.

20 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.130.

21 Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.16.

22 Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания... – Бишкек: 2013. – стр, 136.

23 Абдулвалиев Р. Кладовая памяти. – Газета «Кутбилим». Кыргызстан: 2014, 3 октября.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: