Гөләйза. Биләр побының татарларга үче

Романның башы монда.

Биләр побы Михаил Лавров Чистайдан кайтканнан бирле ярсый, тынычлана алмый, чөнки судның болай бетүен ул көтмәгән иде! Шул басурманнарның сүзе өстен чыксын инде! Шул надан, кыргый татарлар җиңеп чыксын әле! Судья аны тынычландырырга тырышса да, бер айдан барысы да үз урынына кайтыр, дип юатса да, ул моңа ышанмый, бу эш нигәдер озакка сузылыр кебек тоела. Күңеле сизә – төпкә төшеп тикшерә башласалар, аларның үзләреннән дә гаеп табачаклар, урыннарда попларның ничек эшләгәннәрен белә ул. Төрлесе бар – бу басурманнарның һәр адымын күзәтеп һәм төзәтеп торучылар да бар, аларын татарлар яратмый, ничә тапкыр кыйнап та җибәрделәр үзләрен... Татарлар кубызына биюче поплар да бар – кенәгәгә керәшен дип язып куялар да, шуның белән эшләре бетә, ни чиркәүгә йөртмиләр бу басурманнарны, ни тәре тактыра алмыйлар, христианнарның изге китапларын, иконаларын өйләренә кертмиләр, кайвакытта попларның үзләрен дә авылдан куып җибәрәләр. Ни өчен шулай басымчак итәләр – чөнки татар акчасына сатылган бу поплар, алар биргән ризыкка канәгать, чиркәү салымын мул итеп түләсәләр, бу татарларны борчымыйлар. Әле әнә Кызылъяр атакае кебек лычкылдап эчеп ятучылары да бар, бер савыт көмешкәгә ул иманын сата, татарлар сораган бөтен кәгазьләрне язып бирә... Әле дә ярый полиция, стражниклар бар ярдәмгә, әле ярый хөкүмәт, патша галиҗәнапләре үзе чиркәү яклы, шуларның каты кулы һәм законнары гына тотып тора керәшен татарларын христиан динендә!
Ул торып-торып шакката бу татарларга – үз дәүләтләре юк, хан-гаскәрләре юк, җиңелгән, изелгән халык, инде сине, кешегә санап, правослау дине үз кочагына алган икән – ябышып ят шуңа, исән калырсың! Юк бит, аларга үз диннәре кирәк, нәҗес басурманнар, үз кадерләрен белмәүче кыргый-наданнар! Югыйсә, дәүләт аларга күпме чыгым тота бит, күпме китаплар бастырып, бушка таратты, хәзер бу татарларның үз телләрендә дә христиан дине китаплары чыгарыла – укы гына, күңелең белән кабул итеп ал правослаулыкны! Кеше булырсың! Юк бит, сандык төпләрендә һаман Коръәннәрен саклыйлар, аның сүрә-аятьләрен күлмәк якаларына бөти итеп тагып йөриләр, кая анда Коръән, башларындагы түбәтәйләренә кадәр бирмиләр! Керәшеннәре дә шулай кылана бит! Мөселман татарлары кебек чәчләрен кырдырып алдырып, түш киереп түбәтәй киеп йөриләр, имеш, карагыз, без дә сезнең кебек, без дә мөселман! Аның әле хәтта чуваш-чирмешләре дә шулай кылана, хәтта судларда Коръән тотып ант итәргә маташалар, имеш, алар да мөселман! Әле барысы да ир балаларын сөннәткә утырта, мөселманлыкларын исбатлау өчен, пычак астына кереп ятудан да курыкмыйлар!
Биләр төбәгенең өлкән рухание, иерей Михаил Лавров шулай тузынды, татарларны иң пычрак сүзләр белән сүкте, әмма күңеле басылмады. Судның болай бетүе аны чыгырыннан чыгарды, чөнки аның сүзе генә түгел, Казан һәм Свияжски архиепискобы Владимир атакайның да сүзе, мөрәҗәгате аяк астында калган иде! Казан рухани консисториясенең – иң мәртәбәле чиркәү судының әмере үтәлмәгән иде! Анда ачыктан-ачык әйтелгән иде бит – Кыр Шонталасыннан чукындырылган керәшен татары Пелагеяне, баласын чукындыру өчен, приход чиркәвенә алып килүне мәҗбүр итәргә, диелгән иде! Чистай суды да шундый карар чыгарырга тиеш иде! Ә алар, имеш, авыл мулласыннан сорарга, Кызылъяр побыннан аңлатма алырга тиеш икән! Әле авыл халкыннан да сораша башларга мөмкиннәр, ә нәрсәгә кирәк бу?! Нигә ул басурманнарны азындырырга?! Гадел судлар алар өчен түгел, моңа өйрәтмәскә кирәк аларны! Югыйсә, бик остарып киттеләр, бер нәрсә булса, тоталар да патшаның үзенә хат язалар, хәтта акча җыеп, Питерга үз кешеләрен юллыйлар. Әле Казаннан ишетеп кайтты – губерна буенча 138 татар авылыннан керәшеннәр Николай патшага үтенеч язганнар, имеш, аларның әби-бабалары урыс диненә көчләп кертелгән, имеш, алар беркайчан христиан динен тотмаган, шуңа күрә рәсми рәвештә яңадан исламга кайтуны сорыйлар икән. Аларга яңадан исламга кайтырга беркем дә рөхсәт бирмәячәк, әлбәттә, әмма башны катыралар, эшне сузалар, халыкны бутыйлар...
Ә барысы да теге алман хатыныннан башланды! Патшалар турында начар уйларга яратмаса да, Әби патша хакында аның үз фикере бар. Михаил атакай шулай уйлый – басурманнарга дин иреге биреп, ул урыс патшаларының гасырлар буе алып барган эшләрен юкка чыгарды! Иван Грозный патшадан алып, Пётр галиҗәнапләренә хәтле, хәтта аның кызлары да басурманнарны тимер келәшчәдә тоттылар, кая анда исламга күчәм, дип кәгазь болгап йөрү, тын алырга да куркып яттылар алар! Әле моннан йөз ел элек кенә, христиан динен ташлап, исламга чыккан татарларны тереләй утта яндырып үтерәләр иде! Патша фәрманы белән! Поплар һәм хәрбиләр катнашында! Мәйдан уртасында, барабаннар кагып, җиз быргылар кычкыртып утта яндыралар иде аларны, башкаларга гыйбрәт булсын өчен эшлиләр иде моны! Михаилның атасы бу хәлләрне үз күзләре белән күргән, алай гына да түгел, Җаекта бу гамәлдә үзе дә катнашкан кеше булган, правослау дине өчен ничек тырышуын сөйләргә ярата иде. Шул правослау дине өчен үзен Пугач явына кушылган татарлар юк итте, ничек аларга җаның эресен!
...Михаилның атасы Кондрат ул вакытта Уралдагы Кәтиринбур шәһәрендә яши, тау идарәсе чиркәвендә хезмәт итә. Бу хәлләр Михаил туганчы була әле, атасының да яшь, гайрәтле чаклары, бөтен җаны-тәне белән правослау диненә хезмәт иткән вакытлары... «Ул заманнарда басурманнарны авылы-авылы белән 
җыеп чукындыра идек, – дип сөйли иде атасы. – Исәт елгасына куып кертәбез, чыгышларына инде калай тәре әзер... Күбрәк хатын-кызлар, балалар була иде, ирләре исә патша гаскәрләренә каршы фетнәдә үлгән яки Себергә сөрелгән... Бу хатын-кызлар һәм балалар сугымга алып барган сарык көтүе кебек иде – тел белмиләр, динебезне белмиләр, ахрысы, белергә дә теләмиләр, җай чыгу белән, урыслар кулыннан качарга тырышалар. Урыслар да аларга кеше итеп карамый иде, телсез колга кем кеше итеп карасын, муенында тәресе булса да! Аларны чукындыру да, беренче чиратта, правослау динендәге урысларга басурманнар белән бергә яшәргә ярамаганнан килеп чыкты, чөнки күбесендә хезмәтче-коллар шушы чукындырылган татарлар иде. Аннан инде әлеге эш дәүләт сәясәтенә әйләнде. Урыслар үзләре дә бу яңа «диндәшләрен» тиң күрмиләр, алар белән бергә чиркәүдә басып торырга да җирәнәләр, «нечисть» дип кенә әйтәләр иде...
Бу хәлләр Җаекта була, 1736 елның язында урыс гаскәрләре патшага каршы баш күтәргән йөзләгән татар авылын туздыра, ут төртеп яндыра, исән калганнарны кол итеп ала. Менә шул коллар арасында алтмыш яшьләрдәге татар хатыны да була, аны Кәтиринбурга алып килеп чукындыралар, Кәтринә исемен бирәләр һәм бер урыска кол итеп тапшыралар. Ә бу хатын коллык белән дә, керәшенлеге белән дә ризалашмый, чиркәүгә йөрүдән баш тарта һәм бер татар кызы белән кача. Әмма аларны тотып алып, җәза бирәләр, таяк белән суктырып, хуҗаларына кире кайтаралар. Кәтринә исемле олы яшьләрдәге бу хатын үзенең коллыгы белән барыбер килешми, икенче бер татар кызына ияреп тагы кача. Аларны тагы тотып алалар һәм бу юлы инде камчы белән яралар. 1738 елның сентябрь аенда Кәтринә инде берүзе кача, Урал аръягындагы туган авылына кайтып егыла, аның аркасында улына зыян килмәсен, дип, аннан да чыгып китә... Кышка каршы тау арасында бәрелеп-сугылып йөргәндә, чукындырылган икәнен белеп, үз кавемдәшләре үк тотып ала һәм «верный башкортлар» конвое астында, Кәтиринбурга озата. Чөнки ул вакытта закон бик каты була, христиан динендәге кешене мөселманнар арасында яшереп тотканнары өчен, аларның үзләрен дә рәхимсез җәза көтә... Шулай итеп, качкын татар хатынын, богаулап, төрмәгә китереп ташлыйлар, Тау заводы кәнсәләрендә аннан сорау алу башлана... Мин исә, шушы Тау заводы чиркәвенең побы буларак, юлдан язган Кәтринә янына үгетләргә йөрим, аны тәүбәгә чакырам... Тылмач аша, бу хәлләрнең аның өчен үлем белән бетәргә мөмкин икәнен әйтәм. Чөнки «Соборное Уложение» дип аталган кануннар җыентыгында, бер чукынганнан соң, яңадан элеккеге диненә кайткан кешеләрне яндырып үтерү җәзасы каралган. Ул бит өч тапкыр качкан, соңгысында айлар буе мөселманнар арасында булган, христиан башы белән! Динебез буенча да, хөкүмәт кануны буенча да, ул инде нәҗес, чистарта алмаслык пычракка буялган санала, аннан бары тик утта яндырып кына котылырга мөмкин!
Һәм шулай була да! 1739 елның февралендә патшабикә Анна Иоановнадан әмер килә – өч тапкыр качканы өчен, качаклыкта йөргәндә христиан динен ташлап, басурманлыкка кайткан өчен, бу татар хатынын яндырып үтерергә! Мин, дин әһеле буларак, аңа әлеге хәбәрне җиткерергә һәм тагы бер тапкыр тәүбәгә чакырырга тиеш идем. Без тылмач белән килеп кергәндә, Кәтринә ярымкараңгы, дымлы таш базда ялгызы иде, аяк-куллары богауланган хәлдә, идәнгә җәелгән салам өстендә гыйбадәт кыла... Әйе, әйе, ул намаз укый иде! Патша әмеренә дә карамыйча, үлем җәзасы көтүенә дә игътибар итмичә, ул үз динен тота иде! Караңгы ташкапчыкта аның башындагы ак яулыгы тулган айдай нур сибеп тора иде...
Мин аңа куркыныч хәбәрне җиткердем, тагы бер тапкыр тәүбә итәргә чакырдым, теге дөньяга аруланып китәргә кирәклеген әйттем.
– Кәтринә, покайся, тәүбә ит! – дидем. – Син христиан кешесе өчен иң зур гөнаһны эшләдең – диннән чыктың, басурманлыгыңа кайттың, пычракка баттың, Ходай каршына да алай барма, покайся!
– Минем исемем Хөснибикә, мин Кәтринә түгел, мөселман кешесе, татар хатыны, – дип җавап бирде ул. – Беркайчан урыс динендә булмадым, күпме көчләсәгез дә, чукынмадым, үз динемдә калдым! Аллаһ каршына да шулай китәм, инша Аллаһ!
– Син нәрсә сөйлисең, Кәтринә?! Сине яндырып үтерәчәкләр бит! Тәүбә ит, Ходайдан да, кешеләрдән дә кичерү сора! Бәлки, патшабикәнең мәрхәмәте килер, тезләнеп сора!
– Мин Аллаһ алдында гына тезләнәм, Аннан гына кичерү сорыйм! Кыямәт көнендәге җәһәннәм уты бу дөнья утыннан куркынычрак, чөнки ул мәңгелек! Урыс динен алып, тәмуг утында янганчы, үз динемдә калып, кяфер утында янам... Иманымны өч көнлек тормышка алыштырмыйм... Бу сынауларга түзәргә Аллаһтан сабырлык сорыйм.
– Бу сиңа җәза, җәза! Тәкәбберлегең өчен, христиан динен ташлаганың өчен, тәүбә итәргә теләмәгәнең өчен Ходай җәзасы! Күрәсең, сиңа күкләр дә ярдәм итәргә теләми!
– Мин Раббыма мең рәхмәтле! Язмышыма риза-бәхил... Аллаһ юлында, иманым хакына шәһит китәм, моңа әзермен, шуның өчен курыкмыйм да... Сез куркыгыз – мөселманнарның рәнҗешеннән куркыгыз, мәхбүсләрнең догасыннан куркыгыз! Гөлбакчадай илебезгә килеп, җирләребезне утка тоттыгыз, ирләребезне үтердегез, хатын-кызларны, балаларыбызны кол иттегез! Аларның каргышыннан куркыгыз, бу кяфер кавемнең үзен дә шул көн көтә – шуны онытмагыз! Синең үзеңне дә бу дөньяда ук ут ялкыны өтәр, урыс побы, шуннан саклан!
Бу хатын белән сөйләшеп торуның мәгънәсе юк иде, без борылып чыгып киттек, ул үзәк өзгеч моңлы тавыш белән Коръән укып калды... Ә колагымда аның куркыныч сүзләре озак яңгырап торды: «Синең үзеңне дә бу дөньяда ук җәһәннәм уты көтә, урыс побы, шуннан саклан!» Нәрсә әйтергә теләде икән бу тоткын татар хатыны? Бәлки, чарасызлыктан акылы җиңеләйгәндер, саташа башлагандыр, ә бәлки, ә бәлки, җен-пәриләре берәр сер әйткәндер... Бу хакта сорарга мин аның янына башка керә алмадым, ә апрель азагында аны яндырып үтерделәр. Шәһәр уртасындагы мәйданда, баганага бәйләп куеп яндырдылар. Тирә-юньдәге бөтен татар-башкорт авылларыннан кешеләрне шунда куып китерделәр, алар әлеге хәлләрне үз күзләре белән күреп торырга һәм гыйбрәт алырга тиешләр иде. Бу аларны куркыту өчен дә эшләнде, христиан динен ташлаган өчен, аларны да тереләй янып үлү көтә иде... Башта бөтен тәртибен китереп, патшабикәнең указы укылды, ул татарчага тәрҗемә ителде, аннан мин тагы «Библия»не тотып, аның янына барып карадым, ул һаман үз догаларын укый иде. «Ләә иләһә илләллаһ!» дигән сүзләрен ишеттем... Аннан генерал Соймонов тылмач аша халыкка мөрәҗәгать итте:
– Бу поганая татарка Кисанбика Байрасова христиан диненә хыянәт итте, чукынганнан соң, яңадан үзенең пычрак диненә әйләнеп кайтты. Югыйсә, дәүләтебез аны кешегә санап, үз тәрбиясенә алган иде, правослау дине үз 
кочагына сыендырган иде, бу басурман аның кадерен белмәде! Өч тапкыр шушы оҗмахтан качты һәм тәмугка эләкте! Үз язмышын үзе сайлады! Кем христиан динен шулай мыскыл итә, кем урыс тормышына түбәнсетеп карый – барыгызны да шушы язмыш көтә! Ут көтә! Ут көтә! Ут көтә!
Без, христиан дине әһелләре, бергәләп «Аллилуйя, Аллилуйя!» дип, динебезгә дан җырлый башладык, гаскәриләр җиз быргыларын кычкыртып җибәрде, барабаннарын ярсып кага башладылар. Әйтерсең лә кыямәт купты! Кемдер минем кулыма утлы кисәү китереп тоттырды, башкаларның кулларында да шундый ук кисәүләр дөрли иде. Без ул кисәүләрне татар хатынының аяк астындагы чыбык-чабык өстенә ыргыттык, ул башта пыскып кына, аннан дөрләп яна башлады, төтен баганасы күккә кадәр күтәрелде. Моны күреп, халык аһ итеп куйды, кешеләр кычкырып еларга тотындылар, утка ыргылдылар, әмма атлы казаклар аларны якын җибәрмәде. Шулчак чат аяз көнне дөбердәп күк күкрәде, әлеге дәһшәтле тавыш тынып өлгермәде, коеп яңгыр ява башлады. Дөрләп янган учак кинәт сүнде, төтен арасыннан баганага бәйләп куйган татар хатыны күренде – ул янмаган, әмма җансыз иде... Төтенгә тончыгып үлгәнме, йөрәге бу хәлләрне күтәрә алмаганмы, әллә башка бер могҗиза булганмы – мөселман хатынын ут алмаган иде... Соңыннан татарлар сөйләп йөргән, имеш, яңгыр болытлары белән бергә җиргә фәрештәләр дә иңгән, имеш, аларны күрүчеләр дә булган, имеш, бу фәрештәләр утка аны яндырырга ирек бирмәгәннәр, җанын күккә алып менеп киткәннәр...
Дөрестән дә, аның бер җиренә дә, хәтта озын күлмәк итәгенә дә ут капмаган! Башында шул ук ак яулык, йөзе исә ак яулыктан да ак, нур сирпеп тора, ник бер корым табы булсын! Күмәргә аны татарлар үзләренә алдылар, ул инде урыс динендә түгел, дин-ислам өчен үлде, диделәр. Аны шәһитләр өммәтеннән, өс киемнәреннән күмгәннәр, күкрәгенә яшереп куйган Коръәнен тапканнар, утта янарга шул ирек бирмәгән, дигәннәр. Аннан ул яндырып үтерүләр бетте, мөгаен, бу татар хатыны соңгысы булгандыр...»
Менә шундый куркыныч хәлләр сөйләгән иде Михаилның әтисе Кондрат. Аннан аларны Биләргә күчерделәр, Михаил инде монда туды. Әтисе исә төбәктәге бөтен чиркәү приходлары өчен иң җаваплы рухани иде, биредә дә татарлар белән эшләргә, аларны христиан диненә тартырга, шунда тотып калырга кирәк иде. Әмма мондагы мишәр-татарлар башка төрлерәк булып чыкты, баш бирмәделәр, буйсынмадылар, уттан да, судан да курыкмадылар. Тегендә, Уралда, бер татар хатынын буйсындыра алмасалар, монда андыйлар меңәрләп. Атасы бик интекте алар белән, ул арада заманалар да үзгәрде, патшалар алышынды, Екатерина Икенче патшабикә бу татарларны бөтенләй аздырды, имеш, аларга дин иреге бирә! Дөрес, ул да элек чукындырылганнарны яңадан исламга кайтармады, андый фәрман чыгармады, әмма шул ук вакытта көчләп христиан диненә кертүне тыйды. Ә татарлар, шуны гына көтеп торганнар, диярсең, көтүләре белән үз диннәренә кайта башлады, патшабикәнең «диндә көчләү юк», дигән сүзләрен үзләренчә бордылар. Инде менә ничә еллар шуның белән көрәшә урыс поплары, керәшен татарларын тотып торырлык түгел, хәзер судлар аша үзләрен яклый башладылар. Каян ала бу халык көчне, инде дәүләтсез-гаскәрсез килеш тә, ничек үз-үзен ярсып якларлык көч таба ул? Хатын-кызларына кадәр Коръән күтәреп өскә килә бит, хатын-кызларына кадәр Коръән тотып, утка керә, үлемгә бара...
Михаил атакай чиркәү тәрәзәсеннән карга күмелеп утырган кыр ягына карады, анда, ак кар астында, мишәр-татарларның борынгы башкаласы булган
Биләр хәрабәләре җәйрәп ята иде. Ул кечкенә вакытта әтисе аны җитәкләп ул урынга алып бара иде, Михаилга бу хәрабәләр серле әкият дөньясы булып тоела иде. Ярымҗимерек хан сарайлары, Биләр күгенә карап иңрәп яткан мәчет нигезләре, купшы кәрвансарайлар, таш мунчалар, бай йортлары, һөнәрчеләрнең эш урыннары, аяк асты тулы чүлмәк ватыклары, савыт-саба калдыклары, пыяла мәрҗәннәр, фирүзә кашлы йөзекләр, көмеш беләзекләр, малай гомерендә дә күрмәгән тагы әллә нәрсәләр очрый иде монда. Алар арасында еланнар мыжгый, күктә козгыннар үз корбанын күзли, шуңа күрә әтисе аны беркайчан да бирегә үзен генә җибәрми иде.
– Менә, улым, күрәсеңме, монда басурманнарның башкаласы булган, – дип сөйли иде ул җиде-сигез яшьлек улына. – Шушында, нәкъ менә шушында мең еллар элек алар безнең дошманыбыз булган ислам динен кабул иткәннәр. Шушыннан, нәкъ менә шушыннан алар үз диннәрен бөтен Идел-Уралга, хәтта ки Себерләргә таратканнар... Шушында, нәкъ шушында, алар Коръәннәрен кулдан күчереп язганнар, дистәләгән мәктәп-мәдрәсәләр тотканнар, дастаннар тудырганнар, менә бу таш йортларны салганнар, дөнья белән сәүдә иткәннәр...
– Ә без ул вакытта монда булганбызмы соң? Ник аларга басурман динен таратырга ирек биргәнбез?
Шул чакта атасының елмаеп куйганын хәтерли Михаил. Ул шактый вакыт җавап бирмичә торды, аннан соң гына көрсенеп әйтте:
– Без ул вакытта монда булмаганбыз шул, улым, урыслар монда бик соң – моннан ике йөз еллар элек кенә килгән, ә мин сөйләгән нәрсәләр мең ел элек булган хәлләр...
– Ә нигә иртәрәк килмәгәнбез?
– Иртәрәк килүчеләр дә булган, алар төньяктан су юлы белән төшеп, татарларны талаганнар да качканнар, хәзерге кебек хак динебезгә өндәү турында сүз дә була алмаган.
– Ник, батюшка?
– Кая, улым! Ул вакытта монда данлыклы Болгар ханлыгы булган, алар бит Хәзәр каһанлыгының варислары! Биләр – башкала, алар бөтен дөнья белән сәүдә иткәннәр, таштан хан сарайлары салганнар. Кара син ул йортларның нигезләренә – анда без яшәгән урыс авылы бөтенләе белән кереп утырырлык бит! Яши белгәннәр басурманнар, әмма Господь Бог аларны безгә ихтыярлы итте, хәзер алар кайда да – без кайда!
– Безнең урыс стрелецлары аларны кырып салганмы, батюшка?
– Юк, улым, аңа кадәр әле монда күп бәрелешләр булган... Башта – дәһшәтле Алтын Урда, Чыңгыз татарлары, алар Болгар-Биләрне шактый әвәләгән, әмма шәһәрләрен яулап алсалар да, рухларын яулый алмаганнар, боларга ияреп, үзләре мөселманлашкан... Биләрдә әле ул вакытларда да тормыш гөрләп торган. Аксак Тимер яуларыннан соң да исән калган әле бу шәһәр. Алтын Урданы Казан ханлыгы алыштырган, менә шушы вакытларда инде ушкуйниклар дип аталган елга юлбасарлары, урыслар Болгар-Биләргә, бу тирәдәге татар авылларына һөҗүм итә башлаган, шулай итеп, монда без аяк басканбыз. Ә инде Казан ханлыгы җимерелгәч, бөек падишаһ Иоан Васильевич бу җирләрне басып алгач, монда инде без хуҗа булып калганбыз, улым! Господь Бог безне, урысларны, монда тәртип кертер, басурманнарны хак дингә өндәр өчен җибәргән.
– Ә аларның диннәре хак түгелме?
– Аларның барысы да ялган, улым, Коръән китаплары да, пәйгамбәр 
дип йөргән Мөхәммәдләре дә, намаз-гыйбадәтләре дә – барысы да ялган, коточкыч саташу һәм адашу! Белеп тор – дөньяда бер генә хак дин бар, ул – безнең дин, правослау дине! Христос – безнең Господь Бог, изге рух! Библия – безнең изге китабыбыз! Без, урыслар, шулай яшибез һәм шушы динне, шушы бәхет чыганагын башкаларга да таратабыз, бөтен дөньяга таратабыз, бу – безнең изге бурычыбыз! Мин сиңа да шуны әманәт итеп калдырам, улым!
– Ә басурманнар теләмәсә, атакай?
– Теләрләр, улым, беркая китә алмаслар! Чөнки Господь Бог безнең белән, падишаһыбыз безнең белән, дәүләт безнең яклы, чөнки монда без хуҗа!
Әтисе шул сүзләрне әйтеп бетермәде, Биләрнең икенче тарафында – Хуҗалар тавы ягында җир тетрәгәндәй көчле авазлар яңгырый башлады:
Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр, Ләә иләәһә илләАллааһу
Үә Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр Үә лилләһил хәмдү...
Меңләгән ир-атның гайрәт белән яңгыраткан бу авазы әйтерсең лә Хуҗалар тавыннан түгел, күкнең үзеннән иңә иде! Юк, җир астында күмелеп калган Шәһри Биләрнең мәчет нигезләре, юлларга түшәлгән борынгы кабер ташлары шулай кубарылып чыгып, тәкъбир әйтәләр! Әмма бу кешеләр иде, Хуҗалар тавын, аның итәген, Чирмешән буйларын татарлар сырып алган иде! Алар күп, меңләгән, хәтта дистә меңләгән! Яннарында атлары, гаиләләре, балалары, әйтерсең лә Биләрне басып алырга киләләр! Малай, куркып, әтисенә сыенды, атасы тиз-тиз чукынып алды, кемнәндер ярдәм көткәндәй, артына борылып карады, әмма кыр буш иде.
– Курыкма, улым, бу татарлар шулай Хуҗалар тавында үзләренең бәйрәмнәрен уздыралар, – диде ул, бераз тынычланып.
– Син монда без хуҗа, дип әйткән идең бит, батюшка! Хуҗалар тавына татарлар хуҗамыни?
Ата кеше улына ничек җавап бирергә дә белмәде, чөнки бу хәлләргә үзенең дә җавабы юк иде.
– Юк, улым, бу җирләрнең барысына да без – урыслар хуҗа... Ул тирәдә аларның изгеләре күмелгән, имеш, шуңа монда ябышып яталар...
– Татарларның да изгеләре бармыни? Син аларны «нелюди» дигән идең бит?
– Үзләре шул әкиятне сөйли инде, имеш, Хуҗалар тавында ниндидер әүлияләре күмелгән, «Кызлар тавы» дигәнендә дошманга каршы сугышып үлгән изгеләре ята, имеш... Безнең «Святой ключ»ны да үзләренеке, дип баралар, алар анда якын килмәсен өчен, кеше буе агач тәре бастырып куйдык, часовня төзедек.
– Әгәр алар монда килсә, батюшка? Мин куркам ул басурманнардан...
– Син курыкма, улым, алар монда килми, чөнки ике арада хәрбиләр тора... Әйдә, без дә авылга кайтыйк, халык белән бергә булыйк!
Кичә кичтән үк татарларның Хуҗалар тавына җыела башлауларын күреп, Биләрдән атлы казаклар һәм стрелецлар барып кайттылар анда, басурманнар Корбан бәйрәмен уздырырга килгәннәр, дип әйттеләр. Дөрес, моңа кадәр дә татарлар, бигрәк тә карт-карчыклар, сыңар әтәчен булса да күтәреп килеп, шушында аны чалып, догалар кылып китәләр иде. Ә болай кара болыт булып, меңәрләп килгәннәре беркайчан булмады. Михаилның әтисе моны Әби патшаның йомшаклыгыннан күрде, татарларга дин иреге биреп аздырды, дин ирегеннән соң аларга үз дәүләтләре кирәк булачак, алар кяфер кул астында яши торган милләт түгел, дип мырлады. Үлгәнче, татарлар килеп Биләрне басып алырлар, аларны асып куярлар, дип борчылып яшәде. Татарлар Биләрне алмады, әмма әтисен юк иттеләр, шул Пугач башкисәргә ияреп, дөньяның астын-өскә китерергә өлгерделәр...
Михаил атакай авыр сулап куйды, ул елларны искә төшерү аның җан җәрәхәтен кузгата иде. Хәтере ялгышмаса, бу 1769 ел иде ахрысы, Михаилга ул вакытта күп булса җиде-сигез яшьләр булыр. Яхшы атларга атланып, ислам байраклары күтәреп, дөнья чаклы бүләк күчтәнәчләр төяп килеп керде алар Биләргә. Татар җайдакларының бер башы Биләргә килеп кенә керсә, койрыгы әле һаман Хуҗалар тавыннан чыгып бетмәгән иде. Җитмәсә, үзләренчә догалар кылып, тәкъбир әйтеп киләләр, бу тавыштан кан ката, аяклар тотмый, телләр көрмәкләнә... Бала-чага, карт-корылар базларга, печәнлек-әвеннәргә качып бетте, ирләр калтыранган куллары белән коралга ябышты, ни әйтсәң дә, волость үзәге бит, эреле-ваклы түрәләр дә хәрәкәткә килде. Кемдер татарларга каршы ипи-тоз күтәреп чыгарга тәкъдим итте, кемдер утлы корал белән кырып салырга кирәк аларны, дип әтәчләнде. Халыкның бер өлеше, агач чиркәүгә бикләнеп, үлем көтте, укына-чукына башлады, чөнки алар татар явының нәрсә икәнен ишетеп беләләр иде...
Алдагы акбүз атка ап-ак сакаллы, ак чалмалы, яшел чапанлы карт атланган иде, бераз арттарак калып, аны яшь татар ир-атлары саклап бара, кулларында яшел байраклары җилферди. Җайдаклар Биләр уртасындагы мәйданга килеп туктадылар, үзләренә төрле яктан төбәлгән озын мылтыкларга көлеп кенә карадылар, әйтерсең лә аларны ук алмый, ядрә ватмый иде... Менә алар чиркәү янында атларыннан сикереп төштеләр, ак сакаллы картка да төшәргә ярдәм иттеләр, әмма чиркәүгә аяк атлап кермәделәр. Михаилның атасы Кондрат үзе алар каршына чыгарга мәҗбүр булды, курыкса да, малай да аңа иярде. Татар карты белән Михаилның атасы бер яшьләрдә иде ахрысы, үзара танышлар да, кул биреп күрештеләр, сөйләшеп киттеләр. Морадбакый абыз русча да яхшы гына белә икән, аңа тылмач кирәк булмады, ул алып килгән күчтәнәч- бүләкләрен тапшырды.
– Безнең бүген зур бәйрәм, Кондрати атакай! – диде ул. – Шатлыгыбызны сезнең белән дә уртаклашыйк, дидек. Күчтәнәчләребездән авыз итегез...
– Рәхмәт, Морадбакый шәех, бәйрәм яхшы нәрсә ул... Күчтәнәч- бүләкләрегезгә рәхмәт, фәкыйрьләргә таратырбыз.
– Безнең юлыбыз Шәһри Биләр урынына иде, Кондрати атакай! Яшьләргә ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән, дәүләт тоткан ул изге урыннарны күрсәтәсе иде!
– Анда хәрабәләр генә бит инде, Морадбакый шәех! Бер төзек бина да юк... Таш-кирпечләрен халык үз кирәк-ярагына ташып бетергән.
Шулай диде дә, ул туктап калды, чөнки үзенең дә чиркәү алдына, баскыч төпләренә Биләрнең кабер ташлары түшәлгән иде... Бер читтә Биләрдәге Җәмигъ мәчетенең бисмиллалы дивар ташлары ауный, аларны Кондрати атакай таштан яңа чиркәү салырга дип туплый. Биредә һәр йортта диярлек Биләр байлыгы, базлар һәм абзарлар аннан алып кайткан ташлар белән түшәлгән.
– Анысын беләбез, – диде Морадбакый абыз, карашын читкә борып. – Әмма борынгы пайтәхетебездән таш өемнәре генә калса да, ул урын безнең өчен кадерле, изге... Шунда тезләнеп намаз укырга телибез. Зиратларындагы әрвахлар бездән дога өмет итеп ята...

– Монда мөселманнар гынамы соң, әллә отпавший мәкруһлар да бармы? Алар булса, мин сезгә рөхсәт итә алмыйм, бу закон белән тыелган.
– Әмма Әби патша дин иреге турында фәрман бирде бит, Кондрати атакай! Хәзер барыбыз да ирекле!
– Әйе, дин иреге турында Указ бар, әмма ул правослау диненнән чыгарга ирек бирми! Элек чукындырылганнар чиркәү каршында да, дәүләт алдында да христиан санала.
– Алар Аллаһ каршында мөселман, Кондрати атакай! Чөнки чиркәүгә йөрмиләр, тәре такмыйлар, намаз укыйлар, ураза тоталар, ислам бәйрәмнәрен генә бәйрәм итәләр. Күрәсеңме, алар ничек күп – меңләгән! Без синнән рөхсәт сорамыйча да Шәһри Биләргә үтеп китә ала идек, ил алдында дәрәҗәңне төшермик, дидек.
Ул арада алар янына волость башлыгы, хәрбиләр дә килеп туктады, сүзнең нәрсә турында баруы белән кызыксындылар.
– Биләр хәрабәләренә барырга телиләр, – диде Кондрат атакай. – Борынгы урыннарда намаз укырга телибез, диләр, әрвахлары да дога көтеп ята икән...
– Әмма патшага, дәүләткә каршы котыртулар булмасын! – диде волость башлыгы. – Яуга чакырулар булмасын! Правослау диненә каршы сүзләр булмасын!
– Әйе, правослау диненнән чыгарга котыртулар да булмасын! Болгар- Биләрне торгызабыз, татар дәүләте төзибез, дип котыртулар да булмасын!
Татарлар атка атландылар да, яшел байракларын болгап, Биләр урамнары буенча чабып киттеләр. Халык капка-ишекләрен, хәтта тәрәзә капкачларын ябып качып калды, урамда аларга очраган хатын-кызлар, котлары очып, «Татары вернулись!» дип кычкырып, лапылдап җиргә утырдылар.
Татарларга Биләр хәрабәләренә барып, намаз укырга рөхсәт итсәләр дә, Михаилның атасы бу хәлне болай гына калдырмады, кисәтеп, шунда ук Казанга һәм Питерга хатлар җибәрде. Ул татарларның, төрле сәбәпләр табып, Биләр тирәсендә җыела башлауларын хәбәр итте, Батырша явын искә төшерде, әгәр боларга чара күрмәсәң, бу фетнәләрнең тагы кабатланырга мөмкин икәнен кисәтте. Аның әләге буенча, үзен милләтне коткаручы, дип игълан иткән, Хуҗалар тавында халыкны җыеп яткан Морадбакый шәехне тотып алып, кул-аякларын богаулап, Питерга озаттылар. Татар картының язганнары белән патшабикә үзе танышкан, имеш, җүләрлегенә инанып, кире иленә кайтарып җибәргән. Әйтүләре буенча, карт анда кайткач та тынычланмаган, татарларны һаман кяферләрдән котылырга өндәгән, форсат чыгу белән, коралны хөкүмәткә каршы борырга чакырган.
Һәм нәкъ шулай булды да. Әби патша татарларга күпме генә ярарга тырышса да, форсат чыгу белән, алар коралларын хөкүмәткә каршы бордылар, Пугачёв явына кушылдылар. Дөресрәге, ул яуның күпчелеге татар-башкортлардан, типтәр-мишәрләрдән тора иде, шулай ук җирле чуваш-чирмеш, ар-удмурт халыклары да патшага каршы күтәрелде. Ул вакытларны яхшы хәтерли Михаил, аңа инде унике яшьләр тирәсе иде, илдә фетнә башланды. Ырынбур далаларында купкан давыл, гарасатка әйләнеп, үз юлындагы бар нәрсәне сытып-изеп, бу якларга да килеп җитте. 1773 елның көзендә Чулман буйларында да һәр кала һәм сала өчен сугышлар башлана, бер якта – халык, икенче якта патша гаскәрләре пычакка-пычак килә. Минзәлә чолганышта кала, баш күтәрүчеләр Зәйне яулап ала, Чулманны кичеп, берничә тапкыр Алабугага һөҗүм итәләр, Чаллы тирәсендәге авыллар Пугачёв ягына күчә. Бу шомлы хәбәрләр Биләргә дә килеп җитә, хәрбиләр, корал тотып, бистәне сакларга басалар, якын-тирәдәге авыллар, бигрәк тә татар-мишәрләр яшәгәннәре, кырмыска оясыдай кайный... Кайдадыр урыс байларының утарларын талаганнар икән, кайдадыр чиркәүләрне басканнар, хәтта попларны асканнар, дигән куркыныч хәбәрләр дә килә. Кыш шулай дер калтырап үтте, әле патша гаскәрләре, әле баш күтәрүчеләр җиңде, авыллар кулдан-кулга күчте, Биләр белән Чистай, бер читтәрәк булгангамы, алай зыян күрмәде. Аның каравы, татар авылларының бер өлеше, бигрәк тә чирүле татарлар, заманында корал тотып патшага хезмәт иткән йомышлы татарлар баш күтәрүчеләр ягына басты, чөнки моның төп сәбәбе булып көчләп чукындырулар тора иде. Һәм бу хакта Казанны, консисторияне кисәтергә кирәк иде...
Күрәчәге булгандыр инде, шул көннәрдә Михаилның атасы Кондрат Казанга җыенды, чөнки алга таба бу татарлар белән нишләргә – бер уртак фикергә килергә кирәк иде. Биләр побын хәрбиләр кисәтеп тә карады, Пугач башкисәрләре белән дә куркыттылар – әмма файдасы булмады, ул юлга чыгып китте. Һәм шул китүдән әйләнеп кайтмады... Нәкъ шул көннәрдә баш күтәрүчеләрнең туфан кубарып Казанга барулары булган, имеш, татар дәүләтен яңадан торгызалар, үз диннәрен кире кайтаралар! Һәм моны правослау динендәге кеше – Емелька Пугачёв җитәкчелегендә эшләргә җыеналар... Язмышның ачы көлүе, дип әйтмичә, нәрсә дип әйтәсең?
Кондрат атакай Казан юлында нәкъ менә шул фетнәчеләрнең үзәгендә кала, Пугачёв казакларының, аларга кушылган керәшен татарларының, ар- чирмешләрнең чиркәүләрне җимереп, поп-дьяконнарны җәзалавын күрә. Ул Казанга барып җитә алмый, кире чигенергә дә инде соң була – бөтен елга кичүләре баш күтәрүчеләр кулында кала. Мамадыш тирәсендәге керәшен авылларының берсендә Кондрат картны да тотып Пугачёв каршына китерәләр, сорау ала башлыйлар. Аның Биләр бистәсеннән, патша хәрбиләре урнашкан урыннан килгәнен белгәч, Пугачёв аннан бу хәрбиләрнең санын, нинди кораллары барлыгын сораша башлый, әмма Кондрат карт, белмәмешкә сабышып, туры җавап бирми. Пугачёв аннан үзен патша итеп тануны таләп итә, Кондрат атакай баш тарта, Библиясен тотып, Әби патшага ант бирүе хәтеренә килә. Ул арада аны Чистай һәм Биләр өязләрендәге кайбер керәшен татарлары да танып ала, көчләп чукындыруларын искә төшерәләр. Ә иң куркынычы – Җаектан ияреп килгән татар-башкортлар аның Екатеринбург каласы уртасында бер мөселман хатынын утта яндырып үтергәнен исенә төшерәләр. Һәм шушы хәбәр барысын да хәл итә – Пугачёв аның үзен дә утка ташларга әмер бирә... Атасының гомер буе курыкканы, утта яндырып үтерелгән татар хатынының: «Синең үзеңне дә бу дөньяда ук ут ялкыны көтә, урыс побы, шуннан саклан!» дигән кисәтүләре чынга аша...
Болар хакында Биләрдә соңыннан гына белделәр, әмма Кондрати атакай Казанга киткән җиреннән әйләнеп кайтмагач, барысының да күңеленә шик керде. Бигрәк тә Михаил бәргәләнде, атасын эзләргә үзе чыгып йөгерерлек булды, әмма әнисе аны бәйләп диярлек куйды. Инде фетнәләр тынып, Пугачёв явы бастырылгач, коточкыч нәрсәләр билгеле булды – баш күтәрүчеләр бер Казан губернасында гына да 132 попны һәм дьяконны асып-кисеп үтергәннәр, юк иткәннәр икән! Михаилның карт атасы да шулар арасында булып чыкты, аның хәтта гәүдәсе дә калмаган иде. Чиркәүләрне җимерүләр һәм христиан дине әһелләрен үтерүләр башлыча чукындырылган вотяк-чирмеш авылларында, керәшен татарлары яшәгән урыннарда булган, шуңа күрә моны 
алардан үч алу, дип кабул иттеләр. Соңыннан баш күтәрүчеләрнең кайберләрен Биләргә алып кайтып асып үтерделәр, алар арасында татарлар да бар иде. Михаил атасының үлемен татарлардан күрде, чөнки Биләрдә күз алдында аларның гәүдәләре асылынып тора иде. Һәм ул атасы өчен татарлардан үлгәнче үч алырга ант итте. Хәзер ул инде атасы яшен дә узып бара, әмма үче бетмәде, һәм инде, мөгаен, бетмәс тә...
Ул елларда бәла артыннан бәла килеп кенә торды – яшен сугып, әтисе салып калдырган агач чиркәү янып бетте, Михаилның әнисе үлеп китте. Үсмер егет гомерен атасы кебек дингә багышларга уйлады – Казанга барып, семинариягә укырга керде, төпле белем алды, ул рухани булып туган якларына әйләнеп кайтканда, заманалар үзгәргән, басурманнарны яңадан үз урыннарына утырта башлаганнар иде. Шушы юнәлештә Михаил да җиң сызганып эшкә кереште, һәр керәшен авылында булып, татарларның чиркәүгә йөрү-йөрмәүләре белән үзе кызыксынды, мәкруһ- отпавшийларны каты җәзага тарттырды. Ул Казанда укып йөргәндә, авылдашлары яңа чиркәү салдырдылар, әмма ул да агачтан булып чыкты, югыйсә Михаилның атасы да, ул үзе дә Биләр уртасында таш чиркәү төзү турында хыялланганнар иде бит! Биләр хәрабәләреннән мәчет ташларын да чиркәү өчен ташыта башлаганнар иде, аларын да авыл халкы үз йортларына алып кайтып бетергән булып чыкты. Правослау динендәге урыслар булсалар да, сәер халык яши Биләрдә – чиркәүгә артык исләре китми, көмешкәнең кимен куймыйлар, бер нәрсә булса, коралга ябышалар, шарт-шорт атыша башлыйлар, кыскасы, сугыш чукмарлары... Аларга агач чиркәү ни, таш чиркәү ни – барыбер. Диннең кадерен белмиләр, татарлар кебек, үз диннәренә ябышып ятмыйлар, кая анда аның өчен үлемгә бару – бар дип тә белмиләр. Менә шулай Михаил атакайга үз халкы белән дә, басурманнар белән дә газап чигәргә туры килә...
Шулай уйлап бетермәде, чиркәүгә мәңге салмыш Захари килеп керде, керүе булды, икона каршына авып, башын бәрә-бәрә, такмаклый да башлады:
– Безнең гаебебез юк, батюшка, тырнак белән дә кагылмадык... Татарва качкан... Син әйткәнгә генә ризалашып алган идек... Инде болай булгач, әҗерен дә бирмәссез...
Михаил атакай башта аңламыйча торды – нинди татарва, каян качкан? Аннан исенә төште – күптән түгел Чирүле Майнасында мәкруһ керәшеннәрнең балаларын аерып алып, чиркәүдә үзе чукындырып, менә шушы Захариларга тәрбиягә тапшырган иде. Имеш, аларны монда чын урыс, христиан итеп үстерәләр! Ә бу адәм актыгының үзен тәрбияләргә кирәк булып чыкты, әнә аягында чак басып тора.
– Тукта, улама, аңлатып сөйлә! Кыш көне кая кача алсыннар ул балалар? Юлны белмиләр, телне белмиләр, иң олысына – унике, иң кечесенә дүрт яшь... Син монда әкият сөйләп утырма, әйт, кая куйдың ул балаларны?! Үтереп тыгып куйдыңмы? Онытма, алар хәзер басурман түгел, христиан динендә, закон каршында җавап бирерсең!
Захари айнып киткәндәй булды, калтыранган куллары белән тиз-тиз чукынып алды.
– Вот тебе крест, батюшка, үтермәдем! Чукынып китим, тимәдем мин аларга... Ну бераз каккаладым инде тузаннарын, әмма үләрлек түгел, яратып кына... Вот тебе крест!
– Көпә-көндез, кыш уртасында биш бала кая китәргә мөмкин?! Алар бит 
авылны да әвәләнеп чыга алмый! Син кайда идең ул вакытта, хатының кайда иде?!
– Без Варвара белән якшәмбе хөрмәтенә бераз сыйланып алдык, көмешкәбез бар иде... Кечкенә татарчонок ашарга сорап тилмертте, җылап җанга тиде, ну... тибеп очырдым мин аны... Аннан олысы аякларыма килеп ябышты, кулымны тешләп алды, менә эзе әле дә бар, ышанмасаң кара, батюшка!
Чыннан да, Захариның уң кулында теш эзләре ярылып ята, җәрәхәте әле дә төзәлмәгән иде.
– Ну... аннан соң анысын да тибеп очырдым, анысына катырак та эләкте ахры... Ачу чыкты, син аларны кеше итәм, дип, үз авызыңнан өзеп ашатып яткырасың, ә алар ризык сузган кулыңа азау тешләрен батыралар, татар этләре!
Захари тагы шыңшып алды, үзе астан гына, ышанамы икән, дигәндәй, Михаил атакайны күзәтте. Михаил атакай ышанмады, чөнки Захариның хатыны белән эчеп ятканын белә иде ул. Чирүле Майнасыннан алып кайткан татар балаларын да аптырап кына бирде аларга, чөнки үз балалары юк иде, ичмасам, шушыларга алданып кешечә яши башламаслармы икән, дип уйлады. Юк икән, бөкрене, чыннан да, кабер генә төзәтә икән... Ул арада өйалдында кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде, нәрсәдер дөпелдәп ауды, бераздан чиркәүгә Захариның хатыны да килеп керде, ул да айнып җитмәгән иде. Ул да, керә-керешкә, аяклары тотмыйча, икона каршына ауды.
– Ходай шаһит – без гаепле түгел, батюшка! Без аларга тырнак белән дә чиртмәдек! Үзебез ашаганны ашаттык, үзебез эчкәнне эчердек... Шул тормышның кадерен белмичә чыгып качканнар, безне ким-хур иттеләр!
– Тукта, Варвара, син дә улама! Кая качсыннар алар кыш уртасында? Сез кайда идегез, ник күрмәдегез, ник туктатмадыгыз?
– Без, батюшка, син ул балалар өчен биргән акчага Захари белән үзебезгә бәйрәм ясаган идек... Ну... Артык шаулагач, комачау иткәч, Захари бераз өйрәтте аларны, тәрбиягә алган аталары бит, хи-хи-хи... Аннан без йокыга киткәнбез, уянганда, ул көчекләр юк иде инде...
– Нигә шунда ук миңа әйтмәдегез? Кайчан булды бу хәл?
– Сине Чистайга, судка киткән, диделәр, батюшка! Бу хәл кичә булды... Синең кайтканны ишетүгә, монда килеп җиттек менә.
– Бәлки, авылда берәрсендә качып яталардыр, белештегезме?
– Белешмәгән кая?! Өй саен кереп сорашып йөрдек... Югары очтагылар күреп калганнар – кечкенәләрен чанага утыртып, авылдан чыгып баралар иде, ди. Тау шуарга баралардыр, дип уйлаганнар...
– Ахмаклар... Сәрхушләр! Авылларына барырга кирәк иде, бәлки, шунда кайтып киткәннәрдер? Хәер, кышкы юлда, кичкә каршы, кайтып җитә алдылармы икән?
– Без дә Варвара белән шулай уйладык – катып үлгәндер инде алар... Аларның өс-башлары да иске иде бит.
– Нигә яңасын алмадыгыз соң? Сезгә ул балалар өчен акчасы бирелгән иде бит!
– Соң, батюшка, ул бакыр биш тиенгә ничек биш балага кием алыйк без?! Ашарга да җитми бит ул акча!
– Эчәргә тапкансыз бит! Ичмасам, тәүбә итегез, әгәр катып үлгән булсалар, моның гөнаһысы сезнең өстә булачак, чукындырылган христианнар бит алар! – Нинди христиан булсын алар, батюшка! Тәреләрен дә такмадылар, чиркәүгә өстерәп тә алып бара алмадык, чукынсыннар, дип, кулларын каерып 
бетердек – юк! Юк! Кирәкми аларга безнең дин, хәтта балалары да күралмый аны! Башларыннан түбәтәйләрен салдырып булмый! Әле олыраклары төне буе бишмәтләре астында үз догаларын пышылдап яталар! Беркөнне кайтып керсәк, олылары намазга иелгән, ну бирдек инде кирәкләрен, өсләренә менеп сикердек, әллә ничә көн аякка баса алмадылар...
Михаил атакай дәшмәде, бу рәвешле беркайчан да, беркемгә дә христиан динен кертеп булмасын ул яхшы аңлый иде. Әмма бу исерекләргә аны әйтүдән ни файда? Аларны хәзер балаларны эзләп, Чирүле Майнасына җибәрүдән дә мәгънә юк исерек баштан юлда үзләре катып үләргә мөмкиннәр.
– Ярый, мин иртәгә Чирүле Майнасына үзем барып кайтырмын, барыбер шул якка барасы бар, – диде ул. – Исән булсалар, кире алып кайтырмын, алар сезнең өскә язылган бит, акчасын да алдыгыз.
– Акчасы юк инде аның, батюшка, бер тустаган көмешкәгә дә җитми... Син әйткәнгә генә ризалашкан идек... Эзләп интегәсең дә юк, йә катып үлгәннәр, йә ач бүреләр ашаган инде аларны...
Захари белән Варвара, алпан-тилпән килеп, җитәкләшеп чыгып киттеләр, Михаил атакай юлга әзерләнә башлады. Аның исәбе Кызылъярга барып, Мифодей атакай белән судка кадәр сөйләшү-киңәшү иде, болай булгач, Чирүле Майнасына да кереп чыгасы булыр. Балалар анда булса, Кызылъярдагы приставка әйтер – ата-аналарыннан алып, яңадан Биләргә, Захариларга кайтарып куяр. Ә Мифодей атакай белән бик җитди сөйләшәсе булыр, әгәр чиркәү кенәгәләрендә тәртип булмаса, анда Пелагея-Гөләйзаның исеме язылмаган булса, Кызылъяр побы башы белән җавап бирәчәк! Шуңа күрә, судтан килеп тикшерә башлаганчы, анда тәртип кертергә, кайбер исемнәр юк икән, язарга кирәк булыр! Ничек икәнен ул аңа өйрәтер, башка юл юк! Әгәр киләсе айда да судта бу татар хатыны җиңсә, бөтен керәшеннәр күтәреләчәк, берсен дә правослау динендә тотып калып булмаячак! Шуңа күрә тәвәккәлләргә, алдан чарасын күрергә! Биләр побы Михаил Лавров шулай уйлый иде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.  

 

"КУ" 8, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: