Логотип Казан Утлары
Роман

Гөләйза. "Мөселманлык җебен өзмәгез!"

1840 елларда Коръән бастыру елына ике йөз меңгә җиткән була! Татар байлары бу изге китапны халыкка ураза бәйрәмендә бушка тарата! Һәм кулына шушы изге китап килеп кергән татар инде беркайчан да керәшенлеккә әйләнеп кайтмый, ул үлгәндә дә кулына Коръән тотып үлә!

Романның башы монда.

Николай I тарихка үзенең катылыгы һәм башка диндәгеләргә рәхимсезлеге белән кереп калган. Дөрес, ул Явыз Иван кебек, кешеләрне котырган этләрдән, ач аюлардан талатып үтермәгән, Анна Иоановна кебек, исламга кайткан өчен, мөселманнарны тереләй утта да яндырмаган, чөнки заманы, кануннары башка булган. Унтугызынчы гасырда инде Рәсәйдәге хәлләрне Европада да күзәтеп торганнар, хәбәрләр ислам илләренә дә тиз барып җиткән. Әмма Николай патша бик тиз чиркәү ягына ава, башка диндәгеләргә карата карагруһ-тиранга әйләнә, үзенең төп максатын илнең бар халкын правослау диненә кертүдә күрә. Ул гына да түгел, Истанбул-Тәһраннарны да урыс аяк астына салу турында хыяллана, Төркиягә һәм Иранга каршы сугыш башлый, Кырым-Кавказларда канкойгыч сугыш уты кабыза, Европага бәреп кереп, поляк һәм венгрларның күтәрелешен бастыра, шул сәбәпле, аны «Европа жандармы», дип атыйлар.
Илнең эчке сәясәте дә шул ук жандарм алымнарына, ягъни, бастыруга һәм суктыруга корылган була. Николай I хакимияткә килүгә, яшерен канцелярия, дигән шымчылык үзәге төзи, алар илдәге һәр кешенең ничек сулаганын һәм ни уйлаганын белеп торырга һәм чара күрергә тиеш була. Ул бөтен әдәбиятка, матбугатка тикшерү-цензура кертә, танылган язучыларның да әсәрләре бары тик Николай патша карап чыккач һәм төзәткәч кенә дөньяга чыга торган була яки бөтенләй чыкмыйча кала, ә Лермонтов, Чаадаев, Тургенев кебек талант ияләре эзәрлекләнә яки сөргенгә сөрелә. Бәлки, аның холкындагы тиранлык сыйфатларын сизеп, 1825 елның декабрендә бер төркем урыс зыялылары Николай патшаның тәхеткә утыруына каршы баш күтәрә, ул аларның җитәкчеләрен астыра, калганнарын Себергә озата...
Әйе, Николай патша инкыйлабтан, халыкның баш күтәрүеннән уттан курыккан кебек курка, шуңа күрә мондый хәрәкәтләрне тамырында ук корыта. Халык арасында аның исеме дә «Николай Палкин» була, ягъни, кешеләрне 
таяк белән кыйнап үтертә торган патша. Утыз-кырык таяк суктырудан кеше әле исән калырга мөмкин, ә инде 100-200 таяктан соң, ул инде канга батып җан биргән. Һәм бу канлы таякларның күпчелеге татар сыртына төшкән... Чиркәү әлеге вәхшилеккә күз йомган, күп очракта татарларны алар котыртуы буенча юк иткәннәр. Менә шушы кеше чыдамаслык шартларда татарга иманын, үзен, нәселен, динен һәм милләтен саклап калырга кирәк булган. Әлбәттә, күңелендә явызлык һәм мәкер булмагач, татар халкы патшага карата да бу кадәр үк явызлык һәм мәкер кылыр, дип уйламаган, моңа ышанып та бетмәгән. Шул сәбәпле, ул һаман Ак патшага үтенеч хатлары язган, адвокатлар яллаган, Петербургка кешеләр җибәргән, хакимиятнең һәм мәхкәмәләрнең гаделлегенә өмет иткән, чөнки аларга каршы бу явызлык «татарны һәм мөселманнарны бетерәбез», дип ачыктан-ачык әйтеп эшләнмәгән, әмма бөтен гамәлләре шушы аянычлы нәтиҗәгә юнәлдерелгән.
Татар да үзенең иманы һәм кемлеге өчен ярсып көрәшә, ачыктан-ачык, сугыштан кала бөтен алымнарны да файдалана – җимертелгән мәчетләре урынына яңаларын сала, һәр мәчет каршында мәктәп-мәдрәсәсен төзеп куя, туктаусыз гыйлем ала, гыйлем тарата. Һәр мулла китап яза, аны шәкертләр күбәйтеп күчерәләр һәм халыкка тараталар, ул арада унтугызынчы гасыр башында Казанда Коръәнне типография ысулы белән дә бастыра башлыйлар. Һәм чиркәү әһелләре татарларның үз диннәреннән аерылмауларын нәкъ менә ислам гыйлеме алуларында күрә, моңа чик куярга чакырып, патшаның үзенә үтенеч яза. Алар хәтта Казанда Коръән бастыруны да тыярга өнди, чөнки 1840 елларда (кайбер шәхси типографияләрне дә кертеп), Коръән бастыру елына ике йөз меңгә җиткән була! Татар байлары бу изге китапны халыкка ураза бәйрәмендә бушка тарата! Һәм кулына шушы изге китап килеп кергән татар инде беркайчан да керәшенлеккә әйләнеп кайтмый, ул үлгәндә дә кулына Коръән тотып үлә!
Николай патша Коръән бастыруны тыю белән башта ризалаша, әмма бу тормышка ашмыйча кала, бәлки бу патшаның 1855 елда, Кырым сугышында хурлыклы рәвештә җиңелгәч, үз-үзенә кул салуы, ягъни, мордар китүе белән бәйледер? Белүче – бер Аллаһ... Инде дә килеп татарларны ислам белеме алудан туктата алмагач, ягъни, гыйльми яктан юк итеп бетерә алмагач, аларны җисми яктан кыру башлана. Дәүләтләре юкка чыккач, шәһәрсез калган татар авылларга барып сыена, шунда яңадан тамыр җибәрә, әмма көчләп чукындыру сәясәте аны моннан да куып чыгара. Патша фәрманы белән чукындырылган, ләкин христиан динен тотмаган татарларны көчләп чиркәүле урыс авылларына күчерәләр, аларны хәтта Рәсәйнең иң ерак почмакларына, әйләнеп кайта алмаслык җирләргә җибәрәләр. Шул ук вакытта әгәр авылда берничә чукындырылган татар булса, шуларны сәбәп итеп, калган мөселман-татарларны үз ишләре янына сөрәләр, ә алар урынына тагы урысларны китереп тутыралар.
Татарларны урыс авылларына күчерү бик рәхимсез төстә барган, үзләреннән сорап та тормыйча, өяз үзәгеннән килеп, бөтен йорт-җирләрен, мал-туарларын тартып алганнар һәм сатканнар, аннан бернәрсәсез урыслар арасына китереп ташлаганнар. Шулай итеп, бу бичара татарлар Сембер, Әстерхан, Воронеж, Царицын якларына сөрелгән, күбесе шунда юкка чыккан. 1830-1840 елларда татарларны дистәләп кенә түгел, йөзәрләп, меңәрләп урыс авылларына китереп ташлаганнар, аларны анда таяклар белән суктырып, правослау динен тотарга мәҗбүр иткәннәр. Шушы хәлдә калмас өчен, күп кенә татарлар, урыс арасына сөрелгәнне көтеп тормыйча, гаиләләрен алып, үзләре чыгып качкан, дистә 
еллар бәрелеп-сугылып сукбайлыкта йөргән, дөнья буйлап таралган. Узган гасырларда айлар буе кара урманнарда качып ятарга мәҗбүр булган татарлар фаҗигале язмышлары турында үзәк өзгеч бәетләр һәм «Иске кара урман» кебек онытылмас җырлар чыгарып калдырганнар...
Әмма милләтнең төп өлеше барыбер туган җирләренә ябышып яткан, иманнарын бирмәс өчен, төрле юлларны файдаланган. Әйе, Гөләйзаның да мәхкәмә еллары хакимиятнең ярсып татарлар өстенә ташланган, аларны меңәрләп урыс арасына күчергән вакытка туры килә. Шушы аянычлы хәлдә калмас өчен, туган якларын, якыннарын җуймас өчен, чукындырылган татарларның бер өлеше тышкы яктан булса да керәшенлегеннән аерылмаган, чигенеп торырга мәҗбүр булган. Әйе, алар попларга каршы бармаган, чиркәү таләпләрен үтәгән булып кыланган, мәҗбүри рәвештә чиркәүгә дә йөргән, әмма шул ук вакытта җомга намазларын да калдырмаган. Муллалар да керәшен дип аларны кире какмый, киресенчә, бу бәхетсез татарларны юатырга тырышалар, Аллаһ барысын да күрә, сез урыс золымы астында яшисез, шуңа күрә тышкы яктан алар кебек булырга мәҗбүрсез, әмма күңелегездә булса да иманны саклагыз, диләр. Югыйсә, керәшен татарын мәчеткә керткән өчен әлеге муллаларның үзләренә дә каты җәза бирелгән бит, эшләр кайвакытта аларның указларын алудан башлап, Себергә сөрүгә хәтле барып җиткән, чөнки бу «христиан динендәге кешене юлдан яздыру» дип аталган.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.  

 

"КУ" 8, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев