Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Бер мизгелдән Ризван бөтенләй икенче кеше иде: – Ә хәзер мин сезгә аю күрсәтәм! Кызлар куркып чырылдап җибәрделәр, Ризван атын текә тау буендагы ташлар өеме янына алып килде. – Кем аюны беренче булып күрә, шуңа бүләк!

(Башыннан укыгыз)

20
Искиткеч уңган буламы икәнни кеше? Шәйхеләхияр улы Ризванны
күргән һәр кеше шулай уйлый торган иде. Утыздан чак кына өстә булуына
карамастан, аның Казанлыдан башка ике авылда бөтен нәрсәсе әзер ике өе
бар, кер дә яши башла! Хуҗалыкта җилгәргечләр, молотилка булуы күп
эшне сезон саен ялланучылар башкарган дигәнне аңлата.
Чынлап та, аның өе Казанлының Елгабаш дигән очында әллә кайдан
күренеп тора. Ул мондагы тәртип буенча эшләнмәгән, әллә нинди кала
проекты белән салынган, андагы уңайлыклар турында хыялланырга гына
була. Берничә бүлмә ирләр, хатын-кызлар һәм кунаклар өчен. Зур тәрәзәләр
аша үткән яктылык өйне икенче төрле итеп яктырта, шуңа да ул елмаеп
утырган кебек күренә. Идән-түшәмнәр бүрәнәне икегә ярып кына эшләнгән,
шул тиклем әйбәт шомартылган, иләк аша чыгарылган көл белән юылган –
төсе дә чын гәрәбә төсен саклый. Йорт-кура тәртиптә, шул ук уртага
ярылган бүрәнә белән уратып алынган, әвеннәр, мунча, абзарлар бердәм
хуҗалык барлыкка китерә. Һәр бүлмәнең диварында ау мылтыклары эленеп
тора – бусы инде хуҗаның оста сунарчы булуын күрсәтә.
Ризван иртән иртүк йә атка атланып, йә аны җигеп чыгып китә,
кичкелеккә нидер төяп, ауда атып алган киекләр салып кайтып керә. Шул
арада үзенең җирләрен дә карап өлгерә, балаларга һәм тормыш иптәшенә
зур игътибар күрсәтергә җитешә.
Менә бүген дә юлга чыгуның максатларын сөйләп тормыйча, гаиләсен
төяде дә Яхшы чишмә ягына кузгалды. Арбада яшел печән, балта, чалгы,
ашамлыклар, чәйказан һәм кирәкле савыт-саба. Җигүле ат түземсезләнеп
биеп тора.
Иртә уянган балалар арбада йокыларын дәвам итте.
– Гыйльминур, Яхшы чишмәгә сигез чакрым, аннан бер җиргә барып
киләбез – бусы алты чакрым. Көн буена барысы утыз чакрым тирәсе
йөреп кайтабыз. Хәтереңдәме, елына бер булса да Изге чишмәгә барырга
кирәк дип сөйләшкән идек, бу сүзне һич үтәп булмый. Без синең белән ел буена бер көн дә ял итмәдек, эшләдек тә эшләдек. Шулай булгач, бүген
ял, андый яллар безгә дә тиештер Аллаһы Тәгаләдән! – Монысын инде
Ризван хатынына, Чияле тавына менеп, тузанлы ат юлы белән Яңа Казанлы
авылына табан барганда сөйләде.
Гыйльминур риза иде ул әйткәннәр белән. Ул да сәхрәне ярата, ул да,
урман-кырга чыгып, бераз ял итеп кайтуны иң яхшы яллардан саный.
Гомумән алганда, Ризван кая бара, ул шунда барырга әзер, аның белән генә,
ул янында булганда гына, үзен чиксез бәхетле итеп исәпли.
– Арттан куучы юк, ашыкмыйбыз, теләгән урында туктыйбыз, теләгән
урында йоклыйбыз, кайчан телибез, шунда өйгә кайтабыз, менә ни
эшлибез без сезнең белән, кызлар! – Ризванның күңеле күтәренке, тавышы
көр, шатлыгы эченә сыймый. Ул әле барысын да әйтеп тә бетермәде
Гыйльминурга. Барып җиткәч, әзерләгән бүләген күрсәткәндә әйтермен
дип, серен эченә бикләп куйды.
Ат ашыкмый гына атлый, тирә-якта ашлыгы җыеп алынган басулар ята,
анда ниндидер кошлар коелган ашлык бөртекләрен чүпли, алар Көтмәс
буен – дымлы урынны үз иткән. Торналар озын аяклары белән түмгәктән
түмгәккә сак кына атлыйлар, сирәк кенә, сагышлы тавыш белән кычкырып,
көзнең сары кояшына ниндидер хәбәр бирәләр кебек.
Менә бит, үзенең мәшәкатьләре белән тагын көзләр килеп җитте, ә җәй
китәргә ашыкмый да, уйламый да. Кеше аптыратырлык җылы, кояшта
ялтыраган бәллүр кебек көннәр, урман-яланнардагы көзге сары сагыш.
Тынлык якынаеп килгән кышына табан атлаган табигатьне моның белән
килешергә чакыра.
Кич-иртәләрен салкын, көндезләрен дә инде җәйге кебек эссе түгел,
һәм бу тынлыкта камыл астындагы тук тычканнарның йөгерүе дә ишетелә.
Чак кына искән җилдә үрмәкүчләр һавага күтәрелә, бөтен ялан аларның
көмештәй пәрәвезе белән тула. Кызык, кем һәм кайчан бу йомгакны сүтеп-
таратып җибәргән икән?
Арыган җир ялга әзерләнә. Саф, чиста күк гөмбәзе еракларга, биеккә
күтәрелә. Бу чисталыкта Казанлының югарырак бер читеннән Николаевка
чиркәвенең кадак кебек очы тагын да очлырак булып күренә. Чиркәүнең
кызыл кирпечләре, аның кырында үскән чыршыларның яшеллеге, кайчакта
ялтырап алган гөмбәзендәге алтынсу калае бербөтен тәшкил итеп, мәңгелек
турында сөйли, изге дога укыган төсле иде.
Ә сентябрь кояшы кыздыруын дәвам итә. Зәп-зәңгәр һавада бер болыт
әсәре юк, шул зур киңлектә кояш берүзе бер яктан икенче якка тәгәри,
эсселектән кибеп кызган, ярылган юлларда тапталып, онга әйләнгән тузан
ята.
Йомшак та соң шул тузаннан арбада баруы. Ат та үз иркенә куелган,
теләсә – чаба, теләсә – атлап бара, барышлый өзеп үлән каба, ә арбада яткан
үлән инде, кибеп, печәнгә әйләнә башлаган.
Ризван, балаларның уянуын күреп, кулларын авызына китереп, боерык
бирде:
– Бераздан Көтмәс елгасы аша күпергә җитәбез. Шунда ялга туктап, чәй
кайнатып, ашап-эчеп, ял итеп алырга, яшел үлән чабып, атны ашатырга,
азрак җирдә аунарга боерык бирәм!

Кызлар чәчләренә кунган печән сабакларын сыпырып төшерделәр,
шаярып көлештеләр, арбада үзләренә ошаган урынны сайлый башладылар.
Ә менә монысы инде тыныч кына үтмәде – китте тавыш, китте этеш-төртеш,
китте бәхәсләшү! Елга янына барып туктаганчы шауладылар, бары тик
чәй-казанда кайнаган үләнле чәй генә аларның урын бүлешүен оныттырды.
Ризван атны тугарып, тәртәләрне өскә каратып бәйләп куйды, аларга
чыпталар ташлап, утырган урынга күләгә ясады, учак әзерләп, чәй
кайнатты, балаларны елга буенда чиратка бастырып, битләрен юды. Шул
арада тәртәләр астында Гыйльминур оештырган менә дигән кыр өстәле
барлыкка килде.
Бардыр, бардыр кичә генә пешкән арыш икмәгенә өр-яңа каймак ягып,
өстенә кайнатма тамызып ашаган кешеләр... Әле дә телләрен йотып искә
алалардыр аны! Балачакның онытылмас хатирәләре булып уелып калган
истәлекләр туган ил, туган тел, әти-әни, тормыш-көнкүреш ваклыклары
белән бәйләнгән, әнә шулар кешенең эчке бер нигезенә, иң мөһим умыртка
сөякләренә берегеп, эчке торышын сыйфатлыйлар. Шул түгелме икән туган
илгә булган мәхәббәтнең өзелмәслек иң киң, иң нык нигезе, төбе?
Чәй эчелде, алга барырга әзерлек башланды. Монысын да Ризван
шаярып, боерык формасында бирде:
– Кызларга арбада урын алырга, икенче тукталыш Мартыш тегермәнендә,
буа буенда. Өч-дүрт чакрым юл!
Киттеләр. Кызлар елап та алды – чапкан үлән арасына зәһәр кычыткан
яфрагы эләккән. Аннан котылгач, тагын китте шау-шу, көлеш.
Урман юлы тар гына, бары тик ат арбасы салган эзләр буйлап кына
бара. Тирә-якта күккә ашкан наратлар, карагайлар зәңгәр биеклекне җир
белән тоташтырып тора, печәне чабып алынган болыннар япа-ялан булып
ята, дымсу җирдән җылы һава күтәрелә. Шунда кызларның берсе: «Сыер,
сыер!» – дип кычкырды. Олылар, көлеп, моның сыер түгел, ә поши икәнен
аңлаттылар.
Җыр килә күңелгә, моң килә. Сөйләшергә якыннарың бар, сөйләшеп
бетмәслек сүзләрең бар, ә җырлыйсы килә! Ризван акрын гына көйли дә
башлады, аңа Гыйльминур да кушылды. Аның нинди җыр яратканын белә
Гыйльминур: соңгы вакытта бик киң таралган «Хәмдия» иде ул җыр...
Кычкырма ла, кәккүк, ай каршымда,
Кычкырсана агач башында.
Талдин талга тал тибрәтеп
Сайрый сары сандугач.
Җырлау түгел, еларсың да
Өзелеп-өзелеп сагынгач...
Җырга кызлар да кушылды. Аларның бик матур нечкә тавышы җырны
баетып җибәрде, аңа ниндидер танымаслык та, танырлык та төс һәм аһәң
бирде. Бер мизгелдән Ризван бөтенләй икенче кеше иде:
– Ә хәзер мин сезгә аю күрсәтәм!
Кызлар куркып чырылдап җибәрделәр, Ризван атын текә тау буендагы
ташлар өеме янына алып килде.
– Кем аюны беренче булып күрә, шуңа бүләк!

Арбадан төшеп тә эзләделәр балалар, үрелеп-сузылып карап та
эзләделәр, ләкин аюны тапмадылар. Гыйльминур да кушылды, ул да табарга
тырышып карады, тик аю юк иде!
Менә таптылар, таптылар! Ташлар артында качып-посып утыра икән
бит ул! Ходай рәхмәте, бар җире дә килгән, тырнакларына тикле таштан
ясалган аю булып чыкты ул. Аюны тапкач, бар да бүләк көттеләр. Кызыл
билле прәннек булды кызларга бүләккә.
Бу урында, тау-таш арасында еланнар күп булып чыкты. Ризван
балаларын алдан ук кисәтеп куйган иде, барысы да бик сак булдылар.
Еланнар турында көне буе сөйләргә әзер Ризван, ул аларның телен белә,
ахры. Аның елан белән дуслашуы дошманлыктан башланып китә. Яз
көнендә, еланнарның язгы куышуы вакытында Ризван аларның йомгагына
ата – монысы инде бер дә алай эшләргә ярамый торган адым була. Моңа
җавап итеп, еланнар Ризванны куа башлыйлар. Бары тик яхшы ат кына
коткарып кала аны бу бәйгедә. Әллә шулай булган, әллә булмаган, моны
Ризван үзе дә бик сөйләми, бары ниндидер яхшылык күрсәтеп кенә, еланнар
патшасының ышанычын кирегә кайтара алган ул. Бу хәлләрдән соң халык
«Елан Ризванга мөгезен бүләк иткән» дип тә сөйләде. Елан, имеш, кешегә
рәхмәт әйтәсе килсә, аның артыннан бер адымга да калмый йөри башлый.
Кеше, моны аңлап, берәр әйберен ташлый аның алдына. Елан шул әйбер
эченә үзенең кабыгын сала, әгәр инде меңнән сайлап алынган кешесе булса,
ул кабыкта мөгезен дә калдыра. Андый кеше бәхетле дә, кодрәтле дә була,
ди. Ризван, бу хакта сүз чыкса, берни әйтми, бары тик елмаеп кына тыңлый.
Еланлы ташлыкны хәвеф-хәтәрсез генә узып киттеләр. Ерактан су
тавышы ишетелә башлады – Мартыш тегермәне якынайды. Чиста сулы
Көтмәс, тегермәннең су тәгәрмәчләре аша күз иярмәслек тизлектә үтеп,
чак кына басылып агып ята. Ризван балаларга карап эндәште:
– Ә сезнең балык тотасыгыз килмиме? Менә бу борылышның алдында
минем ау салынган. Менә хәзер шуны алабыз, балыкларын җыябыз,
чистартабыз, табада кыздырабыз. Бәлки ашын да пешереп җибәрербез!
Бусы инде балык эләгү-эләкмәүдән тора, карап карарбыз!
Аһ, Ризван, Ризван! Кай арада ауны китереп салып киткән? Кем генә
моны белә, кем генә моны, Ризваннан башка, шулай оста итеп уйната
алган? Йа Ходай, ипле кеше генә түгел, күңеле тулы иҗат булган кеше бит
бу! Хәтта Гыйльминур да аптырады бу эшләргә.
Тиз арада ауны таптылар, ул чыннан да тулы иде. Вак-төяген җибәрделәр,
ә көмештәй ялтырап яткан ару гына чабакларны, бәртәсләрне, алабугаларны,
тагын әллә нинди балыкларны җыеп алдылар. Ауны кайтканда алырбыз,
салкында торсын, бәлки балык та өстәлер дип, кабаттан елгага ташлады
Ризван.
Мартыш тегермәне өстендә акчарлаклар уйный, буаның икенче башында
җылы якларга җыенучы үрдәк-казлар шаулый. Агач төбендә баягыча урын
әзерләнде, ә балык күп булгач, ашы да куелды, кыздырырга да өлеш чыкты.
Олы кызы «Нигә тегермән Мартыш дип атала?» дигән сорау бирде. Ризван
аңлатырга тырышты. Мартышның маймыл, йонлы кеше сыйфатындагы
хайван икәнен сөйләде. «Тегермәннән ерак түгел генә шундый ук исемле
чишмәсе дә бар», – диде. Тик сорауның икенче яртысына – кызның «Ул йонлы кешеләр монда яшиме?» дигәненә җавап юк иде шул. Чынлап та,
кем генә белсен, каян чыгып бирелгән ул исем тегермәнгә, Маймылы
монда яшәмәгәч? Маймылны күргән кешеләр аз түгелдер ул – хаҗга
баручыларның бу турыда сөйләгәннәре бар. Әллә инде берәр урында шул
маймылга охшаган таш сыны да бармы? Менә шулай аңлатырга тырышты
ул бу сорауга җавапны.
Аптырап та, сокланып та бетә алмый Гыйльминур Ризванга. Бер
караганда, салмак фигыльле олы кеше, бер караганда, шук, шаталак егет,
бер караганда, күзләре утлы куздай янып торган мут малай. Каян килә бер
кешедә шул тиклем аң-белем, зиһен? Уңганлык, шаянлык?
Өйләнгән чаклары гел искә төшә. Уналтысы да тулмаганда урлап алып
китте аны Ризван күченеп килүчеләр салган бәләкәй генә авылдан. Авыр
иде Гыйльминурга үги әни белән: бернигә өйрәтү юк, көн саен битәрләү
аны кешеләрдән биздерде. Шул чакта Ризванның атылган йолдыз булып
килеп чыгуы аны саклап алып калды. Ярата иде дә соң әтисе, тик кыз бала
көннәрен аның белән үткәрәмени? Сөйләшенгәнчә, Ризванныкылар суга
барган кызны, эләктереп, чанага утырталар, шартлатып, мылтыклар аталар,
авызларына Өреш аракысы салган атлар, дулап, Казанлыга чаба...
Икенче көнне килә әтисе елап. Киселгән икмәк ябышмый, моны аңлый,
тик кызының адымын хупларлык әйбәт сүзләр таба алмый ул...
Арбада барганда, бөтен тирә-як хәрәкәттә, бар дөнья каядыр ашыга.
Тора-бара арба алга түгел, тирә-юнь артка табан киткән кебек тоела башлый.
Балалар, моны сизеп, инде күптән арбаның йә алдына килеп яталар, йә
арткарак барып утыралар, әниләренә тотынып басып торалар, җигелгән
атның куе кыллы койрыгы белән чебен-кигәвен куганын күзәтәләр. Усал
кигәвеннәр кайчак кызларга да тынгылык бирми, шуңа Гыйльминур
аларның һәрберсенә яфраклы чыбык тоттырды.
– Инде туктап тормыйбыз, – диде Ризван. – Яхшы чишмәгә биш чакрым
юл калды. Менә анда туктыйбыз, юынабыз, агач мичкәләргә су алабыз, ял
итәбез һәм тагын бер җиргә барып киләбез.
«Бер җир» дигәне шул тиклем кызыксындыра, тик Ризван кая барасын
әйтми. Гыйльминур, хәйләләп, балалардан да соратып карады – кая ул! Мыек
астыннан гына елмаеп, арбага аякларын сузып салып эндәшми утыра, сүзне
читкә бора, серне сөйләргә уйламый да! Тиз арада ат җигелде, әйберләр
җыелды, тагын алга атладылар, кирәк чакта юырттылыр, чаптылар.
Чишмә яланында, елның, көннең нинди мизгеле булуына карамастан,
Сабан туендагы кебек халык. Кызык, төрле милләт халкы җыелган,
барысы да монда күмелгән изгене үз динендәге кеше дип исбатлый. Куак
төпләрендә сәҗдәгә киткән мөселманнар, агачка эленгән тәреләргә багучы
рус кешеләре, ниндидер ташлар, чүпрәкләр тотып утырган мәҗүсиләр –
барысы да бу җирнең изге булуына мөкиббән китеп ышыналар, ышанырга
телиләр.
Яхшы чишмә кирәкмәгән кешеләрне кабул итми дип сөйлиләр бу якта.
Андыйлар килгәндә, ачуланып, кара болытлар белән каршылаганы да бар
диләр. Шуңа күрә элек-электән матур гына, ипле генә килеп туктыйлар,
изге сүзләрне кабатлаганнан соң, читкә китеп юыналар, дога укыйлар. Хәер,
болары инде элек-электән килгән гадәт. Хәзер иң мөһиме – чишмәнең саф,таза булуы, аның дәвасы, файдасы, бу урынның табынылган булуы. Һәм бу
табынуның йөзләрчә ел дәвам итүе. Берничә чакрымга сузылган түгәрәктә
чишмәләрнең күплеге, күзләрне терелткәне дә, ашказаны чирләрен юып
төшергәне дә, күкерт агып чыккан исле сары чишмәләре дә, сазындагы
файдалы ләме дә, кешеләр өчен тагын әллә нинди файдалы үзлекләре бар.
Шуңа да бирегә киләләр, дәваланалар, шифалы суын алып кайтып китәләр.
Зур гына яланның көньягында тирән, ләкин төбе күренеп торган Төлгеҗ
елгасы ага. Яхшы чишмә суын алырга җайлы булсын дип казып куелган
урыны да бар, шунда чишмәнең зур күзәнәкләре аша чыккан салкын су
өскә ыргыла, таш белән әйләндерелгән казылган җирне тутыра, гөрләп,
улактан агып чыга да Төлгеҗгә агып төшә.
Бөтенләй икенче кешегә, серле кешегә әйләнде дә китте Ризван. Бигрәк
җитди итеп юынды, догаларын укыды, чишмә суын кайнатып, чәй дә эчеп
өлгерделәр. Тагын ат җигелде; арбага утыргач, Ризван азрак серен ачты.
– Хәзер без Олы елга дигән авылга барып киләбез, ерак түгел, бары
җиде-сигез чакрым гына.
Һәркем үз эше белән мәшгуль булды. Гыйльминур юылган табак-
савытларны сөртеп, туздан ясалган тырыска тутырды, салкын сулы
мичкәләр янына май һәм эремчекне, юлга пешереп алып чыккан ит
кисәкләрен урнаштырды. Иң бәләкәй балалары үзенә игътибар таләп итә,
арбада аңа, кояштан каплатып, йомшак урын әзерләнгән, ул беразга изрәп
йоклап китте. Ә кызлар җыелган чәчкәләрдән такыялар үрә башлады. Күп
тә үтмәде, арбаны ямьләп такыялы дүрт баш күренде. Монда да иҗадилык
кайнап чыккан: такыяларның ниндие генә юк!
Атны чаптырып, авыл урамына килеп керделәр. Олы елга дигәне урман
эчендәге бер урамнан торган бәләкәй генә авыл икән, урманда утрау булып
урнашкан өйләре дә күренә, бары авылдагы тынлыкка игътибар иттеләр –
монда эт өргән тавыш та ишетелми иде. Ризван авыл уртасындарак атын
бер яңа төзелгән йортка юнәлтте. Ырыс капкалы, биек коймалы, матур
итеп такта белән ябылган түбәле, биек, зур тәрәзәле өй аларны елмаеп
каршы алды. Ризван, ат туктап өлгергәнче сикереп төшеп, капканы ачты,
ишегалдына уздылар. Өр-яңа абзар, мунча, хуҗалык йорты, әлегә бәрәңгесе
алынмаган бакча, казылып яткан кое – монда яши башларга бөтен шартлар
да бар иде. Ризван, кайдандыр ачкыч табып, ишеккә эленгән зур богау
йозакка төртте. Шуннан ишекне ачып, кызларын өйгә чакырды. Ап-ак өй
үзенең чисталыгы, тәмле агач исе белән таң калдырды. Көне буе тар арбада
утырып, хәрәкәтне сагынган балалар өйнең астын-өстенә китереп йөгерә
дә башладылар. Ризван белән Гыйльминур өстәл артына килеп утырдылар.
Гыйльминурның күзләрендәге сораулар Ризванга күчте.
– Гыйльминур, син беләсең минем тик тормаганны. Дөньялар бозыла
дигәч, мин Казанлыдан башка ике авылда өй төзеп куйдым. Кем белә,
кайсысында тынычлык таба алырбыз, әгәр булса инде ул тынычлык...
Менә бу йорт – шуларның берсе. Әгәр сиңа ошаса, бүгеннән монда яши
башлыйбыз, ошамаса – башка җаен табарбыз. Мин нинди карарыңа да
риза, синнән – теләгеңне әйтү. Әйт, бер җавапка да ачуланмыйм, барысын
да кабул итәм!
Урамда да, өйдә дә колакны тондырырлык тынлык, биек тәрәзәләрдә кояш уйный, яңа гына чыгарылган, инде сылап агартылган ак мичтән
балчык һәм ат тизәге исе килеп борынны кытыклый. Мич алдындагы иң
кирәкле әйберләр – кыскыч, ипи көрәге, кисәү, табагач, күмер чүлмәге
Ризванның шул тиклем игътибарлы булуы турында сөйли иде. Гыйльминур,
идән буйлап йөгергән балаларга карап, озак кына эндәшми утырды.
– Ризван, ачуланмасаң, әйтәм. Син беләсең бит минем бәләкәй генә
авылда үскәнне. Ни күрдем инде мин? Берни дә күрмәдем... Менә бу биш
баланы да шул язмышка дучар итикме инде? Бу авылда бит әллә балалар да
юк?! Өй матур, һичшиксез! Тик безнең Казанлыдагы йорт та менә дигән!
Чынлап та, авылда бер тавыш ишетелмәде. Гыйльминур дәвам итте:
– Рәхмәт сиңа минем өчен җан бирергә әзер торуыңа, минем эшемне
җиңеләйтергә тырышуыңа, балалар дип өзгәләнүеңә. Мин игътибар иттем
инде, монда яшәү өчен бар нәрсә дә бар. Әнә, хәтта күмер чүлмәге дә.
Рәхмәт шундый хәстәрле булуыңа. Чын хуҗа син! – Гыйльминур туктап
калды. – Тик... Тик килеп яши башлау үзебезнең аяк-кулны бәйләп, колак-
борынны кисеп, җаннарыбызны-тәннәребезне монда беректерергә тырышу
булыр дип уйлыйм мин. Барып чыгармы? Юктыр, Ризван!
Ризван да бик күп уйлады бу хакта. Тик, Гыйльминурны монда алып
килеп, хуҗалыкны күрсәтми торып, бернинди карарга килеп булмаганын
да ул яхшы аңлый иде. Аның шатланып риза булмаячагын да белә иде
ул. Менә – бөтен шарты инде килде, җавап бар, хәзер алга, икенче юллар
эзләргә, табарга, яшәргә. Тормыш дәвам итә бит!
– Аңладым, туры җавабыңа рәхмәт, Гыйльминур! Мин сине шулайрак
әйтерсең дип тә уйлаган идем, үзем дә шундый җавап тирәсендә әйләнәм.
Дөресен әйтәм, башта азрак куркыбрак та тордым – көтмәгәндә син
ризалашырсың дип. Хәзер куллар баудан ычкынды, мин үземнең карарымда
азат. Алга барабыз, Гыйльминур! Яшибез, Алла гына бирсен, Гыйльминур!
Балалар да тынып калды, ул бу сүзләрне әйткәндә.
– Ә хәзер болай итәбез. Бераз кунак булабыз монда, ял итеп алабыз,
көн кызуын уздырабыз да, кичкә авышкач, үзебезнең Казанлыга кайтабыз.
Ризамы сез, җанкисәкләрем?
– Ярый, ризабыз, җанкисәгем!
Кызлар: «Риза-а-а!» – дип кычкырып, баш кактылар.
Ризван, арбадан йөгертеп, самавыр белән торбасын алып керде, мич
башыннан чыра агачын тартып төшерде, кайдандыр калын пычак табып,
чыра телде, самавырга ут салды. Боларны карап торган Гыйльминур
сокланып туктый алмады Ризванның уңганлыгына: ничек итеп барысын
да алдан уйлый, күрә белә, барысын күз уңында тота, һәрбер вак-төякне
алдан ук исәпкә ала? Әйе, бар икән андый кешеләр, һәм шуларның берсе –
Ризван – Гыйльминур бәхетенә!
Без, бүгенге көн кешеләре, үзебезне акыллы да, алдан күрә белүче дә,
бу сәхифәләрдән күпкә югары торучы дип хис иткән булабыз. Кирәкми
андый тырышулар, кирәкми! Бары кешеләр өстеннән түгел, сәхифәләр
өстеннән күтәрелеп карыйк булган хәлләргә. Тормышка шул вакытта
яшәгән кешеләр күзлегеннән чыгып карыйк: алар да шулай берсен-берсе
яраткан, туганлашканнар, балалар көтеп алганнар, шатланганнар. Алар да безнең кебек шатлана да, хафалана да белгәннәр, яратканнары өчен тау
булып баса алганнар, бергәләп тормыш корганнар һәм җирдә тормышның
дәвамы булганнар. Менә шулар түгелме кешеләрне бергә тоташтыручы
барлык кешелек өчен уртак булган кыйммәтләр? Бар алар, бар! Аларга
тотынып, халык яши, милләт чәчкә ата, аларга ил сыенган!
Бер-ике сәгатьләп ял итеп алган тук ат, матур гына юыртып, Олы елга
белән Казанлы арасын якынайта, ә арбада барганнар, җиде тавышка сузып,
баягы «Хәмдия» җырын җырлый иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев