Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)

Ватанны таптыйлар бит, мөртәтләр... – Дөрес сөйлисең, энекәш! Соңгы сулышыбызга кадәр үч алу кирәк үзләреннән, аяусыз рәвештә тар-мар итәргә кирәк фашистны!..

(Әсәрне башыннан укыгыз)

7
Армиягә китте дә суга төшкән балта сыман эзсез югалды
Шәрәфетдин агайның Зәки исемле өлкән улы. Немецларга әсирлеккә
төшкән диделәр. Һәм шуның белән онытылды, хаты да юк, хәбәре дә.
Почта килгәнне авылдашлар көтеп ала. Өйдән йөгереп чыгып, хат
ташучының каршысына ук йөгереп килә торганнар иде. Әтиләре һәм
улларыннан өчпочмаклы итеп төрелгән хатны алгач, кош тоткандай
шатлана, шул куанычлары белән уртаклашырга өйләренә йөгерә иде яше-карты. Ә кемнәрдер кайгылы үлем хәбәре ала. Кайнар күз
яшьләренә буылып елый-елый, үзләре артыннан капка ябарга да
онытып, ишегалларына кереп югалалар андый чакта. Күрше-күлән,
туган-тумача кайгы уртаклаша, тынычландырырга тырыша үзләрен.
Авыл советыннан килеп, рәхмәт сүзләре җиткерәләр...
Ә Зәкидән ни яхшы, ни яман хәбәр юк. Нуретдиновларга мөнәсәбәт
суынганнан-суына бара, аларны искә-санга да алмыйлар кебек
тоела хәзер. Авылдашларының дә мөнәсәбәте үзгәрде сыман. Татар
Төкесеннән фронтка киткән берничә йөз ир-аттан әсирлеккә төшкән
бердәнбер кеше иде ул.
Ләкин ата-ана һәм туганнары, Зәкине яхшы белгән дус-ишләре
аңа булган ышанычны югалтмады. Зәки алай җиңел генә эзсез югала
торган заттан түгел икәнлекне алар яхшы белә иде.
Хәдичәләр өендә хәлләр көннән-көн катлаулана, киеренкеләнә
бара. Зәкинең кулга алынуына ышанмады кыз. Кемне-кемне, әмма
аны тимерчыбыклар эченә бикләп тоту мөмкинме соң? Утта янмый,
суда батмый торганнардан иде бит ул. Хәдичә аны күпме кирәк, шул
кадәрле көтәргә дә әзер. Тик менә әти-әнисе һич кенә дә тынгылык
бирмәде үзенә:
– Яшең егермене кичте, үзеңә тиң кеше табарга бик вакыт, кызым, –
дип, берөзлексез тукып тордылар аның колак төбендә.
– Минем егетем, аңа биргән вәгъдәм дә бар, – булды кызның
җавабы.
Әнисе күбрәк дәшмәскә тырышты андый чакларда, кызының
хәленә керә, аны аңларга тырыша иде кебек ул. Әмма әтисе әйткән
сүзләрдә дә хаклык бар. Ул кызын кайгыртып, аның киләчәге өчен
борчылып фикер йөртә.
– Йә, әйт, ул егетең кайда? Аңардан бер кәлимә сүз алганың бармы?
Ул китте дә югалды, күптән онытты бит инде үзеңне... Хаты юк,
хәбәре юк... Акылыңа кил, кызым.
– Көтәм дигәч, көтәм, әтием. Мин Зәкинең нинди егет булуын
сездән яхшырак беләм...
– Нинди егет булуын белә, имеш... Нинди егет... – дип, үзалдына
кабатлап торды бер тын әтисе. – Әйтсәм, әйтим, ул бит тыныч заманда
да сөргендә булып кайтты. Хәзер фашистлар кулында әсирлектә. Йә,
әйт, ни дип көтәргә мөмкин аны?..
– Мин үзем беләм, әти. Көтәм дигәч, көтәчәкмен, – дип елап
җибәргән чаклары да күп булды кызның.
– Без дә әтиең белән син бәхетле булсын дип тырышабыз,
тынычлан, кызым, тынычлан, – дип, килеп аркасыннан сөя торган
иде әнисе...
Әти кеше кызының ай-ваена карамады, алай гына тынычлана, үз
сүзеннән кайта торган кеше түгел иде. Ни итсә итте, үзеннән ризалык булмаса да, кызын көн-төн димли торгач, районның сәүдә бүлеге
җитәкчесе малаена тотып бирде. Кияү егетне, уң кулындагы ике
бармагы киселгән булу сәбәпле, сугышка алмаганнар иде…

***
Ә бу хакта, фашистлар тарафыннан басып алынган Белоруссиянең
Сенно районындагы Неклюдово авылында инде өченче ай тоташ
качып-посып, идән астында яисә агач өйнең чормасында көн күргән
Совет солдаты Зәки Нуретдинов әле берни белми иде. Күзен йомса,
күз алдында берөзлексез Хәдичә булыр иде. Ул армиягә киткән
чакта Хәдичә бүләк иткән чигүле кулъяулык әле дә үзе белән. Тоташ
ут эчендә булганда да, сазлык һәм су эчендә канга батып яткан
көннәрендә дә, ул бу бүләкне югалтмады, үзе белән алып чыкты.
Кулъяулык – кесәдә, ә Хәдичә – аның йөрәгендә... Көтсен генә бары,
ул кайтачак. Һичшиксез җиңүче булып кайтачак Зәки!
Неклюдово зур авыл түгел. Әмма аның халкы шулкадәр дә бердәм
булуы һәм туган илгә бирелгәнлеге белән аерылып тора. Фашистлар
бу авылга бик сирәк килә. Беренчедән, ул олы юллардан читтәрәк
урнашкан. Икенчедән, Неклюдовоның бер тарафында сазлык булса,
икенче тарафында урман башланып китә. Дошманның иң яратмаганы
урман бит. Нинди генә хәрби чаралар, облавалар уздырмадылар,
самолётлар өзлексез бомбага тотты, туп авазлары тынып торганы
юк... Ә партизаннар һаман исән, партизан отрядлары ишәйгәннән-
ишәя, көчәйгәннән-көчәя генә барды...
Немецлар, килсә дә, Неклюдовога айда бер, кайда бер генә
кагылып, халыкны талап китә. Аның каравы, бу авылның егетләре,
мылтык тотарга сәләтле ир-атлары – барысы да урманда, партизан
отрядларында. Авылда калган өлкән яшьтәгеләр, хәтта бала-чагалар
да урмандагы партизаннар белән бергә сулыш ала. Кем – элемтәче,
кем – күзәтүче, һәммәсе Җиңү көнен якынайту өчен көрәшә.
Фашист тарафыннан күз-колак булсын дип, бу авылга китерелгән
кешеләрнең исә, ни сәбәпледер, гомере озын булып чыкмый.
Берәүләре урманга барган җиреннән сазлыкта бата. Икенчеләре
кышкы буранлы төндә юлда адашып, туңып үлә. Үзләрен кем дә булса
үтергәндер дип уйларга сәбәп тә юк... Барысы да җиренә җиткерелеп
һәм пөхтә башкарыла монда. Неклюдово – әнә шундый авыл. Зәкине
өч ай буе җил-яңгырдан гына түгел, фашистларның үзләреннән һәм
һәртөрле яман күзләрдән саклап торган, аны үлем кочагыннан йолкып
алып аякка бастырган авыл бит ул Неклюдово.
Зәки үзен партизаннар отрядына озатуларын көтә иде инде.
Әмма ни өчендер ашыкмадылар. Йә бер сәбәп, йә икенчесен табып,
вакытны суза килделәр һаман. Ышанмадылар дияр идең – сәбәп юк,
тикшерәләр, сыныйлар иде булса кирәк.

***
Көз якынлашып килә иде инде. Көннәрдән беркөнне кичкырын
Неклюдовога, җигүле айгыр тарантасына утырып, дүрт-биш полицай
килеп керде. Кайсы украинча җырлый, кайсы латышча сүгенә, ә
дилбегә тотканы болай да томырылып чапкан атны, поляклар телендә
акыра-акыра, чыбыркы белән кыйный. Алар авыл читендәге хуҗасыз
калган өй каршына килеп тукталды. Ванютка исемле унике яшьлек
малай тегеләрнең ни сөйләшкәнен ишетеп калган.
Иң элек авылдагы карт-корыдан самогон таптырачаклар икән.
Берсе: «Кабымлыкны мин табып китерермен. Тозлы кәбестә белән
сыйлармын үзегезне», – дип шапырынган. Ә соңыннан үзләре янына
авылдагы яшь кызларны җыеп китерергә ниятләнәләр икән.
– Кунача килгәннәр, күрәсең, – дип нәтиҗә ясады Валяның
бабасы. Һәм бертын уйга калып торды. – Төн буе эчәргә, типтерергә
килгәннәр, димәк. Бер дә яхшыга түгел бу.
Ванютка хәбәр салды да үз юлы белән чыгып йөгерде. Бу хәбәрне
авылдагы һәммә йортка җиткерергә тиеш бит әле ул. Саклану
чараларын күрә башларга вакыт. Самогоны да табылыр, кәбестәсе
дә. Ә менә хатын-кызны ничек итеп сакларга болардан?
Ванютканың сүзләрен ишетеп торган Зәки ашыга-кабалана,
чормадан килеп төште шунда.
– Батя, кул кушырып тик ятудан туйдым... Болар эчеп-исереп
ятканда, ишекләрен тыштан бикләп, ут төртсәм, үзләрен дөмектерсәм,
ничек булыр икән?
– Теләгең яхшы анысы, – дип, чигәсен кашып, уйга бирелеп торды
дөньяның ачысын-төчесен күргән белорус кешесе. – Ләкин бу эш
ярамый, – диде аннан, кырт кисеп.
– Ни өчен? – дип, сораулы карашын текәде аңарга Зәки.
– Икенче көнне үк немецлар килеп, бөтен авылны яндырачак ул
очракта. Син кызма, улым, ашык-пошык эш итә торган заман түгел.
– Кул кушырып утырыйкмы инде... Алар ашасын-эчсен,
кызларыгызны көчләсенме?
– Юк! Моңа юл куярга ярамый...
– Ни эшлибез соң? Ничек котылып була алардан?..
– Минем башта бер план бар барын да... Аны башкарып чыгара
алырбызмы, көчебез җитәрме икән дип торам?..
– Сөйлә. Тыңлыйм, батя, – диде Зәки, үзенең хәзер үк җиң сызганып
шул планны тормышка ашыра башларга әзер булуын белгертеп.
– Кызганыч, авылда яшьләр калмады, мылтык тотар кеше бик аз...
Шулай да тәвәккәлләргә туры килер... – Һәм Зәкигә мөрәҗәгать итте
карт. – Ә син әлегә качып тор. Теге мөртәтләрнең кәбестә эзләп, миңа
килеп чыгулары бик тә ихтимал.
– Ә Валя?..

– Валя иптәш кызларына кереп китте инде. Аларның кача торган
урыннары бар, аның өчен борчылма.
Теге вакытта ук баздагы кәбестә кисмәгенә күзе төшкән полицай
аларны онытмаган булып чыкты. Күп тә үтмәде, зур чиләк күтәреп
килеп керде ул. Рөхсәт-фәлән сорап тормады, базны ачтырды да туп-
туры кәбестә кисмәген эзләп төшеп китте. Байтак кына маташканнан
соң, ниһаять, бер чиләк тозлы кәбестә күтәреп менде.
– Әле анда бик күп калды, – диде ул, авызын киң җәеп. Тегендә
дә тыгынган иде, күрәсең, тимерчыбык кебек тырпаеп торган мыек
читләренә кәбестә кисәкләре ябышып калган.
– Яхшы кешегә һич кызганыч түгел, ашагыз рәхәтләнеп. Кирәксә,
тагы килерсез, – дигән булды аңарга батя. Яңа хакимият кешесенә
ярарга тырыша, ихтирам күрсәтә, янәсе. Тегеләр исә моны бик тә
ярата. Форсаты чыгып, башка бер җирдә очрашсалар, һич кызганмас,
үз куллары белән буып үтергән булыр иде дә ул аны. Шушы илнең
икмәген ашап үскән бит ул хәшәрәт... Хәзер муенына немец автоматы
асып, анда-монда кеше үтереп, талап көн күрәләр.
Батяның күңелендә туган план бу очракта, мөгаен, иң урынлысы,
бәлки, бердәнбере булгандыр. Зәки аның акыллы һәм зирәк карт
булуын болай да чамалый иде, ә үзен тыңлагач, тәмам хәйран калды.
Полицайлар исерешеп, җырлашып утырган йортка бар эшкә дә
ярый торган, куркуның ни икәнлеген белмәгән Ванютканы кертеп
җибәрделәр. Ул, ашыгып йөгереп килгәнлеген күрсәтергә теләп, мыш-
мыш сулыш ала иде. Һәм нәкъ шул мизгелдә урман тарафындагы
уйсулыктан мылтыктан аткан тавышлар ишетелде. Шартлау авазлары
яңгырады...
– Иптәш полицай абыйлар, авылга партизаннар якынлашып
килә, – диде тегеләргә яхшы атлы күренергә тырышкан малай.
– Белмәдеңме, алар ничәү? – дип сорады өстәл артында зур
шешәдән агач тустаганнарга көмешкә коеп утырганы.
– Санамадым... Ләкин бик күп булырга охшаган, кара болыт
кебек киләләр, – диде малай. Шунда бер адашкан пуля алар утырган
йортның тәрәзәсен челпәрәмә китермәсенме...
Тегеләр утырган һәм яткан урыннарыннан сикереп торды, паника
башланды.
– Каршы тору файдасыз, кузгалдык, – дип кычкырды командирлары.
Берочтан такта сәке өстендә исереп йоклап яткан полицайның арт
шәрифләренә автомат приклады белән төртеп алды. Җан кадерле
үзләренә, кабаланып, ишегалдына йөгереп чыктылар. Берсе автомат
урынына зур көмешкә шешәсе күтәргән. Җигүле айгыр туарылмаган,
кай арада тарантаска төялеп, кай арада Сеннога таба чаптырып китеп
тә бардылар. Юлда үзләрен агачлар артына посып көтеп торган
ике-өч бабай мылтыклардан ата-ата озатып калды. Үлүче яисә яраланучыларны теге мөртәтләр тарантастан тибеп кенә төшерделәр.
Һәркайсының үз җаны кадерле... Атка да җиңел булсын дигәннәрдер...
Ә тәрәзәгә төбәп атучы һәм Ванютканы күздән ычкындырмыйча, өй
почмагында качып, ярдәмгә әзер булып көтеп торган кеше Зәки иде…

8
Полицайларны авылдан качырган әлеге ыгы-зыгы Зәки өчен
беренче сынау булды кебек. Авылда, бер карасаң, карт-коры һәм бала-
чагадан башка кеше юк. Ә партизаннар белән элемтә өзелми. Кирәксә,
коралын да табалар, корал тотар кешесен дә. Бу очракта хөкемне
кем чыгаргандыр, анысын әйтеп булмый, тагы ике көннән теге
орчык кадәрле генә күренгән Ванютка атлы малай белән Валентина
аны урманга озата киттеләр. Урман эчендә, алдан килешенгән
урында, үзләрен ике егет каршы алды. Көтмәгәндә-уйламаганда,
куе куаклыклар артыннан килеп чыкты алар. Аны каршылар өчен
партизаннар отрядыннан махсус килгәннәр.
– Безгә ары барырга ярамый. Үз бурычыбызны без үтәдек, – диде
Валентина, аерылышу минуты җиткәнлекне тоеп. Моңсу зәңгәр күзен
Зәкигә текәде ул. – Син мине онытырсың инде, шулай бит, Андрей...
– Валентина, – дип, кызның иңсәсенә сузылып төшкән чәчләреннән
сыйпап куйды Зәки. – Ничек сине онытыйм инде, Валентина...
Кызарып пешкән кура җиләкләре җыеп, үз кулыннан ашаткан
кызны оныталар диме инде... Кайгыртуың өчен бик зур рәхмәт
сиңа, Валентина! Сез мине теге дөньядан кире кайтардыгыз, аякка
бастырдыгыз. Әбиеңә-бабаңа рәхмәт, бөтен гаиләгезгә! Исән булсам,
сезне һичшиксез табачакмын, шуны онытма...
Валя, күзләренә бөялгән кайнар яшь тамчыларын күрсәтергә
теләмичә, бер мәл читкә борылып торды. Һәм, үзендә ихтыяр көче
табып, Зәкигә кулын сузды:
– Сау булыгыз... Мин сине көтәрмен, Андрей...
Кызга чиксез рәхмәтләрен белдереп хушлашты ул. Аннан бер
читтә партизан егетләр белән серләшеп торган Ванютка янына килде.
Урманга килеп кергәч тә, кесәсендәге нәни генә пәке белән юкә агачы
чыбыгын кисеп алып, юл уңаенда шуннан сыбызгы ясап өлгергән иде.
Шуны үз авызына китереп, бер сызгыртып алды да Ванюткага сузды:
– Монысы миннән истәлек булсын...
Аерылыштылар. Ул аерылышу авыр тәэсир калдырды Зәкидә.
Валентина исә, тәмам кәефсезләнеп, коелып төшкән иде. Әйтергә
генә җиңел, өч ай буе үз абыйсы кебек күреп, аны үз кулларыннан
ашатып-эчертеп тәрбияләсен, терелтсен дә, әнә шул рәвешле коры
гына аерылышсыннар, имеш. Кем белә, әллә күпкә, әллә мәңгегә...
Хәер, аерылышмый чаралары да юк...
Малай белән кыз, кайту юлына кузгалып, агачлар артына кереп күздән югалгач та, озак кына артларыннан карап торды Зәки. Алга
таба үзенә юлдаш булырга тиешле егетләр: «Андрей, киттек...» – дип
дәшкәч, сискәнеп куйды. Аерылышулары да кешечә булмады кебек.
Тагы шунысы җанын өтәләде: хушлашканда, Валентинага истәлек
итеп калдырыр һичбер нәрсә таба алмады ул үзендә. Хәер, аның
нәрсәсе булсын икән соң, өстендә кешеләрдән калган иске-москы
кием, алары да әле аның бер яисә ике үлчәмгә кечерәк. Ә башында
теге көнне авылдан чыгып качканда, полицайлар тарантасыннан
төшеп калган ак каймалы кубан бүрек.
– Мин – Павел, Пашка булам, – дип, танышырга кулын сузды теге
ике партизанның берсе. Зәки үз исемен әйтергә өлгермәде, аның өчен
җавап та бирде тагы үзе. – Синең Андрей булуыңны беләбез...
– Ә мин – Михаил... Михась булам.
Шулай да Зәки бу очракта ачыклык кертергә кирәк санады.
– Егетләр, минем чын исемем Зәки була. Ә Андрей исемен миңа
Валентина кушты.
– Бик яхшы исем кушканнар, безнең өчен дә уңайлы булыр, –
дип күтәреп алды җыйнак гәүдәле үтә дә елгыр күренгән Пашка
атлысы. – Аннан тагы шунысы бар: партизаннар күбрәк үз исемнәре
белән түгел, кушамат белән яши.
– Андрей булгач Андрей инде, – дип хуплады Михась. – Ә
чынлыкта син татар егете булып чыгасың икән бит.
– Әйе, мин – татар.
– Безнең отрядта кем генә юк, татарлар да бар, башкортлар
да... – дип санап китте Михась. – Без бер йодрык, бер гаилә булып,
бик тату яшибез...
– Татарлар бик кыю һәм гайрәтле егетләр, – дип тә өстәп куйды
Пашка дигәне.
***
Әллә юллары шундый иде, әллә махсус шулай бутадылар, ниндидер
кеше аягы басмаган сукмаклардан сазлык һәм чытырманлыклар аша
үтеп атлады алар. Шактый озак бардылар. Кинәт иң беренче булып
атлаган Пашка үзалдына Зәки өчен бөтенләй таныш булмаган рус
халык җырын җырларга кереште. Ул Пашка артыннан дүрт-биш
адым калыша төшеп атлый. Ә Михась, шундый ук ара калдырып,
Зәки артыннан бара.
Бераздан белорус егете Михась та үзенчә ниндидер озын җыр
көйләргә кереште. Шулай җырлап барганда, арыганлык онытыла,
вакыт узганлыгы да сизелми торган була бит. Тегеләр икесе ике төрле
җыр суза, әмма шул ике җыр бер-берсенә үзара үрелеп баргандай
тоелды. Зәкигә дә, бәлки, шул мизгелдә «Иске кара урман»ны сузып
җибәрергә кирәк булгандыр... Әмма кулына гармун алган чакларында гына җырларга гадәтләнгән иде ул. Ә монда, очсыз-кырыйсыз белорус
урманнарын гизгәндә, ул үзенең яраткан шагыйре Һади Такташ
шигырьләрен күңеленнән кичереп бара иде.
Болар җырлый икән, ә ни өчен әле татар шигыре дә яңгырамаска
тиеш шушы белорус урманнарында? Без кемнән ким... Ярымпышылдап
кына булса да, «Мокамай»ны сөйли башлады ул, аннан тавышы, көчәя
барып, бөтен әйләнә-тирәне яңгырата язды:
Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге оныта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар...
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар...
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең...
Үзләренә ияргән егетнең торган саен көчәя барган тавышыннан
Пашка белән Михась, алдан сүз берләшкәндәй, җырлауларыннан
тукталып, бер мәл дәшми генә колак салып бардылар. Моны сизеп
алгач, Зәки дә тынып калды.
Үзара елмаеп, көлешеп алдылар һәм бер юан агач төбенә хәл
алырга утырдылар.
– Син җырладыңмы, әллә шигырьне шулай көйләп укыдыңмы? –
дип кызыксынды Михась.
– Такташ исемле шагыйрь бар бездә. Аның шигырьләре җыр
кебек, һәркайсының үз көе бар, башкача укып та, сөйләп тә булмый
аның шигырьләрен, – дип мавыгып аңлатырга кереште Зәки. Әле
булса күңеле Такташ шигырьләре дулкынында тибрәнә, иркәләнә
иде аның.
– Син үзең дә шигырь язмый торгансыңдыр ич, шагыйрьләр кебек
сөйләшәсең?..

Белорус егетенең сизгерлеге гаҗәпләндерде шунда Зәкине. Әле
һичкемгә, һичкайда бу хакта сүз кузгатканы юк иде бит аның.
– Шагыйрь түгел, мин – урманчы. Урман техникумын
тәмамладым, – дип ачыклык кертте ул. – Ә шигырьләр укырга бик
тә яратам. Аеруча Һади Такташ шигырьләрен...
– Башыңдагы бу бүрекне кигәч, син гел Джамбул Джабаевка
охшагансың бит, Андрей, – дип, Михась үзләрен көлдереп тә алды.
Шигырь һәм шагыйрьләр турындагы бу сөйләшүне дәшми генә
тыңлап торган Пашка мөһим бер ачыклык кертте.
– Андрей, син безнең Михасьның да шигырьгә битараф түгеллеген
белмисең бит әле. Аңарга да шигырь җене кагылган, сез бик тиз
уртак тел табачаксыз...
Озак утырмадылар, урыннарыннан калкып, юлларын дәвам итте
егетләр. Инде шактый үзләшә, бер-берсен күз карашларыннан ук
аңлый башлаган иде кебек алар. Әмма алга таба хәрәкәт, моңа кадәр
ничек башланган булса, шундый ук тәртиптә, куркынычсызлык
кагыйдәләре кушканча дәвам итте.
– Туктагыз, кем килә? – дигән чит тавыш ишетелде тагы байтак
кына ара узгачтын.
– Адаштык, юл эзлибез, – дип җавап кайтарды Павел.
Бу аларның үзләренә генә билгеле булган аңлашу, ягъни парольләре
иде булса кирәк. Ниһаять, партизаннар урнашкан үзәнлеккә килеп
чыктылар. Урта бер җирдә учак янып тора, аның әйләнәсендә бер төркем
ир-ат кызып-кызып фикер алыша. Кемнәрдер каядыр ашыга, кемнәрдер
арып-талып кайтып килә. Калкулыкка сөялеп торган землянкалар
тирәсендә дә хәрәкәт, берәүләре керә, икенчеләре чыга. Айлар буе
берьялгызы качып-посып яшәргә мәҗбүр булган Зәки өчен бик тә кызык
тоелды шул тикле дә кайнап торган, җанлы тормышны күрү.
Аларны иң элек, учак читендәге өстәл янына чакырып, кайнар
ботка белән сыйладылар. Аннан өлкән яшьләрдәге бер агай, үзе янына
дәшеп, Зәки белән озак кына дустанә әңгәмә кылып утырды. Туган-
үскән яклары, нинди частьта хезмәт итүе һәм ни рәвешле берьялгызы
бүленеп калуы белән кызыксынды. Бары шуннан соң гына ерак бер
почмакта урнашкан шалашка ял итәргә озатып куйдылар үзен. Аның
белән кызыксынучы, аралашырга атлыгып торучылар күренмәде
әлегә. Күрәсең, шулай кабул ителгән иде монда.
Икенче көнне зур булмаган төркемнәргә бүленеп, партизаннар
кайсы кайда махсус заданиеләр алып китә торды. Кемнең кайда һәм ни
өчен юлга чыгуын бары командирлар гына белә, үзеңнең кагылышың
булмаган эш белән кызыксыну биредә кабул ителмәгән.
Көттереп кенә булса да, Зәкигә дә эш куштылар. Урман эчендәге
әлеге үзәнлек буенча бер чакрым чамасы җир киткәч, тау итәгеннән
кайнап чыккан чишмә бар икән. Ул, ике кулына ике чиләк тотып, ашчыларга шуннан су ташырга тиешле булып чыкты. Билгеле инде,
ул монда су ташыр өчен дип килмәгән иде. Аның да, кулына корал
алып, башкалар кебек үк, махсус задание үтәргә бару, фашистлардан
үч алу иде теләге. Әмма партизаннар отрядына аягы керсә, башы
кермәгән әлегә, канәгатьсезлек белдерергә иртәрәк шул.
Тик менә суга берьялгызын җибәрүләрен аңлый алмады ул
башта. Үзен читтән генә автоматлар белән коралланган сакчылар
күзәткәнлекне башына да китермәгән булып чыкты. Кыскасы, беренче
көнне Зәки, күңеленнән генә Һади Такташ шигырьләрен кабатлап,
кулыннан килгәнчә тырышып, су ташыды. Икенче көнне ерак бер
почмакта урнашкан шалашта ике яралы партизанны саклап чыкты.
Монысы да аны тикшерү өчен оештырылган иде булса кирәк. Бер атна
чамасы шундый вак-төяк бурычларны үтәү белән узды аның гомере.
Ниһаять, теге көнне үзе белән әңгәмә корып, хәл-әхвәл белешеп
утырган өлкән яшьтәге белорус кешесе янына чакырдылар аны.
– Ничек, бездәге тормышка ияләшеп буламы, Андрей? – дип
сорады ул тәкъдим ителгән урынга утырырга да өлгермәгән Зәкидән.
– Ияләшеп була, әмма ләкин... – дип, күңелендәгене әйтергә
йомшаграк сүзләр эзләп тукталып торды ул бер мәлгә.
– Әйт, турысын әйт, тартынма, без партизаннар турысын ярып
сөйләшергә өйрәнгән...
– Мин монда вак-төяк йомышка йөрер өчен дип килмәгән идем,
иптәш командир. Фашистлардан үч алу иде теләгем...
– Бик яхшы, – диде тәҗрибәле партизан. – Иртәгәсе көннән
шартлатучы диверсантлар төркеме белән юлга чыгачаксың. Ризадыр бит?
– Рәхмәт, – дип, утырган урыныннан сикереп торды Зәки.
Куанычыннан ни дияргә белмәде. – Ышанычыгызны акларга
тырышырмын, сынатмам, иптәш командир!
– Шалаштагы әйберләреңне ал да бүген үк өченче номерлы
землянкага күч. Анда барысын да аңлатырлар. Бергә яшәрсез, шундагы
егетләр белән бергә-бергә дошманның арт сабагын укытырсыз.
Үзенә булган ышаныч өчен рәхмәтләр укый-укый, командир
яныннан кош тоткандай чыгып йөгерде Зәки. Ниһаять, үзе белән бергә
хәрби хезмәткә алынып, мылтык яисә автомат та тотып карамаган
килеш дөнья белән хушлашкан якташлары үчен алачак ул хәзер...
Әлеге ышаныч аның өчен бер шатлык булса, икенче шатлык өченче
номерлы землянкада көткән булып чыкты. Атлап керүе булды, егылып
китә язды – каршысында өч ай әүвәл немецлардан үзе белән бергә
качкан пәһлеван гәүдәле Петро дәдәй басып тора иде... Икесе өчен
дә көтелмәгән очрашу иде бу. Зәки Петроның исән калу ихтималына
ышанмаган кебек, Петроның да андый өмете күптән юкка чыккан
иде инде.
Куанычтан, ни дияргә белми, бер-берсенең кочагына ташланды алар. Кем ничек котылган да кем ни рәвешле исән калган, сөйләсәң,
кеше ышанырлыкмы соң...
Петро, соңгы патронга кадәр фашистлар белән атышканнан соң,
сазлыкка сикергән һәм, шунда бер түмгәк артында агач тамырларына
ябышып, караңгы төшкәнче хәрәкәтсез яткан булып чыкты. Ә аның
белән калган икенче автоматчы фашистлар белән атыш вакытында
һәлак булган. Петро шул көннәрдә үк партизаннарга барып кушылган.
Зәки дә үз башыннан кичкәннәрне түкми-чәчми сөйләде Петрога.
– Син, энекәш, яңадан тугансың икән бит... Болай булгач
көрәшәбез, тукмыйбыз икән әле фашистларны бергә-бергә, – дип,
Зәкинең аркасына шап-шоп суга-суга кочаклады Петро.
Шул рәвешле, шартлатучы диверсантлар төркеменә килеп
кушылган Зәкине беренче күрешүдән үк һәммә сынауларны узган
ышанычлы көрәштәш буларак кабул иттеләр. Утта сыналган
көрәштәш буларак...
Петро белән сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның ул кичтә. Башкалар
йокларга яткач, ачык һавага чыгып, озак кына йөреп килделәр.
– Хәтерлисеңме, энекәш, син теге немец солдатын кызганып,
имәнгә бәйләп калдырган идең. Үкенмисеңме? – дип сорап куйды
Петро, баштан кичкәннәрне искә алып сөйләшкәндә.
– Мин аны бик еш искә алам, Петро дәдәй, ләкин үкенмим.
Беренчедән, ул безгә качу өчен форсат тудырды. Икенчедән,
башкаларында булган явызлыкның заты да юк иде кебек аңарда.
Күзләрен мөлдерәтеп, өмет һәм ышаныч белән карады бит ул миңа,
кулым һич күтәрелмәде...
– Алга таба да андый йомшаклык күрсәтмәссең бит?..
– Хәзер инде без бөтенләй башка, Петро дәдәй... Фашистның
күзенә карап торды юк моннан ары. Аларны без чакырып китермәдек.
Ватанны таптыйлар бит, мөртәтләр...
– Дөрес сөйлисең, энекәш! Соңгы сулышыбызга кадәр үч алу
кирәк үзләреннән, аяусыз рәвештә тар-мар итәргә кирәк фашистны!..

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев