Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ВАРИСЛАРГА ВАСЫЯТЬ

Татарстанның халык язучысы, Татарстанның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Сираҗетдин улы Исәнбәтнең (1899–1992) тууына 125 ел

Быелгы декабрь ае күренекле шәхесләребезнең юбилейларына гаҗәеп
бай. Әйтик, Татарстан радиосында тел галиме һәм шагыйрь Нигъмәт
Хәкимнең тууына 135 ел, СССРның халык артисты Габдулла Шамуковның
һәм дирижёр Хәсби Фазлуллинның тууына 115 ел, атаклы гармунчы
Фәйзулла Туишевның тууына 130 ел, СССРның халык рәссамы Харис
Якуповның тууына 105 ел тулу уңаеннан тапшырулар эфирга чыга.
Менә шушы олпатлар арасында Татарстанның халык язучысы,
Татарстанның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Сираҗетдин улы
Исәнбәтнең (1899–1992) исеме аерым бер урын алып тора. Аның тууына 125
ел. Журнал укучылар игътибарына юбилее уңаеннан әзерләнгән тапшырудан
бер өзек тәкъдим итәбез. Бу – әдипнең үз тавышы. Аның нәкъ менә шушы
язмасына игътибар итүебез очраклы түгел, чөнки 1970 елларда магнитофон
тасмасына язылган әлеге чыгышы варисларына – бүгенге көн әдәбият-
сәнгать дөньясында кайнашучыларга васыять булып яңгырый.
Биредә ул үзенең халык авыз иҗатын барлаучы фольклорчы булып
китүе турында да беркадәр мәгълүмат бирә. Бу хакта ул болай ди:
«Мин үзем балачагымнан ук Тукайга ияреп, шигырьләр яза башлаган
кебек, аның йогынтысы белән үзем дә шул чактан ук табышмак, җыр,
мәкальләр җыя башлаган идем. Бу эш башта шулай халык әдәбиятын ярату,
аның белән мавыгу төсендә башланган булса да, бара торгач һәм үсә-үсә,
миндә бу эшкә җитди караш һәм әһәмият бирү уянды. Чынлап та, әгәр мин
үземне шагыйрь һәм татар язучысы димен икән һәм аңа хезмәт итәм икән,
үзем дә бу халыкны яхшы белергә тиеш түгелме? Кем соң ул татар, нинди
халык, ни белән яши, күңеле ни белән тибрәнә? Мин аны яхшы беләмме?

Белмәсәм, мин ничек аның язучысы була алам да ничек аның күңел

кылларын тибрәндерә алам? Димәк, мин язучы булу өчен иң элек халкымның
тормышын, ни белән яшәвен, аның телен, күңелен, зәвыгын, нәрсә яратып,
нәрсә яратмавын, аның тарихын белергә тиешмен. Моның өчен бердәнбер
чара – аның үз иҗатын өйрәнү. Бу иҗат исә – үзе бер киң дөнья! Ул – аның
җыр, көй, бәетләре, әкиятләре, мәкаль-табышмаклары, такмак-такмазалары,
мифлары, хорафатлары, легендалары, мәзәкләре. Ул – аның фразеологиясе,
ышанычлары һәм башкалары. Кыскасы, халык әдәбияты ул – аның тел
казнасы, моң казнасы, күңел казнасы...»
Менә шуннан соң инде Нәкый Исәнбәт бүгенге көнебездә васыять дип
бәяләнерлек фикерләрен әйтә. Аларны ишеткәч, бәлки кемдер канәгатьлек
белән иркен сулар, ә кемдер, бәлки, сискәнеп куяр. Әйдәгез, QR-код
ярдәмендә журналыбызның сайтына кереп, әдипнең газиз тавышын ишетик.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев