Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Әй, татар кешесе

Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе» дигән шигыренә язылган җыр заманында бик таралды. Үзен-үзе изәргә яраткан татар аны рәхәтләнеп җырлады, ләззәтләнеп тыңлады.

Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе» дигән шигыренә язылган җыр заманында бик таралды. Үзен-үзе изәргә яраткан татар аны рәхәтләнеп җырлады, ләззәтләнеп тыңлады. Җырда мондый юллар яңгыраганын хәтерлисездер: «Болгарында болганган, Суварында сызланган, Сараенда саргайган – синдер, татар кешесе... Себергә себерелгән, Чиләбедә чиләнгән, Ырымбурда орылган – синдер, татар кешесе... Истанбулда ысланып, үзбәкләрдә үзгәреп, Кырымнарда кырылып, беттең, татар кешесе... Уралында уралган, Касыймнарда кысылган...»

Разил Вәлиев бу җырны азагынача түзеп тыңлап бетергәч, салкын су эчеп, хәл алган да Гәрәйгә:

— Татарны интектерү буенча син зур көч куйгансың, – дигән.

Мондый да мактау сүзеннән күңеле тулган Гәрәй Рәхим очынып китә:

— Мин әле үзебезнең республика районнарын да санап чыкмакчы идем. Әйтик: Азнакайда – азынган, Бөгелмәдә – бөгелгән, Буасында – буылган, Арчасында – арчылган...

Разил Вәлиев аны бүлдерә:

— Артыкка китә. Ышандырмый башлый. Масштабта тарая, – ди. «Касыймнарда кысылган», дисең бит әле. Шуңа бер җөмлә генә өстәп куй: «Чукоткада чукынган», дип. Шул җитә.

 

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев