ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
-
17 август 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
7 июнь, 1984 ел. Сөекле Эльмира! Әле генә китабыңны алдым. Әле генә укып чыктым. Шәп! Бик тә матур шигырьләр. Зөлфәткә дә рәхмәт. Бик килешле кереш сүз язган. «Яңгыр җиле»ндә без нәкъ хатын-кызларга гына хас тыйнак күңел... Һәм шул абзацтагы башка сүзләре дә нәкъ мин, кайчандыр сиңа киңәш иткәнчә әйтелгәннәр. Синең бәлки исеңдәдер ул сөйләшүләр. -
15 август 2026 - 17:00
Миргазиян Юныс хатлары
Тукай бүләге белән соңга калып булса да, котлыйм! Ихлас куануымны белдерәсем килә. «ТЯ»ндә басылган зур, тирән эчтәлекле, җылы язмаңны мин фәкыйрьгә багышлавыңа рәхмәт яусын. -
13 август 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Эльмира! Синең иңнәреңә батырлар күтәрә алмаслык кайгы төште. Мондый чакта нинди генә юату сүзләре дә көчсез. Нинди матур сүзләр дә йөрәктәге бушлыкны тутыра алмас, җаныңдагы сызлануны баса алмас. Шулай да син һәрвакыт белеп тор: синең кайгыңа кайгыручы дусларың бар. -
23 июнь 2026 - 16:00
Вәзих Исхаковның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Кичә үзең белән сөйләшкәч тә, хат язмакчы идем дә, булдырып булмады. Хәзер менә сәгать төнге өч. Бераз тынычракмын һәм сиңа хат язарга тотындым. -
19 май 2026 - 09:00
Мостай Кәримнең Рәдиф Гаташка язган хаты
Безнең буын кешеләренең бер трагедиясе шунда булды: алар бер үк арбага – бер үк талант тартып бара торган арбага – теләсә нинди йөк төяделәр! -
25 март 2026 - 17:00
Альберт Хәсәновның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Син аның белән бер киерелеп дөнья хәлләре турында иркенләп сөйләшеп утырасыңмы соң? Ә кирәк! Акылны аннан ал син, үзеңне генә акыллыга санама. И-и, әти исән булсамы! Дөрес, без аның белән бик гәпләшә идек. Үлгәч, бик сагындыра. Үзем әз-мәз этләшәм. 50гә чыктык бит, брат. Тәк ышту, исән булсам, юбилейга рәхимҗан бул! -
24 март 2026 - 17:00
Тәүфикъ Әйдиның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Равил! Хезмәтең белән таныштыруың өчен рәхмәт. Кирәкле нәрсәне кузгатуың өчен – дәхи. Минемчә, мәкалә шушы көе дә укучыга файдалы инде. Әмма син – көчлерәк язарга сәләтле кеше. -
22 февраль 2026 - 17:00
Мостай Кәримнең Равил Фәйзуллинга язган хаты
Китапларыңны укыдым, Равил, шатландым. Фикерләвең дә, фикереңне әйтеп бирүең дә үзеңчә. -
13 февраль 2026 - 17:00
Гази Кашшафның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Бездән сөйләшүнең ниндидер нәтиҗәсе булырга тиеш. Нинди? Әлбәттә, икенче көнне берәрсе «мәгез, сезгә эшчеләр образы – бүгенгесе» дигән драма китереп тоттырса, шәп булыр иде, ләкин бит икенче көнне үк андый жест күрсәтүче табылмас. Ә менә киләсе сезонга әзерләп бирсеннәр өчен ниндидер бер конкурс кирәктер... -
3 гыйнвар 2026 - 13:00
Нури Арсланның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Әлеге дә баягы, яшьләр турында әйткәнемчә, аларга карап, үз чабышкымны гел чыбыркыларга туры килә. Бу да бит шул иҗади көнләшү инде. Безнең заманда, үзең белгәнчә, риторик юнәлеш алга сөрелде һәм шуның нәтиҗәсе буларак, күп кенә җаның теләмәгән әйберләр языла иде. Менә шул «иске мәктәп» кысасыннан арынырга тырышу һәм беркадәр арына алу үзе дә егетлек түгелме соң?!. -
17 декабрь 2025 - 17:00
Абдулхак Игебаевның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Һөйөнсө! Башкортстандагы бик күп дусларыңны сөендереп, «Һөйөү көслө имандан» дигән китабың дөнья күрде. Ихлас-ихлас күңелдән котлыйбыз! -
12 декабрь 2025 - 15:00
Миргазиян Юныс хатлары
Хөрмәтле Марсель туган! Сезнең каршыда мин ялганчы булып калдым. -
12 декабрь 2025 - 11:00
Мәхмүт Хәсәновның Фоат Садриевка язган хаты
Фоат туган, быел да сезнең якларга, әкияткә тиң узган елгы урыннарга барып, әллә бер атна-ун көн ял итеп, дөресрәге, балык чиертеп ятыйммы әллә дигән идем дә, хәзергә ул уемнан кире кайтып торырга туры килде. -
1 декабрь 2025 - 15:00
Рөстәм Габдуллаевның Фоат Садриевка язган хаты
Мине монда чакырып, Казанга кеше килгән иде, аннан соң алар мине сөйләшергә дип, Оренбургка да чакырдылар. Мин шәһәр җитәкчеләре белән очрашып сөйләштем. Барысы да кил, нәрсә кирәк – барысын да эшлибез диләр. -
22 ноябрь 2025 - 17:00
Флёра Сафиуллина хаты
Шуларның берсе турында гына язу да нинди авыр һәм җаваплы эш. М.Галиев дистәләрчә еллар буе үзе белгән татар мәдәни һәм әдәби мохитен яза. Бу затлы шәхесләр аша Марсель Галиев сак кына, нәфис кенә тормыш фәлсәфәсен бирә, күпмедер бәя бирә, мөнәсәбәтен белдереп куя.