Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР

7 июнь, 1984 ел. Сөекле Эльмира! Әле генә китабыңны алдым. Әле генә укып чыктым. Шәп! Бик тә матур шигырьләр. Зөлфәткә дә рәхмәт. Бик килешле кереш сүз язган. «Яңгыр җиле»ндә без нәкъ хатын-кызларга гына хас тыйнак күңел... Һәм шул абзацтагы башка сүзләре дә нәкъ мин, кайчандыр сиңа киңәш иткәнчә әйтелгәннәр. Синең бәлки исеңдәдер ул сөйләшүләр.

(Башыннан укыгыз)

***
7 июнь, 1984 ел.
Сөекле Эльмира!
Әле генә китабыңны алдым. Әле генә укып чыктым. Шәп! Бик тә матур
шигырьләр. Зөлфәткә дә рәхмәт. Бик килешле кереш сүз язган. «Яңгыр
җиле»ндә без нәкъ хатын-кызларга гына хас тыйнак күңел... Һәм шул абзацтагы башка сүзләре дә нәкъ мин, кайчандыр сиңа киңәш иткәнчә әйтелгәннәр. Синең
бәлки исеңдәдер ул сөйләшүләр.
Кабат әйтәм, дөньяга әнә шулай хатын-кыз күзләре, күңеле, җаны белән
карау – синең иҗат чишмәсе. Бу хатын-кыз, ана шагыйрьгә бетмәс-төкәнмәс
тема. Юк, биредә тыйнаклык кына җитмәс, «җәнҗаллы» да, әче сүзле дә
булырга кирәк. Әле бит хатын-кызларны тормышта яклыйсы бар. Алар бит
әле иң авыр эшләргә, «кара» эшләргә дучар. Ана буларак та аларның хәле үз
шагыйрәләренең олы тавышын көтәләр. Кыскасы, сезнең иҗатка биредә киң
мәйдан. Шуны кулдан ычкындырмагыз. Билгеле, бу җыентыкның беренче
бүлегендәге шикелле аваз булырга тиеш.
Гомумән, шигырьләрең әйбәт. Мин Зөлфәт белән тулысынча килешәм.
Бу турыда бәлки язарга алыныр идем, эшемнән аерыла алмыйм. Уйлыйм
ки, кемдер бер яхшы кеше моны миннән тизрәк эшләп ташлар. Әгәр ул кеше
кичексә, минем эшләрем бераз бетеп калса, үзем һичшиксез, шигырьләрең
турында сүз әйтми калмам. Юлыңда бәхетләр телим.
Н.Дәүли (Нәби – Э.Ш.)

***
20 июнь, 1984 ел.
Кадерле Эльмира!
«Яңгыр җиле» җыентыгың белән чын күңелдән котлыйм. Искә алып, миңа
җибәрүең өчен рәхмәт. Зөлфәтнең бик матур кереш сүзе белән, ягымлы, шигъри
рәсемең белән ачылган бу китап шунда ук үзенә алып кереп китә, җибәрми.
Көчле йөрәк тибрәнешләре, хисләр өермәсе. Саҗидә әйтмешли, язмышлар
бәрелеше... Якты моң һәм кайгы-хәсрәт упкыннары. Ансыз шигърият буламыни?!
Мин шагыйрәләребезнең, шул исәптән, синең шигырьләреңне дә күзәтеп,
укып барам. Сөенәм, борчылам кайчакта, горурланам да. Борчылам, чөнки
бездә моңа кадәр хатын-кыз язучыларны җәберсетеп килделәр. Дөресрәге,
күрмәмешкә салышып узарга тырыштылар. Зөлфәт сүзләре белән әйтсәк,
«яклауга мохтаҗ» гүзәлләребез үзләре дә шуңа ризалашкан сыманрак
яшәделәр. Күрәсең, алай ярамый. Көрәшергә, көрәшергә кирәк. Гаделсезлекнең
йөзенә бәреп әйтергә!
Очрашканда бер сөйләшербез әле.
Батыр бул, Эльмира!
Яңа иҗат үрләре теләп, ихтирам белән – Әдип Маликов.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев